Latin

Публистистика - Разиль Валиев - 01

Süzlärneñ gomumi sanı 4127
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2103
36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Азатлык алуыбызга ихластан ышанган идем (Тәфсилле әңгәмә)
«Гыйлем чын эз табар әле»
Бер генә халык та башкалардан яхшырак яисә начаррак түгел (Бүгенге чынбарлык Россия татарына язмыш сайлау мөмкинлеге бирми)
Яза торган аяк
Милли элита каян башлана?
Оҗмах вәгъдә итмим сиңа
Разил Вәлиев үз язмышын кабатларга теләми
Милли хәрәкәт яңа сыйфатка күчте
Уйлый торган йөрәк (Туфан Миңнуллин)
Сагындыра моңлы җыр...
Халык хәтерен яңартучы
Үткәннәрдән бары шул җыр калды...(Композитор Фасил Әхмәтне сагыну)
Глобальләшү: кемгә файда, кемгә зыян
Гомеремнең аяз көннәре...
Сине, әнкәй, сине сагынам...
Латин графикасы язмышы судьялар кулында (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XXI сессиясендә ясаган чыгыш)
«Юк шул безләрдә берләшмәк...» (Иртән уянгач беренче уем)
Халкыбыз хокукын яклау бу!
Бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк («Заманча цивилизациянең тотрыклы үсеш факторы буларак толерантлык» дип аталган халыкара конференциядә ясаган чыгыш)
«Тотса мәскәүләр якаң» (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2005 елның 25 октябрендә үткән сессиясендәге чыгыш)
Кунак булып килде, хуҗа булып китте...
Без Кытай календаре буенча яшәмибез!

Азатлык алуыбызга ихластан ышанган идем
(Тәфсилле әңгәмә)
19 апрель календарьда берничек тә тамгаланмастыр. Әмма ул көнне һәр татар кешесе хәтерләп калырга тиеш. 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Конституциясенең яңа редакциясен кабул итте. 438 еллык коллыктан соң килгән 12 еллык беркадәр хөр чорга шул рәвешле нокта куелды.
Иң якты тарихи хатирәләребезнең берсе булып калачак әлеге 12 елны һәм тулаем татар язмышын мин бер кеше язмышы аша күрсәтергә булдым. Бу кеше — Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары, язучы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.

Кызыл Позиция урамы, 6а...
— Әлеге әңгәмәне мин... ошбу эшнең остасы, ата әңгәмәче белән үткәрәм икән. Син бит инде, Разил, ничә ел рәттән Татарстан телевидениесендә «Бер алманы бишкә бүләек» дигән әңгәмәләр шәлкемен алып барасың. Һәм әле, җитмәсә, үзең дә интервью арты интервью биреп торасың. Бер тапкыр шулай, яныңнан үтеп барган Президент, «Разил тагын интервью бирә!» дигәч, нәрсә дип әйткән идең әле син?
— Әйе, сессиядә, тәнәфес вакытында Минтимер Шәрипович: «Тагын интервью бирәсеңмени, Разил?» — дигән иде шул. Мин әйтәм, башка бирер нәрсәм булмагач, интервью бирәм инде!
— Биреп бетермәдеңме соң әле? Миңа да калдымы?
— Бар әле, бар. Сиңа дип иң шәбен саклап тоттым.
— Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, Разил, менә бу өстәл янында кара-каршы утырып гәп коруыбыз минем өчен гаҗәп бер эш. 1965 елны, университетта бер группада укып, бер бүлмәдә яшәп ятканда, Разил берзаман түрә булыр да, син аның кабинетына интервью алырга барырсың, дисәләр, бу миңа бик кызык тоелыр иде.
— Рәфикъ, синең бу фикерең белән тулысынча килешәм мин. Түрә булырмын дип үзем дә уйламаган идем. Һәм әле... шушы яшемә җитеп, нинди генә урыннарда утырсам да, үземне түрә, начальник итеп хис иткән дә булмады анысы.
— Чабатаңны түргә элмәгәнне беләм, Разил! Чөнки моның үземә кагылышлы, беркайчан да онытылмаячак дәлилләре бар.
— Кызыл Позиция урамындагы 2 нче тулай торакның 27 нче бүлмәсендә яшәгәндә нинди булсам, мин хәзер дә шул Разил әле. Күпмедер җүләрлек, күпмедер хулиганлык — болар бөтенесе дә минем холыкта калды... Син дә үзгәрмәдең. Шулхәтле дә принципиаль кеше идең син. Бәхәстә беркайчан да үз сүзеңне бирмәдең, чөнки сүзеңнең хаклыгына инана идең... Зөлфәт тә шул ук Зөлфәт, бары шагыйрь буларак үсә-камилләшә генә барды... Димәк, инде шул вакытта ук күңелләребезгә оеткы шәп салынган, без ул чакта ук инде үз юлыбызны тапкан кешеләр булганбыз.
— Ул 27 нче бүлмәне син «Эт кояшы» дигән повестеңда әдәбиятка да теркәп калдырдың бит. Егерме бер яшеңдә үк язган, ул заманда беркайда да басыла алмаган «кара» әсәреңдә.
— Әйе-әйе.
— Син анда яшьли дөнья куйган җете талант Фәрит Гыйльмине дә бик матур тасвирлагансың... Бу бүлмә үзе дә «мәрхүм» бит инде.
— Ни булган аңа? Шул тирәдән узганда, мин гел аның тәрәзәсенә карап китәм. Беренче кат бит инде, сулдан беренче тәрәзә.
— Тәрәзә шул ук анысы. Тик... Кырый дүрт бүлмәне — 25тән 28 гә кадәр — кушканнар да...
— Безгә музей ясамаганнардыр ич? (Көлә.)
— Юк шул, зур бер ял бүлмәсе ясаганнар. Югыйсә музей ачканда да ярыйсы икән. Соңгы өч елны мин егерме алтынчы бүлмәдә Илдус Гыйләҗев белән тордым. Орденлы колхоз рәисе һәм ару гына шагыйрь чыкты бит үзеннән. Егерме сигездә, почмак бүлмә, Мөдәррис Әгъләметдинов яшәде дип хәтердә калган... Ә син безне ул егерме җиденче бүлмәдән нигә сөргәннәрен беләсеңме? Беренче курстан соң?
— Бер фикер бар миндә үзе, ялгыш түгел микән? Йә, башта син әйт әле.
— Комендант Малофеев, тәртип булмаган өчен, дигән иде.
— Үрнәк тәртип булмады инде анда, әйе.
— Әмма шаккатарлык тәртипсезлекләр дә булмады. Йөзләгән бүлмә арасыннан бер безне генә куып тараттылар бит! Икенче елны тулай торактан бөтенләй урын да бирмәделәр.
— Чынлап та, артык каты кыландылар шул. Нигә икән?
— Минем үземнең дә башка әле яңарак кына барып җитте бу. Хәтерлисеңме, без бит бүлмәдә стена гәҗите чыгара идек.
— Әйе-әйе, «Фанатик» дигән.
— Ә стена гәҗитләре ул заманда зур нәрсә санала иде. Аларның һәркайсының өске ягында девиз тора иде: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» Ныклы контрольдә иде алар. Факультет гәҗитен, әнә, элгәнче, берәр партбюро әгъзасы соңгы ноктасына хәтле укып чыга торган иде. Ә монда... тулай торакның ниндидер бер бүлмәсендә гәҗит чыгып ятсын әле! «Фанатик» атлы!
— Әйе шул, минем бу кадәресен уйлаган юк иде әле.
— Ә син нигә кудылар дигән идең?
— Җәй көне булды бу эш. Син ул чакта каникулда идең микән?
— Ул җәйне мин төзелеш отрядында эшләгән идем.
— Без Зөлфәтләр белән чиләккә салып шигырь китаплары яндырдык. Мәхмүт Хөсәен, Нур Гайсин, Галимҗан Латыйп, тагын кемнәрнеңдер китапларын. 10–15 китап. Шигърият мондый булырга тиеш түгел, дип.
— Кыз-зык! Беренче ишетүем. Ут-күз чыгу куркынычы булмагандыр бит?
— Төтен исе килә, дип кереп әйттеләр анысы. Ачуландылар. Тик бер куркынычы да юк иде. Чиләктә бит ул. Китаплары да бәләкәй әле аның.
— Әмма мәгънәсе зур булган. Манифест инде бу! Татар әдәбияты тарихына кереп калырлык гамәл!.. Ләкин искене яндыру гына түгел, яңаны булдыру да барды бит безнең 27 нче, 28 нче бүлмәләрдә... Минем иске калыпта шигырьләр әтмәлләвемнән көлеп, Зөлфәт «Фанатик»та «шап та шоп кирпеч суга» дип язган иде. Бу чакта «Казан утлары»нда аның бөтенләй башка рухтагы шигырьләре басылып өлгергән иде инде. Мөдәрриснең дә ай үсәсен көн үскән чагы... Син исә баш-аягың белән экспериментларга чумдың. «Фанатик»ның 2 нче санында бугай:
Минем әти
Тарих тәгәрмәченә
Тимер кыршау кидергәндә
Тапталып үлде, —
дип башланган шигырең басылган иде. «Җир шарына утырып тәмәке төрдем» дигән «гади генә» нәмәрсәң дә никтер һаман онытылмый әнә...
Тагын шул искә төште, Разил. Биш җан, биш холык — бәп-бәләкәй бүлмәгә сыеп яшәргә дә кирәк бит әле. Син аю гәүдәле, әтиең Зур Исмәгыйль кебектер инде, җитмәсә, дуамал-усал да күренәсең... Бер кичне шулай караватка капланып үксеп-калтыранып елаганыңны күрдек тә шаккаттык. Бөтенләй бүтән Разил ачылды безгә... 37 ел үткәч булса да әйт әле: нигә елаган идең син ул чакны? Теге «Эт кояшы»ндагы мәхәббәт линиясе шаукымы булмагандыр бит бу?
— Елаганны хәтерләмим дә инде... Юк, «Эт кояшы»нда сурәтләнгән хәлләргә бәйле түгел , тик барыбер дә «мәхәббәт линиясе»дер инде. Бер мәхәббәт трагедиясе булып алган иде минем.
— Сине түрә, кемнәрдер әйтмешли, «дәүләт эшлеклесе» булырсың дип уйламасам да, студент Разилдә депутат Разил чалымнары бар иде анысы. Минем белән чагыштырсаң, бу бигрәк тә ачык күренә. Син ничектер хөррәк, бәйсезрәк идең. Иң гаҗәбе шул тагын: син реаль тормышны, чынбарлыкны миңа караганда шәбрәк белә, дөресрәк аңлый идең. Әйтерсең лә синең — «мәктәп чебеше»нең — тормыш тәҗрибәсе минем ике ел эшләп, армияләрдән урап кайткан егетнекенә караганда зуррак иде! Нидән бу, Разил?
— Чыннан да, Рәфикъ, сиңа караганда яшьрәк булсам да, минем шактый гына күңел тәҗрибәсе бар иде шул. Үз-үземне аңлый башлаганнан бирле хәтерлим, әткәй белән әнкәй туктаусыз бәхәсләшә торганнар иде. Әнкәй бик диндар кеше, әнисе ягыннан нәселе — муллалар. Ул Коръәнгә таянып, дингә таянып сөйли. Әткәй — коммунист. Сугыштан яраланып кайткач, аны колхоз рәисе итеп куялар. Артыгы белән дөрес кеше иде әткәй. Ачуны китерерлек дәрәҗәдә. Тарантаста ялгышып кына бер кочак печән кайткан булса, аны инде колхоз абзарына илтеп калдырыр. Мин тыңлыйм — әнкәй сөйләгән дә дөрес кебек, әткәй сөйләгән дә дөрес кебек. Ләкин икесе ике төрле дөрес. Тагын бабай да бар бит әле — әнкәйнең әтисе. Бәхәскә, әнкәй ягыннан, ул да кушыла. Бабайның заманында тегермәне булган. Су тегермәне. Биш бертуган бергәләп салганнар аны. Раскулачивание башлангач, бар булган милекләрен алалар, ике катлы йортларын күрше авылга күчереп, авыл Советы ясыйлар. Әмма ләкин үзләрен сөрмиләр. Авыл халкы җыен җыеп алып кала. Чөнки, беренчедән, яллы хезмәт кулланмаганнар, икенчедән, аларны җибәрсәң, тегермәндә эшли белүче кеше юк.
Бабай гомере буена шушы тегермәндә эшләде. Колхозга кермәде үзе. Шул колхозга кермәгән аркасында, бәрәңге дә утырттырмыйлар, малларын да көтүгә чыгарттырмыйлар, пенсиясез дә кала... Ә әткәйне туктаусыз райкомга чакыртып сүгәләр: менә синең авылда колхозга кермәгән бер кеше бар! Ул «бер кеше»нең аңа кем тигәнлеген белеп алгач, коры сүздән инде выговорларга күчәләр...
Гомере буе безнең идеологиягә каршы сөйләде бабай. Шулай дип тә әйтә торган иде: «Юк, тормыш болай бара алмый. Дин бетте, кешенең кадере бетте, җирнең кадере бетте. Барыбер комга терәләчәк, элеккегә әйләнеп кайтачак әле ул».
Мин менә шуларны ишетеп-күреп үстем инде.
— Көнләшәм мин синнән, Разил! Мин исә тырыш укучы, тәртипле малай идем. Кайбер нәрсәләрне аңласам, ә кайберләрен аңларга якын торсам да, мин барыбер дә ике үлчәмле, «кызыл», советча дөньяда үстем... Синең бабаң ничәнче елгы иде ул?
— 1886 елгы.
— Ә минем әти 1877 елгы. Ул миңа бик күп нәрсәләр сөйли ала иде. Ләкин берни дә сөйләмәде. Минем өчен курыккандыр инде. Үләр алдыннан гына нәрсәдер әйтәсе килде — әйтеп өлгермәде... Әгәр дә мин шулай нәселебез рухиятеннән киселеп калмаган булсам, безнең 27 нче бүлмәдәге аралашуларыбыз бөтенләй бүтән кимәлдә, күп мәгънәлерәк үткән булыр иде.
— Нишләмәк кирәк, бик күпләргә хас югалту инде бу.
— Безнең бөтен буынга хас фаҗига. Минем язмыш закончалык чагылышы булып, синеке аннан бер чыгарма гына шул...
Әүвәлге сәясәт дәресләрен гаиләдә алгансың, димәк. Милли аң дигәне дә шунда борнамадымы?
— Гаиләдә дә, мәктәптә дә. Минем укытучылар да гел шәп булды. Туган авылым Ташлыкта — башлангыч мәктәптә дә. Андагы укытучыларымның берсе — Алмаз Хәмзинның әнисе Разия апа. Күрше Шәңгәлчедә дә. 9–11 классларны Түбән Камада укыдым. Ул чакта өр-яңа шәһәр бит инде. Безнең мәктәптә бик тә романтик рухлы укытучылар җыелган иде. Кызык шәхесләр. Гыйлем кешеләр — һәркайсы профессор шикелле. Бер Зыятдин Билалович Җәләлиевне генә алыйк. Физика укытты ул. Менә дигән спортчы үзе. Искиткеч шәп җырлый, искиткеч шәп итеп баянда уйный. Хор оештырып, Салих Сәйдәшевнең булган бөтен җырларын өйрәтеп бетерде безгә. Башка мәктәпләргә барып концертлар да куеп йөрдек хәтта. Алмаз Хәмзин — хорда җырлый, ә мин — солист! 8 метрлы стена гәҗите чыгарабыз. Радиоузелга кадәр бар — һәр тәнәфестә шунда кереп тапшырулар алып барабыз. Кайвакытта радиоузелда кунып та калам. Язам шунда, радио тыңлыйм инде. Бер тапкыр шулай, кунып калгач, иртәнге якта бу, кнопкаларны ялгышып, «Азатлык» радиосы тапшыруын урамга җибәргәнмен.
— Шәп!
— Шәһәрдә бердәнбер радиоузел булганга, парад-демонстрацияләр вакытында урамга музыка җибәрерлек итеп көйләнгән иде ул. Берзаман, мыш-мыш килеп, директор Николай Максимович Максимов атылып килеп керде. Керәшен ул, бик тә тәртип ярата торган, акыллы, төпле кеше. Килеп тә керде, әйләндереп тә җибәрде.
— Син мине төрмәдә черетергә телисеңмени?! — ди. Ә мин нигә икәнен аңламыйм. Радио сөйләгәчтен, аны кеше тыңларга тиеш дип уйлыйм. Үпкәләп, аздан гына бүтән мәктәпкә күчмичә калдым.
Дөресен генә әйткәндә, авылда чакта мин милләткә бүленүне аңламый идем. Түбән Камада инде татар белән урыс арасындагы кайбер кытыршылыкларны да күрдем. Без, авылдан килгәннәр, бер класста 12 бала: 7 малай, 5 кыз. Шәһәрнекеләр башта, «дерёвня», «татарва» дип, бик каты кыерсытырга маташтылар. Аерым-аерым очратып кыйныйлар да иде. Ләкин без, берләшеп алдык та, беркемгә баш бирмәдек...
Бусы элегрәк әле: әнкәйләргә ияреп Алабугага әйбер алырга барганда, бик гарьләнә торган идем — урысча белмәгән аркасында каты бәрелүләрен тоеп. «Чего там калякаете?!» — дип кенә кычкыралар иде. Урамда авыз ачып сөйләшергә дә куркып йөргәннәрем хәтердә. Пышылдап кына сөйләшә торган идем. Әнкәйләр дә, Алабугага килеп кергәч, кысылып-бөрешеп кала торганнар иде. Ничек инде ул үз телеңдә сөйләшеп яшәп булмый икән, дип бик аптырый торган идем.
— Түбән Камада татар мәктәбендә укыгансыңдыр инде?
— Юк шул, катнаш мәктәптә, классы гына татар классы. Анда да әле физика, математика кебек фәннәрне урысча укыттылар. Без Шәңгәлчедән бик яхшы укып килдек. Мин «дүртле» алуның ни икәнен белми идем. Һәм кинәт безнең нәтиҗәләр нык түбәнәйде — тел белмәгән аркасында гына. Мин моңа бик рәнҗедем. Менә шушы ике нәрсә инде — урамда кыерсытылу, мәктәптә кыерсытылу. Әле протест та, ни дә юк, бары күңелдә ниндидер дискомфорт, уңайсызлык. «Азатлык» радиосын тыңлый башлагач, күз ачылды аннан. Казанда исә милли ризасызлык хисе гел көчәя генә барды. Татар мәркәзендә бөтен нәрсә урысча гына язылган! Монда да бөтенесе чат урыс телендә генә сөйләшә! Татар журналисты булырга да урысча укырга мәҗбүрмен менә. Кыскасы, урыс белән татарның мөмкинлекләре бер түгеллеген ап-ачык аңладым.
— Безнең 455 нче группага шактый көчле егетләр-кызлар җыелган иде. Бөтен СССРдан диярлек. Сөйләп җибәрсәләр, шаккатып тыңлап торасың. Менә шул егермеләп кешедән иң югары күтәрелгәне, иң зур эшләр майтарганы — син булдың. Ә ул чакта дәресләрдә син, ләм-мим бер авыз сүз әйтмичә, уйга чумып утырыр идең — тәрәзә янында...
— Укуга күңелем ятмады минем монда. Чөнки бөтен хыялым Мәскәүдәге Әдәбият институтына керү иде. Ләкин анда барырга кыюлык җитмәде. Беренче курста укыганда, Илдар Юзеев чакырып алып, минем бу хыялны тагын дөрләтеп җибәрде. Икенче курсны тәмамлагач, киттем бит инде.
— Үзеңә генә күңелсез булыр дипме, мине дә димләп йөрдең әле. Йә, мин бармыйча ни югалттым да, син барып ни оттың?
— Син ни югалтканны белмим, мин үзем ирекне беренче тапкыр менә шунда — Әдәбият институтында татыдым. Хөр рухның, бәйсезлекнең ни-нәрсә икәнен аңладым. Без бит шулхәтле дә куркытылган. Теге ярамый, бу ярамый дип авылда безнең гел кашык белән башка сугып тордылар. Казанга килдек — монда да чикләү өстенә чикләү. Сине кешегә санау юк, фикереңне тыңлау юк. Монда бит беркем беркемне тыңламый — начальник булмасаң. Әдәбият институтында исә гел башкача. Күренекле профессорларына кадәр синең белән исәнләшә, исәпләшә. Тулай торакта берүземә бер бүлмә бирделәр. Йә, иҗат дәрте тулы яшь егеткә тагын ни кирәк?
— Дөньясында бердәнбер Әдәбият институтында хөрлек мәктәбе үтү депутат Вәлиевкә бик ярап куйгандыр анысы, ләкин ул хөрлек тә чамасыз булмагандыр, күрәсең. Югыйсә сыеша алмыйча нидер даулап йөрмәс идең.
— Ә, әйе, шундый бер хәл булды шул. Беренче курста укыганда бу. Водолагин атлы профессор партия тарихын укыта. Сугыш вакытында Сталинград өлкә комитетында идеология секретаре булган кеше. Бер лекциясендә: «Крымские татары они все предатели», — диде бу. Шуннан соң: «Я с вами не согласен, не хочу вас слушать», — дидем дә торып чыгып киттем. Мине, һичшиксез, институттан куачаклар иде, шул коткарды: минем арттан — бурят шагыйре, аның артыннан — калмык язучысы, ә аларга ияреп монголлар, поляклар чыкты. Англиядән килгән бер негр бар иде — ул да чыкты. Халыкара ЧПга әйләнде бу, димәк. Мине ректорга чакырып бик каты сүктеләр сүгүен, әмма ләкин институтта калдырдылар.
— Моңа янә бер ЧП, тагын да җиллерәге ялгана бит. Шул ук беренче курста укыганда, 1968 елның 25 мартында сез, Зөлфәт, Мирза Мансуров һәм син, Татарстан язучыларының VII съезды барган Камал театры балконыннан листовкалар ыргыттыгыз. Аларда төп таләп — татар телендә яшьләр журналы чыгару. Күчереп язып листовкаларны ишәйткәндә, аларның кайбер нөсхәләренә Татарстанга союздаш республика статусы бирү, мөстәкыйльлек бирү кебек сәяси таләпләр дә өстәлгән булган. Әлеге акция — яңа чор татар милли хәрәкәте тарихыннан иң тәвәккәл гамәлләрнең берсе. Эзсез калмады ул. Хәзер менә синең белән «Идел» атлы яшьләр журналы өчен гәп корып утыра алабыз икән, күпмедер дәрәҗәдә бу әнә шул акция нәтиҗәсе дә. Ә аны оештыручы — син идең.
— Бу хакта тәфсилләп язылды инде, син үзең үк яздың*. Шуңа күрә сүз озайтып тормыйк. Шунысын гына әйтим: шул ук милли тигезсезлек, татар язучыларына басылыр урын аз булу этәрде бу эшкә. Әдәбият институтында укыганда, бу гаделсезлек миңа аермачык күренде.
— Ә бу «операция»гә әзерлек шул ук Кызыл Позиция урамындагы тулай торакта барды бит инде.
— Әйе, Зөлфәтләрнең 28 нче бүлмәсе аның штабы кебек булды.
— 27 дән куылган Зөлфәт бер елдан шул почмак бүлмәгә урнашты, әйе...
— Шуннан соң күп айлар, күп еллар үтте. 1999 елның көзендә без шул ук М.Горький урамындагы бинада «Идел» журналының 10 еллыгын бәйрәм иттек... Бәйрәмнең сценариен әзерләгәндә, минем башка үземчә бер бик шәп идея «китереп сукты». Зөлфәт белән синнән шул ук балконнардан янә листовкалар ыргыттырырга! Бу юлы инде — котлау листовкалары. Зөлфәт ризалашты, әмма авырып китте, ә сине күндереп булмады. Хәтерлисең микән, шунда мин, сине оялтмакчы булып, болай дигән идем: «Әгәр дә теге, студент Разилгә, «Сез даулаган журнал ачылып, аның унъеллыгында сиңа котлау листовкалары да ыргытырга туры киләчәк әле», — дисәләр, ул бит моңа дүрт куллап ризалашкан булыр иде! Син моңсу гына елмайдың. «Моны эшләсәмме? Әллә нинди ямьсез якларын китереп чыгарачаклар». Ышанмадым. Бу матур эшнең нинди ямьсез ягын табып булсын икән? Әмма син хаклы булып чыктың. Котлау сүзендә шул листовкалар вакыйгасын телгә алып китүеңдә генә дә (безнең үтенеч буенча бит әле!) шаккаткыч тыйнаксызлык күрүчеләр табылды. Исләрем-акылларым китте. Заманында әлеге вакыйга бөтен иҗат интеллигенциясен тетрәндереп тә, бу каһарманлыкны эшләүчеләрнең онытылуы, матбугатта исемнәре генә дә аталмау искә төште. Шул уңайдан 5 ел элек үзем үк язган сүзләрне кабатлыйсы килеп китте: «Бу да татарның милли үзенчәлегенә бәйле бер нәрсә инде. Безгә каһарманлык һәм аның нәтиҗәләре кирәк, каһарманнар үзләре кирәкми. Кемнеңдер данга манылуы безнең өчен күрше гаражга яңа машина керү белән бер».

«Эчеңдә ачу туплама, Разил!»
Безнең авылда Хәйдәр тавы дигән тау бар. Разилләр урамыннан менеп киткәч, ерак түгел ул. Балачакта шунда чаңгы шуа торган идек. Бу тауда кайчандыр алма бакчасы ясыйсы булганнар. Чокырлар казыганнар, ләкин алмагачларын утыртып өлгермәгәннәр — сугыш башланган. Чокырлар ишелгән, казылган балчыгы өелеп тора — шәп сикертмәләр барлыкка килгән. Төшәсең, башта берсе атып җибәрә, аннары икенчесе, өченчесе. Иң астагылары инде 20 шәр, 25 әр метрга чөя. Иң соңгысы ерганакка атып бәрә. Кайчакта бер-береңне шуннан көрт эченнән актарып аласың... Кыскасы, тәвәккәллек тә, осталык та кирәк монда... Беренче булып таудан гел Разил төшә торган иде.
Алмаз Хәмзин сөйләгәннәрдән

— Бер тапкыр син, хәл белергә баргачтын, җитәкче буларак үсеш линиясендә торган язучыдан «Кайсы аягың сынды соң?» дип сорагансың да, «сул аяк» дигәч, «Ай, бигрәкләр дә яза торган аягың икән шул!» дип, «хәленә кергәнсең». Юкса ахыры юньле булмасын да белеп торасың инде. Әмма шаярту шундый да җилле ки, ул инде синең авыздан үзе сикереп чыга! Әдәби иҗат та шундый нәрсә түгелме, Разил? Тыелып калып булмаганга язу түгелме?
— Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Әгәр дә язмыйча калып булганны язасың икән, бу инде чын иҗат түгел. Кәсеп, һөнәр... Тормышта да еш кына шулай була: трибунаданмы, башкачамы — чәчрәп чыгып әйтмичә кала алмыйсың. Бусы инде — чын хис, җан авазы. Кайбер кеше әйтмичә дә кала ала. Андыйлар инде...
— ...ихлас яшәмиме?
— Ихлас яшәми!
— Дөнья артык каршылыклы. Һәр яхшының пылт итеп начар ягы килеп чыга. Таяныч дигәнең үзе какшап тора. Әйтик, гаделсезлеккә каршы беренче булып күтәрелгән милли хәрәкәт әйдәрләре миңа чын фидаиләр, изге затлар булып күренгән иде. Алай ук түгеллеге ачыкланды. Чеченнар дип җан аттык — аларның бөтенесе дә чиста булып кала алмады. Иң көчле (ә элек — бердәнбер) төрки мәмләкәт дип Төркиягә күз терәсәң, анда көрд дигән халыкны изеп яталар. Дин кардәшләр дип гарәп дөньясына баксаң, аларда да шул бездәге таркаулык, берләшә алмау... Ә син нинди күңел кайтулар кичердең, Разил?
— Университетта укыганда, бердәнбер ошаган дәрес диалектик материализм булды. Аны профессор Мансур Габдрахманов алып барды, беләсең инде.
— Фәлсәфә буенча татар телендә дәреслек чыгарган кеше.
— Әйе. Диаматны мин шигырь укыган кебек укыдым. Шуңа күрә дөньяның каршылыклы булуына исем китми. Яхшылык белән бергә начарлык та булырга тиешлекне аңлый идем мин. Әмма ләкин мин начарлыкның яхшылыктан күбрәк, көчлерәк булуын беркайчан да аңлый алмадым. Һәм тагын әле начарлыкның аңлы рәвештә эшләнүен аңлый алмадым. Ялгыш начарлык эшләргә дә мөмкин кайвакытта... Тик кешеләрнең шулхәтле дә кара эчле, явыз ниятле булуына һич ышанасы килми иде.
Тормышта бик рәнҗегән вакытым — минем өстән анонимка арты анонимка язылган чак... Мин әле Әфганстанда, иҗади командировкада. Ике ай булдым бит анда. Исән кайтаммы, юкмы — кем белә әле.
— Син утырган бронетранспортер каплангач, икенче туган көнең белән котлаганнар бит үзеңне.
— Әйе, төрле хәлләр булды. Ә монда мине Язучылар берлегендә партия җыелышы җыеп тикшерәләр! Мин бик каты рәнҗедем. Авыруым көчәеп китүгә, бәлки, шул да сәбәп булгандыр. Җиде ай больницада яттым: 4 ай Казанда, 3 ай Мәскәүдә. Операция ясадылар да ябып куйдылар. Икенче тапкыр ясарга кеше таба алмадылар — юк андый врач. Ашказаны асты бизе кистасы иде минем. Хатыным соңыннан Медицина энциклопедиясеннән табып күрсәтте — минем авырудан дүрт ярым процент кеше генә исән кала икән. Мин бу дөнья белән хушлашкан идем инде.
— Яшәү мәгънәсе турында яңача уйлау булмадымы?
— Дөресен генә әйткәндә, яшәүнең мәгънәсе бөтенләй югалган иде. Ятасың көннәр буе. 18 килога ябыктым. Бер кызыгы юк. Тәрәзәдән самолет очканын күрәсең. Нигә оча инде ул, нигә кирәге бар аның? Урамда трамвай дөберди — нигә дип йөри инде ул? Менә бу бимазалаучы чебеннәр ни пычагыма кирәк инде — шуларны уйлап ятам... Икенче операцияне миңа Япониядә укып кайткан бер егет ясады. Әйбәт килеп чыкты. Югыйсә 7 ай эчендә Казанда һәм Мәскәүдә минем белән бер палатада 13 кеше ятты — 13 е дә үлде... Ә мин яңадан туган кебек булдым. Дөньяны бөтенләй бүтәнчә аңлый башладым.
Авырып ятканда, институттагы семинар җитәкчем Лев Иванович Ошанин миңа бик акыллы киңәш бирде. «Разиль, не копи в себе зло, зло тебя будет разъедать», — диде. Ул вакытта күңел нечкә, мин моны бик шәп хәтерләп калдым... Ачуым бөтенләй үк бетте дип әйтә алмыйм анысы, кайчакта хәзер дә усалланып алам. Ләкин теге кешеләрнең миңа карата кылган явызлыклары барьерның теге ягында калды инде. Аннары, сәясәткә кереп киткәч, мин башка төрле яманлык, явызлыкларны да күрә башладым. Болары инде кеше белән кеше арасында вак мөнәсәбәтләр генә түгел — милләт кадәр милләтләргә юнәлтелгән иде. Тегеләре кечерәеп калды шуннан соң.
Әмма, шөкер, яхшылыкны да татыдым. Мәскәүдә укыганда, өйләндем бит инде, беләсең. Кызыбыз туды.
— Аны Сөембикә дип яздырыр өчен Мәскәү загслары белән даулашып йөргәнеңне дә беләм әле.

— 7 стипендия!
— Минем өчен миллион инде бу. Киттем кибеткә, күчтәнәчләр, бүләкләр алдым.
— Хатын алдында авторитет та артып китте бит инде.
— Китмичә! Әле кем биргән бит!.. Акчаны алганда сорыйм инде: «Лев Иванович, а когда вернуть?!» — дим. «Когда разбогатеешь, тогда отдашь», — диде. Укыган килеш, макарон фабрикасына эшкә кердем, 65 сум түлиләр. Аның белән генә баеп булмады. АЗЛКда — теге «Москвич»лар чыгарган заводта, бер еллап эшләдем, эш хакы 95 сум. Кая ул, ашарга да җитми. Берзаман Казанда минем «Зәңгәр кабырчыклар» дигән китап чыкты. 800 тәңкә гонорар бирделәр — икегә бүлеп. Шунда 200 сум акчаны тоттым да йөгердем Лев Иванович янына: «Лев Иванович, вот долг отдаю». Карап-карап торды да: «Разиль, я у тебя эти деньги не возьму», — ди. «Нигә, мин әйтәм, баегач түләрсең дигән идегез, менә баедым мин!» «Ты, наверное, ослышался, я, наверное, сказал, когда станешь богаче меня», — диде дә тәки алмады.
— Синең Әдәбият институтына китүеңә әллә ни кызыкмаган идем, Разил. Ә менә Ошанин шәкерте булуыңны белгәч, «Их!» дип куйдым. Аның җыр текстларын ярата идем мин. Гап-гади генә сүзләрне янәшә куя да, алардан шундый ятышлы вә мәгънәле, үзе җырлап торган нәрсә килеп чыга!
Эх, дороги!
Пыль да туман.
Холода, тревоги
Да степной бурьян...
Сыерлар гәҗит укыса, татар матбугаты да
исән калыр иде ул
— Син Чаллы Язучылар оешмасына җитәкчелек иткәндә, мәрхүм Рәис Беляев анда шәһәр комитетының беренче секретаре иде. Сине бик тә ихтирам итә иде бит. Татарстан өлкә комитетының идеология секретаре булып алгач, сине китапханәгә махсус куйгандыр әле ул. Шунда тынычта яраларын ялаштырып ятсын, көч тупласын, дип.
— Тагын ике урын тәкъдим иткәннәр иде: республика гәҗитенең баш редакторы урынбасары, китап нәшрияты директоры урынбасары... Китапханә мине чыннан да рухи яктан да, физик яктан да савыктырды. Чөнки, беренчедән, мин үзем яраткан урынга — китаплар арасына барып эләктем, икенчедән, эштән дә шәп дәва юк ул. Китапханә мине башланырга торган тагын бер чирдән дәвалады әле.
— Анысы ни тагын?
— Мәскәүләрдә укып кайттым бит инде.
— Элитар институтта!
— Әйе. Кемнәр белән генә аралашылмады анда... Бер-бер артлы китаплар да чыгып тора. Үз-үземә бик тә белдекле, укымышлы кеше булып тоела башладым берзаман. Китапханәдәге китапларны күздән кичердем. 3 миллион китап арасында йөреп, мин үземнең шыр надан икәнне аңладым! Мине лып итеп җиргә утыртты бу. Беркадәр сабырлык, басынкылык та өстәде...
Бик әйбәт коллективка килеп эләктем мин анда. Муеннан эшкә чумдым.
— Моның нәтиҗәләре шундый да саллы ки, хәтта... язмышыңны бүтәнчә борып җибәргән теге анонимщикларга рәхмәт әйтергә кирәк түгел микән әле? Тфү, тфү, ялгыш сүз булды бу, чир газапларың истән чыккан...
Синең китапханә фасылыңа кагылышы бер сер бар, Разил.
— Нинди сер икән ул?
Китапханәчеләреңне ничек итеп эш хакыннан баш тартулы акциягә күндерә алдың икән син? Өч айга сузылган акциягә! Хатын-кыз лабаса алар — һәрбер тиенне санап яшәргә күнеккән. Аларның да әле җан асрарлык кына — 60–80 тәңкә алып эшли торганнары.
— Әйе, без забастовка игълан иттек. Җир шарында шуңарчы беркайда беркайчан булмаган забастовка: китапханәчеләребез эшне дә эшлиләр, акчасын да алмыйлар. 40–50 яшьлек, гомергә сәясәтнең ни икәнен белмәгән бу хатыннар, урамнарга чыгып, плакатлар күтәреп тә йөрделәр әле. Комсомол өлкә комитеты бинасын китапханәгә бирүне сорап. Хәзер үзләре дә шаккаталар, ничек шулай йөри алдык икән, диләр. Соңыннан, җаен табып, бу акчаны түләдем мин үзе. Сере гади инде моның: китапка ихтирам, үз эшеңә фанатикларча карау. Урын җитмәгәнлектән китаплар череп ята бит.
— Китап череп ята... Татар борын заманнардан бирле түрдә, иң ару урында тоткан китап... Мәскәүгә алып кителгән Сөембикә китапханәсенең эзе табылмадымы әле, Разил?
— Төрле экстрасенс ише затлар вакыт-вакыт килеп әйтәләр үзе. Мин аның кайдалыгын беләм, диләр.
— Төрле җирдә итеп тә күрсәтәләрдер әле.
— Әйе, төрле җирдә итеп... Минем үземнең бер шигем бар барын. Загорскида түгел микән ул?
— Троицк-Сергеев лаврындамы?
— Әйе. Мин инде Патриарх Всея Русига хат та яздырган идем — Лихачевтан. Василий Николаевич Федерация Советы рәисе урынбасары чакта. Җавап килмәде. Бу хәл шикне арттыра гына төште.
— Ничегрәк язылган иде ул хат?
— Сөембикә китапханәсе дип әйтмәдек без үзе. Анда Казан ханлыгы чорына караган китаплар була ала, безнең галимнәргә шуларны өйрәнергә мөмкинлек бирсәгез иде, дидек.
— Чынлап та сәер хәл. Дин әһелләренә мондый илтифатсызлык хас түгел бугай бит. Теге Карл Маркс урамындагы бинада яңа бүлегегез ачылгач, укучы буларак миңа да рәхәт булып китте. Шунда күчкән гәҗит-журналларыгыз да иркенрәк тын алып җибәргәндер әле.
— Китаплар да иркенрәк тын алсын өчен искесеннән җиде мәртәбә зуррак бина кирәк шул.

«Гыйлем чын эз табар әле»
Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым.
Г.Тукай. «Китап»

Кем без? Каян киләбез һәм кая китеп барабыз? Милләт дип янып йөрүләребездән тарихта нинди эз калыр? Заманалар гамен ачык вә дөрес итеп бары тик китаплар гына сөйли аладыр, сорауларга алар гына дөрес җавап бирәдер, мөгаен. Чөнки алар, вакытлар узса да, кыйблаларын үзгәртми, язылган чорының хикмәтен мәңге саклый.
Килер вакыт: безнең хакта ни дә булса белергә теләгән оныкларыбызның берсе, һичшиксез, китапханәгә юл табар. Чөнки дөнья гыйлеме тупланган башка җир юк. Гасырлар иләге аша үткән китапларның саргайган битләрен актарыр. Һәммәсенә үзенчә бәя бирер, үзенчә хөкем кылыр...
Ни күрер ул һәм ни дияр?
— Разил әфәнде, киләчәк буыннарга калырдай рухи мирасы, ул мирасны мәңгегә саклаучы китапханәләре булган халык — бөек халык, бәхетле халык, дибез. Китапларга карап халыкның үсешен, ягъни цивилизация дәрәҗәсен билгеләп була икән, татар халкының үсеше ни дәрәҗәдә?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Публистистика - Разиль Валиев - 02
  • Büleklär
  • Публистистика - Разиль Валиев - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4127
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2103
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4047
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3843
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4147
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4097
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4109
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2061
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4061
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3905
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1936
    30.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3699
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1893
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.