Latin

Оча Кошлар...

Süzlärneñ gomumi sanı 1195
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 786
49.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Вилдан сугышка чаклы өйләнә алмыйча калды, авыр елларда бу турыда уйларга вакыты тимәде, аннары инде картлык ягы баса башлады. Хәер, өйләнәм дип ныклы нияткә керешсә дә, акылга зәгыйфьрәк һәм ярым сукыр кешегә кияүгә чыгарга атлыгып торучылары да табылмас иде бәлки. Дөрес, акыл зәгыйфьлеге турында авыз тутырып сөйләп булмый, әмма үзеңне белешкәннән бирле кешеләр шуңа ишарәләгәч, килешми чараң юк. Авылдашлары да, читтәге таныш-белешләре дә өйләнергә кыстап карадылар аны. Шаяртырга теләүчеләргә Вилдан:
– Кызыңны бирәсеңме соң? – дияр иде. – Күрдеңме, син чын күңелдән әйтмисең, мине мыскыл итәсең. Синең кызыңа да өйләнмәгәч, мин кемгә өйләним алайса?! – дип тә өстәр иде.
Ихластан киңәш итүчеләргә җавабы болай иде:
– Кирәкми. Мин үземне беләм. Кемгә өйләнсәм дә, мин аңа тиң була алмыйм...
Моннан күп еллар элек авылдашлары аңа күмәкләшеп кечкенә генә йорт салып биргәннәр иде. Түр ягында тоташ ике тәрәзәле шушы бүләк йортта ялгызы гына яши бирде ул. Ындыр артынача сузылган бакчасына ел да бераз бәрәңге утырта, калган җирдә билгә җитеп үлән үсә һәм аны күрше-тирә чабып ала. Вилдан гомере буена кешеләргә йөри, якындагы авылларга да чыккалый. Хәер эстәп түгел. Әмма өенә беркайчан да ач кайтмый, һәр җирдә сыйлап җибәрәләр үзен. Гармунын җилкәсенә аса да, йортын ялгыз калдырып, көн буена чыгып китә. Инде тәфтишләп әйтсәң, хезмәте белән – гармун уйнап туйдыра тамагын. Ә кешеләргә җыр кирәк, җыр ул һәрчак һәркемгә кирәк. Шуңадыр, Вилданга капка бикле булмый, аны үз итеп каршылыйлар, озаграк күренмәсә, чакырып алалар.
Сугышның икенче җәе. Яңа җитәр чаклар – иң авыр көннәр: фронттан күңелсез хәбәрләр явып тора, халык ачлы-туклы яши. Вилданның да хәлләре шәптән түгел, бәрәңгесе бетеп килә, бүтән ризык инде күптән юк. Гармунын күтәреп авылдан авылга йөри, әрсезләнми, чакырсалар – кереп чәйли, кулга биргәннән алмый, ашка-чәйгә икенче тапкыр дәшсәләр, рәхмәтен әйтеп баш тарта, артыгын кыстап та тормыйлар.
Беркөнне аны авылдашы Шәфыйка чакырды. Аның өе бүген аеруча пөхтә: тәрәзәләргә ак пәрдә-кашагалар эленгән, сәкегә дәү яңа палас җәелгән, идән күзне чагылдыра – кырып юганнан соң әле кибеп кенә өлгергән. Шәфыйка сәке читенә киез салды, Вилданга шунда утырырга кушты. Вилдан түргә барырга кыенсынды.
– Уз, уз, Вилдан энем! Пычранмагае тагын – миңа юарга сәбәп булыр. Утыр йомшакка, тартынма, үзебезнең Вилдан бит син! Әле дә син бар, Вилдан энем! Шатлыкны да бүлешәсең, кайгыны да эретәсең...
Вилдан галошларын тышкы якта калдырды.
Ул кемнең кайсы көйне яратуын белә. Һәм Вилдан, сәке йөзлегенә аягын аякка салып утырып, “Уел” көен уйнап җибәрде – йортка сәлам бирде.
– Тимерша абый миннән гел шушы көйне уйната иде.
– Рәхмәт, Вилдан энем! Шатлыгым бик зур бит әле: Тимерша абыеңнан хат килде, посылкасы белән!
– Әмма маһир кеше инде Тимерша абый! Сугыштан да посылка җибәргән, әй! Исән-сау кайта ул, менә мин әйткән иде диярсең.
– Кайта, минем Тимершам кайтмыймы соң!
– Җир астыннан юл ярып булса да кайта ул!
– Посылкасында нәрсә диген?! Чигүле күлмәге дә менә шушы чылбырлы сәгате. Бик фыртовой кеше бит Тимерша абыең! Сугышка иң зиннәтле әйберләрен киеп китте. Әллә кунакка барырга җыенасың инде, дигәч, аннан да җаваплырак, диде.
– Чибәр кеше шул. Ни кисә дә килешеп кенә тора. Сәгать чылбырын түш кесәсеннән салындырып йөрер иде. Безнең авылда бер аңарда гына иде “Омега” сәгате.
– Бәй, гел дә онытып торам икән лә! Сине йомыш белән чакырган идем бит! Тимерша абыең әйткән, шушы күлмәк белән сәгатьне Вилдан энемә бүләк ит, дигән. Үзен өйгә чакырып тапшыр бүләкләремне, дигән...
Вилдан Шәфыйканың күзләренә карады да калды – бу сөенечле хәбәргә ышанып җитмәде. Аның да шундый кыйммәтле сәгать тагып йөрер көннәре булырмы икәнни?!
– Ышанмыйсыңмы әллә? Менә, алайса, хатын укып күрсәтәм. Менә монда, – диде Шәфыйка һәм кәгазь битенә төртеп күрсәтте.
– Шушысымы, Шәфыйка апа?! Миңа дигәнме?! – Вилдан хатны кулына алды. – Тимерша абый күкрәгендә мин бу сәгатьнең чылбырын тотып караганым бир иде...
– Шушы төшен һәр көнне иртән борырсың да, тәүлек буе туктамыйча теркелдәр аннары. Тимерша абыең көн дә иртәнге алтыда бора иде аны.
Вилдан сәгатьне учында кош баласы кебек итеп тотты. Аннары гармуны өстенә куйды да, озын телнең акрынлап күчүен озаклап карап торды. Әнә, бара бит озын тел, һаман бара, кечкенәсе аңа иярә, тик анысы бик салмак йөри икән, бәләкәй адымлы кеше озын кеше артыннан җитешә алмаган кебек...
– Рәхмәт Тимерша абыйга, рәхмәт икегезгә дә. Тимерша абый яраткан көйне тагын бер уйныйм әле!
– Уйна, Вилдан энем, уйна, әле дә син күңелне ачып йөрисең авыр көннәрдә, күңелне сыгылырга ирек бирмисең шул моңың белән. Йөр син авылдан авылга, кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйт. Бик изге синең һөнәрең.
– Ярар, Шәфыйка апа.
Шәфыйка сәкегә урталай бөкләп ашъяулык җәйде, җиз подноска самавыр китереп утыртты. Ап-ак кәсәгә сөтләп чәй ясады, аны Вилдан алдына куйды, үзенә кечкенә чокырга чәй агызды. Гармун тавышын самавыр җыры алыштырды.
– Тимерша абыеңнан хәбәр килмәвенә бишенче айга киткән иде бит. Камалышта калып, партизаннарга кушылганнар икән. Хат җибәрергә мөмкин булмады, дигән, моннан соң да еш яза алмам, дигән. Риза инде, әллә нигә бер хаты килсә дә риза! Биш ай хәбәр-хәтерсез торгач, бик тә кайгырган идем. Шул камалышта исән калып, партизаннарга кушылу сөенеченнән бүләк иткән инде сәгатен. Бер дә ватылмыйча йөрсен, яме...
– Ярар, Шәфыйка апам...
Бүген шатлыкка бизәлгән өйне тутырып, озын көй тагын яңгырады.
Агайлар зираттан менеп киләләр. Төркем уртасында, башкалардан бер буйга калкып, дәү адымнары белән бүтәннәрне йөгертеп диярлек, Тимерша бара. Кулларын артка куйган, гәүдәсе бөкрәя төшкән. Куе сакалында ак бөртекләр дә елтыраша – картайды абзыең, авылның иң өлкәннәре рәтенә чыкты.
– Матур яшәде, мәрхүм, тормышын. Саф кеше иде. Берәүгә дә начарлыгы тимәде, изгелеге күп булды, – диде Тимерша салмаклап кына.
– Туфрагы җиңел булсын...
– Үзе төшмәгәндер бит инде суга?
Юк. Акыллы малай иде ул. – Тимерша сакалын аралап сыпырды. – Соңгы вакытта күз күрүе аерата начарланган иде. Басмадан тайган да, ташкын агызып та алып киткән.
– Мескенкәй, ярга үзе чыккан әле. Гармунын алдына алып, уйнагандагы кебек утырып үлгән...
– Канатлы да иде соң моңы! – Тимершаның күзләреннән салкын яшь төште. – Беркөнне машина күгәрченне бәреп китте, – дип сүзне авылга килгән кайгыдан бераз читкә борып алды ул. – Чәбәләнә, канаты каерылган икән. Талпынып-талпынып торды да, мин барып алырга өлгергәнче, очты, бичаракай. Өй кыегына кунды да, түбәдән тәгәрәде. Соңгы сулышынача очты күгәрчен. Кош канаты очар өчен шул... Вилдан да, әнә, соңгы мәлдә дә моңы канатын җәйгән – гармунын тарткан...
– Кордаш, син бүләк иткән сәгате дә үзендә, чылбырын синеңчә кайтарып салындырган...
– Сәгать дигәннән...
Тимерша сөйләвеннән капылт туктап калды, җеназа халкы сүзсез барды. Бераздан Тимерша элеккедән дә салмаграк дәвам итте:
– Сугышны бетереп кайтышлый стансада ук очраттым үзен. Кочаклаштык. Беренче сүзе – сәгать өчен рәхмәт булды. Кешеләргә бүләкне бәйрәм яки туган көне уңае белән бирәләр, син миңа, Тимерша абый, ди, сугыш тизрәк бетсен, сугыш бүтән беркайчан да булмасын өчен бүләк итеп җибәргәнсеңдер инде бу сәгатьне, ди. Күз яшьләремне тыя алмадым. Сугышка китүдән кайтып кергәнче бердәнбер елавым шул булды... – Тимершаның күзләреннән тагын салкын яшь төште. – Әйе, сәгать дигәннән, Шәфыйкага рәхмәт, башы эшләгән, онытылмаслык яхшылык кыла белгән. Хәзер серне ачсаң да ярый инде... Балалар ишле, ашау-эчү ягы такы-токыдыр, сәгать белән күлмәкне сатып, азрак ризык юнәтер дип җибәргән идем. Шәфыйка минем исәнлек хәбәрен ишетү сөенеченнән күлмәк белән сәгатьне Вилданга бүләк иткән. Башта аласы килмәгән Вилданның, Тимерша абыең үзе шулай кушкан, мин әманәтне генә үтим, дип, хат укып күрсәткәч кенә ышанган...
– Сәгатьле булу шатлыгыннан берничә көн өеннән дә чыкмаган икән. Сәгатенә карап утырган. Иптәш иде инде ул аңа...
– Үзең шатлана белмичә башкаларны сөендерә алмыйсың шул...
– Сугыш вакытын сәгатьләп санап барган бит, сугыш бетүен сәгатьләп көткән... – Башкалар Тимершаны тыңлап тагын тын калдылар, өлкән агайның җеназаны тәмамлап сүз әйтүен көттеләр. Тимерша ашыкмады, авыл башына җитеп, кешеләр таралышыр алдыннан гына болай диде: – Сәгатен җибәреп янына кую әйбәт булды, дөрес булды. Тагын бер тәүлек Вилданның колагына вакыт серләрен сөйләп торачак сәгате...
Кошлар очалар, ышыкка ашыгалар. Быелгы беренче яңгыр яварга җыена. Башта яшен яшьнәрме, күк күкрәрме икән...
1974
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.