Latin

Өндәге Төш

Süzlärneñ gomumi sanı 2645
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1335
45.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Новелла)

1.

Булат кемнеңдер җилтерәтеп уятуына куркынып сикереп торды. Күзләрен уа-уа тирә-ягына каранды. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Саташты, ахры. Бүген йокысының бөтенләй дә рәте-чираты булмады... Төне буе кемнәр беләндер тарткалашып чыкты. Кем икәнен дә белми, ни өчен икәнен дә хәтерләми. Әллә ничә пар кул аның түше буйлап бугазына үрмәли... Булат аларга суккалап та карый, үрелеп тешләп алмакчы була... Ләкин берни кыла алмый. Чөнки бу куллар шәүлә кебек: алар бар да, юк та...
Бу юктан түгел. Йоклар алдыннан гына телевизордан ниндидер хәтәр һәлакәт хакында сөйләделәр. Кайдадыр шушы тирәдәге урамнарның берсендә ике машина бәрелешкән. Үлүчеләр бар икән. Носилкада хәрәкәтсез, җансыз баручы берәү бигрәк нык тәэсир итте Булатка. Бу мескен адәмнең йөзе бик тә таныш кебек тоелды аңа...
Булат баштан-аяк юрганын бөркәнеп түшәгенә аумакчы булган иде, бүлмәнең ишек катындагы почмагында ниндидер хәрәкәт шәйләп, туктап калды.
Юк, бу хәрәкәтнең иясе адәми зат түгел иде. Ниндидер балкыш, нур шәүләсе иде ул. Рәвеше генә кешене хәтерләтә...
Ни хикмәт, Булат аңардан тамчы да курыкмады. Таныш булмаган халәт иде бу. Шулай да курыкмады. Чөнки бу тойгы, якын, газиз булып, аның йөрәген җылытып тора иде...
- Син кем?
Ярымкараңгы бүлмәнең почмагын балкытып торучы нур йомгагы бермәл калтыранып торды да Булатка табан килә башлады.
- Стоп! Шунда гына тор! – Бу юлы Булат үзе дә калтыранып куйды. Уң кулын алга сузып, киң ачылган учы белән әлеге галәмәтне туктатмакчы булды. Салмак кына йөзеп килүче нур шәүләсе, чынлап та, бүлмә уртасына җитүгә туктап калды.
- Син кем? – Булатның тавышы калтыранып чыкты. Ул инде үзенең үтә дә серле, сихри бер зат белән очрашуын аңлап алган иде.
- Мин... Миңа син кирәк...
Ишетелер-ишетелмәс кенә зеңгелдәп торган аваз йөрәк түреннән хәләл җаннарны суырып чыгарырлык дәрәҗәдә серле һәм шомлы иде...
- Мин? Минем җанымны алырга килдеңме әллә?..
- Юк, җаның кирәк түгел... Синең үзең кирәк...
- Ничек инде?... Мин берни дә аңламыйм...
- Мин үзем җан.
- Син – җан?.. Кемнең җаны?
- Синең кебек берәүнең, игезәк парыңның җаны... Ул бу минутта тынсыз, җансыз килеш үлеп ята... Хәтәр һәлакәт безне аерды... Миңа ничек тә аның янына кайтырга кирәк...
- Бар соң! Кайт! Йөрмә монда кеше куркытып!..
- Кайта алмыйм шул. Кайтырлык көч-егәрем юк...
- Ну? Шуннан?!
- Шуңа да яныңа килдем. Синнән дә якынрак кеше юк... Синең җылың мине тартып китерде...
- Нинди җылы? Нинди җан? Нигә - мин? Бүтән кеше беткәнмени?!
- Син миңа якын... Мин синең җаныңның кардәше, игезәге...
- Кардәш? Юкны сөйләмә, минем бер туганым да юк!
- Бар. Синең игезәк туганың бар. Сезнең җаннарыгызны тугач та аердылар, шуны беләсеңме?
- Ни сөйлисең син? Нинди туганым хакында сөйлисең? Йә, шуннан?.. Дәвам ит! Зинһар!..
Бераз тынып торган нур шәүләсе тагын зеңелдәп телгә килде:
- Вакыты җиткәч барысын да белерсең. Ә хәзер миңа ярдәм ит – үз иямә - синең игезәгеңә кайтырга булыш... Әйдә, тиз бул! Шушы мәлдә аның гомере өзелергә тора...
Булат күргәннәреннән-ишеткәннәреннән шашар хәлгә җитте. Тәмам акылдан язудан аны бер очраклы уй гына тотып тора иде: “Күрәсең... төш күреп ята ул... Ә төштә ни булмас!”
Төш ихтыярына бирелеп, ул тиз-тиз генә киенә башлады. Каушавыннан күлмәк җиңен таба алмый азапланды.
Ниһаять, нур шәүләсе салмак кына йөзеп, ишеккә табан кузгалды, аннары, ниндидер могъҗиза белән, ябык ишек аша тышкы якка ук чыгып китте...
Ишекне сак кына ачып-ябып, Булат та аның артыннан иярде. Сихер иясен берара югалтып торса да, урамга килеп чыккач, аны бик тиз күреп алды: өй эчендә нурланып-балкып торган бу сәер күренеш, көмеш томанга йомарланып, күпереп киткән иде...
Бу юлы Булатның сөйләшәсе килмәде. Сүз әйткән саен аның үзенең дә җаны суырылып чыга башлар кебек тоелды... Томан шәүләсе артыннан ияреп тик барды. “Юньлегә генә булса ярар иде бу очрашу... Бармас иде дә... Бармаса, тагын да хәтәррәк булуы мөмкин шул...”
Бу шик-шөбһәләр түзәрлек булган икән әле. Авыр уйлар соңрак килде.
Чынлап та аның игезәк туганы булырга мөмкин бит. Балалар йортында тәрбияләнеп, сабый килеш үги атасы белән үги анасы кулына килеп кергән ул. Алар инде күптән гүр иясе. Бер үк көннәрдә бер-бер артлы түшәккә калып, тиз генә җыенып, соңгы юлга китеп бардылар. Анасы, Булатны чакырып китереп, соңгы сулышында аның ятимлеге хакында әйтеп өлгерде.
Булат бу сәер хәбәрне баштарак күңеленә якын алырга теләмәде, ахры. Күңеленә авырлык китермичә генә яшәргә теләде. Үлем юлындагы кеше нәрсә әйтмәс?!.
Менә бит ничек килеп чыкты. Бу бит шул вакыттагы авыр тарихның дәвамы... Дәвамы? Ахыры булырмы соң бу дәвамның? Нинди булыр ул?
Булат шуны күңеленә ныклап беркетеп куйды: ул бу юлны ахырына кадәр үтәргә тиеш. Серне чишәргә тиеш...
Үзен “Җан” дип таныштырган нур шәүләсе артыннан чак-чак кына өлгерә иде ул. Урамнар буйлап очып, дөресрәге, агып барган бу нур йомгагы чынлап та бик ашыга иде, ахры. Әнә бит – алгарак китә дә, тоныклана, сүрелә башлауга, кинәт туктап кала, Булатны көтеп ала. Менә хикмәт: Булат якынаюга ул тагын балкып кабынып китә, нурлары белән күзләрне иркәләп тора башлый.
Бервакыт “Җан” дигәннең түземлеге төкәнде, ахры. Искәртеп тә тормыйча Булатның янына ук килде дә тәненә, тәненә генә түгел җан-бәгыренә “кереп китте”... Әйе-әйе, бервакыт Булат үзенең балкып, тирә-юньне яктыртып баруын тойды...
Бик сәер иде бу. Хәтта куркыныч!.. Аның каравы, бару җиңеләйде. Ул хәзер үзенең тәнен тоймый да, аяклары җиргә тияр-тимәс килә, гүя ул берьюлы атлап та, очып та бара...
Өч катлы хастаханәнең тимер капкасын ачып кергәч, теге нур йомгагы Булаттан кабат аерылып, суырылып чыкты. Чыкты да, киң ишегалдында Булатның ялгызын калдырып, икенче каттагы ярымачык тәрәзәгә атылып-бәрелеп кереп китте...
Ул арада тонык кына яктылык бөркеп торучы тәрәзә балкып-яктырып китте. Бу яктылыкны бүлмә эчендә йөгерешеп йөргән кеше шәүләләре генә аркылы-торкылы телеп үтә иде...
Булат нишләргә дә белмәде. Күңелендә баягы шомлы уйлар сүрелеп тә бетмәгән бит әле. Аларга тагын галәмәт хәлләр өстәлде...
Ләкин бу галәмәт хәлләр, иләс-миләс шикләр, шөбһәләр генә аның йөрәк түрендә уянып-туып килүче дөньяви хисләрне баса алмый иде инде.
...Төнге авыр тойгылардан, серле-шаукымлы сәяхәттән арына башлаган Булат, кырт борылып, кайту юлына төште. Аның күңелендәге үзгәрешне генә көткән диярсең, кайдадыр еракта - шәһәр артындагы шәмәхә күк йөзендә - җәйге таңның тыйнак нурлары сибелешә башлаган иде инде.

2.

Уянып күзләрен ачкан Булатны тәрәзәдән үрелеп карап торган нурлы кояш каршы алды.
“Тагын нурлар! Тагын сихер! Тагын!..” – Булат, тәмам шашар дәрәҗәгә җитеп, юрганына бөркәнде. Ләкин, бөркәнеп яткан килеш, шундук ис-акылына килде: “Юк, монысы төш булырга тиеш түгел... Баягы сәер хәлләр төштә калды ласа. Хәзер ул чынлап та уянды, аны чып-чын кояш каршылады, кояш белән бергә якты көн, якты тормыш, якты өметләр каршылады...”
Булат, ниһаять, барысы да әйбәт буласына үзен тәмам ышандырып, сикереп торды, ашыгып тәрәзә каршына килде...
Урамда чын тормыш кайный иде. Ял көне булуга да карамастан, кешеләр каядыр ашыга, машиналар каядыр чаба... Кичә булган һәлакәт урыны гына караеп, тапланып тора. Юл читенә чыгарып куелган җимерек машина исә бу дөньяның тормыш рәхәтеннән һәм яшәү бәхетеннән генә тормавы хакында искәртеп тора кебек...
Булатның хәтерендә төнге вакыйгалар кабат яңарды. Төш хәлләре генә булса да, төнлә кичергәннәреннән аңа бик авыр иде. Шуңа күрәме, иртәнге кояшны күреп сөенгән күңеле бик тиз ябылып өлгерде, кабат шомлы уй-тойгыларга тарды...
“Чынлап та шулай булса? Аның игезәге булса? Ул һәлакәткә очраса? Төнге кунак – шул игезәгенең хәләл җаны булса?”
Бераздан Булат шаркылдап көлеп җибәрде. Читтән күзәтеп торган берәү булса, ул аны акылдан шашкан дип уйлар иде, мөгаен... Ә бит чынлап та тиле-миле тойгылар кичерә иде ул бу минутта. Күңеленең кайсы төше беләндер Булатның бик тә ышанасы килә иде төнге сәер хәлләргә. Чөнки аның туганлы, кардәшле буласы килә иде. Кайчандыр үлем түшәгендә яткан анасының серле сүзләренә бик тә ышанасы килә иде. “Балам... Синең туганың – игезәгең бар... Үз атаң-анаң юк инде, ә кардәшең исән... Тап син аны, табып куан, бәхетле бул... Ә безне зинһар өчен кичер, күңелеңне, хәтереңне рәнҗеткән булсак – кичер... Кичер...” – дигән иде ул чакта газиз әнкәсе.
Әле дә хәтерендә: тау кадәрле йортта Булат япа-ялгызы калды. Укуларын тәмамлап, яраткан эшенә керде. Ошатып йөргән кызлары булса да, йөрәгенә пар булырдай сөйгән кешесен табалмады әле ул. Гел бер тойгы белән яшәде соңгы вакытта. Олы хискә, мәхәббәткә кадәр ниндидер бик мөһим җан эшен төгәлләп куясы, ниндидер күңел гаменнән котыласы, язмыш юлын ачыклыйсы бар кебек иде. Шул сәер тойгы тормышта чынлап яшәп китәргә ирек бирми торды, ахры...
Бу тойгы – шушы кардәшлек хисеме әллә? Аның игезәк туганы булып, бәлки ул шушы минутта Булатның ярдәменә мохтаҗдыр? Төнге төш, андагы җан балкышы – шуңа илаһи бер ишарәдер?
Булат тәвәккәлләде. Төшендә йөреп үткән сәфәренә кабат чыгарга булды. Бу юлы тулысынча үзенең күңеленә таянды. Ә күңеле чынлап та каядыр ашкына, ымсына иде аның...
Кичә һәлакәт булган юл чатыннан ашыгып кына узып китте ул. Таныш урамнар буйлап бара-бара, адым саен куркынып уйланды: “Ә бит ул бу урыннан чынлап та узган иде! Менә бу чаттан да... Бу тыкрыктан да... Менә гаҗәп...”
Юл ахырындагы таныш йорт та, киң ишегалды да шулкадәр таныш булып тоелды Булатка, ул, хәтта, керергәме-юкмы дигән кебек, капка төбендә шактый вакыт уйланып, таптанып торды... Карт чаганнар артына поскан хастаханә авыртудан бөгәрләнеп яткан олпат затны хәтерләтә иде... Әнә ул төнге сихри урын – җан шәүләсе суырылып кереп киткән тәрәзә... Бүген ул киң итеп ачып куелган – җәйге саф һава мул итеп кереп торсын дигәннәрдер инде...
Хастаханә ишеген ачып кергәндә йөрәге кысылып куйса да, Булат бу мәлдә үзе өчен бик мөһим бер нәрсәне хәл иткән иде инде: бүген барысын да ачыклап бетерергә тиеш ул!
Эчке якта аны каршы алучы булмады. Шул ук вакытта куып чыгаручы да күренмәде... Булат,үзенең күңел тоемына ышанып, ярымкараңгы коридор буенча китте, өскә алып менә торган баскычны табып, икенче катка күтәрелде, аннары, кырт борылды да баягы ачык тәрәзәгә чыга торган палатага барып керде...
Барып керде дә егылып китә язды. Түр караватта - төрледән-төрле шешәләр эленгән корылмалар арасында Булат үзе ята иде! Шунысы гына – көн саен көзгедә күрә торган йөзе ябыгып, агарып киткән. Гүя ул ниндидер сихер ярдәмендә бөтенләй башка дөньяга күчкән, башка төрле язмышка дучар булган... Ә менә авыруның баш очындагы яктылыкны – илаһи көмеш балкышны - шундук танып алды Булат. Нур йомгагы да аны таныгандай булды – калкынып, дулкынланып куйды...
Бер бөртек күзәнәген дә кузгата алмыйча тынсыз-хәрәкәтсез ятучы бу авыру бәндәнең ни өчен Булатка охшавын Булат үзе дә, кадерле укучыларым, сез дә бик яхшы аңлап алгандыр инде. Кардәш җаннар үзләре генә калырга тиеш мизгелләр була, шулаймы? Бу шул мизгел. Әйдәгез болай итик: шушы төн эчендә безгә шактый якынаеп киткән кардәш җаннарның үзләрен генә калдырыйк та Ходай Тәгаләдән, аның аша Язмыш хәзрәтләреннән алар өчен имин, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, бәхетле гомерләр телик!

5 апрель, 2010 ел.





















ОЧРАШУ
(Хикәя)

Алар Кукмара поездында очраштылар. Көтмәгәндә һәм бик сәер булды бу очрашу. Кайсыдыр тукталышта вагонга шаулап бер төркем милиция кешесе килеп керде. Берничәсе автомат тоткан. Йөзләре җитди. Һәр кешене берәмтекләп, җентекләп карап баралар. Алар чыгып китүгә вагон эчендә: “Берәү төрмәдән качкан, шуны эзлиләр”, дигән сүз таралды. Сәлимәнең урыны тәрәзә янында иде. Ул утыргычның урта турынарак, янәшәсендә оеп утырган татар апасына табарак күчте. Әйтерсең, теге качкын бәндә менә хәзер тәрәзәдән килеп керәчәк...
Тәрәзәдән кермәде шул, ишектән керде. Керде дә, вагон уртасынарак үтеп, Сәлимәләр эскәмиясендәге буш урынга килеп тә утырды...
Әлбәттә инде, Сәлимә аның качкын икәнлеген белмәде. Сәләмә генә киенгән, бүреген күзләренә үк төшереп кигән бу егеттән сәерсенде сәерсенүен, әмма ул кадәр шикләнмәде. Тегесе, килеп утыру белән, тәрәзә янына борылып, буй-буй кар яткан көзге кырларга карап бара башлады. Сәлимәнең дә үз гаме, үз уйлары...
Менә өч ел инде Казанда яши ул. Эшли. Атна саен авылына кайтып йөри. Бик сагына Сәлимә үз авылларын. Бөтен җаны-тәне белән, күңеле белән, яшәеше һәм язмышы белән авыл кызы ул. Шәһәргә чыгып китүе дә сәер булды. Мәңге китмәс иде, билләһи!
Бердәнбер көнне аны әнисе белән әбисе Илсур исемле авыл егетенә димләп, ярәштереп куйдылар. Нәселе яхшы, тормышы нык, тәртибе әйбәт, диделәр. Ә бит Сәлимәнең үз егете бар. Наил. Балта остасы. Күрше авылларда өй салып йөри. Ярлы да түгел, гарип-гораба да түгел. Ихлас. Күңелчән. Тик... Сәлимәнең әниләре аны яратмадылар. “Шабашниктан нинди рәт чыксын, — диделәр. — Шигырь чыгарып, җырлап, гармунда уйнап йөргән була, җиңел акыллыланып”, — диделәр. Эчкән чагын да күргәннәр.
Ләкин Сәлимә Наилнең нинди икәнен бик яхшы белә. Хыялыйрак булса да, төпле егет ул, итәгатьле, игелекле җан. Тугры. Ә Сәлимә өчен бу — иң мөһиме. Тугрылык. Ахры чиктә, кеше шушы сыйфатына карап бәяләнә бит...
Их, бергә яшәргә насыйп булмады шул. Әле дә хәтерендә — Илсурдан яучылар килә башлады. Булачак кода-кодагыйлар кунак ашлары белән дә алмаштылар...
Сәлимәдән генә сораган кеше юк. Егерме дүрт яшь тә булсын ди. Ләкин дөнья бетмәгән бит әле. Тормыш төгәлләнмәгән. Утырып кала дигәч тә... Ярый ла сөешеп йөргән егете булмаса! Ул инде төгәл белә: Наилдән башка беркемгә дә кияүгә чыкмаячак. Әле ул кайсыдыр авылда өй җиткезә, кайткач, ныклап сөйләшәсе булыр... Ябышып булса да чыгачак аңа Сәлимә. Кайтсын гына әле...
Наил кайтмады да кайтмады. Сәлимә көтте дә көтте. Аптырагач, Наилнең әнисе янына — Мәфтуха әбигә китте. Ләкин күңелен тынычландырырдай бер генә сүз дә ишетмәде ул ана кешедән. Шул ук көнне, күңеле төшеп, аптырап кайтып керде дә, тиз-тиз генә җыенып, юлга чыгып китте. Ходайга шөкер, дипломы бар, эшкә ятышлы кулы бар... Кеше арасында югалып калмады, тормышының һәр мизгеленнән тәм табып яшәп китте.
Наилне барыбер оныта алмады, аны урамдагы һәр кешедән эзләде, Кукмарага кайтканда, вагонга да: “Очрамасмы, очрамасмы?” — дип керә торган булды. Авылга еш кайтып йөрүе дә яшьлек мәхәббәтен — Наилен эзләп йөрү түгел микән әле?
...Шулвакыт вагонның аргы башында җанлылык сиземләнде. Ишекләрне ике якка каерып, бер төркем милиция килеп керде. Вагон эчендәге халык, дәррәү калкынып, шул якка борылып карады. Сәлимә янында утырган егет тә башын сузып алды. Аннары, кискен итеп урынына утырды да, шым булды, аннары башын бишмәтенең якасына яшерергә кереште...
Сәлимә гаҗәпләнгәннән гаҗәпләнә барды: ниндидер таныш чалымнар бар бу кешедә. Ул, башын сузып, үрелебрәк карамакчы булган иде, теге сәер кеше кискен генә әйтеп куйды:
— Тик кенә утырыгыз! — Аннары, тавышын йомшартып, өстәде: — Зинһар...
Туктале... Таныш бит бу тавыш! Таныш кына түгел, кадерле, газиз...
— Зинһар, яшерегез мине... Мин төрмәдән качтым. Ләкин минем бер гаебем дә юк... Яшерегез...
Шулай диде дә, теге Хода бәндәсе Сәлимәнең кулбашына башын салып, йөзен бушатының якасы белән төреп, томалап куйды.
Кем бу? Нинди җан? Бик тә таныш бит бу... Ә?
— Наил?..
— Сәлимә?..
— Синме бу?...
— Мин, ә син?
— Мин... Наил!
— Тс-с-с!.. Тик утыр, яме, Сәлимә! Кыймшанма! Узып китсеннәр башта...
Сәлимә, Наил янынарак сыенып, аның салкын маңгаена кайнар йөзен терәп, пышылдап кына сөйләшә башлады.
— Наил... Чынлап та синме бу?
— Мин бу, мин... Төрмәдән качтым... Әнә бит эзлиләр...
— Ник качтың? Ул төрмә дигәннәренә ник кердең?
— Үзем теләп кермәдем, Сәлимә. Көчләп утырттылар...
— Ничек инде?
— Тс-с-с! Дәшмә... Бәгырь кисәгем...
Тикшерүчеләр бер-берсенә сыенышып утырган бу парга әлләни игътибар итмәделәр, ары киттеләр. Сәлимә һаман түземсезләнде, бертуктаусыз сорашты:
— Наил... Син кеше түгел икән!.. Шулай кинәт юкка чыгалармыни?
— Сине, кияүгә китә, диделәр бит...
— Шуннан төрмәгән барып кердеңме?
— Юк әле... Бераз шабашниклар белән йөрдем. Аннары... Аннары иң хәтәре башланды. Мине кол итеп саттылар...
— Кол итеп?...
— Әйе, эшкә... Этләр белән саклыйлар иде... Бу илдә ниләр генә юк, Сәлимә?!.
— Шуннан, шуннар?
— Шуннан шул. Ярты ел җәфа чиккәч, бер җай туры китереп, качтым. Качканда берсен дөмектердем. Туры милициягә бардым. Шул булды: миңа “үтерүче” исеме тактылар. Соң гына белдем — милициясе, мафиясе бергә икән... Алты ел берделәр, өч елын утырдым инде... Тотылсам, ул өч елны кабат өстәячәкләр...
— Наил, төрмәдән нигә качтың? Нигә?.. Рәнҗеттеләрме? Кыйнадылармы? Авыр булдымы?
— Юк, мине сындыра алмадылар. Кыйнаудан, тәнем, изелеп, чүпрәккә калганда да, рухым нык иде, җаным исән иде минем. Җанымны саклап кала алдым мин, Сәлимә. Ә җанымда син идең...
— Наил, елатасың бит...
— Нигә качтыммы? Син дип качтым. Сине, үзең генә яши, диделәр. Кияүгә чыгуың хакында сүз ялган булган. Сөйләшәсе килде. Шуңа качтым да... Менә — очраштык та... Әле дә ышанып җитә алмыйм...
— Тиле син, Наил...
— Син тиле түгелме? Шул гомер кияүгә чыкмый йөриләр диме?
— Яраттым бит мин сине, көттем... Шуңа чыкмадым да...
— Тагын да көтәрсеңме, Сәлимә? Көтсәң, төрмәгә кабат керәм. Көтмәсәң...
— Көтәм-көтәм, Наил бәгърем! Җанкисәгем минем!
— Рәхмәт, сөеклем... Син мине тормышка кайтардың... Мин хәзер тыныч...
— Бар, кайт төрмәңә. Түз! Авыр булса да түз! Минем өчен түз! Үзең өчен, уртак бәхетебез өчен түз! Зинһар, түз, үтенеп сорыйм...
— Тагын өч ел өстәсәләр дә көтәрсеңме?
— Тагын алты елмы?.. Көтәм... Наил...
Ике җан, ике йөрәк, бер-берсенә сыенышып, тынып калдылар. Икесе дә мыштым гына елыйлар. Күңелләрендәге авыр, кайгылы моң шулай яшь булып эреп чыга иде бу минутта... Ул әле алты ел эриячәк иде. Мәңгелеккә торырлык алты ел...
Менә Наил, сак кына кузгалып, башын күтәрде, Сәлимәсенең күзләренә йотлыгып карап торды, үрелеп, аның мәхәббәткә тулышкан алсу иреннәреннән үбеп алды. Авыр эш эшләп сөялгә каткан кулларын Сәлимәнең йомшак, назлы учларыннан алмыйча гына торып басты. Аннары, кискен генә борылды да, йөгерә-атлый, тамбур ишегенә табан китте. Сәлимә каккан казык кебек утырып калды, хәтта Наил киткән якка борылып та карамады. Әле ярый карамады! Караса, тамбур ишеге артында торган милиционерларның, дәррәү кузгалып, автомат түтәләре резина таяклары белән Наил өстенә ябырылуларын күрер иде. Күрер иде дә акылыннан язар иде...

16 сентябрь, 2002 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.