Latin

Шигырьләр - Фәйзерахман Хәйбуллин

Süzlärneñ gomumi sanı 160
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 141
50.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Мәшһүр мәрхүм шагыйрь Габдулла әфәндегә
(«Кара урман» көенә)
Мең тәәссеф тә аз күренәдер
Милли көйгә шигырь язганга;
Укыган да саен күңлем тула —
Дәва беләм бәгърем сызганга.
Нечкә тамырларга хис бирүче —
Үтеп китте шагыйрь Габдулла;
Үлгән йөрәкләрне күп терелттең,
Шаять онтылмассың күп елда.
Язучы идең сүзнең тәмен белеп,
Һәркаюсын тугърылык белән;
Рухыңа һәркөн җиде Коръән
Багышлаганда да аз беләм.
Әлхасил, дуст, киттең безне ташлап,
Хак язмышы булгач — чара юк;
Мәңге калыр исмең, дәвам итәр,
Ядкяр бездә шаять шулай ук.
Барчамыз да шуны көтмәктә бит:
Качан килеп җитәр кизүе,
Раббем үзе рәхмәт нурын сачеп,
Шайтан ләгыйнь бездән бизүе.
Һәрни булса, тәкъдиргә тәбдил (1) юк —
Аслы гарәпләрнең мәкале.
Мәгънәле шигърең һәр көн укып,
Дога кыйлам шул ук хатәме (2)


Күңел күтәрә
Ак Идел буйларын күп йөредем,
Сахра гизеп сары ат белән;
Җиһангизлек шулай таныштырып,
Бер тугандай итә ят белән.
Бер мин түгел, бик күп җиһан гизеп
Йөрүчеләр һәрбер илләрдән.
Рәхәтеннән күбрәк михнәт күреп,
Гомер үтә заигъ (3) безләрдән.

1 Тәбдил — алмаш.
2 Хатәме — сүзне (хатәмне?).
3 3аигъ — файдасызга, бушка.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.