Latin

Шигырьләр - Хәдичә Сөнгатьзадә

Süzlärneñ gomumi sanı 1106
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 673
39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Таң җиле, ис, күңле (1) нечкәрт, сайрасын шул сандугач,
Бәлки, без дә уйганырбыз җилләр исеп таң тугач.
Юкса һич мөмкин түгел, без уйганалмыймыз болай,
Таң ягыннан әйдә син ис, йоклаган күземне ач.

Без — нәрсә, безгә — нәрсә?
Гүя бер яшь сабыйның кулына тоткан уенчак без,
Йә бер эт муйнына таккан, йозаклаган муенчак без.
Сабый да үз уенчагын тотып кулга үбә, уйный,
Шул үпкән чактан ук ташлый, җылый, аңа күңел куймый.
Алып агъзына да каба, гүя шуннан хозур таба,
Шул ук уенчагын ташлый, боза да утлара(2) яга.
Күрәсең эт муенчагын: әгәр кыйммәтле үк булсын,
Алай да эт белән бергә йөри, хөрмәтлеме булсын?!
Фәләк безнең белән уйный, итеп дөньяны эт муйны,
Гомер беткәнчә уйный да, соңыннан безгә — җир куйны.

(1) Күңле — күңелне.
(2) Утлара — утларга.

Кайсы чакта
Вакыт килә: яна торган йөрәк берлә ташыйм мин дә,
Шул ук чакта үземә бер күңелле эш ясыйм мин дә.
Димен: милләт рәваҗ тапса(1), тәрәкъкый юлларын ачса,
Яшәп милләт голулектә(2), үзем бергә яшим мин дә.
Вакыт килә: эчем кайный, ни дип дошман итә шелтә,
Нигә төрле ялан-бөһтаннары миңа гына төртә?
Минем анлар күзендә дошман улмакым — укытмакым,
Йә соң айларның әүлядын (3) укытам, дип ачыйм (4) мин дә!
Миңа яхшы зан итмиләр(5), сүзем әйтсәм — ишетмиләр;
Укыта, дип яман тиргәп, үземне шунда этлиләр.
Яман сүзләрне ишетеп йөрәк кайнап китә шунда,
Дими: милләт рәваҗ тапсын, хөседләрне (6) басыйм мин дә.

Рәхәт

Фәләк дәүре (7) — гаҗәп күренеш: бу көн шатлык
һәм дә рәхәт
Диеп өлгермисең, шунда килеп төшкән каты сәгать;
Әгәр бер шатлыгың булса — күңел инде тыныч төсле,
Булып та өлгереп җитми — килә хәсрәт, китә рәхәт.

(1) Рәваҗ тапса — җанланса, алга китсә.
(2) Голулек — бөеклек, югарылык.
(3) Әүлядын — балаларын.
(4)Ачыйм—«ачынам» мәгънәсендә.
(5) Зан итмиләр — карамыйлар.
(6) Хөсед — көнчелек.
(7) Фәләк дәүре — язмыш.

Сүзләрем
Әй газизем, сиңа сөйлим, тыңла җанымның серен!
Ач колагың, кил, ишет, аңламый калма һичберен!
Үз сүземнең әүвәле шул, син ишет, әйтәм сиңа:
Асла зурлык намен алма, бер сабый төсле күрен!
Һәм белекле намен алма, төрле җиргә чап, тотын,
Белгәнең торсын эчеңдә, бер габи (1) төсле күрен!
Һич сереңне сөйли күрмә тәҗрибәсез дустыңа,
Тик эчеңдә сакла аны, һиммәтең берлә төрен!
Галилек дип белмә, җаным, кешедән алга үтү,
Кайда булса, шунда урның, сайлый күрмә син түрен!
Бер дә шатланма дәхи алдыңда күп мактау өчен,
Кешене алдында мактау— казымак төсле гүрен.
һәм вөҗүдә килмәгән (2) эш берлә мактанма, сакын,
Ул эшең булмый калыр да арттырыр күңлең керен.
Көнләмә кешеләрдә булган галилекне һичвакыт!
Тугъры сүзгә каршы торма, каплама гыйльмең түрен.
Сөйләмә ялган сүзе! Зур оят килер сиңа,
Чөнки ялган бер сизелеп, хур итәр чыккан җирен.
Сиңа сер дип сөйләгән сүзне кешегә сөйләмә!
Җан эчендә сакла, бәгърем! Сөйләмә һичкем серен.

Гашыйктан сора
Әй күңел, юкка пошынма, һәр кичәнең таңы бар,
Ул көнең дә кичкә керсә, шундый көндез тагы бар.
Кич өчен һичбер көенмә, чын гына уйлап кара,
Бер дә кич дип пәрдәләнми шул күңел — кем аңы бар.
Мин кичәне бик сөямен, күзгә ул пәрдә кора,
Башкалар да күрмәсен дип, безне ул саклап тора.
Бу сүзем сиңа гаҗәптер, мин сөям кичне димен,
Син кичәдәге хозурны моңлы гашыйктан сора!

Ниләр бар?
Һәр мәшәкать кичләренең бер сәгадәт таңы бар,
Ул сәгадәт таңының да шундый киче тагы бар;
Тормый бит инсан һаман хәсрәт эчендә капланып,
Шул бичараның да, ачлып, шат күренгән чагы бар.

Матбугат галәменә
Сез шигырь бабында * эзлисез Тукаевны, ахрысы;
Ул— кояш: җиргә күмелгән, тик җиһанда яктысы.
Сез көтәсез микән әллә баштан ук тау хәтле ут,
Әүвәл үк зур булмый бит ул, башта күренә чаткысы.
һәм романнар язмак өчен бер кешеме хаслана?
Башкаларга юкмы рөхсәт, булмыймы юл ачкычы?
Милләтең әүляды өчен бер күңелле эш диеп,
Язамыз бит барымыз да, булмаса да татлысы.
Сез, хосусән, без кебиләр тәхриратын (2) алыңыз!
Без дә бит инсан булып тормак телимез, ахрысы.
Сез мөрәүвәт (3) һәм дә шәфкать әйләмәк лязем безә;
Беләсезме, җенсеңезнең безләр ич соң яртысы.
һич каян юк безгә иркенлек күрергә бервакыт,
Гүя безләр яралыпмыз башкаларның ялчысы.
Билгеле, һич илтифат юк таш күңелле кемсәдән,
Сез кеби әһле зыя (4) да булмагач яклаучысы.
Матбугат галәменә бер кәррә кермәк эстәгәч,
Анда да рәд әйләгәч(5), кайда күңелнең яктысы?
Яктырып килгән күңелне сез дә шулай каплагач,
Кем безгә итәр мөрәүвәт, кем булыр юлбашчысы.

(1) Габи — аңсыз.
(2) Вөҗүдә килмәгән — барлыкка килмәгән, булмаган.
(1) Шигырь бабында — шигърияттә, шигырь язу эшендә.
(2) Тәхрират — язганнар (язган нәрсәләр), әсәрләр.
(3) Мөрәувәт — ирлек, кешелеклелек.
(4) Әһле зыя — яктылык, нур иясе (интеллигент).
(5) Рәд әйләгәч — кире каккач.
Матбугатка көн бә көн керә шул ирләр тәхрире,
Без ике-өч хатынга юкмы кермәгә юл ачкычы?
Шул безгә хөрриятләр, шулмы безгә илтифат?
Без дә диндәшләр сезә һәм милләтең ардаклысы.
Мин беләм: безнең язудан мәгънә, ләззәт чыкмый да;
Сез аны вөҗцаныңызлә пәрдәлисе, каплыйсы.
Файдалар килмәсди булса да безем ул язудан,
Әмма безгә — килә торган файда ягын хаклыйсы.
Баштагы тәхрирләремнән мәгънә күп чыкмаса да,
Бара торгач чыгар иде әле аның шактыйсы.
Кыз-хатын дип сез дә безне артка этеп ташлагач,
Безне алга сәүкъ итәр (1) кем, ярдәм итәр кайсысы?
Сез безнең аз хезмәте дә күп итеп кыйлың кабул;
Димәңез сез: сездә ирләр таклының тик яртысы!
Та кыямәт (2) безгә юкмы алгарак бармак юлы?
Мәңге төшмәсме безә бу хөрриятләр яктысы?
Ирләрең язганнары да аяте Коръән түгел,
Шәпләре күп булса да, бар бит арада чаклысы.

Мин сөям
Мин сөямен, сурәтең вә сирәтең (3) бик ямьлеге,
Сүзләрең мәгънәле булып һәм дә гаять тәмлегә.
Күпме син наз әйләсәң дә, ташласаң да баштан ук,
Ташламыймын, ташламыйм һич, ташламыйм мин мәңгегә.
Шатлыгым син, хәсрәтем син һәм дә рухым син минем,
Асла күңлем кайтмый синнән, кайтса да күңлең синең.
Ташлавы да, назлавы да һәм дә назланганы да
Бик килешле бит, карале, йөзе гөл, теш — энҗенең.

(1) Сәүкъ итәр — юнәлтер.
(2) Та кыямәт — кыямәткә кадәр.
(3) Сират — холык-фигыль.
Сөйгәнем итсә тәбәссем(1), сөйнечемнән җан эри,
Егъласа да бик килешле, яше — рәхмәт ягъмуры.
Каты сүзләр берлә гәрчә ул миңа наз итсә дә,
Орышса да ләззәт табамын, мәгънәле сүз һәрбере.
Миңа наз итеп, ул иркәм бер дә яшьми (2) торса да,
Тилмереп мин туры баккач, йөзне якка борса да,
Һәр кыйлынмышлар бит аңа бик килешле назлану,
Кайтмый күңлем һич аңардан, нинди эшләр кыйлса да.
Чын гына әйткәндә, иң назларга лаек бу матур,
Бу фәрештәм, назлым, иркәм, күрнеше зур, үзе хур.
Хәсисне арттыра мең кат наз итеп сарылганы,
Назлары да, үпкәсе дә — бар да нур өстенә нур.

Таң җиле
Нечкә-нечкә хиссиятем уйгата бит таң җиле,
Сандугачлар сайраганда мине егълатмак тели.
Бу нөфүзле исүеннән мин дә чынлап нечкәрдем,
Мәхзүнанә (3) яшь түгәм дә аһ итәмен мин тиле!
Таң җиленең исмәкеннән гәрчә мин түксәм дә яшь,
Төрле уйлар һәм хыяллар кыйладыр эчемдә фаш.
Зур өмид берлә карый башлыйм килер көннәремә,
Инде миңа тиз чыгар дип иң сәгадәтле кояш.
Таң җиле якка кагадыр бу фәләкнең карасын,
Ул миңа әйтә кебек: эстә, сәгадәт табасың.
Мин сезә (4) хәзер ачамын бер мөкатдәс тугъры юл,
Һәр кеше якты фәләктән, эстәдекен арасын.
Бар кешенең җаны ачлыр яктылангач бу фәләк,—
Кайгылы күңле (5) ачарга яктылык даим кирәк.
Таң тугачтын, көн ачылгач, рухка бер рәхәт килә,
Гүя бер мәгъсум (6) буладыр яки бер гади мәләк.

(1) Итсә тәбәссем — елмайса.
(2) Яшьми — дәшми.
(3) Мәхзүнанә — хәсрәтләнеп.
(4) Сезә — сезгә.
(5) Күңле — күңелне.
(6) Мәгъсум — гөнаһсыз.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.