Latin

Сарбай Белән Вальдемар

Süzlärneñ gomumi sanı 815
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 583
48.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Җәйге авыл кичкә кергән иде.
Как раз көтү кайткан чагында,
Әлсерәгән хайваннарны куып,
Иномарка керде авылга.
Кабинадан кара кеше күреп
Коты алынган нәсел үгезе,
Яман үкереп, кире кырга чапты,
Селки-селки очлы мөгезен.
Көтү каршыларга чыккан халык
Карап алды кемнәр икәнен:
Эт тотканы - Бәдриҗамал кызы,
Рульдәгесе - шуның кияве.
Имеш-мимеш күптән йөри иде:
Янә Бәдриҗамал кызы Рөкыя
Гарәпкәме, йеменгамы чыккан,
Ну, ниндидер кара төркигә.
Шактый бәхәсләште авыл халкы:
Кайсы Рөкыяне яклады,
Икенчеләр, киресенчә, сүгеп,
Нинди генә исем тапмады.
“Әбәү, җаныем! Ул кара нәрсәнең
Ничек ятмак кирәк янына!
Лучше урыска чыксын иде инде,
Я чувашка шунда, марига!”
Каршы яклар үзләренчә сөйли:
“Ну что гарәп? Зато сөннәтле!
Постоянно комган белән йөри,
Уважает безнең милләтне!”
Һәм, гомумән, Бәдриҗамал кызы
Бик бай яши икән тегендә.
Тансык кына ашап ята имеш
Хөрмә агачлары төбендә.
Ул арада иномарка джип,
Үз артыннан тузан күтәреп,
Бәдриҗамал карчык капкасына
Барып басты тәмам терәлеп.
Капка астыннан өреп торган Сарбай,
Ялгыш телен тешләп, бичара,
Чиный-чиный тизрәк кереп качты
Ачык калган иске мунчага.
Машинадан башта гарәп төште.
Каралыкка кара, зараза!
Но әдәпле, джентльмен инде:
Хатынына булыша сразу.
Йөгереп барып джип ишеген ачты,
Кулларыннан тотып төшерә.
Рөкыяга берни күтәртмәде.
Ну, культура икән кешедә!
Ә соңыннан икәүләшеп бергә
Кабинадан нидер алдылар,
Бик сак кына җиргә төшерделәр.
Бу этләре иде - Вальдемар.
Машинадан төшкән эт турында
Аз булыр, ничек әйтсәм дә.
Күз алдына китерәсезме:
Ален Делон, этләр принцы - шаһзадә!
Кайткан кунакларны өйгә кертеп,
Шунда гына калдырып китәмен.
Миңа кешеләр бүтән кирәк түгел:
Алар үз рольләрен үтәде.
Чәй эчүләр, кунакка йөрүләр,
Фәлән-төгән - бар да ерунда!
Мине моннан башка да беләсез,
Минем сүзем - этләр турында!
Димәк болай: кунакка кайткан эт
Ул кич беркая да чыкмады.
Юлда кайтып күңеле болганганга,
Сөт тә эчми ятып йоклады.
Ә Бәдриҗамал эте Сарбай,
Арт тәпигә басып, сузылып,
Тәрәз аша озак карап торды,
Йоклап яткан эткә кызыгып.
Шулай итеп, төн дә үтеп китте,
Кояш чыкты, сыер саудылар.
Инде көтү куып кайтты Сарбай.
Һаман йоклый безнең Вальдемар.
Һәм, ниһаять, торды кунагыбыз.
Ашап, тамак ялгап алды да,
Күкрәк тулы медалларын асып,
Чыгып китте ишек алдына.
Шулай итеп, Сарбай һәм Вальдемар
Очраштылар капка төбендә.
Иснәш-ялаш китте, танышулар,
Сәламләшү этләр телендә.
- Нихәл, брат? Төкле аягың белән!
Мин местный эт - Сарбай буламын.
Шушы ишегалды хоҗаины.
Вообще авторитет урамның.
Шуңа күрә беркемнән дә курыкма,
Син бит, туган, минем кунагым!
Сыртыңнан бер бөртек йоның төшмәс.
Минем урам - синең урамың!
- Ты че, абориген? Кем әле син?
Сарбай дипме исемең атала?
Так вот, Сарбай, миңа ул-бу булса,
Авылыгыз белән аталар!
Алтын бәясенә йөримен мин!
Нәселем минем затлы һәм бик карт.
Ерак бабам Парижда яшәгән,
Ә хуҗасы булган Бонапарт!
Миндәй этләр бөтен дөньясына
Булса, булыр бер дүрт-биш баш кына.
Синдәй плебейлар түшләрендә
Шуышырга тиеш каршымда!
- Ярар, бик масайма! - диде Сарбай. -
Каян килгән буржуй кисәге!
Давай, кунак булсаң, тыйнак бул,
Юкса хәзер чәйнәп өзәмен!
Наполеон эте булдыңмы син,
Бәдриҗамал карчыкныкымы,
Барыбер эттән туган нәрсәләр без,
Һәммәбез дә этләр токымы!
Теш ыржайтып бүтән ырламады,
Тавыш чыгармады Вальдемар.
Инде болар хәзер дуслар булып,
Ахирәтләр булып алдылар.
Бергәләшеп бакчага йөрделәр,
Абзар артын карап керделәр,
Казык төбе саен бот күтәреп,
Тамгаларын салып йөрделәр.
Ә аннан соң, кояш төшкә авышкач,
Кереп ятты болар ышыкка.
- Карале, - ди Сарбай, - сезнең анда
Ничегрәк гыйшык-мыйшыклар?
- Ну, ничек дип... Хуҗам өченче ел
Күзле-башлы итте, ярәште.
Һәр ел май аенда кавыштыра,
Елына бер күрәм кәләшне.
Май җиткәнен көтеп сагынышып,
Сарыларга сагышып бетәбез.
Ну, очрашкач, тәгәрәшеп-бетеп,
Ширбәт аен бәйрәм итәбез!
- Да, туганкай... Хәлең шәптән түгел.
Безнең монда лафа, хөррият!
Мин теләсә кайсын куып тотып
Чинаталам, коймага терәп.
Гарем тоткан солтан кебек яшим,
Үзем патша монда, үзем хан.
Монда безнең ярты авыл эте
Сары башлы, миңа охшаган.
Кунак этнең гаҗәпләнүеннән,
Авызы ачылып, чыкты телләре.
Менә кайда яшәп ята икән
Эт халкының бәхетлеләре!
- Ярар, - диде Сарбай,
Алып барам сине бер җиргә.
Гомерең буе сагынып искә алырсың.
Онытылмаслык булыр гомергә!
Бүген бөтен күрше тирә-яктан
Этләр җыела үләт базына.
Көчекләр дә килә, әнчекләр дә,
Ну, оргия, разврат аз гына.
Киттек әйдә! Шунда юл өстендә
Колхоз заправкасына керербез.
Азрак бензин иснәп кайф тотыйк.
Аек барсаң, анда күңелсез.
Инде менә безнең ахирәтләр
Бензин парын сулап алганнар.
Кайф тотып алга йөгерәләр.
Ну, нишлисең - токсикоманнар!
Килеп җитте болар ава-түнә.
Җиргә ятып сулыш алдылар.
Шуннан Сарбай нотык тотар өчен
Сүз сорады мәҗлес халкыннан.
Иң уртага чыгып басты да ул:
- Әй, җәмәгать, - диде, - игътибар!
Туебызны башлап җибәргәнче
Сезгә әйтә торган сүзем бар!
Баш санына карап чутлаганда,
Мәҗлес зурдан да зур, туганнар.
Чакырылмаган вак көчекләр бик күп.
Алары ник килеп тулганнар?
Мин алдан ук кисәтергә тиеш:
Белеп булмый ниләр буласын.
Алай-болай сугыш-фәлән чыкса,
Астан кереп чәйнәш булмасын!
Вак этләргә кабат-кабат әйтәм:
Аяк арасына кермәгез!
Чират алган булып, бәхәсләшеп,
Вакыт әрәм итеп йөрмәгез!
Сезнең өчен түгел бүгенге туй.
Арабызда бүген кунак бар.
Бөтен әнчек этләр аның өчен.
Әйдә, башла, брат Вальдемар!
Шушы урында, сүземне төгәлләп,
Хикәямне тәмам итәмен.
Әллә инде җиткеримме сезгә
Мәҗлеснең ничек беткәнен?
Ну, кыскасы, кунак эт Вальдемар
Бозылып, сүгенергә өйрәнеп,
Бет ияртеп, медалларын җуеп,
Эштән чыгып кайтты сөйрәлеп!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.