Latin

Сабырлык

Süzlärneñ gomumi sanı 3415
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1802
39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
1979 елның җәе иде. Май ахырлары. Эшли торган урыныннан Хәмдүнәгә ниндидер "яна" торган юллама тәкъдим иттеләр. Курортка, Кырым ярымутравына. Бакча эшләре, дип бераз икеләнеп торса да, йөрәгенең күптән инде туктап-туктап тибүенә, сулкылдавына гаҗиз булган Xәмдүнә барырга булды. Балалары, ире белән киңәштe. Ире дә, Кырым дигәннәрен күреп кайтырсың, ил күрү—үзe бик зур нәрсә, диебрәк, Хәмдүнәнең бу сәфәренә хәер-фатихасын бирде. Юллама С. дип аталган, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалый торган, бөтен илгә танылган мәшһүр санаторий иде.
Хәмдүнә иң элек Казанга очты, аннан Мәскәүгә, аннан Кырымга. Мәскәүдән самолет иртәнге 5тә күтәрелә икәнен белешеп, Хәмдүнә билетын компостировать итте, аннан халык тулы аэропортның ялан зурлыгындагы көтү залына, бер урынга барып утырды. Бераздан төнге кафега кepeп кайнар чәй эчте, ике сумса ашады. Төн бик озын, ыгы-зыгы, шау-шу шулкадәр көчле иде, инде ул ник чыкканына мең тапкыр үкенде. Хәерле булсын, акчасы түләнгән, билет алынган, берни эшләр хәлең юк, барысына түзәргә, сабыр итәргә, дип уйлады. Олылар юкка гына "Юл газабы—гүр газабы", димәгәннәрдер. Чемоданына башын куеп, черем иткәләде. Башы авырайды, үзеннән-үзе күзе йомылды. Ул арада, соңга калмыйм дип тәшвишләнеп, күзен ачып, залның биек диварына эленгән җиз табак чаклы сәгатькә карап-карап алды. Ниһаять, вакыт җитте...
Самолет шулкадәр югарыдан очты, күк йөзе зәп-зәңгәр, яңа гына чыгып килүче кояш самолет астындагы кабарынкы болытларны әллә нинди сихри төсләргә манчыган. Хәмдүнә, иллюминаторга башын терәп, шул сихри болытлар арасыннан җирне күзәтә. Йә, Хода! Нинди хозурлык!
Гүя аска, җир өстенә, ул кайчандыр география фәненнән өйрәнгән физик картаны җәеп салганнар. әнә озын-озын елгалар, урманнар, шәһәрләр, бормалы юллар. Нинди манзара! Моны кайчан күрер идем әле, дип куанды Хәмдүнә.
Күп тә үтмәде, самолет иге-чиге күренмәгән зур диңгез өстеннан оча башлады. Хәмдүнә бертуктаусыз күзәтте. әнә кораблар, пароходлар дулкыннарны яра-яра каядыр баралap. Чү! Бусы нәрсә? Диңгез өстендә гаять зур кара тап. Түп-түгәрәк, шомлы-ямьсез тап. Ул дулкыннарда чайкалып-чайкалып тора.
Берничә минуттан кара тап та артта калды. Ниһаять, самолет урманнар белән капланган диңгез яры буйлап оча башлады.
—Кырым, Kырым,—диеште самолеттагылар.
* * *
Самолеттан төшү белән, зур автобуска утырып, Хәмдүнә С. курортына килеп җитте. Автобустагылар барысы да шунда килүчеләр икән, алар, зур бер агым булып, искиткеч матур чәчәкләр үсеп утырган аллеялар буйлап тоташ пыяладан торган бер гүзәл бина янына килделар. Хәмдүнә дә бина эченә кереп, курортка теркәлер өчен паспортын, юлламасын алып сабыр гына чират көтә башлады.
Менә икесе дә чал чәчле ирле-хатынлы бик мөлаем кешеләр язылды һәм Хәмдүнәгә чират җитте.
Ул язып утыручы ханымга документларын сузды, кып-кызыл иннек сөрткән калын иренле, алтын тешле бу ханым Хәмдүнәнең исем-фамилиясен хәрефләп диярлек язып куйды, юлламадан тагын нәрсәлердер язды. Аннан паспортның бер ноктасына усал күзләрен акайтып текәлде. Тынып калды. Кулындагы каләмен журнал өстенә ташлады һәм Хәмдүнәгә чекрәйде:
—Сез татаркамы?
—Әйе, мин татар, хатыны.
—Кайдан килдегез?—диде ханым, тагын да дорфарак тавыш белән.
—Мин Татарстаннан, А. шәһәреннән.
—Кайда тудыгыз? Кайда яшәдегез?
Ул тагын нидер әйтергә теләп, алтын тешле авызын ачты, тик башка сорау бирмәде.
—Күчеп утырыгыз, әнә тегендәрәк, тегендәрәк! Ачыкларбыз, тикшерербез.—дип читтәге бер урындыкны күрсәтте.
Нишләсен, Хәмдүнә теләр-теләмәс кенә ул күрсәткән урынга күчте.
Килүчеләр бик күп иде. Ханым, йөзенә ясалма елмаю чыгарып, тәртип белән һәркайсын язды, ниндидер кәгазьләр бирде, яхшы ял теләде, чәй бүлмәсенә кереп чәй эчәргә тәкъдим ясады.
Бу церемония бик озакка сузылды. Йокысыз төннәр, ачлы-туклы озын юл үткән Хәмдүнә үзендә чигенә җитәр дәрәҗәдә талчыгу тойды, тамагы кипте, теле аңкавына ябышты. Бер генә чынаяк чәй эчеп алса, хәл керер иде, тик аңа карата бу кунакчыллыкны күрсәтүче, аның хәленә керүче булмады. "Ни өчен мине болай тоткарлый бу xaным? Нинди гаебем бар соң минем? Берәр кәгазем ялгыш язылды микәни?"—дигән уйлар буталды аның авырайган, ачыгудан чыңлап кысылып авырта башлаган башында. Шулай да сабыр итте.
Ниһаятъ, көн кичкә авышкач кына, килүчеләр сирәгәйде, язылучылар бeттe. Кызыл авызлы ханым Хәмдүнәне янына чакырды. Ул каршысында басып торган бy кечкенә гәүдәле, коңгырт күзле, урта яшьләрдәге хатынга күзен йоммыйча, сөзеп, бик озак кapaп торды, карашы аның саен караңгылана барды.
—Татармы син?
—Әйттем бит инде, мин татар хатыны, ирем, өч балам бар. Татарстаннан. А. шәһәрендә, нефтьчеләрдә onepaтор булып эшлим. Менә шул.
—Туган җирегез кайда?
—Тууым да Татарстанда.
—Кайда соң ул. Татарстан? Үзбәкстан янындамы?
—Нинди Үзбәкстан янында булсын?! Идел буенда.
—Татарлар хәзер Үзбәкстанда яшиләр бит. Сатлык халык. Кырымны немецларга саттылар. Сезнең аркада немецлар Кырымны басып алдылар.
—Сез ни сөйлисез? Мин Кырым дигәннәрен дә беренче тапкыр күрәм. "Янган" юллама булмаса, гомеремдә аяк басасым юк иде. Ник кенә килдем?! Ник кенә ул каһәр суккан юлламаны алдым?—дип ачыргаланды Хәмдүнә.
—Я, ярый, карарбыз. Менә сезгә талоннар, бүлмә алыгыз. Урнашу белән тулы килеш автобиографиягезне язып миңа китерегез. Сак булыгыз, бер генә адымыгызны да күздән яздырмабыз. Бу җирләргә килеп урнашу турында уйлап та карамагыз. Хыялларыгызны онытыгыз. Кырымда сезгә урын юк!—диде ханым күзләреннән очкыннар уйнатып, төкрек чәчә-чәчә.
Хәмдүнә өчен бу сөйләшү—башына авыр таяк белән суккан кебек будды. әйе, ишеткәне дә, укыганы да бар иде аның бу фаҗига турында. Сугыш елларында юк кына гаеп өчен бөтен бер халыкның туган җирләреннән көчләп Урта Азия далаларына сөрелүе турында ул белә иде. әмма үз язмышында аның шаукымы булыр, дип башына да китермәде. Нәкъ менә шушы сөйләшүдән соң бөтен тирәнлеге белән бу каһәрләү аның күз алдына килеп басты.
Халкы куып җибәрелгәч, бушып калган йөзләгән авыллар, шәһәрләр... Ата-бабаларының изге каберләре. Хуҗасыз калган этләр, мәчеләр...
* * *
Хәмдүнә, ишекне сак кына ачып, булмәгә килеп керде. Стеналар буйлап дүрт карават. Берсе—тарәзә буендагысы—аны көтә булыр. Яшел җәймәсе бик яхшылап шомартылып куелган, өстендә кечкенә мендәр. Өч караватта юлдан соң талчыккан ханымнар ял итәргә ятканнар. Берсе аягындагы кара туфлиен дә салырга оныткан. Икенчесе яткан килеш кенә чемоданыннан аллы-гөлле күлмәкләрен урындык аркасына элә.
—Kahәp генә икән, йомарланып беткәннәр. Yтүк бирерләрме икән?
Аның соравы җавапсыз калды. Хәмдүнә өч хатынның сынаулы карашы астында сабыр гына тарәзә буендагы карават янына үтте. Чемоданын идәнгә куеп, урындыкка утырды. Аның шушы минутта ук караватка сузылып ятасы килде. Ләкин аның әле автобиография язасы бар.
Ул уйга калды. Нигә кирәк булды икән аның тәрҗемәи хәле? Аның тормышында бернинди дә кара таплар юк бит. Авыл кызы, колхозчы баласы. Ун сыйныф бетергәч, башлангыч мәктәптә укытты, ә А. шәһәренә күчеп килгәч, оператор булып урнашты. Ире, өч бәгырь кисәге—балалары бар. Ул сабыйларын күз алдына китерде...
Бераз утырганнан соң, кәгазь алып яза башлады...
* * *
Кич белән, көтмәгәндә, бик көчле яңгыр яуды. Күз ачып йомганчы бар җирдә болганчык шарлавыклар хасил булды. Текә ярлардан ташлар тәгәрәде. Диңгез яры гүләп торды, шашкан дулкыннар ярга бәрелүдән меңәрләгән биниһая зур су көлтәләре булып haвaгa омтылдылар һәм, кабат ыңгырашып, акылдан язган диңгезгә килеп төштеләр.
Яр буенда тимер троска бәйләнгән катерлар, көймәләр бер-берсенә бәрелеп шыгырдашты, ыңгырашты.
Бу кара тавыштан, моңарчы беркайчан да ишетмәгән бу үкерүдән Хәмдүнә йокысыннан уянып китте, куркынып, шомланып, йоклап китә алмый бик озак ятты. Болганчык яңгыр суы белән төссезләнгән тәрәзә аша бүлмәне яктырткан яшен аңа бигрәк тә куркыныч, күзен ачып тәрәзәгә караса, асылынып-асылынып торган кара болытлар күңеленә аеруча көчле шом салды. Йөрәге ярсып-ярсып типте, күкрәген ярып чыгардай булып сулкылдады.
Күрше караватта йоклаучы юан ханым йокы аралаш тешләрен шыгырдата, нидер мыгырданып ала да, авыр ыңгырашып, икенче якка борылып ята. Аның өчен табигатьтәге бу мәхшәр бармы да юкмы, ул ишетми. Йокысы каты.
Бераздан яңгыр туктагандай итте, яшен дә сирәгәйде, ерактарак күк күкрәде, әмма диңгез өстендә эленеп торган кара болытлар озын йонлы юеш толып кебек бөтен күкне каплап тора иде...
* * *
Хәмдүнә таң алдыннан гына йокыга талды. Ул уянып күзен ачканда, болытлар таралган, күк йөзе чалт аяз, ялтырап кояш чыккан иде. Ул аякларына җиңел чүәген элеп, зәңгәр халатын киеп алды да, башкалар уянмасын, дип әкрен генә ишекне ачып, коридорга чыкты, аннан чәчәкле аллеялар буйлап диңгезгә таба атлады. Диңгез тынган, йөгерек дулкыннар гына яр буендагы комны юа. Хәмдүнә үзенә беp әсәрләнү белән күз карашын ераккa-eракка төбәде. Mенә нинди икән ул—диңгез дигәннәре!
—Саумы, зәңгәр диңгез! Саумы-ы-ы!—дип аваз салды.
Кычкырмады, ә якын сердәшенә, беренче күрүдә үк күңеленә хуш килгән берәүгә дәшкән кебек, хисләнеп, чын күңелдән күкрәк тутырып, елмаеп әйтте ул бу гади генә сәламләү сүзләрен. Чүәкләрен салып җылы комга басты, диңгезгә якын ук килде, уң аягының бармакларын гына суга тигезеп карады. Нинди талгын, җылымса су! Аннан ике аягы белән дә тубыктан суга кереп басты. Иелеп, кушучлап су алды һәм кинәт кенә йөзенә сипте. Аның моңа кадәр бервакытта да мондый хозурлыкны, рәхәтлекне татыганы юк иде бугай. Кичәге ямьсез уйлар да әллә кая юкка чыкты. Аның диңгездә йөзәсе, чумасы килеп кигте. Тик ялгызы, тиле кеше кебек, бик иртә монда килүенә бераз кыенсынып та куйды.
Ни өчен бу чиста сулы зәп-зәңгәр диңгезне Кара диңгез дип атаганнар соң? Кем беренче тапткыр аны кара итеп күргән икән? Ул кеше нинди халәттә иде икән? әллә бик рәнҗетелгән иде микән?
Ул әкрен генә иң яраткан җырын җырлап җибәрде:
—Зәңгәр диңгез,
Зәңгәр һава
Зәңгәрләтә диңгезне...
Һай, диңгез дигәннәре матур да икән соң! Бу көй үзе дә, сүзләре дә җанга сары май булып ята. Мөгаен, бу җырны Хәмдүнә кебек беренче тапкыр диңгез күргән тирән хисле, гүзәл яшь кыз җырлагандыр. Безнең халык шундый инде:
Идел буена барса, Иделкәем, дип, урманга керсә, урман турында, чишмә буена килсә, чишмәне мактап җырларга ярата.
Хәмдүнә дә бик нечкә зәвыклы, җырлы, моңлы ханым. Бу хозурлыкка җырламый түзә алмады.
* * *
Ханымнар бик тиз танышып өлгерделәр.
—Мин—Архангельскидан,—диде яшь кенә чибәр ханым.—Исемем—Нина.
—Ә мин—Шура, Александра Христофоровна, Курскидан. Ишеткәнегез бармы? Безне "Курск сандугачлары" дип атыйлар. Бездә җырчы халык яши.
Ул җырлап та күрсәтте. Җырчы, янәсе.
—Мин Кама буйларыннан. Исемем—Хәмдүнә. Оператор булып эшлим.
—Хам-хам-хам,—ничек, ничек?—диде Шура кашларын күтәреп.
—Хәмдүнә.
—Хамдуна,—ха-ха-ха,—дип шаркылдады тагын Шура дигәне.
—Хам-дуня! Без сине Дуня дип атарбыз,—диде, елмая төшеп өченчесе.
Өченче дигәне, бик ябык, кыркылган кыска чәчле, йолка-йолка нечкәреп беткән кашлы, бик юка иренле ханым үзен:
—Мин Мәскәүнең үзеннән. Исемем Элеонора,—дип таныштырды.
Хәмдүнәгә ул бик сөйкемсез булып күренде.
Бу ханымны Хәмдүнә бүлмәдә бик сирәк очратты. Ул курортка килү белән үзенә иш тапкан һәм шул бәндә белән көн-төн бергә булып, бик сирәк кенә күзгә чалынды.
Шулай итеп, Хәмдүнә Дуня исеме алып, курорт мохитендә яши башлады. Яңа исемгә ул ияләшә алмады, шулай да сабыр итте, түзде. Эндәшсәләр, еш кына ишетмәде. Yз исеме белән ничә еллар гомер иткән кеше ничек яңа исемгә тиз генә ияләшсен.
Көн буе җай гына төрле дәвалау бүлмәләренә йөрде. Кичләрен бүлмәдә үз уйларына бирелә торган булды.
Үзе генә калганда җырлар җырдады. Сагынганда җыр да күңел түреннән әллә ничек моңлырак та, матуррак та булып чыга икән.
Хәмдүнә шушы хакыйкатьне беренче мәртәбә биредә аңлады. Чөнки ул курорт дигәннәрендә беренче тапкыр иде. Курорт тормышы тоташ сагыштан, төрле-төрле күңелсез эпизодлардан тора икәнен аңлады.
* * *
Беркөнне хатыннар барысы да бүлмәдә сөйләшеп утырдылар. Кемдер үзенең балалары, кемдер эше турында сөйләде.
—Син милләтең белән кем соң?—диде юан Шура Хәмдүнәгә.
—Минме? Мин—татар хатыны.
—-Татар? Кем соң ул—татар? Далада яшиме? Урмандамы?—диде Элеонора.
—Ceз юрталарда яшисездер бит?—диде Шура.
—Юрталар?! Нинди юрталар?!—диде Хәмдүнә, гаҗәпләнүен яшерә алмый, сабырлыгын җуеп.
—Кыргый халыклар—казахлар, кыргызлар, татарлар—барысы да ком чүлләрендә киездән ясалган тирмәләрдә яшиләр икән бит.
—Юкны сөйләмә! Татар халкы Идел-Чулман буенда яши. Урман эчендә дә, чүлдә дә түгел. Менә дигән ундырышлы җирдә, Татарстанда!—диде Хәмдүнә.
Ул инде бераз кызып китә язды. Күңеленнән "кызма, сабыр, сабыр, Хәмдүнә!"—дип уйлады.
—Лыгырдама! Идел ул урыс елгасы! Великая русская река,—диде Шура.
—әйе, урыслар татарларны куып, Идел ярына үзләренең шәһәрләрен caлганнар, чиркәүләр җиткергәннәр. Ә ул җирләр ничә гасырлар безнең бабаларыбыз җире булган.
—Лыгырдама! Нинди ахмаклык! Татар җире, имеш! Татарлар алар—сатлык халык. Әнә, Кырымда да татарлар яшәгән. Немецларга сатылганнар.
—Ялгышасың, Шура ханым,—диде Хәмдүнә сабыр булырга тырышып,—татарлар сатлык халык түгел, ә герой халык.
—Герой! Тот капчыгыңны! Ни өчен Кырымнан татарларны куганнар? Ә?! Белмисеңме? Сатлык булганга куганнар!
—Юк, юк. Урыска җәннәт кебея җирләр кирәк булган. Шуңа куып җибәргәннәр. ә урыста сатлыклар аз булганмы? Власов кем? Татармы? Бендерчылар—кем? Татарлармы? Берничә кеше сатлык булган, дип бөтен халыкка пычрак атарга, аны эзәрләкләргә кем хокук биргән? Халык сатлык була алмый!
Сүз озак дәвам итте. Хәмдүнә бөтен акылын, бөтен сабырлыгын җыеп, үз халкын яклады. Геройлар исемнәрен атады.
—Герой-шагыйрь Муса Җәлиле бөтен җир шары белә.
—Муса Җәлил,—диде Шура,—ул беләсең, килсә, еврей, ә, юк, грузин! Шуңа ул герой.
—Юк, җан кисәгем, ул еврей да, грузин да түгел, ул—татар.
—Юкны сөйләмә, лыгырдык. Джалили—грузин фамилиясе. Яңгырашын гына ишет—Джалили! Грузиннар—герой халык алар!
Хәмдүнә йокларга яткач та озак кына тынычлана алмады. Шураның тузган чәче, бәбәгеннән тәгәрәп төшәм-төшәм дип киерелгән сыек зәңгәр күзләре аның күз алдыннан китмәде. Аның ажгырып кабат-кабат әйткән "лыгырдама!" дигән сүзе колагында яңгырады. Я, Ходам! Нинди дорфа хатын, иинди усал.
—Сабырлыклар бир, сабырлыклар,—дип кабатлады Хәмдүнә.
Ул бит, ун ел буе укыганда, бу халыкны ихтирам итеп, телен өйрәнде. Әйе, гыйбрәт алу өчен монда килергә кирәк булган икән аңа. Ул сукыр булган икән. Татарны күрә алмыйлар икән, ләбаса.
* * *
Беркөнне Хәмдүнә Нина исемле хатын белән ялгыз иде, икәүдән-икәү генә. әллә ни сөйләшер сүз дә юк, эш тә юк. Тегеләр кичке танцыга киттеләр. Нина тыйнак хатын, алай артык мактанмый, күп сөйләшми. Танцыларга йөрми. Ирен, балаларын сагына, еш кына йөрәге авырта.
—Дуня,—диде ул, Хәмдүнәгә туры карап.—син Шураның сүзләрен игътибарга алма. Ул акылга сайрак, әрепләшергә ярата торган, буш хатын. Сөйләгән сүзенең рәте юк.
—Юк, мин аңа үпкәләмим, ул, чыннан да, узынган хатын.
—Әйе, әйе. Mенә минем өчен сезнең фикерләрегез бик кызык тоелды, дөресрәге—ышанычлы, мәгънәле. Сез үзегезне татар дидегез.
—Җитте, Нина, мин бу темага башка сөйләшергә теләмим.
—Юк, юк, мин чыннан да сезнең халык турында бик аз беләм, гафу ит. әйдә, минем белән чын күңелдән сөйләш әле. Мин җәнҗал куптарырга теләмим. Я инде! Сезнең чыннан да шәһәрләрегез, мәдәниятегез, әдәбиятыгыз, җырларыгыз бармы?
Хәмдүнә озак кына дәшмәде. Сабырлык, бир, диде күңеленнән.
Урыныннан торып басты, төнге тәрәзәдән йолдызларны күзәтте. Нина исә соравын тагын кабатлады:
—Җырларыгыз, җырларыгыз да бармы?
—Нинди генә әле, нинди генә!—диде Хәмдүнә әсәрләнеп, өзгәләнеп...
Ничек кенә бу самими яшь ханымга үзенең бөек халкы турында аның күңеленә, йөрәгенә барып житәрлек итеп, кызмый гына, сабыр гына сөйләп бирергә соң?—дип уйлады.
—Җырлап күрсәтимме?
—Җырла, җырла!
Бүген көн буе үзе яшәгән шәһәрен, Чулманын, ирен, балаларын юксынудан Хәмдүнәнең йөрәге сулкылдап-сулкылдап сагыну хисе белән тулган иде. Инде килгәненә дә ун көн, сагынырга вакыт. Ул кинәт күкрәген тутырып, тирән итеп тын алды да, моңарчы һич булмаганча көчле һәм моңлы итеп, нәфис күкрәк тавышы белән, көньякның чая йолдызларына күзен текәп, җырлап җибәрде:
—Китми күңлемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда минем сөйгән халкым,
Анда сөйгән әнкәем.
Анда таңнар—җәйге диңгез...
Ул җырны дәвам итә алмады, күзеннән атылып яше чыкты, тамак төбенә ниндидер каты төер килеп тыгылды, тавышы кысылды. Ул бу минутта үткән көннәрдә булып алган авыр сөйләшүләр, аңа шикләнеп, чит итеп караучыларга рәнҗеп, үз җирен, үз илен сагынып, бөялеп торган барлык кичерешләренең, әрнешләренең ыргылып тышка чыгуын сизде, караваты янына килеп, мендәренә ауды һәм тын гына сулкылдады.
Танцы мәйданчырында яңгыраган "Виновата ли я? Виновата ли я?"—дигән шашкын җыр, тәрәзә аша кереп, бүлмәне тутырды. Нина исә Хәмдүнәне юатып та карады, сораулар да бирде. Ләкин ул дәшә алмады, теләмәде. Аның күңеле каткан, уйлары чуалган иде.
Халыклар дуслыгы символы булган бу бөек илдә аның газиз халкына чүп итеп карыйлар, аны белмиләр икән. Җитмәсә, җае чынкан саен кыерсытырга, түбәнсетергә генә торалар икән. Югары белемлесе дә, чеп-чи наданы да, дип уйлады Хәмдүнә.
* * *
Бy якларда көчле яшенле яңгырлар сирәк түгел икән, әмма шунысы яхшы, коточкыч көчле яңгыр явып үтә дә, ялт итеп кояш чыга, гүя бер дә яңгыр да яумаган, болыт та булмаган. Беркөнне тагын күк йөзен болыт каплап алды. Хатыннар, дәвалану тәмамлангач, күңелсезләнеп үз бүлмәләрендә утырдылар. Хәмдүнә үзе белән кул эше алып килмәвенә үкенеп бетә алмады. Бәйләм энәләре белән берәр йомгак җеп тыккан булса соң, авыр да түгел бит югыйсә, дип уйлады эченнән.
Сүз иярә сүз китте, һәркем үзенең үткәнен, кызык хәлләр сөйләде, ир белән хатын мөнәсәбәтләре уртага салып җилгәрелде.
—Һи,—диде Элеонора,—ирләрне үзеңә карату ике тиен бер тиен ул. Менә мин үзем беренче иремне бик оста каптырдым.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Тын калып, барысы да аны тыңлады. Ул очынып-очынып сөйли башлады.
—Яшь чак, матур чак. Арттан йөрүчеләрнең исәбе юк, тик берсе генә дә минем зәвыкта түгел. Кайсының буе, кайсының йөзе-бите. Киң җилкәле, куе кара кашлы сөлектәй бер егет ошый, әмма ул мина күз дә сирпеми. ә минем аңа сүз кушасым, күзләренә туры карыйсым килә. Очратсам, үз-үземне белештермәс дәрәҗәдә аңа омтылам, ләкин ул мине күрми. Икебез дә тулай торакта яшибез. Ул икенче катта, ә мин өченчедә. Ул укый, мин эшлим. Барыбер мин сине кулга төшерәм, дим, үҗәтләнә башладым. Төрле-төрле планнар корып карадым, юлларына каршы чыгып торган чакларым булды. Тик юкка. Беркөнне ул вахтада дежур тора. әhә, мин әйтәм, булды бу. Хәйлә уйлап таптым. Соң гына, төнге уникеләр тирәсендә, ашыга-ашыга өченче каттан төшеп киләм. Ул күрде дә:
—Кая киттең соңлап, Эля?—ди бу.
—Менә, дим, кече тәрәзәдән ридикюлемнең чүп-чарын каккан идем, ялгыш сәгатем төшеп китте, дим, шуны эзләргә чыгам.
—Соң бит инде,—ди бу,—ялгызыңа куркыныч бит. әйдә мин дә эзләшим, ди.
Әһә, дип уйлыйм, эләктерәм моны кармакка! Эләктерәм!
Урамга чыктык, эзләгән булдык. Сәгатьне тапмадык. Ярар, мәйтәм, берәpce табып алгандыр. Тулай торакка кердек. Mин алдан, ә ул минем арттан. Ах, ул чагында минем тантана итүләремне белсәгез иде! Мин аңа туры карап елмаям. Күрде, кызлар, күрде, ул да миңа карап шундый елмайды!
Сәгать уникене сукты, аның вахтадан китәр вакыты җитте.
—Әйдә, дим, минем бүлмәгә керик, вахтадан соң чәй эчәсең киләдер, яңа таңны бергә каршылыйк. Риза булды, кызлар, артымнан ияреп бүлмәмә керде. Шул көннән соң көн дә минем бүлмәдә таңнарны бергә каршылый башладык. Ул минем бүлмәмә күчте.
Элеонора бик ямьсез итеп көлә башлады. Ул озак көлде. Башкалар берсе дә көлмәде. Ул сүзен тагын дәвам итте.
—Озак яши алмадык, аерылыштык. Cин мине үзеңә көчләп өйләндердең, дип җанымны aшады. Эчә башлады, минем янга сирәк кайтты, башканы тапты.
—Башка кияүгә чыкмадыңмы?—диде Нина.
—Һи-и, юләр, ирләремнең инде санын онытып барам.
Бу ямьсез сөйләшүдән cоң Хәмдүнә Элеонорага туры карарга, аның белән сөйләшергә чирканды.
Ул үзенең яшьлеген, ире Ралиф белән танышу көннәрен исенә төшерде. Ул аңа ничә көннәр ялындырып йөрде. Ялынсын, кадерне белергә әйбәт булыр, дип уйлый иде. Әнә бит кайберәүләр ничек кылана. Гыйбрәтләр алу өчен чит җирләргә чыгып йөрергә кирәк икән, дип уйлады Хәмдүнә тагын бер тапкдыр. Бу аның өчен бер яңа ачыш иде. Гыйбрәтләр алу өчен...
* * *
Бүлмәдә ялга, дәваланырга килгән бу ханымнар арасында көн caен ниндидер каршылыклы сөйләшү булып ала һәм торган саен мөнәсәбәтләр киеренкеләнә барды. Хәмдүнә hәp иртәне шомланып, кәефсезләнеп каршы алды. Дәвалануның да уңай нәтиҗәләрен сизмәде. Ул төннәрен дә начар йоклый башлады. Көн саен берничә мәртәбә "Бу җәһәннәм астына ник кенә килдем?"—дип уйлый иде. Аллы-гөлле чәчәкләре дә, диңгезнең гүзәллеге дә күзенә күренмәде. Ул инде дәвалану көннәренең яртысы җитү белән, кайтып китү турында уйлый башлады. Уйлап кына калмады, чемоданына әйберләрен тутырып та куйды.
Җир тетри торган урыннарда яшәүчеләрнең һәрчак "тревога чемоданнары" әзер тора икән, дип ишеткәне бар иде Хәмдүнәнең. Ул үзенең бу көннәрдәге халәтен шуңа охшатты.
Бердән, балаларын сагыну, икенчедән, килү белән туган бу киеренке мохит аның җанына, бәгыренә бер генә минутка да тышычлык бирмәде. Никадәр генә Ходайдан сабырлык copaп, сабыр булырга тырышмасын, аның эчендә нәрсәдер кымырҗып авырта башлады. Кайтып китәргә! Тизрәк моннан китәргә! Китәргә! Ул һәрвакыт шушы уй белән янды.
Көннәрнең берендә тагын гадәттән тыш хәл булып алды.
Хәмдүнәнең үз итеп өлгергән Нинасы беркөнне кош тоткандай, ялтырап кайтып керде.
—Кызлар, бүген минем туган көн, өйдән телеграмма алдым, шул шатлыктан әрмән коньягы алып кайттым, эчәбез, җырлыйбыз, утырышыгыз,—дип, өстәлгә колбаса турап куйды.
—Дуня, Дуня, өстәл янына!
Хәмдүнә дә өстәл янына килеп утырды. Нина курорт стаканнарына коньяк койды. Хатыннар аны котладылар, матур-матур тостлар әйттеләр. Шакылдатып сырлы стаканнарын бәреп алдылар һәм эчеп тә җибәрделәр. Хәмдүнә генә савытка кагылмады.
—Дуня!—диде Нина авызын бүлтәйтеп,—син нәрсә? Мине котларга теләмисеңмени?
—Котлыйм, Нина, чын күңелемнән сиңа бәхет телим, син бик яхшы кеше, мин сине яраттым. әмма, гафу ит, минем бу нәрсәне беркайчан да эчкәнем юк,—дип Хәмдүнә стаканны этеп куйды.
—За компанаю и жид удавился,—диде Элеонора.
Юан Шура да үз дәрәҗәсен белеп кенә кайчандыр, кемнәндер ишеткән сүзен әйтергә булды:
—Шекспирча әйтсәк, "Син монда чакта, без сине эчәргә өйрәтербез!" Ха-ха-ха!
—Нәрсә генә әйтсәгез дә, эчә алмыйм, кызлар, гафу итегез, эчкәнем юк.
Бераз утлы су да йоткач, хатыннарның авызлары ябылуны, телләре талчыгуны белмәде, төрле тавышлар чыгарып җыр суздылар.
Хәмдүнә сабыр гына аларның кыланышларын кapaп утырды. Сабыр ит, Хәмдүнә, күп калмады, дип юатты ул үзен.
* * *
Ике көннән ул, тәвәккәлләп, кире кайту юлына самолетка билет алды. Җитте, бу мәхшәрдә нинди дәва булсын да, нинди ял булсын. Үземнең бакчамда эшләрмен, балаларымны кочармын, дип, өч көннән кайтып та китте. Аэропортка кадәр аны Нина озата килде.
—Син мине, Дуня, гафу ит, мин дә, бәлки сине рәнҗеткәнмендер, син миңа үпкәләмә, бәлки игътибарым җитмәгәндер,—диде Нина самолет көтеп утырганда.
—Юк, Нина, минем килү беләп канатымны сындырдылар, сабыр канатыма зыян килде, сына язды минем сабырлыгым. Мин бер нәрсә аңладым: бездә байлык бар, матур да яшибез. Ял итү өчен җәннәт кебек матур җирләргә, курортларга йөрибез. Кием-салым да, Аллага шөкер, күп. әнә бит Шура ничаклы кием, ничаклы алтыннар белән килгән. Ашый-эчә, туйганчы йоклый. Хәсрәте юк, бернидә аның гаме юк. ә бит уйланыр нәрсәләр күп икән: баерга тырышу, муллык, бөтенлек бездәге иң кадерле нәрсәне юкка чыгарган. Ул—кешелеклелек. Кешегә, ягъни башка кешегә, башка халыкларга ихтирам.
—Әйе, Дуня, син хаклы, моны "кешелеклелек дефициты" дип атыйлар. Чыннан да бездә кешелеклелек юкка чыгып бара бугай,—дип килеште Нина да.
Самолет кузгалып китте. Хәмдүнә тагын иллюминаторга башын терәп аска карап бара башлады. Кара диңгезнең меңнәрчә чакрымнарга сузылган сары комлы пляжлярында кызынып, аунап-тогәрәп ятучы гәүдәләр аңа чәчеп ташланган бәрәңгеләрне хәтерләтте.
Тизрәк, тизрәк, үз ягыма, үз өемә, үз җиремә!—дип уйлады Хәмдүнә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.