Latin

Сабан туе

Süzlärneñ gomumi sanı 2737
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1415
42.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Бүтән кешеләрнеке ничек булгандыр, безнеке, чама белән әйткәндә, менә мондыйрак булды.
Файдаланылмаган бер ял көнем дә бар иде, шуны да кушып, иртәгә сабан туе якшәмбесе дигән көнне, хатынымны алып, хатыным янына тагы кечерәк кенә бер кул чемоданы да алып, тузан коеп кайту нияте белән, Арча ягына сәфәр киттек. (Сүз арасында кыстырып үтүем: мин үзем шәһәр сабан туйларын яратмыйм — исеректән һәм исерек ирләрен арттан игәүләп йөрүче хатыннарыннан башка, фу, нәрсәсе бар соң аларның!) Әйе, шулай. Әйе, киттек Арча якларына...
Бер-ише кешенең безнең кулыбыздагы әлеге кечкенә чемодан белән кызыксынуы мөмкин: янәсе, нәрсә алдылар болар үзләре белән? Төрлечә юрауларга урын калдырмас өчен, чемоданны башта ук ачып күрсәтәм. Астрахань якларыннан күчтәнәч булып килеп төшкән берничә баш бик шәп вобла, хатын пешереп тыккан җиде-сигез пәрәмәч, аннары тагын... аннары тагын хатыннан яшереп тыккан бер савыт коньяк. .Дөрес, мин үзем, аллага шөкер, эчемлек белән мавыга торган кеше түгел, әмма ләкин сабан туе вакытында, җитмәсә тагы аяк астыннан берәр таныш та очрап куйса, эчне тишмәс. Әйе, шулай. Әйе, киттек Арча якларына...
Казан белән Арча арасында йөри торган пригородный поездны күз алдыгызга китерә торгансыздыр. Комфорт дигәннәре әллә ни түгел, әммә озынлыгы бар. Озынлыгы, мин сиңайтим, кәгазьгә карап сөйләнә торган эчпошыргыч доклад хәтле. Бер очыннан икенче очына кадәр барам дисәң, берничә мәртәбә туктап су эчәргә кирәк. Кемгә кемгә, әмма хатыным Саимә белән миңа таныш инде бу озынлык. Ник дисәң, бушрак урын эзләп, вагоннарның элек берсенә, аннары икенчесенә башыбызны тыга-тыга, койрыктан паровозга хәтле, аннары, шул ук тәртип белән, паровоздан койрыкка барып чыкканчы икеме, өчме үткән кешеләр без. Шулай да күңелебезгә ятышлы, яки, һич югы, Саимәм миңа, мин Саимәм җанкисәгемә янтаеп барырлык урын таба алмадык. Басса да басар икән поездны кунак! Ярты Казан Арча ягына агыла диярсең. Бөтенесенең дә, минем кебек, файдаланылмаган ял көннәре булдымы икән, әллә кайберләре, эшне казага калдырып, ял көннәрен алдан — аванс тәртибендә файдаланырга уйладылармы икән? — бу кадәресен һич ачыклап булмады. Әйе, шулай. Әйе, киттек Арча якларына...
Мин үзем бөтен вагоннар өчен дә җавап бирә алмыйм, мин хәтта үзебез утырып барган вагондагылар өчен дә җавап бирә алмыйм — нәрсә булмас Арча сабан туена китеп барганда. Мәсәлән, җыр, гармун кычкырту яки карар күзгә тәүфыйклы гына бер егетнең, әйтик, үзе белән рәттән утырып баручы чибәр генә бер туташка искәрмәстән генә орынып куеп, бичара кызны чырылдатып кычкыртып җибәрүе — моның ише вак-төякләрне кем исәпләп торган инде анда. Күрердәен күрдем, шулай да, мәсәлән, бер гуҗы вагонга кереп утыруы белән тотынды тавык ите ашарга, кешегә ләм-мим сүз катмады, бүтәннәр көлгәндә, көлеп вакытын әрәм итмәде, юл буе — тавык артыннан тавык — тәки ашады да барды. Сәбәбе дә булган икән, хәер. Вагоннан төшкәндә барлык кызыксынган кешеләргә берьюлы, анда да артык көч сарыф итәргә теләмәгән кебек, кыска гына итеп серне ачты бу:
— Йөдәттегез, хәер. Көрәшкә чыгарга әзерләнә торган кеше әллә ач барырга тиешме, сезнеңчә? Көрәшкә чыгарга дип барам мин!"
Әйе, шулай. Әйе, барабыз Арча якларына...
Кунаклар арасында шау-гөр килеп бара торгач — безме күреп алдык, алармы безне күреп алды — якында гына утырган ирле-хатынлы кешеләр белән танышып киттек. Сез кайдан да, без шуннан. Сез кая да, без шунда — күпме кирәк юлда танышып китү өчен. Үтә ачык чырайлы сүзчән кешеләр булып чыктылар болар, ире Бишбалтадагы кайсыдыр бер әртилдә тегүче булып эшли икән, хатыны — шул ук әртилдән өйгә алып кайтып эшләүче, әйтүенә караганда, «җенләнеп тотынса, айлыкны унбиш көндә әйләндереп сала» торган, ә хәзергә исә «җене», туган авылына сабан туена кайтып, кардәш-ырулары арасында бер гөрләп алу ягына таба кузгалган бер адәм икән. Сабан туе вакытында туган авылга кунакка кайту — ай-һай ла, рәтең «рөхсәт итсә», моннан да хуп нәрсә бармы соң татарың өчен. Бусы аның шулаен шулай да, бик үк шулай булып җитмәгәне бар, менә хәзер шуңарга якынлашабыз. Үзләре шундый киң күңелле ходай бәндәләре булып чыктылармы, сөйләшә торгач, безнең берәр үзебез белмәгән сөйкемле сөягебезне капшап таптылармы, кайта торгач, дөресрәге, үзенең туган-үскән Кәче авылына җитәрәк, моның хатыны, Кәче кешеләренең барысына да диярлек хас булган риясызлык һәм катгыйлык белән, безнең алга мәсьәлә китереп куйды:
— Бүген сабан туе Арчада түгел, абый, — дип башлаганда ук бик тә өздереп башлады бу ачык чырайлы хатын, — бүген сабан туе безнең Кәчедә. Хәзер без менә болай итәбез: бергәләп безнең Кәчегә төшеп калабыз, бергәләп безнең Кәче сабан туен карыйбыз, иртәгә бергәләп Арча сабан туена менеп китәбез, шуннан ары күз күрер тагы...
Бу сүзләрне әйткәндә, ичмасам, йә иренә, йә безнең икебезнең беренә карасын, безнең ул тәкъдимне ничек каршы алуыбыз белән кызыксынсын икән. Әйтерсең бу шулай әллә кайчан сөйләшенеп, хәл ителеп куелган. Әйтерсең бу турыда ике төрле уйлауның булуы мөмкин дә түгел! Дөрес, мин үзем, бәлки, бу бик тә җайлы тәкъдимгә каршы да түгелдер түгеллеккә. Бәйрәмдә алтмыш коймак бер тиен, дигәндәй, шушы яшемә җитеп, Кәче авылында бер кич кунганым да, бер чүмеч суларын да эчкәнем юк. Шундый киң күңелле кешеләр үстергән Кәче авылында юл уңаеннан бер кич кунып, туры килсә, бер мунча кереп киткәннән җир җимерелмәс. Шулай да минем белән генә эш бетми, минем бит әле алны-артны бик тә уйлап эш итә торган хатыным, Саимәм җанкисәгем бар, бу шаккатыргыч тәкъдимгә аны ничек күндерергә икән? Күндереп булырмы икән? Аннары тагы мәсьәләнең икенче ягы да бар: бу киң күңелле Кәче тумасы кеше өенә кунак чакырырга батыр батырлыкка да, әмма теге ни... без кайтып ишелергә тиешле өйнең хуҗалары булырга тиештер бит әле: алар ничек карар без юлдан табылган кунакларга?
Хәер, озак уйлап торырга вакыт булмады, безнең поезд бер генә служебный йорттан һәм берничә торак каралтыдан торган Кәче разъездына килеп тә туктады. Килеп туктавы булды — кайда монда озак сатулашырга вакыт — ханым безнең әлеге кечкенә чемоданны кулына алып, минем икеләнебрәк калган Саимә җанкисәгемне икенче кулы белән җилтерәтеп, шул арада иренә «әйберләрне калдырма» дигән каты фәрманын да биреп, вагон ишегеннән чыгарга да өлгерде. Үзегез хөкем йөртеп карагыз, мин нишли алам ди андый вакытта? Ягъни көпә-көндез Саимә җанкисәгемне кулымнан тартып алып киткән вакытта? Әлбәттә, мин дә тизрәк сикереп төшү ягын карадым.
Дөресен әйткәндә, безгә җиргә төшеп озак торырга, хәтта як-ягыбызга карарга да туры килмәде, шундук тимерле арбага тук кына алаша җиккән берәү, ут уйнатып, килеп тә җитте. Шау да гөр, туганнарча кочаклашу, күрешү. Бу ат белән алмага килүче Мәсрурәнең энесе булып чыкты, ә Мәсрурә дигәнем — минем Саимәне җилтерәтеп алып китүче, ә мин— үзегез беләсез — Саимәм жанкисәгем итәгенә тагылган итагатьле ир. Энесе боларның үзләренә караганда да, ачык, киң күңелле, кунакчыл бер адәм булып чыкты. Бернинди сорашу, анкета тутырып тору булмады, күз ачып йомганчы безне тимерле арбаның түренә, палас белән төрелгән йомшак печән өстенә менгезеп, Саимәм белән рәттән, аякларыбызны төреп утырттылар болар. Апасы белән җизнәсе ике як үрәчәгә ничек кирәк алай эләгеп өлгерде һәм китте элдереп әлеге тук алаша, китте элдереп... Күз ачып йомганчы без инде аларның ишегалдында идек.
Монда да шулай бик тә кызу тоттылар безне. Өйнең хуҗасы Латыйп — Мәсрурәнең энесе була инде ул — эшне апасына караганда да кызурак тота торган кеше икән. Бәйрәм көн итеп алдан да чак кына кыздырып өлгергән иде булса кирәк, төптән юан чыккан, трактор кебегрәк бер кеше. Танышкач белеп алдык, үзе дә шул трактор бригадасы бригадиры икән. Куырырга өйрәнгән: «Әйдәгез, мәйданга хәтле бер утырып алабыз», — дип кенә тора. Үзе шунда тагы каударлану аркасында булса кирәк, киресен дә сукалап ташлый: «Мәйданы да качмый, обшом, бездән берсе дә качмаячак... Иркенләп бер утырабыз да, ат безнең карамакта, төяләбез дә китәбез мәйданнарына». Кемнең кем артыннан керергә тиешлеген чамалап торган юк, барыбызны да куа бу өстәл артына. Кыскасы, ун-унбиш минуттан без инде түгәрәк өйнең түрендә идек. Коймак, кабартма, салкын ит, кайнар ит, әче бал, төче бал, шәльяулык, шәрә муен, пичәтлесе, кисмәклесе, чакырып килгән кунак, юлдан табылган кунак — барысы бергә буталып беткән иде инде. Безнең теге бәләкәй чемодандагы байлык та, әлбәттә, ярап куйды. Бигрәк тә вобласы. Латыйпның хатыны, яшь кенә киленчәк, үзе тел язмады — олылардан ояла, янәсе. Бичараның балага узып йөргән вакыты икән, тансык аш вобланы күргәч, бөтенләй тәкатьсез калган теге. Шулай да Латыйбына тел язмыйча булдыра алмаган. Ә Латыйбы — хатыны дигәндә минем кебек җильяграк бер адәм икән — аны-моны уйлап тормастан, табыннан вобланы дәррәү алып китү ягын карады.
— Бу малга башка бер авторитетлырак урыннан бик каты сорау бар, егетләр, — диде ул, тантаналы рәвештә белдерү ясап, — гаепләштән булмасын, хәзергә ликвидировать итеп торам мин моны.
Озын сүзнең кыскасы шул, Астраханьнан кайткан вобла аркасында безнең бәя тагын да күтәрелә төште монда. Хәтта, әйтергә мөмкин, юлдан табылган кунакларның кадере, чакырып кайтарылган кунакларның кадеренә караганда, бермә-бер үсеп китте.
Әйе, шулай. Әйе, йөрибез Кәче җирләрендә фырт-фырт басып. Монда без — юлдан табылганнар файдасына эшли торган тагы бер тарих килеп чыкты, анысы турында, тиле кеше әйтмешли, туктап, билбауларны чишеп сөйләмичә булмый.
Шулай, бик түгәрәкләнеп, шау-гөр килеп, сыйланып, кемнең кайда хезмәт итүе белән танышып һәм, баш бик каты эшли башлагач, базарны күтәрү өчен ара-тирә борчак та сипкәләп, кыскасы, кәеф тәмам килгәч, мәйданга барырга җыйнала башладык. Менә шунда кунак хатын Мәсрүрә үзенең хәләл кияве Хәйрине, Кәче авылы кешеләренә аеруча шәп итеп күрсәтү нияте белән булса кирәк, бездән аерып, чоланга алып кереп китте һәм бичараны, арттырып җибәргәнлеге өчен, нык кына пешекләде. Чолан тактасы аркылы алар-ның барлык сүзләре дә безгә ишетелмәде, хәер, ишетелгән булса да, чыгармас идем — бергә ашап-эчкән кешеңнең гайбәтен сату килешәме соң! Кыскасы, чоланнан чыкканда, Мәсрүрә ханымның Хәйри бәгырькәе тәмам һушына килгән, артыкны бер сүз дә сөйләми, хәтта хатыны сораганда кирәген дә әйтми, шулай да Мәсрурәсе аны, авылдашлары алдында матур күрсәтәсе килеп, чын-төзү итеп, баштанаяк өр-яңадан киендереп чыгарган иде.
Хатын-кыз әйләнә алмыйча калдымы дип әйтим, әллә теге чоланда Мәсрүрә белән Хәйри кияү арасында булып алган «пышылдашу» тәэсирендә инде, нәрсә булса да булгандыр, без—ирләр—мәйданга, ничектер, аерымрак киттек. Бүгенгедәй күз алдымда: кояш төшлектән авышкан, әмма шулай да көн бик эссе, мәйдан булачак болын әлсерәп яткандай күренә һәм шул әлсерәп яткан болынның әле теге тугаеннан, әле бу борылышыннан безне чакырган да, үртәгән дә кебек булып Казанка суы елтырап килеп чыга иде. Безнең йорт хуҗасы, барысын да белә, барысын да алдан чамалый торган әлеге шул тракторчы Латыйп:
— Әле мәйданга иртә. Әллә, егетләр, мәйданга хәтле су кереп, салкын җыеп алабызмы? Безнең монда бик шәп бер тугаебыз бар, — дип, искәрмәстән генә күңелне иләсләнде-реп куймасынмы! Күпме кирәк кешегә очып китү өчен. Бигрәк тә сабан туе вакытында. Бигрәк тә өстән кояш, эчтән теге «шайтан суы» кыздырып торганда. Без, әлбәттә, Латыйпның тәкъдимен бертавыштан күтәреп алдык. Ә Латыйпның җизнәсе — әлеге теге Мәсрүрә ханым чоланга алып кереп пешекләп һәм өр-яңадан киендереп чыгарган кеше — болай үзе бер дә артык очынган кебек түгел иде. Күрәсең, барысы да эчендә булгандыр. Килеп җитүебез булды тугайга, борылып карарга да өлгермәдек, чишенеп-мәшәкатьләнеп тормыйча, әле генә киенеп чыккан өр-яңа өсте-башы белән, өч метрлы ярдан туп-туры чоңгылның нәкъ күзенә ыргылып төшмәсенме!
Җитмәсә тагы рәтләп йөзә дә белми икән. Бер калкып чыкты бу, ике калкып чыкты, өченче мәртәбә өзек-өзек тавыш биреп куйды: аннары башындагы береты калкып килеп чыкты һәм шуның белән киявебез-бичара тәмам... дип нишләргә белмичә торганда, бар икән тәвәккәллек хуҗабыз Латыйпта: туп шикелле ыргылды бу суга. Аның артыннан без ыргылдык. Береты кадалып китсен, аягындагы сандалеткаларының да берсе агып киткән, әмма җыйнаулашып эзли торгач, кияүне ничек кирәк алай чоңгыл төбеннән тартып чыгардык, әй. Күзгә ташланганы тагы шул булды: бу вакыйгадан соң барыбыз да, бигрәк тә кияү үзе, дәррәү айнып калган идек.
Әлбәттә, ул көнне сабан туен рәтләп күреп булмады. Без кияүнең эченә кергән Казанка суын һәм Казанның үз «суын» ничек кирәк алай бушатып, аның өстен-башын киптерешеп, һәрхәлдә, бичараны азмы-күпме адәм кыяфәтенә кертеп, мәйданга барып җиткәндә, соңгы чүлмәкләрне ваталар иде инде. Шулай да без, бүтәннәребез, көрәшне, балалар чабышканны карарга өлгердек. Тик Хәйри кияүгә генә күрү насыйп булмады. Күзгә күренүе белән аны Мәсрүрә ханым тырнагына каз бәбкәсе электерел киткән тилгән кебек эләктереп, өйгә алып китте һәм кичкә хәтле чоланга бикләп куйды.
Кич белән терелеп, өстен-башын алыштырып чыккан иде, хәер. Тәмам акылга утырып, хатыны Мәсрүрә ханым белән, кала кунаклары сыйфатында, култыклашып авыл карап, шул бер уңайдан авылга үзләрен күрсәтеп йөрергә дип тә торалар иде. Кулыңа-аягыңа «кунак» дип атала торган тышау салынгач, үз теләгең белән йөрерсең, бар. Кичкә Латыйпның өлкән абзыйсы чәйгә дәште. Алардан чыгуга Латыйпның хатыны ягыннан бабалары көтә, имеш. Алардан чыгуга шул ук Латыйпның югары очтагы кендек әбисенә... Алты почмаклы яңа өй җиткергәннәр, өй туе белән сабан туе бергә булачак, имеш, ди.
Ярый инде, аларның үз эше. Туган-тумача шушындый зур бәйрәмдә бер җыелган икән, әйдә, йөрешә бирсеннәр. Ләкин мин кем монда? Минем Саимәм кем? Ни өчен мин өйдән өйгә кунакка йөреп, азап чигәргә тиеш? «Барысы да синең аркада. Син ныграк торган булсаң, без мондый чытырманлыкка килеп капмаган булыр идек», — дип ысылдыйм хатынга кеше күрмәгәндә генә. Ә хатыным авызын ерып тик тора. Түр башында кунак булып утыруга тәмам ияләшкән. «Ник алай дисең, картым? Рәхәт ич кеше белән бергә, шау-гөр килеп, кунак булып йөрү», — дип теленә салына. Рәхәтен рәхәт тә, шулай да кем соң без монда? Менә нәрсә эчтән кимерә мине.
Аптырагач, чакыра килгән кешеләрнең берсенә шулай дип әйтеп тә караган булган идем. Авыз да ачтырмады. «Кем булсаң да бул, син бүген безнең кунак. Ә бездә кунактан анкета тутырту гадәте юк», — дип кенә җибәрде.
Шундый язмышка дучар булганбыз икән, нишләмәк кирәк, түзәргә туры килә шул. Бер йорттан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә-күчә һәм, әйтергә кирәк, барысында да түр башында — иң дәрәҗәле урында утырып, булдыра алган хәтле акыллы сүзләр сөйләп, ә тулаем алганда, булган барлы-юклы акылыбызны да югалтып, сәгать төнге берләр төшендә көч-хәл белән кайтып аудык. Әлбәттә, рәтләп йокы алмады, чөнки почетлы кунак итеп, Саимәм җанкисәгем белән миңа урынны өйгә, өйнең дә нәкъ түренә — мамык түшәк белән мамык ястык түшәлгән караватка салганнар иде. Иртәдән алып, көннең-көн буена ризык, аш-су пешкән өйдә болай да эссе иде, инде килеп күпертеп җәелгән мамык түшәк белән мамык ястык өстенә Саимәм-тимер мичем белән рәттән менеп кунаклагач, бөтенләй түзәр әмәл калмады. Җитмәсә тагы чак кына яктылык сирпелә башлау белән, элек берсе, аннары икенчесе, аннары бишенчесе, аннары унбишенчесе — чебен кузгалды.
Юк, шунда мин, кунаклыкның бөтен шартларын җимереп, аякка бастым.
— Булмый, — дидем мин, Саимәмнең баш очында пышылдап, — син теләсәң нишлә, мин печәнлеккә менеп ятмыйча булдыра алмыйм.
Көндез лапас түбәсендәге тезмәдә кипкән печән күргән идем, бернәрсә дә алмыйча, киттем шул печәнлеккә. Бераздан мышкылдап Саимәм җанкисәгем дә менеп җитте. Хуш исле яшь печәнгә башларыбызны куеп, рәхәтләнеп йоклап киткәнбез.
Озак йоклаганбыздырмы, бер заман шау-шуга уянып киттем. Аста, өй-келәт арасында хатын-кызның, тыела төшеп, ләкин шулай да тәшвишле тавыш белән, берсеннән-берсе таптырулары ишетелә:
— Кайда булдылар соң? Әллә, ходаем, җәеп куйган урыныбызны ошатмадылар микән? — ди берсе.
— Ире аның кичнең кич буе: «Китик-китик!» — дип кымырҗытып торды, әллә иртәнге салкын белән китүләре шул булдымы? — ди икенчесе.
Өченчесе, минем урындык аркасына киертеп куйган костюмны күреп алган булса кирәк, берьюлы кистерде:
— Әнә ич кәчтүне эленеп тора, кәчтүн-чалбарсыз кая китсен ди кеше.
Кайда монда йокы, безне — почетлы кунак итеп — яңа гына өлгергән чиста мунчага эзләүләре икән. Башыңа төшкәч, бер нишләп тә булмый — күзебез ачылыр-ачылмас көйгә, киттек шул Саимәм җанкисәгем белән мунчага. Дөресен генә әйткәндә, бөтенесе дә Хәйри кияүнең кичә артык шаукымга бирелүе аркасында. Өр-яңа өс-баш белән суга сикермәгән булса, югыйсә, бүген чиста мунчага Мәсрурәсе белән аны җибәрергә тиеш булганнар. Күпме кирәк соң күздән төшү өчен!
Мунчадан чыккач, кичәге тәртип белән диярлек, янә башланып китте. Элек, әлбәттә, хуҗаларның үзләрендә мунча чәе. Аннары аларның уң як күршеләре дәште, алардан чыгуга өлкән хуҗаның, ягъни Латыйпның әнисе — туган-үскән йортка — бармый кара андый олы урынга.
Алардан кайткач, «Безгә дә безгә!» — дип, тагы өч кеше чиратка басканнар иде дә, ул арада Латыйп-яшь хуҗа арага керде:
— Берегезгә дә түгел, хәзер Арчага сабан туена менәбез, — диде ул, сузыла башлаган сүзләрне трактор гусеницасы белән өздергән кебек итеп.
Арча сабан туенда күргәннәрне сөйли яки яза китсәң, китап бастыра торган «Дом печати» дигән биш катлы йортның кәгазе төтмәс, йә булмаса сменама соңга калырмын. Сабан туе булгач, сабан туе инде: шау-шуы да, җыры-гармуны да, аяк тыпырдатып биюләр дә, ат чабышлары да, көрәш тә булды. Көрәш дигәннән, теге безнең белән бер вагонда юл буе тавык ите төеп килгән кеше дә көрәшкә чыккан иде, хәер, озак чуалып йөрергә бирмәделәр. Берәүне ничек кирәк алай әүмәкләп салгач, әтәчләнеп тагы кереп баскан иде, икенче бер йомры гына адәм моны баш аркылы шундый томырды, мәйдан халкы «Ма-ла-дис!» — дияргә генә өлгереп калды. Беренче алган белемем шул булды: юк икән, гуҗлык белән генә алдырып булмый икән сабан туенда.
Икенче ишеткәнем тагы шул булды: кичәдән бирле безне кунак иткән Латыйп, фамилиясен дә кушып әйткәндә, Латыйп Шакирҗанов гади трактор бригадасы бригадиры гына түгел, Арча районындагы алдынгы бригадирларның берсе икән! Аның бригадасы язгы чәчүне, иң яхшы күрсәткечләр белән, иң алдан ерып чыккан. Латыйпның исеме орденга куелган, имеш. Кара әле син кешене, утыра синең белән, сөйләшә синең белән, сыйлый сине, ә үзенең нинди шәп кеше булуы турында ләм-мим. Сабан туе комиссиясе председателенең мәйданны ачканда сөйләгән реченнән ишетеп калмасам, тәки белмичә китәчәк икәнмен. Бар шул әле бездә килеп җитмәгән яклар.
«Китәсе» дигәннән, китү ягын мин чынлап та коры тоттым. Кәчедә кунакка чакырып чиратка баскан кешеләр дә күңелгә курку салган иде, иртәгә иртүк эшкә дә барасым бар, ачып кергән ишекне вакытында ябып чыга да бел. Хәер, без кергән ишектән түгел — ул ишеккә яңадан әйләнеп кайтсак, безгә тиз генә чыгу юк иде. Кунакчыллыгы өчен Латыйпка, аның вобла яратучы яшь кәләшенә, аның аш-суга бик оста әнисенә, аның киң күңелле кардәш-ыруларына бик күп, бик күп рәхмәтләр әйтеп, күңел өчен үзен дә шунда кулдан килгәнчә сыйлап, Арча аркылы үзебезнең Казаныбызга кайтып киттек.
Әйе, шулай. Әйе, булдык без Арча якларында. Күрдек без киң күңелле әйбәт кешеләр.
1966
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.