Latin

Шигырьләр - Ләйсән Фәтхетдинова

Süzlärneñ gomumi sanı 507
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 374
45.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Тарих
Җир. Туфрак. Сөяк. Чүлмәк.
Ир. Адым. Сөңге. Күлмәк.
Чүл. Болын. Урман. Басу.
Күл. Елга. Диңгез. Ташу.
Таң. Кояш. Болыт. Һава.
Чаң. Үлем. Кайгы. Дәва.
Җир. Сугыш. Халык. Җиңү.
Чир. Талаш. Туу. Шиңү.
Көн. Атна. Гасыр. Вакыт.
Өн. Тарих. Китап. Факт...
***
Икеләнә күңел, икеләнә.
Җиде чатның җиде юлы үзенә дәшә.
Үлем белән яшәү арасында калсаң...
Яшә!
Үпкәләрем ертылмаса, сулый алсам
Бу төтенне, агуланган бу һаваны,
Яшәп калыйм, кыя үренә кызыгып...
Хәерлегә генә булсын бу дәвамым.
Сайлау мөмкинлеге булу – бәхет микән?
Бер юл булса, шуннан гына атлап китәм.
Ә каршыда сигез юлның сигез үре.
Бүлгәләнде эчке “мин” дә, ә күңелдә
Сигез төрле улый бирә сигез бүре.
Кыйпылчыклар чәчелгәндә тирә-якка,
Тик шайтаннар торыр микән инде сакта?
Ике юлның берсен дөрес сайлар өчен
Җитәр микән сытылган ихтыяр көчем?
Икеләнә күңел, икеләнә!
Бер яшь ага, бер ут чәчри ике күздән.
Кан акса да сорау тишкән яралардан,
Түзәм...
КҮККӘ ТИДЕ ТҮБӘМ
Күккә тигән түбәм бүген,
Канат чыгарган йөрәк...
Акыл теше сызлавына
Усал сүзләрне төбәп,
Утырыйк та бер йолдызга
Очыйкмы әллә тиздән?
Аерып булмас, дисеңме,
Авыр гәүдәне җирдән?
Күккә тигән түбәм бүген,
Җан сикерә биеккә.
Кан тамыры шартлагандыр:
Булмый күзгә тиеп тә...
Күрсә күрер күңел күзе,
Аптырама, утыр, кил!
Мин гамәлдә, мин – галәмгә...
Колакта сызгыра җил...
Күккә тигән түбәм бүген,
Аяктан тарта язмыш.
Күңелеңне дә тыймагач,
Ничек кылмассың ялгыш?
Сыймаса җан тән эченә,
Хыялыңда бар канат:
Кайтмаса тик көн җиленнән
Сынып, кайрылып, канап...
Күккә тигән түбәм бүген,
Кәеф тә бик шәп иде.
Кемгә генә ярамадым,
Кем елмаюга тиде?
Акыл теше сызлавына
Түзәм инде, тырышам.
Фәлсәфә сатасың, диеп,
Күңел генә карыша...
ИДЕЛ ЙОРТЫМ – ТУГАН ҖИР
Идел-Җаек киңлегендә
Ярсып чапкан тулпар ат ул.
Күк белән Җирне иңләгән
Алтын сүзле хәтер-хат ул.
Гасырларда дастан булып
Мәңге яшәр Туган ягым.
Йөрәгемне бирер идем
Халкым өчен, дигән чагым...
***
Җил очырды акылымны...
Күңелдә таш, җанда боз.
Әйдә, бетсен, калмасын ут,
Син дә кәефемне боз!
Көн үтерде хыялымны,
Ә җәзасы – газапсыз.
Син биргән сораулар гына
Йә тозсыз, йә җавапсыз.
Төн кылычын кадаганда
Йокы яткан бишеккә,
Җан сыкраган авазларны
Йөрәк кенә ишетте.
...Матур итеп ясап куйган
Чәчләргә җил төкерде.
Каһәр хәтер! Менә дигән
Кәефемне үтерде!
Юк
Сау кешенең чире юк,
Камиллекнең чиге юк.
Теләгәнне әйтеп булмый,
Ә авызның биге юк.
Тол хатынның ире юк,
Мөһаҗирнең җире юк.
Үз кырын үзе урмагач,
Байның хезмәт тире юк.
Урманнарда бүре юк,
Авылларның үре юк.
Өстәлләр түгәрәк хәзер,
Урыны бар, түре юк.
***
Тулыр-тулмас бер гасырны
Мәңгелек, дип уйлыйбыз да
Яшибез бер типтереп!
Бәхет кенә, кайвакытта,
(Сатылмый да, каһәр суккан!)
Тилмерткәли көттереп.
Чиге булмас күк тоелган
Гомернең җиткәч ахыры,
Яшисе килә кабат...
Ә син, дустым, һәр көнеңне,
Үз төсләре, үз хисләре,
Үз моңы белән ярат!
Мәңгелеккә китәр өчен,
Мәңгелектә күк яшибез
Бер гасыр – тулыр-тулмас.
Син изгелек кылам дигән
Иртәгәң генә, дускаем,
(Үзең әле белмисең дә!)
Яңа таң булып тумас.
Илем барда үзем бар
Җир астында серләре бар,
Байлыгы бар илемнең.
...Имән кебек нык тамырлы
Чәчкә булып күрендең...
Күк эчендә җаннары бар
Изге Туган ягымның.
...Әй, күңелем, нигә шулай
Югарыга кагындың?
Тарихта бөекләре бар
Батыр газиз халкымның.
...Син – үзәге, иң кайнары
Дөрләп янган ялкынның!..
Үткәне бар, бүгене бар
Киләчәкле илемнең.
...Галәм аша баккан идем,
Йолдыз булып күрендең...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.