Latin

...Кунды, кичде

Süzlärneñ gomumi sanı 325
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198
34.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бу йир үзрә[13] ничә хан кунды, кичде[14],
Ки хан үзрә[15] ничә хан кунды, кичде.

Бу дөнья бер көһел кар(е)бансарайдыр[16],
Ки ничә дөрле карбан кунды, кичде.

Бу өвдә[17] чөн дәхи без бер кунагыз[18],
Ки монда ничә миһман[19] кунды, кичде.

Дүкәли[20] хуҗа, кол, бай, юхсыл[21],
Гидай[22], шаһ йексан[23] кунды, кичде.

Камусы аглайу[24] килде вә күчде,
Әйт: канкысы хәндан[25] кунды, кичде?!

И ничә натәван илә тәвана[26],
Ничә дана[27] вә надан кунды, кичде.

Бу җөмлә халкы[28] бер-бер нәүбәт илә
Он итде бу дегермән, кунды, кичде.

Бу базар эчрә һәрбере мәтагын[29]
Сатубән[30] корды дөкян[31], кунды, кичде.

Бу зәһрә һич бере булмады тиръяк[32],
Бу шәһрә[33] ничә агъйан[34] кунды, кичде...

...Җиһани хөкменә мәхкүм идәнләр[35],
Әҗәл хөкменә фәрман, кунды, кичде...

...Кани ул Адәм, Хаува, ки әүвәл
Бу мөлкә килде гөръян[36], кунды, кичде.

Кани Нух, Хәлил, Исхак, Йагъкуб,
Йа Йосыф-маһе Кәнган?! – Кунды, кичде...

...Кани Идрис йа Гыйса ибне Мәрьям,
Дәхи Муса ибне Гыймран[37]?!-Кунды, кичде...

...Кани Искәндәр, Кәсри вә Кайсар[38],
Ничә фәгъфур[39], хакан[40] кунды, кичде...

...Бу таҗ-тәхтә һәргиз горрә улмаң[41], –
Ки ничә шаһ, солтан кунды, кичде...

...Бу мәйдан(н)ы тотмады бере һич,
У(л) җөмлә пәһлеванан[42] кунды, кичде...

...Камал Өмми җәһанә горрә улма,
Чө(н) сәнең бики чәндан кунды, кичде[43]...
_____________________________
[13] Йир үзрә – җир өстендә (йөзендә).
[14] Кичде – "теге дөньяга китте" мәгънәсендә.
[15] Хан үзрә – мәмләкәткә.
[16] "Бу дөнья – бер иске кәрвансарайдыр" (кунак йорты).
[17] Өвдә – өйдә.
[18] Кунагыз – кунакбыз; кунабыз.
[19] Миһман – кунак.
[20] Дүкәли – никадәр.
[21] Юхсыл – юксыл.
[22] Гидай – фәкыйрь, ярлы.
[23] Йексан – бердәй; бер төрле рәвештә.
[24] Камусы аглайу – һәммәсе елап.
[25] "Әйт: кайсысы шат булып..."
[26] "И ничә көчсез белән көчле (куәт иясе)".
[27] Дана – белемле, белем иясе.
[28] Җөмлә халкы – барлык халыкны.
[29] Мәтагын – әйберен, малын.
[30] Сатубән – сатып; сатар өчен.
[31] Дөкян – кибет.
[32] "Бу агуга һич булмады аны бетерә торган дәва" (противоядие).
[33] Шәһрә – шәһәргә.
[34] Агъйан – бай; затлы.
[35] Мәхкүм идәнләр – хөкем ителгәннәр.
[36] "Бу патшалыкка килде ялангач..."
[37] Биредә дини-мифологик затлар санала.
[38] "Кайда Александр (Македонский), Хөсрәү вә Цезарь".
[39] Фәгъфур – Кытай императоры.
[40] Хакан – төрки, монгол халыкларының императоры; каган.
[41] "Бу таҗ – тәхеткә һич алданма (кәпрәймә)".
[42] "Ул барлык пәһлеваннардан..."
[43] "Өмми Камал җиһанга алданма, Чөнки (ул) синең кебек ничәләрдән калды..."
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.