Latin

Шигырьләр - Һади Такташ

Süzlärneñ gomumi sanı 1964
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1203
41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Төркстан сахраларында
Таң атамы? Яктырамы?
Нишли дөнья, нишли ул?
Ник күренми якты көннәр?
Ник томанлы алгы юл?
Әлдә, зөлматларга йотылып,
Монда ил-ислам тора.
Һәр ягы зөлмат учагы,
Куркыныч төн кап-кара...
Кайда соң ул нурлы таңнар?
Ай, кояшлар балкыйлар?
Кайсы илләрне матурлый,
Бизиләр һәм аңкыйлар?!
Кайда хөрлек, инкыйлаблар,
Кайда таңнар сыздыра;
Рухлы тормышлар ясарга
Дөньяны пыр туздыра?
Кайда рухлы ямьле дөнья,
Шат тәбәссемле хәят?..
Бармы? Йә юк... ул хәят?
Йә ул хәят безләргә ят...
Юк төсле ак күңелгә...
Монда михнәт, монда төн,
Монда сахра, моңлы сахра..
Барчасы тоткын бүген!..

Күктән сөрелгәннәр
Таш-тауларны эретердәй шәфкать нуры
Балкый төпсез күзләренең карашында,
Фәрештә ул; сөйгән өчен адәм халкын,
Ята шунда дүрт диварның арасында.
Кара болыт чәчкәйләре тәнен япкан;
Озынаеп, дулкынланып, җиргә яткан.
Ак тәннәре зифа аның; зур күзләре
Тегәлеп бер ноктага уйга баткан.
Тулган айның, ак нурлары бары бергә
Җыелып, төшкән шәүләсе ак йөзләренә.
Тәрәзәсе ачык аның; күк дөньясы
Онытылып карый серле күзләренә.
Ул да шулай кайчандыр бер күк кызы иде,
Янып торган күкнең шәфкать йолдызы иде.
Түзә алмагач җир өстендә аккан канга,
Килеп күкнең патшасына башын иде,
Иде дә ул сорады күк алласыннан:
«Бетсен,— диеп,— җирдә коллык, күз-яшь һәм кан!»
Нәрсә диде аңар каршы күк алласы?
«Хаинә син! Синең урының — суык зиндан!»
Әйе, ул бер сөрелгән; шунда күптән инде
Онытылган. Сөрелеп ул күктән иңде
Газапланыр өчен җиргә, тар зинданга.
Үтә еллар... Хәятыннан бизгән инде...
Чү! Газраил канатларын селкеп алды,
Таратты бар болытларны офыкларга.
Киң күк йөзе шыр-ялангач булып калды,
Мәһабәт ул килеп басты биек «дар»га.
Канатының очларыннан каннар тама,
Канга баткан зур күзләре уттай яна.
«Әҗәл җитте бу кызга!»— дип, тәңре хөкем
Укыды ул галибанә бар дөньяга.
Барып зиндан ишекләрен ачып керде,
Нәрсә күрде?! — Зәһре бетте йөзләрендә,
Иң беренче канатлары хәлсез калып,
Рәхим, шәфкать ишетелде сүзләрендә.
Иң беренче таш йөрәге каннар сыгып,
Күз яшьләрдән битләрендә күренде юл;
Онытты да тәңре хөкмен, белештерми,
Күк кызының аягына ташланды ул.
Ташланды, ах! Мискинәнең ак йөзләре
Агарды; куркудан йомылды күзләре.
Күп тә үтми, газраилнең колагына
Ишетелде күк кызының шул сүзләре:
«Килмә якын зәһәрләнеп өсләремә!
Ерткычлык чыккан синең йөзләреңә!
Канатларың канлы синең, килмә!
Куркам; Кан йөгергән агу, зәһәр күзләреңә.
Кай җирләрдән кан агызып килдең, әйтче,
Нинди шомлы сер сөйләргә минем янга?
Кем син үзең? Юл кисүче? Иблисме әллә?
Буялган, әйт, канатларың нинди канга?» —
Адәм каны тама канат очларымнан:
Җан алучы фәрештә мин! — Кинәт нәрсә?
Шәфкать кызы, бер селкенеп, шул минут ук
Керфекләрен йомды, мәңге күтәрмәскә...
Ак тәннәре кара ташка әверелделәр
Газраилнең каты тимер кулларында.
«Ант бозучы бөек хаин газраил!» дип
Уттан сүзләр язылды күк юлларында.
Чү, газраил, ачу белән сикереп торып,
Зур кылычын кара җиргә ташлады ул;
Ташлады да, канлы кулын күккә сузып,
Дәһшәт, ачу белән сөйли башлады ул:
«Оҗмахларың минем өчен булсын хәрам;
Кайтмыйм, явыз, хаин алла, күкләреңә!
Үкенәмен моңа кадәр алданып, күп
Хаксызга адәм каны түккәнемә!
Кимсенәмен, басмыйм аяк моннан ары
Мәлганәтләр тулган фахирле гаршеңә!
Куйма юкка хур кызларың, җәннәтләрең,
Зур сәнгатең белән нәкышләп, каршыма!
Мин беләмен, бар күкләрең, гаршең синең
Энҗеләнгән җирдәге күз яшь, кан белән!
Хәзер белдем, бар фәрманың, хөкмең синең
Тулган алдау, канлы үлем, ялган белән!
Моңа кадәр алданып, күп каннар түктем;
Шуның өчен, белдем, урным күкләр иттең.
Бер минутлык шәфкатемә түзә алмадың;
Бар биргәнең тартып алдың да кимсеттең.
Китәм хәзер канлы үлем кырларына!
Сөйлим хаклык мазлум адәм улларына!
Биреп канлы кызыл байрак кулларына,
Ачам сугыш, салам киртә юлларыңа!»
Нәни разбойник
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Ярый эле мине тапкансың.
Озын төннәр буе, йокламыйча,
Җырлар җырлый-җырлый баккансың.
Синең авыр кара тормышыңда
Ярдәмчең булмадым булуын.
Ләкин
Авыр көрәш, бөек еллар өчен
Кирәк булган минем тууым.
Усал идем,
Шуның өчен дә шул
Гөнаһ-фәлән диен тормадым;
Зәңгәр төндә
Күрше карчыгының
Ак әтәчен кереп урладым...
Шушы әтәч өчен усал карчык
Каргый-каргый теләк теләде:
«Денеңнән яз, явыз, урыс!»— диде.
Кабул булды аның теләге... Их!
Кышкы төннең салкын күкрәгеннән
Чаналар да шаулап үттеләр,
Чаналарга салып, еллар мине
Бик еракка алып киттеләр...
Әтәч пешереп яткан учакларда
Әллә кайчан утлар сүнделәр...
Усал идем, Карчык-корчыкларга
Бик күп бәла-каза китердем,
Бакчабызга кергән үрдәкләрен
Таяк белән кыйнап үтердем...
Шул эшләрем өчен авыл халкы
«Разбойник» дип исем бирделәр,
Авылдагы бөтен усаллыкны
Миннән генә күреп йөрделәр.
Гомер уза,
Ләкин авылыбыздан
Тагын бер кат әле үтәрмен,
Сагынып сөйләр өчен, ядкәр итеп,
Муллаларын кыйнап китәрмен...
Еллар безнең белән үтәләр,
Таңнарны алып килә кичәләр,
Минем нәслем булыр коммунарлар,
Ата казлар кыйнап үсәләр...
Усал идем,
Шуның өчен дә бит
Мин авылга сыеп тормадым,
Сезгә килеп,
Авыл малаеның
Тилергән хисләрен җырладым...
Давыл сүнәр, бәлки, йөрәктә,
Ул табылмас, бәлки, кирәктә,
Ләкин,
Үзем үлсәм, улым калыр,
Урным алыр,
Солдат булыр соңгы көрәштә...

Еллар көрәш чиген үтәрләр,
Яшьләр тимер булып үсәрләр,
Ата казлар кыйнап үскән яшьләр
Буржуйларны тотып кисәрләр...
Их!
Маяклы юллардан юлчы бара,
Печән белән күмгән чанасын...
- Кая болай, юлчы, ашыгасың,
Нинди хәбәр алып барасың?
- Чемберленның сатыйм анасын,
Тупка тоткан Мәккә каласын!..
Динсез идем,
Шуның өчен дә бит,
Әткәй мескен, кулын ташлады:
— Бу имгәктән кеше чыкмас,— диде,
Иблис булыр,— дия башлады...
Еллар үтте.
Менә хәзер инде,
Әткәй, килеп миңа карагыз,
Шагыйрь булды ата казлар кыйнап,
Шалкан урлап йөргән балагыз!..
Их!
Кичә генә әле февраль иде,
Бүген давыл кырга кар ташый;
Март аеның нечкә билле җиле,
Сузылып ятып җиргә, кар ашый..
Ерак калмый инде майга да,
Яз ясарбыз салкын тайгада.
— Җир безнеке булыр!
Ачулансак,
Шлем киертербез айга да...
Их!
Мин бит исән әле, күрше карчык,
Авылыбыздан тагын үтәрмен,
Сагынып сөйләр өчен ядкәр итеп,
Муллагызны кыйнап китәрмен.

Картайдым шул
Яшьлек,—
Зәңгәр урман,
Барып чыгар идем сиңа,
Кайтып китсәм килгән юлымнан.
Картайдым шул,
Еллар шулай итте,
Маңгай бөдрәләрен аклады,
Ләкин бунтарь йөрәк һаман әле
Яшьлектәге рухын саклады...
Күлдә йөзеп йөргән бакаларга
Хәзер дә әле ташлар ыргытам,
Үрдәк малайларын сөя-сөя,
Әле дә эшләремне онытам...
Их!
Ташла, мәзин дустым, манараңны,
Әйдә киттек балык тотарга,
Йомгакланып сулар агалар,
«Ком-корсаклар» анда кабалар...
Күңелсездер монда берүзеңә,
Мужикларың әнә килмиләр,
Килсәләр дә шунда буш кул белән,
Намазны да рәтләп белмиләр...
Шулай инде,
Тормыш башка эздән ага...
Теге, ничек әле?
«Хисамилар» яши дөньяда?
Ә менә, бабай, тар елгада гаҗәп балык каба.
Киттек мәллә икәү елгага?..
Авыл —
Наман шулай катык ашый, Һаман шулай—
Күлләрендә йөзә балыклар;
Дөнья җимереп, әле дә җырлап йөри
Әтәч хатыны биби тавыклар...
Әнә кәкре аяклы япь-яшь бала
Тәпи йөреп чыга урамга,
Кулындагы нечкә чыбык белән
Казлар куган була урамда...
Бәбкәләрен саклап, ак ана каз
Аңа таба килә, җилкенә,
Күп тә үтми, аунап җир өстенә,
Кала усал казның иркенә... Их!
Минем дә бар иде шуның кебек
Күмер ашап үскән чакларым,
Тик кайтсам да хәзер монда тагын
Яшьлек эзләремне тапмадым...
Яшьлек үткән инде... Әйдә үтсен,
Сакал-мыек белән йөрербез,
Ләкин барыбер әле, картайганчы,
Яңа авылларны күрербез!
Агач сука йөргән яланнарда
Тимер тракторлар юргалар,
Елга буйларында балык эзләп,
Чабып йөрер мәзин, муллалар...
Авыл,
Шул авылның мәчет тәрәзәсен
Яшьтә бәреп ваткан идем мин,
Әнкәйне елатып, иман шартын
Тәмәкегә тарткан идем мин...
Хәзер
Зур үстем шул,
Урамнардан
Бик гакыллы булып үтәм мин,
Авыл картларына, зурлар кебек,
Сәлам биреп кенә китәм мин...
Карчыклар да мактый:
— Хәйрүк улы
Динле булып хәзер кайткан, ди,
Мәчет картларына:
«Алла сүзе — безнең сүз ул!» —
Диеп әйткән, ди...
Ашыкмагыз әле мактарга сез,
Алла хакы өчен көтегез:
Ячейкада бүген доклад укыр
Динле булып кайткан кешегез.
Авылым!
Җырлыйм синең күкрәгеңдә,
Гаҗәпләнмә минем җырыма,
Кырын карап, кашың җыермачы
Шәһәр киеме кигән улыңа...
Шәһәр җырын җырлыйм, тыңлачы,
Улың белән кушылып җырлачы:
«Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы...»
Алсу
Урам ташларына карлар ява,
Кар томалый чана юлларын,
Карда шуа-шуа, Алсу килә,
Җиң эченә тыккан кулларын...
Җилгә каршы җылы сулышлары
Туңып бөдрә чәчен ак ясый,
Юл буена аны тирги-тирги,
Сүгенә-сүгенә кайта Газзәсе:
«Алсу, тукта инде, акыллым, Абау,
Тагын карга батырдың!..»
Ул үпкәләп читкә китә.
Аны Алсу тагын ялынып чакыра:
«Кил, уйнамыйм, бетте... Кил инде!»
Үзе — килсә, карга батыра.
Салкын карга басып, Алсу килә,
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...
Урам шаулый-шаулый төн уздыра,
Кемнең монда кемдә эше бар,
Нәрбер җылы тунлы кешеләрнең
Җылы бүрке, торыр төше бар...
Тик чаттагы бабай — «барабыз »ның
Бик үк әйбәт түгел тормышы,
Кәркөн таңнан алып кичкә кадәр
Салкын урам торган урнысы.
«Җанкисәгем, бабай, «барабыз»!
Атың белән сатып алабыз,
Студентта акча бик күп була,
Әй, Ун тиенгә илтсәң барабыз!..»
Алсу, бүлмәсенә керү белән,
Өске киемен алып ташлады,
Ватык көзгесенә карый-карый,
Карлы чәчен сүтә башлады...
«Газзә, кара, ничек минем чәчләр
Бер-берсенә ябышып туңганнар...»
«Карлы чәчләр сиңа килешә, Алсу,
Үз чәчеңнән матур булганнар...»
Алсу, күзен алмый, үзен карый,
Үзе матур,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...
Аңа бүген әллә нәрсә булган,
Бер җырлыйсы килә, бер көлә,
Бер онытылып, кинәт керфекләре
Бер ноктага килеп төртелә...
«Ташла әле, Газзә, зачетыңны,
Их, үбәсем килә үзеңне,
Ну, үбәсем килә үзеңне,
Тыңла инде бер кат сүземне?..»
Газзә, ирексездән эшен ташлап,
Сүгенә-сүгенә килә янына:
«Тфү, каһәр суккан!
Ачуың килмәгәе,
Тоз саласың инде каныма!
Син шул, кызый, үзең зачетыңны
Бик соң әзерләргә башлыйсың,
Үзең бездән алда биреп ташлыйсың,
Ә без...»
Ул Алсуга ачу белән карый,
Тик ачуы бик тиз басыла,
Алсу бала кебек елмая да
Иңнәренә килеп асыла...
Газзә түзми, аның сүзен көтә,
Үзе уйлый зачет бирәсен,
Алсу, көлә-көлә, күзенә карый,
Соң ул аңа нәрсә сөйләсен...
Сөйләсенме матур яшьлегенең
Зур елларга туры килүен,
Сөйләсенме җирне, бүгенгене,
Бар нәрсәне өзелеп сөюен...
Ь.әр кояшлы иртә аның өчен
Яңа уйлар алып китерсә,
Бүгенгенең һәрбер матурлыгы
Үзе белән аны исертә...
Шуның өчен бүген ул төн белән
Бер хат язды карты исменә
(Карты кемдер...),
Кәкре юллар ясап,
Сызып-сызып алды тиз генә.
Хатның соңгы юлы:
«Бик сагынсаң,
Хатым бассын күңлең ярсуын,
Бик бәхетле синең Алсуың...»
Хаты белән бергә яңа төшкән
Рәсмен салды үзенең картына,
Кулына соңгы кабат рәсмен алып,
Шул сүзләрне язды артына:
«Бу — Алсуың синең,
Күрәсеңме,
Нинди матур булып утырган.
Кара, башкаларга мине алмаштырма,
Кадрем белеп яшә, чукынган!..»
Коридордан басып, Алсу килә,
Үзе матур,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...
Ул дәрескә бүген бик соң килде,
Әллә кайда йөреп кичеккән.
Үзе соңга калган,
Үзе әле
Көлә-көлә керә ишектән...
Үзе дәрес тыңлый,
Үзе бер дә
Тыңламаган кебек итенә,
Үзе профессорның дәрсен яза,
Үзе аның борнын кәкре итеп
Төшереп куя дәфтәр читенә...
Үзе зачетларын хәзерләргә
Барыннан да соңрак тотына,
Үзе зачетларын башкалардан
Алдан бирә, алдан котыла...
Кәрбер нәрсә аңа, күп көч куймый,
Әллә ничек җиңел бирелә,
Янар яшьлегенең алсу таңы
Үтмәс төсле булып күренә.
Ул үзенә үзе хуҗа бүген,
Үзе акыллы, үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...

Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап

Кабыргасыз, йомшак урыс теле,
Ничек борсаң, шулай борыла
(Башка чарасы юк),
Безнең агай-эне
Эләккән һәр урыс сүзенең
Кабыргасын тотып сындыра!
Сүз юк —
Урыс телен белү кирәк нәрсә,
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар,
Татарларга, татар була торып,
Урысчадан доклад укыйлар.
Ответработниклар!
Бәлки,
Урыс теле шәп тел икәнлекне
Күрсәтүдер сезнең уегыз,
Яхшы эш ул,
Тик шулай да, зинһар, куегыз!
Ответ дигән сүзнең «в»сын ашап,
«Әтбит» дигән булып йөрисез,
«Моя» белән «мой»ның муенын борып,
Үтерергә, ахры, телисез.
«Совсем» сүзен, «чәпчим» чәпчеттегез,
Урыс аңламаслык иттегез,
Бу ни хәл бу, «әтбитработниклар»,
Бу нинди юл белән киттегез?!
Татар газетына, урысчалап,
Мәкаләләр язып бирәсез,
(Секретарьга кушып яздыруны,
Сизмиләр дип ахры беләсез.)
Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә әйтик яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый лабаса...

Габдулла агай әкияте
Күнле булсын,
Рәхмәт әйтсен диеп,
Туфля алып кайттым хатынга,
Бер атна да үтми,
Карыйм, Миңҗамалың сүз кузгата пудра хакында..
Ансын алып кайттым,
Шәһәр бит, дим,
Кеше хуры булып йөрмәсен,
Дөнья хәле, күңле калыр дидем,
Үлеп-нитеп китәр, белмәссең.
Күңел йомшак чакка туры килде,
Ни кушса да, сүзен тыңладым,
Ялтырап торган батис күлмәк алдым,
Бәя-фәлән диеп тормадым...
Көннәр үтте,
Беркөн май числосы,
Чыктым собраниедән,
Артык арылды,
Бакча буйлап кайтып киләм шулай,
Күзгә ике кеше чагылды.
Карыйм,
Сөбханалла, —
Берсе минем хатын,
Туфля кигән, пудра ягынган,
Ана үрдәк кебек басып килә,
Егет тә бит үзенә табылган...
Шуннан, берәр гөнаһ-фәлән булмасын, дип,
Артларыннан алга атладым.
Йөри торгач, болар утырдылар,
Егете үбеп алды,
Ах, сволочь!
Күлмәгемә сыймый башладым...
Ул көнне зур гөнаһ булмый калды,
Аерылдылар,
Мин дә киттем хатын артыннан,
Кайткач,
— Кайда булдың, фәлән-төгән диеп
Сораштырып карыйм хатыннан.
Алдый...
Габдулла агай, кайткач, Миңҗамалын
Ярган, ахры, үзе яруын,
Ансын әйтми,
Тик сөйли ул
Ничек итеп үчен алуын.
«Иртән тору белән, күлмәкләрен
Кыстырдым да култык астына,
Чыгып саттым,
Аннан бик әйбәт бер
Китап алып кайттым хатыныма!..»
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.