Latin

Олпат Шәхес Һәм Олуг Галим

Süzlärneñ gomumi sanı 5813
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2722
28.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
41.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(әдәби-биографик очерк)
Кәгазьгә язып куелмаган шундый бер канун бар: әгәр сәнгатьнең төрле өлкәләрендә талантлар үзләрен яшьтән үк күрсәтә алсалар, фән дөньясында, бигрәк тә филология гыйлеме өлкәсендә, гадәттә кеше зур уңышларга бары тик күп еллар буе тынгысыз хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Минем бүгенге сүзем әнә шундый дистә еллар буе тырыш хезмәте белән зур уңышларга ирешкән күренекле галим Марсель Хәернас улы Бакиров турында.
Үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр тормыш-яшәешнең максатын үзләренең эш-хезмәтләрендә, чын мәгънәсендә аны иҗади һәм нәтиҗәле итеп алып баруда күрәләр. Алар үзләре сайлап алган өлкәгә шулкадәр ихлас күңелдән бирелгән булалар ки, мондый шәхесләр өчен иң зур шатлык һәм тормышның бөтен күркәмлеге дә нәкъ менә шул өлкәдә хезмәт итүдә була. Алар үз тормышларын шул хезмәттән, шул өлкәдә иҗат итүдән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Бу - чын иҗат кешеләре өчен уртак бер сыйфат. Мәсәлән, бөек француз язучысы Оноре де Бальзак еш кына: “Минем тормышымның иң зур вакыйгалары ул -минем язган әсәрләрем”, - дип әйтә торган булган. Минем белүемчә, Марсель Бакиров өчен дә тормышның максаты һәм бөтен мәгънәсе ул — фән, үзе яраткан халык авыз иҗаты, шигырь һәм шигърият дөньясы, гомумтөрки поэзиянең башлангыч чорын һәм иң борынгы жанрларын күпьяклы итеп өйрәнү, шул өлкәдә яңадан-яңа ачышлар ясау. Әлеге шәхеснең үткән тормыш баскычларын, минемчә, нәкъ менә аның иҗади ачышлары белән бәйләп карарга кирәктер. Ә аның ачышлары, халкыбызның ихтирамын яулап алган фәнни хезмәтләре исә шактый күп һәм саллылар: ул хезмәтләр нинди генә зур галимнәрне дә кызыктырырлык, сокландырырлык дәрәҗәдә язылганнар. Әгәр без бүген Марсель Бакиров хезмәтләренә зур бәя бирәбез икән, без аның бу уңышларга авыр тормыш һәм озын хезмәт юлы үтеп килгәнлеген дә истә тотарга тиешбез. Булачак галим 1933 елның 10 декабрендә Мөслим авылында (хәзерге район үзәге) укытучы гаиләсендә туган. Аның әтисе Хәернас тирә-якта танылган бик укымышлы кеше һәм математика укытучысы була. 1935-36 елларда ул хәзерге Зәй районының Югары Баграж авылында мәктәп директоры булып эшләгән, мәктәпнең һәм колхозның берләштерелгән парткомы секретаре вазифасын башкарган. Күп эшләрдә ул үзе башлап йөргән, бик актив оештыручы булган. Ә әнисе Фатыйма апа башлангыч классларда укытучылык иткән. “Балачагым - бал чагым" диләр безнең халыкта. Бу балачакның рәхәтлектә үтүенә, матур булып хәтердә калуына ишарәли, әлбәттә. Ә менә Марсельнең балачагы ачысын-төчесен татып, күп кыенлыклар күреп, бик кырыс һәм авыр шартларда үтә. Иң хәтәре шул: Марсельгә 3-4 яшь вакытта аның әтисе Хәернас абзыйны репрессиялиләр. Ул болай була.
Бервакыт, көз көне урып-җыю вакытында, партком секретаре булып эшләүче Хәернас абзый, басуга колхозчыларның ничек эшләүләрен тикшерергә баргач, боларга әйткән:
- Без дәүләт биргән планны үтәргә тиешбез. Уңыш яхшы күренә, планны үтәвебездә шик юк. Әмма ашлык уңган дип әрәм-шәрәм итмәгез, басуда бер башак та калдырмагыз. Чынлыкта сез үзегезнең өлешне калдырасыз бит. Үз өлешегез күп булсын дисәгез, башак калдырмагыз, - дигән.
Менә шул сүз аны гаепләргә җитә калган. Ул елларда НКВД органнарына бер кечкенә генә сигнал килә икән, эш тирәнгә китә торган булган. Хәернас абзыйдан көнләшеп йөри торган берәү аны шул чакта “чаккан”: “Партком секретаре хөкүмәткә каршы сөйли. Хөкүмәт өлеше - эскертләрдә, сезнең өлешегез - җирдә калган башакларда дип колхозчылар күңеленә коткы сала. Аларның мәнфәгате белән хөкүмәт интересларын капма-каршы куя, дәүләткә каршы агитация алып бара” дип, ялган документ-“донос” язып җибәргән. Шул җитә калган. Хәернас абзыйны “халык дошманы” дип гаепләп, алып киткәннәр һәм бернинди адвокатсыз-яклаучысыз, тикшерү дә ясап тормыйча, бары “тройка” карары белән генә хәл итеп, ике ай ярым эчендә атканнар.
Ирен алып киткәч, Марсельнең әнисе Фатыйма апаны да тынычлыкта калдырмаганнар, аны өч баласы белән һәм сигез айлык корсаклы хәлендә, кыш уртасы дип тормыйча, мәктәп карамагындагы өйдән куып чыгарганнар. Гаиләнең аянычлы хәленә соңыннан сугыш елларындагы авырлыклар килеп ялганган. Ул елларда Фатыйма апаны, башлангыч класс укытучысы буларак, Мөслим районының иң ерактагы кечкенә авылларына җибәрә торган булганнар. Ә Марсель белән абыйсы Марс Мөслимдә икесе генә, бер караучысыз калганнар, үз көннәрен үзләре күрергә тиеш булганнар. Менә шул вакытта татыйлар да инде алар "Нужа бабай шулпасын". Өйдә бары ике җан - әле буыннары да ныгып җитмәгән ике малай, өй эче табагач болгасаң да бернинди чүпрәк-чапрак кисәге эләкмәслек шыр ялангач. Ярдәм итүче, киңәш бирүче беркем юк. һәркемнең үз кайгысы. Беркем дә “халык дошманы” балалары белән аралашырга атлыгып тормый. Өйдә бөтен карап торган нәрсәләре - елның елында диярлек кысыр кала торган бер чирләшкә генә кара сыер. Аны карарга, ашатырга-эчертергә кирәк. Салам ашатып кына аның нинди сөте булсын?! Җитмәсә, әниләре башка авылда торып укыта дип, өй артындагы бәрәңге бакчасын да кисеп алып, районның бер түрәсенә биргәннәр. Бәрәңге утыртырга рөхсәт юк. Нишләмәк кирәк - язларын “халык дошманы”ның ике малае, ишек алдындагы бәләкәй генә җирне казып, шунда бәрәңге утырталар. Аннан күпме генә бәрәңге чыксын инде?! Әниләренең эш хакы да - аена бер пот бәрәңге алырлык кына. Һәм менә шул кытлык хәле үзен аларга кышларын шактый сиздерә дә. Малайлар алдына кырыс проблема килеп баса: булган хәтле бәрәңгене кыш буена ничек җиткерергә? Авыр хәлдән чыгу өчен болар мәктәпкә иртән ашамыйча гына йөри башлыйлар. Эчнең “боргалавы”на түзеп, көнозын, 5-6 сәгать буена, хәтта кайчакта кичкә кадәр мәктәптә булалар. Ә мәктәптән кайткач, учак ягып, казанга күп итеп су салалар, аның өстенә сыер биргән бер кружка сөтне өстәп, бер-ике бәрәңге әрчеп салалар да озак кына кайнаталар. Бәрәңге, изелеп, юка гына элпә булып төпкә ята. Һәм ике ач малай сөттән төсе аз гына үзгәргән шул “баба шулпасы”н тәлинкә-тәлинкә чөмерә башлыйлар. Хет корсак тулсын дип, бер утыруда алтышар-җидешәр тәлинкә су чөмерәләр. Корсаклары, кем әйтмешли, бет үтерерлек хәлгә килә. Ә соңыннан иң тәмлесен – төпкә яткан, вакланып-изелеп беткән бәрәңгене ашыйлар. Әнә шулай, тәүлегенә бер генә ашап, көн артыннан көн үтә. “Нужа бабай” малайларны сынавын, ничек яшәргә кирәклеген өйрәтүен дәвам итә. Язларын болар кардан ачылган колхоз җире өстеннән черек бәрәңге җыеп, кәлҗәмә пешергәлиләр. Ә бер язны, ялланып, көрәк белән бер кешенең 25 сутыйлык бакчасын казып чыгалар. Шуның өчен алган бер пот онны, һәр пешергән саен суга 5-6 кашык кына салып болгату исәбенә, ике айга кадәр диярлек җиткерәләр.
Кайчакта нужасы да, шатлыгы а бергә йөри бу тормышның. Язарга каләм-карандаш юк вакыт. Язу перосының бик кыйммәтле вакыты. Яки каз каурыен очлап, каурый каләм белән язасың, яки бик авырлык белән генә табылган пероны юынылган тал чыбыгына киертеп һәм җеп белән бәйләп куеп, корымнан ясалган карага манып язасың. Язарга дәфтәре дә юк. Электән калган китапларның юл араларында калган ак җиренә язарга туры килә. Сугыш вакытында Мөслимгә төрле шәһәрләрдән эвакуация белән берничә семья килгән була. Марс белән Марсель шуларга утын кисәргә алыналар. Эт кебек арып, бер атна буена биш кубометр утын кисәләр, аны ярып, өеп куялар. Шуның өчен кулларына тегеләр биргән өр яңа ике кап перо килеп керә. Малайлар икенче көнне үк шул пероларны үз классларындагы балаларга илтеп тараталар. Әй, шатланалар шулчак Мөслим балалары! Бу Марсель балачагындагы бик сирәк туры килгән иң матур мизгелләрнең берсе була.
Инде танылган галим дәрәҗәсенә ирешкәч, Марсель Бакиров авыр балачагының күңеленә уелып калаган тагын бер аянычлы хатирәсе турында болай сөйли. Аның кечкенәдән үк рәссам-художник буласы килгән. Моңа аның сәләте дә юк түгел кебек. Тик ул сәләтне үстерергә мөмкинлеге генә юк. Сугыш чоры бит. Аларның янәшәсендә генә “Культмаг” дигән кибет була. Ул анда еш кергәли. Һәм менә бервакыт кибеткә буяу карандашлары кайта: кабында язуы да булмаган, тышлары хәтта лак белән дә буялмаган алты төрле төсле карандаш. Марсель йөгереп кибеткә килеп керә дә, шул карандашларга карап, катып кала. Алыр иде, акчасы юк. Кибеткә керүчеләрнең берән-сәрәнләп балаларына яки оныкларына шуларны сатып алуына көн буе кызыгып карап тора бу. Кибет ябылганда гына чыгып китә. Өйгә кайткач, әбисенең сүзләрен исенә төшерә (ә аның әбисе – әтисенең әнисе – бик укымышлы остабикә, атаклы Тымытык мәдрәсәсе хәзрәтенең кызы була). Әлеге әбисе аңа әйткән була: “Әгәр мең тапкыр “Йә, Аллаһ! Йә, Аллаһ!” дип кат-кат кабатлап сорасаң, теләсә нинди теләгең кабул була. Аллаһы Тәгалә сиңа теләгәнеңне бирә”, – дигән була. Шуны искә төшереп, Марсель йокларга яткач, төне буе бер-бер артлы “Йә, Аллаһ! Йә, Аллаһ!” дип тәкрарлап, Алладан үзенә төсле карандашлар бирүен ялварып, сорап чыга. Йокыга китә башласа, үзен чеметеп уятып, яңадан “Йә, Аллаһ!” дип кабатлый. Шулай итеп, берничә дистә меңгә кадәр санап, иртәнгә төсле карандашларым булыр дип өметләнеп, таң сызылганда гына йокыга китә. Иртән уяну белән, шуларны эзләп, кулын мендәр астына тыга... Менә шул вакыйганы галим әле дә сагынып һәм ачынып искә ала.
Үсә төшкәч тә Марсельнең рәссамлыкка булган омтылышы һәм үстерелми калган рәссамлык сәләте юкка чыкмый.
Тугызынчы-унынчы классларда укыганда ул үзенең балачак хыялын аз гына булса да тормышка ашыру җаен таба: бәйрәмнәр алдыннан һәм сайлау компанияләре вакытында Индус исемле бер классташ дусты белән төрле учреждениеләргә лозунглар яза һәм плакатлар ясый башлый. Шуның исәбенә юнәткән беренче акчасына Марсель кибеткә әллә нигә бер кайткан ефәк трикотаж тукыма сатып ала һәм, изүенә молния куйдырып, күлмәк тектерә. Университетка укырга кергәндә дә аның өстендә шушы үзе эшләп, рәссамлык итеп алган күлмәк була. Монда, тарих-филология факультетында укыганда, ватман кәгазьләрне бер-берсенә ябыштырып, бишәр метр озынлыкта чыгарыла торган “Әдәби сүз” стена газетасының художнигы булып эшли. Аның өстенә ул үз группаларының “Молния” стена газетасын да рәсемнәр белән бизәп чыгара. Шулай итеп, үзенең балачактагы омтылышын өлешчә генә булса да тормышка ашыруга ирешә. Марсельнең үзе тектергән трикотаж күлмәген кадерле әйбер итеп искә алып сөйләвенең икенче сәбәбе дә бар икән. Беренче курсны тәмамлап җәйге ялга кайткач, карап торган шушы бердәнбер күлмәген, кибәргә дип бауга элеп куйгач, бозау чәйни. Бозау авызыннан алганда, ярты ягы өзгәләнеп, чүбеккә әйләнеп беткән була. Яшь егет, билгеле, югалып калмый, пиджәк эченнән күренми дип, шул яраткан күлмәген киеп кызлар озатып йөри. Ә бер кичне очрашып йөргән кызы, кочаклатасы килептер инде, “нишләптер, туңыбрак киттем әле мин” дигәч, джентельменлык күрсәтеп, пиджәген моның иңенә сала. Ә үзе, ялангач аркасын айга күрсәтеп, кызы каршында, борылмыйча, алгы ягы белән генә йөри. Янәсе, ошаткач, аның гел алдына гына төшеп тора...
Үзенең шәхес буларак формалашуында Марсель үзе үскән вакыттагы Мөслим мохитеннең, бигрәк тә аәыйсы Марсның йогынтысы зур булганлыгын таный. Ул абыйсыннан үрнәк алып, аңа сокланып үсә. Чөнки Марс абыйсы ул чактагы бөтен Мөслим балаларының иң яраткан кумиры була. Барлык эштә ул башлап йөри. Бик яхшы спортсмен, көрәшче һәм чаңгычы буларак таныла. Кышларын бөтен балаларны үз артыннан ияртеп, Мөслимнән өч чакрым ераклыктагы Иске авыл янындагы биек тауга алып бара, вакыт-вакыт хәтта аларны тагын да текәрәк Тегермән тавына алып китә, иң биек һәм чаңгы күрмәгән урыннардан иң башта үзе шуып төшә. Мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында да һәрчак ул җиңеп чыга. Ә җәй көннәрендә Ыкта йөзүдә Марска тиңнәр булмый. Ул, чумып, елга төбеннән башта аръякка, аннары түбәсен күрсәтеп алганнан соң, кире бу якка чыга. Су астында өчәр минут тора. Шуңа күрә аңардан, хәтта күрше авыллардан килеп, баткан балаларны коткаруын үтенә башлаганнар. Һәм ул, водолаз кебек төпкә чумып, агым юнәлелеш өйрәнә һәм баткан баланы табып, алып чыга торган булган. Бу гына да түгел, ул, трамплин булмагач, суга Мөслимнең элекке агач күпере өстендәге иң биек корылма түбәсенә менеп сикерүдән дә курыкмаган. Менә шул Марс абыйсы балачактан очучы булырга хыялланган. Урта мәктәпне гел бишлегә генә диярлек бетереп, Балашов шәһәрендәге хәрби очучылар хәзерли торган училищега үзенең ике классташы белән укырга керергә киткән. Кабул итү имтиханнарының өчесен дә бишлегә тапшырган. Аның ике иптәшен укырга алганнар, ә Марсны, биографиясен тикшереп әтисенең атып үтерелгәнен белгәч, исемлектән сызып ташлаганнар. Шуннан соң Марс, Казанга барып, Казан дәүләт инженер-төзүчеләр институтына укырга кергән, бик яхшы билгеләренә генә укып, институтны кызыл дипломга тәмамлап чыккан. Институтта укыганда ул үзен тагын бер яктан күрсәткән: ачлы-туклы гына яшәвенә карамастан, Казанның «Трудовые резервы» стадионында Сабантуй бәйрәме мәйданында үткәрелгән татарча көрәш ярышларында катнашырга булган (аны мәйданга бергә укыган иптәшләре кыстап чыгарган) һәм көрәшчеләрне бер-бер артлы җиңеп, Минзәлә автоколонна начальнигы, танылган батыр Иван Остроумов белән беренче-икенче урыннарны бүлешкән. Абыйсының янә акча ягы такыр булу сәбәпле, бер кышны ике көн эчендә Казаннан 300 чакрымга якын ераклыктагы Мөслимгә чаңгыда кайтуы да искитәрлек хәл була.
Каһарман абыйсы дәрәҗәсенә ирешмәсә дә, Марсель дә яшьтән үк спортны яратып үсә, чаңгыда йөрү, граната ыргыту, гер күтәрү, кул көрәштерү һәм шахматта уйнау буенча яшьтәшләре арасында беренчелекне тота. Югары классларда укыганда исә мәктәпнең һәм районның җыелма волейбол командасы составында уйный. Бер җәйне болар, велосипедларда барып, Пучы (ул чакта Калинин районы үзәге), Тымытык районы командаларын җиңеп кайталар. Һәм янә, Сабантуй көнне, Башкортстанның күрше районы Бакалыга да велосипедларда килеп, аларның да җыелма волейбол командасын кыйратып ташлыйлар. Ә инде студент елларында Марсель спорт секцияләренә йөри, гимнастика, волейбол, парашюттан сикерү ярышларында катнашып, төрле разряд нормалары үти. Төз ату буенча тәүге курста ук беренче спорт разряды алуга ирешә. Марсельнең җәйләрен, күпләр ике-өч көнгә дә чыдамыйча эштән туктаган чагында, көн дә иртәнге сәгать алтыдан торып пристаньга һәм вокзалга авыр йөк ташырга йөрүе, мөгаен, нәселдән килгән тазалыгы белән генә түгел, ә яшьтән үк үзен нә шулай төрле спорт төрләрендә чыныктыруы белән дә бәйле булгандыр.
Әтиләренең репрессияләнеп “халык дошманы” исеме алуы Бакировлар гаиләсенең иң өлкән баласы булган Шәркыя исемле апаларының язмышына да кара мөһер булып ягылган. Урта мәктәпне гел бишлегә генә тәмамлап, Шәркыя Казан авиация институтына барып укырга кергән. Бер ел укыгач, “черек күл”дән килеп студентларның шәхси документларын өйрәнүчеләр, “сыйнфый уяулык күрсәтеп”, аны институттан чыгарттырганнар. Аннан соң ул медицина институтына барып кергән һәм аны гел “бишле”ләргә тәмамлап, гомерен медицинага багышлаган.
Балачагы авыр, афәтле заманга туры килсә дә, Марсель Бакиров та, абыйсы һәм апасы кебек үк, мәктәптә әйбәт укый. Унынчы классларның комсомол бюросы секретаре була. “Яшь ленинчы” газетасына языша. Үзенең классташлары белән спектакльләр куюда катнаша. Нәкъ менә әдәбиятка мәхәббәте, каләм тибрәтергә яратуы аны соңыннан университетның татар филологиясе бүлегенә алып килә дә инде. Укырга кергән вакытта шундый бер момент булып ала. Кабул итү комиссиянең бер әгъзасы Марсельнең аттестатындагы билгеләрне карый да физика, математика, химия, тригонометрия фәннәреннән гел бишлеләр генә булуын күреп, аңа: “Сезгә техник белгечлек ныграк туры киләчәк. Сезгә безнең геология факультетына керегә кирәк”, – ди, аны үз факультетына керегә кодалый. Әмма Марсель әдәбиятка булган мәхәббәтенә хыянәт итми, үзенең күптәнге хыялы булган татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керүне хубрак, мәгъкульрәк күрә.
Казанда аңа бөтенләй яңа бер дөнья ачылып китә. Лекцияләрне татар халкының атаклы галим-профессорлары, мөгаллим-педагоглары Хатип Госман, Латыйф Җәләй, Якуб Агишев, Мансур Габдрахманов, Ибраһим Нуруллин, Диляра Тумашева, Гаяз Ишмөхәммәтовлар укый. Рус галимнәре Любовь Савельева, Григорий Вульфсон, Людмила Ачкасова һәм башкалар студентларны фәннәрнең тирән чоңгылларына алып керәләр. Әдәби кичәләр, диспутлар үткәрелә. Стена газетасы чыгарыла. Китапханәсенә керсәң, чыгасың килми, андагы рухи байлыктан башың әйләнерлек. Шуларның барысына да өлгерергә, вакыт табарга кирәк. Вакытын табар да идең, кесә ягы сай. Барлы-юклы стипендия һәм врач булып эшли башлаган апасы үз авызыннан өзеп җибәргән аз гына акча исәбенә ашарга да, киенергә дә, киноларга да йөрергә кирәк. Һәм Марсель, инде буыны чыныга башлаган яшь егет, икенче курстан соң җәйләрен, алдан әйткәнчә, Казан елга портында баржалар һәм тимер юл вокзалында вагоннар бушатырга яллана. Аркасына асылган “подушка”га иллешәр килолы икешәр цемент капчыгы салып яки утын төяп, сыгыла-сыгыла, йөк ташый. Аз булса да өс-башын карый, аягына юнәтә. Әмма, барыбер, аңа укыган биш елы буена кышларын юка гына көзге паләто белән чыгарга туры килә. Марсель җиңел укый, укытучыларның бар лекцияләрен дә башкалар кебек язып бармый. Ул аларны игътибар белән тыңлап утырып, хәтерендә калдырырга гадәтләнә. Ә имтихан алдыннан, иртәгә имтихан дигән көнне, группа кызларыннан алып, лекцияләрне бер кат укып чыга да, шуның белән имтиханга кереп тә китә һәм, карыйсың, күп вакыт “бишле”гә биреп тә чыга. Моңа, билгеле, аның укырга кушылган китапларны укып баруы, семинарларда сөйләргә яратуы ярдәм итә. Студент Марсель Бакировны бигрәк тә галим Хатип Госман лекцияләре сокландыра. Аңардагы тирән белем, үтемле, кызыклы итеп укыта белүе, гадилеге Марсельне үзенә мөкиббән иттерә. Галимнең илһамлана-илһамлана Такташ поэзиясе, Тукай, Бабич әсәрләре турында сөйләве, кирәк чакта шагыйрьләр иҗатының теләсә кайсы урыннарыннан яттан мисаллар китерүе яшь егетнең күңелен әсир итә. Күренекле галим үзе дә Мөслимнән килгән сәләтле, бөтенесен җиңел генә эләктереп ала торган студентка игътибар итә һәм аңа татар шигыренең төзелеше турында диплом темасы бирә. Һәм Марсель, башы-аягы белән тикшеренү эшенә чума, шул теманы үзләштерергә тотына. Хатип Госманның, татар шигыре үзенчәлекләрен махсус өйрәнгән беренче татар галименең, ул елларда әле бу өлкәгә үзенең дә яңарак кына керә башлаган чоры була. Шуңа күрәдерме, яки үзенә кадәрге кайбер рус шигырь белгечләренә ияреп язылган хезмәтләргә таяныпмы, ул бу чорда татар шигыренең ритмик төзелешен студентларга силлаботоник системага корылган дип өйрәтә. Ә инде басымлы һәм басымсыз иҗекләр чиратлашуы сакланмаган шигырьләрне силлабо-тоника кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсе итеп карый. Марсель Бакиров исә үзенең тикшеренүләреннән башка төрле нәтиҗә ясый: татар шигыре силлабо-тоник системага түгел, ә силлабик шигырь төзелешенә карый, дигән фикергә килә. Диплом яклаганда аның тикшеренүләренә төп бәяне оппоненты – күренекле татар галиме Хәлиф Курбатов бирә. Үзе дә татар шигыренең төзелеше силлабик дип мәкалә язып чыккан кеше буларак, ул М.Бакиров фикерен тулысынча яклый. Шулай итеп, Марсельгә студент чагында ук үзенең остазы белән бәхәскә керергә, аны узып үз фикерен әйтергә һәм якларга туры килә. Комиссия әгъзалары уртак фикергә килеп, аның диплом эшенә “бишле” билгесе куялар.
Казан университетын тәмамлагач, Марсель Бакировны журналист итеп Уфага, Башкортостанның өлкә газетасы “Кызыл таң” газетасына эшкә җибәрәләр. Анда аңа редакциянең культура бүлеге каршындагы әдәбият-сәнгать бүлекчәсен алып бару эшен тапшыралар. “Кызыл таң” да ул 1965 елдан башлап 1966 елга кадәр, ягъни төгәл ун ел эшли. Шул чорның соңгы елларында, газетаның редакторы итеп Таһир Исмәгыйлович Ахунҗанов билгеләнгәч, Марсель газетаның секретаре вазыйфаларын башкара, газетаның макетына, бизәлешенә һәм материалларның дөрес урнаштырылуына җаваплы була. Бер үк вакытта газетада үзенең көннең актуаль темаларына һәм әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышланган күпсанлы мәкаләләре, әдәби әсәрләргә һәм китапларга язган рецензияләре, очерклары һәм фельетоннары белән катнашып бара. Шушы елларда ул үзенең шәхси тормышын да җайга салып җибәрә: фатир ала, Туймазы кызы Кифаяга өйләнә. Аларның бер-бер артлы ике кызлары туа: аларга Гөлназ һәм Гүзәл дип исем кушалар. (Алга китеп әйтик: уллары Айдар исә Казанга күчеп килгәч туа. Хәзерге вакытта ул – юрист-адвокат һәм туристлар фирмасы тотучы эшмәкәр, ә ике апасы – врачлар, берсе янә – балалар санаториесы мөдире.)
Бервакытны Уфага университетта лекцияләр укырга профессор Хатип Госман килә һәм, үзенең элекке талантлы шәкертен очратып, әгәр теләге булса, аны Казанга үзенең җитәкчелегендә аспирантурада укырга килергә чакыра. Редакциядәгеләр Марсельнең эшчәнлегенә күнегеп, өйрәнеп беткәнлектән, аны бер дә җибәререгә теләмиләр. Әмма газетаның редакторы Таһир Ахунҗанов ераккарак карап фикер йөртә, ул Марсельнең киләчәге турында кайгырта һәм аңа: ”Син тагын да үсәргә тиеш. Редакция өчен кирәк булсаң да, мин синең укуыңны дәвам итүеңә каршы килә алмыйм”, – дип, үзенең ризалыгын бирә. Шулай итеп, Марсель хатынын һәм гаиләсен вакытлыча Уфада калдырып, яңадан Казанга, бу юлы инде аспирантурада укырга килә.
Марсель Бакиров тормышының шуннан соңгы дәвере минем үз күз алдымда узды. Чөнки без аның белән икебез дә бер үк чорда аспирантурада укыдык. Безнең икебезнең дә (һәм, өстәп әйтсәм, өчебезнең дә – КДУ профессоры, танылган галим Хатип Миңнегуловның да) фәннин җитәкчебез Хатип ага Госман булды. Без өчебез дә бер үк вакытта бер үк тулай торакта яшәдек. Аспирантурада уку елларында Марсель Бакиров рухи яктан бик бай булып, фән дөньясына чумып яшәде, ә менә тормышының матди ягын тиз генә көйләп җибәрә алмады. Һәм ул мөмкин дә түгел иде, чөнки Казан кебек зур шәһәрдә беркем дә аспирантка аерым фатир бирергә атлыгып тормый. Шуңа күрә Марсельгә дә өч елга сузылган аспирантура елларында үзенең гаиләсеннән аерылып һәм барлы-юклы стипендиясенең бер өлешен Уфага җибәреп яшәргә туры килде. Ул бары тик укуын тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклап, университетта укыта башлагач кына, Уфада калган үз гаиләсен Казанга алып килде. Шулай итеп, аңа фән өчен үзенең шәхси мәнфәгатьләрен корбан итәргә дә туры килде. Бүгенге көн белән чагыштырсаң, белүебезчә, хәзерге аспирантлар мондый адым ясарга бик үк атлыгып тормыйлар: төптәнрәк уйласаң, “фән-фән” дип, өч ел ачлы-туклы үз гаиләңнән аерым яшәү ул үзенә бер батырлык булып саналырга хаклы.
Үзенең кандидатлык диссертациясен М.Бакиров төрки һәм татар шигыренең эчке хасиятләрен махсус аппаратлар-осциллографлар ярдәмендә эксперименталь юл белән өйрәнүгә һәм тикшерүгә багышлады. Төрки шигыренең үзенчәлекләрен башка халыкларның шигырь төзелешләре белән чагыштырып өйрәнүгә зур игътибар бирде. Ә шигырь теориясе, шул исәптән төрки шигырь турындагы фәнни хезмәтләрнең байтагы Европаның классик телләрендә язылган. Фәнгә ныклап аяк басыйм дисәң, шул телләрне яхшылап өйрәнергә, белергә кирәк. Менә шуңа күрә дә Марсель, мин хәтерлим әле, аспирантураның тоташ бер елын инглиз телен өйрәнүгә багышлады. Төнге сәгать икеләргә кадәр шул телне өйрәнеп, сүзлекләр актарып һәм фәнни текстлар тәрҗемә итеп утыра иде ул. Марсель Бакировның шулай ук фактологик материал җыйнау һәм теоретик әдәбият өйрәнү, фәнни-тикшеренү рәвеше дә бик кызыклы һәм бик күпләргә үрнәк була ала. Ул, мәсәлән, Мәскәүдәге үзәк китапханәдәме, яки Казан университеты китапханәсендәме булсын, көн саен диярлек бер арба туларлык яки бер кочак китап яздырып ала да шуларны, урыныннан да кузгалмыйча, унар-уникешәр сәгать буена өйрәнеп утыра. Китапханәдәге уку залында аңардан да күп утырган башка бер галимне дә мин белмим. Ул шул китаплар арасыннан иң әһәмиятле, иң игътибарга лаек фактларны эзли, үзенең темасына һәм тикшерү проблемаына бәйләнешле мәгълүматлар һәм фикерләр язып ала, төрле чыганаклардагы мәгълүматларны үзара чагыштырып, бер-берсен куәтли торган уртак яки аермалы якларын таба, аларны гомумиләштерә һәм үзенең тиешле нәтиҗәләрен ясый. Шунысына басым ясарга кирәк: саллы фәнни нәтиҗәләр ясау өчен ул, иксез-чиксез фикерләр, фактлар дөньясында “йөзә”, үзе өйрәнә торган мәсьәләнең “төбенә” төшмичә, яңа ачышлар ясамыйча тынычланмый. Бу, әлбәттә, галимнән гаҗәеп түземлелек, фәнни мантыйкка нигезләнгән тирән һәм катлаулы фикер эшчәнлеге сорый. Хәер, М.Бакиров үзе алынган башка өлкәләрдә, шул исәптән җәмәгать эшләрендә дә үрнәк алырлык итеп эшләде, үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте. Мәсәлән, ул баш редактор чагында факультетның үзе студент вакытта художник булган һәм күп кенә булачак язучылар, журналистлар чыныгу үткән “Әдәби сүз” стена газетасы башта университет күләмендә беренче урынга чыкты, аннары район буенча, ахыр килеп, шәһәрнең бөтен вуз газеталары арасында беренче урынны яулап алуга иреште. Мондый уңышка ирешүдә, әлбәттә, аның Уфада журналистлык мәктәбен үтеп килүенең роле дә зур булгандыр.
Шәкерт булган кеше, әгәр ул талантлы булса, үзенең остазын уздырып җибәрергә тиеш, дигән караш яши. Һәм бу дөрес тә. Марсель Бакиров белән дә әнә шулай булды. Дөресрәге, теләсә кем һәм теләсә нинди аудитория алдында үзенең инанган фикерен якларга һәм расларга яратканлыктан, аның кандидатлык диссертациясе белән дә кызыклы хәл килеп чыкты. Әлеге хезмәтен язганда ул төрки галимнәрнең, шул исәптән үзенең фәнни җитәкчесенең дә, итәгенә генә тотынып бармады, ә диплом эшендә үк күтәрә башлаган фикерләрен тагын да киңәйтеп һәм тирәнәйтеп, төрки шигырьнең эчке хасиятләре һәм милли үзенчәлекләре турында үзенең шәхси карашын, үз концепциясен булдырды. Аерым алганда, үз хезмәтендә ул эксперименталь-фонетика аппаратлары белән тикшеренүләренең нәтиҗәләренә таянып, төрки шигырьнең үзәк проблемаларының берсе булган төрки гарузының ритмик-интонацион табигатен ачыклады. Әгәр моңа кадәр аерым тикшеренүчеләр, мәсәлән, И.Стеблева, М.Хамраев һәм өлешчә З.Ахметов кебек галимнәр, төрки классик язма поэзиядә кулланылган гаруз системасын төрки халыклар гарәп-фарсы поэзияләреннән күчереп алганнар һәм әлеге шигырь төзелеше төрки шигърият өчен бик ясалма булган дигән үтә берьяклы караш үткәрсәләр, М.Бакиров, киресенчә, төрки гарузы төрки халыкларның үз казанышлары һәм үзләренең типологик уңай алшартлары белән гарәп-фарсы гарузы йогынтысы үзара кушылган җирлектә барлыкка килгән дигән яңа нәтиҗәгә килде һәм гаруз шигырь төзелешенең төрки телләргә, шул исәптән татар классик поэзиясенә дә ярашып торуын эксперименталь тикшеренүләр белән исбатлап чыкты. Икенче төрле әйткәндә, уртак казанышлар җирлегендә барлыкка килгән төрки гарузның да табигый яңгырашлы булуын, тел һәм музыка үзенчәлекләре белән органик рәвештә үрелеп гәүдәләнүен исбатлады. Бу, һичшиксез, тюркология күләмендә яңгыраш алган җитди һәм кызыклы ачыш иде.
Марсель Бакировның 1972 елда кандидатлык диссертациясе яклавын мин әле дә яхшы хәтерлим. Бу яклау университетның химия факультеты бинасында, 93 нче аудиториядә узды. Фән һәм культура җәмәгатьчелеге күп җыелган иде, шул исәптән Нәкый ага Исәнбәт, Бакый ага Урманче, Мөхәммәт Гайнуллин, Гази Кашшаф, Хәсән Туфан кебек татарның олуг әдип һәм галимнәре дә килгән иде. Яклау да югары дәрәҗәдә үтте. Яклау алдыннан ук Татарстаннан гына түгел, төрле төрки республикаларның фән үзәкләреннән диссертантның фикерләрен һәм нәтиҗәләрен хуплаган бик җылы бәяләмәләр, хатлар, телеграммалар килде. Мәсәлән, тюрколог А.М.Щербак, казах шигыре белгече профессор Зәки ага Әхмәтов, уйгур галиме Морат Хамраев, Әзербайҗаннан гаруз белгече Әкрәм Җәффар, үзбәк галиме Үзбәк Туйчиев, башкорт галиме Гайсә Хөсәенов һәм башкалардан. Җөмләдән, Ленинград университеты профессоры, күренекле галим Габдрахман ага Таһирҗанов, “Хезмәтнең авторефератыннан чыгып фикер йөрткәндә, әлеге диссертация авторы филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек”, - дип язып җибәргән иде. Әлеге фикер дисертациягә тышкы бәяләмә бирүче фән үзәге - Башкортстан Фәннәр академиясенең Тел, тарих һәм әдәбият институты бәяләмәсендәге фикер белән дә туры килде, анда “М.Бакировның бу хезмәте кандидатлык диссертациясе рамкаларыннан шактый читкә чыга, аны узып китә”, дигән нәтиҗә ясалган иде. Ахыр килеп, диссертациягә бәя бирүче беренче оппоненет, филология фәннәре докторы Гали Халит та үзенең чыгышында “Кандидатлык диссертациясе өчен әлеге хезмәтнең тел һәм шигырь мөнәсәбәтенә багышланган беренче бүлеге генә дә тулысыңча җиткән булыр иде, ләкин бу һич тә әлеге хезмәтнең калган бүлекләре артык, кирәк түгел дигәнне аңлатмый” дип сөйләде һәм бу сүзләр аның язма текстында да бар иде. (Кызганычка каршы, “Шигърият дөньясына сәяхәт. Фольклордан классик язма шигырьгә күчеш тарихыннан” дигән исем астында 1999 елда аерым китап булып басылып чыккан монографиядә, басма табак саны азрак булу сәбәпле, диссертациянең нәкъ шушы бүлеге керми калган.)
Шундый зур бәяләмәләр булу аркасында, табигый рәвештә, яклау алдыннан бу хезмәтне фәннәр кандидаты дәрәҗәсе урынына докторлык диссертациясе итеп яклатырга кирәк түгелме икән, дигән мәсьәлә дә кузгалды. Шул чагында М.Бакировның фәнни җитәкчесе Хатип ага Госман да үзенең бу хезмәтне докторлык диссертациясе итеп яклату тәкъдиме белән килешкәнлеген, әмма ул очракта моның өчен ВАКтан аерым рөхсәт алырга туры киләчәген һәм яклау эшенең шактый озакка сузылачагын белдерде. Хатип ага Госманның фикеренә җавап итеп, М.Бакиров ул чагында: “Киләчәктә, насыйп булса, докторлык диссертациясен мин аерым эшләрмен”, - дип, үзенең әлеге хезмәтен кандидатлык диссертациясе итеп якларга булды. Шул рәвешле 1972 елда татар әдәбият белеме фәне киләчәккә зур перспективасы булган яшь бер галим белән баеды.
Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң Марсель Бакиров, Башкорт дәүләт университетына кайтару нияте белән җибәрелгән аспирант буларак, Уфага кайтырга тиеш иде. Әмма Хатип Госман төрки шигырен тюркологиядә беренче булып эксперименталь планда тикшергән һәм кызыклы нәтиҗәләргә килгән яшь белгечне үз кафедрасында калдыруны кирәк тапты, Уфа белән сөйләшүләр алып барды, Марсель дә, Башкорт университеты белән килешү нәтиҗәсендә, шатланып, туган Татарстанында калырга риза булды. Шул көннән алып Марсель Бакиров Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында укыта бьашлады һәм акрынлап әлеге кафедраның һәм факультетның әйдәп баручы укытучы-галимнәренең берсенә әверелде. Аның укыткан предметлары да үзенең фәнни-тикшеренү темасы һәм филологиянең үзе ошаткан тармаклары белән тыгыз бәйләнгән. Аерым алганда, башта ул “Төрки-татар шигыре теориясе һәм тарихы” дигән махсус курс укытты, аннары акрынлап “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе” һәм “Татар халык авыз иҗаты” предметларын тирәнтен үзләштерде һәм татар филологы өчен аеруча кирәк булган бу фәннәр дә аның иң яртакан предметларына әверелде.
Шушы ук чорда М.Бакиров, татар фольклоры өлкәсендә дә җитди тикшеренүләр алып барып, 1981 елда Казан университеты нәшриятында ун табаклык “Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе” исемле автордаш монографиясен бастырып чыгарды. Анда ул бәет жанрының генетик тамырларын, аның эволюцион үсеш-үзгәреш баскычларын ачыклады, аларны тематик төркемнәргә аерды һәм аларның сәнгатьчә эшләнешен-поэтикасын күзәтеп чыкты. Бу хезмәт тә фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан яратып, хуплап каршы алынды. Фәнни ачышларны пропагандалауның Самара шәһәрендә урнашкан гыйльми-зональ үзәге соңыннан әлеге хезмәтнең берничә нөсхәсен үзенә соратып алдырды һәм аны киң планда, чит илләргә дә пропагандалау максатында АКШ, Англия һәм Германия китапханәләренә җибәрде. М.Бакировның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге, шөгыльләнә торган фәнни юнәлеше һәм фәнни тематикасы-проблематикасы турындагы мәгълүмат-белешмә исә 1994 елда Мәскәүдә “Российские фольклористы” дигән фәнни-библиографик җыентыкта басылып чыкты. Шул ук вакытта галим татар фольклористикасында беренче булып фольклор шигырен һәм аның төрләрен, шулай ук беренче булып ырымнарның жанр үзенчәлекләрен тикшерде, тарихи җырларны өйрәнүгә алынып, аларның Болгар дәвереннән үк башланучы генетик тамырларны ачты һәм шул чорга бәйләнешле иң борынгы үрнәкләрен табып фәнни кулланышка кертте. Янә килеп, ул болгар-татар мифологиясе, йола фольклоры, лирик җырлар, мөнәҗәтләр, риваятьләр һәм легендалар турында да кызыклы хезмәтләр тудырды.
Әмма М.Бакиров, фольклорга бәйләнешле тикшеренүләре белән бергә, төрки-татар шигыре һәм борынгы төрки поэзиягә бәйле фәнни-тикшеренү эшләрен дә дәвам иттерде. Үзенең остазы профессор Хатип Госманның тикшеренүләрен дәвам итеп һәм үстереп, ул гомумтөрки шигырьнең һәм поэзиянең чишмә башын ачыклау һәм иң борынгы поэтик жанрлар системасын реконструкцияләү буенча җитди эзләнүләр алып барды. Шул максаттан чыгып, ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Алма-Ата, Баку, Ереван, Бишкек, Ташкент, Уфа, Чабаксар кебек шәһәрләрнең үзәк китапханәләрендә дөнья кадәр фәнни-теоретик хезмәтләр һәм фактик чыганаклар өйрәнде, үз темасына бәйләнешле материалларны бөртекләп җыю һәм системага салу белән шөгыльләнде. Соңыннан инде, әлеге тикшеренү-эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, гаҗәеп саллы хезмәт – “Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары” дигән монография барлыкка килде һәм ул башта, 1999 елда “Мирас" журналында, ә 2001 елда аерым китап булып "Мәгариф" нәшриятында басылып чыкты. Бу монография М.Бакировның 1999 елда менә дигән итеп яклаган докторлык диссертациясенә дә нигез булды, андагы карашлар һәм табышлар, димәк, башта шунда җитди сынау үтте.
Марсель Бакировның бу соңгы хезмәтенә дә галимнәр һәм фәнни җәмәгатьчелек лаеклы рәвештә гаять зур бәя бирде. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Мансур Хәсәнович Хәсәнов үзе фәнни редакторы булган әлеге монографиягә “Мирас” журналының 2002 елдагы 6 нчы санында “Шигърият чоңгылларына юл яручы пионер” дигән рецензия белән чыкты һәм аңың хезмәтенә бәя биреп, болай дип язды: “Күпьеллык иҗат җимеше булган әлеге эшнең фәнни яңалыгы һәм галимнең кыюлыгы, тикшерү объектының тирән катламнарына үтеп керә белү сәләте бәхәссез. Тюркологиядә һәм татар әдәбият белемендә төрки әдәбиятның үзенчәлекле борынгы нигезләрен тикшергән аерым хезмәтләр элек тә бар иде. Әмма моңарчы, М.Бакиров кебек, бу кадәр ерак заманнарга һәм тирәнгә, ягъни бабаларыбыз тудырган шигъри-поэтик иҗатның пратөрки дәверенә, яралгы-эмбрион хәлдәге чорына берәүнең дә игътибар иткәне һәм бу кадәр тирән үтеп керә алганы юк иде әле” (64 бит).
Бу бәяләмәнең чын-чыннан дөрес һәм урынлы булуы, безнең фикеребезчә, беркемдә дә шик уятырга тиеш түгел. Чыннан да, М.Бакировның, тюркологиядә беренче буларак, үз хезмәтендә гомумтөрки поэтик сүз сәнгатенең чишмә башын һуннар чорыннан ук тикшерүгә алынуы һәм пратөрки шигъриятенең моңарчы билгеле булмаган иң борынгы катламнарын һәм үрнәкләрен ачыклавы-реконструкцияләве, аларны система итеп тикшерүе, һичшиксез, гаять зур әһәмияткә ия.
М.Хәсәновның әлеге рецензиясендә тагын шундый сүзләр дә бар: “Заманында М.Бакиров үзенең кандидатлык диссертациясен “Эксперименталь тикшеренүләр яктылыгында төрки һәм татар шигыре төзелешенең закончалыклары” дигән темага язган иде. Бу хезмәткә тюркологлар һәм төрле өлкәдә эшләүче галимнәр еш мөрәҗәгать итәләр, аннан файдаланалар. М.Бакиров, гомумән, төрки шигырен татар әдәбият гыйлемендә үзенә кадәр кулланылмаган ысуллар белән өйрәнүгә күп күч салган һәм кызыклы казанышларга ирешкән фольклор һәм әдәбият белгече, һәм басым ясап әйтергә кирәк: гаруз шигырь төзелешенең төрки җирлектәге үзенчәлекләрен яңача тикшерүдә, төрки гарузның тирәндә яткан кануннарын эксперименталь фонетика аппаратлары ярдәмендә ачуда ул иң беренчеләрдән булды. М.Бакировның докторлык диссертациясенә нигез булган һәм аерым китап итеп чыгарганда тагын да эшкәртелгән, тулыландырылган яңа монографиясе дә пионерларча рухта, ягъни моңарчы татар филология фәне күз сала алмаган катламнарга юл яру рәвешендә башкарылган. Аның фәнни кыйммәте безнең әдәбият гыйлеме өчен генә түгел, ә гомумтюркология фәне югарылыгындагы әһәмияткә ия” (69 бит).
Бу билгеләмә белән килешми мөмкин түгел. Марсель Бакиров әлеге хезмәтендә күп төрле арадаш фәннәрдән, шул исәптән шигырь гыйлеме, сәнгать белеме, эстетика, мифология, археология, этнография, фольклористика, тел гыйлеме, диннәр тарихы, философиядән, янә дә күп гасырлык матди һәм культура казанышларыннан киң файдаланган. Белүебезчә, кайбер галимнәр, популяр булу максатында, артык тирәнгә кереп тормыйча, китап артыннан китап чыгару белән шөгыльләнә. Ә кайберәүләр исә, сан артыннан кумыйча, бер булсын, берәгәйле булсын дигән принциптан чыгып, үз тикшеренүләренең сыйфат дәрәҗәсенә аеруча зур игътибар бирәләр. Марсель Бакировны мин шундый таләпчән галимнәр рәтенә кертер идем. Фәнне алга җибәрү, күпләрнең "теше үтмәгән" катламнарның һәм иң тирәндә яткан серләрнең ачылуы китаплар санына түгел, ә чыккан китапның фәнни сыйфатына карап бәйләнә бит! Марсель Бакировның шигырь һәм поэзиянең чишмә башын һәм иң борынгы формаларын тикшерүгә багышланган бу китабын укыганда, мин, шәхсән, шундый бер моментка игътибар иттем. Аерым алганда, анда А.Н.Веселовский, С.Рейнак, Г.Н.Поспелов кебек күренекле галимнәрнең моңарчы фәндә бәхәссез булып саналып килгән фәнни концепцияләренең берьяклы булуы, бүгенге көн таләпләренә инде җавап бирмәве исбатлана һәм аларның өйрәтүләренә альтернатив-алмаш концепция тәкъдим ителә. Ачыклап әйткәндә, М.Бакиров борынгы поэтик сүз сәнгате -шигърият һич тә "йола хоры" җирлегендә генә (А.Н.Веселовский), яки магиягә нигезләнеп кенә (С.Рейнак) тумаган, шулай ук соңгы автор (Г.Н.Поспелов) раславынча, борынгы кешенең табигатьнең стихияле көчләре алдында куркып калуы, томаналыгы аркасында барлыкка килмәгән, ә ерак бабаларыбызның табигатьнең кырыс көчләренә ярашырга һәм аларны җиңәргә тырышуы нәтиҗәсендә һәм шул максатка юнәлтелгән йола-миф синкретизмы җирлегендә формалашкан дигән өр-яңа концепция белән чыкты. “Хезмәтнең, гамәли эшчәнлекнең үзенчәлекле дәвамы булган йола-ритуаллар (сүз, барыннан да элек, уңдырышлылык һәм үрчем культы белән бәйләнешле йолалар турында бара - Ә.Ш.) һәм мифологик идеология элек, үзара үрелеп, аерылгысыз бербөтен (комплекс) тәшкил иткән һәм нәкъ менә шушы йола-мифология синкретизмы борынгы шигъриятнең иң беренчел җирлеге хезмәтен үтәгән” — галимнең берсеннән-берсе оригиналь дәлилләр белән ныгытылган әлеге карашының асылын гәүдәләндерә торган нәтиҗә кыскача әнә шулай яңгырый.
Үзенең монографиясендә Марсель Бакиров төрки поэзиядә әлеге берлек-синкретизм җирлегендә барлыкка килгән иң борынгы жанрлар системасын да барлап, реконструкцияләп чыкты. Мәҗүси аллаларга һәм илаһи көчләргә багышланган гимннар, ода-алкышлар, корбан-келәү бәйрәмнәре һәм календарь-хуҗалык йолалары вакытында башкарылган келәүләр, йола әйтешләре, йола-уен җырлары, ырымнар, арбаулар, сыгыт-сыктаулар, шаман чакырулары, каргышлар, антлар - әнә шундыйлардан. Бу жанрлар төрле төрки халыкларның борынгыдан сакланган иҗатыннан алынганнар, моңарчы, аз билгеле яки бөтенләй билгеле булмаган, беренче башлап автор тарафыннан фәнни кулланышка кертелгән уникаль фактик материалга нигезләнеп тикшерелгәнәр.
Шул ук вакытта М.Бакиров, тюркологиядә беренчеләрдән булып, һун бабаларыбызда һәм борынгы төрки сүз сәнгатендә матур сөйләү-ораторлык сәнгатенең булганлыгын ачты һәм Орхун-Енисей язмаларының да шул ук традициягә нигезләнгәлеген исбатлап чыкты. Һич арттырып әйтмим: бу һәм югарыда аерып күрсәтелгән ачышларны мин, шәхсән, А.Н.Веселовский, В.В.Бартольд, Г.В.Плеханов, А.Ф.Лосев, Л.Н.Гумилевлар кебек зур галимнәр ясаган ачышлар белән бер рәткә куяр идем. Татар галименең тирән теоретик концепцияләргә нигезләнгән һәм кире каккысыз дәлилләр белән ныгытылган әлеге ачыш һәм табышлары сүз сәнгате генезисы һәм эволюциячсе теориясенә, һичшиксез, саллы өлеш булып тора. Марсель Бакиров, чыннан да олпат шәхес һәм күпкырлы, гаҗәеп эрудицияле галим. Шушы көннәрдә генә аның югары уку йортларына дәреслек һәм урта белем бирүче гомуми махсус уку йортларына кулланма әсбап буларак тәкъдим ителә торган “Татар фольклоры” (Казан: “Сүз” нәшр., 2008. –355 б.) дигән яңа зур хезмәте басылып чыкты. Әлеге китап илебездә һәм татар фольклористикасында ирешелгән иң мөһим казанышларны исәпкә алып һәм авторның күпьеллык үз укыту тәҗрибәсенә, күпъяклы фәнни тикшеренүләренә таянып язылган. Моңа кадәрге аерым хезмәтләрдән аермалы буларак, ул татар халык иҗатындагы бөтен мөһим традицион жанрларны да үз эченә ала. Һәр бүлектә, хәзерге фән югарылыгыннан торып әлеге жанрларның һәм аерым әсәрләрнең гомуми-типологик, шулай ук милли-этник үзенчәлекләрен ачуга, халкыбыз иҗатының милли-сәнгати йөзен һәм байлыгын күрсәтүгә төп игътибар бирелә. Иң яхшы традицияләргә, соңгы казанышларга һәм галимнең ачышларына нигезләнеп язылган әлеге китапның студентлар, аспирантлар, укытучылар һәм укучыларга гына түгел, ә татар халык иҗаты белән кызыксынучы һәркемгә файдалы булачак, безнеңчә, шиксез. Хәзерге вакытта галим борынгы төрки шигырь һәм поэзия-шигърият, шулай ук төрки-татар фольклоры проблемаларын өйрәнү белән беррәтттән, минем белүемчә, күп еллар буена инде төрки халыкның генезисын, килеп чыгышын, аның иң борынгы этник һәм этнокультура тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Кат-кат Мәскәү, Ленинград китапханәләрендә булып һәм төрки халыклар яши торган төбәкләрдәге уннарча китапханәләрдә эшләп, ул бу өлкәдә моңарчы нык билгеле булмаган яки тюркологлар кулы тимәгән күп санлы материаллар туплаган һәм, үзенең тикшеренү-эзләнү табигатенә туры килгәнчә, бөтенләй яңа нәтиҗәләргә юл ярган. Төрки кавемнең формалашуы һәм башлангыч этник тарихы проблемасы асылда тулы бер фәнни-тикшеренү институты (хәтта берничә институт) эшли торган гаҗәеп зур проблема ул. Ләкин күп кеше эшләгәндә, Крылов мәсәлендәгечә, анарның төрлесе төрле якка тарта һәм уртак бер гомуми карашка, уртак концепциягә килү авыр була. Ә бер кеше эшләгәндә, ул үзенең бөтен күзәтүләрен, табышларын үзенең төп концепциясе тирәсенә туплый ала. Менә шуңа күрә дә якын киләчәктә галим-тюрколог үзенең эзләнүчән һәм тирәнгә омтылучан табигатенә тугрылыклы калып, төрки халыкларның башлангыч чор этник һәм этнокультура тарихы турында да зур хезмәт тудырыр дип ышанасы килә. Монда М.Бакировның Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы, шулай ук өлешчә журналистика факультетларында алып барган укыту-педагогик эшчәнлегенә дә тукталып булыр иде. Белүебезчә, ул бу факультетларда “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе”, “Татар халык авыз иҗаты” кебек төп курслардан лекцияләр укый һәм “Төрки-татар шигыре теориясе һәм шигъри әсәрләрне анализлау методикасы” дигән махсус курс та алып бара. Бүгенге көндә чын мәгънәсендә әйдәп баручы педагогларның берсе булып санала: гамәли дәресләр үткәрә, студентларның курс һәм диплом эшләренә җитәкчелек итә, аспирантлар әзерли. Аның лекцияләре, гамәли дәресләре тирән эчтәлекле булулары һәм кызыклы үтүләре белән аерылып тора. Менә шуңа күрә дә ул студентларның иң яраткан укытучыларының берсе булып санала. Өстәп тагын шуны әйтергә кирәк: чакыру буенча М.Бакиров шулай ук Мәскәүдәге әдәбият институтында, Яр Чаллы, Әлмәт, Самарадагы югары уку йортларында да лекцияләр укыды, дәресләр алып барды. Галим һәм педагог шактый җитди җәмәгать эшләре дә алып бара: Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать гыйльми-тикшеренү институтында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советы әгъзасы, Татар дәүләт фольклор үзәгендә гыйльми совет әгъзасы һәм башкалар. Аның шулай ук Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты дигән мактаулы исемнәре һәм Росия Федерациясе Гуманитар фәннәр академияссенең хакыйкый әгъзасы (академигы) дигән гыйльми дәрәҗәсе бар.
Марсель Бакировка киләчәктә дә фәнни һәм киң җәмәгатьчелекне үзенең яңа, кабатланмас хезмәтләре белән шатландыруын, тюркология мәйданында һәм милли әдәбият белеме, фольклористика өлкәсендә ары таба да егәрле эшләвен теләп калабыз. Сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар аңа!
Әнвәр ШӘРИПОВ,
Яр Чаллы дәүләт педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.