Latin

Кремльдә Ыгы–зыгы

Süzlärneñ gomumi sanı 3660
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1757
34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

(хыялый хикәя)

Татарстан президенты Тимерьян Ганиев чыраен сытып, кашларын җыерып куйды да, кармакларын җыеп алып, куаклар артында гына торган автомобиленә таба китте. Аның канәгатьсезлегенең сәбәбе – ике сәгатьләп утырып, бер баш балык та тота алмау иде. Ә бу бит Тимерьян Сәлимовичның иң яраткан, балыклы урыны була торган иде.


Президент автомобиленә утырды да моннан биш – алты чакрымда гына булган үзе генә белгән икенче урынга элдерде. Ул төш шулай ук Ганиевның малай чактан ук балык каптыра торган урыны булып, әлегә кадәр аның хәтерендә сакланган тымызык сулы елга буе иде.


Ганиев кече яшьтән үк су буенда үсте, һәм балык каптыру – аның яраткан шөгыле булды. Ләкин соңгы 20 – 30 ел эчендә аңа кармак тотып яр буенда утыру бөтенләй насыйп булмады диярлек. Чөнки гомер бакый җаваплы постларда булып, аның моңа вакыты да, көче дә калмый иде. Бигрәк тә соңгы ун – унбиш ел аның бөтен тән һәм җан көчләрен суыргансыман булды. Президентның талчыккан көчләрен ныгыту өчен табиплар да күп көч түктеләр, ләкин әлләни зур уңышларга ирешмәделәр. Ял йортларының да файдасы тимәде. Хәер, Тимерьян Сәлимович мондый урыннарда озаклап ятуны үзе өчен мөмкин түгел нәрсә дип исәпли иде.


Әмма Ганиевның күптәдән күңел түрендә йөрткән бер хыялы бар иде: әгәр шушы истәлекле урыннарда бер – ике тәүлек йөреп, яр буенда балык каптырып, төнне учак тирәсендә үткәреп, туган табигать кочагында сихәтләнсә, бөтен көче кире кайтыр сыман тоела иде аңа.


Менә шуңа күрә дә Тимерьян Сәлимович, бөтен дәүләт эшләрен калдырып, беркемгә белдермичә, берүзе автомобильгә утырды да туган ягына кайтып китте. Үскән йорты инде күптән бушап калган булганга, авыл урамына кереп тә тормады: туры елга буена узды.


Ә бу вакытта Рәсәй президенты Конев – урта буйлы, чандыр гәүдәле, урта яшьләрдәге кеше хафалы кыяфәт белән Кремльдәге кабинетында арлы – бирле йөри иде. Иван Николаевич әле президент булып калганга кадәр үк илдәге тискәре хәлләр, демократик реформаларның тиешле нәтиҗә бирмәве, халык байлыгының чит илләргә коточкыч зур күләмнәрдә кача торуы өчен борчыла иде. Шулай ук наркоманиянең милли катастрофага әйләнүе, Рәсәй халкының ел саен миллионлап кимүе шомландыра иде аны. Ә инде иң җанга тигәне – Кавказ, бигрәк тә Төньяк Кавказ иде.


Дистә еллап алып барылган “Террорчыларга каршы көрәш” дип аталган сугыш та һич файда бирмәде. Фетнәчеләрнең бөтен базалары туздырылды һәм үзләре юк ителде, дип игълан ителсә дә, асылда алар бармак араларыннан агып беткән ком шикелле гаип булдылар, халык арасында тарала тордылар. Җитмәсә Рәсәйгә каршы сугышкан ирләрнең, егетләрнең уллары, энеләре үсә торды, һәм, үч алу хисе белән янып, кулларына корал алдылар. “Әгәр һәлак булган туганнарыбыз һәм аталарыбыз өчен үч алмасак, бу дөньяда безгә яшәү юк, дип белдерделәр алар”.


Инде килеп. террорчылар рәтенә кертелгән бу тау халыкларының ирек өчен көрәшүләрен танырга туры килде, ә ничә еллар буе ике яктан да китерелгән корбаннарның Кремльдәге империячыл экстремистларның амбициоз планнарын дәвам итүе икәне бөтен дөньяга фаш булды.


Ниһаять, Президент, бөтен Мәскәү түрәләренә хас булган һавалылыгын һәм тәкәбберлеген җиңеп, кем белән булса да киңәшергә, урыс булмаган халыкларны ничек булса да аңларга тырышырга мәҗбүр булган иде. «Ганиевка шалтыратыгыз һәм..., һәм Таһировка! Сәгать унга монда килеп җитсеннәр!” – дип боерды ул үзенең каты тәртипкә өйрәтелгән хезмәткәренә.


Ләкин бер сәгать тә үтмәде, әлеге хезмәткәр кереп, Ганиевны таба алмадым, дип белдерде.


- Ничек инде тапмадыгыз?! – дип сорады Конев башын иеп торган хезмәткәрдән. – Казанга шалтыраттыгызмы? Безнең андагы кешеләрдән сорадыгызмы?


- Шалтыраттым, Иван Николаевич! Бөтен Казанны бетереп эзләделәр, ләкин таба алмадылар.


- Нигә соң ул кая баруы турында безгә хәбәр итмәгән?! Сәер, бик сәер! Ярый, ансын ачыкларбыз. Ә Таһиров ничек? Аңа хәбәр иттегезме?


- Чакырылачак, Иван Николаевич! Аның белән ярдәмчем сөйләшергә тиеш иде. Хәзер белешәм һәм сезгә белдерәм.


- Барыгыз, тикшерегез! Ул бит инде юлда булырга тиеш.


- Үтәлер, Иван Николаевич!


Әмма озакламый шул ук хезмәткәр яңадан кереп, Таһировның да табылмаганын әйтте.


- Алар нәрсә? Сүз берләштергәннәрме әллә?! – дип җикерде өлкән түрә.


- Иван Николаевич! Таһиров вертолетка утырып, Башкортостанның көньяк районнарына чыгып киткән. Эфирда эзләп карадылар, ләкин вертолет очучылары җавап бирми.


- Ничек? Көньякка?! Әллә Кавказгамы? Бу ни дигән сүз тагын! Ә нигә җавап бирмиләр? Хәзер үк Алексеевка шалтыратыгыз, хәрби һава көчләрен күтәрсен! Тапсыннар Таһировны!


Ә бу вакытта Башкортостан президенты Шәйдулла Таһиров, чыннан да, Стәрлетамак якларында иде. Әле Обкомда эшләгән заманнарында ук җәй җитү белән Шәйдулла Салихович районнарга ашыга торган иде. Тумышы белән авыл кешесе булгангамы, әллә инде кызу печән өсте вакытында шәһәрдә түзеп ята алмагангамы, чәчү эшләре тәмамланып, халык бераз хәл алу белән үк ул авылларны айкый, колхоз – совхозларның терлек азыгы әзерләвен тикшерә торган булды. Һәм менә хәзер дә ул шул ук юлны куа: әле “үлеп бетмәгән” күмәк хуҗалыклар, яңа оешып килгән фермерлар хуҗалыклары турында кайгырта, район башлыкларына да тынгы бирми.


Менә бүген дә ул, ял көне булуга карамастан, таңнан торып, ике район җитәкчесен, ятакларыннан дип әйтерлек торгызып, үзе белән ияртеп чыгып китте. Кырларда алар җиңел аватомобильләргә утырып йөрделәр, ә МИ – 6 ның очучылары, очкычны кыр уртасында калдырып, ял итәргә, су керергә булдылар.


Ә бу вакытта Мәскәүдә эшләр зурга китә башлады: Конев Идел буе Федераль округындагы үзенең Тулы вәкаләте вәкиле белән тоташтырырга кушты.


- Сез нәрсә йоклап ятасыз анда?! – дип бәйләнде ул Диденкога. – Үз президентларыгызның кайда икәннәрен беләсезме? Юк шул. Хәзер үк минем янга килеп җитегез!


Шунан соң Конев Төньяк Кавказ республикалары президентларының кайда икәнен белергә боерды. Аннан соң үз янына Федераль Куркынычсызлыгы хезмәте башлыгын чакырды.


- Эш менә нәрсәдә, - диде ул ФСБ башлыгы Ковалевка,- Ганиев белән Таһиров юкка чыкканнар, дип әйтәләр.- Тикшерегез, алар икесе дә бер җирдә түгелме икән соң? Һәм нәрсә турында сөйләшәләр икән алар? Әллә тагын башка югалучылар да бар микән? Безгә яңа «Белая Вежа” урманы гына җитми иде әле. Аңлыйсызмы сез мине?


- Әйе, әйе! Аңлыйм, Иван Николаевич!


Шулвакыт Президентка Төньяк Кавказ президентларының юклыгын дә хәбәр иттеләр.


- Менә күрдегезме? Барыгыз, табыгыз! Тикшерегез, бүтән регионнар белән дә бәйләнешләре юк микән?


- Аңладым, Иван Николаевич! Әйтегез әле, зинһар, тикшерүләрнең географиясен нинди киңлектә җәелдерергә?


- Иң зур киңлектә,- дип җавап бирде Президент. – Безнең урыс башлыкларга да артык ышаныч юк. Берәр амбицияле губернаторның үз, регионын аерып алып, кечкенә президент буласы килмәвенә нинди гарантияләр бар? Ә Мәскәүдә андый Ватаныбызны таркатырга теләүчеләр беткәнме? Зур акча өчен алар... Ә шулай да төп игътибар – регионнарга! Әлбәттә, Төньяк Кавказ!.. Ләкин иң элек һәм ныклап – Идел буе һәм Урал республикаларын тикшерегез! Сезгә бер сәгать вакыт бирелә. Әлегә сау булыгыз!


Аннан соң Конев оборона һәм эчке эшләр министрларын чакыртты.


- Эш менә нәрсәдә, - диде ул Потапов белән Чижовка,- Ватаныбызның кайбер регионнар җитәкчеләре тарафыннан заговор оештыру куркынычы бар. Әлбәттә, әле тикшерәсе, ачыклыйсы бар, шулай да, кул кушырып утыру безнең тарафтан җинаять булыр иде. Сезгә, Алексей Петрович, хәрби округларны югары сугышчан әзерлек режимына куярга кирәк. Сүз Идел буе һәм Көньяк юнәлеше турында бара. Андагы частьләрнең исемлекләрен минем янга кертегез!


Чижовка ул болай дип боерды:


- Эчке эшләр министрлыгының бөтен булган хезмәткәрләрен, кораллы көчләрен гадәттән тыш хәлләргә әзер тотыгыз! Аларның барысын да казармаларга урнаштырыгыз! Кирәге чыкса, тиз генә күтәрерлек булсын.


Шәһәрләр урамнарында патрульләрне көчәйтегез! Төп игътибарны милли оппозициягә бирегез, шулар котырта халыкны. Сез аларны беләсез. Төрле җыелыш һәм митингларны катгый рәвештә тыярга!


Көч министрларына күрсәтмәләр биреп бетергәч, Президент аларга даими рәвештә үзе белән элемтәдә булырга кушты да чыгарып җибәрде.


Бер сәгатьләп вакыт үткәч, ул яңадан ФСБ башлыгын чакырып, эшләрнең барышы белән кызыксынды.


- Президентларның берсе дә табылмады әле,- диде Ковалев.- Кайсы аулак урында ялда, кайберләре кайдадыр үз эшләре белән мәшгульләр,- дип хәбәр итәләр.


- Бу әкиятне әбиләренә сөйләсеннәр! – диде Конев кырыс тавыш белән. Менә нәрсә, Андрей Георгиевич! Операциягезне сузмагыз! Кайбер губернаторларга да игътибар итәргә кирәк. Мәсьәлән, Сахалин һәм Приморье. Алар бит һәрвакыт японнар һәм кытайлылар белән аралашалар. Ә Байкал тирәсе, Кузбасс, Красноярск...


Ковалев барын да җентекләп тикшерергә сүз бирде. “Бу эшләрне без болай да даими эшләп киләбез, алай да яңадан тикшерербез,- дип чыгып китте ул.


Берничә минуттан Коневка Дәүләт Думасы спикеры Уткин шалтыратты:


- Исәнмесез, Иван Николаевич! Нәрсә, кайсыбер федерация субъектларының фетнә оештырырга җыенуы дөресмени?- дип сорады ул турыдан – туры. Конев яшерен башланган эшнең шулай тиз ачылуына ачуы килеп, бераз дәшми торды.


- Шулайрак сизелә, - дип җавап бирде ул, ниһаять.- Әлегә урынын – фәләнен белмибез, ләкин президент әфәнделәр яшерен рәвештә бергә җыйналганнар шикелле.


- Алай булгач, Иван Николаевич, Думаны җыярга кирәктер бит? – дип сорады Уткин.


- Юк! – дип кырт кисте Конев. - Әлегә куркынычсызлык Советын җыю да җитеп торыр. Анда, әлбәттә, сез дә катнашырсыз.


Ял көне булуга карамастан, кирәкле кешеләр бер сәгать эчендә җыелып беттеләр. Хәер, алар ерак та түгелләр икән, чөнки ул Советка шул ук инде бүген Президент белән очрашкан кешеләр керә бит. Көч министрларыннан башка бары тик кайсыбер Дума фракцияләре җитәкчеләре, президент администрациясе әгъзәләре һәм тагын өч – дүрт ышанычлы кешеләр генә чакырыла.


Куркынычсызлык Советы утырышына прессаны чакырып тормадылар.


Президент кыскача гына бүген булып үткән вакыйгалар һәм илдәге киеренкелек турында сөйләп бирде. Сүз әйтергә теләүчеләр күп булды. Тәкъдимнәр мондыйрак иде: дәүләттә гадәттән тыш хәл игълан итү, бөтен кораллы көчләрне күтәрү, федерация субъектлары башлыкларын һәм аларның гаиләләрен кулга алу, республикалардагы оппозиция җитәкчеләрен изоляцияләү, массакүләм ирформация чараларын авызлыклау, ил чикләрен бикләү, чит дәүләт илчеләренең хәрәкәтен чикләү һәм башкалар.


Ахырда Президент әңгәмәне йомгаклап куйды:


- Бу – файдалы сөйләшү,- диде ул. – Сез дөрес фикер йөртәсез. Мондый гадәттән тыш булган очракларда үтәлергә тиешле бөтен чаралар да искә алынды, диярлек.


Киңәшмәдәгеләрне озаткач, Президент әлеге проблема белән ныгытып шөгыльләнергә булды. Моның өчен ул яңадан ФСБ башлыгын чакыртты. Ковалевның төссез чырае Коневның боерыгы әле үтәлмәгәнлекне, республикалар башлыклары табылмаганлыкны күрсәтә иде.


Президент аңа утырырга кушты, ә үзе, озак кына уйланып, әрле – бирле йөрде.


- Андрей Георгиевич! – диде ул ниһаять.- Сез мине дөрес аңларга тиешсез. Сез әле бу постта яңа кеше, дип әйтергә була. Әәр дә президентларның, бергә җыелып, ниндидер сепаратчыл адымнар ясарга, бәйсезлеккә омтылулары расланса, безгә аларны бик тиз изоляцияләргә, янгынны чаткы чагында сүндерергә кирәк булачак. Мин Горбачевның коточкыч хатасын кабатларга җыенмыйм.


- Аңлыйм, Иван Николаевич! – дип, җиңел сулап җибәрде Президентның беренче сүзләреннән соң тез буыннары калтырый башлаган ФСБ башлыгы.


- Моның өчен безгә башта юридик нигезләр, бәлки, җитеп тә бетмәс...


- Сез нәрсәне күздә тотасыз, Иван Николаевич? – дип сорады Президентның тел төбен аңламаган баш чекист.- Конституция статьялары турында...


- Юк! – дип бүлдерде аның сүзен Конев. – Анысын мин үз өстемә алам. Илнең төп законын безнең гамәлләр белән яраклаштыру өчен ярты сәгать вакыт җитәчәк. Мин, беренчедән, сепаратчыларның гаебен ачык күрсәтә торган басма продукцияне әйтәм: документлар, хатлар, прокламацияләр, листовка һәм башкалар юкмы? Аннан соң, Россиянең иң зур шәһәрләрендә үткәрү өчен әзерләнгән диверсия кирәк – ярагы...Һәм диверсияләр үзләре, ниһаять. Алар барысы да булырга тиеш, алардан башка безнең эшебез бушка китәчәк...


Ковалевны озаткач, Конев яңадан оборона министрын чакыртты. Алексеев аңа ике сәгать эчендә ниләр эшләнеп өлгерүе хакында белдерде.


- Операцияне җәелдерү башланды,- диде ул.- Бөтен нәрсә сез кушкан буенча башкарыла.


Шуннан соң алар Идел, Урал һәм Төньяк Кавказ юнәлешендәге хәрби берләшмәләрнең исемлеген, аларның диспозициясен билгеләп чыктылар.


- Төп эшне авиация һәм ракета берләшмәләре башкарырга тиеш,- диде Конев.- Сез бит безнең хәрби доктринаны хәтерлисез, ул - сугышчылырның гомерен саклау. Ә алар безнең хәкүмәтнең терәге, таянычы. Алтын фондыбыз алар безнең. Грозный башка кабатланырга тиеш түгел!


- Иван Николаевич! – дип кыюсыз гына каршы төште Алексеев.- Республикаларда яртылаш урыс халкы яши бит. Анда ничек ракеталар кулланырга?


- М-м-м! Монда уйланырлык нәрсә бар, әлбәттә,- диде Конев һәм, бераз дәшми торгач, әйтеп куйды,- Россиянең бөтенлеген тәэмин итүгә альтернатива юк...


Алексеевтан соң яңадан эчке эшләр һәм юстиция министрлары дәшелде. Президентны бу юлы тиздән кулга алыначак фетнәчеләрне ябар өчен рәшәткә артындагы урыннарның җитәрлек булмавы борчый иде.


- Ничә урын кирәк булыр бит,- диделәр тегеләр.


- Ансын әле ачыклыйсы бар,- диде Конев.- Дөресрәге, бөтен нәрсә фетнәнең масштабларына бәйләнгән, ә монсы инде бездән тормый.


Ахырда Президент Чижовка үз карамагындагы СИЗОларны бушата төшәргә кушты:


- Анда сезнең икешәр - өчәр ел суд көтеп яткан тоткыннарыгыз күп. дип әйтәләр. Кайсыларының әле гаебе бар икәне дә билгеле түгел диләр. Шуларны тиз генә карап, гаеплеләрне хөкем итеп, пенитенциар органнарга җибәрегез! Гаепсезләрне чыгарыгыз! Рецидивист булмаган җинаятьчеләрне дә иреккә җибәрегез. Хөкемне өйләрендә көтсеннәр.


- Ә сез,- дип күрсәтмәләр бирде Конев юстиция министрына,- колонияләрне, лагерьларны тыгызландырыгыз, төрмәләрне бушатыгыз!


Шуннан соң түрәләр тиздән кулга алыначак кешеләрне ничек итеп тиз генә хөкем итү, изоляторларга, КПЗларга ябу турында сөйләштеләр.


- Уголовникларны күпләп иреккә чыгармый торып, әлләни күп урын бушата алмабыз,- диде юстиция министры.- Дөресен әйткәндә, безнең ябу урыннарыбыз болай да шыплап тутырылган.


- Алай булгач, тиз генә шундый тәкъдимнәрегезне әзерләгез һәм Указ проектын миңа кертегез, һәм амнистия шундук игълан ителәчәк. Сез шуны аңлагыз,- дип дәвам итте Президент министрның күзләрендә икеләнү билгесе күреп,- безгә, дәүләт органнарына, уголовниклар куркыныч түгел, ә бөтенләй башка кешеләр...


Чижовка күрсәтмәләр биргәндә, бер вак – төякне дә онытмаска, автомобильләрне карарга, аларга бензин әзерләп куярга, корал һәм беләзек – богауларны җитәрлек итеп булдырырга кушты.


Министрлар чыккач, Конев Дәүләт Думасы спикерына шалтыратты:


- Михаил Борисович! – диде ул Уткинга,- бу хәлләр турында Сез инде кемнәргә хәбәр итәргә өлгердегез?


- Әлегә фракция җитәкчеләренә генә,- дип җавап бирде спикер.


- Шул җитәр дә. Бүтән бер кешегә дә белдермәвегезне үтенәм. Билгеле бер вакытка кадәр безнең бөтен адымнар да сер итеп сакланырга тиеш.


- Иван Николаевич! Ә Думаны җыю күздә тотыламы?


- Әлегә юк, дип уйлыйм,- дип җавап бирде Конев.- Чөнки анда сөйләргән сүзләр сер булып калмый. Ә менә фракцияләр лидерларын чакыртырга кирәк булыр.


- Иван Николаевич! - дип, йомшак кына каршы төшәргә батырчылык итте Уткин.- Мондый гадәттән тыш хәлләр булганда Думаны һәм Федерация Советын җыю каралган бит. Депутатларның, халыкның безне демократияне чикләүдә гаепләүләре бар. Аннан соң, без бит бөтен дөньяга гражданнар җәмгыяте төзүебез турында игълан иттек.


- Сез нәрсә, Михаил Борисович! – дип кычкыртты аны Президент.- Ватаныбыз таркалу алдында торганда, һаман демократия уенын дәвам итикмени?..Хәер,- диде үзенең кирәгеннән артыграк кызып киткәнлеген сизеп калган Президент юашрак тавыш белән һәм бераз дәшми торды,- бәлки, сез хаклысыздыр да. Менә нәрсә, Михаил Борисович! Минем сезгә киңәш шул: дилбегәне үз кулыгызга алыгыз һәм Дума әгъзаларын җыегыз! Мине дә чакырыгыз! Һәм көч министрларын. Ә кемнәрне чакырмаска икәнен үзегез беләсез инде.


- Сез кемнәрне күздә тотасыз, Иван Николаевич?


- Бу бит бик четерекле мәсьәлә, һәм кайбер депутатларның безнең чараларга каршы төшеп, тавыш күтәрүләре мөмкин. Сез андыйларны миннән яхшырак беләсез, дип әйтүем. Аларны чакырырга кирәк, ләкин Дума утырышы бетүгә генә килеп җитсеннәр.


- Бу әйбәт фикер!- диде Уткин башын иеп.- Андыйлар чыннан да бар.


Парламент әгъзаларының күпчелеге ике сәгать эчендә Охотный рядка җыелдылар. Пресса “йоклап калган” булып чыкты.


Депутатлар алдында Конев үзе чыгыш ясады. Башта Федерациянең кайбер субъектларының сепаратчыл адымнар эшләргә җыенуы, ягъни Россиядән аерылып чыгып, аны таркатырга омтылуы, аннан соң соңгы 3 – 4 сәгать эчендә башкарылган чаралар белән таныштырды. Ахырда депутатлар сүз алды. Иң элек, Дума барлыкка килгәннән башлап аннан чыкмаган, депутат Мериновский сүз алды. “Менә күрәсезме!- дип кычкыра башлады ул шундук.- Мин әйтмәдемме сезгә, татарларны Монголиягә куыйк, дип?”- Шуңа охшаш сүзләр белән ул ярты сәгать буе төрле республикалар халыкларына пычрак атты. Башкалар, әлеге адәмнең власть һәм байлык өчен туган илен түгел, туган анасын сатарга да әзер икәнен белсәләр дә, аны алкышлар белән озаттылар.


“Әгәр Россия таркалса, аның бөеклегеннән ни кала?- дип өзгәләнде “чын демократ”ларның берсе. Утырышта бер депутат та республикаларны яклап чыкмады, барысы да “Бердәм һәм бүленмәс Россия” дигән сагызны чәйнәделәр.


Ә бу вакытта елга буенда ял итүче Ганиев күтәренке күңел белән учак ягып җибәрде, аскылык әмәлләп, учак өстенә чиләк белән су элде һәм балык әрчергә тотынды. Эш шунда, яңа урын аңа уңыш китерде: ике сәгать эчендә Президент шактый эре җиде баш балык тотты. Дөрес, кояш югары күтәрелү белән чиертү тукталды, әмма садоктагы оптылар аның кәефен кире төшә алмаслык биеклеккә күтәргәннәр иде инде.


“Инде кичне көтәргә кирәк!- диде ул үз – үзенә, эш аралаш тирә - яктагы гади, ләкин күңелгә якын гүзәллеккә күз төшереп.- Тагын шулкадәр тотсам, бөтенләй әйбәт булачак бит!”


Балык шулпасы пешкәнче, Тимерьян Сәлимович күләгәгә ятып алырга булды. Ләкин карама төбенә җәелгән плащка башын терәү белән үк, аны аны төрле уйлар баса башлады.


Әлбәттә, шундый югары урын биләгән, бөтен бер республика өчен җаваплы дәүләт кешесенең уйлары да вак – төяк түгел иде. Юк, “мәмләкәтенең” икътисады һәм халкының тормыш – көнкүреше аны борчымый иде. Бу яктан, аллага шөкер, тьфу...тьфу...тьфу! Ә менә Федерациядә тотрыксызлыкның һаман юклыгы, милли мәсьәләләрнең юньләп эш ителмәве, шовинизм, фашизм ише гидраларның баш күтәрүе, ә хөкүмәтнең аларны бастыру гына түгел, киресенчә, ниндидер үз ихтыяҗлары өчен алардан астыртын рәвештә файда күрергә теләве – болар бар да куркыныч нәрсәләр иде. Бигрәк тә Татарстан президенты өчен. Шунсы да шомландыра иде аны: соңгы вакытта властьлар тормышны алсу күзлекләр аша күрсәтеп, чынбарлыкны коммунистларча ялтыратып, бизәп, уңышларны арттырып, үзләренең рейтингларын күтәрергә өйрәнделәр.


Сәясәттә үзен центрист дип исәпләп, күп көчен һәм вакытын Рәсәй Федерациясен ныгытуга бирә иде Тимерьян Сәлимович. “Күктәге торнага караганда, кулдагы песнәк яхшырак”, дигәндәй, халыкның бүгенге ару хәлен сакларга кирәк булуда ышанычы камил иде аның. Шул ук вакытта милли оппозиция тавышына да колак салгалый иде ул. Хәтта, милләтпәрвәр ватандашларының, татар халкы котылгысыз инкыйразга таба тәгәрәү юлында, эшләр болай барса, Гаяз Исхакый сүзләре дөрескә чыгачак, татар бетәчәк, дигән сүзләрен дә аңлый иде Президент. Ләкин бүгенге вазгыятьтә, бүгенге көнгә билгеле булган ысуллар белән, Татарстанның Рәсәй тырнагыннан ычкына алмаячагын ул яхшы аңлый иде. Шулай булгач, нәрсә кала?..


Балык шулпасы кайнап чыкканда, арыган, талчыккан Тимерьян Сәлимович йокыга киткән иде.


Ә бу вакытта Охотный рядта фикер алышулар кызганнан – кыза барды. Ләкин моны парламенттагы гадәти бәхәс дип әйтеп булмас иде, чөнки бүген Дума депутатлары, хөкүмәт әгъзалары һәм Президент үзе гаҗәеп бердәмлелек күрәттеләр. Һәр чыгыш ясаучы, нинди фракциядән булуына карамастан, республикаларга яла якты, “Бүленмәс Рәсәй” тәгълиматын яклады. Ике сәгать эчендә Президент та, көч министрлары да алда көтелгән фетнәне бастыру өчен бөтен мөмкин булган һәм булмаган хокукларны алдылар. Милли мәсьәлә - Рәсәйне төрле якка тарткалаган, ерткалаган, талаган көчләрне берләштерерлек, тупларлык бердәнбер проблема булып чыкты.


Бүгеннән башлап, коммунистлар һәм демократлар, центристлар һәм экстремистлар, атеистлар һәм төрле конфессияләр руханилары – барысы да Рәсәйнең “Бөеклеген” саклау өчен берләштеләр. Ул гына да түгел, республикаларга чын бәйсезлек бирмәс өчен, депутатлар әле яралып кына килгән демократиядән дә баш тартырга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.


Кайсыбер парламент әгъзаларының, мондый карарлар чыгару – Конституцияне бозу ул, диюләренә каршы аларны террорчыларга булышлык күрсәтүдә гаепләделәр.


Дума утырышы беткәч, Президент үзе янына тагын көч министрларын чакырды. Башта барысы да Думадагы әңгәмәнең барышы һәм аның нәтиҗәсе белән канәгать булуларын белдерделәр. Аннан соң министрлар президентны һәм бер - берсен фетнәне бастыруга юнәлдерелгән эшләрнең барышы белән таныштырдылар. Оборона министры Алексеев өч танк дивизиясенең Мәскәү тирәсеннән кузгалып чыгып, көнчыгыш тарафына хәрәкәт итүен белдерде. Аларны эшелоннарга төяр өчен мең ярым ачык вагон һәм илле локомотив эшкә җигелгән. Аннан башка дүрт һава десанты дивизиясе самолетларга төялеп ята икән. Иң мөһиме – урта ераклыкка ата торган ракеталар белән коралланган өч һәм дүрт тактик ракеталар бригадасы Идел буена таба хәрәкәт итә башлаган. Бу кораллы көчләр, өстәмә рәвештә буларак, Татарстан чикләренә һм Урал регионына куелырга тиеш икән.


ФСБ башлыгы сүзләре буенча, Рәсәйгә кергән кайбер республикалар шәһәрләренә Дәүләт Куркынычсызлыгы хезмәткәрләре өстәп җибәрелгән. Андагы бөтен милли югары катлау һәм аларның гаиләләре исәпкә алынып, өсләреннән даими күзәтү, телефоннан сөйләшүләрен тыңлау, кергән – чыккан хатларын уку оештырылган. Өстән боерык алыну белән үк, бер сәгать эчендә барысын да изоляцияләү күздә тотыла икән. Ковалев барысын да башкарылып ятучы бүтән чаралар белән дә таныштырды.


Чижов та йоклап ятмаган булып чыкты: Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре тулы хәзерлек хәленә күчерелгәннәр. Шәһәрләрдәге тәртип саклау органнары көчәйтелгән. Кулга алынган кешеләрне ябу өчен КПЗ һәм СИЗОларда җитәрлек урыннар әзерләнгән. Андагы уголовникларның күбесе азат ителгән, гаепләре артык зур булганнары гына хөкем ителеп, лагерьларга, колонияләргә җибәрелә башлаган.


Юстиция министры да үзенең “уңышлары” турында сөйләп алды.


Министрларны тыңлагач, президент Конев ифрат канәгать калды. “Бу фетнә булмаган булса, аны уйлап чыгарырга кирәк булган булыр иде!”- диде ул үзенә үзе. Чөнки соңгы елларда бөлгенлектән чыга алмаган Рәсәй иътисады, ришвәтчелекнең геометрик прогрессиядә үсә баруы, халыкның, һәрхәлдә, аның күпчелегенең әйтеп килештерә алмаслык ярлылыкта яшәве - болар бар да Коневның абруен нык төшергәннәр иде. Хәзер инде “сепаратчылар” һәм “террорчылар” дип аталган шул ук Россия халкы белән сугышып, яңадан үз рейтингын күтәрергә мөмкин икәнен аңлады Президент. “Инде тормыш күңеллерәк булыр!”- дип елмайды ул.


Аннан соң, барысына да мөрәҗәгать итеп, берничә Указ проектын әзерләргә боерык биргәнен белдерде. Бу документлар буенча, югарыда әйтелгән чараларга өстәп, басма продукциягә цензура кертелергә, рәсми булмаган басмалар бөтенләй тыелырга тиешле булып чыкты. Ул гына да түгел, булачак Указ, гомумән, Рәсәйдәге демократияне нык чикли иде.


- Телевидение һәм радиостанцияләрне авызлыкларга кирәк! – диде ахырда Конев. – Хәтерлисездер, беренче Чечня кампаниясе вакытында без аларга ирек куйдык, һәм ни килеп чыкты: бөтен теле - радиотапшыруларда безнең өскә, федераль кораллы көчләрнең өстенә пычрак яуды. Шунлыктан җәмәгатьчелек безгә каршы булды, ә бандитлар милли каһарманнар итеп күрсәтелде.


Шулвакыт өстәл өстендәге телефоннарның берсе шылтырады. Бу – Президент хакимияте башлыгы Соколовский булып чыкты. Башта Президентның “икенче башы” гафу үтенде, аннан соң сакланып кына бик мөһим дәүләт серенең ачылуы турында белдерде.


- Аңлатыбрак сөйләгез! – дип боерды Конев.


- Иван Николаевич! – дип башлады тегесе.- Бөтен гәзитләр бүгенге саннарын ашыктырып чыгарырга җыенганнар. Анда фетнә турында да, безнең аны бастырырга җыенуыбыз турында да – барысы да язылган.


- Тьфу, шайтан алгыры! – диде Президент, көч министрларына ачулы караш ташлап.- Ә телевидение, радио?


- Алар да ашыгыч хәбәр әзерлиләр икән.


- Тыярга! – дип кычкырды Президент трубкага. – Кулга алырга!..


- Барысын да өлгерә алмабыз, - диде төшенке тавыш белән Соколовский.- Министрларга сезнең исемнән күрсәтмәләр әзерләнде...


- Ни бар, Иван Николаевич? – дип сорады кемдер Президенттан.


- Ни булсын! Шәп эшлисез! Инде бөтен дөнья бу хәлләр турында беләчәк.- Шуннан соң ул тынычрак, ләкин янаулы тавыш белән беләнрәк дәвам итте,- Ярый, президент әфәнделәр! Инде хәзер ачыктан – ачык эш итәрбез.


Өстәл өстендәге телефоннарның берсе тагын чылтырап куйды һәм Соколовский кемнеңдер ФСБ директоры белән бик мөһим эш буенча сөйләшергә теләвен әйтте.


- Яхшы, тоташтырыгыз! – диде Конев һәм Ковалевскийга борылды.- Сезне, Андрей Георгиевич!


Ковалев, трубканы алгач, чыбыкның теге башындагы кешене турыдан – туры монда шалтыратканы өчен шелтәләп алырга уйлаган иде, ләкин хезмәткәренең сүзләрен ишеткәч, беравык бөтенләй телен йоткандай дәшми торды.


- Нәрсә бар? – дип сорады Президент, аның төссез чыраен күреп.


- Иван Николаевич!- диде Ковалев, гадәттән тыш гаепле кыяфәткә кереп.- Ганиев табылган.


- Нәрсә?!


- Татарстан президенты табылган.


- Кайда булган соң ул? – дип сорады Конев ФСБ директорын күзләре белән бораулап.


- Туган авылында елга буенда балык тотып яткан, - дип җавап бирде Ковалев.


- Бу чыннан да шулаймы, әллә сезнең хезмәткәрләрегезнең фараз итүе генәме?


- Бу факт, Иван Николаевич! Аны безнең кешеләр елга буеннан барып тапканнар.


- Ә Таһиров? – дип сорады Конев үкенечле тавыш белән.


- Ансының да кайда икәне билгеле. Ул хәзер Башкортостанның көньяк районнарының хакимият башлыкларын җыеп, хуҗалык эшләре барышын тикшерә.


- Ә Кавказ? – дип сорады ахырда Президент Ковалевтан төшенке тавыш белән.


- Барысы да үз урыннарындалар, - диде ФСБ башлыгы, - һәм күзәтү астына алындылар.


- Сезгә моның өчен җавап тотарга туры киләчәк! – диде Президент баш чекистка берәз дәшми торганнан соң.


Кабинетта тирән һәм шомлы тынлык урнашты. Түрәләрнең эчен яндырган үкенү, ачулану хисләре аларның йөзенә чыккан иде.


“Идел” журнал, 2003 ел, март

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.