Latin

Машиналы Кызга

Süzlärneñ gomumi sanı 557
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 384
49.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Менә син, кызыкай, аш та пешерә белмисеңдер әле? Гомереңдә күкәй тәбәсе дә кыздырганың юктыр? Ә үзең елкылдап торган өр-яңа машина руле артына кереп кунаклагансың. Правам бар, дисең инде, эме? Борының чөелгән. Тирә-яктагыларны күрмисең дә. Юлның уртасына син хуҗа. Җирнең күчәре дә үзең утырган шушы машинаңның алгы утыргычы аша үтә, дип хис итәсеңдер әле. Белмим, праваң күпмегә төшкәндер, ә менә бу тәти машинаңны «крутой» әтәң сатып алып биргән инде сиңа. Анысын тучны беләм. Юкса, үзеңнең бу дөньяда бер көн дә эшләп караганың юк бит әле. Хәер, кайберәүләр гомерләре буе эшләп тә ала алмый мондый затлы машинаны. Әнә, күршегез Хәмзулла абзаң, эшли-эшли арка бөкресе чыгып беткән булса да, үзеннән ун-унбиш яшькә генә яшьрәк шул «Москвич»ыннан аерыла алмый һаман.
Бик кәпрәеп машина руле артында утырасың, ә үзең шушы машинаның руленнән һәм ике-өч пидәленнән башкасын белмисеңдер әле?! Капотын ачып караганың бармы, ичмасам? Әнә шул, алдагы капкачын әйтүем инде. Караганың юк, эме? Ә нәрсә бар дип уйлыйсың соң анда? Юк, сеңел, «Запарай»ның гына багажнигы алда була ул. Ә синекендә мотор һәм машинаңның күпсанлы частьлары урнашкан. Нинди частьлар, дип?.. Ә ниндиләрен беләсең соң син? Карбиратыр турында ишеткәнең бармы? Кар-би-ра-тыр, дим! Нәрсә, исемен әйтергә дә тел әйләнми, дисеңме? Шулайдыр шул. Ә сүтеп карый башласаң, бөтенләй... Радиатыр, термостат кебек әйберләрне дә ишеткәнең юк инде синең? Терсәкле вал, кардан?.. Шул-шул менә, беренче мәртәбә колагыңа керә. Ә юлда машинаң ватылса? Бу Америка түгел сиңа. Анда гына ул, машинаңны ватылган урында калдырасың да, кайтып берәр ремонт фирмасына хәбәр итәсең. «Шундый-шундый урында машинам ватылып калды, ремонтлап куегыз әле, пажалысты!» - дигән үтенечеңә җавап итеп, телефон трубкасында «Окей!» дигән сүз һәм кыска гудоклар гына ишетелә. Ә икенче көнне машинаңны үз хуты белән ишек төбеңә кайтарып куялар. Акчаңны гына түлә.
Бездә алай түгел, сеңелкәш. Машинаңны берәр сәгатькә генә юлда калдырып кара! Әйе-әйе, «Окей» түгел, «Гудбай» булачак. Шуңа күрә, менә бу кыска итәкләрең белән, үрмәләргә бик уңайсыз булса да, ирексездән машина астына керергә туры киләчәк. Ә машина астында яту ул сиңа... Күршең Хәмзулла абзаң кебек машина төзелешен биш бармагың кебек белсәң, бер хәл булыр иде әле. Ул, әнә, үзенең «Москвич»ын ярты көндә шөребен шөрепкә аерып куя ала. Ә көннең калган яртысында кире җыеп та өлгерә. Дөрес, һәр сүтеп җыйган саен, ни өчендер, «кирәкмәс» биш-алты детале артып кала аның. Егерме ел буена шул машинасын сүтеп җыя-җыя, бер мини тракторлык запчасть тупладым, дип сөйләп торган иде бервакыт...
Сеңелкәш, мине иң гаҗәпләндергәне беләсеңме нәрсә? Менә шушы «шпилькаң үкчәле туфлиләрең белән ничек машина йөртә аласың син, ә? Пидәлләргә басарга уңайсыздыр бит? Нәрсәсе бар инде аның, дисеңме? Менә мин шуны һич кенә дә булдыра алмас идем. Күршегез Хәмзулла абзаң да, никадәр тәҗрибәле шофер булса да, «шпилька» үкчәле туфли кидерсәң, машинаны мәңге йөртә алачак кеше түгел. Аннан соң, машина барганда, кабинадагы көзгегә карап, иренгә помада сөртүне дә булдыра алмаячак ул. Я машинасы юлдан читкә каерачак, я помадасын борынына да ышкыячак. Ә менә син, шул ике эшне дә бернинди ялгышсыз башкарасың да чыгасың.
Мин хәтта машинасы барган чакта муфта пидәленә баса торган сул аягының бармакларына маникюр ясый алучы хатыннар турында да ишеткәнем бар. Әйе, сул аягына! Юк, син нәрсә, уң аякныкына нахаду ясап булмый инде. Аякны газ пидәленнән алырга туры киләчәк бит. Менә бу яктан маладис сез, гүзәл затлар! Хәер, кем белә, сеңелкәш, хатын-кызларның ирләрдән бөтен өстенлеге дә әнә шунда - теләсә нинди шартларда да үзенең кыяфәтен кайгырта белүләрендәдер, бәлки? Ә мин монда карбиратыр дигән булам, ниндидер әһәмиятсез әйберләр турында гәп куертып торган булам тагын...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.