Latin

Шигырьләр - Илдар Юзеев

Süzlärneñ gomumi sanı 1643
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1053
37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
* * *
Тауның ташын алып китим мәллә?
Туган якны сагынып, кошлар сыман,
Басып сайрармын,
Илгә илбасарлар явы килсә,
Кылыч кайрармын.
Тауның ташын алып китим мәллә?
Шул тарафтан искән җилләр аша
Хәбәр көтәрмен,
Бәла килеп, берчак утсыз калсак,
Чакма итәрмен.
Тауның ташын алып китим мәллә?
Үлем килгәч, туфрагыма шушы
Ташны куярлар:
«Җирнең моңлы бер баласы» дигән
Җөмлә уярлар.
Тауның ташын алып китмим инде...
Күтәрәлмәс авыр хәсрәт төште
Газиз башыма.
Таш куйдым да, әнкәй, баш куйдым мин
Каберең ташына.
Тауның ташын алып китмим инде...
Туган туфрагыңнан көчләр алып,
Сау булып калдың.
Гомерең буе таулар күтәрдең дә...
Тау булып калдың.
Тауның ташын алып китмим инде.
* * *
Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:
Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...
Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:
«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»
Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:
Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә...
Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә:
«Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә...»
Хыялымнан әкрен... әкрен генә сүнәм...
Җиргә төшәм горур башны түбән иеп.
Дөнья карый миңа үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем җылытыр?..» —диеп.
* * *
Тормышыңны матурлаган
Аккошың бул алмадым,
Күңелеңне гел нурлаган
Балкышың булалмадым,
Хыялларыңда зурлаган
Саф кешең булалмадым.
Тел яшергән килен сыман,
Сак кеше булып калдым,
Хаким фикергә буйсынган
Вак кеше булып калдым,
Кара чәчләр арасында
Ак кеше булып калдым,
Шәфкатьсезләр дөньясында
Чак... Кеше булып калдым.
Без
Без ничек шәфкатьле булыйк,
Хөр җанлы, изге булыйк,
Без ничек көзге булыйк та,
Тәвәккәл сүзле булыйк?
Шунысы гаҗәп: бу дәһшәттән
Без ничек калдык әле...
Без бары тик изгеләрнең
Сау-исән калдыклары.
Бабайларны аттылар ич,
Әтиләрне яптылар,
Себерләргә озаттылар,
Нәселне тараттылар.
Без яшеннең үзе түгел,
Елдырымнары гына,
Без давылның үзе түгел,
Ком бураннары гына.
Болай читтән караганда,
Сүнгәндәй күренәбез,
Нәсел яраларын бәйләп,
Бик әкрен тереләбез.
Бик тирәнгә яшеренгән
Нәфрәт тулы сагышлар...
Кагылмагыз... Безме? Без ул —
Яралы юлбарыслар...
Уйлыйсыздыр
Уйлыйсыздыр: адәмнәргә шагыйрьнең үзе кирәк?
Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч, даны һәм сүзе кирәк..
Сулган гөлләр
Син үстергән гөлләр, үзеңнән соң,
Нидер әйткән кебек булдылар,
Гөлләр телен, ахры, аңламадым...
Никтер алар бик тиз сулдылар.
Җаным тыныч иде ал гөлләрең
Гел яктыга таба үрләгәч.
Әллә, әнкәй, син дә сулдыңмы соң
Иркә-назлар миннән күрмәгәч?
Гөлләр белән син сөйләшә идең...
Төсең итеп инде багалмам,
Алтын гөлләр сөеп үстерсәм дә,
Синдәй гөлне мәңге табалмам...
* * *
Хакыйкатьне тулы ачалмыйча,
Шигърияттә гомер уздырдык.
Канга гына түгел, җанга сеңгән
Курку, үз-үзеңә цензорлык.
Бик күп серләр яшеренеп кала,
Хаталарым, ялгышларым да...
Нидер кала барыбер ачылмыйча
Җанның тирән агышларында.
Шигыремне укып баручылар,
Сизәм, миннән күбрәк көткәндер.
Ябылуын, анысы, ябылмамын,
Тик бөтенләй ачылып бетмәмдер...
Яшик әле...
Яшьлек елларыбыз — җан өшеткеч:
Җайсыз-көйсез иде,
Беребезнең — кияр киеме юк,
Беребез — өйсез иде.
Язмыш безнең баштан сыйпамады,
Үзе күргән — аңлар.
Гарипләнде — төннәр, сүнде — шәмнәр,
Исән калды җаннар.
Җанны эшкә кушып, тешне кысып,
Горур атлап киттек,
Берәүне дә өйле итәлмәдек,
Әмма көйле иттек.
Нәр мәҗлестә аек булмасак та,
Аек булдык — җырда.
Шаккатырлык эшләр кылмасак та,
Лаек булдык чорга!
Бер көй тапкан кебек җиде нота:
До-ре-ми-фа-соль-ля-си...
Сирәк-мирәк тостлар тота-тота,
Тормыш агуларын йота-йота,
Илдар, Фасил яши.
Кайберәүләр, бәлки, «мескеннәр...» дип
Көләләрдер бездән.
Без рух белән, дустым, көчлерәк бит
Хәтта үзебездән!
Яшик әле тормыш агуларын
Шактый киметкәнче,
Йөрәк — телгәләнеп, үзәк — өзгәләнеп,
Җанда — көй беткәнче!
* * *
Такташ җене, Такташ рухы синдә,
Ашкынулы, тиле романтик...
Сибгат Хәким
Кайтып килә Кояш баешыннан,
Тиле романтикасын озаткан.
Ачу-нәфрәт белән чынбарлыкка
Каршы барып, туры сүз әйткән.
Кырыс йөзләрендә матәм эзе,
Хыялларын күмеп ул кайткан.
Романтикасы Күктән егылып төшкән,
Рухи юлдашларын югалткан.
Кояш чыгышыннан берәү килә,
Оныткан ул Күккә ашуны,
Ул каһкаһә белән усал көлә,
Кемнәргәдер бик тә ачулы.
Сез көтмәгез инде, йомшак җилләр,
Кабат кайтмас хыял иленә.
Атлап бара, янган битен куеп,
Замананың каршы җиленә.
Йөзләрендә — хыял күләгәсе.
Ул үзгәргән, әмма танырлык.
Күпләр, бәлки, аны ят итәрләр,
Күкләр бирсен аңа сабырлык!
Кайчан гына, кайчан гына әле
Юлы янар чәчәк иде бит...
Хәтерләгез аны «яшь җаннарның
Шашкын романтигы иде» дип.
Югалтмагыз, Кояш белән батып,
Кояш белән бергә кайтыр ул.
Такташларның әйтми калган сүзен
Әйтми калмас, барыбер әйтер ул!
* * *
Туйдым икейөзлелектән,
Алдаудан, куштанлыктан,
Ачыктан-ачык яисә
Астыртын дошманлыктан,
Качып котылмакчы булып,
Китәм мин бу дөньядан.
Анда — сафлык һәм ихласлык,
Анда — ялган тулмаган.
Ышанмасам да мин анда
Торып калачагыма,
Хыялда гына булса да,
Китәм балачагыма.
Юк шул, күпме омтылсам да,
Кайтасы юл өзелгән.
Һич кенә качып котылып
Булмый ул үз-үзеңнән.
Мин анда кайттым бугай дип
Уйларга гына кала.
Бала булып, артист сыман,
Уйнарга гына кала.
Җаннар, аңнар тупаслана,—
Шәфкатьсез тормышыбыз.
И нәниләр, балалыктан
Китмәскә тырышыгыз...
Сагышлы мирас
Булганбыз без эре халык, тере халык.
Гасырларны кичә-кичә вакланганбыз.
Ваклансак та, без һаман да рухи Алып:
Тукай булып, Сәйдәш булып сакланганбыз.
Ни әйтсәң дә, Алыплардан яралганбыз.
Шул нигездә торасыбыз, корасыбыз.
Чәчелгәнбез, сибелгәнбез, таралганбыз.
Бабайларның бик сагышлы мирасы без.
Алып бабай тубалыннан чәчелгәнбез.
Үсмәсен дип чирү булып килгән ятлар.
Өзелмәслек тамырдан без, нәселдән без,
Җанга сеңгән моңсу җырлар, риваятьләр.
Ак син, җырым, Этил сыман дулкынланып,
Тыңла, бала, шул дулкынны уйга талып.
Бабаң менгән рухи үрдән төшә күрмә,
Төшә күрмә, Алыплардан калган халык!
Сөембикә манарасы янында
Тарих серенә төшәргә
Омтылган борау кебек,
Хәлсезләнеп башын игән
Авыр бер сорау кебек.
Кем гаепле? Кайчан? Нигә
Манарабыз авышкан?
Урын сайлаганда әллә
Коручысы ялгышкан?
Узганнарга тарта уйны
Тансык азан тавышы.
Тынгылык бирми күңелгә
Манараның авышы.
Янтайганмы күпме еллар
Иманы-нуры юкка?
Барсына да шаһит бит ул:
Хыянәт, тугрылыкка...
Бердәмлектә, татулыкта
Башкадан калыштыкмы?
Манара белән бергәләп
Үзебез авыштыкмы?
Иелдекме, бөгелдекме
Миһербансыз алыштан?
Омтылабыз төзәтергә —
Тарихыбыз авышкан.
Шәһитләрнең кан-яшьләре
Өстебезгә яумасмы?
Манарабыз турыланыр,
Милләт үзе аумасмы?..
Кара каен
Каян килдең, кара каен?
Үзең әле бала каен.
Күчте мәллә кара кайгың?
Сызлый мәллә яракаең?
Күтәрелеп кара, каен,
Нихәл итим, каракаем?
Ак итәргә, пакъ итәргә
Юк шул бер дә чара, каен.
Сыен әле кочагыма,
Аңлыйм сине, балакаем:
Мин үзем дә — туган җирдән
Аерылган бер бала каен...
Гөл нигә шиңгән?
Бик эссе көннәрдә
Барсы су сорыйлар.
Сипмәсәң шиңәләр,
Кибәләр, корыйлар.
Бакчада гөлләргә
Самат та сибә шул.
Сипсә дә, гөлләре
Шиңәләр нигә соң?
Самат бик әлсерәп,
Шул суны эчкән, ди,
Бер көнне авырып,
Тамагы шешкән, ди.
Аңлаган Самат та,
Терелеп көч кергәч.
Үсми гөл, беркем дә —
Салкын су эчергәч...
Минем хәлне нигә аңламыйлар?
Карьерамда туктап калдым әле,
Барсы да шул кыргый базардан...
Сәркәтип тә булдым, хезмәткәр дә,
Узалмадым урынбасардан.
Юкка гына миннән шүрләделәр,
Берсенең дә урынын басмадым.
Зур урынга сайланасым килеп,
Көн-төн хыяллана башладым.
Әйтәм моны тыйнак кыенсынып.
Дәртле хыялыма буйсынып,
Сайлау җиткән саен, нишләтәсең,
Нәфес-иблис куя ымсынып.
Минем дә бик килә мохтаҗларга
Хисапсыз күп вәгъдә чәчәсем,
Янда гына йөргән түрәләргә
«Нихәл!» диеп кенә дәшәсем.
Хәлләремне никтер аңламыйлар:
Килә җайлы тормыш корасым,
Затлы вагоннарда бушлай йөреп,
Престижный йортта торасым.
Бик тә килә Төркиягә барып,
Рәхәт диңгезенә чумасым,
Түрәләрне башта тетеп салып,
Фатир алгач кына — тынасым.
Сессиядә рәхәт йомыла торган
Матур күзләрем дә бар минем,
Әйтелмичә калган һәм әйтелмәс
Усал сүзләрем дә бар минем.
Югыйсә бит дәрәҗәм дә шактый:
Шигырь бүлегендә — мөдирмен!
Бик күпләргә мәдхияләр язып,
Шигъри тостлар әйткән бер ирмен!
Нигә мине күрми узалар соң?
Уйлап ятам эштән кайткач та...
Рифма да бар, шигъри деталь дә бар...
Товар юк шул миндә, запчасть та...
Юк, депутат булмыйм, карьерамны
Күтәрермен шигырь эшендә.
Хатын хаклы: «Эшли алмаганны...
Кая халык... үзең өчен дә...»
Әйтәм моны тыйнак кыенсынып,
Дәртле хыялыма буйсынып:
Сайлау җиткән саен, нишләтәсең,
Нәфес-иблис куя ымсынып.
Замандашлар шагыйрьлеккә мине
Күрсәтсәләр ярар иде, дип,
Озын төннәр буе йоклый алмыйм,
Шигъриятем үзе — парламент!
Минем дәүләтемдә — бар да шагыйрь,
Тукай — патша, Такташ — премьер.
Сайласагыз, Тукай дәүләтенең
Бер илчесе булыр идем мин!
Кандидат та, сайлаучы да булып
Иң беренче үзем килермен.
Туры Тукай кебек төз булсын дип,
Мин үземә тавыш бирермен!
Табыйк шундый бер җыр
Бәхәсләшеп, дуслык дигән изге
Чиктән узып китеп,
Кул күтәрде икәү бер-берсенә
Кинәт кызып китеп.
Көчле иде болар әзмәвердәй,
Арысланнар кебек,
Бер-берләрен өзгәләрләр хәзер
Гел дошманнар кебек.
Син җырладың шулчак шундый бер җыр:
Икәү — тынып калды,
Көчле йодрыклары күтәрелгән
Килеш торып калды.
Кирәк түгел хәзер бу икәүгә
Сүзләр, үгет вәгазь...
Иң ахырдан куллар кысыштыл!
Хәл ителде бәхәс!
Мин дә, дустым, әнә шуннан бирле
Бер җыр көйләп йөрим,
Бу дөньяны көйләп булмас, беләм,
Әмма уйлап йөрим:
Бер-берсенә ташланырга тора
Илләр, гаскәр, яулар...
Бу көчләргә киртә була алмас
Елга, дивар, таулар...
Табыйк, әйдә, шундый тылсымлы җыр:
Дөнья уйга талсын,
Илләр бер-берсенә гел салават
Күперләре салсын!
Кулларына кылыч күтәргәннәр
Кинәт туктап калсын,
Моңнан сихерләнеп, кылычларын
Кыннарына салсын!
...Беләм, бу уйларым әлегә тик
Дәртле хыял гына...
Тик ышанам: Җырның явызлыкка
Бер чик куярына!
Табыйк шундый бер җыр!

Йолдыз кашка турында баллада
Яу кырына килгән Уралдан,
Йолдыз кашка йөргән иң алдан,
Кыю үткән утлар-сулардан...
Иярендә — батыр генерал,—
Йолдыз кашка йөргән иң алдан.
Көч туплаган дошман яңадан,
Тиңсез гаскәр белән янаган.
Төрле яктан килеп камаган,
Алдан барган батыр генерал
Ияренә ауган — ярадан.
Тимер ташкын килгән юллардан,
Төрле яктан кашка уралган.
Боҗра уртасында ул калган.
Кәлак булган батыр генерал,—
Ялгыз атка нинди юл калган?
Тимер боҗра һаман тартыла,
Кашка, кешнәп, күккә атыла..
Күптән хыялланган атына
Менгән яңа хуҗа — илбасар
Шул минуттан җиргә атыла.
Яңа хуҗа бик тә ачулы:
һич баш бирми кашка — ярсулы.
Ни теләсә шул бар: бар солы...
Соңгы чиккә җитә илбасар:
Һич тә аңлый алмый ул шуны.
Бу нинди хәл: ат та буйсынмый,
Агач, тимер сына,— ул сынмый.
Кич төшенми — нинди тылсым бу...
Тирән уйга кала илбасар:
Илләрендә ат та буйсынмый!
Тырышалар соңгы кат алар,
Аулый-аулый тиргә баталар,
Тояк асларында яталар...
Боерык бирә ахыр илбасар:
Таш диварга терәп аталар.
Кашка, кешнәп, күккә омтыла,
Башын чөеп бераз тын тора,
Ава... ава... тагын ул тора...
Куркып, үзе ата илбасар:
Башын җиргә салып, ул тына.
Җыр ишетелә Идел, Уралдан,
Йолдыз кашка узган юллардан,
Яуда ятып калган уллардан:
«Иярендә — батыр генерал,
Йолдыз кашка бара иң алдан».
Каһарманлык ничек онытылсын,
Һәйкәлебез шушы җыр булсын!
Гади җыр бу: юктыр бер тылсым;
Чордан чорга барсын генерал,
Йолдыз кашка күккә омтылсын!
* * *
Сезнең якта табигать тә башка.
Бигерәк тә камил,
Юк, йокламыйк, күрми калабыз бит
Сихри төннең ямен.
Төннең сандугачын, үкси-үкси
Тыңлыйсы лар килә,
Шул кошларга кушылып, елыйсылар,
Җырлыйсылар килә.
Сезнең якның сулары да талгын,
Суын ярга какмый,
Усал этләрегез ботны капмый,
Кортларыгыз чакмый.
Сезнең белән, җырлап, таңга каршы
Барасылар килә,
Шушы төндә җырлап, яшәп, үлеп
Каласылар килә.
Төнге урманнарга керәсе дә
Югаласы килә,
Серле Күккә ашып, Мәңгелеккә
Юл аласы килә.
Балачакта мин бит табигатькә
Гашыйк адәм идем...
Аһ, нигә соң ярты гомеремне
Йоклап әрәм иттем...
Саубуллашыйк, бу дөньяда, бәлки,
Очрашмабыз тиздән.
Кәккүкләргә кушылып юрыйм мин дә:
Озын гомер — бездән!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.