Latin

Шигырьләр - Бикә Рәхимова

Süzlärneñ gomumi sanı 259
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 222
44.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Тигезлек билгесе
Халык дибез, милләт дибез,
Икесе ике сүз шул.
Милләт дисәк, безнең колак,
Безнең хис, безнең күз ул.
Урам тулы халык бара,
Милләтне син арала.
Кыен эшме? Әйе, кардәш,
Эчтә әрнү, әр кала.
Безнең колакка ят сүзләр,
Күзләре ят, үзләре.
Гомер буе рәнҗү күңлем
Милләттәшне эзләде.
Гомер буе милләт төзим,
Беләм дә күк өлгесен.
Халык – тигез – милләт диеп,
Эх, куярга билгесен!

“Демократик” реваншизм
“Демократия” гөрләп “чәчәк” ата,
Чолгап алды уттай җиһанны.
Әфганстан, Гыйрак “сабак” алды,
“Өйрәтергә” кирәк Иранны.
Чәчәкләре, сабаклары – үлем,
Ачы кычкыруы сабыйның.
Мөгаллиме кайда?
Укытырга
Реваншистның, эх, арт сабагын?

Казан үзебезнеке
Күңелемдә йөртәм бакчам итеп,
Җәннәт итеп, итеп талисман;
Якты нурың өмет таҗы миңа,
Киләчәккә туган таң сыман.
Тирәнлекне үлчим синең белән,
Биеклегең офык киңәйтә.
Бөеклегең – арка терәгем дип,
Тәсбих тарткан кебек, мең әйтәм.
Казан кирәк, барсына да кирәк,
Тезелгәннәр табын тирәли.
Казанымның казаннары кайный,
Тәгамнәргә күмеп тирмәне.
Кемдер сине гомер алмак була,
Утка пешеп, телен тешләтә,
Кунак булып хөрмәт күрүләрне
Аңламасаң әнә нишләтә.

Татар авыллары
Җир йөзендә күпме авыл бардыр,
Өсләрендә тормыш давыллары.
Адәмидән туфан кичердегез,
И мөкатдәс татар авыллары.
Сезнең кардәш – дөнья авыллары.
Бардыр бәлки канлы яралары.
Татар аулы өчен табу килә –
Тугры сүзне әйтү ярамады.
Хан заманы инде үткән-киткән,
Әзергә бәзер килгән һәр заманда.
Ак патшалар кара дошман икән,
Кайнатканнар бетү тузанында.
Һумай кошы агач башларында,
Көйгән канат очып килә алмый.
Татар җаны авылында икән,
Яшәү җебен очын-очка бәйли.
Килде заман – совет дигәне дә,
Ябырылды татар авылына.
Чит-ят хәреф салып букчасына,
Мәдрәсәне салды янгын учагына.
Бүгенгесе тагын теш сызлата,
Татар аулы эреп-сызып ята.
Өре маен җыеп алучыдан
Калдык булып кара сызык ята.

Казан, 2007.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.