Latin

Шигырьләр - Айдар Хәлим

Süzlärneñ gomumi sanı 969
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 723
38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хәсән Туфанга

И минем сәҗдәм шагыйре,
Ниһаять, теге Вакыт
Ватылды...
Яңа Вакыттан
Камчылый безне тәнкыйть.
Тыйнак идең... Тар Тәүфикънең
Сәбәбе кемдәлеген
Белгәч, тыйнаксыз булмыйм, дип,
Тәмугълар көндәлеген
Хәтта Син язмадың, абзый,
Тыйнак диссидентыбыз:
Чал чәч учмасы — кылган баш,
Буби, Идел-йортыбыз...
Туфанча сүтеп шигырьнең
Иҗеген, өтерләрен,
Юнәлтмәдең Нероннарга
һөҗүм компьютерларын.
Калдырган булсаң безләргә
Каземат вәгазен дә,
БМОга таратыр идек
Фифарус кәгазендә.
Куркак тыйнаклыкта бөлдек.
Шуңа, йотып яшьләрен,
һич мантый алмый «мөстәкыйль»
Татар энекәшләрең.
Ямап аклы күлмәкләрне,
Бераз күз йомып кисәк,
Без һаман кер күтәрәбез,
Без хәтта һаман исән.
Ишетәмсең, язгы такту
Бикләнеп убаларда,
Дөбердәп, вата ишекне
Тыйнаклыклары кайда?
Ясыйлар синнән фәрештә,
Пәйгамбәр идең бугай:
Сиңа чәнечкеле кырда
Фатыйха биргән Ходай.

Дусларга
Хәл сорашып, хат язып тормагыз.
Хәлне күзгә карап белешербез.
Диктатура кайтты. Озакламый
Без бер камерада күрешербез.
Түздек. Түзәчәкбез. Кемнәр кайчан
Сөйли алыр безнең түзгәннәрне?
Әмма түзә-түзә булмадыкмы
Бу яктыдан якты карбаздагы
Бәрәңгенең сукыр күзәнәге?

Такташ нигезендә
Сыркыдыдан кайттым кичә мин.
Истә: карлар караңгысында-ау! —
Классикның ихатасында-ау! —
Казык та юк, сазлык дерелди,
Бу туң сазда нидер гөрелди.
Сагынам, үзем берни эшләмим.
Сыркыдыдан кайттым кичә мин.
Истә: карлар караңгысында-ау! —
Билдән көрткә чумган тигәнәк,
Шәхми карттай, мичкә чүгәләп,
Гасырларның тыңлыйм минутын,—
Ялт-йолт үзе ут талкысында-ау! —
Иске карлар караңгысында-ау!..
Классикның ихатасында-ау!
«Сыркыды»лар «Сургодь» икән ул,
Бу «Сургодь» ләр телсез икән ул,
Мин урысча гына балякал
Хәйрүк абзый яратмаса да-ау!
Классикның ихатасында-ау!..
Казык та юк, сазлык дерелди.
Сыркыдының силсәвитендә
Шәхмиләр тормагач каравыл,
Сазга батып бара бу авыл.
Мукшы кызы тышка кер элде.
Әнә яңа мәсҗед күренде —
Кереп булмый — сазлык дерелди.
Бу таң сазда нидер гөрелди.
Талап үтерелгән шагыйрь җаны
Ватан эзләп туган җирендә,
Гүя атом булып таш актара,
Күккә гыйсъян атып, «Күрен!» —ди.
Бу таң сазда нидер гөрелди.
Сагынам, үзем берни эшләмим!
Җил сызгыра ялгыз колгада —
Кар эчендә, изге догада,
Мәсҗед коткарыр, дип көтәм мин.
Сагынам, үзем берни эшләмим.
Сыркыдыдан кайттым кичә мин.

Гасырлар чатында
Фәүзия Бәйрәмовага
Азагымы, башымы гасырның
Без ук башы берүк учманың.
Көн итәбез туры почмагында
Туфан белән Шамил Усманның[1].
Аһ, бу урам чаты — иҗат хакы!..
Җиз торбада гүли учагы.
Үзе күренмичә, кем гөл суза?
Кем кулының сынган гөл сабы?
Синең кул бу. Гасырлар чатында
Гөлне алучы юк хәзергә.
Шамил Усман — ГУЛАГта атылган.
Туфан — ГУЛАГтан соң — кабердә.
Гасыр юк. Вакыт бар. Вакыт ага.
Яңа, егерме беренче гасырда
Кеше шул ук, тормыш шул ук калыр.
ГУ ЛАГ лар төтенләр кансырап.
Гасырлар тик ярадан торса да,
Алар шома, җөйсез тоташыр.
Татар кырмыскасы Евразия
Чиге аша һаман йөк ташыр...
Яшәү яралгач та,
Социалистик
Герой булып алган бу Айның
Кәр көнендә милләт кытыкларга
Чыгар Шүрәлесе Тукайның...
Без кытыктан үлемсез чыгарбыз
Сын катырмый, булмый дивана;
Шунысы хак: мөкатдәс максатны
Хәтәр чатта, хәтәр юлда да
Онытмыйбыз,
Әнә, шәмдәл булып,
Синең кулларыңда гөл яна...

[1] Чаллының Хәсән Туфан проспекты һәм Шамил Усманов урамы кисешкән тәңгәл күз уңында тотыла. (Автор.)

Чыны-шаяруы бергә
Бозылды көн — чәнчеп ява яңгыр,
Бозылды кан — түзәм җәбергә.
Яңа төзелеш пычрагын себергән
Җил
Үтәдән үтә бәгырьгә.
Вакыт күпме? Безнең вакыт күпме?
Ачудан күлмәккә ут капкан.
Кадалып ла китсен, дим, дөньясы,
Кулым салыйм кайсы ботакка?
Шулчак нидер баш очында гына
Гөлт кабынды — очкын очырды.
Афәт сизгән боландай, тасырдап,
Сикереп үттем тирән чокырны...
Электр чыбыгының черт-черт көйрәп
Төшүен күргәч, миңа кот кунды —
Юктан гына һәлак була яздым,
Ярый, дидем, качып котылдым...
...Елап килә идем — көлеп куйдым.
Күтәрелде кәеф, ничектер,
Трагикны тормыш комик итте,
Үлем миннән көлеп кичекте...

Без исән!

Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
Без исән!
Җимертелгән Шәһри Казан сыман
Атылырга рәткә тезелсәң,
Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,
Әйтү ләззәт икән:
Без исән!
Безне талап, алар баемады,
Хәер сорашалар — син күрсәң!
Без һаман бай, чөнки таңнан торып,
Милләтебез эшли —
Без исән,
Без исән!
Без исән!

Энҗе турында баллада
Тагын давыл купты... Бу давылда
Яңа энҗе, диләр, ярала.
Энҗе эзләп, дулкыннарга чумам —
Энҗе нуры кирәк ярама.
Диңгез төбен кармап, кулга нидер
Эләктердем... Нурдай тишелеп,
Ярга чыксам — аһ! — энҗе дигәнем
Баш сөяге икән кешенең!..
Утка пешкән сыман башны кире
Орам дигән мәлдә упкынга,
Мине, мәгънә колын, тиргә салып,
Өн тетрәнде:
— Адәм, мин монда!
Саф сөю һәм ирек өчен,— ди бу,—
Көрәштем — алдандым — ил күрде:
Кара яшьтән йөрәк ялкынында
Кайнап, ак энҗеләр өлгерде...
Башкисәрләр башымны кисмәде.
Мактап яшәттеләр... Сагыздай
Яшемә — сизмәдем — кайчан, ничек
Төс үзгәрткеч агу тамызды?
...Мин, шикләнеп, күз сирпим.
Гүяки
Нур өермәсендә кояшның
Йодрык кадәр ике энҗе яна
Күз чокырларында бу башның...
Кем булган ул? Гыйсъянчы?
Ил сатып,
Даһилык яулаган шайтанмы?
Инде илгә мин чын энҗе, диеп,
Сәнгать сыйфатында кайтамы?
...Диңгез, илһамланып, тау актара,
Айкылычлар уйный ялтырап,
Энҗе тулы баш сөяге белән
Нишләргә, дип, аптырап,
Ярда торам...

Исхакый каурые
Миңа — дүрт. Туң тәрәзәдә
Мезелди бозлы күзләр.
Аркама суынган мичтән
Дәүләти җылы эзләп,
Утырам — сабый — сәкедә.
Ач карын карын көри.
Янымда мине тирәләп
Фәрештә очып йөри...
— Калдырма ялгыз! — дим Аңа.-
Бу өйдән китә күрмә!
Син булсаң — җылы һәм рәхәт,
Син китсәң — салкын төрмә!..
— Китмимен! — диде Фәрештәм.-
Бисмилла, сабый, сөен:
Исхакый үзе сиңа дип
Җибәрде кауырыен...

Ут
Без өшедек. Аһ, хәерсез сәгать!
Туңып үләбезме далада?
Буран аша ай кыйшая — шадра —
Гүя аны пәри ялаган.
Җылыталмыйм сине... Соң үземне
Учак итим мәллә, сөйгәнем?
Синең өчен ят балдактан үтеп,
Утка ике гомер түләдем...
— Йокым килә... Йоклат әкият сөйләп!
Дидең дә, куркыныч карадың.
Бу дәһшәттән килер бәла тоеп,
Чигә чәчем кардай агарды...
Ә давыл котырды... Ашык-пошык
Кораштырган киндер куышның
Бердәнбер казыгын какшатып, җил
Үпкәдән үкчәгә шуышты...
Кайдан бу гамь? Көтмәгәндә җиргә,
Гүя утка сузып кулымны:
— Бу ут! — дидем.— Кер учакка тизрәк!
Безнең ут бу... Бу ут — борынгы!
Кар сарылган якты сының белән
Бер бөтен боз булып ул чакта
Иелдең син ышаныр-ышанмас
Мин бар иткән сихри учакка...
Кем күз буды? Караштан ни туды?
Күрүемчә, канлы кызарып,
Арабызда учак яна иде —
Җирдә исән калган кислород.
Белгән догам укып, ут өстендә
Бармакларын удым кулыңның.
Эреде керфегең... Күзең... Үзең...
Нәм елмайдың: «Менә җылындым!»
Без шат идек. Хыялый учакка
Яккач соңгы өмет чималын,
Ниһаять, уянды җанда ач рух —
Ходай Тәгаләсе Иманның...
...Дөнья тынды. Ай актарып чыгып
Пәриләр өерен давылның,
Моңсу төнге күктән карап йөреде
Биләмәсен йөз мең авылның...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.