Latin

Өермә

Süzlärneñ gomumi sanı 2127
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1219
40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
хикәя
Студент еллары иде. Тузганак төшедәй җиңел гәүдәле, чүл кояшы кебек яндыргыч карашлы Хамисә егетләрнең генә түгел, кызларның да, хәтта укытучыларның да игътибар үзәгендә иде. Курстан курска ул гөлдән гөлгә очып йөргән күбәләк шикелле генә күчеп барды. Камиллек өстенә камиллек — башы да эшли иде кызның.
Ир-ат халкының бораулаучы, ачыктан-ачык чишендерүче, баш-аягы белән йотарга торган карашлары аның аерылгысыз юлдашына, җилбәзәк рухын һәрдаим туендырып торучы энергия чыганагына әйләнгән. Әмма бик сирәге генә муенында Хамисәнең назлы кайнар сулышын тоя алды. Юк, һәр очраган кара мыек алдында ачылмый иде тузганак чәчәге. Җенси якынлыктан бигрәк, егетләрне карашы белән көйдереп, мескен мәхлукка әйләндерү ләззәт бирә иде Хамисәгә.
Кемнәрне генә акылдан яздырмады ул. Ләкин бу җиһанда кояшка башын күтәреп карамый торган җан ияләре дә бар икән. Хамисәне — җилләнеп узып киткәндә мүкләнеп беткән ташны да урыныннан кузгатучы Өермә Кызны — атомнар һәм молекулалар тупланмасы гына итеп күрүче ул егет институтның күз өстендә кашы иде. Киң эрудиңияле һәм тирән белеме генә түгел, волейбол командасындагы иң җитез спортчы булуы белән дә ул студентлар дөньясының авырлык үзәге иде.
Хамисә аңа кайчан һәм нилектән игътибар иткәндер, ул инде аны хәтерләми. Әмма берзаманны аның күңеленә яман корт оялады. Нишләп әле шундый булдыклы егет аныкы булмаска тиеш? Җитмәсә, аның тирәсендә күзлекле бер корышкан кыяк та бөтерелә башлады. Юк, Хамисә мондый башбаштаклыкка түзеп тора алмый иде. Ул ничек тә Нәҗипне кулга төшерү җаена кереште.
Бервакыт Хамисә Нәҗипне автобуста очратты. Егет көчле беләге белән автобусның түшәме янында ук сузылган култыксасына таянган да, ул аңа, чынлап та, култыкса кебек кенә икән, ихлас күңел белән ниндидер дәреслек укып бара. Хак булса, Нәҗипне конспект язмый, диләр. Хамисә аңа якынрак узмакчы булды. Бер юан адәм сикереп торып урын тәкъдим итте:
— Дэвушка, садитес, пажалыста.
Хамисә аңа үтергеч караш ташлады, кыю гына Нәҗипнең җиңенә үрелде:
— Исәнме, Нәҗип!
— Ә-ә, Хамисә, сәлам...
Шулай диде дә, тагын дәреслегенә чумды. Әмма кыз аның җиңен тарткалавын дәвам итте:
— Нәҗип, сине, конспект язып тормый, диләр, хакмы ул?
— Конспект язып, вакыт уздыруның мәгънәсен тапмыйм.
Шулвакыт автобус туктады да, билет тикшерүчеләр килеп керде һәм ду килеп пассажирларны җилтерәтергә кереште.
— Их! Билет тикшерәләр, — диде Хамисә, йөзенә коты очкан кыяфәт чыгарып.
Нәҗип тыныч кына ян кесәсеннән айлык билет алып Хамисәгә бирде, култыксаларга тотына-тотына ишеккә табан китте. Гаҗәп: контролерлар аңа күтәрелеп тә карамадылар.
— Һәрвакыт шулай, — диде Нәҗип ризасыз тавыш белән, тукталышка чыккач. — Айлык билет алам, ник, ичмасам, бер тикшерсеннәр!
— Алайса, миңа гына бир син аны, — диде Хамисә зең-зең көлеп. Миңа... юри каныгалар, диярсең...
— Ал...
Дәрес башланырга әле шактый бар иде, алар шау чәчәктә утырган зур ябалдашлы юкә астындагы эскәмиягә утырдылар. Дөресрәге, башта, озын ботларын бер-берсенә атландырып, Нәҗип утырды. Утырды да, Хамисә турында бөтенләй онытып, китабын ачты. Ләкин, аяк очларына басып агач ботагына үрелүче Хамисәне күреп, тораташ катты. Аның авызы ачылып киткән, күзләре челт-мелт килә.
Хамисәнең артчүмеченнән үкчәсенә дулкын йөгерде, дөнья зең итеп куйды: күрде! Ниһаять игътибар итте!!
Ул, күкрәкләрен тирбәндереп, сикергән булды, парашют булып кабарган итәгенә суккалады. Кызганыч итеп Нәҗипгә карады. Нәҗип колакларына чаклы кызарып чыкты, үрелде дә, тураеп та җитмәстән, бер ботакның очын сындырып, Хамисәгә сузды.
Хамисә, бөтен шартын китереп, юкә чәчәкләренә капланды, аннары, итәген чәнтиләре белән җайлы гына артка ыргытып, егет янына утырды. Ботлары яртылаш ачылды. Бер генә секундка. Кыз шунда ук буш кулы белән итәген тезенә төшереп куйды. Ләкин итәк, барыбер, аны тыңлап ук бетермәде, йомры тезләр, менә без нинди! дип елмаюларын дәвам иттеләр.
Булды, егетне борып салды Хамисә. Хәзер, аңга килергә дә ирек бирмичә, сихерләргә кирәк. Ә анысы инде аның бик гади эш.
Нәрсә турындадыр бәхәсләшә-бәхәсләшә килүче таныш кызларын күрде дә, Хамисә урыныннан торды...
Нәҗипнең ничек карап калганын ул бик ачык күз алдына китерде...
* * *
Хамисәнең күңеле җиденче кат күктә иде. Аның иң гади планнары да бернинди көчәнүсез тормышка аша башлады.
Нәҗипнең игътибарын үзенә җәлеп итү белән, ул аның үз-үзен корбан итәрлек дәрәҗәдә гашыйк булуына ирешергә тиеш иде. Моның өчен, иң беренче эш итеп, чытлыклануларын ташлады, егетләр өчен гүзәл, ләкин кул тидергесез чәнечкеле гөлчәчәккә әверелде. Һәрдаим Нәҗипнең назлы вә җылы карашын тойган хәлдә, егетләр белән ул салкын сөйләште, үзен гаять тыйнак тотты.
Аңардагы бу үзгәрешне Нәҗип, әлбәттә, сизмәде. Курсташ буларак, Хамисәнең исемен һәм төс-битен, ничектер, ихтыярсыз рәвештә, хәтерендә сакласа да, ул физикага кагылышлы булмаган күренешләргә, шул исәптән, Хамисәнең кыланмышларына да, аның нинди тормыш белән яшәвенә дә битараф иде. Ә хәзер...
Нәҗип күзгә күренеп ябыкты. Гадәтенчә кулыннан төшерми торган дәреслекләренең ачылган бите сәгатьләр буе шул килеш кала бирде. Соңгы сессиядә аздан гына койрык эләктерми калды. Бусы инде артык иде һәм Хамисә бераз эрергә кирәк тапты. Аның исәбенчә, мәхәббәт егетне тагын бер баскычка үстереп җибәрергә, талантының чиксез мөмкинлекләрен ачарга тиеш иде.
— Нәҗип, — диде беркөнне Хамисә аудиториянең иң арткы почмагында бөкшәеп утырган егетнең иңбашына мәче баласыдай сырышып. — Бер генә минутка уйларыңнан бүленә алмассыңмы?
Нәҗип сискәнеп китте, шунда ук кызарып чыкты.
— Ә... мин...ни...
Кыз, арсеналында булган елмаюларының иң матуры белән, аны урыныннан сикереп торырга мәҗбүр итте.
— Тәки башым катты инде, Нәҗип, — диде ул чын-чынлап кызгандыдырлык тавышы белән. — Бу физиканы кем уйлап чыгаргандыр...
Егет шунда ук исенә килде.
— И-и, Хамисә... — диде ул бераз тотлыгып. — Физикага карата шулай дип әйтергә ничек телең әйләнә... Ул бит...
Әсир иткеч елмаюын бер генә мизгелгә дә онытмаган хәлдә, Хамисә аны күзләрен түгәрәкләндереп тыңлады. Ул арада дәрес тә башланды. Алар бер өстәл артына утырдылар.
* * *
Бер атна буе Нәҗип, озын кулларын бутый-бутый, аңа физика серләрен аңлатты. Хамисә белән очрашырга җай чыгуына сөенеп, бигрәк тә, мөгаен, аны югалтудан куркыптыр, туктамыйча сөйләде дә сөйләде. Ниһаять, шимбә көнне, ялга таралышыр алдыннан ул телдән язды. Соңгы тәнәфестә, алар тәрәзә янында басып торалар иде, бер түшәмгә, бер идәнгә, бер тәрәзәгә карап шактый уфылдап торгач, Нәҗип кызарып Хамисәгә борылды һәм, кипшенгән иреннәрен ялап, нәрсәдер мыгырдый башлады:
— Хамисә... син әллә-ни уйлый күрмә... мин... Бәлки синең егетең бардыр... Ә мин...
— Минем? Егетем? Әгәр егетем булса... Мине берәрсе белән күргәнең бармы әллә?
— Юк ла...Мин уйлыйм... Бәлки мин...
— Нәрсә — син?
— Бүген кич нишлисең? — диде егет ниһаять.
— Берни дә эшләмим. Бәлки берәр китап укып ятырмын.
— Алай икән...
Нәҗип башын читкә борды.
Йә инде, йә! Чакыр кинога, яки, хет, йөреп керергә!
Шулай ук, кыюлыгы җитмәс микәнни?!
Егетнең бер кулы чалбар кесәсендә иде. Ул аны тартып чыгара башламакчы булды да, тагын кесә төбенә чаклы батырды.
— Мин... монда... — дип сөйләнде ул тирләп чыккан маңгаен буш кулы белән ышкып, — концертка билетлар алган идем. Казаннан килгәннәр...
Ул өмет тулы күзләрен Хамисәгә текәде.
— Чынлапмы, Нәҗип? Ур-ра!
Хамисә, бөтен йөзе белән балкып, кулларын чәбәкли-чәбәкли сикергәләп куйды.
Булды болай булгач. Егет тагын бер киртәне үтте.
* * *
Концерттан алар икесе дә әсәренеп чыктылар. Хамисә Нәҗипне, күкрәге аның терсәгенә тиеп торырлык итеп, култыклап алды. Егет, аның вак-вак атлавына күнегә алмыйча, исерек кешедәй чайкалды, әллә ничә мәртәбә аздан гына сөйгәненең аягына басмый калды. Хамисә аның саен урамны яңгыратып көлде, үчекләде, ә Нәҗип, аның саен, тилеләнгәннән тилеләнә барды. Берсендә, ул үз аягына абынып егыла язды һәм ялгыш кына кызны күкрәгенә кысты. Моны ул үзе дә көтмәгән иде ахры. Бигрәк тә, сул кулы Хамисәнең мәмрәп торган күкрәгенә тиеп китүе аны бөтенләй каушатты. Ул шунда ук гафу үтенеп турайды, ләкин, Хамисә кабаттан чишмә челтерәвенә охшаш тавыш белән көлеп куйгач, туктады да, аны үзенә таба борды. — Хамисә...
— Нәрсә, Нәҗип?
— Син... миңа ачуланмыйсыңмы?
— Ни өчен?
— Соң... ялгыш кагылдым бит...
— Нәҗип...
— Әү, Хамисә...
— Синеке инде ул...
— Ә...
Нәҗип телдән калды. Ул, башта, кызның ни әйткәнен дә аңламады бугай.
— Нәрсә... минеке?
Хамисә аның кулын тотып, үзенең күкрәгенә куйды.
— Чынлапмы, Хамисә?
— Чынлап, Нәҗип.
Кинәт егетнең кулы аның күкрәген авырттырып кысып алды.
Кып-кызыл булды инде ул хәзер, — дип уйлады Хамисә. Үзе, аның кулын йомак кына тотты да, биленә күчерде. Аннары, әкрен генә шуыштырып, өскә күтәрә башлады. Бу хәрәкәттән аның үзенең йөрәге баш миенә, арка үзәгенә, тагын әллә кайсы җирләренә кайнар кан куа иде. Кулын алып, ул Нәҗипнең муенына үрелде, аяк очларына басып, бөтен гәүдәсе белән аңа сарылды. Егет, икенче кулы белән, аны аркасыннан кочты, ә теге кулы, калтырана-калтырана, өскә шуышуын дәвам итте.
— Әкренрәк, әкренрәк, Нәҗипкәем, — дип пышылдады Хамисә. Ул, оргазм якынлашуын тоеп, җиңелчә дерелди башлады. — Аһ, нинди рәхәт синең белән.
Егет, бераз чүгеп, аның иреннәрен эзләп тапты, ә сул кулы, ниһаять, күкрәккә килеп менде һәм, җай гына иркәли-иркәли, каты булып төерләнгән имчәккә кагылды. Хамисәнең күкрәк чоңгылыннан аһ! дигән аваз чыкты. Ул, чиксез ләззәт дулкынына бирелеп, бөтен гәүдәсе белән тартышып куйды...
Менә шушылай, урамда, җенси бәйләнешкә ишарәсе дә булмаган хәлдә, кысып кочаклашкан гына килеш, мондый татлы мизгелне татып була икәнлеген белми иде әле Хамисә. Ир-ат халкын шыбыр тиргә батырып, лимун урынына сыгып та, мондый көчле оргазмны кичергәне юк иде бугай әле аның. Димәк, — дип уйлады Хамисә, — мәхәббәт уен эш түгел икән.
* * *
Тиздән алар өйләнештеләр, студентларча тыйнак кына туй ясадылар, тулай торакның бер бүлмәсендә матур гына яши башладылар. Нәҗипнең ирлек сәләте Хамисә татып өлгергән Карамыекларныкы белән чагыштырышлы түгел иде, билгеле. Ләкин яшь хатын үзен бәхетле сизде. Чөнки иренең таланты үзенә дә, аңа да башта аспирантура ишеген ачачак, аннары инде... Һу-у! Балалар йортында тәрбияләнеп үскән кыз — ул, нинди генә түбәнчелекләр күрмәгән Хамисә — тормышның өресен чөмерәчәк әле! Бу исәбендә ул ялгышмаганына һич икеләнми иде.
Ләкин тормыш аңа нәкъ киресен китереп чәпеде. Хамисә бәбигә генә узган иде, Нәҗипне хәрби комиссариатка чакырдылар. Бу хәбәрдән хатынның йөрәге өзелеп төшә язды. Әле сизелерлек булып кабармаган корсагына кечкенә мендәр бәйләп, күптән түгел генә киңәйтеп теккән күлмәген киеп, ул туп-туры комиссарның үзенә барып керде.
— Ни йомыш, гражданка? — дип төксе генә каршылады аны симез чырайлы полковник.
— Сез... какое имеете право... — дип усал гына кычкыра башлаган иде дә Хамисә, офиңер аңардан да ямьсезрәк итеп, акырып җибәрде:
— Сез кем?!
— Мин — аның хатыны. Бала көтәм. Күрмисезмени? Бу килеш мине калдырып китсә, мин ничек яшәргә тиеш?..
— Кемнең хатыны?
— Сабировның. Сез аны армиягә алып китәргә дип чакыргансыз. Ә ул — студент. Аңлыйсызмы? Иң перспективалы студентларның берсе. Аны укуыннан аеру — җинаять.
— Сез нәрсә, мине җинаятьчегә чутлыйсызмыни?!
Полковник торып басты, күзләрен акайтып җикерде:
— Вон отсюда!!!
Алай гына бирешәме соң Хамисә. Ул корсагын тотып сыгылып төште, чәчен-башын туздырып елый башлады. Әмма комиссарның кызыл чырае салкынайганнан салкыная гына барды.
— Абзыкаем, кызганыгыз, — дип ялварды Хамисә, илереп елый-елый. — Телисезме, алдыгызга тезләнәм...
Ул чын-чынлап аның алдына килеп тезләнде, полковникның симез бармаклы кулын кайнар учларына алды, күкрәгенә кысты.
Полковник югалып калды. Хамисә, аңына килергә ирек бирмичә, аның муенына асылынды. Тик, уенга бирелеп китеп, үзенең корсаклы икәнлеген онытып җибәргән икән. Келәшчедәй куллар шунда ук беләзегеннән тотып алдылар да, аны этеп җибәрделәр.
— Петренко!
Аның дөнья сасытып кычкырган тавышына яшь кенә лейтенант килеп керде.
— Куып чыгарыгыз бу истеричканы!
* * *
— И Хамисәм-юләрем... Шулай ярыймыни инде, — дип юатты Нәҗип елый-елый шешенеп беткән хатынын кочагына алып. Мине бит әле хәзер үк алып китмиләр. Бу — бер. Икенчедән, алып китсәләр дә, озакка түгел. Нибарысы — бер ел. Аннары, мин хәрби комиссар белән дә, декан белән дә сөйләштем. Анда миңа үзлегемнән укырга тулы мөмкинлек булачак. Урап кайту белән, бөтен имтиханнарны биреп чыгам да — ялт! — мин тагын синең белән бер курста.
Хамисә аны кочаклап үбәргә кереште. Нәҗипнең битен тозлы яшьләренә чылатып бетерде.
— Нәҗип... Нәҗип... Нинди маладис син... Ә мин, юләр кызый, әллә ниләр уйлап бетердем. Болай булгач, синең карьераңа бернинди дә зыян-дәүләт булмаячак?
— Әлбәттә, юләрем. Миңа декан да әйтте. Ничек тә тырыш инде, диде. Сине, диде, монда аспирантура көтә, диде.
Ләкин бөтен эшне Хамисә үзе бозды.
Югыйсә, барысы да нәкъ ул уйлаганча бара иде...
* * *
Беренче уллары тугач, Хамисә элеккегә караганда да чибәрләнеп китте. Болай дип кенә әйтү — берни дә әйтмәү белән бер булыр иде. Аның йөзенә, гәүдәсенә, бөтен килеш-килбәтенә, атлап йөрүләренә кадәр, чын хатын-кыз гүзәлләге иңде. Аны инде хәзер беркем дә өрсәң очып китәргә торган Тузганак Төшенә охшатырга батырчылык итмәс иде.
Элек аның ир-ат халкы белән мавыгуы бер уен, бер шаяру гына булса, хәзер аның тәне һәр назлы хәрәкәткә, хәтта һәр кагылуга минуты-секундында шундый ук наз, шундый ук мәхәббәт белән җавап кайтарырга чемерди башлый. Яңа кеше белән кавышкан саен, ул сөю ләззәтенең тирәнәя баруын аңлады. Аның тәне комсызланганнан комсызлана бирде. Үзенең төпсез сазлыкка суырыла башлаганын сизсә дә, Хамисә бу оҗмахтан ваз кичәргә теләмәде. Башта теләмәде, ә соңыннан инде...
Хезмәтен тутырып кайткан Нәҗип аны элеккедән дә битәр ярата башлады. Их, аның бу яратуы Хамисәнең барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерсә икән! Очып-очып йөрер иде Хамисә. Кибетенә дә үзе чабар иде, ашарга да әзерләр иде, хәтта, бала чүпрәкләрен дә үзе юар иде...
Йә, Хода! Ни дәрәҗәгә хәтле сукырайта ала икән мәхәббәт бәндәңне? Ничек кенә соңарып, нинди генә хәлләргә төшеп кайтмасын, Нәҗип аны һәрвакыт сөю тулы күзләре белән каршылады. Ләкин аның эчкерсез бирелгәнлек белән балкыган карашы, хатынының һәр теләген бер йөрешкә алдан башкарырга омтылуы Хамисәнең ачуын гына китерә иде.
* * *
Институт тәмам.
Нәҗип аспирантурада, Хамисә башкаланың иң пристижлы мәктәпләренең берсендә.
Ошбу хикәяткә кергән ләкиннәрнең иң шомлысы менә шушында куып тотты да инде аларны.
Хамисә укыткан мәктәпнең директоры...
Әх, тоз күз!
Хамисә бит инде, югыйсә, яңа эш урынында гел яңача яши башларга, дип күңеленә беркетеп куйган иде. Бөтен шартын китереп, фрактан да кырысрак кәчтүм юнәтте, йөзенә бернинди буяу тидермәде, күзләренең шайтаный елтырыйгын киметү өчен, җиде төн урталарына кадәр дәреслекләр белән баш катырып утырды. Ләкин, кайсыдыр бер бәйрәмдә, юкса, чаманы да бик әлләни узып китмәгән иде, хәмер үзнекен итте: мут чырайлы директор аны кабинетына алып кереп, чишендерә башлады.
Директорның йошак кулы килеп кагылуга, Хамисәнең аңы томаланды. Ул кайнар беләкләре белән аның муенына сарылды, тәненең иң татлы суты ташып чыгарга җиткәнен тойды һәм шулвакыт...
Әйе, кабинет ачкычы директорның хатынында да булган икән шул..
Аны тын гына, үз теләге белән, Мәскәү өлкәсендә кабат урнаша алмаслык итеп, эшеннән кудылар. Нәҗипкә инде, билгеле, декабрист хатыннары язмышын уртаклашырга туры килде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.