Latin

Мүкләк Сыер Турында Диссертация

Süzlärneñ gomumi sanı 1350
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 902
28.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
39.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
(«Мөгезле эре һәм вак терлекчелек фәннәре докторы» дәрәҗәсен яклау өчен фәнни хезмәт)
ТЕМА: «Табигый ресурсларның бөтендөнья күләмендә кимүе аркасында терлек азыгына глобаль кытлык туу куркынычы шартларында Мүкләк токымлы мөгезле эре йорт хайваны организмында җитештерелгән газларның атмосферага уңай тәэсир итүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары»
Аспект 1. Фауна субъектының характеристикасы
Мүкләк. Фәнни атамасы «сыер» дигән җанвар затының мөгезсез токымы. Профессор Коровин-Быков үзенең «Пар тояклыларның татар милләтен үрчетүдәге роле» дигән фәнни хезмәтендә («Сыерстан» журналы, 1903 ел, №71) Мүкләкне сыерларга караганда күпкә аңлырак аерым төр түгелме икән дигән гипотеза ычкындырган. Әмма безнең хезмәттә, әлеге фараз инкарь ителеп, хайваннарның төрләре турында Дарвин теориясе нигез итеп алынды.
Сыерның бер токымы буларак Мүкләк – пар тояклы, куш мөгезле, имезүче йорт хайваны. Таш рәвешендәге тоз яларга ярата. Сабыр холыклы. Мүкләк белән җитәкчелек итү коралы – Чыбыркы. Ул терсәк буйлы агач сапка беркетелгән, очына җиде катлап ишкән ат кылы тагылган озын үрмә баудан гыйбарәт. Чыбыркы белән Көтүче дигән субъект идарә итә. Ул Мүкләкнең беренче дәрәҗәле дошманы, аракы, шәраб, брашка, әче бал, самогон, сыра, һич югында «Тройной» яки «Шипр» одеколоны кебек сыекчаларны көннең-көн саен чамасын белмичә куллану аркасында кешелек йөзен җуйган, күп очракта Шүрәле, Алкаш, Дивана кушаматына ия булган бичара бәндә. Икенче кан дошманы – Кигәвен атамалы, ике канатлылар отрядына керүче, кан суыручы оча торган паразитик бөҗәк. Аның аркасында Мүкләккә җәйге эссе көннәрдә, койрыкны таяктай тырпайтып, спортның «котырып йөгерү» дигән төре белән шөгыльләнгәләргә туры килгәли. Ә моның өчен чемпион кубогы яки приз, һич югында ярты чөгендер бирү урынына теге Шүрәле, Алкаш йә Дивана тарафыннан Чыбыркы белән сырт каезлану аркасында, Мүкләктә спортка карата мәхәббәт тә, ихтирам да формалаша алмаган.

Аспект 2. Субъектның тереклек итү шартлары
Мүкләкнең тереклек итү өлкәсе: татар кешеләре яшәгән төбәкләрдә болын, урман буйлары, каралты-кура, абзар, сарай, ихата, утар, җәйләү, кәнүшни, пает, мал ызбасы.
Мүкләкнең төп яшәү чыганагы – үлән (печән) дигән витаминлы субстанция. Рационга фураж, силос, сенаж, чөгендер, хәтта бәрәңге кебек сусыл компонентлар кертүне таләп итүче имгәкләр дә күбәеп китте. Хәзерге заманның сөт сатып череп баю турында хыялланучы агрофирма хуҗалары, әлбәттә, рационга бу төр продукцияне сыерларга тыгыдырып күбенгәнче ашату яклы, әмма теге исерек Шүрәле дә, савучылар да, башка терлекчеләр дә фермага кайткан азыкны үз өйләренә ташуны кулайрак күрәләр. Шулай да хәзерге агросәнәгатьтә прогресс сизелә – фәнни-техник прогресс нәтиҗәсендә составында витамин, аксым, углеводлар грам да булмаган коры салам 21 гасыр башыннан бирле терлек азыгы буларак кулланылмый башлады.
Урман буйлары һәм болыннар – Мүкләк өчен идеаль табигый шартлар. Әлбәттә, ябык пространство да (кура, абзар, ферма, ызан, кәнүшни, пает, мал ызбасы һәм башкалар) терлекне асрауда һәм аның нәтиҗәлелеген арттыруда мөһим роль уйный.

Аспект 3. Субъектның башка төр хайваннардан аермалы миссиясе
Сыерны татар иткә, сөткә, майга дип асрый, ягъни тамак ягын кайгырта. Әмма әлеге практик файдасыннан тыш Мүкләк асрауны тагын да рациональрәк итә торган һәм өстәмә игътибарга лаек тагын бер фактор бар. Ул – аның атмосферадагы тереклек өчен кирәк булган газлар күләменә уңай йогынтысы. Менә шул йогынтының ничек барлыкка килүен, газларның кайда, кайчан, нинди шартларда, күпме бүленеп чыгуын, атмосферадагы озон катламын ни дәрәҗәдә баетуын карап үтик.
Билгеле булганча, Мүкләк көндез туклана, төнлә күши. Күшәү процессында аның организмы бихисап газ бүлеп чыгара. Газ организмның корсак өлешендә кичке тугызлардан иртәнге бишләргә кадәр эчәклектә тупланып тора, шуннан соң атмосферага таратыла. Әйтергә кирәк, иссез, төссез, составының 99 процентын өч атомлы углерод молекулалары һәм хлороксидлы биоксид тәшкил иткән газ атмосфера өчен гадәттән тыш файдалы. Организмының мондый газны порцияләп бүлеп чыгарып торуы Мүкләкне башка төр хайваннардан аермалы итә.
Шәхси хуҗалыктагы каралтыда иртәнге сәгать бишләргә теоретик яктан караганда калырга мөмкин булган саф һаваның күләмен исәпләүләр якынча күрсәткәнчә, анда төн кунган малларның кичә көне буена ашаган һәм төн буена күшәгән үлән чәчәкләренең ис тыгызлыгы тәүлек буе эчелгән су массасы синусоидының тригоноометрик өченче дәрәҗәсенә тигез була һәм бу күрсәткеч абзардагы терлек башына геометрик прогрессия рәвешендә арта. Табигый продуктларның органик эшкәртелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлектән, әлеге газлар атмосфера белән ионосфера аралыгында кислород тыгызлыгының даимилеген тәэмин итеп кенә калмыйча, аны космостан килүче зарарлы нурлардан да саклыйлар.

Аспект 4. Күшәү процессында барлыкка килгән газларның нәтиҗәлелеген арттыру юллары
Күшәүнең ашказаны өчен файдасы теоретик яктан күптән расланган. Әмма әлеге процессны төптәнрәк синтезлы тикшерү шуны күрсәтте: ашалган һәм күшәлгән азык массасының Мүкләк авырлыгына карата чагыштырмасы сыйфатка бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Узган гасыр зоотехника фәне белгечләре, күп еллык халык тәҗрибәсеннән чыгып, сыер тәүлек буена үз массасының дүрттән бер өлеше кадәр азык ашарга тиеш, дип расладылар. Шул чакта гына ит продукциясе җитештерү максималь нәтиҗә бирә, янәсе. Бүген бу тәгълимат заман таләпләре нигезендә кире каралды, хәзер сыер массасының ризык күләменә карата чагыштырмасы 5:1 формуласы белән билгеләнә.
Ә күшәү процессында бүленеп чыгып, атмосферага гаҗәеп уңай тәэсир итә торган газларны ничек арттырырга соң?
Фәнни анализ һәм практик күзәтүләр күрсәткәнчә, мондый газларның күләмен арттыру максатында Мүкләкне төрле-төрле витаминнар белән шыплап тутыру да, шикәрле кишер суы эчертү дә, абзарны Париждан кайтартылган ароматизаторлар һәм Мүкләкнең үзен махсус парфюм белән даими исләндереп тору да көткән нәтиҗәләр бирмәде – газның составы барыбер үзгәрмәде. Бу эксперименталь гамәлләр гайре табигый факторларның күшәү сыйфатына тәэсир итмәвен күрсәтте.
Ә менә көндәлек тышкы факторларның бу процесска һәм продуктның сыйфатына йогынтысы шик тудырмый – монысы гипотеза түгел инде, ә расланган факт. Мөгезле эре мал буларак Мүкләкнең географик пространстводагы координаталарын үзгәртү (көтүгә куу) вакытында иҗтимагый җитлекмәгән, сәяси тотырыксыз электораль элементларның эшкәртелмәгән ярымфабрикат рәвешендәге, силуэты математик кәкере тәшкил иткән агач материалдан (тактадан) корылган җимерек бакча коймаларын – җиде сыер сыешлы ара калдырып, җирле үзидарә органының административ һәм көнкүреш-хуҗалык биналарын, «Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр һәм пикетлар уздыру хокукын тормышка ашыру шартларын тәэмин итү» турындагы законда каралганча, 50 метр радиуста читләтеп узмасаң – хайван географик һәм эчке ориентирларын югалта, күрәсең. Сөте сөт, ите ит, газы газ булмый аның – гайрәте кайта. Аннары куш мөгезле хайваннар төренә караган партояклы күшәүче эре терлекнең койрыгының иң очына кунарга ярата торган вак эктопаразитлар отрядына керүче бет (pediculus syerus) атамалы бөҗәк аркасында да Мүкләкнең аппетиты зәгыйфьләнергә мөмкин, чөнки бертуктаусыз кашыну организмның селкенүенә, шул рәвешле артык зур күләмдә энергия сарыф ителүгә китерә. Җитмәсә, корсак өлешендәге газлар да формалашып бетмәгән килеш ара-тирә тышка таралырга мөмкин.
Күшәү газының тыгызлыгына шулай ук басып яки ятып тору урынының характеристикасы да тәэсир итә. Нигезен химик матдәләр, мәсәлән, полипропилен (CH2-CH(CH3)) яисә синтетик каучук рәвешендәге углеводородлар кулланып вулканлаштырылган материаллар тәшкил иткән аска салгычлар (резин келәм, кирза итек сәләмәсе, ертык целлофан капчык һәм башка шуның ише химия), усак идәнгә җәелгән салам чыптар яисә мамыклы юрган кебек табигый түшәкләрдән аермалы буларак, Мүкләкнең ашау дәртенә (аппетитына) тискәре пропорциональ йогынты ясарга, аларда газларның исен даими ароматик дәрәҗәдә саклау теләген зәгыйфьләндерә һәм атмосферага таралучы молекулалар санын да кискен киметә.
Органик газларның исен дәүләт органнары контрольдә тота алмый, шуңа күрә түбәсе ябулы стационар корылмаларда Мүкләк тиресендә канатсыз вак паразит бөҗәкләрнең Көтүче Дивана рөхсәтеннән һәм санэпидемнадзор, республика баш ветеринария идарәсе, экологик прокуратура, федераль статистика хезмәтенең республика идарәсе санкциясеннән башка үрчүенә каршы тору максатында, ашказаны-эчәк системасындагы кан әйләнешен кальцерогенлы антибиомолекуляр мутациядән арындырырга һәм мөгезле эре терлекләрнең кичке рационында тыгыз этаноллы метилкарбанол (бер атомлы C2H5OH яки CH3-CH2-OH формулалы спирт, бер атомлы спиртларның гомологик рәт буйлап икенчесе, гадәти стандарт шартларда очучан, янучан, төссез, үтә күренмәле сыекча), яки сусыл азык өлешен катгый саклау таләп ителә.
Нәтиҗә. Табигый ресурсларның бөтендөнья күләмендә кимүе аркасында терлек азыгына глобаль кытлык туу куркынычы шартларында Мүкләк токымлы мөгезле эре йорт хайваны организмында җитештерелгән газларның атмосферага уңай тәэсир итүенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, технологик шартларны тайпылышсыз үтәгән хәлдә, түбәндәгеләрне башкару мәгъкуль:
1. Мүкләк сыерларны аерым токымлы мөгезле эре йорт хайваны итеп теркәргә һәм халыкара токымнар реестрына кертергә.
2. Мөгезле эре терлек асраучы һәр хуҗалыкка (теләсә нинди милек формасында: хосусый йорт, фермер хуҗалыгы, кооператив, агрофирма һ.б.) Мүкләк токымындагы маллар үрчетү өчен аерым шартлар тудырырга.
3. Мүкләк көтүләрен урман буйларында һәм болыннарда гына көтәргә, маллар яши торган һәр курада, абзарда, фермада, ызанда, кәнүшнидә, паетта, мал ызбасында, сарайда махсус лаборатория оештырырга.
4. Вак эктопаразитлар отрядына керүче бет (pediculus syerus) атамалы бөҗәкләрнең Мүкләк сыерлар яши һәм күши торган урыннарга 50 метрга кадәр якын килүен тыю максатыннан «Эбер-шебер мәлгуньнәрнең җәмгыятьтәге урынын билгеләү таләпләре турындагы» законның 278 статьясына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын әзерләргә.
5. Шүрәле, Алкаш, Дивана яки башка халыкчан бер кушаматка ия булган Көтүче дигән субъектларның профессиональ әзерлек дәрәҗәсен күтәрергә. Моның өчен аракы, шәраб, брашка, әче бал, самогон, сыра, шулай ук «Тройной» яки «Шипр» одеколоны кебек сыекчаларның сәламәтлеккә гадәттән тыш зыянлы булуы турында мәктәп укучылары, студентлар һәм эшче яшьләр белән әңгәмәләр уздырырга.
6. Мүкләкләрнең ашказаны-эчәк системасындагы кан әйләнешен кальцерогенлы антибиомолекуляр мутациядән арындыру һәм аларның кичке рационында тыгыз этаноллы метилкарбанолның оптималь пропорциясен билгеләү максатында диңгез биеклегеннән 72 метр биеклектә һәм экологик зарарлы индустриаль объектлардан кимендә 150 чакрым еркалыкта урнашкан эксперименталь мәйданчык булдырырга, аны фәнни кадрлар белән, җиһазлар, технологияләр белән тәэмин итәргә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.