Latin

Мал кирәкми, дан кирәкми

Süzlärneñ gomumi sanı 120
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 92
46.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Мал кирәкми, дан кирәкми, —
Җан кирәк, җаннан(1) кирәк;
Шан кирәкми, сан кирәкми,—
Яр кирәк, висаль(2) кирәк!
Кол кирәкми, тол кирәкми,
Кыз кирәкми,— наз кирәк;
Тән кирәкми, кан кирәкми,
Сүз кирәкми, — саз кирәк!
Эзләдем дә эзләдем, бик
Күп заманнар эзләдем;
Тапмасам да эзләдем,
Һичбер өметне өзмәдем!..
Әй хури, кайда мәканең,
Илһам ит, кайдан табыйм?
Ачмасаң гарзең нәкабең(3),
Мин сине кайдан таныйм?!
Игенчегә
Елгаларда аккан язгы сулар
Уяттылар сине, шылтырап,
Килеп басты синең күз алдыңа
Ачлык патша, синнән җан сорап.
Юл ачкансың аңар, ялгышкансың,
Аңсыз атлап, кыек юл белән,
Ачу итеп ялкау, эшсезләргә,
Дошманлыгың арткан җир белән.
Мәңге дустың синең тырма-сабан;
Эшлә җирне — дуслык үрчесен!
Актарылып уңсын игеннәрең,
Көнләштерсен ялкау күршесен.

1. Җаннан — җан азыгы.
2. Висаль — чын мәхәббәт.
3. Гарзец нәкабең — киң пәрдәңне, тәрәзәңне.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.