Latin

Шигырьләр - Эльмира Шәрифуллина

Süzlärneñ gomumi sanı 996
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 685
41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кояш үзе гашыйк булган
Безгә бүген Кояш үзе гашыйк булган,
Безгә карап торган Айның йөзе тулган.
Бөтен тирә, бөтен Җиһан нурга чумган,
Бүген безгә Кояш үзе гашыйк булган.
Җыр багышлап көй чыгарган Чишмә үзе,
Сандугачның бары бездә ике күзе.
Моңга тулып балкып тора дөнья йөзе,
Безгә атап көй чыгарган Чишмә үзе.
Безгә охшап горур калган Кыя-Таулар,
Улларыбыз-кызларыбыз — исән-саулар.
Бердәм көчне җиңә алмый даулар-яулар,
Безгә охшап горур калган Кыя-Таулар.
Бүген безгә Кояш үзе гашыйк булган,
Сокланудан якты Айның йөзе тулган.
Бөтен дөнья, бөтен Җиһан нурга чумган,
Безгә бүген Кояш үзе гашыйк булган!

Бәхетле, тәхетле көнем
Тормышымның иң бәхетле көне,
Иң тәхетле көне — бүгенем.
Йолдызларны узып, тузып-тузып,
Әллә кая оча күңелем.
Борчулар да, тавыш-гауга да юк,
Юк кимсетү, әләк-чәләк тә.
Күзләремнән шатлык яше ага,
Тыяр өчен юк бер сәбәп тә.
Эзен-эзгә, үзен көзгә куеп,
Уңышларым йөгерә ыргылып.
Керфекләрем ачам — күңел тәрәзәмә
Яз кояшы керсен ургылып.
Яз кояшы керсен,
Керсен, сезне күрсен,
Башлы-күзле булган улларым.
Сез бит минем төнгә көн укмашып,
Җыр кушылып туган елларым!

Җирдәге оҗмахым
Кайгылар килсә күңелгә,—
Юллар авылга тарта.
Яшәгәндә чит-ят җирдә
Хәсрәт һаман ла арта.
Туган җирем — анам кыры,
Йолсаңчы гөнаһларым,
һәрвакытта якты йөзең —
Шул миңа оҗмахларың.
Чит-ят шәһәрләргә китеп,
Оят качырган кызлар
Кайтырлар да, савап эзләп,
Картларга хәер сузар...
Рәхмәт әйтеп ала картлар,—
Ертмыйлар кеше йөзен.
Аяк астына салмыйлар
Малай-шалайлар сүзен.
Монда һәрнәрсә синеке:
Урманнар, кырлар, юллар;
Кар астындагы тамырлар,
Боз астындагы сулар.
Туган як — җирдәге оҗмах,
Тәмамланмаган шигырь.
Туган як — бөтен бер тормыш,
Башланмаган да гомер!

Сөембикә-ханбикә
Сөембикә үз илендә
Ханлык иткән чагында,
Дөньяның бар гүзәллеге
Булган Казан ягында.
Сөембикә сөйләгәндә,
Сандугачлар сокланган.
Шарламалы елга хәтта
Агышыннан тукталган.
Сөембикә-ханбикәнең
Акылына таң калып,
Аллаһыдан саулык сорап
Сәҗдә кылган бар халык.
Сөембикә-ханбикә —
Халкымның йөз аклыгы.
Милләтемнең йөзек кашы,
Иманымның сафлыгы!

Дустың булса
Дустың булса шундый булсын,
Ялган сүз сөйләмәсен.
Мыскыллы карашын күреп
Бәгырең көйрәмәсен.
Дустың булса шундый булсын,
Астыртын эш йөртмәсен.
Хыянәт дигән шырпы белән
Дуслыкка ут төртмәсен.
Дустың булса шундый булсын,
Синең өчен үләрлек.
Гомеркәеңнең бәһасен
Җаны белән түләрлек.

Моң
Моң нечкәртә икән күңелләрне
Һәм елата икән, җырлата.
Сагыну илләренә озата да
Сөелү иңнәрендә сызлата.
Моң дәвалый икән күңелләрне:
Сихәт бирә, искә төшерә.
Яшәүләре авыр булыр иде
Моң булмаса җирдә кешегә.
Моң теткәли икән күңелләрне:
Үсендерә, утка пешерә.
Моңлы диләр, уттан суга төшеп,
Тетрәнүче безнең ишегә.

Әнкәй киңәше
— Кеше белән яшә,— диде әнкәй, -
Дус кешеләр җирдә бик кирәк.
Белеп булмый кайчан элеп ала,
Кайчан туктап кала бу йөрәк.

— Кеше белән яшә,— диде әнкәй,—
Үрнәк булып бала-чагага.
Күрше-күлән үгетләрлек булсын,
Каш җыерса онык — бабага.
— Кеше белән яшә,— диде әнкәй,—
Киңәшләшеп яшәү бик кирәк.
Күрше-күлән,
Тату кардәш-ыру —
Таяныч ул җирдә, зур терәк!

Онытмагыз
Сау булыгыз, балачакның
Иң татлы мизгелләре.
Күңелгә уелган хиснең
Садәсе, изгеләре.
Сау булыгыз,
Саубулл ашам,
Хушлашыр вакыт җиткән.
Хәтта хыяллар картайган,
Шуклык, шаянлык киткән.
Сау булыгыз,
Онытмагыз,
Зөбәер болыннары...
Оныгымны көтеп кешни
Туган як колыннары!

Татар китабы
Сезнең өчен китап язган идем,
Акча кирәк икән, егетләр.
Җаныгызны кузгатадыр микән
Минем сүзләр,
Минем үгетләр?
Хәер эсти әдип...
Акча кирәк,
Шигъри сүзнең тәмен кем белә?
Якты дөнья сорый фикерләрем,
Китабыма җанны кем өрә?
Ачның хәлен тук белмәве хактыр,
Җаваплары: юк бит,
Акча юк.
«Юк»лар белән бик хушландык инде,
«Юк»ка кардәш, безләр күптән тук.
Базар булгач, базар булсын инде,
Нәшерләгез ихлас сүзләрне.
Яратабыз ласа табигатьтә
Муллык белән килгән көзләрне.
Чынлап әйтсәм,
Шигырьләрем әйбәт,
Укып кара,
Кара бер тыңлап.
Кайберләре чәчрәп утка керә,
Кайберләре тора җыр сорап.
Мәрхәмәткә,
мәнгә,
кешелеккә
Өндәп язам улың,
кызыңны.
Эретермен тәмле сүзем белән
Күңелеңә кергән бозыңны.
Читекченең күне беткән, имеш,
Язучының юктыр кәгазе.
Татар бае,
Синнән ярдәм кирәк,
Тапмассыңмы берәр әмәлен?
Менә шулай
Егерменче йөздә
Татар китабының язмышы.
Туа алмый үлә татар сүзе —
Төшкән икән кемнәр каргышы?

Татар теле мөгаллиме
Яратканга Туган телне,
Ана телен яратканга,
Гыйлем эстәү — чын татарча
Булсын, диеп, җан атканда,
Кемнәр генә сүзләмәде,
«Кыйнамады» кемнәр генә?
Туган тел, дип, сөйләнделәр,
Калды ләкин сүздә генә.
Татар теле — Туган телең —
Бәхетсез тел булып йөрде.
Калдык-постык сәгатьләргә
Иң пүчтәк фән булып керде.
«Тара-бара», имеш, аны
Укыта ала һәрбер тинтәк...
Шул кадерсез мөнәсәбәт
Сеңдерелде җайлап, ипләп.
Саташты күп йомры башлар,
Голәмасы, дин хадиме.
Көрәштең син бер ялгызың,
Татар теле мөгаллиме.
Сөю, әрнү газабыннан
Тамырларың шытым бирде,
Шәкертләрең бил турайтып
Басты бүген,
Күзең күрде.
Әнә шулай:
Сабыр холык,
Тыйнак акыл белән, димме?
Саклап Телне, сакла безне,
Татар теле мөгаллиме!

* * *
Вактыны йөртер кешеләр
ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән
сәгатен һәркем борып.
Г. Тукай «Ваксынмыйм»
Мәңгелектән килеп, мәңгелектә калдың,
Син җырларда калдың, аңнарда.
Тугры булып тарихларга кердең,
Байрак булып яндың таңнарда.
Әткәм теле булып иркәләдең,
Әнкәм теле булып назладың.
Үткәннәрдән киләчәккә китеп,
Җир әйләнә моңлы сазларың.
Чын безнеңчә итеп,
Милли итеп,
Йөрәкләргә үтеп, бәгырьгә.
«Зиләйлүк»ләр килә, «Тәфтиләү»ләр,
«Әллүки»ләр кайта хәтергә.
Гамәлләре, гамь-гарьләре кайта,
Рухы торып баса шул чорның.
Үлеләрне хәтта терелтерлек
Көчен тоясызмы сез җырның?
Якты исем килә дастаннардан,
Милли моңнар килә үткәннән.
Без тумыштан «Туган тел»гә таптыйк,
Туган җиргә таптыйк күптәннән.
Чишмәләрен эзләп Кушлавычка,
Өчилегә бардык, Кырлайга.
Арабызда берәү бармы икән
Табынмаган бөек Тукайга.
Гаскәр кеби төз наратлар әнә
Саклап тора Былтыр урманын.
Санап тора Тукай якташының
Ничә чәчеп, ничә урганын.
Тукай яшендә ул ни эшләгән,
Син ни кылдың Тукай яшендә.
Җавап көтә кебек бездән шагыйрь
Сорау биреп шушы яшендә.
Шигырь генә түгел кылган гамәл,
Һәр шөгыльнең илдә тәме бар.
Үзеңнән соң гасыр яшәр эшең
Калса гына җирдә — ямең бар.
Тукай гомере ачык мисал безгә,
Тукай сүзе карар, кагыйдә.
Никадәрле гакыл, мәгънә, киңәш,
Сагышлы моң — шигъри ул көйдә.
Бер карасаң, сабый бала кебек,
Сафлык белән тулган Габдулла.
Бер карасаң, мәгърур кыя кебек,
Арысланнан кыю Габдулла.
Бер карасаң, ата назы белән
Һәммәбезне көйләп яшәтә.
Бер карасаң, сабак, дәрес бирә,
Хыяллары белән яшәртә.
Сабый кебек садә Тукай җыры,
Кайчак өлкән бездән күп яшькә.
Аксакалдай акыл, киңәш бирә,
Алгы көнгә дәшә, көрәшкә.
Бәйрәм ясап күңел түрләрендә
Пар атлары чаба заманның.
Тукайлары туганчыга кадәр
Нуры булды микән Казанның?
Нуры булды микән авылларның,
Якты җыры җитү кызларның?
(...Очкыныннан Тукай туар кебек
Күзләрендә янган кузларның...)
Язы барның җирдә җыры булыр,
Язлар бирде сине бу җиргә.
Зур җаннарга гына насыйптыр шул
Гасырларга үтеп керергә.
Җыры барның җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле,
Без шагыйрьле халык,
Без — Тукайлы халык мәңгегә!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.