Latin

Шәҗәрә Бәйрәме

Süzlärneñ gomumi sanı 2069
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1166
40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Курай моңы яңгырый. Экранда тарихи кадрлар. Сәхнә артыннан алып баручы шигырь укый.

Алып баручы:
Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,
Мәшәкатьләреңне ташла да,
Әй, туганым, үткәнеңә кара,
Анда синең нәселең башлана.
Ерак бабайлардан аваз килә:
“Тамырыңны өйрән, и бала.
Оныта күрмә, нинди җепләр белән
Кеше заты җирдә саклана.
Иң беренче – туган як тарихы,
Язмышыбыз шуңа бәйләнгән.
Икенчедән, ата-баба нигезе,
Әти-әни, туганнар, гаилә.
Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез,
Киләчәк ул бүген башлана.
Тамырларың ныклы булсын өчен,
Шәҗәрәңне өйрән, и бала”.
Шундый аваз килә үткәннәрдән,
Ерак бабайларның киңәше.
Өзелмәсен буыннар чылбыры,
Туганлык белән көчле ул кеше.
Тугры калыйк изге васыятькә,
Тамырларны барлыйк һәм белик.
Киләчәккә күпер салучы
Нәсел агачларын тергезик!


Концерт номеры.
Ахметханов Илнур – җыр “Беләсеңме ыруыңны, тамгаңны”,
Мингалиева Алия – башкорт биюе.




АЛЫП БАРУЧЫ:
Исәнмесез, кадерле дуслар! Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Сезне чын күңелдән кунакчыл Каръяуды җирендә тәбриклибез!
Тарих һәм халык... Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Һәр ил, шәһәр, авылның үзенчәлекле үткәне, тарихы була. Борын заманнардан ук татар һәм башкортларда ата-баба нәселен белү изге эш саналган. Ил агасы аксакаллар нәсел агачы төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар.
Еллар үткән һәм бу кирәкле йола яңадан тергезелеп, халык, милләт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендәге эшкә әверелде. Республикабыз халкы зур вакыйга – Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуына 450 ел тулуны билгеләргә җыенганда шәҗәрә бәйрәмен үткәрүнең әһәмияте аеруча зур. Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү – һәммәбезнең изге бурычы. Бүген безне нәкъ шул максат бергә җыйды.
Сүзне Каръяуды авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Наил Гамбир улы Шакировка бирәбез.

АЛЫП БАРУЧЫ:
Шәҗәрә ул – чал тарихка батыр тәрәзә,
Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә.
Ал бер үрнәк – бал кортлары төзи кәрәз,
Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә.
Шәҗәрәдә - чал тарихы бабаларның,
Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың.
Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары,
Урын алсын оныкларның оныклары.

Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.
Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Концерт номеры:
2. Раянов Айнур җырлый. “Талбишек”.



АЛЫП БАРУЧЫ: Каръяуды авылы тарихы турында сөйләү өчен сүзне Калагаева Альмира Мәснәви кызына бирәбез.

(Сәхнәдә ялан күренеше. Бер гаилә - әби, бабай, уллары, киленнәре, оныклары бәләкәй арба тартып яңа урынга күченеп бара).
БАБАЙ: Менә, карчык, яңа урынга күченеп барабыз. Яңа җирдә нигез корып, тыныч тормышта яшәргә язсын инде, ходаем.
ӘБИ: Шулай булсын инде, карт, шулай булсын. Карт көнебездә җан тынычлыклары табып, балаларның төпләнеп, иминлектә яшәүләрен күрергә насыйп булсын инде, ярабби ходаем.
УЛЛАРЫ: Әткәй-әнкәй, алла боерса, үз җиребездә менә дигән тормыш корып, бергә-бергә рәхәт гомер итәрбез.
(Бер урынга туктыйлар).

БАБАЙ: Балалар, менә шушы урынны карап, агач төпләреннән тазартып куйган идем. Нәрсә диярсез? Нигез корырлык булырмы?
УЛЛАРЫ: Әткәй, син дөнья күргән кеше. Барысын да исәпкә алып, уйлап сайлагандырсың. (әйләнә-тирәне караштыра) Миңа калса, бик яхшы урын. Үзе тигезлек, якында гына суы да бар.
ӘБИ: Менә дигән урын, балалар. Җире, суы булгач, гомер итәрбез әле.
КИЛЕН: Әткәй-әнкәй, казан асып, чәй куеп җибәрим булмаса. Балалар, килегез, ярдәм итәрсез.
(Балалар әниләре янына киләләр. Кайсы табак-савыт, кайсы агач әзерли. Шунда әниләре 3 яшьлек Мөхәммәтсадыйкның юклыгын күреп ала).

КИЛЕН: Әтисе, төпчегебез юк бит! Ай алла, төшеп калды микәнни? Нишләп искә алмадык икән? Ходаем, берәр җирен имгәтеп ятмаса ярар иде.
УЛЛАРЫ: Артык борчылмый тор әле, анасы. Әле су буена җиткәндә генә бар иде. Хәзер табарбыз. Әйдә, улым, энеңне карап килик. Сез урнаша торыгыз.
(Малайны табып алып киләләр, үзләре көлешәләр. Әнисе йөгереп килеп улын күтәреп ала).
УЛЛАРЫ: Су буендагы борылышта төшеп калган. Рәхәтләнеп суга таш атып утыра.
КИЛЕН: Котны алдың бит, балакаем! Берәр җиреңне авыттырмадыңмы?



ОНЫК: Бер җирем дә авыртмады. Мин бүтән җиргә бармыйм, шушында гына торам.
БАБАЙ: И улыкаем, сиңа да охшадымыни бу җирләр? Болай булгач, шушы урында калабыз инде. Балалар, сезгә монда гомер итәсе, тамырланасы.
ӘБИ: Әйдәгез, балалар, яңа урында бер дога кылып алыйк.
(Барысы да утырып дога кылалар).

КЫЗЛАРЫ ЗӨЛФИЯ: Картәти, ә без монда үзебез генә яшибезмени?
МАЛАЙ: Мин монда кемнәр белән уйныйм соң?
БАБАЙ: Кайгырма, улым. Бик матур урыннар. Күршеләр дә әйберләрен җыеп калдылар. Күченүчеләр күп булыр әле.
ӘБИ: Нишләп булмасын ди? Безгә чапырыш күрше Зөләйхалар да моннан урын карап куйганнар.
УЛЛАРЫ: Мин белгәне генә уннан артык гаилә күчергә җыена. Аралашырга да, уйнарга да кеше табылыр.
КИЛЕН: Әткәй-әнкәй, балалар, килегез, тамак ялгап алыйк.
(Барысы да сәхнәдән чыгып китәләр).

АЛЫП БАРУЧЫ:
Бу яңа урынга барлыгы 14 гаилә күчеп утыра һәм халык теленә ул “14 душ” исеме белән кереп кала. Бүгенге көндә дә өлкән буын кешеләре авылның ул очын Ундүрт душ дип йөртәләр.
Хәзер сүзне тамырлары бик тирәнгә киткән Кунафиннар нәселенең вәкиле, мәктәбебезнең тарих укытучысы Әхәт Фәтхелбаян улы Кунафинга бирәбез.

Концерт номеры.
Резеда Хамадиярова җырлый. “Авылымның айлы кичләре”.

(Өлкән буын кешеләре читән үрә. Бу вакытта алып баручы шигырь укый).





АЛЫП БАРУЧЫ:
Һәр авылның тарихы бар,
Кичергән – күргәннәре.
Төрле чор һәм дәверләрдә
Башыннан үткәннәре.
Каръяуды тарихында да
Катлаулы хәлләр булган.
Ике якта дошман халык,
Уртада читән торган.
Читәннең ике ягында
Ике халык яшәгән.
Үзенә башка ял иткән ул,
Үзенә башка эшләгән.
Вакыт-вакыт ике арада
Ызгыш-талашлар чыккан.
Күңелләрне аерып торган,
Дошманлаштырган читән.
Туй-бәйрәмнәр аерым булган,
Аралашу тыелган.
Яшь-җилкенчәк арасына
Рухи киртә куелган...

(Авылның икенче очында яшәүче гаилә сүрәтләнә: әтисе, әнисе, уллары Сәгыйть).

ӘТИСЕ (кычкырып): Әйттем бит мин сиңа ундүрт душтан кыз алмыйсың дип! Хәниф кызыннан башка үзебезнең башкорт очында кыз беткәнмени!
ӘНИСЕ: Әйе шул, улым! Авылда булмаганны эшләргә йөрисең бит. Мин бит сиңа үзебезнең очтан менә дигән кыз табып бирәм.
УЛЛАРЫ СӘГЫЙТЬ: Миңа бүтән оч кызлары кирәкми! Мин Зөлфияне генә яратам! Аңламыйм мин сезне. Күпме гомер бер авыл кешеләренә дошманлашып яшәргә мөмкин! Имеш, кыз да алма ундүрт душтан, кияүгә дә чыкма! Моңа чик куярга вакыт җиткәндер инде. Гел ызгышып яшәп буламыни!
ӘТИСЕ: Анысы, улым, синең сүзләрдә дә хаклык бар инде ул. Бик күпләрнең моңа эче поша, тик дуслыкка беренче адымны ясаучы гына юк.
ӘНИСЕ: Син сайлаган кыз миңа да бик охшый, улыкаем. Үзе чибәр, үзе уңган диләр. Тик, балам, әти-әнисе ни әйтер бит.
СӘГЫЙТЬ: Соң шулай булгач, алам да кайтам кәләшне! (чыгып йөгерә).
ӘТИСЕ: Кара син аны, ничегрәк үзсүзле!
ӘНИСЕ: И ходаем, алып кайтса нишләрсең?
ӘТИСЕ: Нишләрбез дип, туй ясарбыз! (Чыгып китәләр).

(Су буе. Яшьләр кичке уенга җыелганнар).
Сәгыйть белән Зөлфия су буена төшәләр.

СӘГЫЙТЬ: Егетләр, кызлар, әйдәгез су буена, кичке уенга!
Җырлап, егетләр һәм кызлар кичке уенга җыелалар (“Наласа” көенә)
Өздереп гармун уйныйлар
Каръяуды авылында.
Йөрәгемә утлар салдың
Янам бит ялкыныңда.
СӘГЫЙТЬ: Ямьле дә соң Базы буйлары! (Күмәкләшеп “Базы буе” биюен бииләр).
БЕР КЫЗ: Егетләр, кызлар, әйдәгез бер уйнап, биеп алыйк!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Капкалы уйныйк!
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Әйдәгез, әйдәгез, уйныйбыз!
(Яшьләр бииләр, Сәгыйть белән Зөлфия кала).
ИКЕНЧЕ ЕГЕТ: Җәза бирергә кирәк!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Нинди җәза бирәбез?
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Биесеннәр! Җырласыннар!
ӨЧЕНЧЕ ЕГЕТ: Биесеннәр!
СӘГЫЙТЬ: Туктагыз әле, егетләр, кызлар, кәефләр бер дә биерлек түгел шул!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Нәрсә булды, Сәгыйть?
СӘГЫЙТЬ: Тәки әти-әнине күндереп булмый бит! Ундүрт душтан кыз алмыйсың дип өзмиләр дә куймыйлар. Шулай да бүген үзләренең Зөлфиягә каршы түгеллекләрен сиздерделәр. Ләкин авыл халкы ни әйтер дип эчләре поша.
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Миндә шул хәлдә инде. Башкорт очыннан кыз алмыйсың дип каршы торалар.
БЕР КЫЗ: Минемчә, бу акылсызлыкка чик куярга кирәктер.
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Ничек?
БЕР КЫЗ: Әйдәгез, бүген төнлә читән-киртәне сүтеп ыргытыйк. Егетләр, сез эшләмәсәгез, кем эшли аны?
ӨЧЕНЧЕ ЕГЕТ: Дөрес әйтәсең, күпме шулай яшәргә була!
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Әйе шул! Сүтәбез, сүтәбез!!!
Сәхнәгә менәләр. “Челтәр элдем читәнгә” җырын башкаралар. Егетләр: Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә,
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Кызлар: Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микән?
Бергә: Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңлебезгә кем охшаса,
Шуны сайлап алырбыз.

Читән-киртә сүтелә.

Концерт номеры.
4. Татар яшьләре биюе “Шома бас”.
Егетнең әти-әнисе яшьләрнең кичке уен үткәрә торган урынга киләләр.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ничек уйлыйсың, карчык, малай теге сүзне шаярып әйтте микән?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Нишләп шаярсын ди, алып кайтам дип әйтте бит.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ничек кенә булыр икән бу? Мондый хәлнең булганы юк иде бит әле.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Әйтмә дә инде.
Читән торган урынга җитәләр.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Карчык, бәй, мондагы читән кайда?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Көндез генә бар иде бит әле.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Яшьләрнең бик сүтәсе килеп йөри иде, тәки сүткәннәр икән. Алай булса, улыбыз кәләшне бүген үк алып кайта инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Ай аллам, бигрәк кинәт булды бит әле!


Сәхнәнең икенче башыннан кызның әти-әнисе килеп чыга.

ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Кичләтеп кенә икәү нишләп йөрисез? Яшь чакларыгызны искә төшердегезме әллә?
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Балалар үскәч, яшь чакларны бик искә төшереп булмый шул, мәшәкатьләр арта.
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: (читәннең юклыгын күреп) Әстәгъфирулла, ә читән кайда?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Без дә шуңа шаккатып торабыз әле.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Яшьләрнең эше инде бу. Кара син аларны, ә?
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Бик дөрес эшләгәннәр! Күптән кирәк иде инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Болай булгач, улыбызның өйләнәм диюе чынга аша бит.
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: Кемгә өйләнә?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Кемгә булсын, сезнең Зөлфиягә инде.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Кайчан?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Анысын инде үзләреннән сорарбыз, әнә, яшьләр киләләр.

Җырлый-җырлый яшьләр киләләр (“Наласа” көенә)
Балачагым гөрләп үтте
Каръяуды урамында.
Сагынуларым, сагышларым,
Шул моңлы җырларымда.

СӘГЫЙТЬ: Әллә читәнне эзләп йөрисезме? Юк инде ул. Сүттек без аны.
БЕР КЫЗ: Моннан соң ызгыш-талашлар да булмаячак. Бүгеннән башлап
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Дуслык игълан итәбез.
СӘГЫЙТЬ: Ә дуслыкны дуслык кына түгел, туганлыкны Зөлфия белән без башлыйбыз. (кызның әти-әнисенә килеп). Хәниф абый, Кәримә апа, мин сездән Зөлфиянең кулын сорыйм. Без бер-беребезне яратабыз һәм гаилә төзергә булдык.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Нишлибез, әнисе?
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: Нишлибез дип, яшьләргә каршы килеп булмый бит инде. Сөешкәннәр икән, кавышып бәхетле булсыннар.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ә без әллә кайчаннан бирле риза инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Бәхетле булсыннар, тәүфикълы булсыннар.


“Кодагыйлар” җырын башкаралар.
Син булырсың кодагый,
Мин булырмын кодагый.
Ике урам арасында
Андый хәлләр булгалый.
Әйтмә дә генә инде,
Сөйләмә генә инде.
Авылыбызга менә шундый
Шатлыклы көннәр килде.

Нуретдиновлар шәҗәрәсе сөйләнә.

АЛЫП БАРУЧЫ:
Ул еллардан бирле бик күп сулар акты. Авыл халкы төрле тарихи чорларны, вакыйгаларны, җил-давыллы елларны кичереп бүгенге көнгә килеп җитте.
Бүгенге Каръяуды – ул мәдәният, аң-белем учагы, аның даны ерак-еракларга таралган. Нинди генә атаклы кешеләр, бөек шәхесләр үсеп чыкмаган Каръяуды туфрагыннан. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз, яшь буын аларның гүзәл үрнәгендә тәрбияләнә.
Менә алар: (Экранда берәм-берәм күренекле кешеләрнең рәсемнәре күренә, алып баручы алар турында мәгълүмат бирә).
Усманов Салават Мөдәрис улы – Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясе ректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор.
Кунафин Айдар Фәһим улы – техник фәннәр кандидаты, Башкорт дәүләт аграр университеты механика факультетының уку бүлеге проректоры.
Мансуров Илсур Салихҗан улы – Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә татар әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты.
Кунафин Сәүбән Нурлыгаян улы – Россия Фәннәр академиясенең член-корреспонденты, медицина фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган врачы, Башкорт дәүләт медицина университетының Ашыгыч ярдәм кафедрасы мөдире, “Алтын скальпель” иясе.
Шакиров Шамил Гамбир улы – район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире, беренче категорияле хирург.
Музафаров Хәдис Хәмәт улы – Афганистан территориясендә барган сугыш ветераны, “Воин-интернационалист”, “70 лет Октябрьской революции” медальләре белән бүләкләнгән.
Камалов Фирдәвис – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “За заслуги перед Республикой Башкортостан” ордены белән бүләкләнгән.
Латыпов Рим Шайхрази улы.
Шакиров Камил Гамбир улы.
Сулейманов Азат Габит улы.
Мугалимов Шәйхелимам Зәкәрия улы.

Концерт номеры.
5. Хусаенов Айгиз җырлый. “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.

АЛЫП БАРУЧЫ:
Туган авылыбызның матурлыгы, аның кабатланмас табигате, хезмәт сөяр тырыш халкы җырлар тудыруга, шигырьләр иҗат итүгә илһамландыра. Сүзне Яңа Каръяуды урта мәктәбе каршында эшләп килгән “Умырзая” әдәби иҗат түгәрәгенең иң актив әгъзасы Светлана Гайнановага бирәбез. Ул туган авылына багышлап кобаер иҗат итте.
6. С.Гайнанова. “Туган авылым” шигыре.

7. Ф.Мөгаллимова чыгышы. “Колхоз тарихы”.
8. Концерт номеры. Җырлый Розалия Хөрмәтуллина “Читләргә китмәгез”.

АЛЫП БАРУЧЫ:
Һәрбер йөрәк бәйрәм тоеп тибә,
Зур вакыйга алдында Башкортстан.
Якынлаша дуслык бәйрәме,
Бәйрәм итә бүген республикам.
Ипи-тозны туганнарча бүлешеп,
Дуслык-татулыкта ярашып,
Бергә яши ике бөек милләт:
Берсе – рус, икенчесе – башкорт.

Бергәлеккә 450 ел,
Зур сынаулар аша үтелгән.
Кайгы-шатлыклары, моң-зарлары,
Язмышлары уртак ителгән.
Бабайлардан безгә васыять калган:
Бердәмлектә була бәрәкәт.
Башкортстан! Синең ак тирмәңдә
Күпме халык яши, күпме милләт!
Һәрберсе дә уртак Ватаныбызның
Тиң хокуклы газиз баласы.
Теле дә бар, гореф-гадәтләре,
Хөрмәт ителә бәйрәм-йоласы.
Бөек Рәсәй куенына сыенып,
Республикам балкып чәчәк ата.
Тынычлык иле, дуслык, бәхет иле,
Мин яратам сине, Башкортстан!


АЛЫП БАРУЧЫ:
Әйе, республикабыз зур вакыйга алдында тора. Июль аенда башкорт халкының үз иреге белән Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тула. Бу зур бәйрәмне республикабыз халкы хезмәттәге уңышлары, дуслык, бердәмлек белән каршы ала.
Безнең Каръяуды авылында да дистәгә якын милләт вәкиле иңгә-иң терәшеп, туган илебезгә намуслы хезмәт итеп, гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәрен уртаклашып, бер-берсен хөрмәт итеп дуслык-татулыкта яши.
Төрле милләт вәкилләре (урыс, татар, башкорт) бию башкаралар.
Балалар башкаруында башкорт биюе.

Бию ахырында барлык катнашучыларда сәхнәгә чыгалар.

“КАРЪЯУДЫ АВЫЛЫ” җыры башкарыла.

Гомеремнең алсу таңы
Туган авылым – Каръяуды.
Йөрәгемдә сине мактап
Сөю җырларым туды.
Каръяуды, Каръяуды,
Син минем туган ягым.
Синдәй авыл, яшел урман,
Кайларда бар соң тагын.
Үзеңә җыйдыңмы әллә
Кояшның якты нурын.
Кошлар да сиңа багышлый
Беренче язгы җырын.
Каръяуды, Каръяуды,
Син минем туган ягым.
Синдәй авыл, моңлы халык,
Кайларда бар соң тагын.
Сине ташлап киткәннәр дә
Сагынып кайта кире.
Сиңа бәйләнгән язмышым –
Каръяуды, туган җирем.
Каръяуды, Каръяуды,
Син минем туган ягым.
Оҗмахка тиң мондый авыл
Кайларда бар соң тагын.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.