Latin

Шигырьләр - Әхмәт Рафиков

Süzlärneñ gomumi sanı 841
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 652
39.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

Чирмешән таллары


Яр буйларын таллар баскан,

Читләрен дулкын кага.

Гасырдан-гасырга күчеп

Кече Чирмешән ага.


Ярларында исәпсездер

Карлыгач оялары.

Талларында һич өзелми,

Сандугачлар сайравы.


Каз оялары үрәләр,

Чирмешән талларыннан.

Җим эзлиләр тәкәрлекләр,

Чирмешән буйларыннан.


Зифа талларны тибрәтеп,

Былбыллар канат кага.

Сандугачлар сайравыннан

Күңелләр ләззәт таба.



Татар кызына


Нур сибүче күзләреңдә күрәм,

Аяз көннең зәңгәр күкләрен.

Яшь каеннар зифалыгы синдә,

Чибәрлеге нечкә билләрнең.


Карашларың җанны яктырта,

Йөзең, әллә тулган аймы соң?

Һушны алыр хәлгә төшерерлек,

Ай-кояштай балкып карыйсың.


Аналарның сабырлыгы синдә,

Чишмә суларының паклыгы.

Дәрьялар сыярлык күңелеңдә

Яңа сауган сөтнең паклыгы.


И гүзәл зат, каян алдың икән,

Күркәм сыйфатларның барсында?

Серле карашларың белән җанны

Эретерлек тылсым бар синдә.



Чапсын атлар


Тупыр-тупыр килеп атлар чапты,

Дага асларыннан чыкты чаткы.

Өзгеләнде иген басулары,

Ергаланды язгы кар сулары.


Яу кырында ярсып атлар чапты,

Гөрес-гөрес килеп туплар атты.

Кешнәделәр атлар, ыңгырашты.

Яраланып ауды, сыкырап ятты.


Утны-суны кичеп алга чапты,

Боз астына китте, суга акты.

Атлар каны белән кеше каны,

Аралашты, барсы бергә акты.


Ил өстеннән дары исе китте,

Үлгәннәрнең оныклары җитте.

Урман-болыннарда чәчәк исе,

Дага эзләрендә икмәк үсте.


Солдат атларының оныклары,

Тупыр-тупыр килеп әле дә чаба.

Үтелсә дә инде ерак ара,

Онытылмый хафа, онытылмый яра.



Тугызынчы майда очырашу


Салют сиңа, полкташ дус,

Бир кулыңны, күрешик!

Ничә еллар күрешкән юк,

Кочаклашыйк, үбешик.


Мин шат сине очратуга.

Исәнлек, саулык ничек?

-Яшибез әле дөньяда,

Без үлемгә үч итеп.


Исеңдәме, күчеп үткән,

Днепрлар, Неманнар?

Кyпме дусларны югалттык,

Онытылмый торганнар.


Полковник Бахтизин белән,

Капитан Даниловны,

Исмагилов hәм Юлдашев,

Якташым Халиловны.


-Кил әле, дус, басып торыйк,

Башларны түбән иеп.

Һәр бере йөрәк түрендә,

Нәкъ бүген үлгән кебек.


Йөрәкнең тибеше шундый,

Борчылу да, уяу да.

Тынычлык ул ил байлыгы,

Без солдатлар шул яуда.



Берлин урамында


«Нәфрәт hисләренең дулаулары

Безне Европага чакыра.

Без ант иттек, җиңү данын алып,

Татарстан!

Берлин аша сиңа кайтырга!»


Берлин урамында сугыш бара,

Ярсуларга юктыр hич чама.

Ватандашлар арслан шикелле,

Икеләнми алга ташлана.

Теләкләр бер:

Фашист палачларын,

Yз өнендә тар-мар итәргә!

Соңгы кабат тагын җилкенергә,

Сугыш белән ара өзeргә!


Сугыш бара Берлин урамында,

Меңләгән туп, бар да ут өрә,

Астын өскә чөеп фашист өнен,

Сансыз «катюша»лар үкерә.

Әллә берәр вулкан атыламы?

Төтен, сөрем, ялкын тирә як,

Җир тетери әллә тугыз баллдан,

Әллә шул үземе кыямәт?


Тимер ташкын булып чолгап алдык,

Боҗырадан чыгу юк аңа,

Җиңүчеләр аягына ятып,

Әсир булу, соңгы бер чара.

Ялкын, сөрем, тoтен чолгап алды,

Фашист өне - Берлин каласын.

Сугыш утын үзе кабызды ул,

Уйламастан үзе янасын!


(Фронттан хат, декабрь 1944)



Җиңү көне – хәтер көне


Бүген бәйрәм!

Бөек җиңү көне.

Yзем яулап алган бәйрәм ул.

Москвадан Берлингәчә сузыла,

Фашистларны җиңеп үткән юл.


Еллар үткән саен, ераклашып,

Тарих булып артта калса да,

Бyгенгенең тормыш авырлыгы,

Бөтен барлыгымны алса да,

Онытылмый анда күргәннәр.

Онытылмый, ватан-җиңү өчен,

Яу кырында гомерен биргәннәр.


Яшлегебез утта янды диеп,

Яманламыйм үткән гомерне.

Мин җиңүче! Горурланып яшим,

Штурмлап алдым Берлины!



Рәхмәт сүзе

Бөек Ватан сугышында булган

Медик кызларга багышлыйм.


Күзләр күрми, колак ишетмичә,

Дөнья куеп яткан хәлемдә?

Син җан бирдең миңа-

Кан җибәрдең,

Теткәләнеп беткән тәнемә.

Хәлем мөшкел иде, yзем генe беләм,

Тәмам тонган иде күзләрем.

Томан эчләреннән мин бик озак,

Синең нурлы йөзне эзләдем.

Каныңнымы бирдеn кызганмыйча,

Җаныңнымы бирдең яртысын?

Елмаюлы күз карашың белән

Алып килдең дөнья яктысын.

Тулган айдай якты иде йөзең?

Сөйкемле иде синең күзләрең.

Шул күзләрдән бары бер сорауга,

Бер соруга җавап эзләдем.

Яшә!-диләр иде алар миңа,

Көч бирделәр, өндәп яшәргә.

Мөмкин идеме соң шул минута,

Бу дөньяны ташлап китәргә?

И хөрмәтле, игелекле кызлар,

Медиклары туган илемнең,

Күпме сугышчыны коткардыгыз,

Фашист алып килгән үлемнән!

...Ут эчендә барган сугышларда,

Иңгә иң кушылып көрәшкән,

Совет медиклары, санитарлар,

Шәфкать туташлары, сезгә әйтәм,

Рәхмәт сезгә игелекле җаннар,

Мең кат рәхмәт чын йөрөктән!

Һәр кайсыгыз изге сөяктән!



Госпитальдә


Прогулкага чыктым. Кулда таяк,

Наратлардан тып-тып су тама.

Ылыс исе килә. җылы яnңгыр узган,

Сулап туйгысыз чиста hава.


Биек, биек наратлар читеннeн,

Кояш карый елмаеп, шаян.

Чагыштырып карыйм наратларны,

«Берсут наратлары соң, каян?»


Наратлар астында беседка бар,

Әкерен генә шунда атладым.

Искә төште, сугышка кадәрле,

Берсутта ял итеп ятканым.


Беседкада яралылар тулы,

Таяксызлар урын бирделeр

-Әйдә, якташ, шунда җайлы булыр,

Бер тәмәке көйрәтик,- диләр.


Безнең яклар унлап кеше булдык,

Кемнәр Идел, кемнәр Уралдан.

Һәр кем сөйли үзенең туган җирен,

Кемнәре бар, кемнәре калган.


Сизелмичә караңгы да төште,

Кемнәрнедер чакырып алдылар.

Өчeү калдык, өч татар солдаты,

Өчебез дe бердәй яралы.

Туган якны сагынып сөйләшәбез,

Әрнү, сызлауларга карамый.


Көтмәгәндә утсыз тәрәзeдән,

Ишетелде гармун тавышы.

Өзгәләтеп кемдер гармун суза,

Татар моңы, татар сагышы.


«Минзәлә»не, «Шахта» көен уйный,

«Боламыйшкин»ны да кабатлый,

Авыл көен суза, үзәкләрне өзеп,

Без тыңлыйбыз сулыш та алмый.


И шул татар моңы, үзәкләрне өзә,

Yткәннәргә тартып хәтерне.

Туган якларыма чакыра мине,

Өзгәләп лә куя бәгерне.


Туган телне, моңны ишетмичә,

Еллар буе булгач сугышта,

Ишетә алсам берәр татар җырын,

Рәхәт була иде сулышка.


... Кем уйнады? Калдым белә алмый.

Иртән китеп бардык фронтка.

Сөйләделәр: «Чыгып йoри алмый,

Аяклары икән гипста».



Онытырга мөмкин түгел


Хәтеремдә, hаман хәтеремдә,

Онытырлык түгел ул чакны.

Безне генә түгел, атларны да,

Атларны да сугыш елатты.


Ат өстендә уздым сугыш юлын,

Һәр чак булды минем юлдашым.

Аз сөртмәдем яраланган атның,

Каны белeн аккан күз яшен.


Атлар еламый дип кемнәр әйтә?

Онытырга мөмкин тyгел лә.

Яшь тайлары калган байталларның,

Кешнәүләре колак төбендә.

Онытырга мөмкин түгел лә.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.