Latin

Макаров Пистолеты

Süzlärneñ gomumi sanı 408
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 296
51.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Подъезд ишеге төбендә ике карчык сөйләшеп утыра. Мәрзия әби шушы йортта яши, ә Шәмсиясе, шәһәрнең икенче почмагыннан аның хәлен белергә килгән ахирәте. Өйдә чәй эчеп чыкканнар да, язгы кояш җылысында рәхәтләнеп ярты шәһәрнең гайбәтен сөйләп, гәп куерталар. Дөресрәге, куертканнар да, хәзер сөйләр сүзләре беткән, күрәсең, сүз юктан - сүз, ата казың күкәй саламы, кодагый, дигәндәй, әллә нигә берәр җөмлә алышалар да тынып калалар.
Шул чак ишек ачылып китә. Аннан чүп чиләге тоткан бер ир заты чыга. Яннарыннан үтеп баручы бу кешегә Мәрзия карчык бик түбәнчелек белән баш иеп исәнләшә:
- Здрастуй, Симун Стипаныч!
Аннан, сүз азыгы табылганга куанып, үзләренең подъездындагы квартирларның берсендә яшәүче әлеге ирне күкләргә чөеп мактый башлый.
- Симун Стипаныч бу, Макарыф. И-и, яхшы кеше дә соң инде, ахирәт. Карт-корыга ярдәмчел, кулыннан килмәгән эше юк, ачык йөзле...
Тик дәртләнеп сөйли башлаган карчыкны Шәмсия ярты сүздән туктата:
- Фамилиясе ничек дидең әле, ахирәт?
- Макарыф, дидем бит инде!
Шәмсия карчыкның йөзе кинәт караңгыланып китә. Як-ягына караңгалап:
- Әстәгъфирулла, - дип куя ул. Аннан пышылдауга күчеп.- Алайса, ахирәт, бик мактарга ашыкма әле син аны. Беләсеңме, кичә тилебизырдан нәрсә сөйләп тордылар? Паркта бер кешене үтергәннәр икән. Аның яныннан беләсеңме нәрсә тапканнар?
- Нәстә, ахирәт?
- Пистәлит тапканнар!
- Шуннан, шуннан.
- Шуннан шул, ул пистәлит Макарыф дигән адәмнеке икән бит, ахирәткәем.
- Китче?! Ялгыш ишеткәнсеңдер, ахирәт...
- Син бигрәк инде, Мәрзиякәем, шушы яшемә җитеп колакка зарланганым юк, анысы. Тилебизырдан сөйләүче теге тәти кыз Ма-ка-рыф пистәлите дип, өздереп әйтте. Хәзер үтерүчене эзлиләр, дип тә өстәде әле.
Мәрзия карчык әлеге хәбәрдән бөтенләй телсез калды. Шулай да:
- Бәлки, бүтән Макарыфныкыдыр, ахирәт?- дип сорарга үзендә көч тапты.
- Парк сезнең йорт янәшәсендә генә бит, шуңа шикләнеп әйтүем.
Мәрзия, аклангандай:
- Үзе гел әйбәт кеше кебек, югыйсә,- дип куйды.
Бу вакытта чиләгендәге чүбен контейнерга бушатып, Семен Степанович подъезд ишегенә якынлашып килә иде. Яннарыннан үткәндә карчыклар аңа яңа гына күргәндәй, шикле күз карашлары белән сөзеп карадылар. Ул подъезд ишегеннән кереп, күздән югалгач, Шәмсия янә телгә килде:
- Пистәлитне әйтәм, тучны шушыныкы гына булгандыр. Күрдеңме, күзләре май ашаган мәченеке шикелле уйнаклап тора мәлгуньнең.
- Шәмсиякәй, әллә соң милициягә хәбәр итикме икән?- диде аңа бөтенләй пошаманга төшкән Мәрзия.
- Авызыңнан җил алсын, ахирәт. Мондыйлар белән бәйләнешкә керсәң... Кесәсендә икенче пистәлите дә бардыр әле. Андыйлар кесә саен корал йөртә ул...
Шәмсия карчык шулай диде дә, гөнаһлы җирдән ераграк булуың хәерле, дигәндәй, урыныннан кузгалып, таякка таянып, җәлт-җәлт автобус тукталышына атлады. Ә Мәрзия подъездга керергә кузгалган җирдән туктап калды. Ялгыз гына керергә шүрләтә шул...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.