Latin

Лицензияле Кыш Бабай

Süzlärneñ gomumi sanı 491
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 330
47.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска) «Сангордормарстрой» ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүчеләрнең балалары өчен быел да Чыршы бәйрәмен зурлап уздырырга булдылар. Заманалар авыр дип, балаларның күңелләрен төшермәссең бит инде. Бүләкләрне дә зурдан әзерләделәр - күңелләре булсын, әйдә! Чыршы бәйрәме Кыш бабайсыз буламыни?! Башка еллардагы кебек, әлеге вазифаны сварщик Зөбәергә йөкләделәр. Беренче мәртәбә түгел, рәтен беләсең, балаларның күңелләрен күр әйдә, диделәр аңа... 31 гыйнвар көнне, балаларның Чыршы бәйрәме иң кызган чагында, Зөбәер директор кабинетының кабул итү бүлмәсендә утыра иде инде. Секретарь Галя белән җыештыручы Валя аңа сакал-мыек ябыштырып, битләрен гримлап, париклар кидереп мәж киләләр - ашыгалар, кабаланалар. Шулай булмый ни, Чыршы бәйрәме уза торган актлар залыннан инде берничә мәртәбә балаларның күмәкләшеп: «Кыш бабай, тизрәк кил!»- дип кычкырганнары ишетелде бит. Шулай мәж килеп, Зөбәердән инде Кыш бабай ясап бетерәбез, дип торганда, кинәт кабул итү бүлмәсенең тышкы ишеге ачылып, аннан чана сөйрәп һәм артыннан хәтсез генә суык ияртеп чып-чын Кыш бабай килеп кермәсенме! Һәрхәлдә, ул нәкъ әкият-киноларда күрсәтелә торган Кыш бабайларга охшаган иде. Әлеге тамашадан секретарь Галяның кулындагы пумаласы идәнгә төшеп китте, җыештыручы Валя, үзе дә сизмәстән, Зөбәер-Кыш бабайга дип әзерләнгән бүләкләр капчыгыннан бер прәннек алып капты да, аны мыш-мыш килеп чәйни башлады, Зөбәер исә каушаудан тунын тискәре ягы белән киеп куйды. Килеп кергән Кыш бабай ачулы иде. Нәрсәдәндер канәгать түгеллеге күренеп тора. - Бу нинди башбаштаклык,- дип җикерде ул иңендәге капчыгын идәнгә куеп. - Кем рөхсәт бирде сезгә? Самозванцы! Зөбәер, нидер әйтергә теләгәндәй, авызын бер ачты, бер япты. Ябыштырылган мыегының бер ягы кубып, идәнгә төште. - Син что ли, Кыш бабай,- дип гөрелдәде керүче.- Кыш бабай булып киенергә лицензияң бармы соң синең? Зөбәер ык-мык итте: - Ел саен мин Кыш бабай булып киенә идем. Беркемнең дә лицензия-мазар сораганы булмады алай,- диде ул, сүзсез каласы килмичә. - Ә быел башкачарак. Бер җирдә дә лицензиясез Кыш бабай булырга тиеш түгел. Быел әлеге эшне «Дед Мороз» частный предприятиесе үз өстенә алды. Менә лицензиябез. Кыш бабай куен кесәсеннән сертификат сыман нәрсә чыгарып Зөбәергә сузды. Әлеге пичәтле кәгазь кулдан-кулга күчте, аны тегеләй дә, болай да әйләндергәләгәч: «Нишләтәсең, пичәте булгач, закунныйдыр инде»,- дип хуҗасына кире кайтарып бирделәр. Зөбәер теләр-теләмәс кенә тунын салды, сакал-мыегын кубарды да, гримнарын сөртергә дип, юыну бүлмәсенә чыгып китте. Балаларның: «Кыш бабай, тизрәк кил!» - дигән авазлары алтынчымы-җиденчеме мәртәбә ишетелгәндә, лицензияле Кыш бабай Актлар залына таба атлый иде инде... ... Егерме минут үттеме-юкмы, Кыш бабай кабат кабул итү бүлмәсенә килеп керде. Чанасындагы тартмадан кечкенә генә касса аппараты тартып чыгарды да, эшлекле кыяфәт белән, чарт-чорт аппарат төймәләренә баса башлады. Аппаратта нәрсәдер чыжлады, нәрсәдер гыжлады, нәрсәдер чыркылдап куйды да, алгы өлешеннән портянка кадәр кәгазь сузылып килеп чыкты. Кыш бабай әлеге кәгазьне секретарьга сузды: - Кыш бабай хезмәтләре өчен акчаны безнең счетка күчерерсез. Мин ашыгам, башка Чыршы бәйрәмнәренә дә керәсем бар,- дип, ничек капылт кына кергән булса, шулай җәлт-җәлт атлап чыгып та китте. Секретарь чек кәгазенә күз салды. Ә анда, иң өскә «ЧП «Дед Мороз» һәм «Приятного праздника!» дигән сүзләр язылган. Аннан соң ниндидер аңлаешсыз саннар тезелеп киткән. Ә иң аска, эре хәрефләр белән: «Итого: 5500 руб»,- дип куелган иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.