Latin

Шигырьләр - Галимҗан Гыйльманов

Süzlärneñ gomumi sanı 4824
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2288
34.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
АЛДАКЧЫ ТУКРАН
КЕР ЭЛӘМ
Бүген көн әйбәт. Көн буе
Кер юып йөрде әни.
Кояшка элеп кер, диеп,
Кулъяулык бирде әни.
Алып чыктым, элә алмыйм,
Кояш ул ерактарак.
Аяк очларына басам,
Барыбер кояш ерак.
Үрелеп, сикереп карыйм,
Кояшка буем җитми.
Ничек элергә дип торам,
Уйларга уем җитми...
Их, инде элдем дигәндә,
Ыргып бөтен көчемә...
Балкып янып торган Кояш
Качты болыт эченә...

БЕЗНЕҢ СВЕТОФОР
Күрше-күләннең
көн саен
Йомышы төшеп тора.
Яшел капкабыз һәркемне:
«Кер, кер!» — дип дәшеп тора.
Көн буена капкабыздан
Йөз кеше үтеп йөри.
Кемнәрдер туктап та тормый,
Кемдер җай көтеп йөри.
Кемнеңдер усал әтәче,
Ата казы, эте бар.
Чамалап керергә кирәк,
Керүнең дә рәте бар!
Бездә — бозау. Сөзеп ата,
Аз гына кыймылдасаң.
Сарбай исә бик тешләми,
Үзенә кагылмасаң...
Әйтерсең, безнең һәр җирдә
Светофорлар куелган.
Бозау — кызыл, Сарбай — сары,
Өй яшелгә буялган!

АВЫР ХӘЛ
Мин зур инде, укыйм-язам,
Унга кадәр саный беләм.
Күбрәк тә санар идем,
Туктыйм унбер саны белән.
Бу санда хата бар кебек;
Ун берең нәкъ ун була бит.
Кабат саныйм, язып саныйм,
Яттан гына онтыла бит...
Ун ике — егерме була,
Ун өч — утыз, ун дүрт — кырык...
Ис-акылларың китәрлек,
Өлкәннәргә карап торып...
Беркемнән дә оялмыйча,
Илледән соң йөз диләр бит.
Илле ике йөз булганны
Уйлыйлармы сизмиләр дип?..
Аларча, ике илле бар,
Ике алтмыш, ике сиксән...
Бу ялган бер бетәр микән,
Меңгә, миллионнарга җитсәң?..
Юри санарга өйрәнмим,
Бу өлкәннәр — ялганчы.
Надан булу әйбәтрәк
Ялганчы булып калганчы...

МИНЕМ ЭТЕМ
Безнең өйдә Акбай яши,
Минем белән уйный ул.
Кешегә охшамаса да,
Кеше кебек уйлый ул.
Тик... сөйләшә генә алмый,
Күпме генә өрсә дә.
Үзе әйбәтрәк чаба,
Дүрт аяклап йөрсә дә.

ИРТӘ БЕЛӘН
Җып-җылы, нурлы көн бүген.
Бер кош юына тышта.
Гаҗәпләнәм — үзе нәни,
Ә үзе нинди чиста!
Чирәмдәге чык суында
Коена да коена.
Аның чәчкән тамчылары
Җанлы сыман тоела.
Канатына ышкып ала
Нәни генә томшыгын.
Шифалы, тылсымлы диләр
Яландагы таң чыгын...
Юынырга онытканмын,
Тизрәк керим әле.
Урамдагы кошлар кебек,
Чип-чиста йөрим әле!

АЛДАУ КӨНЕ
«Икеле», «өчле»ләр алып,
Бөтенләй туйган идем.
Алдау көне генә җитсен! —
Дип уйлап куйган идем.
Теләгемә ирештем бит:
Нык алдандылар өйдә,
Ике «бишле» алып кайттым,
«Бишле» көтмәгән көйгә.

КАНИКУЛГА ЧЫГАРДЫМ
Җәйге каникул буена
Туп уйнап үтте вакыт.
Әллә күпме тиргеш алдым,
Өйдә тәрәзә ватып...

Туп суга төшкәч, алам дип,
Елгада бата яздым.
Дәү әнигә тидергәнмен, —
Күзлеген вата яздым...

Хәзер укулар башланды,
Кышын ничек чыгармын?! —
Җәй буе типкән тубымны
Каникулга чыгардым...

АЯКЛАРЫ ӨШЕМӘСЕН
Өстәленең аякларын
Кызгана Айдар.
Җәйләрен дә, кышларын да
Ялангач алар.
Озак уйланып тормый ул,
«Өф-ф!..» — өреп куя.
Иң яраткан итекләрен
Кидереп куя.

ЭТ АТАЛАР
Төн. Караңгы. Каршы йортта
Утлар сүнә... Яталар.
Булат тәрәзәгә килгән, —
Урамда эт аталар.
«Шарт» та «шорт» мылтык тавышын
Этләр чинавы күмә.
Урамда җаннар кыела,
Урамда — канлы өмә.
Булат әле аңлый алмый,
Сизә генә әле ул...
Бер карасаң — тере кебек,
Бер карасаң — үле ул...
Кыймшанмый да карап тора,
Кыймшанырга курка ул.
Кеп-кечкенә күңелендә
Уйнап йөри зур давыл.
Кай җиредер авыртудан
Булат йөзләрен чытты.
Ул шулай балачагының
Чикләрен атлап чыкты.

ЭТ КОЯШЫ
Әни әйтә: «Бүген
Эт кояшы тышта.
Мондый салкын көннәр
Булмагандыр кыш та».
Күктә — нурлы кояш,
Канатлары — алтын!
Ә урамда — суык!
Ә урамда — салкын!
Тәрәзәгә килеп,
Карап тордым юри.
Бер кеше юк тышта,
Этләр генә йөри...

ӘЙЛӘНӘБЕЗ
Минем бер шуклыгым өчен
Әни тиргәми.
Көне буе әйләнәм мин
Кояш тирәли.
Минем белән бергә оча
Энем Алмаз да.
Бер тамчы да курыкмыйбыз,
Хәтта аз-маз да...
Әнием дә, әтием дә,
Өй дә әйләнә.
Мин дә әйләним әле дип,
Акбай бәйләнә...
Инде күнегеп тә беттек
Гел әйләнергә.
Галәм буйлап әйләнәбез,
Җир белән бергә!

ӨЙ ҖЫЕШТЫРДЫМ
Әни кушкач, ә дигәнче
Өйне карап өлгердем.
Уенчыкларны җыйнадым,
Идәннәрне себердем.
Эш беткәч, уйнарга ярый,
Тагын уйный башладым, —
Бөтен булган уенчыкны
Кабат чәчеп ташладым.

КӘТҮК
Бу кәтүккә нәрсә булган?
Ябыккан — җебе беткән.
Шуңа елап утыра, ди,
Бөтенләй җебеп беткән.
Озак аптырап тормаган,
Бер шөгыль уйлап тапкан.
Мәче баласы артыннан
Урамга чыгып чапкан.

КӨЛҮ КАЧМАСЫН
Көннәр буе көлә Зилә,
Шундый көләч бер кыз ул.
Күп көлүдән йөзе алсу,
Колак очы кып-кызыл.
Көлгән чакта учы белән
Авызын каплап тора.
Очып чыгып китмәсен дип,
Көлүен саклап тора.

БАРАБАН
Көн дә барабан таптыра,
Нишләгәндер бу Рәсим?!
Әнисе йөрәген тоткан,
«Бар икән, ди, күрәсем!..
Тавшыннан колак тынар,
Белмим әле, уйлармын...»
Рәсим әйтә: «Ә мин аны
Син йоклагач уйнармын...»

ХӘЛИМ КУЛ КҮТӘРДЕ
Өй эшен хәзерләми, дип,
Хәлимне орышалар.
Дәрестә кул күтәрми, дип,
Хурларга тырышалар.
Хәлимне мин әйбәт беләм,
Сөйләмәгез лә юкны! —
Әле генә Наиләгә
Кулын күтәреп сукты!

МИН ЧЫДАМ
Быел тагын Дәү әнигә
Кунакка кайттык.
Кайтканнан бирле энемнең
Чырае чытык.
Сагына ул өйдә калган
Әти-әнине.
Ун мәртәбә, йөз мәртәбә
Елый көненә.
Ә мин...
Алай елап йөрмим.
Мин шундый чыдам!
Мин бит...
Караңгы чоланга
Еларга чыгам.

ЧИШМӘГӘ БАРДЫК
Чишмә суын мактый әби:
«Тәнгә бик шифалы, — ди. —
Самавырга җитми инде,
Кирәкми «Тифалы», — ди.
Бүген дә әбиебезгә
Чишмәдән су китердек.
Кайткан чакта чалбарларга
Түгеп-чәчеп бетердек...
Очраган бөтен кешегә
Әбидән сәлам әйттек.
Бер чиләк су алып кайттык,
Бер чиләк — сәламәтлек!

ТАТЛЫ ТӨШ
Соңгы вакытта бик тәмле,
Татлы төшләр күрәм мин.
Башта ялкыткан иде,
Хәзер инде өйрәндем.
Кәнфит өелеп тора,
Чәкчәге — күпме кирәк!
«Сникерс», «Марс», «Баунти» —
Алардан да тәмлерәк.
Ә бит чынлап уйласаң...
Бер дә юкка шаккатам.
Мин һәр көнне шикәрле
Әйберләр ашап ятам.

НУРНЫҢ ЯҢА ИСЕМЕ
Бер авылда Нур исемле
Куркак малай яшәгән.
Эттән, мәчедән курка, ди,
Курка, ди, ул кешедән.
Урамга чыгудан курка,
Ялгыз өйгә керүдән...
Урманга барудан курка,
Чөнки курка бүредән.
Ата каздан да курка, ди,
Әтәчтән — бигрәк тә.
Күршесендәге Алсудан
Курка, ди, күбрәк тә.
Хикмәт шунда: бервакытны
Бу Нур кинәт югалган.
Ике атна үткәч кенә
Әллә каян табылган.
Югалмаган да икән ул.
Аңа бары «куркак» дигән
Яңа исем тагылган...

ЭНЕМ ЙӨРИ
Энем әле әйбәт итеп
Йөри белми.
Әллә чынлап, әллә инде
Юри белми.
Минемчә, ул күптән йөри,
Әйтми генә.
Икенче ай буе безне
Этли менә.
Кай арада тубын алган
Почмактагы...
Сөенгәнен күрсәң иде
Шул чактагы!
Өстәлдәге тәм-томнан да
Җилләр искән.
Йөридер лә...
Әнә бит ул
Ничек үскән!
Йөри икән! Кылануы
Юри икән.
Карап тордым:
Ул мүкәләп
Йөри икән!

КАРАҢГЫ КӨН
Көне көн булмады бүген,
Кап-караңгы урам.
Уйныйсы да килми хәтта,
Бер урында торам.
Кая булган бу Кояш, дип
Уйлыйм кайчагында.
Бөтен дөнья, бөтен авыл
Болыт ышыгында.
Агачларны юкә дисәм,
Ә ул каен икән...
Яктысыз, нурсыз, кояшсыз
Яшәү кыен икән...
Әллә Ай белән Кояшның
Урыннары күчкән?
Иртә таңнан бөтен җиргә
К араңгылык төшкән.
Ялварып сораган булам:
«Кояшкаем, чык!» — дим.
...Бүген мин тышка кап-кара
Күзлек киеп чыктым!

КҮЧМӘГӘН....
Әти-әнисе Булатка
Өр-яңа чаңгы алган.
Чөнки былтыргы чаңгысы
Әкәмәт кыска калган.
Эче катып көлеп тора, —
Булат әллә нишләгән:
«Узган ел йөргән чаңгым, — ди, —
Классыннан күчмәгән...»

АТА-АНА
Таң ата, Таң ата, диләр.
Офыкта ни яна микән?
Көлеп Кояш чыгып килә,
Таңы ата... ата булгач,
Ә Кояшы ана микән?

ТӨШ ҺӘМ ФИЛ
Бер төнне усал бүрегә
Юлыктым мин... төшемдә,
Ярый әле уянганмын
Иң куркыныч төшендә.
Бервакыт минем төшемә
Хәйләкәр төлке керде.
Үзе шундый куркак иде!
Бигрәк тә көлке керде.
Ә куяннар, киресенчә,
Гел батыр була төштә.
Әллә нинди мәзәк хәлләр
Керә дә тора төшкә.
Төш ул бөтен хайваннарны
Хәйләдә, көчтә сыный.
Филнең генә кергәне юк,
Чөнки фил... төшкә сыймый.

КОЯШТА ЙӨРИМ
«Кояшта озак йөрмә», — дип,
Көн саен тирги әни.
«Кызу кабар», — дигән булып,
Уйнарга бирми әби.
Көн буе кояшта йөрим.
Арымыйм йөри-йөри.
Әллә нинди эше дә юк, —
Аяклар юри йөри...
Үземне мин бик гайрәтле
Итеп тоям еш кына.
Сикеренмим, юкса кояш
Күчәреннән ычкына.
Кояш өстендә йөрсәм дә,
Никтер бер җирем пешми...
Кояш түгәрәк булса да,
Аягым таеп төшми...
Кайчакта су да коенам,
Өйгә дә кереп торам.
Шулай да, иң күп вакытны
Кояшта йөреп торам.
Артык кызу булмасын дип,
«Өф!» итеп өреп торам...

АЛМА ТӨШСӘ БАШЫҢА...
Булат исемле бер малай
Урамда уйнап йөргән.
Ниндирәк кызык табыйм дип,
Бик озак уйлап йөргән.
Йөри торгач, бер бакчага
Алма урларга кергән.
Буе җитмәгәч, агачка
Тәпәч белән бәрә, ди.
Алай да алма төшмәгәч,
Таш алып җибәрә, ди,
Аннары, башын тоткалап,
Читкәрәк йөгерә, ди.
Ташы төшүен төшмәгән,
Тик менә бер зур алма...
Агач башыннан кычкырган:
«Башка начарлык кылма!
Моннан соң һәр адымыңны
Күзәтеп торам, — дигән, —
Тагын бер кизәнеп кара —
Башыңны ярам!» — дигән.

ЯҢА КИТАБЫМ
Әни биргән бүләк китап
Гел үзем белән.
Ачып утырам да аны,
Кычкырып көләм.
Нинди генә рәсемнәр юк —
Этләр, мәчеләр...
Кошлар, җәнлекләр бар анда,
Бүре ишеләр...
Бер кыз туп уйный, бер малай
Таган атына.
Кылыч болгап тора берсе,
Менеп атына.
Дәү әниемә охшаган
Әби утыра.
Ә бер малай кесәсенә
Шөреп тутыра...
Менә шундый матур китап
Өебездә бар.
Анда әле
«Нәниләр өчен» дигән
Ике сүзе дә бар.

КЫЗЫК ИТТЕЛӘР
Бүген юлда юри генә
Юләрлеккә салындым.
Билет алдым, үзем исә
Алмагандай кыландым.
Тикшерүче апаларны
Кызык итәргә булдым.
Утырдым да
кергәннәрен
Бераз көтәргә булдым.
Трамвайда барам шулай —
Куянның да куяны!
Кемдер килеп төрткән иде,
Киттем, малай, уянып.
Тикшерүче апа кергән,
Мине тиргәгән була.
Кесәдә билет ятса да,
Юри бирмәгән булам...
Соңыннан табуын таптым,
Кесәләрне актарып.
Тик...төшереп калдырдылар,
Билетымны... тоттырып.

ЯЗ ИСЕМЕ
Яз — шундый вакыт, һәркемгә
Дәртле көен йоктыра.
Исеме дә кызык аның:
«Яз, яз, җыр яз!» — дип тора.

КУРАЙ
Курайда кырлар догасы,
Чишмә тавышлары бар.
Курайда туган як гаме,
Кеше сагышлары бар.
Иң элек курайда туа
Һәр аткан таңның көе.
Курай ул тылсымлы әйбер,
Курай ул — моңлының өе!


ҖӘЙ БЕЛӘН ХУШЛАШУ
Бер чәчәк селкенми,
Бер куак кыймшанмый.
Бер серле тавыш бар —
Кем анда, кем чыңлый?..
Уйнамый, дуламый
Тынгысыз җәй-чаптар...
Елап җибәрер күк —
Күзендә... чык бар.

ШОМЫРТ САЛКЫННАРЫ
Ап-ак болытмыни —
Шомырт шау чәчәктә.
«Шомырт салкыннары»
Булыр киләчәктә.
Шулай кышның җаны
Салкын булып төшә.
Ак кар кебек,
соңгы
Салкын болыт төшә.

АТЛАР
Август төне.
Августта
Бик күп була йолдызлар.
Яландагы колынның да
Маңгаенда йолдыз бар.
Күк йөзендә күз кысышып
Йолдызлар җемелдәшә.
Йолдызлы зәңгәр күк булып
Миңа да җәй эндәшә:
Җиһанның бөтен тылсымын
Бирдем шушы атларга.
Җаныгызга тылсым иңсен —
Чыгыгыз ат сакларга!

КАЙТАВАЗ
Күккә карап киң яланда ятам,
Ап-ак болыт булып көн ага...
Әллә нидән генә, тик торганнан:
«Саумы!» — диеп дәштем дөньяга.
«Саумы-ы-ы...» — диеп җавап бирде кемдер,
Кем икәнен шәйләп калмадым.
Әллә инде җилләр исеп үтте,
Әллә җыры булды кылганның?
Тукта-тукта! Миңа җавап биргән —
Сандугачлы, таллы яр икән.
Әнкәй миңа гел дөресен әйткән —
Табигатьнең җаны бар икән!

ЧҮМЕЧ ЙОЛДЫЗ
Чүмеч йолдыз яши күктә, —
Төнлә чыгып карагыз.
Балкып җемелди башласа,
Гел яхшыга юрагыз!
Бу йолдызның күк йөзендә
Эше җайлы көйләнгән.
Ул һәр таңда сихри суын
Сибеп чыга үләнгә...
«Чык» диләр аны кешеләр,
Чык — суның иң чистасы.
Чүмеч йолдыз — йолдызларның
Иң шәбе, иң остасы!

КЫЗЫЛ КАРЛЫГАН
Бик мактанчык бер карлыган
Бик иртә яфрак ярган.
Яшел төймәләрен тагып,
Базарга китеп барган.
Ләкин аны базар халкы
Бер дә сатып алмаган.
Һи, кешеләр каты, тәмсез
Карлыганга калмаган.
Теге мактанчык карлыган
Кире кайткан базардан.
Бик тә оят булган аңа,
Оятыннан... кызарган!

ПӘРӘВЕЗ
Көн дә малайлар белән
Әрәмәгә керәбез.
Бер урында, нишләптер,
Пәрәвез дә пәрәвез...
Чикләвек арасына
Керәм дисә беребез,
«Ярамый!» — дигән кебек,
Тотып ала пәрәвез.
... Хәзер без бу урынны
Гел читләтеп йөрибез.
«Монда кош оясы бар», —
Ди икән бит пәрәвез.

БЕР БОЛЫТ ЯШӘГӘН, ДИ...
Бер болыт яшәгән, ди,
Кыш җитүгә бу болыт
Бик каты өшегән, ди.
Читкә китәргә булган,
Туган якның матурлыгы
Бөтенләй дә онытылган.
Юл тоткан, ди, көньякка,
Нурлы Кояш иленә
Мәңгелеккә кунакка.
Әмма бик тиз сагынган,
Яңадан кайтыр өчен
Җылы Язга тагылган.
Илен бик тиз тапкан ул,
Сагынуына түзмичә,
Елый-елый кайткан ул.
Кайткан, җирне юешләп.
Аптырый, ди, чит җирдә
Йөргәндер ул ни эшләп?!

БОЛЫТ
Күктән йөзеп барганда
Җиргә болыт төште.
Төшүен төште, тик менә
Җирнең башын тиште!
...Әнә — офык артында
«Шарт-шорт» итә бар дөнья!

ТЫЛСЫМЛЫ КИЧ
Кич. Тынлык. Елга. Яр буе.
Су өстендә — ярым ай.
Үрелеп кенә алыр идем,
Тылсым бетә — ярамай!
Кулны алсам — җан үрелә...
Чак тыеп торам: «Тимә!..»
Минем алда — сабый чакта
Суга җибәргән көймә...

САЛАВАТ КҮПЕРЕ
Кызыл төсне сөю төсе, диләр,
Кояш төсле, диләр, бала чакны.
Сары көзгә кадәр озын җәй бар,
Яшел келәм ята аңа чаклы.
Зәңгәр рәшә — җәйнең җаны уйный,
Күк күк булып җәйнең йөзе бакты.
Шәмәхә төс — сөргән басу төсе...
...Туган якның бөтен төсе якты!

ТАҢ, КОЯШ ХАКЫНДАМ МИФОЛОГИК ШИГЫРЬ
Төне буе әбкәй
Бәз эрләде.
Бер алтын йомгак
Әзерләде.
Төшеп китте йомгак
Ялгыш кына.
Күк йөзендә калды
Балкыш кына.

УМЫРЗАЯ — ГОМЕР ЗАЯ
Язның беренче чәчәге,
Язның иң матур гөле.
Әбием әйтә: ул әле
Язның иң батыр гөле!
Шушы чәчәктән көч ала
Җылы кояшлы язлар.
Якты киләчәк юрыйлар
Шушы гөл белән кызлар.
Өзәргә генә ярамый!
Гомерең зая узар!..

ҖИР СЫЙДЫРГАН
Безнең авыл уртасында
Әрем кыры бар.
Шул кырның тап үзәгендә
Кура җыры бар.
Әче, диләр, әремнәрне,
Кураны — татлы.
Әрем, кура — бер-берсенә
Шулкадәр ятмы?
Дөнья бу. Ул кура кебек,
Һәм әрем төсле.
Ачы-татлыны сыйдырган
Җирем һай көчле!

УЯНЫП КИТСӘМ...
Бүген бер кош тавышына
Уянып киттем.
Озак йоклап ятуыма
Оялып киттем.
«Урамда чык, үләндә чык
Чык инде, чык.
Булдыралсаң — очып чык син,
Ярамаса — кочып чык!..
Ишекләрең бикле булса,
Тәрәзәңне ачып чык.
Чык инде, чык, чык!» —
Чакыра чыпчык.

КЫШКЫ КИЧ. ТЫНЛЫК
Кышкы кич. Тынлык. Тып-тын!..
Давыл да юк, буран да...
Авыр сулап: «Арыдым!..» — дип,
Тынлык йөри урамда.
Һавадагы йолдызларның
Чәчкән якты нурында
Җем-җем килә кар бөртеге...
Тынлык йөри урамда.
Ялгыз каен
уйга калып
Тора елга ярында.
Шул каенның бәсен коеп,
Тынлык йөри урамда...
Кайчандыр тау шуган идем
Менә шушы урамда...
Балачагым кереп киткән,
Тынлык кына урамда.

ҖӘЙ. ИРТӘ...
Җәй. Иртә. Кояшлы яңгыр.
Алмаз уянып ята.
Әти-әнисен күзәтеп,
Эчтән куанып ята.
Әнисе табын көйләгән,
Әтисе бик ашыга.
Ашыкканын шуннан белә —
Шык-шык килә кашыгы.
Алмаз да бик торыр иде, —
Юынырга иренә.
Күз-колакларын томалап,
Юрганына төренә.
Үзе уйлый: «Торыйм, әнә,
Урам уянган инде.
Уянып кына калмаган,
Шәпләп юынган инде...»

ДУЛКЫН
Беләсезме, дулкын бит ул,
Дулкын бит ул...
Дулкын —
Юпь-юеш ут-ялкын бит ул,
Әйе-әйе, ялкын!
Үзе ялкын, үзе салкын! —
Әнә ничек калкына,
Күккә таба талпына,
Гүя учак ялкыны!
Очып китәм ди бугай,
Ай карап тора аңа,
Көнләшеп тора ай,
Бер хәйлә кора бу ай...
Әнә инде, әнә ул
Килеп төшкән дулкынга,
Шушы дәртле ялкынга...
Сүнми дә ул, батмый да ул,
Су өстендә калкына,
Курыкмый да, ул белә:
Дулкын — шул ук ут-ялкын!
Аерма тик шунда гына —
Ул... Ул — юеш һәм салкын.

АЛМА КОЕЛА
Көзге төн.
Тып та тып...
Алмалар коела.
Мондый төн
Тылсымлы
Төн кебек тоела.
Мин чыгам,
Сак кына
Ачам да ишекне;
Тып та тып...
Кызганыч,
Әнием ишетми...
Өйдә ул,
Йокласын —
Аргандыр эшендә.
Ныклап бер ял итсен
Үзенең төшендә.
Тып та тып...
Туктаусыз
Алмалар биешә.
Бакчага алмалы
Булу бик килешә.
Тәмледер...
Туйганчы
Ашыйсы иде дә!
Калганын
Өйгә дә
Ташыйсы иде дә!..
Чү! Кемдер
Дәшә күк:
Юк, ярамый, тимә!
Тып та тып...
Бу — Җирнең
Җан-йөрәге тибә...

УЯТУЧЫ КИРӘК
Ничек кенә торадыр —
Кояшның сәгате юк.
Нигәдер миндә генә
Уяну сәлате юк.
Тора алмый интегәм,
Сәгатьләрем булса да.
Гел йокы килеп тора,
Сигез... тугыз тулса да.
Үзе уята торган
Шәп сәгатьләр сирәк шул...
«Сәгатеңә кара!» — дип
Уятучы кирәк шул.

ӨНДӘГЕ ТӨШЕМ
Бүген әнием һай матур! —
Елмаеп-көлеп тора.
Әтием дә минем өчен
Өзелеп-үлеп тора.
Әбием коймак пешерә,
Бабай намазга баскан.
Бүген безнең өебезгә
Бәхет капкасын ачкан.
...Түшәгемдә,
рәхәтлектән,
Изрәп, эреп ятам...
Беләсезме, чынында мин
Өндә... төш күреп ятам!

ТӨШ
Мин, имеш, «бишле» алдым,
Алган юк иде күптән.
Әллә шуңа — борыным
Югары менеп киткән.
Ул шулай менә-менә,
Күземне узып киткән,
Кашымны узып киткән,
Маңгайга менеп җиткән...
Анда да тукталмаган,
Өскә менгән — күр әле.
Ямьсез тырпаеп тора,
Әйтерсең мин — Шүрәле!
«Бишле» алуын алдым,
Мөгезле булып калдым...

МИН... КОЯШТАН?
Һәркемгә мәгълүм: кояшта
Караңгы таплар була.
Мин дә кояш күк, минем дә
Сипкелле чаклар була.
Көндез кояш кебек йөрим,
Төнгә керәм йокларга.
Елмаеп торам.
Тырышам
Нурлы йөзне акларга...
Кояшлы яңгыр бик кызык:
Бер көчәя, бер тына.
Елыйсым килсә, үзем дә
Качам әни артына.
Әйе, мине кояш белән
Күп нәрсә берләштерә.
«Кояш кебек әйләнмә», — дип
Әни дә тиргәштерә.

МАШИНАМ ПЫЧРАНМАДЫ
Шулкадәр дә пычрак тышта, —
Аякка балчык ката.
Юлдагы бөтен машина
Пычрактан алҗып ята...
Төрле якка төртелгәннәр,
Берсе: «Ух!» — ди, берсе: «Гөрс!»
Әллә күпме «ГАЗ»лар, «ВАЗ»лар,
«Мицубиси», «Мерседес»...
Минем машинага гына
Бер нәрсә булмады.
Фаралары чиста калды,
Эченә су тулмады.
Өр-яңа килеш йөри ул,
Чыккан булсам да иртән.
Мин бит аны көне буе
Кесәмдә генә йөртәм!
Вәт!..

ЮЛДАН СУМКА БАРА
Әнә — урам буйлап
Олы сумка бара.
Әле сулга китә,
Әле уңга бара.
Бик күп әйберләре:
Орчык, энә, кадак,
Чәнечке һәм калак,
Икмәк, шикәр, ярма,
Көрәк, сәнәк, тырма,
Ике олы шалкан
Өстә ята чалкан.
Төшкән сәдәп тә бар,
Иске сәгать тә бар...
Ничек барадыр ул,
Бик нык арадыр ул?
Башын төрткән кабак,
Шык-шык килә табак.
Аквариумда балык
Бара хәйран калып...
Нәни көчек бара...
Шуып төшеп бара...
Агач мылтык та бар,
Тишелгән туп та бар.
Сумка шыплап тулган, —
Чак-чак килә юлдан.
Болар гына нәрсә —
Нәрсә читек, ләгән?!
Ул бит әле мине,
Мине җитәкләгән!

ТОМАУ ТӨШКӘН
Безнең самавыр борыны
Күпме борсаң да тама.
Нәкъ минеке кебек инде —
Аңа эләккән томау...

ЧҮКЕЧ
Их, бер чүкеч булсаң икән! —
Аны белә бөтен кеше.
Тавышлану — бар шөгыле,
Бәрү, сугу — бөтен эше...

КӘҖӘ — НАЧАЛЬНИК
Ялан тулып көтү килә,
Кәҗә килә иң алдан.
Бер кеше күренми, әллә
Көтүчесе югалган?
Бөтен авылның көтүен
Яланга алып чыккан —
Зур начальник булган кәҗә —
Галстук тагып чыккан.

КӨНГЕРӘ
И көнгерә, көнгерә,
Хәбәр сала: «Көн керә!»
Яңа таңны каршылап,
Үзе алдан йөгерә.
Ә дигәнче көнгерә
Офыкка җитә ала,
Һәркөн кояш йөзендә
Шәүләсе торып кала...
И көнгерә, көнгерә,
Ничек кенә өлгерә?!

БАЛА БЕЛӘН САНДУГАЧ
Бала: И Сандугач, нинди соң син? —
Кояш белән уянасың, —
Ал таңдыр син!
Матур җырың җанга якын —
Алтындыр син!
Сандугач: И Сабый, шундый бер кош мин:
Туган җирем — гади таллык.
Илем — ал таң.
Төскә балкып тормасам да,
Телем — алтын!

ТРАМВАЙДА КЕМ БАРА?
Трамвайда мәче бара,
Билет-мазар алмый бара.
Тикшерүче ападан да
Куркып төшеп калмый бара.
Каян гына килгәндер ул,
Килгәндер ул әллә каян.
Кем дип әйтергә дә белмим:
Әллә мәче, әллә куян?!

ӘТӘЧ
Әтәчне кайчандыр
күктән төшкән, диләр.
Хәтта кояштан ук
Җиргә күчкән, диләр.
«Кикри күк!» дигәне
Шуны аңлата, ди.
Ул бит: «Уяныгыз,
Күкрәп таң ата!» — ди.

АЛДАКЧЫ ТУКРАН
Көн буе тукран
«Тук»та «тук, тук» ди.
Тукылдавыннан
Бик сирәк туктый.
«Тамагым тук», дип
Әйтәдер тукран.
Ә мин, ышанып,
Тыңлап утырам.
Тук булгач, нигә
Тукылдый икән?
Әйбәт түгел бит —
Ник алдый икән?

КЕРПЕ
Бүген күрше малайлары
Керпе тотып кайттылар.
Аңа карап: «Тәпиеңне
Чыгар давай, һайт!» — диләр.
Кабарынды шунда керпе,
Бөтен тәнен ук алды.
Тәпиләрен чыгарды да
Әллә кая югалды...
И шаулашалар малайлар,
Эзлиләр, төртешәләр...
...Өй эчендә, чәп-чеп килеп,
Кемнәрдер сөт эчәләр.

БЕЗНЕҢ ТАУ
Кыш җиттисә, бер тау белән
Мактала безнең урам.
Өшемәс өчен, көн буе
Шул таудан шуып торам.
Карале — урам йортлары
Мине күреп килгәннәр.
Өшегәннәр... Барысы да
Ап-ак бүрек кигәннәр.
Өч тапкыр санап карадым:
Бер, ике...өч... нәкъ алтау!
Бик шуарлар иде дә, тик
Күтәралмас шул ул тау...

БУЛАТ, АЛМАЛАР ҺӘМ... КӨЗГЕ
Безнең Булат бигрәк кызык
Малай булды арада.
Кызыклыгы шунда аның —
Үлеп алма ярата.
Өстәлдәге алмаларның
Яртысын ашый ала.
Алма кимергән чагында
Маймылга охшый ала.
Бетерәм дип тә курыкмый,
Кызык иттереп куя —
Алмалар күбәйсен өчен,
Көзге китереп куя!

ЕЛАКЛЫК ЙОГАМЫ?
Әниемне яратам мин,
«Әни, әни!» — дип торам.
Әнине яратуымны
Сеңлемә дә йоктырам.
Сеңлем бераз елак минем, —
Тиеп китсәң дә елый.
Курчагына ялгыш кына
Тибеп китсәң дә елый.
Кайчагында үземнең дә
Күзләремнән яшь ага...
Мин бит... аз гына булса да
Сеңлемә дә охшаган.
Шулай да, мин сирәк елыйм:
Атнага бер, айга бер.
Анда да сеңлемнең генә
Елаклыгы йогадыр...

БЕРНИ БУЛМАДЫ
Бүген мин яшәп алдым
Җәнлекләр арасында.
Атап та чыгып булмас.
Берәмләп барысын да.
Бүрене үртәп алдым,
Аюга тел күрсәттем.
Бер төлке тешли язды
Иң очыннан терсәкнең.
Арысланга: «Ыр-р!» — дидем,
Юлбарыска: «Мияу!» — дидем.
Бик усал булсалар да,
Мин бүген уяу идем.
Җәнлекләр белән йөреп,
Көне буе, уф, ардым!..
...Бүген бит мин күп рәсемле
Китап карап утырдым.

БАЛЫК БУЛАСЫ КАЛГАН
Кызыктырды ул: бу балыклар
Мәктәпкә дә бармыйлар.
Барсалар да, дәресләрдә
Җавап биреп армыйлар,
Сөйләшмәгәч... белмәгәндә
Кыен хәлгә тармыйлар...
Шуңа күрә, шуңа күрә
«Икеле» дә алмыйлар,
Начар укып, сыйныфыннан
Күчмичә дә калмыйлар...
Сөйләшмәгәч рәхәттер ул,
Беркем сине тиргәми.
Суда өс тә пычранмый,
Бер җирең дә тирләми...
Кызганыч, кем булуыңны
Белә алмыйсың алдан.
Менә миңа да башта ук
Балык буласы калган...

СЫЕРЧЫК КИЛДЕ
Дәртле кагынып
Сыерчык сайрый.
Үзенә шулай
Ул оя сайлый.
Берсен тирән, ди,
Берсен бик сай, ди...
Һәм... Килеп минем
Ояны сайлый...
Әйтә кебек ул
(Мин шулай тоям):
Якты һәм җылы
Ясаган ояң...
Нигә ул шулай
Якты, җылы соң?
Мин аңа салдым
Күңел җылысын.

«МӘЧЕБЕН»
Энем каләм тоткан сан
Зур бәхәс куба өйдә.
Күп мәшәкать тудыра ул
Шул бәп-бәләкәй көйгә.
Нәрсә ясаган бу, диеп
Бүген дә аптырыйбыз.
Тегеләй дә, болай да
без
Ныклап уйлап карыйбыз.
Мәче дә ул, чебен дә ул,
Гүя шайтан боерыгы:
Мәче дисәң — канаты бар,
Чебен дисәң — койрыгы...
Энебез өй эчендә
Тавыштан тәмам туйды.
«Мәчебен ул...» — дип гаугалы
Бәхәсне ябып куйды.

БАТЫР БУЛЫР ИДЕМ
Әкияттә туган булсам,
Бер батыр булыр идем.
Шүрәлеләр очраса...
Былтыр да булыр идем!
Камыр батыр, Тура батыр
Булсаң да ярар иде.
Әкияттәге гүзәл кызлар
Гел миңа карар иде.
Алып булып тумасам да
(Мин мактанчык түгел лә...)
Ун батырга торырлык көч
Яши минем күңелдә!
Күрерсез: ат бәйгесендә
Иң алдан чабачакмын.
Илгә дошман явы керсә,
Алышка чыгачакмын!

ШӘҺӘР УРТАСЫНДАГЫ САЗЛЫК-КҮЛНЕҢ КҮМЕЛҮЕН
КҮРЕП, АПТЫРАП КАЛГАН ҮРДӘК СҮЗЕ
Бак-бак,
Бак-бак!
Кайда булган
Баткак?
Үткән көздә
Мактап
Йөргән идек
Таптап...
Калмаганнар
Саклап...
Анда лап-лап,
Монда лап-лап,
Ары атлап,
Бире атлап,
Асфальт өстен
Таптап,
Таптап-
Таптап
Йөрсәк тә,
Табылмады
Баткак...
Инде хәзер
Ничек яшик
Җанны саклап?
Менә шундый
Бик күңелсез,
Бик күңелсез
Такмак.

Бу гөл
яраттыра

Ромашка йөзе белән

мине дә Кояшка

белән ул Карап тора.

Шушы карашы

ИГЕЗӘК СҮЗЛӘР

АЛМА
Алма агачында
Күрсәң бер алма,
Аны иясеннән
Сорамый алма.
Алма алам дип,
Намуссыз калма!

ТӨШ
Бүген төнлә мин
Күргәнмен бер төш.
Әнкәй пешергән
Шундый тәмле төш!
Авыз ит, — ди ул,
Түшәгеңнән төш!

БАГАНА
Әнә —
Урамда бер багана,
Карап урман ягына,
Кош—
лар
Ке—
бек
Ка-
гы-
на.
Ул
Ур-
ма-
нын
Са-
гы-
на.
Кай-
тыр
И-
де
Әй-
лә-
неп,
Ку-
ел-
ган
шул
Бәй-
лә-
неп...

ГӨЛ ҮСТЕРӘМ
Мин
бик матур
һәм хуш исле
гөлләр үстерәм өйдә.
Гөлләр үстерүнең серен
беләм бәләкәй көйгә.
Бик нык яратырга кирәк,
су сибәргә аннары.
Беләсең килсә,
гөлләрнең,
гөлләрнең бар җаннары.
яфрагын гына өзсәң дә
әрни аның ярасы.
Минем сүзгә кем ышанмый,
гөл үстереп карасын!

ТАБЫШМАКЛАР
***
Ансыз берни эшли алмый
Мәктәптәге балалар.
Аның белән яза-яза,
Төрле билге алалар.
Укытучы «берле» куя —
Пычырак язып кара!
Тик аңарда бик мәзәк ул
Үзе кызыл, үзе ... кара.
(Язу карасы)

***
Сөзәм диеп килә бугай,
Мөгезләре ике... Вәт!
Ә үзе кечтеки генә
Әкәмәт һәм төкемәт.
(Әкәм-төкәм)

ЛИЛИЯ...
1
Лилия тасмалар сайлый:
«Ал кирәк!» - дигән була.
Уйный-уйный да: «Арыдым,
Ял кирәк!» - дигән була.
Аннары, утны сүндереп,
Йокларга яткан була.
Бераздан утны яндыра,
Шулай «таң аткан» була...
2
Лилия суны яратмый,
Суга керми ялгыш та.
Үрдәк кебек, печтер-печтер
Юына ул ялгышта.
Су коеныр иде, өсте
Пычырар дип курка ул.
Әйтсәм әйтим: Су анасы
Очырар дип курка ул...

ТУН КИРӘК
Куяннар, төлкеләр,
Аюлар, бүреләр,
Челләгә карамый,
Тун белән йөриләр.
Бик туры киләдер
Эссегә чыдарга...
Тун кирәк булачак
Кышларны чыгарга!

КАР БАЗЫ КАЗЫДЫК
Бүген бездә зур өмә —
Кар базы казыдылар.
Әби-бабай карый да:
Әйбәт кар базы», — диләр.
Төшеп-менеп йөрергә
Җайлы тишек уйдылар.
Җәйне суытмасын, дип,
Өстен каплап куйдылар...

КҮҢЕЛЕ БУЛСЫН
Булат энем, елый-елый,
Янга килеп утырды.
Әле генә Дәү әтием
Чыбык белән суктырды-ы-ы...
Нинди усал, — дигән булам, —
Тик торганнан тукмый ул.
Булат никтер каршы төшә:
Авыртырырлык сукмый ул...

Алай булгач, ник елыйсың,
Бозылган бөтен төсең...
Мин бит елыйм...
Дәү әтинең...
Күңеле булсын өчен...

* * *
Һомай дигән Дөнья Кошы бар, ди,*
Күк Тәңресе — Ходай аңа яр ди...
Шул Һомайның канат шәүләсендә
Бәхетлеләр өчен бәхет бар, ди...


КЫШ КИЛӘ
Кыш килә, кы ш килә
Чаналарга төялеп.
Көз кала, көз кала
Каеннарга сөялеп.

КЕРЛӘР ТАГАН АТЫНА
Бар урам акка күмелгән,
Кыш дисәң, кыш та түгел.
Канатлар җилкенәмени, —
Кош дисәң кош та түгел!
Ике агач арасына
Бәйләнгән бауга кунып,
Ак керләр таган атына, —
Бөтен урамга тулып!
Мин гүя, тылсым иясе —
Дөньяны аклап торам.
Очмасын дип, шул аклыкны
Көн буе саклап торам!

«ЭКСКУРСИЯ»
Әни иртән торды да:
«Бер әйбер кирәк, — диде. —
Башкалары күп, монысы —
Дефицит бигрәк!» — диде.
Көне буе әнигә
Шул әйберне табыштым.
Һәм... сиздермичә генә
Казан белән таныштым.

КӨЗГЕ
Быел миңа туган көндә
Көзге бүләк иттеләр.
«Матур булып үссен», — диеп,
Көлә-көлә үптеләр.
«Карагыз көзгемә», — диеп
Барысын ялыктырам.
Берәр кая барган чакта
Янымда алып барам.
Әнием мине күтәрә,
Ә көзге кулда килә.
Мин еласам — ул да елый,
Мин көлсәм — ул да көлә.
Кылансам — кыланган була,
Гел артымнан кабатлый.
Телне күрсәткәнне генә
Көзге бер дә яратмый!

САНАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ
Без санарга өйрәнәбез,
Нурны алга бастырып,
Нәсимә күрсәтеп бара,
Ә мин торам кычкырып:
Бер авызы, бер борыны...
Бер теле... бер башы бар...
Икешәр кулы, колагы...
Ике күзе, кашы бар...
Өч миңе бар җилкәсендә,
Күлмәгендә — өч төймә...
Саный китсәң...
Дүрт кесәле
Костюм кигән өстенә.
Кулларында — бишәр бармак,
Якасында — алты тап...
Җидегә кадәр санадым,
«Алты» дидем алдадым.
Кесәсендә җиде бөртек
Сагызы бар бу Нурның.
Сигез тиен акча чыкты,
Һәм... алкасы Гөлнурның...
Шуны белдек — авызында
Тугыз бөртек теше бар.
Нык чутладык — тирәсендә
Төп-төгәл ун кеше бар!
Без бүген көне буена
Саннарны өйрәнәбез.
Саннарны өйрәнгән булып,
Соң!..Нурны өйрәнәбез.

БУЛАТНЫҢ ТӨШЕ
Иртән торгач, Булат энем
Төшен сөйли башлады.
Тик... шунда ук туктап калды,
Төш серләрен ачмады.
Сөйләткән буласаң, — ди ул, —
Үзең дә күреп тордың.
Мин батырлык күрсәткәндә
Янымда йөреп тордың.

ОЕК КАЙДА БУЛГАН?
Иртән иртүк Самат
Елап утыра.
Идән төя-төя,
Улый, акыра.
Кая булган минем
Бер оегым, ди.
Хәзер өшер инде
Бер аягым, ди.
Бөтен кеше эзли
Сыңар оекны.
Табылмый бит, гүя
Эзлибез юкны.
Әтиебез тиги,
Самат башын игән, —
Ике оегын да
Бер аякка кигән!

ТЕЛ ДӘРЕСЕ
Татар теле дәресендә
Безнең Вәли әллә нишли
Озын телен чыгара да
Әллә үрти, әллә кешни...
Апа тирги...
«Әллә, — ди ул, —
Әниеңә белдерәсе?..»
Вәли әйтә: «Тиргәмәгез,
Бездә бүген тел дәресе!»

КАЗАН
Ике якта — алкасы,
Эчендә — балык шулпасы!
Менә шундый савыт,
Исемен кара табып!

КАПКА
Бездә шундый капка —
Бөтен җире такта.
Го- Го-
мер мер
буе буе
эш- сак
тә, та.

ТУП
Туп һәрвакыт түгәрәк,
Йөрер өчен тәгәрәп...

ЗОНТИК
Кайчан эше табыла? —
Ачыла да ябыла.
Кош шикелле кагына, —
Ул яңгырны сагына.

ӘНИ СҮЗЕН ТЫҢЛЫЙМ
Бүген унда ук тордым,
Ай-һай йоклап ардырган...
«Өйне карап тор», диеп,
Әни язу калдырган.
Тышта ямьле.
Яратып
Чакырып тора алан.
Уйнау рәхәт...
Онытмыйм:
Өйне дә карап алам.
Табын, түшәк җыелмаган,
Себерелмәгән идән.
Тик нишлим...
Әнием миңа:
«Өйне карап тор!» — дигән.
Авыр эш: көне буена
Өй карап утыр инде.
Шулай да түзәм. Әнием
Рәхмәтләр укыр инде...

ӨЕБЕЗ ЕЛЫЙ
Нәрсә бу? Нинди тавыш?
Кемдер егылган ялгыш?
Акыра да бакыра,
Әллә кемне чакыра.
Карыйм — беркем күренми,
Кем болай улап ята?
Баксаң, баксаң — өебез
Акырып елап ята!
Калтырана тәрәзәләр,
Калтырана ишекләр.
Авызын ачкан хәтта
Түбәдәге тишекләр.
Колак тондыргыч тавыш,
Ә үзе шундый таныш...
Кемнең тавышы соң бу?
Йә, син дә эзләп табыш!
Кем шулкадәр кычкыра,
Жәлләми бит көчен дә...
Һи! Энем елый икән
Өебезнең эчендә.

МИН ОЧАМ
Көн дә төштә очып йөрим,
Кош кебек очам, имеш.
Белмим, ничек очамдыр мин
Канатсыз-нисез килеш...
Иртән торуга ук тоям:
Сызлый бөтен иңнәрем.
Очам инде очам, чөнки
Каз йоныннан мендәрем.

БАЛЫК ТОРМЫШЫ
Елгадагы балык халкы
Ничек яшидер.
Тын алулары кыендыр,
Кышын өшидер...
Балыкларның ни атасы,
Ни анасы юк...
Бер генә уңай ягы бар —
Юынасы юк...

НУРНЫҢ ҖИЛЛЕ КАМЧЫСЫ
Нур бүген камчы ясады,
Бөтереп куйды очын.
Шартлатып караган иде,
Чеметеп алды учын.
«Шарт» та «шорт»! —
Селкенгән саен
Хәтәр сызгырып тора.
Көн буе колак төбендә
Җилләр ыжгырып тора!
Шартлатканын санап бардым:
Биш... утыз.. илле... булды.
Нурның бу яңа камчысы
Шәп булды, «җилле» булды.

КИЕМ АГАЧЫ
Алмагачның иң очында
Ялгыз өши бер алма.
Сизеп торам — тәмле алма,
Күреп торам — эре алма.
Салам да атам шарфны,
Каешны атам өскә.
Икесе дә барып куна
Алма утырган төшкә.
Бияләй, итекләрне дә
Алмагач эләктерә.
«Ыһ!» та итми теге алма,
Ул хәтта көлеп тора!
Кызып киткән — берзаман
Алмага очты бүрек.
Акбай өрә, өстә калган
Тиен бүрекне күреп...
Кара-кара! Бу агач бит
Хәзер тиен агачы!
Тиен агачы да түгел, —
Чып-чын кием агачы!

ЧИСТАЛЫК ХАКЫНДА
Минем энем шундый чиста,
Шундый да пөхтә егет!
Бер тамчы да пычранмый,
Мәсәлән, минем кебек...
Күлмәген дә каралтмый ул,
Чалбарын юешләми.
Көне буе чиста йөри,
Чөнки ул... эш эшләми.

КЫЗЫК ШИГЫРЬЛӘР
ШИГЪРИ ТАБЫШМАКЛАР
* * *
Колагы бар, ишетми ул,
Авызы бар— чакырмый.
Тигез җиргә утыралмый,
«Китерегез чокыр!» — ди.
(Казан)
* * *
Колагы бар — ишетми,
Аягы бар — йөрми.
Баш очында — болыт,
Эчендә ут дөрли.
(Самавыр)
* * *
Берни дә ашамый,
Берни дә эчми.
Көне-төне эшли,
Шуңа түрдән төшми...
(Сәгать)
* * *
Ул шундый тыныч, ул шундый горур,
Патшаның үзен күрсә дә.
Тылсымлы, хикмәтле нәрсә ул:
Аяксыз йөри, кулсыз күрсәтә.
(Сәгать)
* * *
Кечкенә генә җил капка
Ачыла да ябыла.
Аңа кергән һәрбер нәрсә
Ак ташларга абына...
(Авыз)
* * *
Колагы бар, ишетми ул,
Авызы бар— чакырмый.
Тигез җиргә утыралмый,
«Китерегез чокыр!» — ди.
(Казан)

РИФМАЛЫ ТАБЫШМАКЛАР
* * *
Теше күп булса да, ашамый ул,
Шапшак кешеләргә ошамый ул.
(Тарак)
* * *
Табынга утыра мичтән төшеп,
Сырлы түбәтәенең түбәсе тишек.
(Бәлеш)
* * *
Яңгыр килсә — табактай,
Кояш чыкса — таяктай.
(Зонтик)
* * *
Нәрсә ул — аска таба үсә,
Яз җитсә — җиргә күчә?
(Боз сөнге)
* * *
Кояш кебек ялтырый,
Эчендә су калтырый.
(Самавыр яки чәйнек)
* * *
Симез генә ак тана
Мөгезем бар дип мактана.
(Чәйнек)
* * *
Беләгемә елан ябышкан,
Атымның аркасын чагышкан...
(Камчы)
* * *
Үзе килә — эзе юк,
Борыны бар — йөзе юк...
(Көймә)
* * *
Үзе йөри — атламый,
Симерүдән туктамый.
(Орчык белән җеп эрләү)
* * *
Җаны бар, каны юк,
Уникедән артык саны юк.
(Сәгать)

ӨЧ КЫЗЫМ БУЛДЫ
Бүген кызым, тыны бетеп,
Йөгереп кергән өйгә.
Кычкырып елап җибәрде
Йөгереп кергән көйгә:
«Бар кызның да әтисе юк,
Мин берүзем әтиле...
Урамга чыгып, шуларга
«Кызым» диеп әйт әле...»
Йөгереп чыгып та китте,
Артыннан чак өлгердем.
Бүген берьюлы өч кызның
Әтисе булып йөрдем.

МИНЕМ ӘТИ
Йә, әйтегез, мондый хәлгә
Ничек кенә түзәргә? —
Туры килә, туры килә
Әти күрми үсәргә.
Кайчагында, кайчагында
Әти бик кирәк була.
Кирәк булу белән мени —
Өйдә ул сирәк була.
Бөтен кеше белә аны, —
Урам тулы рәсеме.
Телевизор — өе кебек,
Радиода — исеме...
Әле түрәләр янында,
Әле халык алдында.
Җәен янып-пешеп кайта,
Туңып кайта салкында.
Җанны үртәп: ул бер мәшһүр
Җырчыдыр, дип әйтмәгез...
Белер идегез
Кандидат
Булып йөрсә әткәгез...

ХӘЛИМ КЫЗЫК СӨЙЛӘШӘ
Соңгы вакытларда Хәлим
Бөтенләй дә үзгәрде.
Каян табып бетерәдер
Кызык-кызык сүзләрне.
«Алмадан җилләр искән», — ди,
Ягъни, кемдер ашаган.
Кемдер нидер аңламаса:
«Шөрепләре бушаган...»
«Тегермән яхшы тарта», — ди,
Алмаз бик күп ашаса.
«Берәр этлек көт тә тор, — ди, —
Илдар җилкә кашысы».
Кемдер исәнгерәп йөрсә —
«Һи... аяк өсте йоклый!»
...Хәлим шундый кызык малай —
«Телләре телгә йокмый...»
Ай!..
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.