Latin

Шигырьләр - Гулюса Гильмутдинова

Süzlärneñ gomumi sanı 1738
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 960
39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
БАРЫ ТИК АВЫЛЫМ ТАҢНАРЫ
Авылымда таңнар ямьле минем,
Бәлки миңа шулай тоела.
Туган авылым минем табигатьнең
Иң түренә кереп сыенган.
Авылымда таңнар сызылып ата,
Офыклары алсу, шәмәхә.
Күңелемә илһам биреп тора
Авылымда минем һәрнәрсә.
Авылымда таңнар нурга төрә
Гүзәл табигатьне тагын да.
Шул таңнарда гөлләр күзен ача
Томан аша яшел болында.
Су буенда үскән тал тирәкне
Иртәнге җил назлап уята.
Бар авылны алсу нурга төреп
Авылымда минем таң ата.
Каз бәбкәләр бергә каршылыйлар
Иртә таңны елга буенда.
Чума-чума алар коеналар,
Юыналар инеш суында.
Өй каршында сызылып таң атканда,
Шомырт белән миләш сөйләшә.
Күтәрелеп килгән кояш шунда:
"Хәерле көн!" - диеп эндәшә.
Авылымда таңнар ямьле минем,
Әллә миңа шулай тоела.
Авылымның иркә кочагында
Табигать ул үзе сыенган.
АВЫЛЫМ
Авылымның матурлыгын
Җырларга салыйм әле.
Хисләргә бай чагы күңелемнең
Бер җырлап алыйм әле.
Төшеп барам инеш буйларына.
Каз үләне күптән баш төрткән.
Тал-тирәкләр белән серләшергә
Хыялланган идем мин күптән.
Челтер-челтер итеп инеш ага,
Сикерешеп үтә тамчылар.
Тезелешеп кайта каз-үрдәкләр,
Әйтерсең лә, нәни җырчылар.
Күңелләргә якын туган якның
Җирдә яткан һәр бер тузаны.
Чит җирләрдә озак йөрдем бугай:
Сизелмәгән гомер узганы.
Онытмадым, туган нигез, сине,
Туган авылым, басу кырларым.
Кайткан саен каршылый күк мине
Артта калган яшьлек елларым.

ДӨНЬЯ МАТУР
Дөнья матур, чиста, саф диеп,
Пакь диеп күрергә торышам.
Аңа да мин шулай кабатлап
Яктыртам караңгы томышын.
Тик минем алдавым
Тотыла һәр адым;
Күңеле белән ул күзәтә
Дөньяның һәр ягын.
Тыя ул матурын, ямьсезен.
Ләкин үз итә, ярата һәрберсен.
Тыя ул начарын, яхшысын.
Күңелгә бәрелә кайвакыт шакшысы.
Тыя ул кешеләрнең караңгы йөзләрен,
Йөрәген әрнетә уйламый әйтелгән сүзләре.
Матурлык, гүзәллек һәрвакыт
Иркәли һәм назлый күңелен.
Гаделсез бу тормыш кайвакыт:
Сыкрата, әрнетә яралы йөрәген.
Һәр кеше өчен ул шатлана, кайгыра,
Битеннән яшьләре тәгәри аның да кай ара.
Булса да караңгы тормышы,
Рәнҗеми, каргамый язмышын.
Җырына-моңына сала ул
Күңелендә булган бар сагышын.

ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙМ,
КҮҢЕЛЕМ БЕЛӘН ШИГЫРЬ ЯЗАМ

Йоклый алмыйм, күңелем белән шигырь язам,
Һәр бер юлын моңга урап, көйгә салып.
Әллә инде күңелкәем рәнҗеп калды,
Юк кына бер шаяруны чынга алып.
Күңел бит ул язгы бер гөл кебек:
Кайда җылы - шунда тартыла,
Бер елмайсаң, бер җылы сүз булса,
Кирәкмәс тә бәлки артыгы.
Кем син, диеп, миннән сорамагыз
Авырмы дип гомер юлларың.
Күз салыгыз күңел дәфтәренә
Һәм тыңлагыз йөрәк җырларын.
Күңел дәфтәремдә - һәрбер мизгел,
Җырларымда - айлар, елларым.
Җавап табалмаган сорауларга
Җавап бирер шигырь юлларым.
Тормыш юлларыннан алга таба
Ике атлыйм, багам артыма,
Шигырь юлларына салып бар җылымны,
Бүләк итәм газиз халкыма.
ИСКЕ ЕЛНЫҢ ЯҢА БЕР ТАҢЫНДА
Иске елның яңа бер таңында
Бураннарга чыгып уралдым.
Адаштырам диеп сагышларым
Үзем шунда кереп югалдым.
Иске елның ап-ак яңа кары
Битләремә килеп сарылды.
Әйтерсең лә сагышларым шулай
Калдырма дип миңа ялынды.
Кар бөртеге булып битләремдә
Үткәннәрем карый күземә.
Алсу йөзләремне саргайтса да,
Якын алар никтер үземә.
Гомер юлын, читкә тайпылмыйча,
Яшәргә бит алар өйрәтте.
Тормыш җилләрендә, давылларда
Алар чыныктырды йөрәкне.
Иске елның яңа яуган карын,
Сагышларын, шатлык кайгысын
Үзем белән алам яңа елга,
Йөрәгемә салып барысын.
ӘЙТЕР СҮЗ
Әй, дусларым, сезнең өчен генә
Күңелемдә әйтер сүзем бар,
Бу дөньяда безнең җылы назга
Тилмерүче күпме кеше бар.
Әй, дусларым, сезнең өчен генә
Күңелемдә әйтер сүзем бар,
Шундый матур, якты, киң дөньяда
Күңелләрдә нигә урын тар.
Әй, дусларым, сезнең өчен генә
Күңелләрдә әйтер сүзем бар,
Бу дөньяда без бит кунак кына,
Изге эшләреңне эшләп кал.
Әй, дусларым, сезнең өчен генә
Күңелләрдә әйтер сүзем бар,
"Бер яхшылык мең бәладән елар", -
Ата-баба әйткән шушы сүздә,
Беләсезме, күпме мәгънә бар.
Әй, дусларым, сезнең өчен генә
Күңелләрдә әйтер сүзем бар,
Кызганмагыз күңел җылыгызны:
Бер елмаю, тик бер җылы назга
Тилмерүче күпме кеше бар.
Тирә-юньгә кабат күз салам да,
Йөрәк яна, күңел сызлана.
Я бер ходам, синнән ярдәм сорыйм:
Рәхим-шәфкатеңнән ташлама!
БЕР ТӨНУяндым да
Караңгы төн уртасында,
Күзем салдым
Тулган айның яктысына.
Ни өчендер
Хафаланган төсле ай да,
Йолдызлар да күренмиләр:
Яшеренгән әллә кайда.
Караңгыда күзгә төртсәң
Күренмәслек,
Ә урамда кеше түгел -
Этләре дә йөремәслек.
Тик каядыр, бик еракта,
Кемдер үкси, жылый, әрни,
Кемдер түгел - караңгы төн шулай
Күз яшләрен коя-коя
Кемгә рәнҗи.
Шулай ятам
Төн үткәнен сизепме соң,
Таң әтәче аваз салды
Бик еракта.
Ни өчендер тулган ай да
Йөзен борды бу тарафка.
Дәшәм айга:
"Син кәефсез бүген никтер,
Әйдә икәү сөйләшик без,
Күңелләрне бушатыйк бер".
Шул вакытта телгә килеп
Дәште аем:
"Күзәтәм мин җирдәге һәр адәмне,
Һәр бер затны.
Кая бара икән дөнья,
Әнә бүген тагын берсе
Телен сатты, илен сатты.
Мин биектән җиргә багам,
Анда давыл, буран дулый.
Җир анакай шул мәсхәргә
Түзә алмый
Үксеп җылый.
Ничә еллар дәвам итәр
Шушы давыл.
Халык түзә, беләм,
Җиңел түгел аңа - авыр.
Кемдер ташлап качкан чакта
Туган илен,
Кемдер җаны, тәне белән
Саклый, яклый
Туган телен, туган илен.
Җир ананың кемнәре юк
Кочагында.
Төшәсем һәм сыенасым килә
Минем дә, - ди, - кайчагында.
Тик шулай да кулай күрәм күзәтүне
Мин биектән
Җир ананың һәр сулышын.
Купсын давыл,
Дуласыннар җил-бураннар.
Тик булмасын кан коешы."
Тыңлап-тыңлап тордым да
Мин,
Бер мизгелгә
Таң калдым мин
Бу фикергә.
Ай булып ай аңлый
Җирнең хәлен.
Түзәр, түзәр дә җир
Упмас микән,
Күтәрә алмый
Бу мәсхәрнең бу кадәрен.
БЕЗ ЯШӘРГӘ ТИЕШТормыш дулкыннары
Ярга илтеп атса,
Якын дуслар бер көн
Дошманнарга сатса,
Рәнҗү йөрәкләргә
Ялкын булып капса,
Тик шул чагында да
Без яшәргә тиеш.
Күңелләрне кисеп
Җил-давыллар иссә,
Әче язмыш безнең
Йомшаклыкны сизсә,
Безне сынар өчен
Җиргә салып изсә,
Тик шул чагында да
Без яшәргә тиеш.
Сынсак-сыгылсак та
Каршы искән җилдә,
Зәңгәр биеклектән
Егылсак та җиргә,
Кайгы хәсрәт килсә
Туган-үскән илгә,
Тик шул чагында да
Без яшәргә тиеш.
Аямыйча язмыш
Утка, суга салса,
Җир читендә бер көн
Ялгыз торып калсак,
Йөрәкләрне безнең
Сары сагыш басса,
Әгәр күздән мөлдерәп
Кайнар яшьләр тамса,
Тик шул чагында да
Без яшәргә тиеш.

БИК ЕРАКТА СИНЕҢ ТОРМЫШ,
СИНЕҢ ДӨНЬЯҢ
Бик еракта синең тормыш, синең дөньяң,
Ә бу якта минем гаиләм, минем оям,
Тик шулай да ерак еллар, юллар аша
Синең назлы карашыңны тоям.
Сиңа таба эссе, җылы җилләр исә,
Мине назлый кышның салкын бураннары,
Күңелеңдә якты хисләр калды микән,
Әллә тормыш дулкыннары юганнармы?
Син яшәгән якта хәзер ямьле яздыр,
Мин хәзергә салкын көзнең кочагында,
Күңелләрдә яшәү дәртем ташыса да,
Үткәннәрдән көч алам мин кайчагында.
Син яшәгән якта көчле сөю булса,
Мин яшәгән якта хәзер саф мәхәббәт.
Бик еракта синең тормыш, синең дөньяң,
Ә бу якта минем гаиләм, минем оям.
ЧӘЧӘКЛӘРЕМ, ГӨЛЛӘРЕМ
Чәчәкләр язларга, кояшка тартыла?
Ә кояш җылы нур тарата,
Шуңамы күңелем язларны, җәйләрне
Кояшны һәм назны ярата.
Сагынып мин язны һәм язның гөлләрен
Ашыгам таң белән болынга,
Яз белән яшәргән, чәчәкләр, агачлар
Ямь кергән, нур иңгән аланга.
Кагылып үтәм мин, иркәлим гөлләрне,
Чыкларын чирәмгә коямын,
Шул чакта бу болын сихри ил шикелле,
Үземне хан сыман тоямын.
Елмаям гөлләргә һәм назлыйм таҗларын
Алар аңлыйдыр, күрәдер,
Алар да дөньяга үзләре белгәнчә
Елмая, шатлана, көләдер.
Яратам һәм сөям табигать гөлләрен,
Сизсеннәр гөлләрем, күрсеннәр.
Дөньяга дәшәм мин һәм дәшәм мин сезгә:
Өзмәгез аларны, үссеннәр.
Кем әйтә җаннары юк диеп гөлләрнең
Ул белми, аңламый аларның гөлләрен,
Таң белән йөгерми болынга,
Тыңламый аларның серләрен.
Үссеннәр шул гөлләр шатланып һәм көлеп,
Дөньяга мәхәббәт өләшсен.
Тимәгез зинһар, шул гөлләр
Дөньяны бәхеткә өндәсен.
ДӘШМӘГЕЗ СЕЗ МИҢА
Дәшмәгез сез миңа зинһар өчен,
Тимәгез сез минем җаныма.
Кешеләргә булган мәхәббәтем
Тумышымнан сеңгән каныма.
Кагылмагыз миңа зинһар өчен,
Яздырмагыз мине юлымнан.
Үзем ярдәм итәм мохтаҗларга
Килгән кадәр минем кулымнан.
Өйрәтмәгез мине зинһар өчен,
Бүлдермәгез мине уемнан.
Юлларымда киртә булганнарны
Үзем алып ташлыйм юлымнан.
Рәнҗетмәгез мине зинһар өчен,
Яраламагызчы йөрәкне.
Яхшылыкны утта яндырырга
Теләүчеләр әлә сирәкме.
Кыерсытмагыз мине зинһар өчен,
Яралардан саркып кан тама.
Бу дөньяда булган гамьсезлеккә
Йөрәк әрни, күңел сызлана.
Кимсетмәгез мине зинһар өчен,
Яңартмагыз йөрәк ярасын,
Сезнең белән иңне иңгә терәп
Озын юллар әле барасы.
ӘГӘР КҮРСӘ СИНЕҢ КҮЗЛӘРЕҢ
Күзләреңә карап әйтер идем
Күңелемдәге тирән хисләрем.
Күтәрелер идең зәңгәр күккә,
Күрсә әгәр синең күзләрең.
Көннәр буе сиңа карасам да
Туймас төсле минем күзләрем.
Зәңгәр диңгезләргә чумар идең,
Күрсә әгәр синең күзләрең.
Бакча сукмагыннан атлыймын мин,
Анда синең, синең эзләрең.
Бар дөньяны кочып назлар идең,
Күрсә әгәр синең күзләрең.
Болыннарга чыгып чәчкә җыям,
Матурларын сиңа эзләдем.
Син таң калыр идең гүзәллеккә,
Күрсә әгәр синең күзләрең.
Сиңа атап язам бу юлларны,
Кыерсытмас микән сүзләрем.
Язар идемме соң шундый юллар,
Күрсә әгәр синең күзләрең.
Сиңа, дустым, бары синең өчен
Йрәктәге кайнар хисләрем.
Тормыш юлын бергә үтәр өчен
Гөмерем буе сине эзләдем.
Кулларыңа гармун алган чакта
Нигә моңсулана йөзләрең.
Нинди язмыш сайлар идең икән,
Күрсә әгәр синең күзләрең.
Күңелләргә безнең һәр чак якын:
Туган якның язы, көзләре.
Туган җирдән китәр идең микән,
Күрсә әгәр синең күзләрең.
Урманнарда йөрим адашып мин,
Исертәдер нарат исләре.
Җыр-моңнарың юлдаш булыр иде,
Күрсәләр дә синең күзләрең.
Басып торам биек яр битендә,
Истә синең әйткән сүзләрең:
"Барыбер, - дидең, - сине сайлар идем,
Күрсәләр дә минем күзләрем".
ХЫЯЛЛАР
Хыяллар, бәлки...
Айлар үтәр инде, еллар үтәр,
Ышан миңа,
ул көн барыбер килеп җитәр.
Күзләреңне ачарсың да,
бар дөньяга багарсың син.
Галәм киңлегенә карарсың да,
йолдызларны санарсың син.
Табигатьне күзәтерсең,
таң калырсың гүзәллеккә.
Һәр бер чәчәк, һәр бер чирәм
сәлам бирер.
Һәр бер агач сиңа диеп
башын ияр.
Яфраклары чәчләреңнән сыйпап,
назлап сөяр.
Еллар инде
үткән булсалар да,
Чәчләреңә ак бәс булып
кунсалар да,
Алларыңа синең
килермен мин.
Син яраткан
гөлләреңне сузып:
"Ал, бәгърем, сиңа", -
диярмен мин.
Һәм әйтермен,
күзләреңә карап:
"Исеңдәме? Ул мин идем
теге чакта
Синең өчен мәхәббәттә
янучы да, көюче дә.
Исеңдәме? Ул мин идем,
теге чакта
Сине назлап иркәләүче,
сөюче дә".
ҖАН ДУСТЫМАМоңсу чакта гармуныңны алып
Моңлы көйләреңне сузасың,
Язмыш сине бик еш сынаса да,
Җыр-моңнарың мәңге тынмасын.
Тормыш сиңа күп сынаулар биргән:
Түзә алмас, тынар, дигәндер.
Язмышының әче җилләренә
Каршы тормас - сынар, дигәндер.
Син атлыйсың башың горур тотып,
Күңелеңнән җыр-моң агыла.
Үз халкыңа булган мәхәббәтең
Җырларыңда синең чагыла.
Авыр чаклар бик еш кабатланган
Тормышыңда синең, сөйгәнем.
Язмыш дулкыннары кагылганда
Мин булырмын синең терәгең.
Тормыш сынауларын бирсә бирсен,
Сабыр канатларың сынмасын,
Дәртең бетеп, мәхәббәтең сүнеп
Җыр-моңнарың гына тынмасын.
ЯЗМЫШЫМА БАРЫБЕР РӘХМӘТЛЕ МИНЯзмышым! Ник кырыс булдың миңа?
Сынау арты сынау яудырдың,
Тәпи атлап киткән чагымнан ук
Яктылыктан мәхрүм калдырдың?
Язмышым! Ник кырыс булдың миңа?
Мәхрүм иттең ана назыннан,
Ник көзләрдәй салкын булды икән
Гөмеремнең яшьлек язы да?
Ник, язмышым, кырыс булдың миңа?
Ник язмышның яздың әчесен?
Ниләр кылар идем икән, белсәм
Гөмерем буе сагынып яшисем?
Язсаң да син, язмыш, әче язмыш,
Аерсаң да туган оямнан,
Бирсәң дә син кабат гөмер миңа,
Мин атлармын шушы юлымнан.
ГӨЛҮСӘ
Гомер юлын үтеп барган чакта
Юлларымда бер көн очрадың.
Йөрәгем белән тойдым сөюеңне,
Мәхәббәткә шул чак ышандым.
Ал нурларга төренеп бакчаларда
Ал чәчәкле үрмә гөл үсә.
Шул гөлләргә тиңлим, ярым, сине,
Бердәнберем минем, Гөлүсәм.
Саф сөюең белән гашыйк иттең,
Кояш нуры сирпелә йөзеңнән.
Югалтмаска теләп табышымны
Атлап барам синең эзеңнән.
Ал нурларга төренеп кояш байый,
Чәчләремнән сыйпап җил исә.
Шул җилләргә тиңлим, ярым, сине,
Бердәнберем, сине, Гөлүсәм.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.