Latin

Мәзәкләре - Хуҗа Насретдин - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4292
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1792
36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
***
Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә
керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес
язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым
җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр
иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан соң хан Хуҗа Нас-
ретдинны салым җыючы итеп билгеләгән.
Беркадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм:
«Исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен»,— дип әмер биргән.
Хуҗаның исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына
итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч,
ханның бик ачуы килгән:
— Син нәрсәгә язгансың! Безнең илдә кәгазь юкмыни? —
дип кычкырган.
— Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм
миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым.
Бәхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың
кебек, кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны
алдан ук күреп килдем,— дигән Хуҗа.

***
Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар.
Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан.
Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында
әйткән. Тимер моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.
Хуҗа атарга теләмәсә дә, патша кушкач, җәясен тартып
укны атып җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын
күргәч, Хуҗа: «Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган
иде»,— дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә
киткән. Бу юлы Хуҗа: «Кала башлыгы менә шушылай ата
торган иде»,— дигән.
Өченче ук, көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул,
масаеп: «Хуҗа абзагыз менә шушылай ата»,— дигән.

***
Хан Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар өчен:
— Хәзер үк асыгыз! — дип боерган.
Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып килгәннәр. Хуҗа
бер сүз дә дәшмәгән.
— Синең соңгы минутларың җитте. Актык сүзеңне әйтеп
кал,— дигән хан.
— Актык сүзем юк. Бик кечкенә генә бер үтенечем бар.
— Нинди үтенеч?— дигән хан.
— Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән
ассыннар,— дигән Хуҗа.

***
Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе
булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып хезмәтчегә кү-
тәрткәннәр.
— Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле.
Ул җилкәсендә бер ишәк йөген күтәреп йөртә,— дигән вәзир.
Хуҗа исә:
— Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк
йөген* күтәреп йөртә,— дигән.

***
Патша, гадәтенчә, ауга чыкканда Хуҗа Насретдинны да
чакырткан. Аучылык башлыгы Хуҗага дошман булган икән.
Шуңа күрә ул Хуҗага бик начар ат калдырган.

***
Бу юлы ау бик уңышлы булып чыккан. Бик күп кыр
кәҗәләре, чүл бүреләре, төлкеләр, бурсыклар тотылган. Менә
шатланышып кайтып килгәндә, көтмәгәндә, кара болыт чыгып,
бик каты яңгыр ява башлаган. Патша һәм аның вәзирләре,
хезмәткәрләре яхшы-яхшы атларга атланган булсалар да, кай-
тып җиткәнче чыланып беткәннәр. Ә иң артта калган Хуҗа
Насретдин, яңгыр ява башлагач та, өстендәге барлык кием-
нәрен, чишенеп, бик әйбәтләп төргән дә астына салып утырган.
Хуҗаның киемнәренә бер тамчы да су тимәгән. Атны илтә
килгәч, аучылык башлыгы, Хуҗа өстендәге киемнәрнең
корылыгын күреп:
— Йә Хуҗа, нигә синең өстеңдәге киемнәр коп-коры,
ә безнең киемнәребез чыланып бетте,— дигәч, Хуҗа аучылык
башлыгына:
***
— Миңа атның бик яхшысы туры килгән. Сез күрмичә дә
калдыгыз, җил-давыл вакытында мин сезне узып киттем дә,
каты яңгыр ява башлаганчы, өемә кайтып җиттем. Шуңа күрә
минем киемнәрем чыланмыйча калдылар,— дигән.
Икенче тапкыр ауга чыкканда, аучылар башлыгы, Хуҗа-
ның сүзләрен хәтердә тотып, Хуҗа атланган атка үзе атланып
чыккан. Ауның уңышсыз булуы өстенә, яңгыр да ява башла-
ган. Начар ат белән иң артта калган аучылар башлыгы каты
яңгыр астында калган һәм, суга төшкән чебеш шикелле, бик
нык чыланган.
***
Патша Хуҗага:
— Менә шушы атка атланып, ияреңнән төшмичә генә
вәзирне чакырып китер,— дип боерган.
Хуҗа: «Яхшы»,— дип, атка атланып, вәзирнең өенә барып
койма аша караса, аның бакчада ике кунак белән пылау ашап,
күңел ачып утырганын күргән. Патшаның боерыгын истә
тотып, Хуҗа тиз генә атыннан төшкән дә, ияргә атланып,
вәзир янына кергән.
Вәзир Хуҗаның коры ияргә атланып килүен күргәч, аннан
көлеп:
— Бу ни эшең, Хуҗа? — дип сораган.
— Патшаның боерыгы шундый иде,— дигән Хуҗа.
Вәзир Хуҗага, пылау ашарга утыр, дигәч, Хуҗа ияргә
атланган килеш кенә пылау ашаган. Шуннан соң гына патша-
ның боерыгын вәзиргә белдергән. Вәзир, Хуҗаны шелтәләп:
— Аны пылау ашамас борын ук әйтсәң ни була! Соңга
калып баргач, патша ачуланыр бит! — дигән.
Хуҗа аңа:
— Патша ачуланса ачуланыр, ашалмый калган пылау ачу-
ланмасын, дидем. Патшага аның боерыгын бозмыйча сезгә
белдерүемне үзең әйтерсең инде,— дигән.
***
Беркөн Хуҗа Насретдин патша белән мунчага кергән.
Патша Хуҗадан:
— Синеңчә минем бәям ничә сум торыр? — дип сораган.
— 50 сум тора,— дип җавап биргәч, патша, ачуланып:
— Соң бит минем билемдәге кәмәрем генә дә 50 сум то-
ра! — дип кычкырган.
Шуннан соң Хуҗа:
— Мин дә бит 50 сум бәяне шул кәмәреңә бирәм, югыйсә
синең үзеңнең бәяң сукыр бер тиен дә тормый,— дигән.

***
Бер заман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: «Кем
дә кем байлыгыннан канәгать, риза икәнлеген миңа килеп
игълан итсә, шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм»,— дигән.
Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул Хуҗа янына ки-
лә дә:
— Якын тирәдә миннән бай, байлыгыннан канәгать кеше
юк. Шулай булгач, ишәк минеке,— ди.
— Гафу ит,— дип җавап бирә Хуҗа Насретдин.— Бай-
лыгыңнан тулысынча рази булсаң, кеше ишәген алырга килмәс
идең.

***
Казый берәүне хөкем иткәндә, Хуҗаны шаһит итеп ча-
кырганнар. Хуҗадан сорау алу вакыты җиткәч, гаепләнүче
кеше, мөрәҗәгать итеп:
— Казый әфәнде! Бу кешене шаһит итеп кабул итмәгез,
чөнки аның җитәрлек малы була торып та, хаҗга барудан
качып йөри,— дигән.
— Бу кеше ялган сөйли,— дигән Хуҗа казыйга.— Минем
хаҗда булганым бар.
Казый, моның дөресме икәнен белмәкче булып:
— Яхшы, әгәр дә хаҗда булгансыз икән, әйтегез әле, зәм-
зәм суы коесы кай җирдә казылган? — дип сораган.
— Мин хаҗга барганда, бер төркем гарәпләр, зәм-зәм суы
коесын кайда казыйк икән, дип, уңайлы урын эзләп кенә
йөриләр иде әле,— дип җавап кайтарган Хуҗа.

***
Беркөнне Хуҗа ишәген югалткан. Эзләп йөргәндә бер
кешене очратып:
— Әфәндем, минем ишәгемне күрмәдеңме? — дип сорагач,
теге кеше, аннан көлмәкче булып:
— Мин аны күрше шәһәрдә казый булган дип ишеттем,—
дигән.
Хуҗа:
— Булыр, булыр, чөнки мин шәкертләргә дәрес биргәндә
колакларын торгызып бик ихлас белән тыңлап тора иде,—
дигән.

***
Бервакыт ике күршенең өйләре арасына бер эт килеп,
пычратып киткән булган. Бу ике күрше үзара гаугалаша
башлаганнар. Берсе:
— Ул синең өеңә якын, син тазарт,— дигән.
Икенчесе:
— Синең өеңә якынрак, син тазарт,— ди торгач, дөрес-
лекне белү өчен, икесе дә казыйга барырга булганнар.
Казыйга барсалар, Хуҗа Насретдин да казый янында утыра
икән. Казый бу ике кешенең дәгъвасын тыңлаган да, Хуҗага
карап:
— Хуҗа әфәнде, боларның дәгъваларын син кара инде,—
дигән. Хуҗа килүче кешеләрдән:
— Эт пычратып киткән урам — ул һәркем йөри торган
олы урам түгелме? — дип сораган.
Теге кешеләр:
— Әйе, дөрес, зур урам,— дип җавап биргәннәр.
Шуннан соң Хуҗа:
— Ул эт пычраткан урам җәмәгатьчелек йөри торган урам
булганга күрә, аны казый үзе тазартырга тиеш,— дип хөкем
иткән.

***
Борын заманда Хуҗаның судьяда бер эше булган икән.
Ришвәт алырга яратучы судья Хуҗаның эшен айлар буена
сузган, Хуҗа ришвәт бирмичә эшнең барып чыкмаягачын
сизгәч, зур бер чүлмәк сатып алган да, аңа йомшак ак балчык
тутырып, өстенә генә атланмай салып, судьяга барган. Майны
күргәч судьяның күзләре ялтырап киткән һәм, шунда ук ки-
рәкле язуларны язып, Хуҗаны хөрмәтләп озаткан.
Судья майны икенче бер савытка бушата башлагач, ни
күрсен, чүлмәктә ак балчык.
Судьяның бик ачуы килгән һәм Хуҗаны чакырырга кеше
җибәргән. Хуҗа килгәч:
— Хуҗа әфәнде, мин язган теге язуларны бир әле, анда
бер хата киткән, төзәтик,— дигән.
Хуҗа, елмая төшеп:
— Судья әфәнде, мәшәкатьләнмәгез! Мин ул кәгазьләрне
карадым, анда бернинди дә хата юк, хата мин биргән майлы
чүлмәктәдер,— дигән.

***
Бервакыт Хуҗа Насретдин бер бай белән өенә кайтып
барганда, бай 99 сум акча тапкан.
Хуҗа байга:
— Ташла аны, 100 сумга да тулмагач, нигә алырга. Мин
100 сумга бер генә сум тулмаса да алмас идем,— дигән.
Икенче көнне бай, Хуҗаны сынау өчен, бер янчыкка 99
сум акча салып, Хуҗаның ишегалдына ташлаган. Үзе яше-
ренеп Хуҗаны күзәтеп торган. Хуҗа өеннән чыккан да, янчык
белән акчаны алып, санап кесәсенә салган. Бай моны күреп:
— Хуҗа әфәнде, нигә аласың, акча 100 сумга тулмый
бит! — дигән.
Хуҗа кесәсендәге янчыкны яңадан кулына алып, әйлән-
дергәләп караган да:
— Акчасы 99 сум булса, янчыгы бер сум тора,— дигән дг
китеп тә барган.
Хуҗа Кара диңгезне эчеп бетермәкче булган
Бервакыт бер бай: «Кара диңгезне эчеп бетергән кешег,
йөз алтын бирәм»,— дип, бөтен җиргә хәбәр тараткан.
Хуҗа моны ишеткән дә, шул минутта ук, байга килгә!
һәм:
— Үзем эчеп бетерәм,— дигән.
Билгеләнгән көнне Хуҗаның Кара диңгезне эчеп бетерүе!
карарга бик күп халык җыйналган.
— Мин әзер,— дигән Хуҗа байга.
— Алайса кереш,— дигән бай.
— Син бит билгеләнгән шартны үтәмисең. Башта сш
диңгезгә коя торган елгаларны туктат, чөнки мин диңгез
не генә эчеп бетерүне үз өстемә алдым бит,— дигән Хуҗ;
байга.
Бу шартны үти алмаганга күрә, байга кесәсендәге алтын
нарны, бушатып, Хуҗага бирергә туры килгән.

***
Хуҗа байны ничек алдаган
Бер көнне Хуҗа Насретдин күршесендәге байга таба
сорарга кергән.
— Бай әфәнде, син миңа, бер өч көнгә файдаланып тору
өчен, таба биреп торчы,— дигән.
— Вакытында кертсәң, алырсың,— дигән бай.
Өч көн узгач, бай Хуҗага таба сорап кергән. Хуҗа байның
зур табасы эченә бер кечкенә генә таба салып биргән.
Бай Хуҗага:
— Йә Хуҗа, мин сиңа бер генә таба биргән идем, ә син
миңа ике таба бирәсең, ни өчен алай? — дип сораган.
Хуҗа бер дә аптырамыйча, елмаеп кына:
— Бай әфәнде, син аңа бер дә аптырама, синең табаң буаз
булган икән, миңа килгәч тә балалады,— дигән.
Бай ике табаны да алып кайтып киткән. Берничә көннән
соң, Хуҗа байга тагын кергән дә бу юлы зур казан сораган.
Бай, өч көн файдаланып торырга дип, зур казанын биреп
чыгарган.
Өч көн узгач, бай казанын сорап Хуҗага килгән.
Хуҗа инде бу юлы:
— Бай әфәнде, бик зур кайгы, казаның үлде бит, бик
картайган булса кирәк,— дигән.
Бай, бик ачуланып:
— Һи надан, казанның үлгәнен кайда күргәнең бар?! —
дип кычкырына башлагач, Хуҗа:
— Най ахмак, табаның балалавына ышангач, казанның
үлүенә дә ышан инде,— дигән.

***
Хуҗа базардан кайтышлый бер янчык акча тапкан. Аны
югары күтәреп:
— Кем акча югалтты? — дип кычкырган. Халык арасыннан
бер ярлы чыгып: «Бу акча минеке!» — дигән. Ә икенче бер
бай алга чыгып: «Юк, бу янчык минеке!» — дигән.
Хуҗа, байга карап:
— Дөресен әйт, бу янчык чыннан да синекеме? — дип
сораган.
Бай, мондый сорауга бик шатланып:
— Дөресен әйтәм, Хуҗа, янчык минеке,— дигән. Хуҗа,
ярлы белән байга карап:
— Алайса мә, бай, ал! Янчык синеке, акча ярлыныкы,—
дип, байга янчыкны, ярлыга акчаны биреп җибәргән.

***
Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер белеш баена
кунарга кергән.
Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак
итеп җәяргә тырышып ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан
ачыгып килгән Хуҗа Насретдин кайчан ашарга бирүләрен
көткән.
— Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? — дип сораган
бай.
Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:
— Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән
шул,— дигән.

***
Беркөнне Хуҗа, бер шәһәргә барып, хәлвә сатучы кешенең
кибетенә кергән дә хәлвә ашый башлаган.
Кибетче:
— Әй адәм, син нигә сорамыйча кеше хәлвәсен ашый-
сың? — дип, Хуҗаны кыйный башлаган.
Хуҗа, аңа-моңа игътибар итмичә, һаман ашый биргән һәм
хәлвәне ашап туйгач:
— Ай-һай, шәһәрегез бик яхшы икән, монда хәлвәне
кыйный-кыйный ашаталар икән,— дип, кибеттән чыгып
киткән.

***
Насретдинның бер сәүдәгәргә 53 сум бурычы булган. Бик
күп вакыт үтеп китсә дә, ул бурычын һаман түли алмый икән.
Менә беркөнне, Хуҗа үзенең дус-ишләре белән базарда
йөргәндә, теге сәүдәгәр, Хуҗа каршысына килеп, алачагын
сорый башлаган. Насретдин исә аны һаман күрмәмешкә
салыша икән.
Сәүдәгәр, бик каты гарьләнеп:
— Бурычыгызны хәзер үк түләмәсәгез, мин кешеләр бар
дип тормам, җәнҗал күтәрермен,— дигән.
Хуҗа аңа таба борылган да:
— Их син, юләр, нигә шулхәтле кызасың? Мин сиңа күпме
бурычлы әле? — дигән.
— 53 сум,— дигән сәүдәгәр.
— Бик шәп. 25 сумын иртәгә үк килеп алырсың, бер-
секөнгә тагын 25 не алып китәрсең. Ничә сум кала?
— Өч сум.
— Менә күрәсеңме, өч сум өчен кешеләр алдында җәнҗал
куптарырга аз гына да оят түгелме сиңа? — дигән Хуҗа һәм
китеп тә барган.

***
Бер ярлы кеше ашханә ишегеннән бик тәмле аш исе килүен
сизгән. Ишеккә якынрак килеп, шул тәмле исне исни-исни,
кесәсендәге икмәк катысын ашарга тотынган.
Ашханә хуҗасы чыккан да, тәмле аш исен иснәгән өчен,
ярлыга акча түләргә кушкан.
— Нәрсә өчен түләргә? — дип гаҗәпләнгән ярлы.
— Ничек, нәрсә өчен? Син әллә тәмле исне бушлай гына
иснәмәкче буласыңмы? — дигән бай.
Ярлы түләүдән баш тарткач, ашханә хуҗасы аны, якасын-
нан тотып, судьяга алып бара башлаган.
Нәкъ шулчак Хуҗа Насретдин узып бара икән. Ул, алар-
ның яннарына килгән дә, бәхәсләшүләренең сәбәбен сораган.
— Менә бу әшәке нәрсә минем ашханәмнән чыккан тәмле
ис белән туенды, шуңа акча түләми,— дигән бай.
— Тынычланыгыз, хәзер мин сезнең бәхәсегезне хәл кылам.
Бу кешедән син күпме сорыйсың? — дигән Хуҗа байга.
— Ике сум,— дигән бай.
— Китер бирегәрәк колагыңны,— дигән Хуҗа.
Кесәсеннән ике сумлык көмеш алып, ашханә тотучы
байның колак төбенә китереп чылтыраткан да, акчаларын
кесәсенә кире салып куйган.
— Шуның белән сезнең эш бетте, тигезләнде. Аш исен
сатучы байга акча чылтыраган тавыш та җитеп торыр,— дигән
Хуҗа.

***
Хуҗа, улына васыять итеп:
— Мин үлгәч, мине искә кәфенгә чорнап, иске кабергә
күмегез,— дигән.
Улы, аптырап:
— Ни өчен иске кабергә? —дигәч, Хуҗа:
— Иске кәфен белән иске кабергә күмгәч, фәрештәләр бу
кеше күптән үлгән икән инде дип, төрле сорау белән мине
борчымаслар,— дип җавап биргән.

***
Беркөнне Хуҗадан:
— Җеназа алып барганда, табутның алдыннан барыргамы
әллә артыннанмы? — дип сораганнар.
— Теләсәң каян барырга ярый, тик табутның эчендә гене
бармаска кирәк,— дигән Хуҗа.
Хуҗа вәгазь сөйләмәкче булган
Бервакыт Хуҗа мәчеткә кергән дә, мөнбәргә* менеп:
— Җәмәгать! Минем бүген нәрсә турында сөйләячәгемне
беләсезме?! — дип сораган. Мәчеттәгеләр беравыздан:
— Юк, Хуҗа, белмибез,— дип җавап биргәннәр.
Шуннан Хуҗа:
— Белмәгән кешеләргә вәгазь сөйләп булмый, бүгенгг
таралып торыгыз,— дигән.
Икенче бервакыт тагын шулай, мөнбәргә менеп:
— Минем сөйләячәк вәгазьне беләсезме? — дип сорагач
мәчеттәгеләр:
— Беләбез, Хуҗа, беләбез,— дип әйткәч, Хуҗа:
— Алай барыгыз да белгәч, минем сөйләп торуымны*
кирәге дә юк икән,— дип кайтып киткән.
Хуҗа, өченче вакыт тагын да шулай, мөнбәргә менеп:
— Минем сөйләячәк вәгаземне барыгыз да беләсезме? —
дип сорагач:
— Кайсыларыбыз белә, кайсыларыбыз белми,— дигәннәр
икән, Хуҗа:
— Алай булгач бигрәк яхшы, белгәннәрегез белмә
тәннәрегезгә сөйләр. Мин сөйләп тормыйм,— дип кайтьи
киткән.

***
Хуҗа Насретдинның бер куе бар икән. Мәдрәсәдә ятка!
шәкертләрнең моңа күзе төшеп, бу дивананың ничек шу;
куен суйдырып ангарга дип хәйлә корганнар. Аннары аң;
килеп:
— Ишетмәдеңмени?.. Иртәгә ахырзаман була ди бит! Әйд;
алып чыгып суй куеңны, сәхрәгә чыгып пешереп ашыйк
бер сәхрә күреп, күңел ачып калыйк,— дигәннәр. Хуҗа:
— Ә, шулаймыни? Аны бик һәйбәт әйттегез әле,— дип
куйны җитәкләп алып чыгып бик әйбәтләп суйган да казаасып
пешерергә салган. Шәкертләр киемнәрен салып шунда
уйнарга керешкәннәр. Менә бервакыт Хуҗа аларга:
— Утын бетте, тизрәк утын китерегез,— дип кычкырган.
Тегеләр чыбык-чабык җыярга йөгергәннәр. Берзаман әйләнеп
кайтсалар, аш пешеп кайнап чыккан, ә салган киемнәр кайда
соң?
— Мин ал арны ягып пешердем.
— Харап иттең бит, нишләдең син, ә? Кием ягып аш
пешерәләр димени?
Хуҗа әйткән:
— Нигә аның өчен кайгырасыз? Иртәгә ахырзаман буласы
булгач, кием ни эшкә?

***
Хуҗаның чапанын карак урлап качкан икән. Ул, каракны
эзләп, туп-туры зиратка барган да бер буш кабер янына ки-
леп утырган. Каракның кайсы якка качканын күргән бер
кеше:
— Хуҗа, чапаныгызны урлаган карак әнә теге якка китте
бит, ә сез монда нишләп утырасыз? — дигән.
— Ул карак, бер көн үлеп, барыбер монда килер, мин аны
шунда тотармын,— дигән Хуҗа.

***
Беркөнне дин укытучы суфый Хуҗадан:
— Ни өчен иртәнге намазга йөрисез, ә калганнарына
йөрмисез? — дип сорагач, Хуҗа аңа:
— Без биш агай-энебез, биш вакыт намазны үзара тигез
итеп бүлештек. Мин өлкән булганлыктан, иртәнге намазны
уку минем өстә,— дигән.
Кайсы якка карау яхшырак
Су коеныр алдыннан күршесе Хуҗадан сораган:
— Хуҗа әфәнде, су коенган вакытта азан тавышын ишетсәң,
кайсы якка карау яхшырак? — дигәч, Хуҗа:
— Азан-мазанында эшең булмасын, киемнәрең кайсы якта
булса, шул якка кара,— дигән.

***
Беркөнне Хуҗа Насретдин тәһарәт алып намаз укымакчы
була. Тәһарәт алганда бер аягына су җитми кала. Шуңа
карамастан Хуҗа намаз укырга керешә. Аның, каз кебек бер
аягын күтәреп торып, намаз укуын күргәч, мәчеттәге кешеләр:
— Әй Хуҗа әфәнде, бу ни эшләвең? — дип сораганнар.
Хуҗа аларга:
— Бу аягымның тәһарәте юк, шуның өчен күтәреп
укыйм,— дип җавап кайтарган.

***
Халык алдында хур иткәне өчен, мулла күптән инде Хуҗг
Насретдиннан үч алмакчы булып йөри икән. Беркөнне баш-
кисәрләрне мәчеткә җыйган да, аларга Хуҗаны саклап торыг
бик каты кыйнарга кушкан. Бу эшләре өчен мулла аларгг
күп кенә акча бирергә вәгъдә иткән.
Шулай беркөнне Насретдин сумкасын култык астынг
кыстырган да якындагы шәһәр базарына киткән. Хуҗг
авылны гына чыккан икән, мулла яллаган башкисәрләр ань
эләктермәкче булганнар. Хуҗа, эшне сизеп алып, бик кать
йөгергән, теге явызлар артта калганнар. Хуҗа һаман йөгер;
дә йөгерә икән. Шулвакыт Хуҗага шәһәрдән кайтып килүч(
теге мулла очраган. Мулла:
— Хуҗа әфәнде, кая болай йөгерәсез? —дип сораган.
— Әй мулла, минем башка бик зур кайгы төште әле. Мин<
шушы өлкәнең баш имамы итеп сайламакчы булалар. Миң;
имам булу ни пычагыма кирәк? Менә мин күзләрем кай якк
караса, шул якка йөгерәм, имамлыктан качып барам,— дигә]
Хуҗа.
Бу сүзләрне ишеткәч, мулланың күзләре уттай янган.
— Йә Хуҗа, нигә сез шундый урыннан баш тартасыз
Сезгә никадәр хөрмәт, никадәр акча булыр! Сезнең урынд
мин булсам, имамлыктан бер дә баш тартмас идем,— дигән.
— Ни сөйлисез? — дип кычкырып җибәргән Хуҗа Нас
ретдин.— Алай булгач, бик тиз генә минем киемнәремн
киегез дә яр буена барып басыгыз. Минем артымнан куы
килүче кешеләр сезне мин дип белерләр дә баш имам ите
сайлап куярлар.
Мулла Хуҗа Насретдинның киемнәрен киеп алган, ә Хуж
куаклар арасына кереп яшеренгән. Теге башкисәрләр киле
җиткәннәр дә, Хуҗа дип белеп, мулланы егып салып, аңы
югалтканчы кыйнап киткәннәр.

***
Хуҗа Насретдин бер утрауда бүленеп калган. Бәхетенә каршы
яр читендә күршесе мулла абзый балык тотып утыра икән.
— Мулла абзый, көймәң белән теге якка чыгарып куй әле!
— Биш сум бирсәң, алып чыгам,— дигән мулла.— Бишне
бирерсеңме?
Хуҗаның бер тиен акчасы да булмаган. Шулай да ул,
бирермен, дигән. Теге як ярга чыккач:
— Бир бишне! — дип сораган мулла.
— Исән-сау алып чыкканың өчен, зур рәхмәт, мулла абзый,
мә бишне! — дип, Хуҗа кулын шап итеп сугып күрешкән дә
өенә кайтып киткән.

***
Хуҗа үзенең дусты белән базарда йөргәндә, ике кешенең
сугышканын күргән.
— Әйдә, аралыйк әле шуларны,— дигән иптәше.
Хуҗа риза булган. Барганнар. Барулары булган, тегеләр
сугышудан туктаганнар. Берсе икенчесенә әйтә икән:
— Мин моңа хәтле сине яхшылап белмәгәнмен икән. Син
ишәк икәнсең.
Икенчесе:
— Мин дә сине белмәгәнмен. Мин ишәк булсам, син
ишәкнең баласы,— дигән.
Бу сүзләрне ишеткәч, Хуҗа, иптәшенең кулыннан алып:
— Әйдә киттек, без монда кирәкми. Монда атасы белән
баласы очрашкан икән,— дигән.

Икесен бергә сатам
Хуҗаның ишәге югалган икән. Әгәр дә табылса, мин ул
ишәкне бер сумга сатар идем, дип ант иткән Хуҗа.
Икенче көнне ишәк табылган. Хуҗаның ант иткәнен
ишеткән бер кеше:
— Ишәгеңне иртәгә үк базарга алып барып бер сумга
сатмасаң, мин сине кешеләр алдында оятлы итәм,— дигән.
Хуҗа уйга калган. Аннары бер песине тотып ишәкнең
муенына бәйләгән дә базарга киткән. Алучылар ишәкнең
бәясен сорагач, Хуҗа болай дигән:
— Ишәкнең бәясе бер сум, ә песинең бәясе йөз сум. Ләкин
шуны белегез — мин аларның икесен бергә генә сатам.

Карбыз
Шулай бервакыт Хуҗа Насретдин күрше авылга баргав
икән. Юлда бер бакчачыдан карбыз сатып алган. Аны урталай
кискән дә яртысын ашаган, яртысын юлга ташлап калдырган.
— Кем дә кем бу карбызны күрсә, бу җирдән бай үткәк
икән дияр.
Бераз баргач, ул кире борылып килгән дә карбызның кал-
ган яртысын да ашаган һәм әйткән:
— Байның ялчысы да булган икән, бу яртысын ул ашагаг
дип уйласыннар.
Бераз киткәч, Хуҗа тагын борылып килгән. Карбызныг
кабыкларын да ашап бетергән дә:
— Әйдә, биредән узган кеше «байның ишәге дә бул га!
икән» дип уйласын,— дигән.

«Үз өлешемне генә алам»
Хуҗа Насретдинның күршесе утын яра икән. Хуҗа аньп
янына барып утырган да, күршесе суккан саен, чырайлары!
сытып, ухылдап, көчәнеп, аңа көч биреп торган.
Күршесе утынын, ярып бетереп, өенә ташый башлагач
Хуҗа да, бер кочак утын алып, өенә китә башлаган.
Күршесе, аптырап:
— Тукта, син минем утыннарымны кая ташыйсың! — яш
кычкырган.
Хуҗа аңа каршы:
— Мин үз өлешемне генә алам, әллә син мине бушка гын;
көч биреп, ухылдап торды дип уйлыйсыңмы?! — дигән.

Хуҗа чәчен алдырган
Хуҗа парикмахерскийда чәчен алдырган һәм бер сум акч
түләгән. Икенче тапкыр чәчен алдыргач, бер тиен дә түләмич
чыга башлаган икән, чәч алучы:
— Йә Хуҗа, акча түләргә оныттың бит,— дигән.
— Най надан, күреп торасың ич, минем башымны
яртысы пләш. Шуның өчен ике алдырганга бер сум д
җитәр,— дигән дә Хуҗа чыгып та киткән.

Хуҗа әтәч булып кычкырган
Беркөнне Хуҗа Насретдин шәһәр малайлары белән мунчаг
барган. Малайлар мунча өчен акчаны Хуҗадан түләтмәкч
булганнар. Алар мунчага өйләреннән берәр йомырка алы
килгәннәр һәм: «Кем дә кем тавык булып кытаклап йомырк
салмый, шул мунча өчен акча түли»,— дигәннәр.

Малайлар, таз янына йомыркаларын куеп, кытакларга ке-
решкәннәр. Хуҗа бу хәйләне сизгән дә, мунча ләүкәсенә
менеп, әтәч булып кычкырырга тотынган. Тегеләр, бу эшкә
аптырап:
— Хуҗа абзый, нишлисең? — дип сораганнар. Хуҗа:
— Шушы кадәр тавыкка бер әтәч кирәк лә инде,— дип
җавап биргән.

Булмагач булмый
Бервакыт хәлвә турында сүз чыккач, Хуҗа әйтеп куйган:
— Әйе, минем дә күптән инде хәлвә ашыйсым килеп йөри.
— Ни өчен соң әзерләмисең?
— Нишлисең бит, шикәр барында мае булмый, ә мае бул-
ганда бездә оны булмый.
— Ә барысының да берьюлы булган вакыты булмыймыни
соң?
— Ник булмасын, була. Ләкин аларның һәркайсы булган
вакытта мин үзем өйдә булмыйм шул,— дигән Хуҗа.

Куян шулпасының шулпасы
Хуҗаның әбисе белән бабасы кунакка килгәннәр. Хуҗа
ал арны куян ите белән сыйлаган. Тансык аш әби белән бабайга
бик ошаган. Өйләренә кайткач, «бик сыйладылар» дип, мактап
сөйләгәннәр.
Кияү юмарт кеше икән дип, әбисенең энесе дә хатыны белән
кунакка килгән. Хуҗа аларны куян шулпасы белән сыйлаган.
Шулпа да кунакларга ошаган: артык сый булмаса да, кайткач,
«бик сыйладылар» дип, кеше арасында мактанганнар.
Моны ишетеп, Хуҗаның әбисенең энесенең хатынының
сеңелесе дә ире белән парлап кунакка килгән. Хуҗа болар
алдына табак белән су утырткан. Кунаклар, аптырашып:
— Бу ни була инде, кияү? — дип сораганнар.
— Бу куян шулпасының шулпасы була. Әби белән бабай
итен ашадылар, әбинең энесе хатыны белән шулпасын эчтеләр,
сезгә шулпасының шулпасы гына калды, хәзинәдә бары, гаеп
итештән булмасын,— дигән.

Хуҗа кунакка барган
Хуҗа бер танышында, кунакта булып, кичкә хәтле утырып
калган. Инде кайтыйм дип торганда гына, яшен яшьнәп, каты
яңгыр ява башлаган. Кунак итүче, борчылып, Хуҗага хөрмәт
итим, аның яңгыр астында калып юешләнүе бар дип:
— Хуҗа, тышта коеп яңгыр ява, чыланырсыз, монда гына
кунып китәрсез инде,— дигән.
Хуҗа:
— Яхшы, дөрес әйтәсез,— дип, кунмакчы булган.
Бераздан кунак итүче, Хуҗа йокларга яттымы икән дип,
аның бүлмәсенә керсә, ул урынында булмаган. Икенче тапкыр
керсә, Хуҗаны бүлмәдә күреп, аннан:
— Йә Хуҗа, әле генә сезнең бүлмәгә кергән идем, кая
чыккан идегез? — дип сораган.
Хуҗа аңа:
— Чапанымны кимичә һич йоклый алмыйм, өемә кайтып
чапанымны алып килдем,— дип җавап кайтарган.

Агач башыннан юл булса...
Хуҗа Насретдин урман аша җәяү кайтып килә икән, усал
малайлар очраганнар. Хуҗаның аягында бик яхшы кәвеш
икән, малайлар аны ничек тә хәйлә белән салдырып алырга
булганнар.
— Турыдан кайтыйк,— дигән булып, башта аны куе агачлар
арасына алып кергәннәр, аннары:
— Без адаштык, син, Хуҗа абзый, агач башына мен ДЕ
югарыдан карап безгә юл күрсәт,— дигәннәр.
Хуҗа кәвешләрен салган да култыгына кыстырып менг
башлаган. Малайлар аңа:
— Ул кәвешләреңне нәрсәгә анда алып менәсең? Калдыр-
чы,— дигәч, Хуҗа әйткән:
— Калдырырга ярамый, әгәр агач башыннан юл булса,
шуннан кайтып китәрмен,— дигән.

Бүләксез генә
Хуҗаның бер дусты кунакка килгән булган. Кунак бернин
ди дә бүләк алып килмәгән һәм бу эштә ишәкне гаепләрг;
булган. Йортка килеп керүгә ул сөйләнә-сөйләнә ишәген кый
ный башлаган:
— Һай үләт суккыры, ни генә салсам да күтәрергә теләмә
дең, киреләндең, ахмак хайван! — дигән.
— Юк, дус кеше, синең ишәгең ахмак түгел, бик акыл
лы,— дигән Хуҗа.— Авылдан бүләк алып килмәгән икән
инде бездән дә авылга бүләк алып китмәсен белгән бит ул.

Хуҗа үз ишәген ничек таныган
Бервакыт Хуҗа үзенең ишәгенә атлана да базарга китә.
Бу кыш көне була. Хуҗа базарга баргач ишәген башка ишәкләр
янына бәйли дә китә кирәк-яракларын алырга. Шулвакыт
кар ява башлый. Хуҗа, базарда йомышын бетереп, ишәгенә
атланып кайтып китим дип килсә, ни күзе белән күрсен,
ишәкләр бар да ак. Бу үз ишәген таный алмый бит. Шулай
да аптырап калмый, бер өйгә керә дә ук белән җәя алып чы-
га. Аннан базардагы кешеләргә кычкыра:
— Ишәкләрегезне алыгыз, үземнекен атам,— ди.
Ишәк хуҗалары тиз-тиз үзләренең ишәкләрен алып бете-
рәләр, тик бер генә ишәк торып кала. Хуҗа, минем ишәк
шушы булса кирәк дип, атланып кайтып китә.

Иске айны кая куялар
Көннәрнең берендә мәҗлестә утырганда, күп кенә мәсьәлә-
ләр турында сөйләшкәннән соң, Хуҗага дошманрак бер кеше,
аны халык алдында оялтмакчы булып:
— Әй Хуҗа, инде күп сорауларга җавап бирдең, менә
монысына да җавап бир: яңа ай тулгач, искесен кая куя-
лар? — дигән. Хуҗа, бер дә аптырап тормыйча:
— Аны беркая да куймыйлар, иске айны тураклап, йолдыз-
лар ясыйлар,— дип җавап биргән.

Аймы файдалырак, кояшмы
Хуҗа Насретдиннан:
— Синеңчә, кояш файдалыракмы, аймы? — дип сораганнар.
Хуҗа:
— Ай,— дип җавап биргән.
— Ни өчен? — дип сорагач, Хуҗа:
— Чөнки кояш болай да якты вакытта, көндез яктырта, ә
ай төнлә, караңгы вакытта яктырта,— дип җавап биргән.

Ярлының милке күз алдында булырга тиеш
Бер мәҗлестә Хуҗа сагыз чәйнәп утырган.
— Кунаклар, ашарга рәхим итегез,— дип әйтүгә, Хуҗа
авызындагы сагызын алып борын очына ябыштырып куй-
ган. Хуҗадан: «Нигә син шулай эшлисең?» — дип сорагач,
Хуҗа:
— Ярлының милке күз алдында булырга тиеш,— дип җа-
вап биргән.

Фатирдан күчәбез түгелме соң
Көннәрнең берендә, хатыны өйдә югында, Хуҗа бер бүлмәдә
нәрсәдер эшли икән. Икенче бүлмәсенә ике карак кереп,
икесенә берәр төен әйбер төйнәп алып чыгып киткәннәр. Моны
күргән Хуҗа, үзе дә бер төен әйбер алып, караклар артыннан
куып кит.кән. Караклар, Хуҗаны танымыйча:
— Кая барасың, бабай, болай бик ашыгып? — дип сораган-
нар икән, Хуҗа ал арга:
— Кая барыйм, фатирдан күчәбез түгелме соң? Сез дә минем
өйдән берәр төен алып чыгып киттегез, мин дә үзем күтәрә
алган хәтлесен алып чыктым да сезнең артыгыздан яңа фа-
тирга барам,— дип кенә әйткән икән, караклар эшнең нидә
икәнлеген сизгәннәр дә төеннәрен ташлап качканнар.

Хуҗа каракны ничек куркыткан
Бервакыт Хуҗаның киемнәрен урлаганнар. Хуҗа базарга
чыккан да:
— Әй караклар, әгәр дә киемнәремне бирмисез икән, мин
нишләргә белермен! — дип кычкырган. Хуҗаның киемнәрен
урлаучы карак та монда булган. Ул бик курыккан да тизрәк
урлаган әйберләрне китереп биргән. Базардагы кешеләр Ху-
җадан:
— Йә Хуҗа, әгәр карак синең киемнәреңне бирмәсә,
нишләгән булыр идең? — дип сораганнар.
Хуҗа:
— Минме? Кибеттән яңа кием сатып алган булыр идем,—
дигән.

Яшелчә белән туена
— Йә Хуҗа, син ит ашамыйм дигән идең түгелме соң!
Ә үзең куян ите ашап утырасың? — дигәннәр икән, Хуҗа:
— Куян бит кишер белән генә туена,— дигән.
Үч алу
Җиде төн уртасында Хуҗа Насретдинның бүлмәсенд
телефон шалтыраган. Аннан ачулы хатын-кыз тавыш!
яңгыраган:

— Сезнең этегез өрә, миңа йокларга бирми.
Кем шалтыратканны белгәч, икенче төнне нәкъ шул ва-
кытта Хуҗа теге хатынга шалтыраткан:
— Мин сезгә, минем этем юк, дип әйтү өчен шалты-
раттым,— дигән.

Хуҗа чәч алучыда
Беркөнне Хуҗа Насретдин чәч алдырырга кергән. Чәч
алучы Хуҗаның бантын кырганда, берничә урыннан кискән
дә киселгән урынга мамык ябыштыра барган. Хуҗа моны
күреп:
— Һай чәч алучы, башымның яртысына мамык чәчтең,
яртысын калдыр инде, ул өлешенә үзем шалкан чәчәрмен,—
дип торып ук киткән.

Кызганган
Бер сәрхүш үтилгә җыйган тимер-томыр янында йоклап
ята икән. Шуннан узып баручы Хуҗа Насретдин:
— И була соң тинтәк хатыннар, әзмәвердәй ирен үтилгә
тапшырган бит,— дигән.

Исерүең җитмәгән
Хуҗа базарда пешкән ит сата икән. Хәмер эчкән кешеләр
аннан ит сатып алып ашыйлар икән. Бер исерек кеше Хуҗага
итең пешеп җитмәгән дип бәйләнгән. Хуҗа аңа каршы:
— Ит пешеп җиткән, синең исерүең җитмәгән,— дигән.

Кешеләрнең авызын каплап булмый
Хуҗа, баласын ишәгенә атландырып, үзе җәяүләп базарга
киткән. Аларга очраган кешеләр:
— Карагыз инде, малай ишәккә атланган, ә карт кеше
җәяү бара,— дип кычкырганнар.
Бу сүзләрне ишеткәч, Хуҗа малайны ишәк өстеннән төшер-
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Мәзәкләре - Хуҗа Насретдин - 2
  • Büleklär
  • Мәзәкләре - Хуҗа Насретдин - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4292
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1792
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мәзәкләре - Хуҗа Насретдин - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3269
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1457
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.