Latin

Күке Фалы

Süzlärneñ gomumi sanı 2528
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1520
40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

Хикәя
Ул елны авылга җәйнең иң матур вакытында, июньнең икенче яртысында ук кайтырга насыйп булды. Көннәр шундый да рәхәт һәм матур тора иделәр. Әле печәнгә төшәргә иртәрәк. Авыл кырларында, яшелчә бакчаларында эшләрнең беразга бетебрәк торган чоры. Халык тыныч ялда. Кичләрен урамның әле бер башында, әле икенче очында йә гармун-тальян моңы кузгала, яки берәр яшь йөрәк кычкыртып магнитофон-радио ишене ялгап куя. Җыр агыла, көй. Алар белән бергә сагыш яисә дәрт күңелгә йогып кала.
Дүсем авылы гаҗәеп матур таулары, тугай һәм чишмә-инешләре, әрәмәлек һәм яшел тирәкләре бишегендә көннең татлы имчәгеннән тамган ләззәт белән яши. Минзәлә инешенең аръягындагы, тауларга менеп киткән Ләшәүтамак авылының һәр селкенгән чиләге, киртә башына менгән әтәче, вакытсыз адашып аваз салган кәҗәсе-сарыгы, урамнарына болыннан мунчагын өзеп килеп менгән бозауларының мөгердәшүе, кешеләренең үзара вакытлы-вакытсыз аваз салышып сөйләшүләре белән генә бу илаһи дөньяда да адәм балаларының, алар белән бергә терлек һәм кошларының, табак һәм савытларының яшәүләрен искә төшерә. Ә Дүсем, табигате аларныкы кебек шыр ялангач булмаганлыктан, күз рәхәтендә генә түгел, җан сәгадәтен дә табып, сабый бала сыман гамьсез хәлендә хәтта көндезләрен дә йоклыйдыр сыман. Монда аваз салып эндәшү түгел, кешеләр колактан узып исәнләшергә дә кыенсыналар. Гүяки шулай илаһи тынлыкны, сандугачларның тирәкләрдә шашынып сайравын, күкеләрнең шау агачларны тибрәтеп кычкыруларын бозасылары, шушы җәннәт кошларын куркытасылары килми.
— Нинди рәхәт вакытлар!— диде әнкәй.— Күкләрдән нигъмәт тама.
Ул шунда кечкенә, матур, йомшак учларын алга сузды. Менә аларга шул нигъмәттән бер орлык иңәр дә, әнкәй аны миңа да күрсәтер сыман иде. Ә аннары авызына кабар аны. Шундый да тәмле булыр!
Мин, тугайга төшеп, вак-төяк чыбык-чабыклар җыеп, учак тергезгән, шунда шашлык кыздырам дигән ниятемдә идем. Соңгы елларда бу рәвешле тәгамьләнү һәммә кешенең диярлек гадәтенә әверелеп китте. Шәһәрдән кунакка кайталар да, су буенда яки болында, учак ягып, табигать кочагында ит кыздырып, шуны капкалап, гаиләләре, туганнары, дуслары белән ял итәләр бездә халык. Башкалар шулай эшләгәч, минем әнкәй генә үз баласының ниятенә каршы килә димени инде? Өйдә мул ризыклары өстәлен тутырып, тәмам сыгып торсалар да, яшьләрнең табигать кочагын үз итүләрен хуплый иделәрме аналар? Әллә моны да ял итүнең бер шарты дип уйладылармы — белмим. Әмма татарда борынгыдан сәйрамга чыгу дигән гадәт булган. Минем дә учагым шул сәйрамга чыгудан безнең көннәргәчә килеп җиткән яки соңгы елларда гына яңара башлаган җирсү идеме — әйтә алмыйм. Тәгаен гына шуны беләм: тугайда учак ягып, ит кыздырып ял итү шундый да рәхәт һәм күңелле гадәтләрдән иде.
Уңымда-сулымда өзелеп-өзелеп сандугачлар сайрый, арырак кәккүк кычкыра. Аны икенчесенең авазлары алыштыра. Артта, әлеге дә баягы тауга менеп баручы иләмсез Ләшәүтамак авылы, онытылып китеп, үз тормышы белән шаулаша, түрдә, Минзәлә инешенең бу ягындагы минем Дүсем авылында, кемдер тагын тальян моңы белән җыр суза, балаларым, хатыным, тугайдан болынга күтәрелеп, чәчәкләр җыеп йөриләр. Әнкәй, кулларына кузгалаклар табып алган, бире таба килә. Дөньям — түгәрәк, оям — җылы, бәхетле. Күкеләр тына белми күкелдиләр, гүяки нәрсәне булса да миннән санаттырасылары килә. Мәсәлән, кесәдәге акчамны, киләсе-китәсе байлыкларны, гомерне, әйеме?
Берүк «әйе» дип килешә күрмәгез, кесәсендәге акчаны беркем дә күкедән санатмый. Ә менә алда булачак гомерне? Анысын беләсең килсә, күкедән сорау фалы бар халыкта. Әллә соң тәвәккәл итәргәме? Юкка кычкырганчы, санасын әйдә! Әнә бит, туктаганнары юк, берсен икенчесе алыштырып кына торалар: «Кәк-кү, кәк-күк, кәк-кү, кәк-күк!» Сорыйммы әллә?
Юк! Сорамыйм! Ходай күпме биргән, шул инде безгә. Анысын да күкедән санатып торырга димени? Аннары, каян белсен ди ул? Күке — фәрештә түгел. Аллаһының Тәкъдирләр китабын укый алмый, хәер, укый да белми!
Шунда исемә төште: убыр, шайтан ялчысы, урманда «кәк-кү» дип кычкыра-кычкыра, кешеләрне үз артыннан ияртеп китеп адаштыра икән, имеш. Бервакыт шулай урман буенда кызлар, күз йомышлы уйнаганда, күзе бәйләнелгәннән кача биреп, «мин монда, кәк-кү», «мин монда, кәк-кү» дип, шарт куешканча аваз бирәләр икән. Аларны шайтан тыңлап торган да, убырны күкегә әверелдереп очырган. Кызлар, кичке эңгердә, иптәшебез чакыра дип, аның артыннан китеп адашканнар.
Шушы риваять күңелемдә хатирә рәвешенә кереп яңарды да, үземчә ул хәлемнән көлеп тә куйдым әле, җитмәсә. Хорафат кына бит бу! Күкенең кемгә күпме гомер калганлыгын шайтаннан белешеп торуы турында сөйләүләре дә әкият бит ул! Андый имеш-мимешләргә ышанырга монда — юләр түгелдермен лә!
Ә күке туктый белми һаман күкелди. Аның тавышы җанны иркәли, ымсындыра, күңелгә рәхәтлек бирә:
— Кәк-кү, кәк-кү, кәк-күк!..
Күкләр-җирләр, чишмәләр, таулар гүяки күке тавышы белән үзара сөйләшәләр. Сандугачлар, башка төрле кошлар тал-тирәкләрдән, җимешләнә барган бакчалардан үз моңнары белән аларга оркестр ясап кушылалар. Тальянга гармуннар, баяннар ияргәләп алалар, радио һәм магнитофоннар да кимен куймыйлар. Дөнья эче бәйрәм белән тулы. Бер күкегә икенчесе кушыла. Әмма болар ниндидер тәртипсез шаулашу түгел, табигый бер симфония сыман тоела. Мин учак янында тәэссоратта утырам, тыңлыйм, тыңлыйм, тыңлыйм. Тагын кайчан ишетермен, дим. Мондый матур вакытлар кабатланачакмы?
Кабатланыр әле, кабатланыр... Бу минем туган җирем, туган авылым. Әнә балаларым болында, чәчәк җыеп, уйнап йөриләр. Хатыным да аларга ияргән, ул аларга нидер аңлата, сорауларына җавап бирә, табигатьне танырга, яратырга өйрәтә. Әнкәй, кулына яшел кузгалаклар тотып, учагыма таба килә. Аның бу яшендә дә сакланып калган затлы сыны, сирәк чалымнары күңелемдә мәңге картаймас төс-кыяфәтләре белән берлектә гүзәл сурәтен яңарталар.
Әнкәй, тукталып, үләннәр арасыннан тагын да кузгалак кыякларын өзеп ала, кайсыберләрен татып та карый. Җылы, рәхәт. Дөньялык, шундый ямьле вакытың бу синең!
Минем әнкәй кап-кара озын чәчле чибәр кеше иде. Бервакытта да тормыштан зарланганы булмады. Ятим бала булып, үги ана кулында үскән, Бөек Ватан сугышы елларында, уналты яшеннән «Бакыртау колхозы»нда бригадир булган. Гомере буе җәйләрен кырларда, кышларын фермаларда эшләде. Пенсиягә чыккач та аны эшсез тотмадылар, сөт җыючы да, идарәдә җыештыручы да ул булды. «Атказанган колхозчы» исеме бар иде, алты бала анасы. Җитмеш яшенә җиткәч кенә, кешедән оялам дип кенә, үзен колхоз эшеннән биздерде, әмма йорт эчендә барча йөкне, кош-корт, мал-туар карауларга кадәр үзе алып бара иде. Сыеры, бозаулары, сарыклары, тавыклары, казлары, үрдәкләре абзар-кураларда тулып торды. Бер эшен дә кешедән эшләтмәде. Бакчасын да карый, ашларны да оста пешерә иде. Кайберәүләр сәнәк, көрәк ишедән курка торган булалар. Алар бит бары тик эш кораллары гына, югыйсә. Шулай да, боларны кулыңа алсаң, эшләргә туры килә. Әнкәй исә бер генә төрле эш коралын да тыныч кына яткыра белмәде, һаман да ике кулы эшкә ятып торды. Озын төннәрне йон җегерләп, балаларына, ишле оныкларына оекбашлар, бияләйләр бәйләп өлгертә, туңмасыннар дип илтеп тә бирә яки кеше аша да, күчтәнәчләре янына куеп, барчабызга бердәй җибәрә иде. Әле һаман да кышкы салкыннарда мин аларны киеп йөрим. Аякларым-кулларым җылыда рәхәтләнәләр.
Әнкәйгә быел җитмеш биш яшь тулды. Инде күптән чәчләре дә ак. Намаз белән гамәлдә даими. Һаман да эштә үзе. Әйтәм бит, күңелемдә сакланган яшь вакыттагы төсләре белән кушылып, аның сурәте миндә һаман да кырыктадыр дигән тойгы уяталар. Әмма үзем дә (әнкәй мине утыз бишендә тапкан) иллегә таба көннәремне санап баруга күчтем түгелме соң? Эшем дә авыр күтәрәсе түгел, югыйсә, шулай да ял итәргә яратам. Ә әнкәй? Ул инде, без кайтасын алдан белешеп, бәрәңге бакчасының чүпләрен утап, гөл итеп куйган, терлек абзарлары да тәртиптә, тиресләре түгелгән, мал-туары да, үзе әйтмешли, «күвәшнә кебек». Мөгаен бу сүз русның «как вешня»сыннан татарчага авыштырып ясалгандыр? Үз кемлегеңне кеше сүзе белән үлчәү — безнең халыкка хас сыйфат инде ул, анысы.
Замандашлары кебек үк, әнкәй дә тормышның ачысын-төчесен күп татыганлыктан, юк-барга бирелеп тормый иде. Ә ил тагын буталып китте. Шушы туксанынчы еллар аны, колхоз төзегән, шул колхозны үз җилкәсендә күтәреп килеп баеткан кешене кызганмады, тагын тиен акчасыз һәм алган исемнәресез, ирешкән уңышларысыз калдырды. Терәге, барлыгы — үз ихатасы, асраган маллары, бакчасы, бүгенге тырыш хезмәте генә калды. Ярый әле аларына кул озайтучылар табылмады. Оялдылар. Безнең, балаларының да, ни әйтим, кулыннан әллә зурлык килмәде, аңа ярдәм итә алмыйбыз. Гаиләләребез бар, имеш. Оныкларын аякка бастырырга кирәк. Эһ шул кирәк дигән нәрсә — безне үзенә кол итә икән? Нишлисең, ул туксанынчы еллар барчабызны да тормыш диңгезенең салкын дулкыннары чайкавында мохтаҗлык утрауларының ялангач кыялары арасына чыгарып ташлады. Әнкәйнең «илем» дип, «бәхетле җәмгыять төзүдә алдынгы булырлар» дип үстергән балалары, башка меңнәр һәм миллионнар кебек үк яңа заманга, «нуворишлар» иленә кирәксез һәм яраксыз иделәр. Дөрес, без дә ул хәлебез белән килешергә теләмәдек. Әмма үлгән социализмны да кабат кайтарып тергезү уебызда юк. Киләчәктә булачак нәрсәгәдер ышанабыз һәм өметләнәбез.
Безнекеләрне коммунистлар таламаганнар да бугай. Әткәм ягыннан бабам илгә дүрт тегермәнен, атларын, сыерларын, болыннарын, урманнарын һәм кыр-басуларын, башка төрле байлыклары белән бергә, кызгану хисен югалтып, «үз теләге» белән «бүләк иткән. Әнә «раскулаченный»ларга моның өчен компенсация түләде хәзерге хөкүмәт. Безнекеләргә ул да юк икән. Таланмаганнар. Бакыр бабам дәүләт судьясы, түрә хезмәтендә торган, ә зат бабам исә Кызыл армиядә Фрунзе дивизиясендә сугышып, яраланып кайтып, гаиләсен барча байлыкларыннан котылдырып һәм азат итеп, савыга алмыйча вафат иткән. Әбкәм ай-яй гаярь кеше иде. Азнакай ягыннан мирза кызы, бай нәселдән диләр иде аны. Кулындагы балдак, йөзек, беләзекләрен сугыш елларында, чабата киеп, Чаллы элеваторына икмәк ташыганында да, урак урганында да, сабан сөргәнендә дә салмаган диләр иде.
Хәер, әнкәй ягыннан да бабамнар кулаклардан исәпләнгәннәр. Борынгы бабам Арыслангәрәй патшада хезмәт иткән, күкрәк тулы медальләр белән кайткан. Ә әнкәйнең әтисен, колхозга кермәгәне өчен хөкем итеп, төрмәгә ябып куйганнар, шунда шактый череткәннән соң, туры сугыш авызына җибәргәннәр. Эченә каты яраланып кайткан да, озак тормый үлеп тә киткән.
Әнкәй боларны сөйли торган иде. Гыйбрәт булсын дигәндер инде. Әмма илне дә, аның җитәкчеләрен дә каһәрләмәде. Колхоз байлыгын, элеккеге коммунист рәисебезнең улы килеп, тәмам талап бетереп китте. Әйе, ул да рәис иде. Әмма булдыручы түгел, юк итәр һәм үзенә бар байлыкны убыр кебек йотар өчен килгән иде ул. Халык аның кылануларын күреп торды. Тимәде, сүз әйтмәде. Ә ул колхозның машина-трактор паркындагы һәммә ни бар, шуны, өч кешесе белән актлап «списәт» итте дә, ике ел буе көн дә тонналап-тонналап машиналар белән металлоломга ташытып тапшырды. Шуның кеременә «КамАЗ»лар алды, башкача та кыландырды. Колхозчылар үзләренә һични дәгъва итмәделәр. Ул аларны хезмәт хакы түләми генә ун еллап үзенә эшләтте, фермадагы мал-туарны төрле хәйләле юллар белән шәһәрләрдәге ит кибетләренә озатып бетерде. Хәер, бер бездә генә түгел, ил эчендә бар җирдә шул хәл иде. Алар, өстәгеләр, халыкны, «базарга ашыгып кермәскә өндәп» тыя килделәр, ә үзләре, чарсызларга хас беркатлылыктан файдаланып, хәсрәтсез генә талый бирделәр. Менә шулай эшләнә икән ул гаделсезлек, менә шундый була икән ул кабахәтлек.
Хәер, мин дә бит байларча ит кыздырып утырам. Әнкәй безнең кайтуыбызга атап сарык суйдырган. Ул кунак итәргә ярата, беләм. Мондый сыйлар үзенә тансыграк югыйсә.
Кулындагы болын кузгалакларын корылган кечкенә аш әзерләү өстәленә китереп куеп, аннары кире уйлап, табын итәргә дип җәелгән ашъяулыктагы ризыклар янына аларны күчереп:
— Тансыкка... Авыз тәменә булыр, улым!— диде әнкәй, үлән өстенә ян беләнрәк, татар хатыннарынча җайлап утырып.
Ул күп сөйләшүне, аңлатып торуны яратмый иде. Гайбәтне сөймәде. Гади һәм гадәти төзек җөмләләр арасына «менә ничек», «шулай инде», «алай да була икән» кебек бәяләмәләрен кушып җибәрә дә, бәхәскә урын калдырмый. Менә әткәм, мәрхүм, бөтенләй дә дөньяны ак һәм кара төсләрдә генә күрәдер сыман тоела иде. Әнкәй, аның белән киңәшкәндә, «дөрес эшләгәнсең» дигән сүзен ишетеп куана һәм, шушы сөйләшү дәртендә калып, бөтен эч серләрен чишеп ташлый. Башкача була да алмый, чөнки әткәй тыңлый белә. Сүз үлчәмен һаман да тигез тота. «Кирәкмәс иде» дисә, әнкәй үзенең хаклыгына дәлилләр табарга тотына.
Аларның андый «киңәш мәҗлесләрен» корулары кызыклы була иде. Бала чагымда шул сөйләшүләренә еш колак тоттым. Әнкәй сөйли. Әткәй сүз үлчәвен җайлый бирә. Һәм менә, әле генә «дөрес эшләгәнсең» дип кат-кат өстәп килгән җиреннән, «кирәкмәс иде», ди. Әнкәй аптырашлы уйларда кала. Аннары, аңлатып бирүен таләп итмичә, «алай икән» дип әйтеп куя.
Гадәттә аларның «киңәш мәҗлесләре» кичен уздырыла. Кайбер көннәрдә әнкәй бик озаклап уйлана. Әмма ике кулы да эштә: әле табак-савытларны юа, әле икмәккә камыр изә, әле аш пешерә. Ә һаман әткәйнең «кирәкмәс иде» дигән «сүз казыгыннан» уза алмый интегә. Моның башкача түгеллеген мин дә беләм, чөнки әнкәй әле һаман уйлана, вакыйгаларны үз күңеле аша кабат җилгәреп, әткәй «корган үлчәүгә салып», вакыт-вакыт тагын да «алай икән» дип әйтеп куя. Бу аның «ике-икең дүрт була» кебек килеп чыга. Әткәй газеталар укый, мин журналлар караштырам.
Нәрсәләр турында сөйләшүләре инде онытылып беткән, әмма «күп сүз — баш казыгы» дигәннәре хәтердә калган. Ә бездән мәктәптә телләребез арып беткәнче дәресләрне сөйләттерәләр. Бары тик математикада гына рәхәт, мәсьәлә һәм мисалларны чишәсең дә чишәсең. Аның әле әллә ниткән «язма сөйләм» дигән нәрсәсен дә уйлап чыгарганнар. Сөйләнә-сөйләнә язумы икән инде ул? Әнкәйгә ата-аналар җыелышыннан әйтеп кайтарганнар: имеш, миндә телдән сөйләү юк дәрәҗәсендә, ә менә язма сөйләмем шәп икән! Моның алар нәрсә аңлатканын сораганнар иде, аптырап бирмәдем:
— Белмим, минем әлегә алай да, болай да эшләп караганым булмады, укытучыбыз бутагандыр,— дидем.— Бездә теге Сарайлы кызы гына теленә салына-салына яза!
Ул вакытта бу мәсьәлә ачык калды, хәзер инде ул «язма сөйләм» дигәннәренең ни-нәрсә икәнлеген беләм: сүз эчтәлекле итеп яза белү хакында барган икән!..
Ә менә күкеләр кычкыралар да кычкыралар. Бер дә туктый белмиләр. Табигатьнең хозурлыгы артканнан-арта тора. Кошлар сайравы, күкеләр кычкыруы бу дөньялыкны ниндидер могҗиза урыныдыр сыман итеп тоярга мәҗбүрили. Рәхәт! Бик рәхәт! Ул һавасы, ул табигате, ул көне! Ипекәйгә бу хозурлыкның үзен май итеп ягып ашарлык инде, билләһи! Ә черкиләр?
Ә черкиләр әлегә чыкмаганнар. Алар кичке дым белән бергә үлән-кыяклар арасыннан күтәреләләр. Кояшның икендедән узып барыр вакыты гына әле. Гүяки күңелләрне дә назларга теләгәндәй йомшарып, ефәк иркә җил йөгереп уза. Учакның күзләренә җан керә. Мин аның янында кулыма кисәү агачы итеп таяк тоткан хәлемдә утырам. Шашлык исе болынга тарала. Нигъмәт тәме хәтта күкеләргә дә тынгылык бирмидер сыман. Бер өзлексез эндәшәләр дә эндәшәләр. Әнкәй хәйран хәлендә аларны тыңлый икән.
— Йә әле, кәккүк, санап күрсәт, минем күпме яшисем бар?— дип сорады ул шунда.
Аны ишеткәч, йөрәгем жу итеп куйды. Әнкәйгә борчылган күзләремне күтәреп карадым. Ә йөрәк һаман сикерә.
— Әнкәй, нигә алай әйттең инде?— дидем. Әмма күкенең ничәне санавын мин дә көттем. Әле яңа гына берсен-берсе уздырырга теләгән кошлар да курыктылар бугай, тынып калган төсле иделәр. Авыр җиләс җил дә, каяндыр килеп җитеп, учагымның төтенен бөтереп алып очты. Хатыным, балаларым болында чәчәкләр арасында иделәр әлегә. Алар да нигәдер шомландылармы, бирегә таба килә башладылар. Шунда күкеләрнең берсе:
— Кәк-күк, кәк-күк, кәк-күк!— дип аваз салды. Әле тагын, тагын, тагын кычкырыр сыман иде, югыйсә. Әмма тынып калды. Моңа мин риза түгел идем.
— Бик аз булды бит,— диде шунда әнкәй, елмаеп,— тагын кычкырырга идең: «кү-кү, кү-кү!»
Кабат авыр җил исеп куйды. Монысы миңа җан өшеткеч булып тоелды. Күкеләр инде тәмам тынып калдылар. Тик бераздан соң гына, иренеп, берән-сәрәнләп тавыш биргәләп алдылар. Әмма болары өтек аваз гына иделәр инде. Минем өчен аларның яме бетте.
— Яшәгән кешегә өче дә бик озын әле аның!— диде әнкәй. Ул бу вакытта еракка, офык читенә карап басып тора иде. Өстендәге яшел җирлекле вак сары чәчәкле күлмәген җил сыпыра, ак яулыгына ягыла, гүяки юатырга тели.
— Аллаһы тәгаләнең серләрен ул мәхлук кошлар каян белсеннәр, әнкәй?— дидем. Ә күңелдә күкегә үпкә иде.— Әгәр кәккүкнеке хак икән, бөтен хәбәрләрне аңардан гына алыр идек. Алар хәтта фәрештәләр дә түгелләр! Хорафи шул, хорафи гадәт кенә!
— Мин дә шулай дип әйтәм!..
Әмма әнкәйнең йөзендә авыр борчылу билгеләре инде пәйда булырга өлгергән иделәр. Әле генә җәннәт бакчасы кебек тоелган дөньялык кабат караңгыланып киткәндәй сизелде. Җитмәсә кискен-кискен җилләр тагын-тагын да искәләп, болын чәчәкләрен ачу белән өзгәләп йөри башладылар.
Офык читенә күтәрелеп карадым. Анда яңгыр болыты куерганнан-куера икән шул. Юлларда да тузан күтәрелде, аяз күкне җемелдәтеп яшен камчысы уйнап алды. Болытлар ашкынып агып килергә тотындылар.
Иркенләп хәстәрләгән бәйрәм табыныбызны җыеп алырга туры килде. Хәер, шашлыкның да тәме китәргә өлгергән иде инде. Чак өлгереп калдык, илне суга тутырып яңгыр яварга тотынды. Ярты сәгать эчендә булган табигатьтәге бу үзгәреш һәммәбезне хәйран итте. Кичке якта, яңгыр белән килеп, салкын һава иңде. Без инде җылы өйдән чыкмаска булдык. Ә икенче көнне Казанга ашыгып китеп бардык. Салкын һава, салкын утлы яңгыр хәвефе күке вакыйгасын оныттырган сыман иде.
Ә өч ел бик тиз үтеп китте.
Аяк өсте гамәлдә йөгереп йөргән әнкәбез көтмәгәндә түшәккә егылды. Вакыйга ураза гаетеннән соң булды. Ул хәбәрне ишетү белән авылга ашыктык. Әнкәйдә «кара чир» авыруы пәйда булыр дип башыбызга китергән идекмени без? Мөмкин түгел!
Әмма... Әмма тәкъдирдән узмыш юктыр ла ул!
Ә күкенең санавы хакыйкать түгел, очрак кына булгандырмы, белмим? Аның тавышын хәзер дә, май көннәрендә ишетүгә үк, кинәт шомланып кую гадәтемә керде, ахрысы.
Февраль, 2008.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.