Latin

Мена Сиңа...

Süzlärneñ gomumi sanı 480
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 333
52.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Заһир иртән башы чатнап авыртуга түзә алмыйча уянып китте дә, янәшәсендә адәм дисәң, адәм түгел, тузгак башлы бер зат күреп, бермәл аптырап калды. Нужәли күп эчеп, «белогорячка» башланган инде, дип уйлады ул. Андый чакта күз алдына «чертик»лар күренә икән, дигәнне шешәдәшләреннән ишеткәләгәне бар иде аның. Шулчак, әлеге «чертик» телгә килде дә:
- Нәрсә, җанкисәк, башың бик авыртамы?- диде.
Заһир шунда гына моның түбәноч Яппар хатынының уйнаштан туган төпчек кызы Хәбирә икәнлеген аңлап алды. Кәкре аяклы, кылый күзле бу кыз кияү күрмичә утызны тутырып килә иде инде.
Заһир башы авыртуын да онытып сикереп торды:
- Син нәрсә, - дип бакырды ул кызга.- Нинди җанкисәк булыйм мин сиңа?
Ләкин Хәбирәнең бу сүзләргә кылы да селкенмәде.
- Оныттыңдамыни? Иртәгә үк өйләнәм, дип минем янда кунып калган идең...
- Кит аннан, иблис, өйләнгән ди әнә. Гәүдәң гәүдә булса иде...
- Кичә бик фигурный идем бит. Селәгәеңне агызып, синнән дә фигурныйрак кыз дөнья йөзендә юк, дип, кич буе минем тирәдә бөтерелдең...
Заһир «бр-р-р», дип башын селеккәләп кичәге төнне - Яңа ел төнен искә төшерергә тырышты. Тик Күркә Хәсәннәрнең морҗа башында чыжлап утырган әче балын авыз иткәннән соң, Кәбирләргә барып, янә 200 грамм самогон каплаганын гына хәтерли алды. Шуннан соңгылары томанда.
Күңеле белән шуларны уйласа да, теле белән:
- Җүләр идем мин, сине - атаң балта белән юнып әмәлләгән нәрсәне фигурный дип торырга,- дип әйтеп салды.
Бу минутларда дөньяда аның өчен Яппарның шушы кызыннан да сөйкемсезрәк зат юк иде.
- Нәрсә, бу нәзек билләрең белән сиңа спортсменка гына буласы бар, дип әйтүче дә син түгелме?
Заһир тагын уйга батты. Озак кына шулай утыргач, Кәбирләрдән соң каладан кайткан классташы Сәләхи белән икесенә, тышындагы исемен дә укып булмаслык итеп чит телчә язылган «заграничный» ярты бөкләгәннәрен исенә төшерә алды ул. Әйе, әйе, аннан соң? Аннан соң Кәтүк Хәйри, мунчасына алып кереп, узган җәйдә печән өешкәнең өчен булыр дип, бер чүмеч самогон салып биргәние бугай?..
Заһирның күзе Хәбирәнең халаты аша бүлтәеп торган юан корсагына төште. Моны да нечкә билле итеп күргәч, аз эчелмәгән, күрәсең...
- Күкрәкләрең дә өлгергән әфлисуннар кебек, дип кул озайтучы да син түгелме?- дип шыңшыды Хәбирә.
Да-а, өшеп мәлҗерәйгән кавын белән әфлисунны бутагач, бакчачы чыкмаячак миннән, дип уйлады Заһир чыраен сытып. Аракы җитәрлек булса, ирләр күзенә маймыл да фәрештә булып күренә, дигәннәре хактыр. Күп эчелгәндер, мөгаен. Тукта, тукта, Сәләхидән Кәтүк Хәйриенең мунчасына кергәнче, Маратларның лапас артында илле грамм техник спирт та җиффәргән иде бит әле. Аннан соң Сәйфи белән икесенә бер флакон адикалун чөмерделәр...
- Күзләремә Кар кызы булып күренәсең, дип кулларымны да үптең хәтта,- дип мышкылдады Хәбирә.
- Нәрсә шулай күп эчтем микәнни?
- Алай күп тә эчмәгән идең шикелле. Безгә кергәч, бик ялынып сорагач, бер шешә кызыл гына биргән идем,- дип елый ук башлады Хәбирә.
Күр инде, малай, ә, Хәбирә булып Хәбирә күземә Кар кызы булып күренә башлагач, аз эчелмәгән инде. Ну, шул соңгы бер шешә «кызыл» мәлҗерәткән бит. Менә сиңа мә, болай булса, өйләндереп тә куюлары бар...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.