Latin

Нәүмизләр - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4132
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1748
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(пьеса)
Нәүмизләр
(Ике пәрдәле фаҗига)

Катнашалар:
Хәниф – 60 яшьлек ир.
Нурзәдә – Хәнифнең хатыны. 60 яшь.
Миләүшә – Хәниф белән Нурзәдәнең кызлары. 35 яшь.
Фәндүс – Миләүшәнең ире. 40 яшь.
Гадел – Фәндүс белән Миләүшәнең уллары. 15 яшь.
Әмирҗан Сәхапович – табиб. 50 яшь.
Талия Әбраровна – психолог. 45 яшь.
Нәбил хәзрәт – 55 яшь.
Хәбир Атласович – программист. 35–40 яшь.
Гоннория – Гаделнең йөргән кызы.

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

2010–2015 еллар. СПИДка каршы көрәш үзәгенең баш табибы кабинеты. Әмирҗан үз өстәле артында кәгазьләр караштырып утыра. Эчке телефон буенча секретаре шалтырата.

Әмирҗан (трубканы күтәрә). Әйе. Керсен. (Куя.)

Хәниф керә.

Хәниф (кыюсыз гына). Исәнмесез.
Әмирҗан (кәгазьләрдән аерылып). Аллага шөкер. Узыгыз. Урындыкка утырыгыз.
Хәниф. Рәхмәт. (Утыра.)
Әмирҗан (трубканы күтәрә). Талия Әбраровна керсен. (Куя.) Тә-әк. (Кәгазьләр актара.) Сез... (Әкрен тавыш белән.) Хәниф Ибатуллин буласызмы?
Хәниф. Әйе.
Әмирҗан. Әһә. Таптым. (Кәгазь кисәген карый.)

Талия керә. Ишек катында туктап кала.

Талия. Исәнмесез.
Хәниф (Әкрен тавыш белән). Исәнмесез.
Әмирҗан. Ишекне яхшылап ябыгыз. Узыгыз. Утырыгыз. (Кулы белән Талиягә күрсәтә.) Бу безнең психологыбыз – Талия Әбраровна.
Хәниф (башын селки). Бик шатмын.
Әмирҗан (башта Талиягә, аннары Хәнифкә карый). Сөйләшүебез бик тә җитди. Сезнең саулыгыгыз турында. Әйтегез, (Хәнифкә карый.) соңгы тапкыр кем белән җенси мөнәсәбәткә кердегез?
Хәниф (кызарып чыга, каушый). Кем белән дип... Хатыным белән.
Әмирҗан (тамак кыра). Ә аннан алда?
Хәниф (җилкәләрен күтәреп куя). Аннан алда да хатыным белән.
Әмирҗан (Хәнифнең күзенә карап). Хатыныгыз белән еш якынлык кыласызмы?
Хәниф (каушый). Әйе. Әй, юк, еш түгел.
Әмирҗан. Төгәлрәк әйтә аласызмы?
Хәниф. Ну-у еш түгел инде.
Әмирҗан. Атна саенмы, айга берме, ярты елга берме?
Хәниф (тәмам югалып кала). Ммм...
Әмирҗан. Ягез, әйтегез.
Хәниф. Айга бер. Кайвакыт ике айга бердер.
Әмирҗан (Талиягә карап ала). Шулай гынамы?
Хәниф (ояла). Ну... хатыным теләми.
Әмирҗан. Якынлык кылганда саклану чарасы кулландыгызмы?
Хәниф (аңлар-аңламас кыяфәттә). Ничек?
Әмирҗан. Презерватив турында әйтәм...
Хәниф (каушый). Ә-ә. Юк. Мин аны кулланмыйм. Миндә әллә?..
Әмирҗан. Алайса шундый сорау: Башка хатын-кыз белән соңгы тапкыр кайчан якынлык кылдыгыз?
Хәниф. Ул монда килдемени?
Әмирҗан. Кем килде?
Хәниф. Мин болай гына әйттем. Миндә венерический чир таптыгызмыни?! (Утырган урыныннан кузгалып ала.)
Әмирҗан. Юк. Сездә венерик авыру ачыкланмады.
Хәниф (ишетелерлек итеп тынын чыгара). Курыккан идем...
Әмирҗан. Дөрес курыккансыз... Сез миңа җавап бирмәдегез.
Хәниф. Булган иде бер тапкыр.
Әмирҗан. Бер генә тапкырмы?
Хәниф. Әйе.
Әмирҗан. Ант итәсезме бер генә дип?
Хәниф. Валлаһи дим. Ә ник сез моны сорыйсыз?
Әмирҗан. Кем белән якынлык кылдыгыз? Һәм кайчан?
Хәниф (уңайсызланып). Әйтегез, миндә сифилис бар әллә?
Әмирҗан. Кабатлап әйтәм: сездә венерик чир юк.
Хәниф (тавышын беркадәр күтәреп). Шулай булгач, нигә шун­дый сораулар бирәсез, һич аңламыйм.
Әмирҗан. Куйган соравыма җавап бирә аласызмы?
Хәниф (уңайсызланып). Әйе. Моннан ярты еллап элек булды ул хәл. Кич белән кайтып барганда юлда бер яшь хатын-кыз очрады.
Әмирҗан. Кем ул?
Хәниф. Аннары белдем. Проститутка икән ул.
Әмирҗан. Очрады дисезме?
Хәниф. Дөресен әйткәндә, ул көнне дустымның пенсиягә чыгуын бәйрәм иткән идек. Шуннан чыккач...
Әмирҗан. Димәк...
Хәниф. Мин эчмәдем диярлек. Эчәргә ярамый миңа. Шул аракы саташтыргандыр инде мине.
Әмирҗан. Сез ихлас әйтәсезме? Бернәрсә дә яшермисезме?
Хәниф. Юк. Аңынчы хатыныма бер тапкыр да хыянәт иткәнем булмады.
Әмирҗан (Хәнифтән күзен алмый). Ул көнне сакландыгызмы?
Хәниф (әкрен генә башын болгый). Сакланмадым. (Торып баса.) Әйтегез, миндә нинди чир бар?! (Утыра.)
Әмирҗан. Сабыр итегез. Минем сорауларым бетмәде. Мин сезгә барысын да аңлатырмын. Сез ул фәхишәне безгә күрсәтә аласызмы?
Хәниф. Юк. Мин аның телефон номерын да, адресын да белмим.
Әмирҗан. Ә хатыныгыз турында нәрсә әйтә аласыз?
Хәниф. Хатыным... әйбәт минем.
Әмирҗан. Бәлки ул да башка ирләр белән?..
Хәниф. Юк! Сез нәрсә! Ул минем белән дә теләми әле. Хатынымда авыру бармыни?
Әмирҗан (торып, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөреп килә һәм өстәле янына барып баса). Беләсезме нәрсә?..
Хәниф (торып баса). Әйтегез, ни булды?
Әмирҗан. Анализыгыз яхшы түгел сезнең.
Хәниф (урынында таптана). Сез бит әйттегез...
Әмирҗан. Анализ каныгызда ВИЧ-инфекция булуын күрсәтте.

Җан тетрәткеч тавыш яңгырый.

Хәниф. Нәрсә? СПИД?
Әмирҗан (башын селки). Вирус иммунодефицита...
Хәниф (үзен кая куярга белми). Юктыр. Сез ялгышасыздыр.

Әмирҗан Талиягә карап башын селки.

Талия. Үзегезне кулга алырга тырышыгыз.
Әмирҗан (Хәнифкә карап сүзен дәвам итә). Юк. Ялгыш түгел. Без анализны тикмәгә генә кабат ясатмадык. Инде ышанмыйсыз икән, каныгызны өченче тапкыр анализга бирә аласыз.
Хәниф (баскан җирендә боргалана, башын тота). А-а-а. Миңа нишләргә инде хәзер?! Нәрсә эшләдем мин. Карт җүләр!
Талия. Сезгә яшәү рәвешегезне үзгәртергә кирәк булыр...
Хәниф (утыра). Миңа хәзер нәрсә була?
Әмирҗан. Сезнең сәламәтлекне даими контрольгә алабыз.
Хәниф (бер ноктага текәлеп карый). Мин бөтен семьямны хурлыкка калдырдым...
Әмирҗан. Безне дөрес аңлагыз, Сез әйткәннәргә нигезләнеп, хаты­ны­гызны да анализ бирергә чакырырга мәҗбүрбез.
Хәниф. Хатынымны?! Ммм. (Үзен кая куярга белми.) Аңарда да СПИД бармы?
Әмирҗан. Анализ ясамыйча, әйтә алмыйм.
Хәниф. О-о-ой. Нинди оят.
Әмирҗан. Сезгә беренче чиратта саулыгыгыз турында уйларга кирәк. Безнең терапия чаралары актив тормыш алып барырга ярдәм итәр.
Талия. Шуны беркайчан онытмагыз: Сез ялгыз түгел, гаиләгез, якыннарыгыз бар. Без ярдәм итәбез. Хөкүмәт препаратлар белән тәэмин итә.
Әмирҗан. Рухыгызны ныгытыгыз. Сабыр булыгыз. Киләчәк турында бары тик якты хыяллар булсын.
Хәниф. Йә Хода! Нинди киләчәк инде хәзер! Мин үземне генә түгел, иң якын кешем – хатынымны да утка керттем.
Талия. Тынычланыгыз. Иптәшегез канын анализга бирмәгән килеш нәтиҗә ясарга ашыкмагыз.
Хәниф. Кеше күзенә ничек карармын? Позор.
Талия. Бу авыру белән ничек яшәргә икәнен, аның авырлыкларына каршы көрәшергә өйрәтербез.
Хәниф. Нинди көрәш! Бу бит дәваланмый торган авыру.
Талия. Өметсезлеккә бирелмәгез.
Хәниф (тора, Әмирҗанга карап). Чыксам буламы? Сөйләшер хәлдә түгел мин.
Әмирҗан. Китеп югалмый­сыз­мы?..
Хәниф. Юк. Иртәгә килермен.
Талия. Мин Сезгә кирәк әле. Бераз­дан кабинетымда сөйләшер­без.
Әмирҗан (башын селки). Вестибюльдә көтегез. Талия Әбра­ровнада беренче психологик консультация узарсыз.

Хәниф башын иеп чыгып китә.

Әмирҗан (моңсулык белән). Тагын бер бәхетсез кеше. Тагын бер бәхетсез гаилә. Бәхетсезләр язмыш карамагында...
Талия. Бу пациент белән эшләве авыр булыр дип уйлыйм.
Әмирҗан. Ник алай уйлыйсыз? Ачыктан-ачык сөйләштек. Бездән бернәрсә дә яшермәде кебек.
Талия. Килешәм. Ул бик ихлас булды.
Әмирҗан. Шулай булгач?
Талия. Үзе әйткән очрактан тыш, ул башка беркайчан да чит хатын-кыз белән якынлык кылмаганга ошаган.
Әмирҗан. Мин дә шундый фикердә торам.
Талия. Бу кешенең күңеле чиста. Оятсына торган кеше ул. Үзен беркайчан гафу итмәскә мөмкин...
Әмирҗан. Шулай шул. Сәламәтлеге өчен әз генә дә кайгырмый. Ояттан нишләргә белми. Кальбе буш түгел аның. Әле хатынында да ачыкланса?..
Талия. Мин дә шуны әйтмәкче идем.
Әмирҗан. Алайса хатыны иртәгә иртән монда килсен. Ситуацияне даими контрольгә алырбыз.
Талия. Ярар. Көтә торгандыр мине...
Әмирҗан (сәгатенә карый). Дүр­тенче ярты җиткән. (Халатын сала.) Әйдәгез. Мин дә чыгам. Горздравка җыелышка киттем. (Утны сүндерә. Чыгып китәләр.)

Икенче күренеш

Нурзәдәләр фатиры. Бүлмәдә Нурзәдә оныгы Гадел белән фотоальбом карыйлар. Стенада рамка эчендә ике портрет эленеп тора. Берсе Хәнифнеке. Икенчесе Нурзәдәнеке.

Нурзәдә. Менә монсы әниеңнең кечкенә чагы. Бәләкәй вакытта син әниеңә ошаган идең. Хәзер әнә әтиеңә ошап калдың. (Гаделне аркасыннан кага.) Нинди җиткән егет булдың.
Гадел. Ә менә бу чибәр кеше кем?
Нурзәдә (елмая). Мин ул, улым.
Гадел. Мондый матур кешене беркайда да күргәнем булмады.
Нурзәдә. Ай-яй татлы телле егет үсә бездә. Болай булсаң, кызлар үзләре йөрер синең артыңнан.
Гадел. Хәзер кызлар артыннан йөрисе юк, алар үзләре килеп муенга асылына.
Нурзәдә. Асылындырма...
Гадел. Ә менә бу кеше авылның иң чибәр егете булгандыр?
Нурзәдә. Нигә булгандыр? Бабаң хәзер дә чибәр егет әле ул. (Елмая.)

Шкаф эченнән будильник шалтыравы ишетелә.

Нурзәдә (аптырап шкафка карый). Нинди хәл бу? Будильникны шкаф эченә шалтырарга куялармыни инде? Вәт әкәмәт, диген... (Шкафны барып ачып, будильникның төймәсенә баса.)
Гадел. Бабай шаярткандыр, кем булсын тагын. (Елмая.)

Нурзәдә будильник астына кыстырып куелган хат күреп ала. Аны күңеленнән укый.
Хәнифнең тавышы яңгырый: «Нурзәдә! Канымда ВИЧ-инфекция булуы ачыкланды. Гөнаһым гафу итмәслек булганга күрә, мин үз-үземә кул салам. Гәүдәм дачабызның утын келәтендә булыр. Мине авылда җирләрсез». Стенадан Хәнифнең портреты килеп төшә. Җан тетрәткеч тавыш яңгырый.

Нурзәдә. Юу-у-у-к! (Котсыз кала. Хатны күкрәгенә куя.)
Гадел. Әби! Нәрсә булды? Авырып киттеңме? (Нурзәдә җавап бирми.) Хәзер врач чакырам. (Тиз генә телефонны барып ала.) Башта әнигә шалтыратып әйтим әле. (Шалтырата.) Әни! Әбигә авыр... Нәрсә булганын әйтми. Мин дә аңламыйм. Шок хәлендә ул. Тизрәк килеп җит.
Нурзәдә (хатны кесәсенә тыга). Улым... (Елап җибәрә.)
Гадел. Хәзер, әби. (Креслога утырта.) Нәрсә булды сиңа, дим. Кайсы җирең авырта?
Нурзәдә (елап, авырлык белән әйтә). Авыртмый. Миләүшә килсен. Барысы да килсен. Ул бәлки исәндер әле? Вакыт күпме? (Хатта күрсәтелгән вакытны карый.)
Гадел (сәгатькә карый.) Тугыз. (Бернәрсә дә аңламыйча Нурзәдәгә карап тора.)
Нурзәдә (учы белән маңгаен тота). Юк, соңга калдык, улым. Соңга калдык! (Кисәк талпынып китә.) Трубканы бир тизрәк.
Гадел (алып бирә). Мә, тот.
Нурзәдә (шалтырата). Юк. Трубкасын алмый. Ммм... (Үзенә урын таба алмый. Учлары белән йөзен каплап елый.)
Гадел. Кем? Бабай юкмы? (Телефоннан номерын карый.) Хәзер шалтыратам аңа. (Шалтырата.) Алмый. Кайда китте соң ул? Мин аны барыбер эзләп табам.
Нурзәдә (елау аралаш). Бабаң...китте...
Гадел. Кайтыр әле, елама.

Ишектән Миләүшә атылып керә.

Миләүшә (әнисен кочаклап ала). Нәрсә булды? Ник елыйсың? Әйт!
Нурзәдә (үкси). Әтиең... (Кесәсеннән хатны алып бирә.)
Миләүшә (укый һәм башын селки). Болай булырга мөмкин түгел! (Үзен кая куярга белми.) Ничек инде...әти?.. Мин ышанмыйм моңа!
Нурзәдә. Мин дә ышанмыйм.
Миләүшә (кисәк кенә). Җыен! Дачага барабыз.
Нурзәдә (үкси-үкси). Милициягә шалтыратырга кирәк.
Миләүшә (сумкасыннан телефонын тартып чыгара). Мондый эш белән прокуратура шөгыльләнәдер.
Нурзәдә. Тизрәк шалтырат.
Миләүшә. Башта Фәндүскә әйтәм. (Шалтырата.) Алло, Фәндүс! Бездә зур... Уф! Шулай дияргә телем әйләнми. Әти үз-үзенә кул салачагы турында хат язып калдырган. (Тыңлап тора.) Ул хәзер дачада булырга тиеш. (Тыңлап тора.) Ярар, монда көтәбез. (Телефонын басып куя.)
Гадел (куркып). Әни, бабай үлгәнмени?!
Миләүшә (каушаудан башы какшый). Улым, әле бернәрсә дә расланмаган.
Гадел (тавышы калтырап). Мин бабайга шалтыраттым. Ул трубкасын алмады.
Миләүшә. Әни, Фәндүс дачага китте. Прокуратурага үзем җиткерермен, диде.
Нурзәдә. Хәниф... (Өзгәләнә.) Ник син шулай эшләдең? (Сызланып.) Ии, Хәниф...
Миләүшә (котырып китә). Әни! Зин­һар өчен дип сорыйм, алай дип әйтмә әти турында! Без аны күр­мәдек әле. Әти исән! У просто дачага киткән.
Нурзәдә. Ул йокламады. Яткан урынында төн буе боргаланып чыкты.
Миләүшә. Булса соң! Мин дә кай­чакны йоклый алмый ятам. Бәлки ай тулган вакыт булганга йокла­магандыр ул.
Нурзәдә. Ай тулганга инде күпме булды...
Миләүшә. Ну алайса магнитная бурядан йокламагандыр.
Нурзәдә. Андый вакытта минем башым авырта. Мин бит яхшы йокладым.
Миләүшә. Ну белмим алайса!..
Нурзәдә. Шулай гына булуын мин дә бик телим. Тик ул иртә чыгып киткән.
Миләүшә. Син шуны да күрмәдеңмени?!
Нурзәдә. Юк! Тавышланмый гына, иртәнге караңгыдан киткән. Хатында биш сәгать утыз минут, дип язылган.
Миләүшә. Их, әни, әни!.. Әтинең үзен ничек тотканын кичә үк сизмәдеңмени соң син?!
Нурзәдә. Кичтән бернәрсә дә сөйләшмәде. Ашыйсым килми, дип, урынына барып ятты. Аны-моны уйламадым да мин.
Гадел. Бабай ял көннәрендә кич белән шахмат уйнарга ярата. Кичә уеннан баш тартты. Улым, башка вакытта, диде.
Миләүшә. Әтинең кәефе булмау турында икегезнең берегез миңа шалтыратып әйтә ала иде бит!
Гадел (үзен гаепле тоеп). Мин белмәдем, әни! (Бүлмәдән чыгып китә.)
Нурзәдә (кул яулыгы белән борынын сөртә). Тиргәмә. Гадел­нең бернинди гаебе юк. Мин гаепле. Хәнифнең хәлен сорап төпченмәдем.
Миләүшә (кычкырып җибәрә). Җитте! Минем әтине күрәсем килә. (Ишеккә таба йөгерә.)

Ишектә звонок. Миләүшә ишекне ача.

Өченче күренеш

Ишектән Әмирҗан белән Талия керә. Исәнләшәләр.

Әмирҗан. Минем исемем Әмирҗан Сәхапович. Спидка каршы көрәш үзәгенең баш табибы мин. Ә бу безнең психологыбыз Талия Әбраровна.
Нурзәдә (каршыларына ташлана). Хәниф исәнме?!
Әмирҗан. Сез аның хатыны буласызмы?
Нурзәдә. Әйе, Нурзәдә мин. (Әмирҗан бүлдерә.)
Әмирҗан (Нурзәдә янына якынрак килеп баса). Исемегезне әйтмәсәгез дә була иде. Миңа аны белү әһәмиятле түгел.
Нурзәдә. Сез аны күрдегезме?
Әмирҗан. Кичә исән чагында күр­­гән идем. Әле күптән түгел прокура­ту­ра­дан хәбәр иттеләр. Ирегез асы­лынып үлгән.
Нурзәдә (кычкырып елый). Юк! Юк! Юк.
Әмирҗан. Тынычланырга тырышыгыз. Безгә кичекмәстән Сезнең белән сөйләшергә кирәк. (Шулай ук елап торган Миләүшәгә әйтә.) Сез аның кызы бит, әйеме?
Миләүшә (үксеп). Әйе.
Әмирҗан (Миләүшәгә). Чыгып торыгыз. Сезне бераздан чакырырмын. (Урындыкка утыра.)
Миләүшә (Нурзәдәгә үрелә). Әни...
Әмирҗан (торып баса һәм башын селки). Йә-йә, булды... (Миләүшәне ишеккә таба озата.) Ничек кенә авыр булмасын, сабыр итегез.
Нурзәдә. Кызым!.. (Урындыгыннан күтәрелә.)
Әмирҗан (бүлмә буйлап йөри). Сез утырыгыз-утырыгыз, тормагыз.
Нурзәдә. Минем беркем белән дә сөйләшәсем килми.
Әмирҗан. Алай ярамый. Мәсьәлә бик кискен тора... Бу ситуациядә Сезгә безнең табиблардан башка беркем ярдәм итмәячәк.
Нурзәдә. Мин сездән ярдәм сорамыйм да.
Әмирҗан. Хәлегезне аңлыйм.
Нурзәдә (сузып әйтә). Аңламыйсыз. Аңласагыз... тиз генә үтерә торган дару бирегез миңа.
Әмирҗан. Онытыгыз андый уегызны.
Нурзәдә (сызлана). Кем әйткән соң Хәнифкә яман авыруы бар дип?! Бәлки бу ялгандыр?
Әмирҗан. Ялган түгел. Мин әйттем. Ирегездә ВИЧ-инфекция барлыгын кичә ачыкладык. Безгә ул үзе мөрәҗәгать иткән иде.
Нурзәдә. Ник мин бернәрсә белмәдем?..
Әмирҗан. Ирегез үлмәгән булса да, без барыбер Сезнең белән очрашып сөйләшер идек.
Нурзәдә (читкә карап утырган җиреннән кисәк кенә Әмирҗанга карый). Аңламадым.
Талия (арттан килеп, Нурзадәне җилкәләреннән тота). Ханым, ирегезгә ВИЧ-инфекция дигән диагноз куелгач, без аның белән озак итеп сөйләштек.
Нурзәдә. Нәтиҗәсен күреп то­рам...
Талия (башын селки). Ирегез үзе турында бернинди сер калдырмады. Барысын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Нурзәдә. Сөйләгәч, тагын ни кирәк сезгә?
Әмирҗан. Сезнең белән дә ачыктан-ачык сөйләшү булыр дип өмет итәбез.
Нурзәдә (борылып утыра). Хәниф нәрсә әйтте? Миңа да әйтер сүзе булгандыр инде бичараның. (Торырга азаплана.)
Әмирҗан. Утырыгыз.
Талия. Сез тынычланыгыз. (Нурзәдәнең йөзенә карап тора.) Ирегез үзен бик нык гаепле тойды...
Нурзәдә. Шул гынамы әйтер сүзегез?
Талия (Әмирҗан белән бер-бер­сенә карап алалар). Һәм, Сезнең алда булган гаебен гафу итмәссез дип курыкты.
Нурзәдә. Нинди гаеп?
Әмирҗан. Ирегез моннан ярты ел элек фәхишә белән якынлык кыла.
Нурзәдә (күзләре як-якка йөри). Моңа мин үзем гаепле. Аны мин шул хәлгә китереп җиткердем.

Әмирҗан белән Талия аптырап бер-берсенә карый.

Әмирҗан. Ирегез аңынчы Сезгә хыянәт иткәне булмавы турында әйтте.
Нурзәдә. Ул миңа, гомумән, беркайчан хыянәт итмәде! Хәниф мине бик нык яратты.
Әмирҗан. Шулайдыр. Яратуга карамастан, аның бер ялгышы гомер кадәр гомер хакына төште...
Нурзәдә. Хәниф яшәргә тиеш иде... Аның үлемендә мин гаепле.
Талия. Үзегезне тиргәмәгез.
Нурзәдә. Кемне тиргим соң? Хәнифнеме? Фахишәнеме?!
Талия. Ирегез, киресенчә, Сезнең бернинди гаебегез юк дигән иде.
Нурзәдә. Ул әйтергә генә телә­мәгән.
Әмирҗан. Нәрсәне әйтергә телә­мәгән?
Нурзәдә. Соңгы елларда безнең арабыз суынды. (Үзенә урын табалмый.) Бу турыда, аның рөхсә­теннән башка, бернәрсә әйтергә хакым юк.
Талия (янына килә). Тыныч­ланыгыз. Әгәр сез үз өстегезгә гаеп алып утырасыз икән, безнең сөйләшү килеп чыкмаячак.
Әмирҗан. Без ярдәм итәргә телибез сезгә.
Нурзәдә (бераз тынычлана). Ярар, үземне кулга алырга тырышырмын.
Әмирҗан. Ирегез әйтүенчә, фәхишә белән бәйләнештән соң, ул сезнең белән дә якынлык кыла.
Нурзәдә (читенсенә). Мин аның ниндидер фәхишә белән якынлык кылуын белмим. Ләкин Хәнифнең сүзенә ышана аласыз. Аның ялганлый торган гадәте юк.
Әмирҗан. Аның сүзенә ышанабыз. Ләкин сезгә дә каныгызны анализга бирергә кирәк.
Нурзәдә. Нәрсә, миндә дәме?..
Әмирҗан. Анализ булмыйча бернәрсә әйтә алмыйм.
Нурзәдә. Нишләп соң безгә килде бу чир, и, Аллакаем!
Әмирҗан. Ихлас әйтегез әле, сезнең ирегезгә хыянәт иткәнегез булдымы?
Нурзәдә. Юк. Сез нәрсә!
Әмирҗан. Аңлашылды. Алайса вирус сездән күчмәгәндер...
Нурзәдә. Йә Алла! Миндә дә СПИД табылса...
Әмирҗан. Дөресрәге ВИЧ, СПИД ул ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе.
Нурзәдә. Минем өчен алар бер нәрсә.
Талия. Сез, никтер, бу турыда бик җиңел фикер йөртәсез...
Нурзәдә. Чөнки миңа хәзер барыбер.
Талия. Нәрсә барыбер?
Нурзәдә. Хәниф артыннан китәчәкмен мин.
Талия. Алай димәгез. Кызыгыз, киявегез, оныгыгыз барлыгын онытмагыз.
Нурзәдә. Сезгә әйтүе җиңел... Ә миңа ничек яшәргә?
Әмирҗан. Иртәгә СПИД-үзәккә килегез. Каныгызны бирегез. Анализыгыз ничек булуга карамастан, психолог консультациясе кирәк.
Нурзәдә. Сөйләштеңме, сөйләшмәдеңме – Хәнифне теге дөньядан кире кайтарып булмый.
Әмирҗан (Нурзәдәнең күзләренә карый). Сезгә чынбарлык белән килешергә кирәк булачак. Башка юл юк.
Нурзәдә. Килешә алмыйм.
Талия. Минем янга иртәгә үк керегез.
Әмирҗан. Талия Әбраровна шактый тәҗрибәле психолог. Аның киңәшләренә колак салыгыз.
Нурзәдә (Талиягә карый). Психолог тылсымы гына җитәр дисезме?
Әмирҗан. Сезгә иң элек тынычланырга кирәк. (Түшәмгә карап ала.) Тагын бер нәрсә. Сез мөселман динендәме?
Нурзәдә. Әйе.
Әмирҗан (Талиягә карап әйтә). Талия Әбраровна, ханымны кабул иткән вакытка хәзрәтне чакырсагыз иде. Аның белән сөйләшү дә файдалы булыр дип уйлыйм.
Нурзәдә. Мин мулла белән сөйләшергә оялам.
Әмирҗан. Хәзрәт сезгә Алла сүзен җиткерер. Бу ситуациядә дин нәрсә эшләргә кушканын аңлатып бирер.
Нурзәдә (кулын күкрәгенә куеп).Үтенеп сорыйм, Хәнифнең ничек үлгәне турында беркемгә дә әйтмәгез. Балалар оялыр.
Әмирҗан (башын селки). Безнең әйтергә хакыбыз юк. Закон бик тә катгый бу мәсьәләдә. Нурзәдә. Яхшы. Иртәгә килермен сезгә.
Әмирҗан. Бик әйбәт. Кызыгызны чакырыгыз.

Нурзәдә Миләүшәне чакырып чыгара.

Миләүшә (елап беткән күзләрен уалый, борынын тарта). Әни, хәлең ничек?
Нурзәдә. Түзәрлек әлегә. Табибның сиңа әйтер сүзе бар.
Миләүшә. Тыңлыйм сезне, Әмирҗан Сәхапович.
Әмирҗан. Яшерен түгел, вирус әниегезгә дә күчәргә мөмкин.
Миләүшә (авызы ачылып китә). Әни? Син дәмени?!
Әмирҗан. Туктагыз. Сез мине тыңлап бетермәдегез. Башта әниегезгә анализ бирергә кирәк. Иртәгә аны безгә алып килерсез.
Миләүшә. Хәзер үк әйтә алмыйсызмыни?
Әмирҗан. Юк. Безнең практикада шундый очраклар да бар: иммунитеты көчле булган кешегә вирус бер контакттан гына йокмаска да мөмкин.
Миләүшә. И Аллам, шулай гына булса иде.
Нурзәдә (оялып). Нинди көчле иммунитет булсын инде бу яшькә җиткәч!
Әмирҗан. Өметсез шайтан, ди безнең халык.
Миләүшә. Өметләнергә кала инде.
Әмирҗан. Алайса иртәгәгә кадәр. (Әмирҗан белән Талия чыгып китә.)

Бүлмәдә моңсу булып кала. Бүлмә әкрен генә караңгылана.
Моңсу тынлык җыр белән алышына.

Ямьле көнне соры караңгылык җиңде –
Караңгыда йөрим адашып.
Очраталмыйм яктылыкны тирә якта,
Кая төбәлсә дә карашым.
Язмыш сынауларын кичә алмый
Нәүмиз булдым адашып,
Нәүмиз булдым ялгышып...

Бер ялгышым гомер хакларына төште.
Гомер кадерләрен белмәдем.
Сәбәп эзлим бу дөньяда яшәр өчен,
Газап белән уза көннәрем.
Язмыш сынауларын кичә алмый
Нәүмиз булдым адашып,
Нәүмиз булдым ялгышып...

Дүртенче күренеш

Бүлмә әкрен генә яктырыла.

Нурзәдә. Яшисем килми! (Стенадан үзенең портреты килеп төшә.)
Миләүшә. Ни сөйлисең син! Ташла ул сүзеңне. Безнең хәзер бердәнбер тар гына юлыбыз бар – сабырлык юлы. (Портретны күтәреп стенага элә.)
Нурзәдә. Янымда Хәниф булмагач, парын югалткан аккош кебек, саргаеп үләчәкмен мин.
Миләүшә. Үлмисең. Син берүзең генә түгел бит. Мин, Фәндүс, Гадел бар. Туганнар бар ләбаса!
Нурзәдә. Туганнар, дуслар, танышлар дисеңме?.. Аларның йөзе­нә ничек карарга кирәк?
Миләүшә. Элек ничек карасак, шулай караячакбыз.
Нурзәдә. Ояттан алар белән очрашмаска-күрешмәскәме?
Миләүшә. Очрашабыз. Тик әтинең ни сәбәпле үлгәнен беркем­гә әйтмәячәкбез. Безгә кеше ыша­нырлык миф уйлап табарга кирәк. (Уйлый.)
Нурзәдә. Туганнарны алдарбыз дисеңме? Әмма сер саклап һәм ялган сөйләп озак яшәп булмый. Якын кешеңне алдау – үзе хыянәткә тиң.
Миләүшә. Хыянәт дисеңме? (Кизүлек белән.) Ә язмыш авырлыгыннан куркып, безне ташлап теге дөньяга китү хыянәт түгелме?!
Нурзәдә. Әйтмә әтиең турында авыр сүз!
Миләүшә. Нәрсә-нәрсә, ә фикерең дөрес түгел, әни. Әтинең ни өчен асылынып үлгәнен кешеләргә әйт­сәң, күпләр безнең белән араны өзәчәк...
Нурзәдә. Юк. Мин ялганга бара алмыйм. Хәниф янына китеп котыл­сам, барыбызга да яхшы булыр...
Миләүшә. Әни дим! Тукта юләр сүз сөйләүдән! Кызган башка кылган гамәлең белән эшне тагын да катлауландырырга телисеңме әллә?!
Нурзәдә. Теләмим. Минем башка чарам юк.
Миләүшә. Гадел, ояттан качам дип, мәктәптә укуын ташласынмы? Мин эшемнән китимме? Фәндүс бизнесын япсынмы хәзер?
Нурзәдә. Сезнең бернинди гаебегез юк.
Миләүшә. Синең дә гаебең юк.
Нурзәдә. Бар!
Миләүшә. Нинди гаеп булсын синдә. Без бит сине япа-ялгыз кал­дырырга, синнән баш тартырга җыенмыйбыз. (Кызып китә.) Син әллә бөтен авырлыкны безнең күңелләргә өеп китеп барырга телисеңме?!
Нурзәдә. Кызым!..
Миләүшә. Нәрсә кызым?! Син безнең турыда да уйла әзрәк.
Нурзәдә. Әтиең белән бер-бере­гезне үлеп яраттыгыз. Хәзер син аны гаепле саныйсыңмы?
Миләүшә. Әти... Аның бу гамәле турында уйласам миемне көзән җыергандай була.
Нурзәдә. Ә миңа җиңел дип уйлыйсыңмы?
Миләүшә. Гаделгә җиңелме? Ул да яраткан бабасын югалтты.
Нурзәдә. И, балакай.
Миләүшә. Психикасына тәэсир итмәячәк дип әйтә аласыңмы? Сиңа мин кадерле булган кебек, мин дә үз балам өчен борчылам.
Нурзәдә. Сизәм, әтиеңә бик авыр булган. Шуңа күрә ул бауга тотынган...
Миләүшә. Бөтенебезгә дә авыр. Хәзер барыбыз да асылынып үликме?

Ишектә звонок. Миләүшә ишекне ача. Фәндүс керә һәм дәшмичә генә креслога барып утыра.

Миләүшә. Әтине күрдеңме?
Нурзәдә. Кияү, нишләп Хәнифне калдырып кайттың?
Фәндүс (тирән итеп тын ала). Бабайны моргка алып киттеләр. Дачада кеше булмагач, допросны озак алмадылар. Шалт-шолт фотога төшерделәр. Аннары, протокол төзеделәр дә, киттеләр.
Миләүшә. Бакча тулы милиция булгандыр.
Фәндүс. Әле монда да килерләр.
Нурзәдә. Хәнифне моргтан кайчан барып алырга була?
Фәндүс. Иртәгә. Безгә җирләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Кайчан, кайда?
Нурзәдә. Үзе теләгәнчә – авылда.
Миләүшә. Авылда ярамый. Асылынып үлгәнен беләчәкләр. Ни өчен үз-үзенә кул салганы халыкка ишетелергә мөмкин.
Нурзәдә. Беләчәкләр дип, әтиеңнең теләгенә каршы килеп булмый бит инде.
Миләүшә. Авыл зиратында ята­мы, шәһәрнекендәме, әтигә бары­бердер.
Нурзәдә. Барыбер түгел. Мәр­хүм­нең соңгы теләге үтәлергә тиеш.
Миләүшә. Үлем хикмәтенең оятын кайда куясың?
Нурзәдә. Әтиеңне авылга алып кайтып җирләмәү – үзе оят булачак.
Миләүшә. Алайса аны монда юып, ябык гробта алып кайтып күмәргә кирәк.
Нурзәдә. Безнең милләттә табутка салып күмү юк.
Фәндүс (сикереп торып, йод­рык­ларын төйнәп, калтыр-кол­тыр килеп кычкыра). Үтерәм хайванны!..
Миләүшә (тынычландыра, җилкәсеннән сыйпый). Тынычлан, Фәндүс! Кемгә ачуың кабарды?
Фәндүс. Проститутка! Мин моны болай гына калдырмыйм! Бабайга СПИДны ул йоктырган! Мин ул шалаваны җир астыннан булса да эзләп табам!
Миләүшә. Әти үзе тапкан аны. Үзе гаепле.
Фәндүс (Миләүшәгә аптырап карый). Миләүшә, син нәрсә сөйлисең?
Нурзәдә. Беркемне дә гаепләмәгез. Хәниф үлемендә бары тик мин гаепле.
Миләүшә. Җитте сиңа, әни!
Фәндүс (икесенә дә аптырап карый). Миләүшә... (Миләүшәгә карый.) Әби... (Нурзәдәгә карый.) Һич төшенмим, нигә тарткалашасыз сез?
Миләүшә. Белеп торыгыз, мин әти­не беркайчан гафу итмәячәкмен.
Фәндүс. Аның ситуациясендә күп кеше шулай итәр иде.
Миләүшә (Фәндүскә ябырыла). Син дә проституткалар белән чуаласыңмы әллә?!
Фәндүс. Кит сана! Нәрсә сөйлисең инде син!

Икенче бүлмәдән Гадел керә.

Миләүшә. Гадел, утыр әле. (Утыра.) Улым, хәтереңдә калдыр: бабаңны урамда машина бәреп киткән. Шуннан үлде ул. (Бөтенесе дә Милшәүшәгә аптырап карый.) Әйе. Кеше сораса, шулай диярсең.
Гадел. Әни, мин бабайның ничек һәм ни өчен үлгәнен беләм.
Миләүшә. Каян белдең?
Гадел. Сезнең врач белән сөйләшүегез ишетелеп торды.
Миләүшә. Алай икән.
Гадел. Мин хәзер бала-чага түгел – барысын да аңлыйм. Бабай бүгенге заман афәте корбаны. (Барысы да сүзсез калып, Гаделгә карап тора.) Безне мәктәптә ВИЧ-СПИД турында сөйләп тинтерәтеп бетерәләр. Олыларга да андый дәресләр кирәк икән...
Фәндүс. М-да...
Гадел. Бабай безне ташлап, котылды михнәтләрдән. Әби, син дә ташлап китмә инде. (Әбисе белән кочаклашалар.)

Бүлмә әкрен генә караңгыланып ала.

Бишенче күренеш

СПИДка каршы көрәш үзәге баш табибының кабинеты. Әмирҗан Сәхапович пациентлар кабул итә. Психолог та шунда өстәл артында утыра. Ишектән Нурзәдә керә.

Әмирҗан. Керегез-керегез, хәзрәт тә килеп җитәр хәзер.
Нурзәдә (психолог янына барып утыра). Сез кушканча, канымны биргән идем.
Әмирҗан (өстәленнән анализны эзли). Кая куйдым әле мин аны...
Талия (Нурзәдәгә). Хәзер. Бераз сабыр итегез...

Нурзәдә башта Талиягә, аннары Әмирҗанга карый.

Әмирҗан (тыныч тавыш белән). Ике тапкыр кан биргәнсез. Бик кызганыч, каныгызда ВИЧ-инфекция табылды.

Җан тетрәткеч тавыш яңгырый. Нурзәдә аңын югалтып егыла.

Әмирҗан. Нашатырка!..
Талия (алып бирә). Шул гына җитмәгән иде...
Нурзәдә (аңына килә). Минем яшисем килми.

Нурзәдәне урындыкка утырталар.

Әмирҗан (авызыннан тирән итеп тынын чыгара). Тынычланыгыз. Диагнозыгыз җитди булуга карамастан, яшим әле, диегез.
Талия (дәфтәр болгап Нурзәдәнең йөзенә җилләп ала). Әмирҗан Сәхапович белән тулысынча килешәм. Бу чир күп кешедә бар. Ләкин Сезгә аның белән көрәшергә өйрәнергә кирәк.
Нурзәдә. Мондый диагноз белән яшәмиләр.
Әмирҗан. Хәзер медицинада бу өлкәдә зур үзгәреш, алга китеш күзәтелә. Тиешенчә һәм вакытында дәвалану чараларын күрсәгез, әле озак еллар яшәрсез.
Нурзәдә. Ә ни өчен Хәниф яшәүдән баш тартты?

Нәбил хәзрәт керә.

Нәбил. Әссәләмегаләйкүм! (Барысы да аны сәламли. Урындыкка утыра. Дога кылалар.)
Әмирҗан. Хәзрәт, әйтегез әле, үзенә авыр вакытта кеше нәрсә эшләргә тиеш?
Нәбил. Аллаһка йөз белән борылырга һәм кичерүен сорарга, Аңардан ярдәм итүен сорарга кирәк.
Әмирҗан. Күпчелек кеше Алланы онытып яши, Алла аларны яратадыр дисезме?
Нәбил. Сәламәтме син, авырумы – аерма юк – Аллаһ барыбызны да тигез ярата.
Нурзәдә (авырлык белән). Яратса, ни өчен ул минем Хәнифемне яшәтмәде. (Әмирҗан белән Талия хәзрәтне игътибар белән тыңлап тора.)
Нәбил. Аллаһы Тәгаләне белмәгәнгә, иман китермәгәнгә шулай җәзалый Ул кешеләрне.
Әмирҗан. Сез хәзрәтнең сүзен дөрес аңлагыз, ул конкрет сезнең ирегез турыда түгел, ә гомумән әйтә.
Нурзәдә. Ни өчен Аллаһы Тәгалә Хәнифне шундый хәлгә калуга юл куйды. Ник мин шундый хәлдә калдым!.. Тигез ярата дидегез бит...
Нәбил. Күңел ярагыз зур, бик аңлыйм.
Нурзәдә. Минем беләсем килә, ни өчен Аллаһы Тәгалә иремне СПИДтан сакламаган?
Нәбил. Аллаһ ирегезнең нәфесен сынагандыр. Аллаһ күпләрне шулай сыный.
Нурзәдә. Сынаган... Мин гаепле барысы өчен!
Нәбил. Сабыр булыгыз. Сезгә хәзер Аллаһтан ярдәм сорап ялварырга кирәк.
Әмирҗан. Ә без үзебезнең яктан тиешле терапия чаралары белән ярдәм итәрбез.

Әмирҗан компьютерын кабызып җибәрә.

Әмирҗан (Нурзәдәгә карый). Хәзер сезгә амбулатор карточка ачабыз. Компьютерда да сезнең саулык һәм дәвалануыгыз процессы турында мәгълүмат булачак. Шуңа нигезләнеп препаратлар кайтартылачак.
Нурзәдә. Минем сәламәтлегем турыда башка кешеләр беләчәкмени?
Әмирҗан. Юк. Анонимлыкны саклау максатында сезгә номер биреләчәк. Исемегез беркайда да чагылмаячак.
Нурзәдә. Рәхмәт анысы өчен.
Әмирҗан. Сизмәдегезмени, исемегез буенча бер генә тапкыр да дәшмәдем. (Компьютерын баскалый.) Нәрсә булды соң бу компьютерга? Эшләми никтер. (Трубканы күтәрә.) Алло. Программист керсен әле монда. (Куя.)
Талия. Әмирҗан Сәхапович, без сезгә кирәк булмасак, ханым белән минем бүлмәгә узыйк. Сөйләшеп алыр идек.
Әмирҗан. Ярар. Барыгыз. Аннары керерсез. (Чыгып китәләр.)

Алтынчы күренеш

Хәбир керә.

Хәбир. Хәерле көн! (Кул биреп исәнләшәләр.)
Әмирҗан. Хәбир Атласович, компьютерым никтер эшләп китми. Әле кичә генә әйбәт эшләгән иде.
Хәбир. (Утыра. Компьютерны кабыза.) Кабынуын-кабынды.
Әмирҗан. Компьютер эшләмәсә баш бетте... Менә нинди заманда яшибез, хәзрәт.
Нәбил. Компьютер булгач, кәгазь эше кимиячәк, дигәннәр иде, кимемәде. Артты гына. Хәзер икесен дә эшләргә туры килә.
Әмирҗан. Медицинада кәгазь документация алып бармыйча булмый.
Нәбил. Шулай.
Хәбир. Менә бит. Вируслар компьютерыгызның системасын җимергән.
Әмирҗан. Вирус? Каян килеп?
Хәбир. Интернеттан кергәндер.
Әмирҗан. Кы-зы-ык... (Уйлана.) Кешегә дә бит вирус тирә яктан, яки контакт нәтиҗәсендә күчә. (Кинәт.) Туктагыз, минем компьютерда антивирус тора бит.
Хәбир. Торса соң. Сез антивирус базасын яңартмагансыздыр.
Әмирҗан (уйчан). Аны яңартырга кирәк идемени?
Хәбир. Әлбәттә. Интернетта вирус­лар яңарып тора. Алар яңарган саен антивирус базасы да яңартылырга тиеш.
Әмирҗан (аптырап). Да-а-а... Менә бит... үзем өчен ачыш ясадым хәзер. (Әкрен генә башын селки.) ВИЧка каршы нинди генә препарат уйлап чыгармасыннар, вирусны бетереп булмый. Чөнки вирус мутация нәтиҗәсендә бертуктаусыз үзгәреп тора. Компьютер белән интернет мөнәсәбәтендә дә шулай икән.
Нәбил. Вирусны бетереп булмыймыни?
Әмирҗан. Юк. Ул бит тирән – күзәнәк эчендә.
Хәбир. О-о-о, операцион систе­магыз «очкан» бит.
Әмирҗан. Нинди система соң ул?
Хәбир. «Windows» дип атала ул.
Әмирҗан. Әйе, ишеткәнем бар андый сүзне.
Нәбил. Безнең мәчет компью­терының да системасы очкан дигәннәр иде. Нәрсә соң ул оператив система?
Хәбир. Ничек аңлатыйм икән Сезгә, хәзрәт? (Бармакларын уалый-уалый уйланып тора.) Ә, менә нәрсә ул. Әйтик, компьютерның эчке дөньясы ул, ягъни компьютерның фикер сөреше тәртибе.
Нәбил. Алай икән.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Нәүмизләр - 2
  • Büleklär
  • Нәүмизләр - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4132
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1748
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәүмизләр - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2301
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1199
    42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.