Latin

Сабакташлар Китә Армиягә

Süzlärneñ gomumi sanı 744
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 522
47.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Хәрби хезмәткә алынган егетләрне, алардан солдат ясар өчен инде, кабат үзгәртеп корачакларына ышаныч белән, әүвәле сындыралар, әмма тәмам корып бетермичә, тагын оныталар, яисә үзгәртә алмыйча аптырыйлар. Шулай кешеләрне бәхетсез ясыйлар. Рәсәй армиясе күптәннән шушылай җәфалана, ватык һәм җимерек хәлендә яши. Ә югыйсә һәркемне, хәтта кыйты егетләрне дә сындырырга кирәкмәс иде. Әүвәле яхшы һәм кешечел мөнәсәбәт күрсәтеп, шуннан соң гына ата-анасының иркә баласы булып калган шул егетләрдән солдат ясавы җиңел булачагын журналист һәм язучы әфәнделәр колаклар торганчы, күзләр йомылганчы туксан тугыз капкырлар язганнардыр инде. Мисалга 30 – 60 нчы еллар Совет Армиясен китерәләр һәм аны менә шундый, кешелекле булган дип мактыйлар. Хәерлегә, диясе килә.
— Сез мине беләсез, исегезгә төшерегез әле!— диде, яныма килеп баскан зыйфа буйлы берәү.
Миңа ул бераз сәеррәк тоелды. Аңа карап-карап алдым. Танышым түгел иде сыман. Карлы-яңгырлы һәм шыксыз Казан урамнарыннан һәм якын-ерак авыл-шәһәрдән бу көннәрдә республикабызның хәрби комиссариат капкасы төбенә әллә кемнәр төркем-төркем җыела, өшенгәнче диярлек гаҗизләнеп, озатылган балаларының кабат чыгып күренүен көтеп басып торуны гадәт иткән иделәр. Ә кайсылары туганын озата, кайсысы — якынын, сөеклесен, сөеклесенең сөеклесен...
Ә минем сабакташлар китә. Алар белән бер авылда, бер урам очында, бер үк урыннарда, бер үк уеннар уйнап, бергә үскән идек. Мәктәпне бетергәч, мин институтны сайладым. Аларның алга таба гыйлем туплап баш катырасы килми иде, ахрысы, авылда калдылар. Минем белүемчә, берсеннән яхшы тракторист чыкса, икенчесе һичшиксез шофер буласы иде. Шулай яшәячәкләр, тормышларын яшьли көйләп җибәрәчәкләр, бәхетле гаилә корачаклар. Ә мин әле укып, укып, укып йөриячәкмен. Торган җирем тулай торак, ашаган ашым салкын ботка, каткан ипи булачак. Аларны:
— “Өчле”гә укыдылар, “бишле”гә яшиләр!— дип мактап сөйләячәкләр, ә мине:
— И бичара, һаман да укый икән әле!— диярәк искәрәчәкләр.
...Бу затны, чыннан, мин үзем дә беләм сыман. Әллә берәрсе белән бутыйммы? Юктыр ла, танышымдыр, башкача булмас! Юкса, болай якын итеп, хөрмәт белән эндәшер идеме?
Шулай танышып киттек. Көн дә, университеттагы лекцияләремне тыңлап бетерүемә, Татавоенкомат төбенә килеп басам. Ул да монда. Өченче көнне генә сорадым:
— Кемне озатасың?
— Егетемне,— диде ул, бераз кызарып.
Алай икән... Ә югыйсә мин аны кичә бераз юл озата да барган идем. Көлкегә калдым инде хәзер. Оятлы булдым.
Әмма очрашуларыбыз дәвам итте. Бер атна буе йөрибез. Менә хәзер, менә хәзер минем сабакташларны, аның егетен Казанда кунак булып китү өчен чыгарырлар сыман. Әледән-әле аларга атап мәктүп-хатлар җибәрәбез. Исемнәрен, фамилияләрен, кайсы авылныкылар булуларын күрсәтәбез. Солдат киемендәге берәү җыеп ала да:
— Көтегез!.. Аларны хәзер чыгаралар, билгеләнгән хәрби частьларына китмәделәр әле. Монда барыбер ашарга юк,— дип сөйләп-сөйләнеп уза.
Кичке караңгыгача көтеп, инде дә алар чыкмагач, кайтып китәбез. Мин аны тагын озатып куям. Чөнки, җитмәсә, ялгызы гына төнен шәһәр буйлап йөрергә курка икән, мескенем.
Инде унынчы көнгә җиттек. Сабакташларның билгеләнгән частьларына җибәрелүләренә инандым. Ул туташ та монда иде.
— Аларны алып киткәннәр икән,— дим, инде башка очрашмаячагыбызны искәреп.
— Әйе,— ди ул,— беләм!
— Ярый, хушыгыз!— дим. Ә ул:
— Мине озатып куймыйсызмыни?— ди, матур зәңгәр күзләрен тутырып карап.
“Эһ чукынчык, әгәр дә егетең булмаса иде, мин сиңа үлеп гыйшык та тотар идем!”— дип йөрәк сикеренә. Ә үзем хәрби хезмәттә солдат шулпасын чүмергән сабакташларымны искә алам. Бөтен тәнем буйлап ачлык куркынычы йөгерә. Мин, мәхлук студент, инде ничәнче көн авызыма кайнар аш кабып карамаганлыгымны онытырга теләп, төрле юк һәм барларны уйларга тотынам.
— Сезнең йөргән кызыгыз бармы?— дип сорый шушы бер кашык су белән йотарлык чибәр туташ.
— Юк,— мин әйтәм.— Андый бәхет миңа тәтемәде.
— Нинди юләр сүз,— дип үрти туташ.— Әгәр дә сезнең кебек егеткә дә кызлар карамасалар, алар кемнәргә генә күз салалар икән соң?
— Нинди егеткә?— дим, үртәлеп, һәм хәтеремә артыннан авылымда озатырга маташып йөргән бер кыз кисәген китерәм. Ул янына якын җибәрү түгел, минем белән сөйләшеп тә тормаган иде шул. Нинди егет булыйм ди инде мин? Мескен, шөкәтсез, булдыксыз!..
Туташ та кайтарып һичбер сүз әйтмәде. Мин, шунда ук сүзләрнең агышын икенчегә борып:
— Егетегездән хат та алгансыздыр әле!— дип, юри генә шаярып әйтә куйдым.
— Кайдан белдегез?— диде ул, шунда ук тавышына чыккан каушау чалымнарын яшерергә теләп, әмма тыныч кына.
— Бүген килдеме әллә? Ә минем сабакташлар язмадылар әле,— дидем, алар алдында һичбер кадерем юклыгын сизенүемне төшендерергә теләп.
— Инде өченче көн үк алдым,— диде туташ, серен яшермичә, бу юлысы батыраеп ук.
Ә мин, юләр, юкка сорап куйдым:
— Ә бу Татвоенкомат төбенә нигә дип киләсез инде, белә торып?
Шунда йөрәкне ут яндырып үтте. Инде хәзер: “Әллә мине күрү өчен генәме?”— дигән ахмак соравымны гына бирәсем калган иде...
Сабакташлар хәрби хезмәткә киттеләр. Кемнәрдер туганнарын, яраткан ярларын — егетләрен озатты. Алар ике елдан әйләнеп тә кайтырлар. Йөзләрендә ватан каршында үтәгән бурычлары өчен горурлык нуры балкып торыр.
Бу кичне мин яңа танышым, бер кашык су белән йотарлык чибәр туташны трамвайда калдырып, үз тукталышымда төшеп калдым. Хушлашу сүземә җавап бирергә теләмичә ул китеп барды.
2000—2002.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.