Latin

Шигырьләр - Ренат Харис

Süzlärneñ gomumi sanı 1919
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1160
35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кар алды
Һәм, ниһаять, килеп җитте
кара көз:
агачларның һәммәсе дә
яфраксыз,
үләннәр дә җиргә ятты —
каралды.
Теләсәң нишлә — тынын өрә
кар алды.
Туфрак мәрттә — яши ала
бер дымсыз,
Һәм җилләр дә элеккечә
пырдымсыз.
Шыгырдаша буын, уйлар,
каралты —
дөньяда да, күңелдә дә
кар алды.
Кара уйлар көтеп ята
аклыкны.
Кара уйлар көтеп яши
пакьлекне...
Соры күктә сәер болыт
яралды...
Җилкенеп куйды җан-җиһан!
Кар алды.

Төсләр алмашыну
Яшел, яшел, яшел, яшел, сары.
Җәйнең кулы барлый яфракларны
онытмаска билге куя-куя...
Ләкин бик тиз яфрак санын җуя
һәм яңадан саный-саный барлый:
яшел, яшел, яшел, сары, сары...
Яшел, яшел, яшел, сары, сары...
Болай түгел иде кичә...
Ярый, ялгышканмын икән — төзәтермен.
Төзек сыман иде бит хәтерем...
Җәйнең кулы ябалдашны тарый —
яшел, яшел, сары, сары, сары...
Яшел, яшел, сары, сары, сары...
Уйларымда туган яшен шары
күңелемне кинәт өтеп алды —
Миндә ничә яшел яфрак калды —
кояш нурын эчә алганнары?!
Яшел, яшел... Санарбыз аннары...

"Идел өстендә көмеш Ай..."
Идел өстендә көмеш Ай
эленгән — китми, бармый,
дымлы комда көмешләнә
акчарлак койган каурый.
Идел суы зәңгәр төнне
ахыргача сеңдергән.
Дулкыннар иренеп кенә
йолдызларны сүндерә.
Мин торам салкын балконда,
ә өйдә җылы-җылы...
Ак түшәктә ауный-ауный,
минем шигырем җылый —
әйтерсең лә гүзәл хатын!
Минем мендәрне кочкан.
Сөюгә багышланганга,
ул җылый куанычтан.
Идел өстендә тулган Ай
эленгән, һаман тора,
балкон тәрәзеннән кереп,
шигыремне яктырта.
Идел суы акчарлакның
каурые кебек якты...
Мин дә, бер иркәләним дип,
шигырь янына яттым.

Тамга
Шаклар катып тотып торам
борынгылар чакматашын:
гүзәл дәһшәткә әйләнгән
ике атның горур башы!
Яу атлары булганнармы?
Әллә сабан атларымы?
Алардан соң җир калганмы,
җан калганмы актарылып?
Танауны танауга терәп,
сөйләшәме, тешләшәме?..
Әллә бия белән айгыр
дәрт ташудан кешнәшәме?
Минем хыял шул атларда
ияр менеп чапты, чапты...
Йолдызларга әверелде
тояклары чаккан чаткы.
Нинди учаклар кабынган
алар пәйда иткән уттан?
Нинди тимерләр эрегән,
нинди илләр чыккан юкка?
Нинди туйлар гөрләгәннәр?
Пешкәннәр нинди азыклар?
Кемнәр тәнен тишеп үткән
очлары утлы казыклар?

Үпкәләмәсәнә
Гомер ага, ага!
Кайчак юлдан сабам,
кайчак сукмак табам.
Гомер ага, ага...
Үпкәләмәсәнә,
үпкәләмәсәнә —
өзелгән сәдәп тә
әйләнә сәбәпкә.
Үпкәләмәсәнә...
Утлар сүнә, яна!
Бу фани дөньяда
һәр мизгел өр-яңа.
Утлар сүнә, яна...
Үпкәләмәсәнә,
үпкәләмәсәнә —
ярылган кашык та
хисләрне ташыта.
Үпкәләмәсәнә...
Көннәр килә, китә,
йә бәхетле итә,
йә бәхетсез итә.
Көннәр килә, китә...
Үпкәләмәсәнә,
үпкәләмәсәнә —
сүтелгән бер җөй дә
чыгарадыр көйдән.
Үпкәләмәсәнә!

Җылы кулың синең
Асия Фаизовага
Тормыш — гаҗәп! Бер үк юлда
артыклар да, кимнәр дә...
Синдәйләр булганда, апа,
аны җиңел иңләргә.
Килгән-киткән сезгә керде
көндезләрдә-төннәрдә.
Һәр кешегә таба идең
сөтле чәй дә, мендәр дә.
Тормышның төп мәшәкате
ятты синең иңнәргә.
Йомшак, җылы кулың синең
саулык бирде меңнәргә.
Озаттың һәм каршы алдың
төрле илләр җирләрдән.
Сабыр утың сүндертмәдең
давыллардан җилләрдән.
Туганнарны туган итеп
менгердең син мөнбәргә.
Нинди изге зат белән соң
сине, апа, тиңләргә?!
Синнән игелек күрделәр
әллә-әллә кемнәр дә...
Кунакчыллыгыңның даны
күчә телдән телләргә!

Сөен!
Җаның барда — сөен,
тыңла яшәү көен.
Авыз йомып торма,
кушыл да бер җырла.
Җырла үз җырыңны:
урманың, кырыңны,
авылың, калаңны,
диңгезең, далаңны,
миләшне, баланны
җырла!
Җаның барда — сөен,
тыңла яшәү көен.
Колак сал җилләргә —
кем сәлам җибәргән,
кем сине чакыра,
нинди ярдәм сорап...
Нинди шау дулкында,
нинди тынлык комда,
ни яна ялкында
тыңла!
Җаның барда — сөен,
тыңла яшәү көен.
Моңлыларга эндәш,
ялгызларга сүз дәш,
көйләш картлар көен,
көйләш яшьләр көен,
баеп китсәң, азма,
назың барда назла —
Ходай шулай язган!
Назла!
Күк астында өең,
Җир өстендә сыең.
Дөнья — тәнгә кием,
ә тән җанга кием.
Яшәгәндә — сөен!
Сөен!

Ак теләк
Алтын-алтын яфраклар
төште, төште учыма.
Алтын-алтын теләкләр
килделәр тел очыма:
һәр агачны һәр язда
яшь яфраклар төрсеннәр.
Кешеләр дә алардан
гыйбрәт ала күрсеннәр.
Каурый-каурый ак карлар
кунды, кунды учыма.
Ап-ак, ап-ак теләкләр
килделәр тел очыма:
бетмәс-төкәнмәс юллар
Җир тирәли китсеннәр.
Без барасы ак юллар
ак бәхеткә илтсеннәр.
Сәйлән-сәйлән тамчылар
тамды, тамды учыма.
Матур-матур теләкләр
килделәр тел очыма:
гөлләр чәчәк атсыннар
сәйләннәрдән төс алып,
чәчәк атсын кешеләр
мәхәббәттән көч алып.

Илбасар кабере
Кем болганчык уеннарда
җан-намусын җуяр икән —
кем илбасар каберенә
тере чәчәк куяр икән?!
Кан койса да, җан бирсә дә
буйсынып олы әмергә,
илбасар илбасар инде,
нинди генә данга төрмә!
Нинди генә максат белән
акласаң да аның эшен,
илбасар илбасар инде —
ил каныннан даны юеш!
Кем болганчык уеннарда
җан-намусын җуяр икән —
кем илбасар каберенә
тере чәчәк куяр икән?!
Корымасмы аның кулы,
ватылмасмы коты-коны,
шул илбасар нәселеннән
булса да аның токымы?!
Аң тарихка ага ала,
ә кан ага киләчәккә...
Бердәмлек киләчәгенә
куелсын тере чәчәкләр.
Кем болганчык сәясәттә
җан-намусын җуяр икән —
кем илбасар каберенә
тере чәчәк куяр икән?!

Кәшә авылы
Кибеп барган күлкәеңнең
дулкыны белән, Кәшә,
картаеп барган канымның
дулкыннары сөйләшә.
Сулары кипсә дә, күлең
яшәү өчен көрәшә.
Күз яшьләрем бирер идем,
файдасы тисә, Кәшәм.
Арабызны еш аерды
кар, яңгыр, томан, рәшә,
ә җаным тамыры синнән
һич өзелмәде, Кәшәм.
Кайтам, китәм... Сирәкләдем —
гафу итә күр, Кәшә.
Мин бит сиңа уйларымда
җәннәтем дип эндәшәм.
Ә җәннәткә бер керәләр,
нинди булса да яшәү.
Син, димәк, хәтта җәннәттән
көчлерәк, минем Кәшәм!
Бер очың — алма бакчасы,
бер очыңда берләшә
татарың белән чувашың —
син дуслык багы, Кәшә.
Киләчәккә туры карап,
тарихың барлап яшә,
и, Кәшә — якты юл башы,
бәхет бишеге, Кәшә!

Без калабыз
Мәңгегә хуш, чынбарлык ел!
Тыелгысыз китәсең,
һәм син безне шактый моңлы
озатучы итәсең.
Син башландың буп-буш һәм саф
сизелмәс мизгел булып.
Бакчы, бүген син нинди бай!
Нинди саллы һәм тулы!
Һәр исән кеше җанында
син гомер булып актың.
Без таптык та, югалттык та,
син таптың, таптың, таптың!
Без еладык та көлдек тә,
башыбыз түнә-түнә,
кимедек тә, ишәйдек тә,
ә син кимедең генә.
Өч йөз алтмыш биш көн идең!
Хәзер алдыңа кара:
Ходай биргән вакытыңнан
сәгатьләр калып бара.
Шатланабыз! Үпкәләмә
туйганнар миннән диеп...
Синең белән гомер китә...
Моңны басабыз биеп.
Һәм без синнән бәхетлерәк
(дип уйлыйбыз, һәрхәлдә) —
син китәсең, без калабыз,
без калабыз гамәлдә.

Кунакка чакыру
Тарихтан килгән юлларны
тагы да такырлап, сез
җәеп кочак, корып табын,
кунакка чакыргансыз.
Күрешүләр күркәм була,
ямьле була тагы да —
рәхәтләнеп без җырласак
сез чакырган табында.
Бер күрешү — бер гомер ул!
Истә тотыйк моны без.
Аңлашсын йөрәкләребез,
аралашсын моңыбыз.
Күрешүләр күркәм була,
ямьле була тагы да —
рәхәтләнеп бер биешсәк
мондый күркәм табында.
Йөрәккә тоташ юлларны
тагы да такырлап без,
җәеп кочак, корып табын,
кунакка чакырабыз.
Күрешүләр күркәм була,
ямьле була тагы да —
рәхәтләнеп утырсагыз
без чакырган табында.

Татарстан хатыннары
Җирнең һәммә асылташы,
көмеше, алтыннары
читтә торсын сез булганда,
Татарстан хатыннары!
Безне куркытмый язмышның
яңгыры, салкыннары
сезнең кочагыгыз барда,
Татарстан хатыннары!
Җирдә күпме сайрар кош бар —
аларның хак моңнары
сезнең пышылдауга тормый,
Татарстан хатыннары!
Сез пешергән ризыклардан
тәмлерәк тәгам бармы?!
Булса да, бик тә сирәктер,
Татарстан хатыннары!
һәммәгез булырга лаек
шагыйрьләр, ханнар яры —
сез акыллы да, назлы да,
Татарстан хатыннары!
Көзнең җимешләре бит сез,
ә кышның ап-ак кары,
яз гөлләре, җәй рәхәте —
Татарстан хатыннары!

Якты көнле, тәмле төнле,
сез — алиһәләр пары!
Яшәгез һәм яшәтегез,
Татарстан хатыннары!

Илгиз Мәҗитов
Исеңдәдер, Илгиз Мәҗит, без Мәскәүдә
чүпрәк-чапрак эзләп йөрдек олы сәүдә
урамнары буйлап, эттәй арып-талып.
Ул заманда әйбер эзләп бөтен халык
килә иде башкалага, чөнки Мәскәү
тиеш иде Парижларга сер бирмәскә.
Бара идек портмонелар ташкынында
кибеттән кибеткә агып... һәм син шунда
туктап калдың. Әйттең миңа:
— Шагыйрь, кара,
алдыбызда итәкле җыр йөзеп бара!
Хәзер аны мин туктатам. Бүген кичкә
очрашырга сүз куешам! Ул киләчәк!
Итәкле җыр, әкияттәге сылу сыман,
күзеңдәге зәңгәр нурлар тылсымының
тәэсиренә биреште... Тәмам арбалып,
безгә таба борылды да калды катып.
Ышанмаслык чибәр иде! Мин аңыма
килеп баксам — син идең аның янында.
Өч-дүрт минут булды микән әңгәмәгез —
ханым нидер язып алды. Аннары без,
кибетләрдән кибетләргә күчә-күчә,
дәвам иттек... һәм син әйттең: — Ул киләчәк!
Ышаныгыз! Йөрәгемдә юк шик-борчу.
Ул киләчәк! Чөнки ул — Җыр,
ә мин — Җырчы!

Кеше кайчан матур?
1
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;
ятлар белән танышканда
күзләре җылынганда;
шул җылылыкның рәхәтен
җаның белән тойганда.
2
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
ерак дусын очраткачтын,
елаганда кочаклап;
җырлаган чакта җырының
моңында эрегәндә;
бәхеткә таба чапканда,
күршеңә юл биргәндә.
3
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә;
мәхәббәтен сүзсез генә
аңлаткан мизгелендә;
бәхет белән сөйләшкәндә
бәхетнең үз телендә.
4
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә;
сөйгән ярын югалтса да,
сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да
сафлыгын аклаганда.

5
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

Кеше кайчан ямьсез?
— Кеше кайчан ямьсез була?
— Күз яшереп сөйләшкәндә,
алдын-артын карамыйча,
потлап вәгъдә өләшкәндә;
көнләшкәндә башын җуеп,
үз-үзенең шәүләсеннән —
шәүләсе озын булганга
аның карсак гәүдәсеннән.
— Кеше кайчан ямьсез була?
— Рәхмәт әйтә белмәгәндә;
синең йөрәк гозереңне
колагына элмәгәндә;
көлмәгәндә кеше белән
халык күңел ачкан чакта,
кара гына эзләгәндә
күз яшеннән калган тапта.
— Кеше кайчан ямьсез була?
— Сабыйларга акырганда,
ата-анасын, дусларын
бусагасыннан борганда;
торганда сынын катырып
сырты чыккан карт алдында,
күзенең нуры сынганда
йөрәгендәге салкыннан.
— Кеше кайчан ямьсез була?
— Хак булса да мактанганда —
буш куыклар күктә шартлап,
төкерек булып тамганда;
акланганда шакшы кулын
чит чабуга сөртә-сөртә;
яшәгән чакта күршесен
озын акча белән үртәп.
— Кеше кайчан ямсез була?
— Үзенә дан даулаганда,
гөнаһлы ачык кочакны
матур яба алмаганда;
алдаганда яшен-картын,
ант сулары эчә-эчә,
өмет таптауның җинаять
икәнлеген дә белмичә.
— Кеше кайчан ямьсез була?
— Үзен матур санаганда;
уртак табын табагыннан
мулрак калҗа сайлаганда;
бәйләнгәндә юк-бар өчен,
янаганда, кизәнгәндә —
кешелеген югалтуын
күрмәгәндә-сизмәгәндә!..

Рәссам Харис Якупов
«Мизгел, туктал, син гүзәл!.. »
В. Гете. «Фауст»
Шатлыкның, сугышның, хезмәтнең
төсләрен беркеттең киндергә,
Һәр кеше тукталган мизгелгә
үзенчә тел һәм җан иңдерә,
үзенчә сөйләшә андагы
кешеләр, әйберләр белән дә...
Таң кала: нихәтле гыйбрәт бар
болытта... мылтыкта... үләндә!..
... Мин алтын көз белән сөйләштем —
күчердем күземә бар нурын,
әйләнеп Фаустка, кычкырдым:
«Кузгалчы, мизгелнең матуры!
Бизәче һәр кеше күңелен —
кызганма алтының, якутың... »
Син әллә нишләттең лә мине,
әй төсләр шагыйре Якупов!
Килдеме ул, килмәдеме — мин дә, син дә
һич белмибез. «Москва» кунакханәсендә
ул кичне икәү утырдык табын корып...
Ә телефон чырылдады тамак кырып...
Кагылмадык... Бүлмәбезгә тынлык иңде...
Исеңдәдер, сиңа шунда бер җыр килде.
Син җырладың.
Тавышыңдагы булган көрлек
көзге дымнар тигән җил булып йөткерде.
Ләкин моңың язгы иде — җылы, якты.
Һәм мин «Озын су өсте»нә чалкан ятып,
бер язгы боз кисәгедәй агып киттем,
җитеп шигырь диңгеземә, эреп беттем,
булар булдым, болыт булдым, күтәрелдем,
яңгыр булып, кыя-тауларга бәрелдем.
Бөтен җирдә синең карлыккан тавышың.
— Ник үзеңә калдырмадың?
— дип ябыштым.
Һәм син әйттең яшьләреңне сыга-сыга:
—Бүләк иттем, сорагачтын, җилгә, суга...

Табын
Ничәнче тапкыр тагын
дусларны җыйды табын.
Бер сөйләшик — искә төшсен
гомернең төрле чагы.
Бер көлешик — күңелләрне
йолдызларга күтәрик,
борчуларны, болыт итеп,
диңгезләргә түнтәрик!
Сагыну нурына чумыйк,
бераз яктырып калыйк —
бер генә мизгел булса да
саф сабый булып алыйк!
Җырлашыйк җырлый белсәк тә,
белмәсәк тә җырлашыйк —
җыр бит эчкәре дөньядан
тышкарыга нур ташый.
Бизик әле дөньяны бер
табыннар яме белән —
күктән йолдыз тел шартлатсын,
җирдән үрелеп — үлән!

Җиләс җил вальсы
Каядыр очып китәргә
җыена таллар —
Толымнарын канат итеп,
җилпиләр алар.
Чайкала кырлар-болыннар
ефәк итәктәй —
биюгә чыга җиләс җил
мине җитәкләп.
Әйләнәбез-тулганабыз
зилзилә булып —
аста кала яшел урман,
аста ак болыт.
Йолдызларга кагылабыз
биеп барышлый,
шуларның берсендә безне
бәхет каршылый.
Әй, җиләс җил, әй, дәртле җил,
нишләттең мине?
Кабат искә төшердең бит
иң гүзәл көнне —
бар дөньябызны онытып,
шундый биедек —
җанга керде Сөю дигән
изге бөеклек!

Яз исе
Яз исе!
Яз исе!
Яз исе...
Кулларның килә җир казыйсы,
аякның каядыр чабасы,
күзьяшьнең — агасы, агасы...
Яз исе!
Яз исе!
Яз исе...
Киләдер дөньяны таслыйсы,
телемнең — җылы сүз әйтәсе,
йөрәкнең яшьлеккә кайтасы...
Яз исе!
Яз исе!
Яз исе...
Килә лә бер шашып назлыйсы,
тылсымлы учаклар ягасы...
Кар суы булыплар агасы...
Яз исе!
Яз исе!
Яз исе!

"Алтын көзне Канадада күрдем..."
Алтын көзне Канадада күрдем...
Россиядә кара көз иде —
шартлаулардан, сары яфрак кебек,
күпме-күпме гомер өзелде!..
Йа чуарлык! Җирнең җитмеш төсе!
Күз күрмәгән җете купшылык!
Әллә ничек җаным-тәнем белән
купшылыкка киттем кушылып.
Тыйнаклыкта бәхет диләр иде!
Бер дә алай түгел икән ич!
Күпме гомер ак та кара булды.
Күзләремне кыра үкенеч.
Чум икән ул төсләр байлыгына,
тирбәл икән көйләр эчендә.
Җан ул шундый — төссезлектән башлый,
хиссезлеккә таба күченә...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.