Latin

Шигырьләр - Галия Мортазина

Süzlärneñ gomumi sanı 2566
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1493
32.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
I Җырга гашыйк булып яшим
Туган авылым Сөендек

Сөендерә төнбоеклы
Зөя, серле тугайларың.
Басуында җан шатлыгы —
Җырчы тургайларың.
Яратам чәчәкле болының.
Сандугач сайравын тирәктә,
Яратам җырларга таңнарда
Эшкә дәрт уятып йөрәктә.
Яратам-яратам
Җан җылым, шифалы языңны.
Ялкынлы яшьлеккә
Чын бүләк—назыңны.

кушымта:
Сөендегем, сөенечем,
Яшьлек таңым.
Куеныңда бөреләндем,
Чәчәк аттым.
Сөендегем, сөенечем
Яшьлек бакчам, гөлем.
Син минем бәхетем,
Сүнмәс мәхәббәтем.
Киләчәген уйлап
Сөендек бабай
Үз авылын
Урнаштырган тау башына.
Бырылып аккан
Талгын елгасын,
Чишмәләрен куеп каршына.
Чишмәсеннән
Шифа-тәм тапкан,
Елгасында ял итеп яткан.
Эйләнәдә гелләр
Чәчәк аткан,
Тал-тирәктә былбыл сайраган.
Дөнья матурлыгын
Танып-белгән.
Гүзәллекне бик нык яраткан.
Дуслар белән
Уртак фикер тапкан.
Киләчәккә эшкә дәрт арткан.
Көрәш нәтиҗәсе -
Бердәмлекне,
Дуслык элемтәсен яңарткан.
Дуслар белән хезмәт
Җиңел булган.
Кайгыларын җиңел тараткан.
Ныклы нигез:
Дуслык, бердәмлектә
Алдан күрүчәнлек көрәштә.
Бүген белән генә
Яшәмичә
Киләчәген уйлыйк һәр эштә.
Ил байлыгы өчен көрәшкә!
Гашыйк мин
Җырга гашыйк
Булып яшим
Моңайса да кайчак күңел
Җырларымда
Сине күрәм
Шуңа һич тә ялгыз түгел.
Җиргә гашыйк
Булып яшим,
Иркәли ул күңелемне.
Җирдә дуслык —
Илаһи көч,
Беләм ялгыз түгелемне. Табигатькә
Гашыйк булып яшим,
Гөлләргә үрелә күңел,
Гөлнең чәчәкләре
Әйтә миңа:
Син бит ялгыз түгел.
Безнең авыл
Тархан минем туган авылым,
Әйләнәсе гел урман,
Читкә китсәм дә кайтырмын
Сагынырмын, күп тормам.
Кушымта:
Шунда минем туган өем,
Үскән бала чакларым.
Чәчәккә күмелгән бакчам,
Гүзәл алмагачларым.
Челтер-челтер чишмәләрен
Таба агар юлларын.
Саф күңелле эшчән яшьләр
Синең сөйгән улларың.
Кушымта:
Тургаем моңына күмелә
Киң кырлар, басуларың.
Җырларыма кушып басам
Йөрәгем ярсуларын.
Кушымта:
Шунда сөйдем матур ярлар
Яшьлегем төсе итеп.
Юк, таба алмам бәхетемне
Авылдан читкә китеп.
Әйтәр сүзләрем бар
Туган авылың
Буйларын,
Басуларын, кырларын,
Тынга калып
Тыңлачы бер
Былбылларның җырларын.
Шатлыгын да,
Моңнарын да
Җыеп сал күңелеңә.
Бала чакны
сагынасың
Менеп күңелең күгенә.
Рәхәт, бай тормышта,
Яшәп ахыр чиктә.
Рәхмәт әйтерме
кемдер читтә?
Авылың бәхете әчен
Көчен бирсәң,
Шигъри җыр булып,
Мәңге калырсың истә.
Ә сез еракта
Сагындырып,
Сагынып яшисез анда.
Көтәбез, кайтыгыз
Авылга, оланнар,
Көтәбез, котәбез һаман да!
Алама бит, өзелсә дә,
Алмагачтан
Ерак тәгәрәми, югалмый.
Газизләрем, Туган
Авылын ташлап.
Бәхет эзләп читкә юл алмый.
Сезнең бармы безнең авылда булганыгыз?
Сезнең бармы безнең авылда булганыгыз?
Бармы аның матурлыгын күргәнегез?
Яшел болыны — шифалы.
Тугае — сандугачлы.
Зөясе — төнбоеклы.
Кырлары — уңдырышлы.
Халкы алтын куллы.
Баллы телле, кешелекле.
Балалар әти-эниләре төсле —
Һәр эштә өлгер, эшлекле.
Өлкәннәр хөрмәтле.
Килегезчә, дуслар, безгә
Кешеләр бик кунакчылы бездә!
Кизләүдәге чишмә
Нигә Кизләү? Белмим.
Тик чишмәсе
Мәңге агадыр күк шул эздән.
Тыныч кына
Моңга тулып ага
Нидер өмет итә ул бездән.
Су өстенә калкып
Күпме еллар буе
Үлән үскән кат-кат кизләнеп.
Бабайларыбыз бәлки
Шуңа да әле
Атагандыр аны Кизләү дип.
Ял иткәндер шунда
Чалкан ятып,
Ни уйлады икән шул чакны.
Улак буйлап ага
Салкын чишмә
Кемнәр батырды икән улакны?
Авыр булган тормыш
Тик шулай да
Гүзәллекне таный белгәннәр.
Кирәк булган җирдә
Көч куелган
Якшылыкны алдан күргәннәр.
Кизләү сазлыгыннан
Чишмә ага.
Нигә моңлы икән тавышы?
Заманында
Кадер-хөрмәт күргән
Ил картларындадыр сагышы.
Чишмә түзде.
Аннан әйтте өзеп:
Гомер буе эшләп,
Агар юлым тузды,
Бура, улак бүләк итсәгез,
Ярсып агар идем,
Шатлык чәчеп,
Саф суымны килеп эчсәгез!

Балачак
Бик еракта калдылар шул
Балачаклар.
Кайта алмыйм аңа хәзер
Беринчек тә.
Әтием җырын, әнием моңын
Тыңлый-тыңлый.
Йоклар идем рәхәт кенә
Бер бишектә.
Аягымда юкә башмак
Булсын иде,
Тик әнкәем кочып мине
Сөйсен иде.
Арт аякка баскан
“Акбайлы” китапны —
Әлифоамны әтием
Бирсен иде.
Өйрән балам, күп бел
Дисен иде.
Зур үсәсең, бәхетнең дә
Үссен дисен иде.
Диңгез дулкыннарын җиңеп
Йөзәр идем.
Океаннар төбе серен
Узләр идем.
Җырлый-җырлый галәм киңлегендә
Гизәр идем,
Венерага менү юлын
Бизәр идем.

II Мин гел унҗидедә
Очар коштай

Атлап барам җирдән.
Җем-җем игеп
Ап-ак кар
Түшәлгән юлларга.
Зәңгәр күкнең
Саф һавасын
Томырып тотам
Кебек кулларга.
Шифалы көч алам
Табигатьтән,
Кояш нурын
Йотам ашкынып
Очар коштай
Карыйм киңлекләргә.
Канатларсыз
Көчле талпынып.
Язлар яме
Авыр чакның
Хөрмәтле дусларын
Юксынудан микән ярсына.
Күңелем аланында җырчы кошлар
Утлы еллар моңын көйлиләр.
Яз чәчәкләренең
Серлелеге
Дуслар хатирәсен сөйлиләр
Яшьлек яме биреп
Язлар килә,
Чәчәкләнә тугай-кырлары.
Күңелләргә
Очар канат куя
Басуларда тургай җырлары.
Тиңсез гүзәллектән
Күңелем оча
Тик йөрәккәй никтер тарсына.
Яңа елны көтәм
Күбәләк карлар,
Ай, шаяннарг
Керфекләргә куналар.
Эриләр дә
Тамчы булып
Күзләремә тулалар.
Үзем атлыйм,
Көлә-көлө,
Эзләрем кала карда.
Шатланышып
Әйләнәмдә
Көләләр төсле бар да.
Ямьле язны
Якынайткан
Яңа елны мин көтәм.
Үзем тирән
Уйга чумып,
Ел йомгакларын сүтәм.
Яңа карларга манылып,
Мин һаман атлыйм алга.
Яхшы аңлыйм
Өметләрнең
Иң зурлары әле алда.
Тыныч кына
Карлар ява
Җир ананы сөеп,
Дөньяларга өләшеп
Хөрлек таңын
Яңа ел килә биеп.
Мин гел унидедә
Җир ачар да
Ак юрганын:
—-Исәнмесез, дусларым, дияр күк.
Илаһи Кояш та
Шулвакыт—
Елмаер, өзлексез нурларын кояр күк.
Бөреләр ачарлар
Серле күзләрен
Чәчәккә күмелер зифа куаклар,
Чыр-чу килерләр,
Шатланып сайрарлар
Кайтып ерактан хөрмәтле кунаклар
Күңелем очына,
Ашкына, талпына—
Ђйтерсең кыз бала яшь кенә.
Юк, юк,
Миңа гел унҗиде!
Тимәгез—тимә җитмеш яшемә!
Әллә...
Әллә сиксән,
Әллә унәиде яшь
Йәрәк белми, мескен, ашкына.
Яшьләр кебек
Серне бирми әаман
Кәлә-кәлә иелә баш кына.
Әллә сиксән,
Әллә унәиде яшь
Саг ынып жырлыйм әткәннәремне.
Гел хәтерлим
Ялгыз гомерем әчен
Күз яшьләре түккәннәремне.
Сәя алмадым,
Сәелмәдем,
Сугыш гарипләде әаннарны.
Тәзәлмәслек
Тирән яра ясап
Агулады безнеә каннарны.
Әллә сиксән,
Әллә унәиде яшь
Сәер язмышыма әпкәлим
Җырлый-җырлый,
Берни булмагандай
Гомерем киләпләрен сәткәлим.
Соңлаган яшьлек
Син яшь. диләр,
Ышаныйммы моңа?
Яшьлек кайтты микән ашкынып,
Адашып йорде микән
Сахраларда,
Ялгыз каншат булып талпынып.
Хәтерләмим,
Яшьлек булды микән
Ыңгырашулы авыр елларда.
Юктыр,
Булса, хәтер белер иде
Югалды ул утлы юлларда.
Рухым көчле, яшьмен шуңарга...
Үпкәләмә
Мин-мин инде, мин син түгел.
Җитә алмыйм сиңа талпынса да
күңел.
Балаларың үсте, ирең бар якларга
Авырлыкны җиңеп, бергәләп атларга.
Мин бер үзем:
Уңда да юк, сулда да юк кешем,
Авыры да, җиңеле дә миңа
барлык эшнең.
Үпкәләмим, язмышым бу.
Чакырмадым, үзе килде.
Буйсындым шул ул каһәргә
Каршы булып, нишлим инде?..
Уйнагыз, гармуннар!
Гармун телләре сөйләcен
Безнең үткән көннәрне.
Сөйгән ярлар белән бергә
Калган айлы төннәрне.
Их! Кайтыр идем яшьлегемә
Гармунда уйнап кына,
Сагынам шул, яшьлек, сине
Тик калам уйлап кына.
Сыздыр әле, яшьлөк дустым.
Йөрәкләргә дәрт биреп,
Яшь вакытны сагындырып,
Ник үттең икән диеп.
III Йөрәк җырлары
Сәлам алдым

Җилләр аша "синнән"
Сәлам алдым.
Яшьлегемә килдем уйланып.
Гомер үтеп бара,
Ђ син миңа
Күз кысасың серле елмаеп.
Кем икән син,
Исемең ничек синеңҗ
Ник соң белми иснән җилләр дә?
Ак чәчемнән сыйпап
Сөяр иде:
—Галия, мин бу, — дисәң җилләгә.
Язгы моңнар
Кайда соң син үзең,
Ике күзем,
Нигә юк соң
Миңа бер сүзең?!
Йөрәккәем өзелә
Сине эзләп,
Кайтыр юлларыңны
Гел күзләп.
Каршыладым ялгыз
Азмы язлар!
Алып былбыллардан
Сазлы назлар.
Кайда соң син үзең,
Ике күзем,
Нигә юк соң
Миңа бер сүзең?!
Язгы моңнар
Кайда соң син үзең,
Ике күзем,
Нигә юк соң
Миңа бер сүзең?!
Йөрәккәем өзелә
Сине эзләп,
Кайтыр юлларыңны
Гел күзләп.
Каршыладым ялгыз
Азмы язлар!
Алып былбыллардан
Сазлы назлар.
Кайда соң син үзең,
Ике күзем,
Нигә юк соң
Миңа бер сүзең?!
Нигә язым килми икән?
Яз гөлләре
Чәчәк аткан
Аларның язы килгән.
Минем язым
Нигәдер юк,
Юлларын тузан күмгән.
Көтәм үзен.
Сагынып көтәм,
Шулай да сабыр итәм.
Чәчәкләрне сөя-сөя
Уй буйлап ерак китәм.
Ни булды соң,
Язым сиңа,
Җылы җилләрең исми?
Күзләремне
Болыт баса,
Күңелемдә гөлләр үсми.
Аяз көннәр
Шатландырмый,
Суык җил һаман җилли.
Белсәм икән,
Әйтегезче!
Нигә соң язым килми?
Кыңгырау чәчәге
Кыңгырау чәчәк,
Үпкәләмә, зинһар,
Өзәсем килсә дә өзмәдем.
Гөлчәчәкләредәй
Өзелеп калган
Яшьлек дустым диеп күзләдем.
Өзә алмадым
Кулым сузылса да,
Күкелем тозак булды үзеңә.
Кыңгырау чәчәк түгел,
Яшьлек дустым булып
Күрендең син минем күземә.
Урман аланында
Кыңгырау чәчәк
Ак такыя киеп бизәнгән.
Урман эче
Кошлар җыры белән,
Гөлчәчәкләр белән бизәлгән.
Һәр тарафта
Сафлык, садәлекләр.
Хозурлыклар дөньясын күзлим.
Шул дөньядан
Шиңмәс күңелем гөлен
Кыңгырау чәчәгемне мин өзлим...
Йөрәк җырлары
Кайтмадың, китмисең йөрәктән,
Җырымда иркәлим үзеңне.
Кабатлыйм иртән дә, кичен дә
"Онытма!" дигән сүзеңне.
Шәфәгым батманчы онытмам,
Күңелемә урнаштың гел генә.
Яшь булып яшәргә дәрт биргән.
Яраткан йолдызым син генә.
Тормыштан зарланмыйм — гөлбакча,
Күк йөзен балкытып таң ата.
Йөзкәем юыла яшь белән
Былбыллар сайраша шул чакта.
Сирень чәчәге
Сирень чәчәкләрен
өзә-өзә,
Күңелемә берәм-берәм
төзә-төзә.
Уем китте
Ерак яшьлегемә.
Сирень чәчәген
ап-агын,
Яшьлеккә тиң иң сафын
Синнән алган идем
Елмаеп, дәшми генә...
Яз саен сиреньнәр,
Хуш исләр таратып,
Чәчәккә күмелә.
Күңелем һаман да
Үткәнне яңартып,
Аларга үрелә...
Сиреньнәр иелә,
Ак таҗлар
Очына, сөелә.
Ашкына йөрәгем
Гел изге
Хисләргә бирелә.
Сагынам да сине —
Сирень чәчәемне
Киләм бирегә.
Булмады шул насыйп
Күпкән инде,
очрашканчы ук синең белән
Танып белдем:
Күк йөзе дә зәңгәр икән.
Хәзер менә бу дөньяга йолдызларның
Киртеклегең белмәм.
Таныдым да, татыдым да.
Тормыш ямьле икән
Әгәр гомер итсәң
Сөйгән ңешең белән.
Язмышымнан
Котылмадым качып.
Кешеләрчә яшәү миңа
Булмады шул насыйп.
Йолдызым
Исләремэ төшереп былбыл сайрый,
Эзлим чәчәкләрдән үзеңне.
Бер генә кат тагын әйт, балакай,
“Нәнам” дигән алтын сүзеңне!
Нинди горур яңгырый ана сүэе —
Булыр идем ана миллионга.
Нишләр идем икән дөньяларда
Ирешер булсам, әгәр мин моң?!
Шатлык белән эшкә китә идем,
Кайта идем сине сагынып.
“Нәнәм” кайтты диеп назлый идең,
Кочагыма килеп сарылый.
Бөдрә чәчләреңне йомшак җилләр
Берәм-берәм сөеп санады.
Тибрәндереп тупыл яфракларын
Сандугачлар очынып сайрады.
Син юк инде, ләкин син — бар —
Йөрәгемне биләп алгансың,
Ерактагы якын йолдыз булып
Күңелемә сукмак салгансың.
Син өзелеп "нәнәм" дия идең
— Әү! — дип эндәштем сиңа, кызым,
Уйларыма алып, күзләреңнән үбәм,
Балкып торган, сүнмәс йолдызым?
Оныт димәгезче
Әле салкын,
Әле җылы җилләр
Чәчләремнән үбеп сөяләр
Нигә гомерең үтә
Ялгызлыкта,
Бәхетсезем минем, дияләр.
Аяз төндә әле йолдыз,
Әле айны кзли күзләрем
Ерак алар, ләкин
Якын күрәм,
Сөйлим барлык сүзем,
серләрем.
Әйтчи, әйтче миңа,
Якты йолдыз,
Нигә бәхет тигез
бүленми?
Нигә яшьли сөйгән
Мәхәббәтем
Зарыгып көтәм, ә ул
Күренми.
Ул юк, диләр,
Ләкин күңелем өчен
Автоматын кочып
Ул яши.
Бакчадагы гөлләр
Ямь бирәләр -
Гөлләр дә бит шулай
эндәшми.
Гомерлеккә диеп,
Өзелеп сөйдем,
Югалттым да
Яндым утында.
Әйтмәгезче,
Оныт димәгез лә
Рәхәт мина
Янулары анын утында.
Күңелем йолдызы
Йолдызларга карыйм,
Күрә алмыйм,
Ләкин йолдыз балкый
Күңелем күгендә.
Һәрчак аннан үземә
Илһам алам,
Һәрчак яши
Йөрәк түремдә.
Ул бит син, бәгърем,
Ерактагы йолдыз.
Якты нурың, сибеп
Сөясең,
Хыялымда һаман
Ураласың,
— Син онытма.
Мине!—диясең.
Сагыну
Яздан сәлам сезгә! — дия
Ал кояш, көлә-көлә.
Иркәли ул безне шулай
Нурларын сибә-сибә
Алмагачның чәчәгенә
Сокланып карый-карый.
Һаман сине көтәм, иркәм
Таңнарны саный-саный.
Әгәр булсам яз кояшы
Чәчеңнән сөяр идем.
Кыр казлары кайтты, бәгърем.
Син дә кайт, дияр идем.
Нурлы кояш
Нур сибәсең, Кояш,
Синең өчен
Бөтен җиһан бердәй бәхетле.
Тик тормышка
Үпкәләмим түгел,
Кыерсытты минем бәхетне.
Умырзаялар да
Сиң карап,
Кар эченнән сабак сузалар.
Кыр казлары
Моңлы көй калдырып,
Баш очыннан назлап узалар.
Өзелеп шиңми калган
Чәчәк булып,
Гомеремне үтеп барышым.
Нурлан, Кояш,
Елмаеп үтәрмен
әрнетсә дә мине сагышым.
Тагын да көтим микән?
Уйларым шул пар канатлы
Еракка оча ала.
Миңа исә моңга тулып.
Энҗе тезәргә кала.
Энҗе дә, мәрҗән дә тездем,
Баш иеп һаман түздем.
Уйларым "кайтыр, көт" диде,
Бүләккә гөлләр өздем.
Өзелгән чәчәкле гөлем
Сиңа тиң, гөлләр икән.
Өметем кайтырсың кебек
Тагын да көтим микән ?!

V Мин яшим
40 ЕЛ ҮТКӘЧ
Дошманнарга каршы
Сугыштылар.
Кан койдылар.
Жан бирделэр
Сугыш кырында.
- Без җиҗәрбез
Бердәм булып
Уйласак гел
Илебез турында, -
Диде алар,
Кыю карап
Дошман ягына.
Атакага әйди
Ярсу йөрәк,
Ачу уты
Дөрләп кабына:
- Ал кулыөны
Изге Москвадан,
Сталинград,
Бирмә Иделне.
Ленинград, туз
Ңәм көрәш
Терәге син -
Сакла илеөне!
Уз кирәген алды
Явыз фашист
Оясына чигеп
Кол булды.
Җиңү тантанасы
Хөрмәтенә
Рейхстагка
Әләм куелды.
Бүген Планетада
Җиңү көне —
40 еллык бәйрәм—
Тантана.
Авыр еллар
Яралары һаман
Йөрәкләрдә
Әле саклана.
Оныгын кочкан ана
Күз яшь аша
Көнбатышка
Карап сызлана.
Гөл бәбәкләредәй
Яшь гомерләр
Өзелеп калдылар,
Дип кызгана.
Бүген миллионнарның
Күз карашы
Оныкларга—
Сезгә юнәлгән.
Дөнья тынычлыгы
Сезнең кулда
Ычкынмассың,
Дошман, йөгәннән!
ӘТИЕМ
Кочагына алып үпкән идең,
Әле дә тоям җылы сулышың.
Кайтуыңны көттем, әти, синең
Тукталуын көттем сугышның.
Көннәр, айлар, еллар санап үтте,
Син кайтмадың улың янына.
Яшем аша күзлим Көнбатышны,
Рәнҗеп карыйм сугыш ягына.
Эндәшәсем килә, әти, диеп,
Йөгерек уйлар үтә башыма.
Олы юлдан син кайтасың кебек,
Атылып барам төсле каршыңа.
БАЛА ӘТИСЕНӘ СЫЕНА
Әти, синең дә әтиең, булган, әйеме?
— Булган, улым, беләм, ләкин аз.
Икәү басуларда йөри идек
Һич онытылмый андый матур яз.
Әти диеп сөеп эндәшәсең,
Онытылып тыңлыйм сүзеңне.
Бер мизгелгә алыштырып куям
Синең урыныңа үземне.
Би" сагындым, улым, әтиемне,
Тилмерсәм дә инде кайтмады.
Күкрәгенә кысып, үбә-үбә,
Улым! диеп кабат әйтмәде.
—Әти, минем бии беләсем килә
Бабам сезие нигә ташлаган?
—Гитлер дигән явыз илебезгә
Мәрхәмәтсез сугыш башлаган.
Әтием ўәм аның кебек күпләр
Уз бурычын киткән үтәргә.
Дошманнарны куып илебездән
Кирәк булган безгә үсәргә.
Әтием кайта алмады авылыбызга
Кургаш пуля гомерен чикләде.
Еллар үткән саен аның якынлыгы
Күңелемнән ўич тә китмәде.
— Әти, сугыш кабат булмасмы?
— Сугыш булмас, улым, моның өчен
Тырыш хезмәт кирәк, ныклы
бердәмлек.
Дошманнарның акылын уятырлык
Җирдә дуслык кирәк, күркәмлек!
КАРЧЫКЛАР, КАРЧЫКЛАР
Белем, гомерегез
Көтеп утте
Кайтыр ул, исән диеп.
Йолды алы
Пилотка белән
Көрән шинилен киеп.
Калды алар
Ерак кырда
Гөлләргә җирлек булып.
Җан дустыгызны
Көнгегез
Гомер буенча сулып.
Җыерчыклар
Карчыкларның
Йөзләрен бизәделәр.
Кайтмас булып
Саубуллашып
Кулларын изәделәр:
— Көтмә инде,
Бәгърем, мине.
Язмышка буйсын инде.
Безнең язмыш
Яшь буынга
Килмәслек булсын инде!
ҖЫРЛЫЙМ ҖЫРЫМДА
Кыр чәчәкләренә сөеп карыйм
Өзеп ала алмыйм кулыма.
Нәфис чәчкә булып син торасың
Синең шәүләң минем юлымда.
Чәчәккә тиң гомереңне өзеп,
Һәлак булдың сугыш кырында.
Чәчәкләргә карап сагынам сине
Җырлыйм хәзер һаман җырымда.
МИНЕМ ҖЫРЛАРЫМ
Күңелем берләшмичә китим микән.
Эшем юлда кала түгелме?
Дөнья дулкынында йөзәм һаман,
Баса алмыйм ярсу күңелемне.
Балаларым булып җыелып килеп,
Үпкәлиләр кебек үземә
Cоңгы тапкыр талпынсаңчы диеп,
Мөлдерәп карыйлар күк күземә.
Чын шагыйръләр баскан басмаларга
Баса алмадым инде басуын.
Үз чорымның чын барлыгын җырлап.
Баса алдым йөрәгем ярсуын.
Нинди булсалар да балаларым алар,
Йөрәк каным беләң шыттылар.
Тугайдагы кыңгырау чәчәк булып,
Йөрәгемнән үсеп чыктылар.
Нәфислеккә чама белән, ләкин
Утта янып, суда батмаслар.
Назлар көткән минем ул җырларым
Чәчәк атмый җирдә ятмаслар.
ВӘССӘЛӘМ
Шулай итеп
Минем чишмәм
Агып бетте микән,
Тугаемнан
Былбылларым
Сайрап үтте микән.
Хисләремә
Тозак куяр көннәр
Житте микән.
Йөрәк соңгы тапкыр
Тургай моңын
Үпте микән.
МИН КАБАТ УКЫТУЧЫ
Атлый-йәгерә барам
Сиңа, мәктәбем.
Йөрәгемә әле әйтмәдем,
Ул болай да сизә
Минем күңелне.
Бүген мина шундый күңелле!
Яшьлегемә кайттым,
Беләсезме,
Шат елмая минем күзләрем.
Укучыларыма сөйлим.
Дәрес бирәм
Очкын булып тезелә сүзләрем.
Шатланмассыңмыни
Алар күңелендә
Киләчәккә юллар салынса.
Көче ташып торган
Ярсу йөрәкләрдә
Очкыннардан ялкын кабынса!..
МӘРМӘР ҺӘЙКӘЛ БУЛЫП
Нигә икән, белсәм иде,
Йөрәгем тыныч түгел.
Очарга талпына һаман
Күбәләк булып күңел.
Уйларымның очларына
Барып җитәрлек түгел.
Очына-очына канат кага
Җилпенә минем күңел.
Үзең дә ашкынма, йөрәк,
Тынычландыр күңелне.
Ярсып-ярсып уйланулар
Бушка гына түгелме?!
Канатлы яшел яшьлегең
Артта калды каңгырып.
Гомерең буйлап үтәсең
Нинди эзләр калдырып?
Мәктәп юлларында калды
Кырык ел йөргәннәрем.
Тормыш сабагын укыткан
Тәрбия биргәннәрем.
Укытучы нәни йөрәк өчен
Онытылмаслык нәфис гөлчәчәк.
Җуелмаслык мәрмәр һәйкәл булып
Күңел тарихына керәчәк.
ГАШЫЙК БУЛЫП ЯШӘҮ КИРӘК
Исәнләшеп, йолдыз карлар әнә
Җирне кочып сәлам бирәләр.
Агачлар да ак күлмәкләр киеп,
Киләсеңме, кышкай, дияләр.
Чәнечкеле җилләр сөйкәлгәндә
Гөлләр чәчәк ата йөзләрдә.
Җилләр белөн ярышып йөгергәндә
Йолдыз булып яна күзләр дә.
Нинди рәхәт синдә, гүзәл дөнья.
Яз гөлләре назлый күңелне.
Кышкы җилләр саф нәзакәт белен
Очындыра күңел-күгемне.
Табигатьнең төрле күренешләрен
Гөлзар итеп тоя йөрәгем.
Тирән аңлыйм, гүзәллеккә
Гашыйк булып яшәү кирәген.
СИН БӘХЕТЛЕ
Үз илеңнең,
Гүзәл кызы булып,
Иаге күңел белән яшәдең.
Намуслы көч куйдың
Һәр урында,
Кешеләр бәхете өчен эшләдең.
Хөрмәт 6елән
Рәхмәт яуды сиңа,
Шатланырлык Гомерең баскычы.
Киләчәгең якты,
Горур яшә,
Кулларыңда бәхет ачкычы.
Яшим мин
Чәчәкләре гөлнең коелдылар,
Тамырчадан бәбәкләр үсә.
Яшь буынга биреп барлык көчен
Ана голем дөньядан күчә.
Хуш, шатлыгым минем
Юанычым, йөрәк даруым.
Сине уйлый-уйлый, матур гөлем.
Артка карап, алла баруым.
Алда күпме юллар үтеп булыр,
Атлап булыр гомер сукмагын
Доньяга гашыйк мин, яшим әле,
Гөлемдәй вакытсыз сулмамын...
МИН БЕР ДУЛКЫН.Мин бер дулкын
Зур елгада,
Ярга якынаеп тирбәләм.
Якты йолдыз булып
Яна алмадым,
Була алмадым җирдә бер әләм.
Утлы юллар аша
Еракларга карап
Үтте еллар .. Күңелем изгедә.
Бөеклектә түгел,
Гади тәрбияче итеп
Күрәм сине, гомерем, үземдә.
Изге эштә,
Изге көрәш белән
Илемә лаек булып яшәдем.
Илем күге
Аяз булсын дидем,
Яшен булып җирдә яшьнәдем.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.