Latin

Шигырьләр - Мустафа Сабитов

Süzlärneñ gomumi sanı 267
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206
48.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бәхетсез кызга
Түкмә яшең, егъламачы, әй бәхетсез кыз бала,
Сиңа чаклы түкте күз яшь ничә бәхетсез ана!
Кыйлмады бит дөнья вафа(1) һич аларның берсенә,
Бер-бер артлы төрле михнәт яуды алар өстенә.
Син дә бит шул бер бәхетсез; эзләмә, ул — юк сиңа,
Әлдә дә шул: иске — дөнья, булмаячак ул яңа.

Татар йоклый
Күзен йомган, тоташ йоклый татарлык —
Гырылдый: өркетерлек, ат качарлык!
Күңелсез барлык эш, тәмсез вә нурсыз;
Бөтен тормышы тар — юк ирек ачарлык.
Хәвеф юк ич: бабай бар мактанырлык,
Бөтенсенең сүзен астка басарлык.
Гаҗәп татар: «гакыллы» ул — белемсез;
Белек сата бүтәнгә — шаккатырлык.
(1) Вафа — тугърылык.

Авыл кызы
Бер шәһәрнең кызларыннан күп матур, күп ямьле ул;
Бизәнүсез х алсу йөзле, табигый бер сәнле ул.
Ул таза, пакь; юк аңарда хәйлә, мәкер зәррәчә;
Саф — эче, сафтыр күңел, пакьтер уе үлгәнгәчә.
Таптисә, сүз сөйли керсез: юк тәкәллеф, юк буяк,
Юк бозыклыклар, каралыклар — аның бит күңле ак.
Ул табигый бер матур, бизәнмичә каш-керпеген;
Күкрәге — калку, чәче — бөдрә, кабартмый бер төген.
Киң аның күңле: эче-тышы бары чын бит аның;
Эшли туктаусыз: таянычы, көче — эш бит аның.
Юк аңарда алдалап сөю — гашыйклык ялганы,
Мактап аны җиткерә алмыйм — хисапсыз калганы.
Саф мәхәббәт ялкынының мәркәзе бит ул матур;
Айга тиң килгән йөзе нурлар, йөзеңне нурлатыр.
Ул миңа ак тешләрен күрсәтте дә көлде карап —
Шул чагында кисте күңлемне мәхәббәт урталап.

Томан
Тирә-якны тынлык, томан баскан:
Берни күренмидер күзләргә;
Караңгылык баса сәгать саен,
Күренми юл, кайдан эзләргә?
Йөрәк маем сыза — сызландыра,
Әрни, түзми — яна ул тагын.
Тәкъдир безгә шулай күрсәтмәсме
Әллә бу дөньяның ак ягын?
Бетми тормас томан! Бетәр әле,
Нурлы көннәр туар! Шул чакта
Тар күкрәкләр киңләп сулар әле,
Хөрлек хөкем сөрер ул чакта!
(1) Бизәнүсез — китапта: бер бизәнүсез.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.