Latin

Күрәзә - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4642
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2039
39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
1
Рухиянең башына кирпеч төште. Бу хакта халык мәкале булса да, җир йөзендә ничә генә кешенең башына кирпеч төшә торгандыр. Күп түгелдер… Шулкадәр дә туры килгәч, бу афәтнең Ходай Тәгалә ымы яисә шайтан зәхмәӘте булуы көн кебек ачык.
Төзелеп бетә язган йорт яныннан үтеп бара иде. Андый йортлар хәзер Казанда бик күп бит. Урамы белән сыдырып алалар да, ярты ел дигәндә, яңабаштан төзеп тә куялар. Кемнәр генә яшидер бу яңа, затлы йортларда? Фатирсыз интеккән кеше барыбер интегә. Шулай булган, шулай булып калачак… Рухиянең анда ни эше бар соң?! Тизрәк аякка басарга да кайтып китәргә кирәк. Хастаханәне җене сөйми аның. Менә бу юлы да, табиблар башындагы җәрәхәтен бәйләгән вакытта, күзләрен йомып, палатадагы авыр һавадан гайрәте чигеп ятты. Җитмәсә, ялгызын гына аулак бүлмәгә урнаштырганнар. Курыкканнардыр инде. Куркырлык та шул, үлә дигәннәр бит аны… Монда кайтарып салгач кына аңына килгән. Юк әле, аңына килеп тә бетмәгән. Барысын да төштәге кебек кенә хәтерли Рухия. Менә хәзер ул беренче мәртәбә үз аңында. Бөтенесе дә аермачык, аңлаешлы, мәгънәле, хәтта… артыгы белән аңлаешлы…
Ничек инде артыгы белән? Шулай шул, артыгы белән… Дөнья капусы ачылган кебек бүген Рухиягә… Ниндидер яңа халәт… Яңа хисләр… Яңа тавышлар… Кайдадыр сөйләшәләр, көлешәләр, сулкылдап елыйлар, тагын көләләр, тагын елыйлар. Дөнья тавышлары болар. Сәер… Авыру кешеләрдә шулай була микән әллә? Бигрәк тә үлем белән күзгә-күз очрашкан кешеләрдә… Мондый кешеләр, күрәсең, инде мәрттән дә котылганнар, ваз кичкәннәр, ләкин бу фани, гөнаһлы дөньяга да кайтып җитмәгәннәр әле… Кызык бу… Һәм шомлы… Хәтта… куркыныч!
Бу тавышлар арасында бер тавыш аеруча нык аерылып тора. Бала тавышы. Бала елавы. Менә ул, көчәя-көчәя барып, тәмам якыная, колак төбендә үк яңгырап тора башлый.
Палатага килеп кергән табибә хатын да Рухияне бу тавыштан аерып ала алмады. Киресенчә, тавыш көчәйде генә. Нинди галәмәт бу — наркоз шаукымы бетмәгәнме, ниндидер зәхмәт яисә сихерме?
Ак халатлы ханымның кәефе шәптән түгел иде. Әнә йөзенә үк чыккан, нигәдер бик борчылган. Шулай да сер бирми. Елмаеп исәнләште. Йөзе көлде, күзләре көлӘмәде. Тавышындагы борчуны да яшереп бетерә алмады ул.
— Рухия бит әле?.. Хәлләрең ничек? Аруракмы? Әйдәле, тикшереп карыйк…
Табиблар “син” дип сөйләшәләр. Моңа аптырарлык түгел. Монда ниндидер мәгънә бар. Мондый мөнәсәбәт аша табиб авыруга якыная, аның газиз бер кешесенә әверелә. Табиб авыруны гына түгел, авыру да табибны ныграк тоя башлый, аның хәленә, халәтенә һәм рухына барып ялгана…
Бала тавышы һаман тынмады да тынмады. Рухия инде аңлап алган иде — бу тавыш аның кан басымын үлчәп булашкан табибә ханым белән турыдан-туры бәйләнгән. Үзе дә сизмәстән, ул әйтеп куйды:
— Сезнең балагыз бармы?
— Ә? Минемме?
— Әйе, сезнең. Сез бит үзегез генә яшисез?
— Үзем генә…
— Балагыз ялгызы гына өйдә калдымы?
— Әйе, син каян беләсең аны?
— Белмим… Беләм дә, белмим дә…
— Ничек инде?
— Тоям гына… Балагыз бик нык өзгәләнеп, ачыргаланып елый. Сезгә кайтырга кирәк…
— Анысын үзем дә беләм… Эшем эш түгел, көн саен кереп йөри торган күрше карчыгы да авырып китте, ичмасам. Шуңа күрә Алмазның үзен генә калдырырга туры килде… Бик елыймы?
— Елый… Нык елый… Барыгыз, сорагыз да кайтып китегез… Минем өчен борчылмагыз, болай булгач тереләм инде мин…
— Сез… Сез чынлап әйтәсезме? — Көтелмәгән хәлдән аптырап, каушап калган табибә кинәт “сез”гә күчеп китүен сизмәде дә.
— Шаяртып кына ятасы калды инде…
— Ачуланмагыз, зинһар… Барыбер бу бик сәер…
— Сәердер шул… Әмма балагыз янына кайтыгыз. Ул сезгә кадерле, газиз булса — кайтыгыз. Балагыз исән-сау булсын, калганы мөһим түгел… Ходай Тәгалә ихтыярымы бу, тәкъдир эшеме — анысын соңыннан ачыкларбыз…
Табибә ханым чыгып киткәч, Рухия, баш сызлавын да, дөнья тавышларын да онытыбрак, озак кына уйланып ятты. Нәрсә бу? Нинди галәмәт? Кем сөйли аның теле белән? “Соңыннан ачыкларбыз” дидеме? Каян ачыкласын ул, ничек ачыкласын? Әллә күзне йомып торыргамы? Бәлки… кабат уянып караргадыр?
Рухия, башын артка ташлап, күзләрен йоммакчы гына булган иде, тагын палата ишеге ачылып китте. Шәфкать туташына ияреп, Миләүшә исемле дус кызы килеп керде. Килеп керде дә аһ итеп аның түшәге каршына барып тезләнде.
— Ән-не-кәем! Нишләдең син, Рухия?.. Котыбыз очты бит… Кызлар кайгырып беттеләр… И бәгырь, хәлләрең ничек соң?
— Ярый инде, түзәрлек… Каян белдегез?
— “Скорый” аша. Син эшкә чыкмагач, кемдер шалтыратып караган. Анда бөтенесен дә беләләр икән…
Сөенергә кирәктер дә… Әнә бит ишетү белән йөгереп килеп җиткән аның ахирәте. Әмма Рухия Миләүшәнең килүенә сөенә алмады. Ни өченме? Ни өчен икәнен белми ул. Тоя гына… Тагын шул тоем… Күңеле саф түгел бу Миләүшәнең, сүзләре ихлас түгел… Уйнаган кебек, ниндидер роль башкарган кебек ул… Әнә бит үзе матур сөйли, үзе бөтенләй башкача уйлый. Сүзе уена туры килми чукынчыкның…
“Әһә, шул кирәк сиңа, — ди. — Ходай бар ул, барысын да үз урынына куя ул. Иң бай егетне эләктереп, барыбызның да борынына чиерткән идең, әнә үзеңнең башың бетә язды… Син моннан чыкканчы, Зәйтүнеңнең башын әйләндерәм әле мин… Ул болай да безнең барыбыз белән дә йоклап чыкты инде… Ә хәзер бөтенләй минеке булачак… Шулай булмаса, исемем Миләүшә булмасын!”
Рухия моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул инде үзенең сәер халәтенә, яңа рухиятенә (кара, исеменә рас килеп тора тагын!) күнегә башлаган иде инде.
Миләүшә тәмле телләнеп сөйләнүендә булды:
— Борчылма, бәгырь, эшеңдә бөтенесен дә җайларбыз, синең өчен барыбыз да җан атып торабыз бит, нигә борчылырга…
Ә үзенең күңелендә бүтән уйлар…
“Кирпеч төшкән урында дөмексәң дә кайгырырга уйлаганым юк. Яшәрлекне калдырмадың бит, хәерсез! Бөтен кеше сиңа карап тора, бөтен кеше син дип тора… Бүтән кеше юк диярсең… Гарьләнеп үләрсең, билләһи!..”
Рухиянең түзәр әмәле калмаган иде инде. Ул, күзләрен йомып, эчке бер әрнү-сызлану белән башын, артка ташлап, мендәргә чумдырды да:
— Аһ! — дип, иңрәп-ыңгырашып куйды.
Миләүшәгә бу аһылдау ошамады. Ул, кискен калкынып, әйберләрен җыештырды да саубуллашып та тормыйча чыгып китте. Аның белән бергә Рухиянең үткән гомере, күңел тынычлыгы, мәхәббәте, хыял-өметләре дә китеп барды…
Рухияне дәвалаучы табибә Әминә исемле икән. Икенче көнне эшкә килгәч, ул, авыру янына кереп, өр-яңадан танышып чыкты. Бу юлы инде Рухиягә бөтенләй башка күзләр белән карады, сүзләре дә авыруга әйтелә торган гадәти сүзләр түгел иде.
— Рухия акыллым, — диде ул, — ярый кайтканмын әле. Алмазым карават читенә тартылган чыбылдык бауларына уралып буыла язган. Тагын бераз торса, үләсе булган… Хәзер үзен генә калдыраммы соң?! Мең-мең рәхмәтләр сиңа, син булмасаң, олы бәла килә иде бит… Беләсеңме, үзең дә сизмичә, син улымны үлем тырнагыннан тартып алдың… Ничекләр генә кире кайтарып бетерермен икән бу игелекләреңне?..
— Борчылмагыз, мин аның ничек килеп чыкканын үзем дә белми калдым… Ходай эшедер дип уйлыйм. Үзем дә аптырыйм, мин бит кеше уйлаганны белә башладым, кинәт кенә дөнья тәрәзәләре ачылып киткәндәй булды…
— Чынлапмы, Рухия?
— Чынлап шул… Мин сезнең балагызның бәла чакырып, өзгәләнеп елаганын да аермачык ишеттем…
— Шулай дисең шул… Баш селкенгәндә булгалый бу хәл… Болай җәрәхәте үзе куркыныч түгел. Бер атнадан аякка басасың анысы… Тик менә…
— Нәрсә, доктор?
— Йә ярый, юрап азапланмыйк әле. Барысы да тәрӘтиптә булыр. Ходай язган булса…
— Алла боерса…
— Рухия, баядан бирле сезне бер ир заты көтеп утыра. Керсенме? Ләкин озак сөйләшмәгез, яме… Сиңа тынычлык кирәк…
— Рәхмәт, доктор…
— Әйдә исемнәр белән сөйләшәбез, Рухия…
— Әйдә… Әминә…
— Болары — сиңа… улым белән икәү пешердек. Өчпочмаклары әле җылы килеш. Берәрсен ашап куй. Ә кунак егетен кертмичәрәк торырмын…
— Юк, Әминә… кертегез… Керт син аны… Тизрәк кертеп җибәр!..
— Ярар соң, ярар… Ләкин саграк бул. Бик пырдымсызга охшаган ул. Уйлаганнарын күңелеңә бик якын алма. Югыйсә… кыен булыр…
— Тырышырмын…
Нигә болай дип әйтте соң ул? “Тырышырмын”, янәсе… Көтмәдемени ул Зәйтүнне?! Өзелеп сөймәдемени? Кичә, башына кирпеч төшкән көнне дә, Зәйтүне янына — аның тулай торактагы түшәген уртаклашыр өчен бара иде бит. Алар кавышырга тиешләр иде… Менә бит ничек килеп чыкты… Тик нигә “тырышырмын” гына диде соң әле ул? Шомлы итеп әйтте, шикләнеп-сагаеп әйтте? Әллә тагын берәр нәрсә тоямы, нидер сизенәме аның күңеле?
— Рухия, исәнме… Сөеклем минем…
Рухия авырлык белән генә күз кабакларын күтәрде. Палата уртасында иңбашына ак халат элгән, аптыраулы йөз-кыяфәтен яшерергә тырышып та яшереп бетерә алмаган Зәйтүн басып тора иде.
— Мин сине кич буе, төн буе көттем… Нәрсә булды, Рухия?
— Булды инде, Зәйтүн… Ничек таптың? Рәхмәт…
— Их, Рухия! Син мине тиргәргә, орышырга тиеш. Үзем барып алсам, берни булмый иде… Ә мин көтеп утырам… Мәнсез, җансыз димә инде, ә?!
Рухия бу хакта артык сүз озайтып тормады; ул күңел төпкелендә баш калкыткан шомлы уйлары өчен борчыла башлаган иде инде.
— Рухия, тизрәк терелеп чык, яме? Авыртамы?
— Әллә ни авыртмый да. Сызлый гына… Үзең ничек соң?
— Менә… Төне буе юксынып чыктым…
Юк! Юксынмаган ул! Моны Рухия аермачык тойды. Зәйтүн күңеленнән суырылып чыгып, үзенең җан түрендә йомарланып төйнәлә башлаган куе томан арчылып, ачыклана барган саен, ул түшәккә ныграк сеңде.
“Шул гомер сине көтеп утырды дисеңме әллә? Кич буе кабакта аракы чөмереп чыктым мин, беләсең килсә, аннары күрше торактагы таныш чәчбинең юрган астына кереп чумдым… Ничек кенә кыланмадык без аның белән. Каян белә диген — өчәү кызыграк дип, дус кызын да чакырып кертте әле…”
— Зәйтүн…
— Әү, сөеклем…
— Ник алдыйсың?
— Син нәрсә, Рухия? Ант әгәр, бер тамчы да алдамыйм…
— Алдыйсың… Син бит бу төнне сөяркәң янында үткәрдең… Сөяркәләрең янында…
— Рухия, алдамыйм, дидем бит инде!
— Зәйтүн! Дәшмә! Бар, кит… Бүтән күземә күренмә…
— Рухия!
— Бар!..
Зәйтүн аптырабрак калган иде. Каян белә ул аның төнге маҗаралары хакында? Сөяркәләре хакында каян белә? Бер сер бар монда… Шуңа күрә сүз куертып торуның мәгънәсе булмас… Бер тынычланыр әле… Бер кирәк булыр әле аңа Зәйтүн. Инвалид, гарип-гораба булып калса, Рухия үзе генә нишли алыр, һаман шул Зәйтүнгә ялыначак ул… Ә Зәйтүн бу минутны сабырлык белән көтәчәк… Һәм… Һоп! Эләктереп тә алачак җәннәт кошын! Аннары инде нишләргә икәнен уйлап карар… “Бар!” — диярме?.. Шулай дияр, мөгаен. Менә бүген Рухия үзе әйткән кебек. “Бар! Миңа бүтән якын киләсе булма, тишек баш!” — диячәк… Ләкин, бу сүзне әйткәнче, рәхәтләнеп изәчәк, әвәләячәк әле бу яшь тәнне… Әнә бит ул ничек матур, саф булып, ымсындырып ята… Кашыкка салып йотарлык… Бөтенләй тотылмаган, каралмаган тән бу… Шушы япма аша да аның таза, тыгыз бот-чатларын, нечкә билләрен, тулы күкрәкләрен чамаларга була, минсиңайтим… Тотып карап туйгач кына, тәмам туйганчы, арыганчы, ялыкканчы өстендә талпынгач кына җибәрәчәк аны. “Бар! — диячәк. — Үзеңне үзең кара, миңа сылулар бетмәгән әле”, — дип тә өстәячәк…
— Рухия!
— Бар, кит! Кит, кит, кит…
Рухия чытырдатып күзләрен йомды. Зәйтүн ягыннан дулкын-дулкын булып килүче авыр тойгылар, уйлар ташкыны басылып, тоныкланып калды. Баксаң, бу күрәзә афәтеннән котылып тору өчен күзне йому да җитә икән. Рухия көтелмәгән ачышына сөенеп бетә алмады. Ничек яшәмәк кирәк болай, ничек түзмәк кирәк бу галәмәтләргә! Каян төште аның башына бу бәла? Иң якын дус кызы ниләр уйлап йөри бит… Яраткан кешесе ниләр кылып йөри… “Йа Хода! Түземлекләр, сабырлыклар бир бәндәңә! Тизрәк терелт аны, аягына бастыр, кеше ит!.. Игелегеңнән, шәфкатеңнән ташлама, догаңнан аерма…”
Тукта-тукта… Болары Рухиянең үз уйлары түгел бит. Алайса, кемнең уйлары? Зәйтүн чыгып китте. Аннары… ул болай уйлый да алмыйдыр. Аның башында хатын-кыз гаменнән башка берни дә юк… Кем соң бу догалы кеше? Бәй… Кем булсын?! Догалы да булгач, Мәрзия карчык инде! Күрше карчыгы! Ай-һай, шул микән? Каян белгән ул Рухиянең мондый хәлләрен? Эшенә барып белгәндер, бүтән каян белсен… Әнә бит ул ишек төбендә генә тора… Ә ник керми? “Кер инде, кер, Мәрзия апа… Мин сине көтәм, бик көтәм. Шундый туйдырды бу гөнаһлы дөнья шаукымы, аның ялганы туйдырды, син булса да күңелемне тынычландырып, җанымны юатып, дога сүзләре әйтеп кит…”
Шул вакыт, менә Ходайның рәхмәте, палата ишеге шар ачылып китте дә, аннан ап-ак фәрештә кебек, мөлаем, саф, әмма борчылудан нык кына талчыккан йөзле Мәрзия карчык күренде.
— Мөмкиндер бит?.. Син миңа дәштеңме, кызым?
Рухия тагын бер аптырады. Ул бит уйланып кына ята иде. Ә Мәрзия апасы ишеткән! Менә могҗиза!
— Мин ул, мин, Мәрзия апа… Керегез, ишек төбендә кыенсынып торасыз бит, шуңа чакырдым…
— Кыенсынмыйча ни, теге адәм кисәге атылып-бәрелеп чыгып китте ләса яныңнан… Бер-бер хәл булмаганмы дип шикләндем… Менә хәзер күрдем, тынычландым инде. Күзең бар, телең бар, зиһенең бар, калганы төзәлер, кызым, бер дә борчылма…
— Каян белдең соң минем монда икәнне, Мәрзия апа?
— Каян дип, син кайтмагач, Нәбиулланы эшеңә йөгертӘтем. Ул белеп кайтты.
— Нәбинеме?
— Шуны, кызым, шуны. Ул да бик борчылды. Сине ошатып йөри бит ул…
— Белмим тагы… Бер дә искәргәнем юк…
— Яратуны кычкырып йөрмиләр, балам. Ярату — күңел эше, аннары… күзләр эше… Күзләренә караганың бар идеме соң?
— Белмим тагы… Юктыр…
— Шулай булгач, каян беләсең син аның уйларын? Ниятләрен каян беләсең?
— Әй, әллә ниләр сөйлисең син, Мәрзия апа… Миндә ярату кайгысы түгел хәзер, күреп торасың…
— Ничек соң хәлләрең, кызым?
— Арулануга таба, диделәр, шуңа ышанам инде.
— Арулан, балакай, арулан. Синсез бик кыен… Йортыбызның яме югалды, нуры сүнде, чын ихластан әйтәм…
— Арттырасың инде, Мәрзия апа.
— Алай димә, кызым. Минем яшьтә сүз белән уйнап утыру килешми, гөнаһысына кермә…
Ничек кенә керергә теләмәсә дә, Рухия, убылып диярлек, Мәрзия карчыкның күңел ярларына төшеп китте һәм шул минутта ук ниндидер якты, сихри, хәтта күзнең явын алырлык нурлы-балкышлы дөньяда пәйда булды…
“И бала, бала… Ходай Тәгалә үзенең сөйгәннәрен сынарга ярата. Сине дә сыный гына ул. Бу бер дә бәла-каза түгел, бу сынау гына… Шулай кабул итик… Догаларыбызны да шушы сынауны кичеп чыгу өчен көйлик. Терелерсең… Терелмичә ярамый. Яшәргә кирәк бит… Әле синең барысы да алда. Никахың да, гаилә тормышың да, бәхетең дә… Иреңнән иркәләнәсең бар, балалар табасың бар, аларның игелеген күрәсең бар әле синең… Кем белә, Нәбиулла белән дә кушылуыгыз бар. Ул да төшеп калганнардан түгел. Йөзеңә кызыллык китермәс…”
— Тагын шул турыда уйлап утырасыңмы, Мәрзия апа?
— Ә? Нәрсә дисең, кызым?
— Тагын Нәбине димләп утырасыңмы, дим…
— Әйе шул, каян белдең аны, кызым?
— И Мәрзия апа, мин хәзер кеше уйларын укый алам бит…
— Тәүбә-тәүбә диген, балакай. Ни сөйлисең син? Илаһи рухлар эше бу, алар эшенә тыгылырга ярамаганны беләсең бит…
— Беләм дә соң… Мин үзем дә шул рухларның берсенә әйләнеп барам, ахры… Исемем дә туры килеп тора бит, ичмасам…
— Син чынлап сөйлисеңме, кызым? Куркытмале мине… рухлар хакында шаярып сөйләшергә ярамый…
— Ышанмыйсың инде син, беләм… Алайса әйт әле менә, Мәрзия апа, синең иң изге теләгең нәрсә?
— Әйтмим дә, нитмим дә, күңелгә коткы кертмә, кызым…
— Юк, син әйт, әйт! Әйтмә дә, уйла гына: ни теләр идең менә бу минутта?
Карчык каушабрак калды, йөзенә, күзләренә уйчанлык йөгерде.
— Мәрзия апа, син бит хәзер мәрхүм картың хакында, җир йөзенә чәчелгән балаларың хакында уйлыйсың… “Их, бер генә мәртәбә җыелып утырырга иде”, — дисең… Шулаймы? Шулай бит?
— Шулай, кызым… Әүлиядыр син… Кеше түгелдер…
— Тагын бер генә сорыйм әле, ә, Мәрзия апа?.. Әйт менә миңа: нәрсә ул бәхет? Уйлыйсыңмы? Бәхет ул, синеңчә — күңел тынычлыгы… Мин моны болай да беләм.
— Рухия кызым, мин дә бер әйбер сорыйм әле, ачуланма. Син бит илаһи дөнья капкасыннан кереп-чыгып йөри аласың… Балаларымның барысы да исән-саумы? Әйт әле шуны…
— Исән, барысы да исән-сау, Мәрзия апа, бер дә борчылма…
— Ә картым? Рәхмәтуллам ничек анда? Оҗмах түрендә матур гына яшиме? Сагынамы мине? Балалары хакында кайгыртамы? Безне догаларыннан ташламыймы?
— Ул да әйбәт кенә яшәп ята. Ләкин бик юксына сезне. Әмма көтми әле. Чакырмый да. Яшәсеннәр, ди. Үз дөньяларында озын-озак гомер кичерсеннәр, монда килергә өлгерерләр әле, ди.
— Шулай диме? Бик сагынамы?
— Сагына шул…
— Димәк… миңа да барырга вакыт җитеп килә… Мәрхүмнәр сагынса, шуңа диләр бит…
— Ул кадәр нык сагынмый ла ул, уйлый гына…
Рухия Рәхмәтулла картның оҗмах түрендәге тормышы хакында берни дә белми иде. Мәрзия карчыкның күңеле булсын, тынычлансын дип кенә сөйләде… Ә барыбер рәхәт иде. Күрәзәче булуның шул ягы да бар икән: ул кешеләргә өмет бирә ала, аларны тынычландыра, сабырлыкка күндерә, догага, иманга кайтара…
2
Рухия төгәл бер атна ятты. Җәрәхәте бик тиз кайтып, яра җөйләре бик тиз йомылса да, илаһи дөнья юлларына ялгыш кына ачылып киткән зиһен капусы ябылмады да ябылмады. Моңа үзе бик борчылса да, табиблар әллә ни кайгырмадылар. Киресенчә, илаһи шаукымга тарыган пациент эләгүдән файдаланып, үзләренең шәхси проблемаларын хәл итеп калырга тырыштылар, алардан ишетеп, күрше палатадагы авырулар кереп йөри башлады. Әминә иң элек бер хатынны алып керде. Рухия шундук искәрде: бүлмә буйлап йөргәндә дә сөрлегә язып йөри торган бу бик бетәшкән җан иясенең йөзеннән нур качкан иде. Бу нурны “яшәү нуры”, “тормыш нуры” яисә “хәят нуры” диләр. Яшәве газапка әверелгән кеше йөзе иде аңарда. Ә күзләре… Күзләре: “Яшәсәм дә, яшәмәсәм дә миңа барыбер”, — дигән кебек карыйлар. Кайчандыр чибәр булган ул. Кара ай кашлы, зәңгәр, хәтта яшел күзле, төз, матур борынлы, озынча, зифа яңаклы бу хатын үз вакытында күп ирләрнең башына җиткән булырга тиеш. Иреннәре! Алар хакында әйтмәдек бит әле… Бу калку, сусыл иреннәр үбешер өчен генә яратылган кебек. Бит очларындагы “мәхәббәт күлләвекләре” сөйләшкән чагында тагын да эчкәрәк батып китәләр. “Ир затыннан булсам, шундук гашыйк булыр идем!” — дип уйлап алды Рухия. Аннары уйлаган уеннан кире кайтты. Бу хатынның бөтен эче авыр һәм газаплы гөнаһтан һәм шул гөнаһлары өчен үкенүдән, тәүбәдән гыйбарәт иде…
Рухиягә бик тиз килеп иреште: Назлыгөл исемле бу яшь хатын ике бала табып, икесен дә ташлап калдырган, өченчесе карынында үлгән, бозыла башлагач кына чистартып алганнар. Шуннан мантый алмаган мескен. Кияүгә дә чыгып караган, бәхете булмаган. Ике ире дә авырып үлгән. Икесенең үлемен дә Назлыгөлнең нәсел тамырларында калган бозык авырудан күргәннәр…
Боларны Рухия тоеп белде. Калганнарын хатын үзе сөйләп бетерде:
— Гомер буе кешегә түшәк булып яшәдем. Матур тормышка, бай тормышка, рәхәт тормышка хәләл тәнне сатып та ирешеп була дип уйладым. Бәхетнең ике чабуыннан да эләктереп калмакчы булдым: имеш, байлык та җыям, рәхәт-ләззәтендә дә туйганчы йөзәм… Йөзүен йөздем анысы, акчам да җитәрлек, тик менә шул арада тәнемнең җылысын, күзләремнең нурын югалтканмын, йөземнең суын җуйганмын… Алары булмагач, сәламәтлек бик тиз китә икән… Берәр ничек кайтарып алып булмас микән шул җылыны, шул нурны? Ярдәм итә алсаң, ярдәм ит, зинһар… Үтенеп, ялварып сорыйм… Бәясеннән тормыйм… Сине бит, бөтенесен дә белә, диләр. Нишләргә хәзер миңа — хет шуны әйт…
Рухия үзе дә нык дулкынлана иде. Юк, нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгәннән түгел. Бу хатынның авыр язмышы шулай тетрәндерде аны. Пәйгамбәрлеге ачылуын ачылды, әмма ул адәм балаларының каһәрле язмышларына күнегеп җитмәгән иде шул әле. Андый язмышларга күнегеп булмыйдыр да… Шушы хастаханәдә ятканда гына да, әллә күпме кешенең гомерен, киләчәген күзаллады, әмма әле бер генә бәхетле язмыш та очратканы булмады аның. Барысын да дулкынланып, бертигез дәрәҗәдә тетрәнеп кабул итте Рухия үз күңеленә. Юк, күнегә алмады, алмады…
Үз язмышы нинди соң аның?! Шушы гөнаһсыз тәнен кешелек намусын югалткан бәндә кочагына ташлый язды бит… Башына кирпеч төшмәсә, ниләр генә булып бетәр иде икән? Аның язмышын Ходай Тәгалә ничек юрар иде икән?..
Ә бит алар бик матур таныштылар. Татарлар гына җыела торган бию мәйданчыгында очраштылар. Ике тулай торак арасында көйләнгән бу “пятачок” бик күп татар яшьләренең юанычы иде ул вакытта. Шунда танышып, матур гаилә корып җибәрүчеләр дә шактый булды. Рухия — фабрикада, Зәйтүн заводта эшли. Икесе дә авылдан, бер-берсенә тәңгәлләр, пар килгәннәр. Ләкин бергә үткән ике ел эчендә ныклап йөрешеп, кавышып китә алмадылар. Фабрика Рухиягә бер бүлмәле фатир биргәч тә бергә булмадылар әле. Рухия Зәйтүннән кирәкле сүзне көтте. Тегесе ул мөһим сүзне әйтмәде. Яшәрлек кенә бүлмә дә бар иде югыйсә…
Ә беркөнне Рухия үзе Зәйтүн янына китте. Аңа сөяркә булып, балага узарга теләде ул. Күңелендә төрле уйлар әйләнде ул мәлдә. “Балага узсам, бәлки, бергә дә булырбыз” дигән уй янында “Бала белән дә алмаса, үзем карап үстерермен, миңа бер иптәш булыр” дигән уй да сизелер-сизелмәс кенә, тыйнак кына гомер сөрә иде.
Ә менә ничек килеп чыкты… Бөтен язмышын теге каһәр төшкере кирпеч кисәге бутады да куйды. Күпме генә тырышса да, Рухиягә бирелгән язмыш җебен Ходай Тәгалә үз кулыннан ычкындырмады… Хәтта үзенең илаһи шаукымын да өстәп бирде…
— Беләсеңме, Назлыгөл, — дип башлады сүзен Рухия, — асылыңа кайтыр өчен сиңа бер генә юл бар.
— Нинди юл, нинди?
— Син кайчандыр югалткан балаларыңны табарга тиеш, аларның күзләренә карарга тиеш… Шул вакытта синең йөзеңә нур кунар, шул нур белән бергә сәламәтлегең, күңел тынычлыгың кайтыр. Бар, йөрмә монда адәм көлдереп, врачларны эшләреннән аерып… Үзең эзлә, тап һәм үзең тәрбиялә газиз балаларыңны! Менә шунда гына терелерсең. Бала бәхиллеге ана фатихасыннан ким түгел ул. Бала рәнҗеше сихер чакыра — моны бервакытта да хәтереңнән чыгарма…
Рухия үзен-үзе танымады. Ул — иң гади авыл кызы, фабрика эшчесе — кинәт кенә әнә нинди акыллы сүзләр сөйли башлады. Гүя ул үзе сөйләми дә, аның теле белән ниндидер илаһи, сихри көчләр сөйләшә, аның өчен ниндидер илаһи рух яши…
Палатасына хәтәр чир белән авырый торган хатын кергәч, Рухия моңа тагын бер мәртәбә ышанды. Авыру хатынның бәласен шундук аңлап, төшенеп алды ул: бу бит бервакытта да яратмаган! Тормышка чыккан — ирен яратмаган, бала тапкан — баласын яратмаган, дусларын, кардәшләрен, күршеләрен яратмаган… Ата-анасын да, хәтта үзен дә яратмаган ул…
Шуның өчен җәзасын да күргән. Рухия бу хәтәр чирне ни өчен дәвалап булмавын аңлады. Яратмаган кеше бервакытта да ярата алмый икән. Ә менә шушы чикне уза алган кеше могҗиза иясенә әверелә, чөнки ул булдырып булмаган эшне эшли: ярата башлый… Ә бу хатын инде ярата алмаячак. Аның бу хисе төбе-тамыры белән сүнгән, үлгән. Шуңа күрә дә Рухиягә:
— Каты, яшел алма аша, — дип, теге хатынны юатып, өметләндереп чыгарып җибәрүдән башка чара калмады.
Бер атна үткәч, Рухия үзен өенә чыгаруларын үтенде. Тыңладылар. Әминә аны автобус тукталышына кадәр озатып куйды. Дыңгычлап тутырылган автобус эчендә кайтуын, төшкәч, урам аша чыгып, ишегалдына керүен төштәге кебек кенә хәтерли Рухия. Һәр кешенең үз тарихы, үз киләчәге, үз язмышы. Барысы да көн кебек ачык…
Менә бу хатын анасы өчен борчылып бара. Аның анасы каты авырый. Дару да алмый инде аны. Ә менә кызының җылы, итагатьле сүзе гомерен бераз озайтачак әле…
Тузан каткан тәрәзә аша урамга карап баручы егет — бәхетле җан. Бүтәннәргә ничек кенә белгертмәскә тырышса да, булдыра алмый, бара-бара да кинәт кенә матур итеп, мәгънәле итеп елмаеп куя. Дөньяга елмая… Ә бәлки, күңеленә мәңгелек хис, хис кенә түгел, якты образ булып кереп урнашкан сөйгәненә елмаядыр? Бәхетле булсыннар, бәхетле булсыннар…
Ә-ә-ә-әнә теге әбигә яшәү рәхәт түгел. Сызланып бара. Бөтен тәне сызлый, җаны сызлый. Югыйсә бөтен балалары да исән-сау үзенең. Бәхете юк… Бәхет, бер карышса, балаларга ияреп кенә килми шул…
Ә менә бу кызның киләчәге кызык. Очрашуга бара ул. Һәм… бүген күрешәчәк егете белән озын-озак гомер кичерәчәкләр…
Бу карт — чын татар карты. Ак чәчле, йомшак, ак сакал-мыеклы… Бөтен уе — дога. Дога белән уйлый, дога белән яши. Бөтен рухи таянычы да — шул дога. Догасы якты булса да, күңеле якты түгел аның. Бер малае Әфганстанда, берсе Чечняда һәлак булган. Татар балаларына, йә, әйт инде, бу мөселман илләрендә ни калган? Карт бу сорауга җавапны белә: язмышлары шулай йөрткән. Тәкъдир кушуы буенча йөргәннәр алар… Шуңа да тыныч, сабыр. Чөнки ул — тәкъдир иясе, дога иясе…
Таныш тыкрыктан борылып, ишегалдына керәм дигәндә генә, Рухия каршына дөм исерек бер ир килеп чыкты. Ул алга сөртенеп киткәндәй итте дә шундук Рухия кулындагы сумкага килеп ябышты… Болай да зиһене иләсләнеп торган кыз, башка бер вакыт булса, каушап, аптырап калыр иде, ялыныр-ялварыр иде, елап-сыктап бетәр иде, әмма ничек тә ычкынырга, котылырга тырышып карар иде. Бу юлы ул тартышмады, кычкырышмады, кулындагы сумкасын тыныч кына ычкындырды да:
— Сине өеңдә авыру анаң көтә. Бер кашык су кабарга тилмереп ята ул. Ә син кеше талап йөрисең… Бар кайт, акчаны ал да сумканы кире бир, — диде.
Теге бәндә озак кына һушын җыя алмыйча торды. Хәтта сискәнеп, айнып киткәндәй булды. Күзләрендә җан әсәре юк иде, “ә” дигәнче шул җан пәйда булды. Ул, ниһаять, аңына килеп, кулындагы сумканы Рухиянең аяк астына атып бәрде, аннары, кырт борылып, йөгереп китеп барды…
— Рухия! Рухия!..
Рухия урам ягыннан килгән тавышка артына борылып карады. Йөгерә-атлый килүче кешене ул шундук танып алды. Мәрзия карчык мактап бетерә алмаган Нәби-Нәбиулла иде бу кеше.
Менә ул йөгереп килде дә җирдә яткан сумканы иелеп алып Рухиягә сузды.
— Мәгез, алыгыз. Мин аны ерактан ук күреп килдем. Килеп җитеп кенә булмады… Ә сез шундый батыр икән!.. Бер карау белән теленнән, һушыннан яздырдыгыз… Хәлегез ничек? Сез үзегез дә больницадан гына бит әле… Шулаймы?
Рухия шундук аңлап алды. Якты, күркәм иде бу кешенең күңеле. Артык яшь тә, карт та түгел. Шулай да күбрәк яшь… Анасы белән генә яши икән… Күңелендә ниндидер авыр моң, сагыш бар. Әмма гүзәл, якты моң, сагыш ул. Авыр, әмма гүзәл моң-сагыш шул мәхәббәт дигәннең үзе була бит инде!
Нәбинең күзләре генә түгел, күңеле дә: “Яратам!” — дип тора иде. Ничек элегрәк күрмәгән боларны Рухия? Аның егете бар иде шул. Зәйтүн күз-башын әйләндергән булгандыр…
Сизелеп тора — Нәби беренче мәртәбә олы сөю хисенә юлыккан. Ләкин бу аның соңгы сөюе дә. Үзе моны белә микән? Белмәсен дә. Белмәсә, яхшырак, уңайрак, чөнки гашыйк кеше — ялангач кеше белән бер, каушаудан әллә нәрсәләр эшләп ташлавы бар…
Рухия Нәбинең күзләренә йотлыгып карап торды. Андагы мәхәббәт көчен берни белән дә чагыштырырга мөмкин түгел иде. Ул — мәхәббәт, бары шул гына…
— Нәби… Синмени инде ул — Нәби… Нәбиулла?.. — Бик кадерле туганын очраткан кеше кебек, Рухия, озын, зифа бармаклары белән үрелеп, каршысында торган егетнең тыгыз, мул яңакларыннан сыйпап куйды: — Менә нинди икән син — Нәби…
3
Хастаханәдән чыгарга рөхсәт бирсәләр дә, табиблар Рухияне берәр айга өйдә калдырдылар. Аның өчен өр-яңа тормыш башланды. Ул үзен бүтән шәһәрдән, бүтән илдән, хәтта бүтән планетадан килгән кеше кебек хис итте. Чөнки башкалардан бик нык аерыла иде ул. Бер ягы гына күрсәтә торган пыяла була бит? Рухия карап торган яктан гына күрсәтә иде бу тәрәзә. Шуңа күрә дә авыр иде аңа. Чөнки кешеләр тормышында, аларның күңелендә, шатлык-сөенечкә караганда, кайгы-борчулар күбрәк булып чыкты. Ул тагын шуңа төшенде, аптыраплар, шаккатыплар бетте: тирә-юньдә ялган күп иде. Кешеләрнең бөтен яшәеше, гамәли һәм рухи дөньясы ялган-хыянәттән генә тора иде. Ялган гадәти хәлгә, рухи халәткә һәм көндәлек яшәү рәвешенә әверелгән — заман, хыянәт заманы килгән икән бит!
Миләүшә белән Зәйтүннең ялганын белгәч үк үрмәләп керә башлаган иде аның күңеленә бу авыр тойгы. Иң якын кешеләренең ялганыннан шашар дәрәҗәгә җиткән бер мәлдә, табибә Әминә, аннары Мәрзия карчык белән Нәби очрады. Алар аның бер якка ишелә башлаган күңел ярларын тигезләп, ныгытып куйдылар, андагы якты, өметле хисләргә сүнәргә ирек бирмәделәр.
Ләкин барыбер дә пычрак күп иде. Бу бигрәк тә ярдәм сорап керүче үксез, борчулы һәм авыру җаннарны кабул итә башлагач ачыкланды… Рухия әйбәт, җылы сүз өмет итеп килгән беркемне дә кире борып чыгармады.
Ләкин… Хикмәтнең дә хикмәте була икән! ПәйгамбәрӘлек тә гөнаһка китерергә мөмкин икән! Рухия үз күңелендә туган башбаштак уйлардан гарык булып бетте. Ничек була инде бу? Кешеләрнең ялганын фашлап кына, аларны бәхетле итеп булмаганын күптән аңлады аңлавын… Ә бит шул ялганны кайчакта яшереп тә калдырырга кирәк икән… Яшереп калдыру үзе дә ялган булып чыга түгелме? Ялганны ялган белән каплап буламы соң?
Рухия аптырап бетте. Бәй, аптырамаган җиреңнән аптырарсың. Беркөнне яшь кенә хатын кергән. “Әйт әле, — ди бу, — ирем мине яратмый башлаган кебек. Шул дөресме?” — ди. Рухия ни әйтергә дә белмәде. “Синең иреңнең тагын бер хатыны бар. Ул хатынның да баласы бар. Ул бала да иреңә “әтием” дип эндәшә. Һәм… ул хатын да ирең хакында: “Ул мине яратмый башлады”, — дип әйтә алмый бит инде!.. Бәлки, әйтергә кирәк тә булгандыр... Рухия дөресен әйтә алмады, шуның белән гөнаһлы булды. “Синең хакта да ул нәкъ шулай уйлый. Аңа ягымлырак бул, күзенә мәхәббәтлерәк күренергә тырыш, ләкин түбәнлеккә төшмә, балаң белән күбрәк аралашсын, үзең дә янында бөтерелебрәк тор. Күп сөйләш, күзенә туп-туры карап сөйләш, башыннан сыйпа, кулыннан тот… Инде алай да булмаса, бала тап”, — дип, көйләп-чөйләп чыгарып җибәрде.
Икенче берәү ишетеп кергән. “Игезәк туганым бик нык авырта. Ничек аякка бастырырга аны?” — дип сорый. Нәрсә диясең инде аңа? Шуны да аңламагач ни — беренче игезәкнең сәламәтлеге, иминлеге тулысынча икенчесеннән тора бит. Рухия ачыктан-ачык әйтеп бирде: “Дөрес яшә, син дөрес яшәсәң, туганың да терелер”, — диде. Әмма Рухия белә иде инде — хакыйкать күпкә ачырак. Игезәкләрнең түшәк өстендә ятканы калкынып чыгып булмаслык хәлдә, зур гөнаһларга баткан иде. Аның өстендә ана яше дә, бала яше дә, шулай ук кеше каны да, кеше җаны да бар. Һәм берәү генә түгел. Боларын Рухия әйтми калдырды.
Үлем белән бәйле тагын бер очрак тетрәндерде Рухияне. Беркөнне Мәрзия әби үзенең ерак танышын ияртеп кергән. Бу ирнең сөекле хатыны кинәт авырый башлаган. Табиблар: “Мантый алмас бу, барына да әзер булып торыгыз”, — дигәннәр. Рухия ул ирнең күзенә карау белән төшенде, чак кына йөрәге тотмый калды. Кеше ышанмаслык хәл бит: әллә каян күренеп тора — тиздән бу ир үзе үләчәк. Әйе-әйе! Авыру хатыны өчен борчылу аны якты дөньядан алып китәчәк, ә хатыны, терелеп, озын-озак гомер кичерәчәк…
Рухия Мәрзия карчыкка аермачык итеп әйтте:
— Миңа үлем мәшәкате белән кереп йөрмәсеннәр, болай да йөрәгемә күп алдым. Моннан соң Ходай Тәгалә эшенә кысыласым килми. Үзеңнең йомшак, ипле телең белән аңлатып, җайлап җибәр инде, яме…
Мәрзия карчык эшнең рәтенә бик тиз төшенеп алды. “Күрәзәче Рухия”не сорап килгән кешеләрне иң элек үзе кабул итә башлады. Вак-төяк үтенечләрне шундук хәл кылып чыгара. Ике темага бөтенләй кагылмый. Үлем һәм балалар язмышы белән бәйле үтенечләрне шунда ук кире кага. Беренчесе буенча Рухиянең катгый шарты булса, икенчесен үзе уйлап тапты. Кайчандыр әйтәләр иде бит: бала язмышын юратырга ярамый, диләр иде… Рухия дә юрамады, юрыйм, багам дисә дә, Мәрзия карчык аны бу сихергә якын җибәрмәскә тырышты.
Күрәзәлек күбрәк сөю-сөелү тирәсендә барды. Әнә, кылка гына киемгә төренеп, бер хатын кергән. Гүзәл исемле икән. 30 яшьтә генә булуына карамастан, 45–50 яшьләр бирерсең, билләһи! Киеме генә таркау, шапшак булса бер хәл. Йөз-битенең, чәчләренең дә сөю-мәхәббәт белән һичнинди уртаклыгы юк. Рухиянең чын-чынлап ачуы чыкты. Теге хатынның кулына көзге тоттырып, уратып-нитеп тормыйча әйтте дә салды:
— Менә карале. Сине кем яратсын, син бит үз-үзеңне дә яратмыйсың! — диде.
— Ничек инде? Мине ирем яратсын, шуның өчен кердем дә…
— Башкалар яратсын, үз итсен өчен кеше иң элек үз-үзен хөрмәт итәргә, яратырга тиеш, белдеңме?
— Белдем дә соң… Хәзер нишләргә инде миңа?
— Бар, кайт та үзеңне тәртипкә китер. Ирең егылып китәрлек булсын!
...Ирле-хатынлы кешеләр кергән. Күңелләре тулы шик-шөбһә.
— Улыбыздан хат-хәбәр юк. Исәнме-юкмы, әйт әле… — диләр болар.
— Улыгыз кайда соң?
— Чечняда хезмәт итә иде шул…
— Киткәненә күпме?
— Ярты еллап бар.
— Хатлары килдеме?
— Баштарак еш яза иде, аннары сирәгәйде, хәзер бөтенләй хәбәр-хәтере юк… Шуңа борчылабыз да…
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Күрәзә - 2
  • Büleklär
  • Күрәзә - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4642
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2039
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4632
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1947
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4586
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2006
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4609
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Күрәзә - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 527
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 358
    56.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    70.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    80.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.