Latin

Моңлы Чишмә - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 3828
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1887
33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(шигырьләр)
Минем күңелем моңнарында тирбәлергә теләп бу китапны кулына алган шигырь сөюче дустым! Миңа кушылып моңлансаң, сагышлансаң, әгәр синең өметләреңне аклаган булсам, мин бик бәхетле.
Көтмәгәндә, уйламаганда яза башлаган шигырьләремне бергә туплап, китап итеп бастырып чыгаруда ярдәм иткән барлык кешеләрнең үзләренә дә иң изге теләкләремне җиткерәм.
Рәхмәтемнең иң зурысы – яңа туган шигырьләремне беренче булып тыңлаучы, аңа бәя бирүче, мине тудырып, тәрбияләп үстергән газизләрдән газиз әниемә, туганнарыма, балаларыма, дусларыма, оныкларыма, хезмәттәшләремә.
«Шигырьләрең көй сорап тора, алар җырлар булып яңгырарга лаек», дип санап, шигъри тәлгәшләремне матур-матур моңлы көйләргә салган үзешчән композитор Рубис абый Зариповка ихлас рәхмәтлемен.
Иҗат юлымда очрап, иң якын киңәшчемә әверелгән, шигырьләремнең килешмәгән җирләрен килештереп, күңелемне төшермичә, үзенең җылы сүзләре белән канатландырып торган, кыскасы, бу китапны чыгаруда төп рольне башкарган шагыйрә Сирень Якуповага олы рәхмәт хисләрем барып ирешсеннәр иде дип телим.
Минем иҗат газапларымны һәм сөенечләремне бүлешкән, миңа һәрвакыт ышанычлы терәк булган, төн йокыларын калдырып, компьютер артында шигырьләремне битләргә салган улым Маратка да иң изге ниятләремне җиткерәм.
Һәм, әлбәттә инде, минем иҗат җимешләремне китап итеп бастыруда матди ярдәм күрсәткән Ижау шәһәрендә яшәп ятучы гаилә дусларыбыз Гөлнур белән Илдус Хәйруллиннарга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм.
Автор.

1 бүлек
Олы юл сукмагы
Олы юл күрсәтте Ходай,
Омтыл, диеп, син, шунда.
Киләчәгең матур булыр,
Чыксаң әгәр шул юлга.
Ашыкмыйча гына атла
Үзең тапкан сукмактан.
Күңелләргә иңсен җылы
Син кабызган учактан.
Әзерлә син көчләреңне
Зур юлларга чыгарга.
Шигырьләрең туып торсын
Җырлар итеп җырларга.
Бүген язган шигырьләрең –
Олы юлга сукмак ул.
Курыкма алга атларга,
Кыю да, көчле дә бул!
30.01.2008

Яшәргә яратам
Кышкы салкын ачы бураннарда
Кире кайтты ямьле җәйләрем.
Аҗагандай уйлар, хисләр уйный,
Әйтерсең лә гомер бәйрәмем.
Ярларына сыймый язгы ташу,
Минем хисләр ташу шикелле.
Күңелләргә сыймас хискәйләрем
Җырлар булып ага, түгелә.
Җырлап яшим мин бүгенге көндә,
Кайгы-шатлыкларым аңлатам.
Шундый рәхәт җирдә яшәүләре,
Мин яшәргә җирдә яратам.
31.01.2008

Гомер – бер мизгел
Тормыш куабыз дип кабаланып,
Сизми калдык еллар узганын.
Сизми калдык яшьлек узганын да,
Хисләр сүрелеп, төсләр уңганын.
Кай арада гомер үтеп киткән,
Өлгерми дә калдык яшәргә.
Ходай тагын яшәү бүләк итсә,
Белер идек анысы нишләргә.
Ләкин яшәү бары бер бирелә,
Гомер кыска – бары бер мизгел.
Яшик аны рәнҗү-үпкәләрсез,
Үкенмәслек булсын һәр мизгел.
15.12.2007

Агыла күңелем моңнары
(Җыр)
Рубис Зарипов көе
Күңелем моңнары агыла,
Агыла сагышым таратып.
Чишмәләр агышын тыңлыймын,
Тыңлыймын тавышын яратып.
Күңелем моңнары агыла,
Агыла сагышым җыр булып.
Чыңлыйлар йөрәгем кыллары
Чишмәләр тавышына кушылып.
Күңелем моңнары агыла,
Агыла җыр булып еракка.
Җырларым артыннан күңелем
Ашкына еракка-еракка.
19.02.2008

Бирче сабырлык
Ап-ак карлар яуган җир өстенә
Аклык, сафлык өстәп дөньяга.
Куанычлар, якты хисләр тоеп,
Их, яшисе иде hаман да!
Юк икән шул, алай була алмый,
Тормыш бит ул бик тә катлаулы.
Кыенлыклар аша килә бәхет,
Сынау икән һәрбер атлавы.
Сынау өчен бирелә бәхетләре,
Сынау өчен килә авырлык.
Сынмый үтәр өчен сынауларны,
Бер Ходаем, бирче сабырлык.
15.12.2007

Гомерем – көрәш кенә
Язмышымны тиңләп кыяларга,
Мин тырышам өскә менәргә.
Усал язмыш, миңа үчекләшеп,
Этә тора аска, түбәнгә.
«Тормыш» дигән көрәш мәйданында
Мин үземнең көчем сыныймын.
«Язмышыма буйсынамын», - дигәч,
Кире уйлап алга атлыймын.
Язмышыма буйсынмаска теләп,
Омтыламын янә кыяга.
Булса булсын гомерем көрәш кенә,
Тик узмасын бушка, заяга.
21.01.2008

Шаяру
Төнге тынлык. Кемдер әйтте:
«Каләм ал кулларыңа.
Уй-фикерең, хисләреңне
Яз кәгазь юлларына».
Менә шулай көтмәгәндә
Шигырь яза башладым.
Үземә дә ошап китте,
Бар эшемне ташладым.
Яздым, сыздым, бозгаладым
Нәкъ Тукайча булсын дип.
Укып күрсәттем язганны,
Мин шагыйрә булдым дип.
Кайсы әйтте:» Бар да юкка,
Җырламый шигырьләрең».
Кайсы әйтте: «Булдыргансың,
Бар төпле фикерләрең».
Мин аларның һәрбер сүзен
Күңелгә сала тордым.
Йөрәктәге хисләремне
Туктамый яза тордым.
Кемнәр ни генә дисә дә,
Килә һаман язасы.
Кулымдагы каләмкәем
Гүя йөрәк дәвасы.
15.01.2008

Кар бөртеге
Энҗе кебек ап-ак кар бөртеге
Бөтерелә җилгә кушылып.
Урамдагы кешеләргә дәшә:
«Уйныйк, әйдә, бергә, куышып!».
Күрегезче, диеп, биюемне
Бөтерелә талгын көйләргә.
«Матурлыгым күреп сокланыгыз,
Ашыкмагыз, зинһар, өйләргә».
Уйный-уйный оча кар бөртеге,
Әйтерсең ул ап-ак күбәләк.
Күбәләк дип кулларыңа алсаң,
Эреп юкка чыга, үпкәләп.
23.01.2008

Кар астында калган гөлләр
Ак җәймәдәй ап-ак карлар
Җир өстен каплап алган.
Күз камаша карап торсаң,
Беркем юк сокланмаган.
Карлар йомшак түшәк булып
Түшәлгән җир өстенә.
Яз көнендә җирне ямьләп
Тагын гөлләр үссенгә.
Сулар булып агар карлар
Яз көннәре җитүгә.
Җир өстенә чыгар гөлләр
Карлар эреп бетүгә.
Кар астында тыныч йоклый
Орлыклары гөлләрнең.
Карлар эрү белән ямьләр
Гөлләр җирнең өсләрен.
28.01.2008

Минем фәрештәләрем
Ходаема рәхмәт укыйм
Фәрештәләрем өчен.
Алар очар канатларым,
Аларда яшәү көчем.
Минем янда тора сакта
Изге фәрештәләрем.
Язмышым юлында алар
Олы ярдәмчеләрем.
Фәрештәкәйләрем мине
Һәрвакытта саклыйлар.
Ялгышлардан кисәтәләр,
Дошманнардан яклыйлар.
Уңай барсын эшләрем дип,
Сорыйм фәрештәләрдән.
Ярдәм кулларын сузалар,
Саклап яман эшләрдән.
Үзләре камил акыллы,
Үзләре сабыр, чыдам.
Аларның киңәшен тотсам,
Һәрвакыт җиңеп чыгам.
Фәрештәкәйләрем минем
Ходайдан иңгән илче.
Алар мине ташламасын,
Мин алар белән көчле.
29.01.2008

Бормалы язмыш юлларым
Борма-борма язмыш юлларыннан
Бирешмичә алга атлыймын.
Кайчагында кереп адашамын,
Чыгар юлым озак тапмыймын.
Кайчак язмыш ялган сукмак белән
Алып китә әллә кайларга.
Язмыш юлын үтәр юлдашны да
Кирәк икән белеп сайларга.
Борма-борма язмыш юлларыннан
Әле һаман алга атлыймын.
Йөрәгемдә булган яшәү дәртен
Сүндермичә, шөкер, саклыймын.
27.01.2008

Тәүге адым
Тәүге адым ясый нәни улым,
Буыннары ныгып җитмәгән.
Ике адым ясап туктап кала,
Курку хисе әле бетмәгән.
Ышанычы бик аз үз көченә,
Тәҗрибәсе әле юк аның.
Куркып кына атлый адымнарын,
Шулай башлый һәркем юл башын.
Мин үзем дә нәни улым төсле
Куркып торам адым ясарга –
Күңелемә тулган хисләремне
Матур җырлар итеп язарга.
02.02.2008

Салават күпере
Салават күпере күрдем күктә,
Бәхетемә аны юрадым.
Күпер өстендәге Зөһрә кызга
Җир кызыннан сәлам юлладым.
Көянтәсен аскан Зөһрә кызның
Чәчләренә йолдыз үрелгән.
Чиләгеннән, ахры, сылу кызның
Аллы-гөлле буяу түгелгән.
Шуңа инде әллә күпере дә
Янып тора күкне балкытып.
Без дә шулай яши алсак иде
Кеше күңелләрен яктыртып.
02.02.2008

Яратам каеннарны
Яратам каеннарның
Кул болгап калганнарын.
Җырлар җырлап, бәхет теләп,
Озата барганнарын.
Яратам каеннарның
Ак күлмәк кигәннәрен.
Яшь кәләш кебек елмаеп,
Каршыга килгәннәрен.
Яратам каеннарның
Иркә, назлы булганын.
Күңелләргә рәхәт биреп,
Җилләрдә шаулаганын.
Яратам каеннарның
Җил белән серләшкәнен.
Яшел яфракка төренеп,
Матурлык өләшкәнен.
Яратам каеннарның
Яз саен яшәргәнен.
Кояш нурына үрелеп,
Шатланып яшәгәнен.
06.02.2008

Сүндермик йөрәк утларын
(Җыр)
Рубис Зарипов көе
Гомеремнең язы үтмәгән,
Яшьлектәге хисләр сүнмәгән.
Күңелемдә хисләр яңара,
Әллә язмыш шулай шаяра.
Күңелемдә кабына хисләр,
Әйтерсең лә күктә йолдызлар.
Сүндермичә йөрәк утларын
Саклыйк әле, яшьлек дусларын.
Тормыш ялгышларын төзәтеп,
Яшик язмышларны үзгәртеп.
Курыкмыйча яшик картлыктан,
Торсын тормыш бары шатлыктан.
07.02.2008

Офыкларга атлыйм
Авырлыклар аша килә бәхет,
Hәр адымым - тормыш сынавы.
Үзәкләрем ныклы, көчле булсын,
Кирәк әле аның сынмавы.
Ташу сыймый елга ярларына,
Минем хисләр – күңел ярына.
Яшен яшьни хисләр давылында,
Чыгам янә тормыш явына.
Язмышымны башлыйм өр-яңадан
Тормыш дигән юллар чатыннан.
Зур корабтай үзем хис итәмен,
Чыгып киткән елга портыннан.
Кешеләргә җылы елмаямын,
Назлы сүзләр белән дәшәмен.
Куанамын яңа туган көнгә,
Нинди рәхәт җирдә яшәве!
Hәр яңа таң шатлык алып килә,
Шатлыклардан арта көчләрем.
Офыкларга атлыйм бәхет юллап,
Тик сүнмәсен якты хисләрем.
08.02.2008

Көрәш кыры
Дәфтәр алдым кулларыма,
Ачтым беренче битен.
Каләмемне уйга манып,
Яздым беренче сүзен.
Дәфтәр бите – көрәш кыры,
Каләмем – яу коралы.
Уйлар – батыр сугышчылар,
Бар да сафта тора әле.
Үзгәртер өчен язмышны
Көрәшкә чыгу кирәк.
Яңа сынаулар үтәргә
Нык, көчле булу кирәк.
08.02.2008

Утчәчәк
Кышкы суыкка карамый,
Гөлем аткан утчәчәк.
Уттай кызыл гөл чәчәге
Тора өемне ямьләп.
Урамда кыш, өемдә җәй,
Гөлләрем чәчәк ата.
Күңелкәем гөлләргә тиң,
Шат яшәргә ярата.
Гөлләр бүләк итәм сезгә
Кызылын сайлап кына.
Яшим әле бу дөньяда
Җырларым җырлап кына.
09.02.2008

Бәхет
Бәхет сүзе - ул бик зур төшенчә,
Hәркем аңлый аны үзенчә.
Шул бәхетен җирдә табар өчен
Йөгерә кеше ялын белмичә.
Кемдер уйлый олы бәхет дип,
Тулып торса hәркөн өстәлләр.
Кем өчендер бәхет – асыл ташлар,
Өстендәге затлы күлмәкләр.
Минем өчен бәхет – җирдә яшәү
Hәр көн күреп таңнар атканын.
Олы бәхет – күрү сабыеңның
Беренче кат тәпи басканын.
Олы бәхет – яшьлек хыялларым
Ашкан булса әгәр тормышка.
Аягымда басып калсам әгәр
Буйсынмыйча ачы язмышка.
Бәхетләргә тиңлим яшәвемне
Сөю хисе булса күңелдә,
Җылы хисләр, якты уйлар белән
Яши алсам әгәр мин җирдә.
09.02.2008

Уйна гармуныңны
Әйтегезче безнең гармунчыга
Сыздырып бер гармун уйнасын.
Чибәр кызлар ул уйнаган көйгә
Кушылып ла җырлар җырласын.
Өздереп лә уйна гармуныңны,
Безнең җырлар моңга бай алар.
Күңелемдә яңа җырлар туа,
Әйтерсең лә җанда гел язлар.
Уйна әле, куйма гармуныңны,
Күңелләр гел җырга туймасын.
Без җырлаган дәртле, матур җырлар
Галәмнәргә хәтта сыймасын.
09.02.2008

Язмышым сукмагы
Ап-ак карлар ак җәймәдәй
Җир өсләрен каплаган.
Әле беркемнең эзе юк,
Беркем сукмак салмаган.
Беренче булып басамын
Ап-ак кар өсләренә,
Тәүге кабат кагылгандай
Язмышым дәфтәренә.
Язмышымның яңа битен
Өр-яңадан башлыймын.
Белмим алда ниләр көтә –
Бик сак кына атлыймын.
Кыен да, рәхәт тә бару
Үземнең сукмагымнан.
Фәрештәләрем сакласын
Мине ялгыш адымнан.
12.02.2008

Канатлану
Мөлдерәмә тулы күңелемнән
Җырлар ага, моңнар түгелә.
Бәхет өчен килдек бу дөньяга,
Елар өчен генә түгел лә.
Җырлый күңелем басып сагышларым,
Офыкларга китә моңнарым.
Бәхетемә якыная барам,
Шатлык өстәп ата таңнарым.
Hәр яңа көн шатлык алып килә,
Канатлыдай үзем хис итәм.
Канатларда очам хыялыма,
Шуннан зуррак бәхет юк икән.
19.02.2008

Язмыш сынаулары
Үткәннәрем – язмыш сынаулары,
Hәрбер сынау – сират күпере.
Сынауларны үзең үтү кирәк,
Биргән Ходай шуңа гомерне.
Үткәннәрем өйрәтәләр мине
Авырлыкка түзә белергә.
Авырлыклар аша бәхет килә
Сабырлар hәм түземлеләргә.
Язмыш сынаулары өйрәтәләр
Сабырлыкка, чыдам булырга.
Егылгачтын янә торып басып,
Ахыргача алга барырга.
Язмыш сынаулары кирәк икән
Безнең җанның көчен сынарга.
Үзәкләрең ныклы булу кирәк
Сынауларда җиңеп чыгарга.
22.02.2008

Карлар елый
Җир өсләре суыклардан куркып,
Йомшак кардан юрган ябынган.
Юк, кар кызы җиргә гашыйк булып,
Кочагына җирнең сарылган.
Сөюләре шундый көчле ахры,
Оныткан ул язлар җитәсен.
Аның кебек җиргә гашыйк кояш
Җылы нурын күпләп сибәсен.
Кояш hәркөн җиргә якынлаша,
Мулрак сибә назлы нурларын.
Вакыт җитте диеп уятырга
Кар астында яткан кырларын.
Үксеп-үксеп елый энҗе карлар,
Үпкәсе зур җиргә-ярына.
Сөйгән яры аны аңламады,
Гашыйк булды кояш нурына.
Сөю утларында яна карлар,
Елый көндә түгеп күз яшен:
«Җирсез яшәү мөмкин түгел миңа,
Югалттым, - ди, - тормышым ямен.»
24.02.2008

Ак болытлар
Төркем-төркем булып ак болытлар
Агылалар дөнья читенә.
Үз илләрен ташлап китеп алар
Ниләр күрер икән чит җирдә?
Ак болытның берсе артка калган
Үзе агып барган төркемнән.
Каен башларына тотынган ул,
Китмим, диеп, туган илемнән.
Китәсе лә килми ак болытның
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тик көч җитми җилгә карышырга,
Калыр өчен туган илләрдә.
Ап-ак болыт ак яулыклар кебек
Җилфердидер искән җилләрдә.
Әйтерсең лә шулай хушлаша ул,
Рәхмәт әйтеп туган җирләргә.
24.02.2008

Ясаласы хата ясалган
Язмышымнан кайчак зарланамын
Үз ялгышым үзем күрмичә.
Ялгышларны аңлап булмый икән,
Язмыш сынауларын үтмичә.
Гомер кыясыннан аска карыйм,
Күпме еллар инде узылган.
Күпме хата, ялгышулар инде
Йөрәк ярам булып язылган.
Терсәк якын, ләкин мөмкин түгел
Үз терсәгең үзең тешләргә.
Шуңа хәзер инде тырышамын
Хаталарсыз гына яшәргә.
Ясаласы хата ясалган дим,
Хаталарны булмый төзәтеп.
Яши башлыйм әле бүгеннән мин
Үз-үземне генә үзгәртеп.
26.02.2008

Кар астында гөлләр үсәләр
Кояш җиргә җылы нурын сибә
Чәчәкләргә күмәм дип аны.
Кышның гына бирешәсе килми,
Яратмый ул чәчәкле язны.
Китәсе лә килми салкын кышның,
Әмер биргән усал җилләргә:
«Дәртле, матур язны туктатыгыз,
Уздырмагыз, - диеп, - түрләргә».
Туктатырга теләп ямьле язны
Салкын, усал җилләр исәләр.
Тик җилләргә исе китми язның –
Кар астында гөлләр үсәләр.
02.03.2008

Саксыз кагылмагыз күңелемә
Хисләр белән тулы күңелемә
Саксыз кагылмагыз, түгелер.
Күз яшьләре кебек күңелем моңы
Көмешләнеп җиргә сибелер.
Саксыз кагылмагыз йөрәгемә,
Ярасыннан әле кан тама.
Күңелемнән чыккан җыр-моңнарым
Булса иде җанга бер дәва.
5.03.2008

Хисләр яңара
Hавалардан яз исләре килә,
Барлык дөнья нурга күмелә.
Карлар безнең белән саубуллаша,
Күзләреннән яшьләр түгелә.
Җир дә әнә сала карлы тунын
Кояш нурын гөлләр күрсенгә.
Кояш нуры могҗизага ия,
Яңаралар хисләр күңелдә.
Күңелем дә яз гөленә ошап,
Кояш нурларына сарыша.
Җылы, якты хисләр кочагында
Яшәп калырга ул тырыша.
05.03.2008

Күңелем язга гашыйк
Күңелкәем ямьле язга гашыйк,
Назлы язны шашып яратам.
Язгы кояш битләремнән үбә,
Чәчләремне җилләр тарата.
Язгы кояш битләремнән үбеп,
Бәхет тели миңа көн саен.
Кояш бүләккәе – сипкелләрем
Сөю билгеләре мөгаен.
Язгы кояш якты нурлар сибә,
Шат яшәргә җирдә өйрәтә.
Нык булырга, бирешмәскә куша,
Омтыл, ди ул, яңа үрләргә.
Тып-тып итеп тама шаян тамчы,
Учларыма аны җыямын.
Битләремә чыккан сипкелләрдән
Кояш яратуын тоямын.
06.03.2008

Йолдызларга очам
Баскычлар юк күккә менәргә дип,
Тормадым ла бер дә аптырап.
Хыял канатларын җилпи-җилпи,
Очтым йолдызларга мин карап.
Йолдызлар да, җылы елмаешып,
Сузды миңа ярдәм кулларын.
Югарыга омтылуы рәхәт,
Могҗизадыр күктә hәр адым.
Очар канатларың талмасын дип,
Фәрештәләр тора янымда.
Ничек инде күккә омтылмыйсың
Шундый ярдәмчеләр барында.
Ярдәмчеләр булгач, курыкмыйча
Канатларым җилпим, дәртлерәк.
Йолдызларга очам хыялымда,
Яна төсле алар яктырак.
06.03.2208

Күңелләр чиста калсын
Кышның әле hич китәсе килми,
Өр-яңадан карлар яудыра.
Ак карларга төреп тирә-якны,
Истәлеккә аклык калдыра.
Ак тәңкәдәй йомшак карлар ява,
Күңелләргә сафлык бөркелә.
Ак күлмәген кигән кәләш төсле
Бөтен дөнья акка күмелә.
Ак карларга туры карый алмыйм,
Чагыладыр күзем алмасы.
Ак күңелем чиста килеш калсын,
Беркем аны таплый алмасын.
07.03.2008

Ялгыз юлчы
Ялгыз юлчы, чал чәчле бер юлчы
Туктап калган юллар чатында.
Язмышының бөтен ачылыгы
Йөзләрендә аның чагыла.
Көннәр буе озын юллар узган,
Киеменә тузан утырган.
Ял итәргә уйлап юл чатында
Нәни генә учак кабызган.
Учак кырындагы ялгыз юлчы
Уйлый ничек гомер узганын.
Озын-озын гомер елларында
Ниләр күргән, ниләр булганын.
Язмыш, ахры, булган мәрхәмәтсез,
Усал үги ана шикелле.
Уйларының очы-кырые юк,
Үткән-көткән юллар шикелле.
08.03.2008

Өйрәнү
Горур бөркет оя кора hәрчак
Иң очына биек кыяның.
Кошчыкларын шуннан очыра ул
Күрсеннәр дип ямен дөньяның.
Кошчыклар да аналары кебек,
Курку хисе гел ят аларга.
Аткан уктай атылалар аска
Күтәрелер өчен hавага.
Армас канатларын җилпи-җилпи,
Оча алар каршы җилләргә.
Тормыш сынауларын үтә-үтә,
Өйрәнәләр шулай җиңәргә.
15.03.2208

Сөю килер
Үткәннәрем искә төшкәч,
Әрнидер минем җаным.
Өмет итәм атар диеп,
Кояшлы алсу таңым.
Җыр булып яңгырар әле
Минем язган шигырьләр.
Тулыр шатлык белән күңел,
Үтәр сагыш-әрнүләр.
Минем олы бәхетемә
Бар җиһан шаһит булыр.
Үткәндәге хаталарым
Мине кисәтеп торыр.
Килер сөю, тулыр күңел
Яңа саф хисләр белән.
Калган гомерем узармын
Үземә тиң яр белән.
16.03.2008

Сөя белгәнемә куанам
(Җыр)
Рубис Зарипов көе
Онытырга телим бар үткәнне,
Онытырлык кына түгел лә.
Мөлдерәмә тулы сөю хисе
Йөрәгемнән ташып түгелә.
«Сөю үтә,»– диеп сөйләүчеләр
Юри генә сөйли, мөгаен.
Дөрли-дөрли яна сөю уты,
Ялкыннары арта көн саен.
Яшим шулай сөюләрдә янып,
Сөя белгәнемә куанып.
Арта барган сөю хисләремнән
Яшәр өчен якты көч алып.
19.03.2008

Язмыш ялгышын төзәт
Кышларның, күр, гел китәсе килми,
Өр-яңадан яуган ак карлар.
Табигать тә әйтәдер шикелле
Була диеп яңа язмалар.
Дәфтәр бите кебек ап-ак дөнья
Өр-яңадан яз, ди, язмышың.
Әйтерсең лә үрнәк күрсәтә ул,
Төзәт диеп язмыш ялгышын.
20.03.2008

Язны яратам
Яратам мин язгы җылы көндә
Тып-тып итеп тамчы тамганын.
Кояш бүләк иткән сипкелләрнең
Йөзләремне бизәп янганын.
Тырышамын, сыерчыклар килгәч,
Алар җырын отып калырга.
Дәртле җырлар җырлый-җырлый кошлар
Ашыгалар оя корырга.
Тирә-якта яшәү көче арта,
Бар табигать яши яшәреп.
Кешеләр дә яз сулышын тоеп,
Яши башлый янә дәртләнеп.
20.03.2008

Бәхетемне Ходай күпсенмәсен
Нәрсә булды миңа аңлый алмыйм,
Күңелкәем оча, ашкына.
Киләчәгем нидер вәгъдә итә,
«Сабыр ит, - ди, - бераз, аз гына...»
Иртән торып тәрәзәмне ачам,
Кояш нуры назлый йөземне.
Кояш нурларыннан көчләр алып,
Башлыймын мин яңа көнемне.
Сөенеп лә яшим дөньяларда,
Куанычым арта көн саен.
Кадерләрен беләм һәр көнемнең,
Рәхмәт укыйм сиңа, Ходаем.
Язмышыма рәхмәт әйтеп яшим,
Күңелемдә яңа җыр туа.
Бәхетемне Ходай күпсенмәсен –
Бар теләгем минем шул гына.
25.03.2008

Чәчкәсез гөл
Тәрәз төбен ямьләр диеп
Утырттым гөлләр.
Берсе бигрәк матур инде,
Сокланмас кемнәр.
Һәркөн иртән гөлкәемә
Сулар сибәмен.
Үскәч чәчкә атар диеп
Өмет итәмен.
Бөреләр җибәрде гөлем,
Мине аңлады.
Тик нигәдер бер сәбәпсез
Кибә башлады.
Нидер булды гөлкәемә,
Әллә күз тиде.
Көтмәгәндә әллә нидән
Сулды, өзелде.
Һәркөн торып гөлкәемә
Сулар сибәмен.
Бәлки әле терелер дип,
Өмет итәмен.
Чәчкәсез калган гөл кебек
Минем күңел дә.
Сөеп назлар кешем юкка
Ачылмый бер дә.
Уяналар барлык гөлләр
Кояш булганда.
Җырлый күңел йөрәгемә
Сөю тулганда.
25.03.2008


Илһам көтеп яшәгәндә
Илһамга бер ияләшкәч,
Ансыз бик кыен икән.
Дөньям төрле төстә иде,
Ансыз гел соры икән.
Бу арада ялгызым мин,
Илһамсыз үтә көнем.
Бик ямансу кичләрем дә,
Һич йоклап булмый төнен.
Илһам килер диеп көтәм,
Ул никтер качып йөри.
Әллә инде ялындыра,
Әллә сагынуым сизми?
Сагынып көтәм илһамны,
Дәфтәр-каләмем әзер.
Җырсыз- моңсыз, шигырьләрсез
Яши алмыйм мин хәзер.
29.03.2008

Миләш
Салкыннардан куркып барлык дөнья
Кигән чакта кардан туннарын,
Миләш тәлгәшләре учлап чәчте
Үзе җыйган кояш нурларын.
Җәйнең матурлыгын җыйган миләш,
Кояш нурларыннан наз алган.
Кызылтүшләр килгәч, оялудан
Бит очлары янып кызарган.
Алсу алма кебек кызылтүшләр
Бизәгәннәр миләш агачын.
Кышкы салкыннарда бәйрәм ясап,
Сыйлый миләш якын дусларын.
04.04.2008

Көзләрдә дә була якты көннәр
Гел син диеп саташуларымның
Җиттем ахры соңгы чигенә.
Сине уйлап йөрүләрдән туеп,
Җитәр, дидем, бүген үземә.
Сине генә уйлап йөреп, иркәм,
Сизмәгәнмен еллар үткәнен.
Җәйләремнең үтеп, гомеремнең
Көзләренә килеп җиткәнем.
Көзләрдә дә була якты көннәр,
Көтәм әле шул көн килгәнен.
Гомер көзендә дә йөрәгемнең:
«Яратам!» – дип шашып типкәнен.
10.04.2008

Кояш җылысы
Кышкы салкыннардан туйган җиргә
Кояш сибә мулдан нурларын.
Назлы кояш ашкынып ла көтә
Бакчаларда гөлләр шытканын.
Түземсезлек белән язны көткән
Бәбкә үлән төрткән борынын.
Гаҗәпләнеп күзәтә ул хәзер
Җир өстендә ниләр барлыгын.
Койма буендагы шук кычыткан
Күзен кыса яшел үләнгә.
«Гадәтемне яхшы беләсең, - ди, -
Күзең салма миннән бүтәнгә».
Яшь үләнгә бар нәрсә дә кызык,
Ишетми ул аның сүзләрен.
Кояш нурларында иркәләнә,
Ала алмый аннан күзләрен.
13.04.2008

Гомер алкышы
Кар-буранлы салкын кыш алдыннан
Була көзнең сихри көннәре.
Үзе якты, үзе сагыш-моңлы,
Уятучы җылы хисләрне.
Ничек шулай җылы, йомшак итеп
Җаннарыма үтеп кердең, көз?
Кабатланмас инде диеп йөргән
Хисләр ялкынына төрдең, көз!
Янам хәзер шушы ялкыннарда,
Моннан рәхәт халәт юк сыман.
Күңел йөри яшьлек моңын көйләп,
Яшьлектәге назны юксынам.
Яшь чактагы кебек йөрим очып
Карт көнемдә - нинди юләрлек!
Шул халәтнең һәрбер мизгеленә
Ярты гомер белән түләрлек.
18.04.2008

Күңелемдә хисләр уйныйлар
Гомеремнең көзе җитте диеп,
Йөргән чакта күңелем борчылып,
Күңелемә тулды сихри хисләр,
Җәйләремә кайттым борылып.
Уйнаклаган шаян дулкыннар күк
Күңелемдә хисләр уйныйлар.
Төнге йокыларым йокламыйча
Төрле татлы уйлар уйлыймын.
Шундый хисләр кичерә алуыма
Йөрим үз-үземә сокланып.
Һәр минуты өчен шул халәтнең
Яшим бүген чиксез куанып.
19.04.2008

Дөнья ямьле, төрле төстә икән
Дөнья ямьле, төрле төстә икән,
Мин йөргәнмен кара киенеп.
Һәр мизгелне тоям мин яңача,
Шуңа, шөкер, яшим сөенеп.
Гел кояшлы, якты икән көннәр,
Мин күргәнмен бары яңгырын.
Кояш кебек инде елмаямын,
Мәхәббәттә - бөтен барлыгым.
Яхшылыклар күбрәк икән җирдә,
Мин күргәнмен никтер начарын.
Кара төсләр минем төсләр түгел,
Ак хисләргә төренеп яшәрмен,
Якты уйлар уйлап яшәрмен!
21.04.2008

Бар дөньяга гашыйкмын
Яшим әле дөнья куа-куа,
Картаерга бер дә ашыкмыйм.
Яшәү тәмен яңа татыдым ич,
Бу дөньяга үлеп гашыйк мин.
Бар тирә-як төрелгән күк нурга,
Шыткан үләнгә дә куанам.
Кычытканнар кулларымны чакса,
«Шифасы бар», - диеп юанам.
Җиргә басам, җайлап, йомшак кына,
Үләннәре шиңә күрмәсен.
Гөлләр үссен гөрләп тирә-якта,
Тик күзләрем генә тимәсен,
Яшәү яме мәңге сүнмәсен.
22.04.2008

Йөрәгемне ачам шатлыкларга
Ничекләр яшәдем икән лә мин,
Гел сагышлы гына уй белән?
Ничә еллар бушка әрәм үткән,
Үзем хәзер шуңа үкенәм.
Тормыш ямен, матурлыгын күрми
Ел артыннан еллар үткәннәр.
Күңелдәге сагышлардан туеп,
Шатлыклар да, ахры, киткәннәр.
Сагыш-моңда үткән көннәр өчен
Ашыгамын шатлык җыярга.
Йөрәгемне ачам бу дөньяга
Сөю бәхетләрен тоярга.
23.04.2008

Җилләр куа салкын кышларга
Язларымда калам диеп йөрдем,
Алар бик тиз шаулап уздылар.
Җәйләремдә инде калам дидем –
Чәчәкләре, ай, тиз сулдылар.
Көзләремдә калам диеп уйлыйм,
Калып булмас, ахры, монда да.
Гомеремнең алтын, ялкын чагы
Бер югалыр кереп кышларга...
23.04.2008

Шатлыкларда яшәү рәхәт
Кояш кебек якты, җылы хисләр
Тибрәтәлр күңел кылларын.
Кояш кебек өләшәсем килә
Хисләремнең якты нурларын.
Күңелемә тулган бар җылыны
Кешеләргә килә бирәсем.
Тирә-якны якты, матур итеп,
Шатлык итеп килә күрәсем.
Үзем тойган шушы якты хисне
Башкалар да тойсын дип телим.
Шатлыкларда яшәү рәхәтлеген
Башкалар да белсен иде дим.
Шатлыкларда яшәү рәхәтлеген
Мин үзем дә яңа татыдым.
Йөрәгемне ачкач шатлыкларга,
Кояш кебек янә балкыдым.
01.05.2008

Розалар нигә елый
Роза гөле нигә елый бүген,
Күз яшьләре нигә таҗларда?
Чәчәкләре сулып калган аның,
Кем өчен ул елый таңнарда?
Энҗе бөртегедәй күз яшьләре
Кояш нурларында ялтырый.
Алсу таңда роза чәчәкләре
Сандугачын көтеп зар елый.
Сандугачкай быел ни өчендер
Башка гөлгә корган оясын.
Уйламаган роза гөлләренең
Аның өчен көеп-суласын.
Роза гөле елый-елый көтә
Чын күңелдән сөйгән кошчыгын.
Роза гына түгел, мин дә көтәм
Алсу таңның дәртле җырчысын.
07.05.2008

Мәхәббәтсез яшәп булмый
Күптән инде тынычланган идем,
Үтте диеп яну-көюләр.
Күңелләргә язлар кайта икән,
Кайтса әгәр кайнар сөюләр.
Җирдә тормыш дәвам итә икән
Кояш көн дә нурын сипкәндә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый икән
Йөрәккәең әле типкәндә.
Күңелләрне яулап алган хисләр
Тирә-якка шатлык сибәләр.
Күзләрем дә очкынлана башлый
Җилләр мине назлап үтсәләр.
Көннәр буе җырлар җырлап йөрим,
Кояш нурларында коенып.
Шатлыкларым эчләремә сыймый
Сез булганга җирдә сөенеп.
Сөю-шатлыкларда гына яшәү
Шундый рәхәт, шундый күңелле.
Йөрәгемә тулган сөю-назлар
Яшәртәдер минем күңелне.
08.05.2008

Ходай бүләге
Сынау арты сынау үткән чакта
Чыдам булуымны теләдем.
Ходаема рәхмәтемне әйтәм
Ныклы булган өчен үзәгем.
Авырлыклар каршы очраганда
Сабыр булуымны теләдем.
Авырлыклар артта кала барды,
Кабул булды hәрбер теләгем.
Иңнәремне язмыш баскан чакта
Көчле булуымны теләдем.
Шуңа ахры гомер юлларында
Көчсезләрне үзем терәдем.
Барсы өчен мең-мең рәхмәт әйтеп,
Бәхет бирүләрен теләдем.
Сөю бәхетен бирде Ходай миңа,
Кабул иттем аның бүләген.
11.05.2008

Яшим яңача
Бүгенгедән кичәге көн эзләп
Вакытларны юкка уздырмыйк.
Ул көн үтте инде, моңы калды
Йөрәкләрне генә өздереп.
Кичәге көн гел башкача иде,
Сагыш - моңы аның үзгә иде.
Бүгенге көн туа өр-яңадан,
Җырының да яңа бизәге.
Мин дә бүген гел икенче кеше,
Күп нәрсәгә карыйм башкача.
Кылган ялгышларым истә тотып,
Алга атлыйм, яшим яңача.
14.05.2008
Хыялларым белән бүген яшим,
Өметләрем минем бик зурдан.
Җирдә калсын иде якты эзем,
Калган кебек нурлар йолдыздан.
II-БҮЛЕК

Йөрәк моңнары
Табигать балалары барыбыз да,
Барыбыз да аннан чыкканбыз.
Ямьләндереп бөтен тирә-якны
Яшәр өчен җиргә туганбыз.
Хыялларым белән бүген яшим,
Өметләрем минем бик зурдан.
Җирдә калсын иде якты эзем,
Калган кебек нурлар йолдыздан.
Күңелкәем минем җырлар яза,
Йөрәгемнән чыга моңнары.
Йөрәгемнән чыккан җырым тыңлап,
Тибрәнсеннәр күңел кыллары.
13.02.2008

Яратам туган ягым
Матур-матур бизәкләрдән торган
Тирә-ягым күреп сокланам.
Сокландыргыч матур безнең яклар,
Монда туганыма куанам.
Килә һәр үләнгә сәлам биреп,
Яфракларын сыйпап узасы.
Чәчәкләрен кочагыма алып,
Шушы хакта җырлар сузасы.
Җир өсләрен бизи урман-күлләр,
Мәтрүшкәле җиләк аланы.
Хуш ис бөрки гөләп куаклары,
Җанга якын ачы баланы.
Дөнья матурлыгын күрер өчен
Кирәк түгел миңа чит илләр.
Күңелемә якын туган ягым,
Туган җирдә үскән ал гөлләр.
Алсу гөлне кочагыма алып,
Туган җирем, сине уйладым.
Туган ягым, матурлыгың күреп,
Юк, туймадым әле, туймадым!
01.02.2008

Зөбәер чишмәләре
Безнең авылның таулары
Урал тау итәкләре.
Тау-ташларны ярып чыга
Салкын су чишмәләре.
Сулары салкын, шифалы,
Йөрәк януын баса.
Килгән-киткән, үткән-сүткән
Бар да чишмәгә бара.
Чишмә суларын эчкәннәр
Рәхәтләнеп калалар.
Уйный-көлә шаяралар,
Әйтерсең яшь балалар.
Онытыла борчылулар,
Онытыла сагышлар.
Чишмә суы белән бергә
Кайта бәхет-шатлыклар.
Менә шундый хикмәтле ул
Безнең як чишмәләре,
Яшьлекне кире кайтара
Торган ак чишмәләре.
Читкә китсәм, сагынып кайтам
Авылым чишмәләрен,
Тәмле сулы, челтер моңлы
Зөбәер чишмәләрен.
06.02.2008

Кендегем җиргә бәйләнгән
Күңелем чиксез галәмнәргә менә
Кояш нурларына тотынып.
Хыялымда очам галәм буйлап
Барлык дөньяларым онытып.
Бәллүр бишегендә галәмнәрнең
Тирбәлгәч тә, кайтам әйләнеп.
Җирсез кыен икән, яралгачтын
Кендек белән җиргә бәйләнеп.
Җиргә кайтам өзелеп яратканга
Елгаларын, урман-күлләрен.
Кояш нурларына үрелеп үскән
Алсу йөзле, назлы гөлләрен.
Түземсезлек белән көтеп алам
Алсу кояш иртән чыкканын.
Аның җылы якты нурларыннан
Бар дөньяның нурга чумганын.
Мин дә чумам кояш нурларына,
Бар халәтем яши яңарып.
Кояштан яшәргә өйрәнәмен
Бар дөньяны тигез яратып.
03.04.2008

Җаным яши туган якларда
(Җыр)
Рубис Зарипов көе
Җилләренә каршы торалмадым,
Алып китте язмыш бөтереп.
Чит җирләрдә яшим, җаным елый
Туган ягым искә төшереп.
Язмышыма шулай язылганмы,
Чит җирләрдә яшим ямь тапмый.
Һавасы ят, эчкән суларым да
Ни өчендер, җаныма ятмый.
Кайтып күрер идем туган ягым
Иңнәремдә булса канатлар.
Йөрәгемне җылытырлар кебек
Туган якта яуган ак карлар.
Төшләремә кереп уяталар
Хуш исләре яшел аланның.
Бернигә дә булмый алыштырып
Туган якның ачы баланын.
Төшләремдә генә күрәм хәзер
Туган якның алсу гөлләрен.
Кайтып сыйпар идем балачакның
Тузаннарда калган эзләрен.
Урар идем яшьлек ярым белән
Тугайларны алсу таңнарда.
Тәнем генә яши чит җирләрдә,
Җаным минем туган якларда.
15.04.2008

Мин яратам җирдә яшәүләрне
Мин яратам җирдә яшәүләрне
Көн дә күреп кояш яктысын.
Яланаяк чирәмнәргә басып,
Тоям җирнең күкрәк җылысын.
Яратамын җирнең бар барлыгын:
Күккә ашкан биек тауларын,
Еракларга киткәч сагындырган
Урманнарын, чишмә-суларын.
Яратуым көчле туган җирне,
Hаваларын сулап туя алмыйм.
Битләремнән җилләр сыйпаганда
Әнкәемнең кулын тоям мин.
25.04.2008

Җирдә яшәү үзе бәхет
Җирдә яшәүләре үзе бәхет,
Кадерләрен генә белмибез.
Байлыкларны зур бәхеткә санап,
Байлык арты байлык эзлибез.
Киң кырларга чыгам рәхәтләнеп,
Күкрәк тутырып hава суларга.
Газиз туган туфрак исен тоям,
Яшәү көчем арта шуңарга.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Моңлы Чишмә - 2
  • Büleklär
  • Моңлы Чишмә - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3828
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1887
    33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Моңлы Чишмә - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2365
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1283
    35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.