Latin

Козгыннар Оясында

Süzlärneñ gomumi sanı 5168
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2250
38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ничек сәгать алты, гудок янә үзенең гадәтенчә дәҗҗал кебек акыра, – янә хәрәкәт, янә мәхшәр кебек кайнашу... Шахтерлар, әллә ничәшәр хокыб* тәмугта янып чыккан гөнаһлылар кебек, кара кисәүгә әйләнеп, арыган, күңелсез хәлдә, заводтан казармаларга кайтып киләләр. Казармалардан шундый ук, яисә аз гына ким кара кешеләр, үз чиратларында әкрен, күңелсез генә заводка җыелалар иде. Алар бу вакытта гадәтчә салкын, күңелсез булалар. Гудок тавышы да аларга яхшы тәэсир итми. Җир өстендәгеләре әле йокыда булалар, – беренче гудок ике минут кадәр ачы тавыш белән акыра, алар йокыларыннан уяналар, – «бет, дәҗҗал!» – ди кайберсе.
*Xокыб – 80 мең ел.

Шахтер җир шарының корты; аңа көн юк, төн юк, – казый, тишә, җирнең эченә керә... Ни өчен? Билгеле, гадәти корт кебек үк, ашар өчен.
Табигать матурлыклары, иртәнең саф һавасы, урман, кырларның гүзәл манзарасы*, кояшның ул алтынлы-көмешле нурлары һәм башкаларның һичберсе белән дә шахтер ләззәтләнә алмый. Бервакыт чынлап итеп боларның барлыгына да ышанасы килми, бары болар хыялга кереп чыга торган буяулар гынадыр дип буталчык бер хөкем бирә башлый. Чөнки аның эшлекле тормышы җир өстеннән, матурлык, мәйданыннан йөзләрчә сажин төптә, туфрак астында үтә.
*Манзара – күренеш.

Җәнүби* Россия губерналарыннан, башлыча җир күмере оясы булган Екатеринослав губернасында 1829 елдан бирле бер француз компаниясе тарафыннан эшләтелә торган «Ширбинский күмер учакларында эчке Россиядән барган татар эшчеләре дә байтак бар иде. Боларның күп өлеше Казан белән Сембер, калганы да Вятка белән Нижегород губерналарыннан барган кешеләр иде. Монда барлыгы җиде-сигез йөзләп эшче булып, күбесе украинец, аннан калганы Россиядән барган һәм кайтмый торып «бозылган» халык...
*Җәнүби – көньяк.

Татарлар үзләренә аерым, шахтаның төшлек ягындагы казармаларында тора иделәр. Соңгы елларда болар өчен бер имам (мулла) билгеләнде; аның турында түбәндә берничә сүз язылачак.
Бу төшлек казармаларның көнбатыш ягыннан иң читтәгесендә байтак кына кеше урнашырлык булса да, соңгы елларда монда торучылар унбиш-егерме арасында гына була иде. Җәй вакытларында болар тагын азая иделәр. Башка казармаларда урын табылганда, ни өчендер монда керергә берәү дә теләми, керсә дә башка җирдә урын эзләп, тизрәк моннан күчү җаен карый иде. Бу казарманың ишеген ачкач ук, ни өчендер һәркем үзендә сүз белән аңлатуы мөмкин булмаган бер күңелсезлек сизә иде. Күрше казармаларда торучылар бу казармага «Козгыннар оясы» дип әйтә иделәр, һәрбер яңа ишеткән кеше дә бу казарма өчен шул ук яисә шуңар бик якын бер исемнең үзенең дә тел очында ук торганлыгын хис итә иде.
Бу казармада җәен, кышын, һәм дә күп еллардан бирле тора торган берничә кеше бар иде. Казармага гадәтчә болар ия иделәр.
Насрый Гомәрев – дүрт ел инде китми тора иде. Ул кырык биш яшьләрдә, шактый озын буйлы, шуның белән бергә туры сынлы, нык гәүдәле бер кеше иде.
Гадәттән тыш яссы һәм кансыз йөзенең урта бер җирендә биек һәм бераз бөкре борынының төбе һәрвакыт бераз юешләнеп тора; тирәләре канлы, зур һәм акаюлы күзләреннән һәрвакытта бите буенча яшь ага. Авызы тик торганда хәзер еларга торган төсле, ирен очлары түбән иелеп торалар. Мыек һәм сакалы, корылыктан үсә алмыйча җиргә сырышкан үлән төсле, бары берничә бөртек кара кылдан гыйбарәт иде. Йөргән вакытта бер иңбашын төшеребрәк, озын һәм каба кулларын һич хәрәкәтләндермичә ике ягына аскан күсәкләр кебек салындырып, акрын һәм эре генә атлап йөри иде. Якшәмбе һәм башка эшсез көннәрдә, әгәр эчмәсә, көне буе теш арасыннан ыжылдатып әллә нинди, күңелгә кайгы сала торган көйләр тартып, һаман шул берничә төк сакалын бармак очлары белән кармаштырып, казарма эчендә тәрәзәдән тәрәзәгә туктап йөри. Кич булса, күп вакытта казарманың көнбатыш ягында кирпеч стенага аркасы белән сөялеп тезләрен кочаклый һәм казармадан йөз сажиннар читтә ялпакланып киткән чокырдагы буада су коенучыларны сәгатьләр буенча карап көй тартып утыра... Бу күренеш аның күңелен моңландыра. Кояшның кызыл нурлары чагылып кан төсенә кергән буа суына яшь эшчеләр ялангач көенчә йөгереп килүләре белән ничек итеп сикереп төшә һәм чумып китәләр... Чокырдан ары ике-өч чакрым ераклыкта тау аркылы сузылып торган берсе биек, берсе тәбәнәгрәк ике данә завод морҗасы янына кояш ничек итеп кызарып яшеренә һәм ничек итеп караңгы төшә... Насрый бу күренешләрне карап уйланып утыра иде. Күп вакытта ул монда бик озак утыра, ул казармага кергәндә, башкалар инде йоклаган була, ул да чишенмичә генә ятып йоклый иде.
Ул кайчагында атналап эчеп ята иде. Андый вакытта ул, бөтенләй эшкә кул селтәп, гүяки кояшка да: «Әйдә, беразга миннән башка гына буаны кызартып-кызартып батып кара», – ди торган иде. Чөнки эчкән чагында ул казармадан да чыкмый, хәтта көй тартуны да ташлый иде. Аракыны дару эчкән төсле җитди һәм тыныч кына эчә-эчә дә, авып йоклый иде. Тора – тагын шул эшендә...
Күрше казармада торучыларның күбесе Насрыйга кырын карый иделәр.
Кайчагында аның моңланып көй тартканын ишеткәч, ачу белән:
– Бетми дә зөбани! Кайчан бетәр икән шул шыңшуы! – ди иделәр.
Ләкин «Козгыннар оясындагы» кешеләр алай түгел. Аларга Насрый сөйкемле күренә. Алар арасында Насрый шактый игътибарлы иде; бәлки шуның өчен дә башка казармаларның халыклары арасында боларның игътибары юк, һәммәсе «ташландыклар» дип хисаплана иделәр. Аның үзалдына бертөрле ир табигатьле икәнлеге искә алынса, үзе белән бер шешәдән эчә торган иптәшләренең аңар хөрмәт итүләренә гаҗәпләнергә дә урын юк. Хәтта эчке белән артык чуалмый торган Госман карт та Насрыйга бер атаның үз баласына караган күзе белән карый иде. Кайчагында Насрый берничә көннәр эчеп изелгәч кәефсезләнеп утырганда, ул:
– Их, Насрый энем, Насрый! Бетерәсең инде башыңны!.. – дип кайгыра иде.
Госман карт та шахтага Насрый белән бер елда килеп, ярты ел торганнан соң хатынын чакырткан иде. Аның буе кыска, аркасы тиешеннән артык бөкрәеп тора иде. Казарма халкы аны "карт" дип кенә йөртә иделәр: вакыйгда да* яшь түгел иде: илле биш, алтмышларда булгандыр. Ул йөргән чагында сул аягын бераз сөйрәп ала иде: шунлыктан, барырга да, бармаска да уйлап икеләнеп барган төсле күренә иде. Эш турысьнда ул үзен артык көчләми иде. Икенче дәрәҗәдә пласт кисәрлек көче була торып, забой астыннан күмер тартуны да авырсынып эшли иде; чөнки ул инде нык алҗыган иде. Эшләп чыккач, хатыны су коеп битен-башын юдырган чакта:
*Вакыйгда да – чыннан да.

– Бөтенләй тәкатьтән калды кеше... – дип сөйләнә иде. Аның болай сөйләнүе башкаларга кызык тоела. Арадан берсе: «Менә карт лудыр», – ди дә, һәммәсе кычкырып көлеп җибәрәләр. Карт шул арада:
– Нәрсә генә әйтә идем әле, Мәрьям... – дип, гүяки әйтергә теләп тә хәтереннән чыккан берәр сүз эзләргә керешә, ләкин сүзен таба алмый иде. Ул сүзне кызу сөйли һәм «инде»ләрне күбрәк ычкындыра иде. Мәрьям белән аларның никахларына алты гына ел иде. Бу никах картның беренче никахы, әмма Мәрьямнең, элекке ире аергач, берничә еллар тол булып торганнан соң булган икенче никахы иде. Мәрьямнең яше утыз бишләр тирәсендә генә булса да, карашта байтак өлкән күренә иде. Битләре яхшук зур, борын уртасы батыграк, иреннәре калын, күзләре кечкенә иде. Күзеннән түбән сул битендә төзәлгән бер җәрәхәт эзе дә бер карашта ук күзгә ташлана иде. Гәүдәсе тупасрак, аяк-куллары да аю тәпиләренә охшый төшә иделәр. Аның гадәттән тыш оялчанлыгы аңар ниндидер ягымлылык бирә иде. Казарма кешеләре күп вакытта мыскыл итә иделәр.
Кайчагында Мәрьям, карты белән икәүдән-икәү калгач, болардан зарлана башлап:
– Менә, алла каргаганнар. Мыскыл итәләр, – ди дә, артык бер сүз дә әйтә алмыйча ярсып-ярсып елый башлый иде.
Ул чагында карт, күңелендә уянган нечкә бер шәфкать хисе белән:
– Елама, сабыр ит инде... Тиздән китәрбез... Монда инде торырлык хәл калмады... – ди иде. Ләкин көн көн дә үтә, алар һаман тора иделәр.
Алар бер-берләренә бик нык якынлык хис итә иделәр.
Кайчагында карт, Мәрьямгә:
– Тагын бераз акча эшлик тә, авылга китик... Тегермән корырбыз, – дип куя иде.
Аңар каршы Мәрьям:
– Мин бит иген эшләргә дә бик яратам... – ди иде. Аларның уйлары бер-берләренә ачык билгеле булганга, тегермән кору турында да, иген чәчү турында да артык сүз озайтмый иделәр. Моның шикелле өзелеп җитмәгән карарлар: башланып кына тукталган киңәшләшүләрдән соң, бу ике, кыршылып искергән, изелеп арыган мәхлуклар эчләреннән нәрсә уйлый, тормышның нинди матур күренешләре аларның хыяллары алдында очып йөри иде икән?
Хәлил Моратов монда артелыщик иде. Яше кырыкларда булгандыр. Госман карт белән Насрыйдан башкалар аңар Хәлил абзый ди иделәр. Эчәргә һәм көләргә бик ярата торган кеше иде. Үзе көлкеле сүз сөйли алмаса да, кеше чыгарган көлкегә катнашырга хәзерләнеп кенә тора иде. Числоның берендә һәм унбишендә конторадан алып ике казармада эш хакын ул өләшә иде. Менә шушы акча өләшү заманнары гына аны «Хәлил абзыйлыкка лаек итеп күрсәтә ала иде. Ул бу вакытта көлеп маташмый. Йөзендәге тынлык бик нык җитдилек аңлата иде. Хисабы һәрвакыт туры чыга торган иде. Ул Насрыйдан да монда бер ел элек килеп илгә кайтмый тора иде. Хатынының үлгәнлеген һәм авылда бер кыз баласы калганлыгын сөйли иде. Актыгында:
– Мин бик бәхетсез кеше... – дип авыр сулап куя иде.
Ул болай итеп күңелсезләнгән чагында, аның якташы Габделхәй:
– Дошман бәхетсез булсын! Син нигә бәхетсез буласың? Государственный дума аракы сатуны туктатканы юк бит әле! Бер дә кайгырма! – дигән шикелле сүзләр белән тагы аны ачып җибәрә торган иде.
Габделхәй урта яшьтә, буе кыска, башы зур, колаклары киң, кул-аягы тупас, кечкенә генә сары сакаллы, бала кыяфәтендәрәк бер кеше иде... Кинаяләп, койрыклап сөйләргә һәм үзен бик үткер күрсәтергә тырыша. Бәхәсләшергә бик ярата, сүз көрәштереп кешегә сүз бирмәүдән бик нык ләззәт таба торган иде. Госман карт белән алар еш кына бәхәсләшә иделәр. Бервакыт «мадам» дигән сүз турында берничә көннәр кызып-кызып сүз көрәштерделәр. Госман карт әйтә:
– Мадам дип әйткән сүз безнеңчә абыстай дигән сүз була.
Габделхәй аңар авыз ачарга да бирми.
– Мадам – фахишә ул! – ди.
Габделхәйнең башка бәхәсләре дә шуның төслерәк була иде.
Менә «Козгыннар оясы»нда торучыларның аерымрак урын тотканнары шушылар инде. Калганнарын икегә аерып, яртысын Хәлилнең бер ягыннан Насрыйга, икенче ягыннан Габделхәйгә таба терәп китәргә кала.
Үзенә аерым бер урын тота торган берәү бар икән әле.
Садрый – кечкенә колаклы, яшькелт күзле, чалыш аяклы, утыз бишләр чамасындагы бер кеше. Менә бу кеше турында Госман карт бервакыт: «Шайтандыр бу!» – дигән иде. Шуннан соң һәркем аңа шушы кушаматны әйтә башлады: «Шайтан», вәссәлам.
Ул очы югары күтәрелгән борынының тишекләрен киереп, һәрвакыт көләр өчен ачылган ике кабатлы калын иреннәрен каплап, бөтен көче белән чын-җитди күренергә тырышкан чагында да кәҗә күзләренә охшашлы түгәрәк яшькелт күзләреннән кешене мыскыллау, кешеләрдән шаярып көлү чәчкән төсле күренә иде. Габделхәйне – «Мыкалкүф», Госман картны – «Микиш», Насрыйны – «Җеназа», Мәрьямне «Хава анабыз» дип атый. Башкаларга да шулай, төрлесенә төрле кушаматлар әйтә торган иде. Ул һәр сүздән бер көлке, һәр көлкедән берәр әдәпсезлек чыгара. Госман карт белән Мәрьям аны бер дә яратмый иделәр. Насрый аңар илтифатсыз салкын.
– Әйдә, бабай! Актык гудок...
Бу – Госман картның иптәшләре, салазкачы малайлар, аны чакырып үтеп киттеләр. Ул шахтага төшә торган күмерле киемнәрен кигән, лампасына май салып маташа иде, Мәрьямгә:
– Актык гудок, мин киттем... Кара, яткан чагында ишекне эчтән бикләргә онытма... – дип сөйләнә-сөйләнә көрәге белән лампасын тотып чыгып китте. Мәрьям аны озатып, артыннан карап калды.
Ул вак атлап тиз барырга тырыша иде. Башындагы ертык фуражка (украинецлар мыскыллап йөдәткәнгә күрә, алар кәләпүш, бүрекне казармада гына кия иделәр), өстендәге әллә ничә ямаулы каешланып беткән кыска киемнәр белән ул Мәрьям күзенә үксез бала кебек кызганыч күренә иде. Мәрьям аның бу килеш ашыгып-ашыгып барганын бераз карап торгач, әллә нәрсә оныткан төсле уңайсызланып китте... Картның артыннан куып барып, башыннан сыйпарга, яисә нинди булса берәр ягымлы сүз әйтергә тели иде шикелле. Ул арада Госман карт башка шахтерлар арасына катнашып китте.
Каралып беткән сәләмә шахтерлар рудник тирәсендә дәрья кебек дулкынлана, кайный иделәр. Көннең кызулыгы кайта башлаган булса да, сулыш алырга авыр иде. Гүяки таш стеналардан, җир астыннан чыгарылып өелгән әллә ничә мең вагонлык күмер тауларыннан һәм болытларга таба сузылган морҗалардан көйгән ис – нефть исе белән катыш эсселек чәчелеп тора иде.
Мәрьям, картын күздән югалткач, бераз каранып торды да, үзләренең алачыгына кереп китте.
Урам төсле ике рәт тезелеп киткән казармалар алдында нечкә тактадан эшләнгән һәм һәр казарма өчен бүлем-бүлем итеп ясалган алачыкларның берендә җәй көннәрендә Госман карт белән Мәрьям тыныч кына урынлашып тора иделәр. Бу алачыкта ишектән сул якта түшәм ягалый ук чөйгә эленгән иске бер скрипка белән карават турында кадакка эленгән тәсбихләрдән башка күзгә ташланырлык артык әйбер юк иде. Бары иске-москы, әйле-шәйле...
Мәрьям кереп утырды. Нәрсәдер уйлый иде. Күзләре сөзелгән килеш, скрипкагамы, яисә тәсбихләргәме карый, – аермачык билгеле түгел иде. Байтак кына шул көе утыргач, урыныннан торды. Нәрсәгә тотынырга белмәгән төсле як-ягына каранды да, ишек янындагы керләр корзинкасына күзе төште һәм аны алып чыгып китте.
Ул һәр ике-өч көндә бер тапкыр керләр алып, тыныч вакытта гына елгага төшә һәм берәр сәгать чамасы вакытта керләр чайкап, юып, рәхәтләнеп кайта иде. Бу җирләр аңа бик үз тоела иде. Монда ул саф табигать арасында берәр сәгать булса да, бик күңелле яшәү белән яши иде. Монда аның бала чагында су буйларында уйнап рәхәтләнүләре исенә төшә. Монда бытбылдык, тургай тавышлары аның кыз вакытта үзенең тиңдәшләре белән урак урып, печән җыйнап йөргән заманнарын искәртә иделәр.
Керләр күтәреп бара торган Мәрьямне күрсәтеп, Садрый:
– Карагыз, кара, Хава анабыз, аю анасы бара... Аяк астына эләгә күрмәгез. Алла сакласын, изрәтеп ташлар, – диде.
Алар хәзер эштән кайтып казарма ышыгында, үлән өстенә утырышып, чәй эчәргә керешкән иделәр. Хәлил аякларын бөкләп туры гына утырган, Насрый терсәге белән җиргә таянып уңайсыз рәвештә сузылып яткан иде. Ул гадәтенчә тонык чырайлы күренә; урыны уңайсызлыктан булса кирәк, төрлечә кузгалып маташа иде.
– Аю анасы диген ә... Аның яратылышы шулай... Нихәл итәсең... Бик юаш хатын, бичара... – диде Насрый.
Насрый бу сүзләрне әйткән чакта башка нәрсә турында уйлаган кебек күренә иде.
Кояш инде түбән булып, төсе кызыл, күләме шактый зур күренә иде. Көнбатыш як ачык түгел. Кояш шәүләсе кызарткан оешык болытлар фикергә калган төсле күренә иделәр, һава тын, завод торбаларыннан кара төтеннәр, әкрен генә тузылып, кыекланып китә иделәр.
Завод тирәсендә хәзер күп халык кайнашмый, сирәк-мирәк кенә кешеләр күренгәли иде.
Заводтан бу якка таба бер кеше килгәнлек күренде. Кыска гына таяк тоткан, озын гына аксыл җиләнле, кара бүрекле, сирәк кенә сары сакаллы бу кеше Хөсәен мулла иде. Бу кеше Нижегород губернасыннан булып, бервакытлар Кәсим каласында үз алдына гөжләгән бер мәдрәсәдән уртакул бер «моназыйр»* «тәүфыйклы» гына бер хәлфә булып чыккан һәм чиксез зур өметләр белән бәхет эзләргә чыгып, ниндидер дулкыннар белән шушы шахтадан дүрт чакрымдагы тимер юл станциясенә килеп ташланган...
*Моназыйр – бәхәсче, бәхәскә оста.

Станция буфетчысы кәсимле карт белән болар ничектер килешеп китәләр. Йомшак авызлы, тәбәнәк кенә, ачык кына, чалышрак аяклы Кәсим туташы белән таза гәүдәле, шадрарак йөзле «хәлфә абзый» өйләнәләр. Хәлфә өч бала укыта. Хәлфә буфетта утыра. Хәлфә кымыз ясый. Актыгында унбиш сум жалованье белән шахтада мулла була.
Аның мулла булганына хәзер өч ел инде.
Ул башта эшчеләрне коры тотмакчы булды: ник намаз укымыйлар, ник акча уйныйлар, ник эчәләр? Өсләренә күкләр күкрәтә иде. Ләкин тиз арада ул уңышсызлыкка очрады.
Бер бәйрәм көнендә эшчеләрне җыйнап намаз укытты. Намаздан соң бик шәпләп вәгазьгә кереште. Иман, гыйбадәт, «күркәм холыклар» турында озак кына сөйләгәннән соң:
– Җәмәгать! Тыңлагыз сүземне, хата юлдан барасыз... Отыш уйныйсыз, эчемлек белән харап буласыз, күңелләрегез үлә, калепләрегездәге* мөкатдәс нур чаткысы сүнә! Менә сезгә актык сүзем, – дип башлады... Моннан соң мулла абзый:
*Калеп – күңел.

– Тыңласагыз тыңлагыз, тыңламасагыз, мин сезнең мондый бозыклыкларыгызга шаһит булып тора алмыйм, китәм! Әгәр менә бу эшләрне эшләмәскә вәгъдә бирсәгез, китмим, вәгъдә бирмисез икән, бер көн тормыйм, китәм! – диде.
Бу соңгы сүзләре белән ул үзенең тыңлаучыларына бик зур тәэсир ясавына һәм алар: «Китә генә күрмә инде, хәзрәт, ни теләсәң шуны эшлибез, һәммә нәрсә син дигәнчә булыр», – дип әйтәчәкләренә бик нык ышана иде. Ләкин эш ул уйлаганча чыкмады, «җәмәгать» авыр бер мәсьәлә чишү белән мәшгуль булган рәвештә эндәшми утырды. Ул тагын да:
– Я, ни җавап бирәсез? – диде.
Тагын эндәшүче булмады. Җәмәгать арасыннан иң элек тәүфыйклырак дигән берәү, аннан икенче, өченче кешеләр урыннарыннан тордылар.
– Иртән без эштә булырбыз, хәзрәт. Китсәгез, инде хуш иттек... – дип мулла белән саубуллаша башладылар.
Алар шулай итеп бер-бер артлы торып саубуллаша башлагач, мулла абзый йөткеренде, тамагын кырды... Бугазы кысылып, буылган кеше төсле көчләнеп, әллә нәрсәләр сөйләнде... Ул әле иртән үк китмәячәген аңлатып маташа иде.
Мулла китмәде. Ләкин шул, әлеге уңышсыз «китә башлауның» ачы нәтиҗәсе буларак, аның белән эшчеләр арасында кап-кара бер бушлык ачылды. Мулланың йөрәге урынында тормый, бик кызу тибә, эшчеләрнең «бозыклыкларын» күрмәмешкә салыша башлады. Эшчеләр дә, аңар кирәксез, артык бер мәхлукка караган күз белән кырын һәм салкын карый иделәр.
Ул хәзер конторадан эре генә кыяфәттә килә иде. Хәлилләр турысына җиткәч, сәламне дә гадәттәгегә караганда кычкырыбрак һәм сәлам артыннан ук сүз ялгап китә торган тавыш белән биреп куйды. Ләкин ни өчендер сүз кушмады һәм, бу бушлыкны тутыру өчен, сул кулы белән иңсәсен сыйпап бүреген алгарак төртте дә, кулындагы таягын бутап-бутап үтеп китте.
– Акча алып килә, – диде Габделхәй, – эштигерлар белән бергә эшчеләрдән бер көн элек ала бит, нишләрсең...
– Көч куймаган, харам акча! – диде Насрый. – Беләсең аңар ни өчен акча бирәләр?
Габделхәй уйлап-нитеп тормыйча гына:
– Мулла ул, шуның өчен, – диде.
– Юк, белмисең, һәр көн ул бер-ике рәт безгә сәлам бирә, – бары шуның өчен генә.
Хәлил көлеп җибәрде:
– Ха-ха-ха!.. Гаетләр укыта ич! Ул гына да түгел әле, үлгән чакта, әйтик, җаның җәһәннәмгә киткәндә мулла кирәк була ич...
– Үлгәндә мулла булды ни, булмады ни, минем өчен бер дә кирәге юк, – диде Насрый.
Хәлил илтифатсыз гына еракка карап:
– Грушовкада забой астында калганнарның унбере мөселман диләр. Гали дә шул арада икән, – диде.
– Нинди Гали? – диде Насрый.
– Тарас...
Хәлилнең бу хәбәре монда утырган кешеләргә шактый нык тәэсир итте. Алар куркынган сыман күз белән бер-берсенә каранып алдылар.
Алар забой астында калган иптәшләре Тарасны кызганып кына түгел, бәлки кинәт кенә үзләрен аның урынына кую хисе белән тәэсирләнеп киттеләр. Ярты ел гына элек моннан Грушовка шахтасына киткән бу кеше арыслан кебек батыр, зур гәүдәле, гадәттән тыш көчле иде. Аңар кушамат итеп «Тарас Бульба» ди иделәр.
– Менә егет иде, мескен! Өч кешегә каршы эшли иде бит ул, – диде Насрый.
– Биш кешегә каршы аракы да эчә иде, хайван, – диде Садрый.
– «Анда» эчә алмас! – диде Габделхәй.
Алар шулай иптәшләрен төрлесе төрлечә искә төшерә иделәр. Ләкин Хәлил эндәшми утыра иде. Ул онытылган бер әйбер исенә төшкән төсле башын күтәрде һәм:
– Карт кайда? Чакыр әле, Габделхәй, азрак каз муенын тартсын иде, – диде.
– Ул эшкә китте. Барма дидем, ял ит азрак. «Якшәмбене сез каршы алыгыз инде», – ди.
– Аңар бит акча кирәк... Авылга кайтырга җыена... – диде Насрый.
Садрый:
– Скрипкасын кулына тоткач та көләсем килә. Чырайларын әллә нишләтеп, еларга хәзерләнгән шикелле кылындыра... Кызык, тик мине бер генә яратмый инде.
– Син һәрвакыт аны мыскыл итәсең бит.
– Садрый, беркөн әйткәнне кайчан эшлисең? – диде Хәлил.
Садрый бераз көлемсерәп:
– Иртән эшлим, – диде.
– Әйдә, бер кызык яса, көлке булыр!
– Кирәкмәс, – диде Насрый. – Кызганыч, мескеннәр... Шул хәтле яратышып торганда араларына әллә нинди салкынлык төшәргә мөмкин. Шайтанлык бит ул. Син аны кем дип беләсең? Аның кушаматы гына Садрый бит, – диде Габделхәй.
Габделхәй шулай дигәч, иптәшләре көлемсерәп Садрыйга карадылар. Садрый моңа әһәмият бирмәде.
– Әйдәгез, казармада карта уйнарбыз... Монда хәзер черкиләр бәрелә башлый, – диде.
Габделхәй чәйнекләрне, Садрый чынаякларны алып казармага керделәр. Насрый тәмәке тартып утыра иде.
– Кызганыч, мескеннәр... Тик торыштан тормышлары бозылырга мөмкин... – диде.
– Әйе шул... – диде Хәлил бераз уйлап торгач: – Юри генә шаяру икәнлеген соңыннан әйтәсең аңар, – диде дә торып казармага китте.
Насрый торып-торып авызыннан чыгарган тәмәке төтененә карап нәрсәдер уйларга тырыша, ләкин һавада берничә секунд салынып, юклыкка чыга барган тәмәке төтене кебек аның фикер-хыяллары да, тәртипкә килмичә чуалып, таралып китә иделәр. Ул бик әкрен генә иреннәре арасыннан сызгыртып «Урман хикәясе»нә охшашлы бер көй тарта башлады.
Мәрьям күл буеннан үзләренең алачыкка кайтып кергәндә, җиргә караңгылык чүгә иде инде. Чөнки ул аннан кайтышлый мулла хатынының юган керләрен кертеп, анда бераз утырып калган иде.
Ул кайтып килгәндә, Насрый һаман казарма янында утыра, казарма тәрәзәләрендә саргылт ут яктысы күренә иде. Һава салкынча һәм болытлырак булып, болытлар арасыннан анда-санда йолдызлар да күренгәли иде.
Мәрьям үзендә бертөрле авырлык, бераз арыганлык сизә иде. Ут алындырмыйча гына гадәттәгедән иртәрәк йокларга ятты. Стенада кадакка эленгән будильник сәгать чыкылдавы, казармада карта уйнаучыларның ара-тирә кычкырышулары арасында матур гына музыка тавышлары да ишетелә: директор квартирасында рояль уйный иделәр.
Аның фикер, уйлары бер яктан тупас җепләр белән багланып, икенче яктан йомшак карларга күмелгән кебек булды, – артык уйларга, фикер итәргә өлгерә алмады, бертөрле йомшак, ягымлы дулкыннарга чорналып әллә кайларга китте...
Бервакыт ул уянды, төн иде әле. Уянуы белән берничә секунд эчендә үзенең кайда икәнлеген сизгәч, иң элек аның исенә үзенең карты киләп төште, һәм аның: «Кара, ишекне эчтән эләргә онытма», – дигән сүзе һәм ертык фуражкасы белән башын чайкап, ашыгып-ашыгып баруы аның күңеленә килде...
Такта араларыннан айның ак шәүләләре сузылып, җир идәнгә сызык-сызык яктылыклар түшәлгән иде. Мәрьям торып ишеккә барды. Ишек эчтән бикләнгән иде. Шулай да тыштан ишекне ачарга теләгән кешегә ул бикләнү генә киртә булырлык түгел иде. Ул моңар бераз борчылды. Чөнки ишек кысылып ябылмаганга күрә, тышкы яктан берәр нечкә әйбер тыгып, элгечне күтәреп җибәрү белән ишек ачылачак иде. Ләкин кем ачачак? Кемгә кирәк ул? Ул ишек арасыннан карады. Насрый инде казарма янында юк иде. Казарма тәрәзәләренә ай яктысы чагылып тора. Казарманың эче караңгылык, тынлык белән йоклый. Ул тупас кычкырышлар, ягымлы рояль тавышлары да беткән иде. Бары сәгать чыкылдавы гына моңлы тынлыкны бераз боза иде. Дикъкатьләбрәк колак салган иде, тагын бер тавыш, гүяки елаган тавыш ишетелә башлады. Арт якның такта арасыннан караса, мулла торган өйнең тәрәзәсеннән тонык кына ут яктысы күренә. Яхшылабрак колак салгач, эш аңлашылды: мулла хатыны моңлы-моңлы көйләп бала тирбәтә икән...
Мәрьям тагын ятты. Ләкин йокысы ачылган иде. Бервакыт үзенең ана булганлыгы исенә төште. Дүрт яшен тутырып үлгән тулы яңаклы, күк күзле Фәридәсе аның күз алдына килде. Бервакыт ул үзе дә шулай төн урталарында көйләп-көйләп Фәридәне тирбәтә иде. Фәридә бик тере иде. Тиз үк йөри башлап, сөйләргә дә бик остарган иде. Ул әнкәсен бик сөя иде. Әнкәсе эш белән әрле-бирле йөргән вакытта аның итәгенә ябыша: «Әнкәй, мин яхшымы, мине сөямсең?» – дип үзен бигрәк тә сөйдерә торган иде. «Кашки* ул гомерле булган булса һәм аны сөя торган тәүфыйклы гына бер кияүгә барган булса, аларны күрү нихәтле җан рәхәте булыр иде...» – дип уйларга керешкән арада аның күз алдына дүрт яшьлек Фәридәнең кызыл мендәр өстендә авырып яткан күренеше килә... Аның төсе сулган, күзләре нурсыз, йөзе кыйшайган, ул үлем белән тартыша... Бу күренеш аның хыялларын әллә кайда туздыра, аның күкрәге кысыла башлый. Ул торып утыра. Башка нәрсә уйларга тырыша, булдыра алмый. Бераз вакыт азаплангач, бу кич бик томанлы сурәттә бер төш күргәнлеге исенә төшә. Ләкин нәрсә күргәнлеген ачык хәтерли алмый. Кичә мулла хатыны белән чәй эчкәнлеге күңеленә килә. Аны үзенең яшь вакыттагы бер тиңдәш дусына охшата... Мулла хатынының шахтерларның бозыклыкларыннан зарланулары исенә тешә. Моннан соң бервакыт Хәлил белән Габделхәйнең исереп кыйнашулары, Габделхәйнең Хәлил өстенә кайнаган чәйнек бәрүе, Насрый аңа ачуланып сугып күз төбен шешендергәнлеге күз алдына килә. Актыгында аның күз алдында һаман шушы күренешләр әйләнә башлый. Гүяки алар туктаусыз кыйнашалар, кычкырышалар, елашалар.
*Кашки – әгәр

Бервакыт аның колагына әллә кайдан, ниндидер тавышлар килә башлады. Гүяки аны кайдадыр бик ашыктыралар, кычкыралар... Ул уянып күзләрен ачты, – такта араларыннан иртәнге кояш яктысы чәчрәп керә иде:
– Ач ишекне. Ничә тапкыр кычкырдым... Тончыктыңмы әллә? – диде Госман карт.
Мәрьям сикереп үк торды. Әпен-төпен ашыгып, ишек ачарга дип урыныннан төшә иде, сискәнеп китте. Бөтен тәннәре чымырдап, аяк-кулы какшады. Кузгалырга тәкате калмады... Аның карават башы очында ук Садрый терәлеп тора иде. Һәм аның бик ямьсез рәвештә көлеп торганлыгы Мәрьямнең күзенә чагылды. Тышкы якта кешеләр шаулаша иделәр. Карт тагын кычкырды. Мәрьям нишләргә белмичә аптырап тора иде. Кемдер ишекне ачып җибәрде. Ишек катына унбишләп кеше җыйналган, ишек ачылыр-ачылмас Хәлил:
– Туйлар мөбарәк булсын! – диде. Аның артыннан берьюлы берничә кеше: «Урра!» дип кычкырып җибәрделәр.
Шаккатып һушы китә язган Мәрьям, ярдәм өмет итеп картына сыгынырга торганда, ни күзе күрсен, карт көрәк күтәреп аңар сугарга килә... Мәрьям, искиткеч биек җирдән түбән ташлангандагы шикелле чыраен сытып, башына көрәк төшкәнне көтеп торганда, берәү кинәт кенә килеп картның аркасыннан кочаклап алды. Картның күзләренә кан йөгергән иде. Күмер карасыннан башка чыраенда куркынычлы ачу карасы бар иде. Аның сакал-мыеклары тетри иде, тәкатьсез калган ерткыч шикелле ыңгырашты да:
– Ләгънәт сиңа! Чык! Күземә күренмә! – диде.
Картны артыннан килеп кочаклаган кешегә Мәрьямнең күңелендә ачу кузгалды. Картның теләгенә берәү дә каршы килмәүне, аның чырае караланмау, күзләренә кан йөгермәү һәм иреннәре тетрәмәүне Мәрьям телидер иде. Госман картның: «Чык! Күземә күренмә!» дигән сүзен әйткәндә, югарыгы үткен азау тешләрен күрендерүе Мәрьямгә артык сатулашырга урын калмаганлыкны аңлатты. Ул башын югалткан бер аптырау белән ишеккә таба ике адым атлаган иде. Хәлил Садрыйга:
– Әйдә, бикәч белән кул тотышып чыгыгыз! – дип кычкырды.
Садрый килеп Мәрьямне култыгыннан тотып алды да, авызы белән:
– Тра-та-ри-ра-ри-рай-ри-ра-ри-рай, – дип матчиш танцасын көйләп җибәрде һәм аякларын да биегән рәвештә китереп ала иде.
Җыелган кешеләр тагын да шаркылдап гөжләделәр.
Садрый шушылай Мәрьямне тартып-сузып ишектән чыгара. Мәрьям бар көче белән аннан ычкынырга тырыша һәм картка таба кулын сузып, нәрсәдер әйтә иде. Ләкин кешеләрнең көлешү, шаулашулары арасында аның нәрсә әйткәнлеге ишетелми иде. Бу арада Госман карт карават асларыннан нәрсәдер эзләнеп маташа башлады.
Ишектән чыккач, Мәрьям бер читкә китәргә тырыша. Садрый җибәрми. Хәлилнең көлә-көлә күзләре яшь белән тулган, кыска бер агач белән иске тимер чиләк төбе кыйный, Габделхәй авызына самавыр торбасы куйган:
– Тра-трра-тррат-татата, – дип музыка уйный. Башкалар кайсы кычкыра, кайсы сызгыра, урталык гөж килә.
Шул арада казарма ишеген бәреп Насрый чыкты. Ул исерек иде. Халыкның болай кылануларын күреп, берәр нәрсә аңларга тырышкан төсле, күзләре акайтып бераз карап торгач, ачу белән кычкырып:
– Болай ярамый бу! Ире кайда, горбун тәре! Нәрсә бу? Нигә кирәк!.. – дип сүгенә башлады.
Кешеләр Насрыйның сүгенүенә илтифат итмәгән төсле кылансалар да, көлү, кычкыруларның кызулыгы сүрелде.
Насрыйның бу чыгышы Мәрьямгә бик нык тәэсир итте. Ул, анасы назлаткан бала төсле үкереп-үкереп елый башлады. Гүяки аның да бер яклый торган кешесе булды. Насрый ишектән бер-ике баскыч төшкәч, җиргә сөртенеп, тәгәрәп китте. Кешеләр Насрый тирәсенә җыйналдылар. Мәрьям елгага таба китте. Ул, бер җиңен тешләгән көе, исерек кеше шикеллерәк чайкала-чайкала бара иде. Аның артыннан берничә кеше тагын да кычкырып, сызгырып маташтылар. Ләкин ул инде артка әйләнеп карамады, тау астына төшеп күздән югалды.
Хәлил шуннан ук конторага китте. Чөнки бүген получка көне иде. Башкалар да кайсы кайда таралдылар. Насрый бер басып, биш абынып Госман карт алачыгына барды һәм картны кирле-мырлы тиргәргә кереште. Карт, аңар илтифат итмичә, һаман нәрсәдер эзләнеп маташа иде.
– Бет син монда, карт тәре! Мин бит әйттем сиңа... Әйттем бит? Дурак син... Хатыныңны мыскыллап җанын алалар. Ә син нәрсә? Бакалар куыштырасың... Хатын бит ул кешесенә хатын... Ә син үзең нәрсә? Хатыныңның чабатасы да синнән артык!..
Госман карт башта эндәшми торса да, соңыннан чыдамады:
– Син бит, Насрый, исерек, – диде.
– Мин?!
– Исерек баш син, энекәем! Каргалар әле үләксә ашамаган, ә син лакарга өлгергәнсең... Сүгенәсең... Хатыным янында кеше йоклатсын, ә мин аны яклап торыйммыни инде? Мин бит үзем дә инде...
Картның тавышы үзгәргән, күз-кашлары очланып бер-берсенә якынлашкан, борыны бераз кысылып ике ягы яшькелт ак төскә кергән, сакалы очы белән алга сузылып бераз хәрәкәтләнә иде. Ул, артык дәрәҗәдә каты дулкынланганлыктан, сүзен әйтә алмый, баскан җирендә калтыранып торган чагында Насрыйга бик кызганыч кыяфәттә күренде. Ул күзләрен тондырып картның өстенә бераз карап торгач:
– Их, Бохар патшасы! Йоклатмаган дим! Юри мыскыл итәләр, – диде дә картның караватына сузылып ятты. Ут яткан җирендә байтак кына кирле-кәрле сүгенеп маташты. Картны авылда тормаган өчен орыша иде. Мәрьямне изге хатын дип мактый, хатыннарны һәммәсен яхшылар, мескеннәр...» ди иде.
Насрый шулай сүгенеп ятканда, казармадан килеп чакырдылар. Хәлил акча алып кайткан иде.
Бүген дә шахтерлар гадәттәгечә «бәйрәм» итә башладылар. Мондагы «бәйрәм» исергәнче аракы эчү, җыр, көй тарту һәм шул арада кычкырышу, кыйнашудан гыйбарәт иде. Бүген Госман карт та, элек кыстатып-кыстатып кына, берәрне эчте. Әмма соңрак «с горя» дип кыстатмыйча гына да эчә башлады...
Мәрьям көне буенча кешеләргә күренмичә елга буенда тал чыбыклары арасында торды. Көн эссе һәм Мәрьям өчен үзенә бертөрле күңелсез, куркынычлы төш кебек кызыллы, сарылы, чиксез озын...
Ул көне буе йөдәп чыкты. Башын кая куярга белми, бер ята, бер утыра, һәм һаман суккалана иде. Аның баш мие шул хәтле чуалган, ул бернәрсә дә рәтләп уйлый алмый иде. Оят, хурлык һәм бик нык җәберләнү хисе ут ялкыны кебек аның йөрәгенә һөҗүм итә, яндыра иде. Ул, җиргә, йөз өстенә капланып, бик озак елады. Елаган саен аның ярсулануы көчәеп, күкрәген җиргә ныграк басарга тырыша, гүяки йөрәгенә тоташкан ялкыннар җиргә ышкылып бераз басылган шикелле була иде. Ул үзенең башкалар тарафыннан хурлану, мыскыллануга, бигрәк тә картының ачулануына йөрәге әрнеп елый иде. Картның азау тешләрен күрендереп: «Чык! Күземә күренмә!» дигән сүзен исенә төшерә дә тагын да җиргә капланып, ярсуланырга керешә иде. Ул, бер заман елап исергәч, башын күтәреп югары карап калды. Көмеш төсле ак болытлар һавада бер-берсе артыннан агып баралар, һәм гүяки Мәрьямгә әкрен генә: «Сабыр ит, җаным, нихәл итәсең, дөнья үзе шундый ул. Бер кеше дә үзгәрешсез тормый; менә без дә тыныч кына оешып мәйданга чыккан идек... Кара инде хәзер ничек итеп җил ихтыярсызлап әллә кайларга сөреп илтә. Синең дә картың кызурак кеше икән. Шулай да сабыр ит! Баксаң, ул үзе дә бу эшенә үкенер. Ялгышуын аңлар да синнән дә бәхиллек сорар... Менә озакламый кич була... Аның да синнән башка эче поша башлар: «Мәрьям, җаным! Мине гафу ит, кичер, әйдә элеккечә икәү бергә яшик!» – дип, сине юатыр, иркәләр», – ди иделәр.
Кич. Кояш баеганга байтак вакыт үткән иде. Тирә-якта кап-кара болытлар салынып тора. Урталык һаман караңгылана. Кыйбла яктан җил исеп, салкынлык һәм яңгыр исе китерә иде. Тирә-якта әллә нинди бер өлкән тынлык хөкем сөрә иде.
Мәрьям һаман нәрсәдер көтә иде... Кояш баегач, аның колагына әллә кайдан: «Мәрьям» дип кычкырган тавыш ишетелгән кебек булды. Ләкин никадәр дикъкатьләп тыңласа да, тагын да ул тавыш кабатланмады. Төньякта тонык кына берничә йолдыз, аның хәсрәтен уртаклашкан кебек, кайгылы кыяфәттә карап тордылар-тордылар да кара болыт астына керделәр. Елганың аръягында тау артыннан сузылган завод морҗалары караңгылык эчендә әллә нинди күңелсез һәм куркынычлы кыяфәттә күренә иделәр.
Бу вакыт Мәрьям, караңгыда күзләренә чыбыклар тимәсен өчен, куллары белән ике якка тотып, чыбыклар арасыннан чыкты да, акрын гына казармаларга таба китте. Аягында оектан башка нәрсә булмаганлыктан, аяк астына эләккән таш кисәкләре, үлән төпләре, аякларын чәнчеп авырттыра иделәр. Казармага җитәргә илле адымнар калгач, җил аралаш бүленеп-бүленеп скрипка тавышы килә башлады. Ул барган җиреннән туктады.
Картның скрипка уйнавын ул башка вакытта да яратып тыңлый, тыңлаган саен йөрәгендә әллә нинди күңелле бер җылылык сизә иде. Әмма бу кисәк-кисәк тетрәүле моңнар гүяки аның уз күкрәгеннән, йөрәгеннән ут булып ялкынланып чыгалар... Гүя боларны ул үзе чыгара... Гүя ул шулай зарлана... Ул шулай баскан җирендә кузгалмый туктап тора. Өстендәге күлмәген кичнең салкын җиле бер яктан тәненә сылап, икенче яктан әллә нинди кайгы флагы төсле җилфердәтеп тора иде.
Ул, байтак вакыт тыңлап торгач, тагын алга китте. Курка-курка гына барып, казарма тәрәзәләренә якынлашты.
Казарманың эче коточкыч фаҗига хәлендә иде: ватылган савыт, ташланган азык, ауган урындык, җимерелгән өстәл, пычранган әйберләр арасында кешеләр кайсы косык эчендә, кайсы укшый, кайсы сәке астына башы белән тыгылган, кайсы йөзе белән чүплеккә капланган... Бары Госман карт сәкегә утырып аркасы белән стенага сөялгән килеш, скрипка уйный иде. Гүяки ул бер көй чыгарырга, гомере буе таба алмаган бер көйне табарга тырыша иде. Ләкин ул көй чыкмый, ул көй юк иде...
Бер заман ул уйнаудан туктады. Смычогын ыргытып җибәреп, скрипкасын сәке читенә шул хәтле каты бәрде: скрипка бик нык чыкылдаган тавыш чыгарып, кисәкләре кайсы кайда тузылып китте... Госман карт үзе йөз өстенә капланып үкси башлады... Мәрьямнең күз алды караңгыланды, өстенә казарма ава башлаган кебек булды... Төньякта акрын, ләкин бик тирән гөрләү белән күк күкрәгән тавыш ишетелә башлады. Күк күкрәгәндә казарма эчендәгеләрнең һәммәсе дә гүяки үкси иделәр. Мәрьямгә шулай тоела иде. Ул яңадан тәрәзәгә карарга курыкты, карамады... Ул шактый озак вакыт һич кузгалмыйча казармага сөялеп торды. Актыгында ике кулын күкрәгенә басты да ашыгып-ашыгып елгага таба төшеп китте. Җил аны арттан сөреп илтә иде. Елганың аръягындагы морҗалар караңгылыктан күренми иделәр инде. Мәрьям чыбыклыкка якынлашкач, ике кулын алга сузды да, туры буага таба йөгерә башлады... Яшен яшьнәп җир йөзе яктырып киткән иде, – текә яр читеннән ташланып суга төшеп җитмәгән Мәрьямнең гәүдәсе, күз ачып йомганчы, йомарланган хәлдә күренде дә... җир йөзе тагын караңгыланды...
Таң алдыннан бик көчле яңгыр явып, иртәнчәк һава салкын һәм болытлы иде.
«Козгыннар оясы»ндагылар «бәйрәмнән» соң гадәтчә тонык, күңелсез кыяфәттә урыннарыннан торган чагында, су ташучы украинец Мәрьямнең буага батып үлгәнлеген хәбәр бирде.
– Су коенырга дип төшеп баткан, күрәсең, мескен!– диештеләр. Мулла хатыныннан башка берәү дә яшь чыгармады.
Төш вакытларында елганың көнбатыш ягында үләнсез-нисез бер дыңгырага Мәрьямнең гәүдәсен илтеп тавышсыз-тынсыз гына күмделәр. Мәрьямне күмеп кайткач, Госман карт үзенең алачыгында Мәрьямнең чөйгә элгән бер күлмәгенә карап торды да, өстәлгә капланып бик озак елады.
Кич белән Садрый казарма эчендә хөкем сөргән күңелсезлекне таркату уе белән, шаяру рәвешендәрәк:
– Скрипканы да ватып әрәм иткән бит, тинтәк! – диде.
Насрый аны авызына сугып екты да, аягы белән берничә тапкыр башына типте.
– Тик кенә тормый, холера. Җаныңны алырмын, кабахәт! – диде.
Садрыйның авыз-борыныннан кан китте. Ләкин аның ягыннан төшеп Насрыйга һичкем һичбер сүз әйтергә тиеш тапмады...
Ике көннән соң Госман карт, һичкем белән исәнләшмичә, кояш калыкмастан элек әйберләрен аркасына күтәреп, елга аркылы күперне кичеп китте. Тимер юл станциясенә бара иде.
Мондагы тормыш шулай ук үз юлында дәвам итә иде: ничек сәгать алты, гудок янә гадәтенчә акыра, янә кайнашу, янә җитдилек: ничек числоның башы яки унбише, янә получка, янә «кызык»...
1910.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.