Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 01

Süzlärneñ gomumi sanı 3846
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Икенче том)
1
Дөрес атламаган кешенең аяк астында җир убыла икән ул. Әмма егетләрнең шундыйлары да була, алар шушы убылган җирләрне атлап кына узалар, аяк чалуларга, төшеп китүләргә дә игътибар итеп тормыйлар. Солтан Кәбиров та шундыйлар исәбеннән иде.
Кайбер кешедә баш була. Татар шулай ди. Әмма ул, баш дигәнендә, акыл шәрифләренең һәм аның «шөрепләре бушамаган» булуны күздә тота инде, билгеле. Әмма әле кайвакытта баш кына да җитми, кайнар йөрәк тә кирәк. Сиңа әллә нинди авырлыклар әзерләп куялар, «утлар ягалар», ә син шунда барып керәсең. И сөенәләр инде, яна безнең ахмагыбыз, диләр. Ә сине яндырырга дип яккан учаклары әллә кайчан гөлбакчага әверелгән. Нәкъ Ибраһим пәйгамбәр вакыйгасындагы сыман.
Булды ул, булды андый хәлләр!
Үзегез дә яхшы беләсездер: сабыр төбе — саф алтын, диләр. Андый байлыкка ирешү бәхет инде ул! Әллә заманасы килмәде, әллә күңел тарлыгы комачаулый, белмәссең. Тынычланасы урынга, бөтен дөньялары белән каршылыкка киләсең. Аллаһы тәгалә сабырлар белән түгелме соң?..
Юләрләр янында булмас инде!
Солтан Кәбировны эзләп килгән хөрмәт иясе яшь егет, бераз кыенсыныбрак торганнан соң, үзе белән:
— Мин министрлыктан булам,— дип таныштырды,— анда сезнең килеп җитүегезне көтәләр. Ахун Садриевичка ризалыгыгызны биргәнсез, әйеме?
Йомышчы икән, сүзен әйтеп бетерде дә, килешенүгә, үз юлы белән китте. Солтан ут йотып калды, гомерендә бер тапкыр да күреп белмәгән министр каршысына да барасылары бар икән әле аның. Моннан ай ярымнар элек Ахун Садриевич аңа, конференциядә, тәнәфескә чыккач, хәл белешкән арада: «Сине яхшы урынга тәкъдим итәргә иде исәп»,— дип белдергән иде. Ашыктырып, Солтанның ризалыгын да алырга өлгерде. Менә шундагы сөйләшүнең очы бүген килеп чыкты. Шаяртмаган икән үзе, юкса, әйткән дә оныткан кебек тоелган иде.
Министрлыкның биек заллары Солтан кебек гади адәм баласына гаҗәеп дәрәҗәдә мәгърур булып күренде. Монда эшләүчеләргә карата хөрмәте үсте. «Болар дөньяның терәкләредер инде, ашаган ашлары май гына, яшәүләре дә җәннәт җирдер»,— дип уйларга мәҗбүр иде.
Һәркем эшлекле кыяфәт белән уңга-сулга үтеп-сүтеп тора. Кулларында ниндидер кәгазьләр, кара, кызыл, яшел папкалар. Бер-берсе белән үтә дә сабыр һәм хөрмәт белән генә сөйләшәләр. Сүзләреннән ягымлылык бөркелеп кала.
Махсус чакырылу белән килгәнлеген сәркәтип ханымга Солтан белдереп карауны кирәк тапты, әмма үз кемлегеннән канәгать ул хатын, үз чиратында, сиңа монда ни калган инде дигәндәй, аптыраулы күз карашын ташлады.
Солтанга җайсызрак булып китте. Бу мәгърур затлар үзләренең өстенлекләрен бик яхшы беләләрдер инде. Синең ише юк-барларга гына исләре китмәс. Беткән, ди, җир йөзендә кеше, әмма министрлар санаулы гына.
Шунда Кәбиров әфәнденең ак маңгаеннан тир бөртекләре бәреп чыкты. Хәле мөшкелрәк иде. Шаяртып кына киткән булсалар? Юри. Кем белә бу дөньяларны. Беткән, ди, мәзәкчеләр! Ахун Садриевич белән сөйләшкәнне ишетеп, дим.
— Сезнең кәефегез начарланмадымы?
Солтанның кинәт көлеп җибәрүеннән пөхтә, буяулы-сөрмәле сәркәтип ханымның күзлеге маңгаена кадәр сикергән иде. Тизрәк гафу үтенергә кирәк үзеннән. Чыннан да ничектер җүләрләрчә килеп чыкты әле бу, яхшы чагында моннан китүең, көлкегә калмавың хәерле диярәк уйлап, Солтан шунда оялчан малай кебек чәчләрен сыпырды. Әмма алар тарау түгел иделәр. Ул үзен пөхтә йөртергә ярата.
Кузгалырга гына уйлап бетергән иде, олы ишек ачылды, аннан гәүдәле бер адәм чыгып, Солтанга текәлеп карады да:
— Сез миңа килмәдегезме?— дип сорады. Моның белән генә канәгатьләнеп калмыйча, тагын да өстәп куйды:— Солтан Кәбиров түгелме?
Үз исемен атаганлыклары сәбәпле, элекке уйлары башыннан чыгып, Солтан җавап бирергә ашыкты:
— Әйе, мин булам... Шушы сәгатькә килеп җитәргә дигәннәр иде.
— Нишләп әллә кайчан әйтмисез аны, әйдәгез әле, әйдә!
Чакыручы артыннан Солтан кыенсынып кына иярде. Бу минутта ул үзенең кая басканын белми, акылына да таяна алмый кебек иде.
Кабинетларда иркенлек икән. Һавасы бүтән. Сулышың киңәя.
Көне буе өстәл артында эш майтарган бу кабинетның иясе, мәгърур ир-ат, рәхәтлек белән җилкәләрен артка олактырган хәлендә, мәһабәт тәхетенә киерелеп барып утырды да:
— Нигә килеп керүгә үк белдермәдегез монда икәнлегегезне?— дип, Солтанга текә генә карап куйды. Аннан соң, алдындагы кәгазьләрен читкәрәк этәреп, зарланып аласы итте:— Эш күп, очына чыгып җитмисең, икенчеләре өелә. Менә шулай инде. Әнә газетада да безнең министрлыкны эт иткәннәр. Берсенең дә монда килеп утырырга теләкләре юк. Белмиләр кадеребезне...
Бу әфәнде тагын да ниләрдер сөйләп акланды. Ярты сүзенә ышанырлык иде.
«Министрның үзе шушы кеше микәнни?— дип уйланып алды Солтан Кәбиров, үзенә утырырга урын күрсәтүләрен күреп, шунда таба килә башлады, күңелен башка фикер борчыды:— Китәрсез, бар, бастырык салып да күтәреп булмаячак. Ябышкан урыныгыздан кузгалмаячаксыз да! Килеп утырыр өчен әүвәле үзегезнең моннан торып китүегез кирәк!»
Әмма күп кенә нәрсәләрдән хәбәрдарлыгы җитәрлек булмау сәбәпле, Солтан тагын да аптырый бирде. Шулай да: «Сезне бик дөрес битәрлиләр, милләтне күтәрәмгә калдырдыгыз бит инде»,— диясе килеп, соңгы вакытларда тешләнә башлаган матбугаттагы шаулашуларны исенә төшерде. Заманы нинди бит әле! Демократия киң атлап мәйданнарга кереп килә! Гасыр ахырына таба бара. XX гасыр ахыры! Хәзер сүз халыкның үзендә, үз телендә. Ни уйлый, нәрсә белә— шуны әйтә, хет шартлагыз, мескен бюрократлар!
Әмма авыз күтәреп сүз әйтерлек кодрәте юклык аркасында Солтан шым гына калуны яхшырак күрде. Мәгънәсез сүз ычкындырып, кирәкмәс җирдән харап булуы да мөмкин иде.
— Сез мине беләсездер инде?
Солтан, бу кешене гомерендә беренче тапкыр күрүе сәбәпле, ни әйтергә дә белмичә кыенсынып, артка чигенеп куйды. Соравына нәрсә дип җавап бирсен икән инде? Ни әйтсә дөрес булыр? Демократия заманында мескен бер бюрократ алдында каушап кал инде!
— Юк!..— Бу сүзе үз иреге белән чыкты һәм Солтанны колагына кадәр кызартты.
— Гаҗәп түгел, гаҗәп түгел. Элекләрне телевизордан еш күренергә туры килә иде, менә ике атна инде вакыт тәтеми.
Солтаннан әлегә болай ук көлгәннәре юк иде.
— Телевизорым күптәннән ватык шул...
Ә монысы шыр ялган иде. Бөтенләй булмаган нәрсә ничек ватылырга мөмкин инде? Солтан үз ялганы өчен тагын да кызарды.
— Гаҗәп түгел, заманасы шундый. Кем әле? Солтан Кәбиров... Әйе, әтиегезнең исеме белән әйтсәк...
— Габделҗәләевич.
— Габдел–җә–лә–ич?— Әллә юри үчекләр өчен иҗекләргә бүлеп маташты, әллә инде колагына чыннан да ят исем булып ишетелде бюрократка.
Әмма Солтанның болай да бугаз төеренә кадәр менеп җиткән ачуын чыгарырга түрәнең бу рәвешле җәберләве җитә калды. «Демократия заманында нинди хәл бу? Әгәр дә газеталар сезнең шушы атаклы министрлыгыгыз һәм үзегез турында нәрсәләр язганнарын, халык ниләр дип мыскыллауларын белсәгез, ничек сөйләшер идегез икән?»— дип уйлап алды Солтан. Шул җитә дә калды. Юктан гына кызуланып: «Әйе шул, атам исеме бит»,— дип чак кына әйтеп ташламады. Әле дә ярый башбаштак дөньялыкның миһербанлы бу мизгелдә аның көннән-көнгә демократлаша барган акылы, куера төшеп, башына кайтты, шуның аркасында телсез калуны уңайлырак дип тапты.
— Габделеч, дияргәме, әллә Җәләичме?
Бу сорауны ишеткәч, Солтан, кирәкмәс җирдән авызын мыскыллы рәвештә ерып, башын җай гына юл алган әңгәмә уңаенда селкегәндәй итте. Нигәдер аңарга бу министрлык дөньясы ят һәм пычрактыр сыман тоела иде. Тоталитар режим тоткынлыгында чәчәк атып яшәгән совет җәмгыятенең кинәт искән туксанынчы еллар башындагы демократия җилләреннән башы әйләнгән кебек, Солтанныкы да һавалы уйлар белән тулган. Алар аның әле авызын ердыралар, әле кәефен күтәрәләр. Әмма Солтан шулар аркасында үзенең генә көлкегә калачагын да аңлый, шуңа да телен генә булса да йөгәндә тотарга тырыша. Әмма җанның кытыгы күздә чалынмый калмый инде ул.
Күпне күргән, кешеләрне күз читенә элеп алудан да танырга өйрәнгән, адәм баласының күңел ишеген кайсы яктан ачкыч яратып ачу серләренә мең кат төшенгән түрә шунда Солтанны салпы ягыннан җайлаштырып куярга да өлгерде:
— Мондагы безнең кайбер томаналар биш катлы исемнәрне, атамаларны яратып бетермиләр. Татар гадәтен төшенмәүләре. Минем үземә уңай булса да, урыслар бар шул әле. Менә, элек нинди матур исемнәр куя белгәннәр: Габделҗәләй. Ә хәзер җыен Рубиндыр, Зарубиндыр, дигәндәй...— Ул үзеннән бик канәгать иде. Солтанның да көтмәгәндә чыккан бу эт кояшыннан күңеле балавыздай йомшап, хәтере нурланып китте.— Сез фән кешесе, боларны аңлыйсыз. Бик мактап сөйләделәр үзегезне. Ахун Садриевичка туган түгелсездер бит?
— Юк, ул минем укытучыларымнан берсе дияр идем. Университетта аның лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирештем. Бары шул гына...— Солтан, бу сүзләренә катыштырып, җайсыздан җайга килергә теләгәндәй, түрәнең салкын карашыннан басылырга өлгергән җилкәсен кагып куйгандай сикерткәләп алды.— Белмим инде, ни өчен мактагандыр?
— Мактады дигәч тә, әйтте генә инде...
Түрә шәп иде. Ак якалы, кызыл галстуклы. Кызыл-су төстәге битендә сәламәтлек һәм канәгатьлек билгеләре уйный. Кара чәчләре майлап-майлап артка таба тарап куелганнар. Юка иреннәренең елмаюы хәйлә һәм мәкер белән тыгызланган. Инде дә мескен башын чөяргә маташкан Солтанны, кара, ничек сытып кына куйды. Үз карашына затлы дип санаган борыны күтәрелә алмый калудан гарьләнергә тиеш ул хәзер, фәкыйрь демократ!
Өстәл читендәге кыңгырау төймәсенә түрә үзе баскан идеме, көтелмәгәндә теге сәркәтип ханым, ишектән күренеп, ярты гәүдәсе дә узмастан, хуҗасының йомышын белеште. Мондый вакытта чәй ише килеп, кунакка сый-хөрмәт күрсәтелә торгандыр инде? Башкача булмас. Солтанның китаплардан укыганы, кинолардан караганы бар: түрәләр эшне ашыкмыйча, сабырлык белән башкарырга яраталар.
Әмма Солтанның акылы кот икән, теләге дә, ышанычы да акланмады.
— Мария Михайловна китмәгәндер әле, чакырыгыз бирегә!— Түрә, фәрман кылып, ишекне яптыруга, тагын да сорап куйды:— Сезне фән кандидаты дип әйтәләр, шулайдырмы?
— Әйе...— Бу җавабыннан соң бүлмәдә урнашкан тынлык Солтанның кургашын хәленә килгән җилеген суырды. Теш казнасы сызлагандай авырту тоеп, учлары белән авызын каплады. Ярый әле Мария Михайловна дигәннәре йөгерттереп диярлек кереп тә җитте. Түрә исә, галимнәрне әллә яратмавын, әллә аларга карата көнләшеп яшәвен сиздерергә теләп,— болары ук төгәл аңлашылып җитмәде,— тар иреннәрен кыйгайтып мыскыллы елмайгандай итте.
— Ни йомышыгыз иде, Һарун Бариевич?— Солтанны ул ханым бөтенләй күрмәде, әллә барлыгын беләсе килмәде?
— Утырыгыз әле бирегә,— Мария Михайловна шунда ук өстәлнең икенче ягына, Солтанга каршы тарафта күрсәтелгән урынга җайлашты. Йөзгә чибәр генә булса да, муен астындагы җыерчыклары арадагы киң өстәл аша да яхшы күренеп, бераз ятсындыра иде.— Таныш булыгыз, Солтан Габдел...җәләлеч.
— О, Җәлилович?
Ханымның ялгышын Солтан тизрәк төзәтергә ашыкты:
— Җәләевич, Җәләй...
— Ә, әйе шул, Габделҗәләевич бит әле, гафу итәсез!— Түрәнең үз кадрларына тел-теш тидертәсе килми иде.
— Зыян юк, Һарун Бариевич!— Бу төзәтмәсеннән соң Солтанга җиңелрәк булып китте. Түрәнең исемен теленә алуга, кемлеге дә тиз арада исенә төште. Бу бит, теге, элеккерәк елларда, Мәскәүдән кайтышлый, поездда гауга күтәреп, министрлыкның кызыл тышлы документын «мин кем дә, сез нәрсә» дип селтәнгән, исерек хәлендә ялан кырда төшерелеп калдырылган адәм, ахрысы? Газеталар, бигрәк тә русныкылар бу хакта шау-шу куптарган иделәр. Һаман да үз урынында рәхәтләнеп эшли икән. Киемсез калса да, портфеленнән аерылмаган дигәннәр иде. Һе, портфель зур нәрсә шул ул, юкны да бар итә, чүпне дә кеше ясый. Демократия, шулай итеп, урамнарда һәм мәйданнарда гына калыр микәнни?
Моңа кадәр фән дөньясында эшләгән, туктаусыз уйларга, нәтиҗәләр ясарга, төрле фикерне бергә, бер юлы, төрле юнәлешләрдә үстерергә һәм йомгаклый белеп чагыштырырга өйрәнгән Солтан Кәбиров монда да үзгәрешсез калды. Гади бер вакыйганы да акылы кылны кырыкка бүлгәндәй аптырата, бәйләнмәс әйберләрне бергә китереп бәйли торды.
— Бик шатбыз, Солтан Габде... Габделҗәл...— Сүзләрендә төртелгән Мария Михайловнага Солтан үзе үк ярдәмгә ашыкты:
— Җәләевич кенә, диегез. Габделен әйтмәсәгез дә була.
— Яхшы-яхшы...— Шулай да Мария Михайловна, үзен татар исемнәрен куллануда бик маһирга санап, Солтанның атасы исемен тулысынча әйтергә тырышып карады. Моның белән шаккаттыра алмагач, үзен урыс булуда гаепләргә теләмәгәндәй:— Әллә нигә телем көрмәкләнеп тора,— дигән сүз ычкындырды. Имеш, татарча белә ул!
Ә түрәләрнең татарча белү-белмәүләре мәсьәләсенә килгәндә, бусы соңгы елларда иң калку куелган проблемаларның берсе иде. Газеталар милли телләр белән эш итә алудан мәхрүм бюрократларны эт урынына ачулануны гадәт иттеләр. Солтан шушы хакта исенә төшереп алды. Йөзенә мыскыллы көлемсерәү чаткылары йөгерми мөмкин түгел иде.
Сөйләшүләре шушы рәвешле башланып китте.

2
Бу көнне, ягъни 1993 нче елның гыйнвары башында Солтан Кәбировка министрлык исеменнән яңа җирдә эш урыны тәкъдим иттеләр. Сезнең кебек галим кешегә бик уңай булачак дип кабатлап берничә мәртәбә әйттеләр. Әмма дә бу сүзләренең үгетләү икәнлеген сиздерергә теләмичә, тагын да кандидатураларның барлыгын искәртеп, уйларга киңәш кылдылар. Ахун Садриевич аңа: «Баш тартасы итмәгез, яхшы урын ул»,— дип алдан ук кисәткәнлек сәбәпле, шуннан соң ничә көннәр хыял бакчасында фикере чәчәк атканлыктан, Солтан да түрәгә туры карап:
— Принципта мин тәкъдимегезне кабул итәм, шулай да, бәлки, катгый карарга килер өчен сезгә дә вакыт кирәктер,— диде. Сүзенең ахыры мин-кемлек ихатасында адашкан түрәгә ошарлык түгел иде. Белә ул, тиз килешкән кешеләр соңыннан фикерләрен шулай ук кискен, ашыгычлык белән үзгәртүчән булалар. Аннары, заманасы да ялына торган заман түгел. Анда, әнә Генераль секретарьны, СССР кадәр илнең президентын да тәхетеннән тәгәрәтеп кенә төшерделәр. Берсе артыннан икенчесе фәнни-тикшеренү үзәкләре, гыйльми институтлар ябыла, бөлә тора. Илнең икътисады, сәнәгате үсештән тәмам туктады. Меңнәрчә акыллы башлар, гыйлем ияләре эшләреннән куып чыгарылдылар, базарларда салкында-эсседә, җилдә-яңгырда аяк өсте торып вак товар сату белән мәшгульләр, ничек тә җаннарын сакларга тырышалар, көннәрен көнгә очны-очка көчкә-көчкә генә ялгап баралар.
Дөньялыкның баш-аяк буталган дәвере ил өстенә ирешү сәбәпле һәркемнең тыныч һәм вакытны җиңел уздыра торган урынга сыенасы килә иде. Әмма Солтанга тәкъдим ителгән эштә, барысын да үз җилкәңә алып, башыңда мең төрле гауга кайнаган адәм була торып, хәвефсез генә утырырга мөмкинме икән? Юктыр ла инде!.. Ә бәлки мөмкиндер? Борчылырлык һичбер нәрсә күренми монда. Ил белән бөлгәндә, бу бәлки аның бәхетенә шулай насыйп урындыр? Аннары, эш өстенә эшкә күмелеп калмаганда, һәрдаим игътибар үзәгендә торырга мөмкин. Мондый да хәсрәтсез урын кемнәргә тәтегән ди әле? Карыннан, җиленнән, кояшыннан, башкасыннан сакларга түбәсе дә бар. Юктан бар ясап, үзеңнән өстәгеләрне борчымасаң, шул җиткән. Сиңа артыгы кирәк түгел икән, эшеңә карата таләпләре дә аз булачак. Хәтта китапханәләрдәге кебек, киштәлекләрдә күпме китап барлыгын, аларның санын һәм мәдәни, һәм фәнни әһәмиятен сорап аптыратмаячаклар. Зур өстәл артына утырып, әйдә, йоклый бир. Ничәмә кеше шушы урынны алырга гаризалар биреп, кешеләре аша шалтыратып, җаннарын көйдереп, хәсрәтләрен чигеп газапланганнар. Ә арадан министрлык бары тик Солтан Кәбировны гына хуш күргән. Ахун Садриевичның каян дип әле аңарга карата миһербаны килгән дә кандидатурасын күрсәткән? Шушы кадәр дә сүзләре үтә торган мәртәбә иясе кеше булса да булыр икән! Шулай да ни өчен соң әле шушы кадәр галим-голамә, булдыклылар арасыннан бары тик Солтан Кәбировның кандидатурасын гына хуп күргәннәр? Ә калганнар? Алар бит аның турында гайбәт таратачаклар. Бездә һәрвакыт шулай булды һәм булачак: син үзеңне лаеклы күрәсең, әмма язмыш башка берәүләрне бүләкли. Менә китә көнчелек, юк-барларны уйлап табу, шул бәхетлене таптау, каралту. Бер генә кешенең дә егылып каласы килми, билгеле. Кәбиров башкача булсынмы, башкаларга юл калдырсынмы?
Барча уйларын тәртипкә китереп, төгәл бер карарга килеп, бу фикерләрен Солтанга түрә алдында тезеп кенә саласы калган иде.
— Тәкъдимебез хакында ныклап уйласагыз, безнең өчен дә уңай булыр. Инде ике айдан артык вакыт узып бара, урынына күрә лаеклы кандидатурага тукталганыбыз юк...
Түрәнең бу сүзләренә артык әһәмият биреп тормастан, Солтан Кәбиров үз сорауларын тезеп салды. Ул аны махсус шулай эшләде. Исәбе бераз ялындырту һәм үчекләп алу да иде. Үзен ул стратегларча тотты:
— Төпле карарга килү өчен... Әмма мин әйттем, принципта бу урынга күчәргә әзермен... Шулай да, бары тик сездән генә җавабын ишетергә мөмкин булганны белешәсем бар: беренчедән, фәнни эшемне дәвам итәргә уңайлыклар бирелерме икән?.. Икенчесе, бүгенге көндә монысы да әһәмиятле, техник чараларны, ягъни машина, автомобиль кебек вак нәрсәләрне кирәк саен юллап аптырамамынмы?.. Өченчесе, моңа кадәр нигә бу урынга бер генә кеше дә кызыкмаган?.. Соңгысы, бу да, белгәнегезчә, игътибарга лаеклы, төп мәсьәләләрнең берсе, хезмәт хакым ничегрәк булыр икән? Хәзерге эшемдә сүз арттыру хакында бара иде...
Үгезнең мөгезе кулында дип белгән Солтан Кәбиров шушы мизгелдә үзен инде Солтан Җәләевич итеп хис итте. Шунда ул хәтта Габделҗәләевич дип әтисенең исемен тутырып әйтүләренең дә артык булуын, комачау итәчәген тойды. Гүяки дөнья үзе аның алдына җәелеп килеп маташа иде. Моңа кадәр ул үзенең сеңерләре болай ныгып тартылуын, тәне катып китүен тойганы булмады. Никадәр спорт белән шөгыльләнде, никадәр гер чөйде, штанга күтәрде, йөгерде, бокс һәм регби кебек уеннарда асыл егет сыйфатында катнашты, лаеклы урыннар алды, әмма сеңерләренең менә хәзер, шушы минуттагыча ныклык алуын тойганы булмады. Хәзер таш диварга төртсә, ул авар, өстәлгә чиртсә, ул изелер, түрәгә төртсә, ул егылыр сыман иде. Ниндидер рухи көч һәм кодрәт аның белән идарә иттә башлады. Үзеңне куәт иясе итеп тоюы рәхәт иде. Һәм Солтан Кәбиров, инде Солтан Җәләевич мәртәбәсенә күчеп, болытларга ашты һәм зәңгәр күк гөмбәзе буйлап атлап китте. Менә ничек иде ул чын бәхет һәм бәрәкәт дигән тойгыга бирелү!
Түрәнең беразга кәефе китте, әмма шунда ук үзен кулга алды, тик ни хикмәт, адәм баласы булуын онытып, кешелек саныннан чыгып китәрдәй сурәттә мәгънәсезлек белән елмаеп куйды. Солтан Җәләевич куйган мәсьәләләрнең һәммәсенә берьюлы һәм бердәй җавап бирерлек сүз таба алмаганлыгы сәбәпле, инде дә йөзенең төсен югалтып, карт хатыннарның чәч буяганы сурәтенәрәк кергән кашларын маңгай уртасындагы ноктадан читкәрәк бер урынга җыеп, кабинетының күпьеллык соры тузаны төзе-исе аңкыган башын түбән сырландырды. Һәрхәлдә сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирә алса да, ашыгуны кирәк тапмады. Ул да төшеп калганнардан түгел. Кеше белән сөйләшә белә. Арада урнашып өлгергән тынлыкны бозарга аннан гайре һичкемнең хакы юк. Мария Михайловна да аның хәйлә коралы белән коралланып өлгерде.
Тынлыкны бераздан түрә үзе бозды. Аның йөзе гүяки агач иде, андагы сырлардан, төсләрдән-башкасыннан берни хакында да белергә мөмкин түгел. Солтан Җәләевичтагы тантана да, Мария Михайловнадагы мәкер дә аңарда юк сыман тоелды.
— Әйе, урынлы бу сорауларыгыз. Мин әле кайчан бирерсез дип көткән идем. Хезмәт хакы яхшы, әйтер идем, бик тә яхшы. Югарыдан төшерелгән күрсәтмәне карагызчы, Мария Михайловна. Ни дигән әле анда?— Түрә, әнә шунда, дигәндәй, буш өстәлгә бармагы белән төртте.
Ханымның кул астында гына андый кәгазьләр юк иде. Шуны белдерергә теләгәндәй, йөзенә борчылу пәрдәсе капланды. Солтан тагын да игътибар итәргә өлгерде: Мария Михайловнаның муен астындагы җыерчыклары, кызарынып, челтәрләнгән хәлгә керделәр. Бу очракта, әлбәттә, аның оттыруына, түрәнең аңардан ризасызлыгына фараз кылырга мөмкин иде. Әмма Һарун Бариевич, әллә ни каты бәрелмичә һәм тавышын күтәрмичә генә, гүяки яшь чагыннан рәхәтен күргән, инде хәзер мәхәббәт хисләре онытыла барган карт хатынына карата куәтле ирнең мөнәсәбәте кебек сурәттә булыр, ханымга җиңелчә генә канәгатьсезлек белдерү белән чикләнде:
— Анда, ни, соңыннан карарсыз әле. Сез, Солтан Җәләевич, ни... Габделҗәләевич бит әле, бу мәсьәләдә борчылмасагыз да була. Иң киме дигәндә, бүгенге эш урыныгыздагыдан да аз булмаячак.
Мария Михайловнаны да, Һарун Бариевичны уйлап алган Солтан Җәләевичның акылы сүз ызанына кайтып төште. Аңа инде бу бинадагы, шушы министрлыктагы һәр хезмәткәр һәм түрә таныштыр, аларның үткәннәре, бүгенгеләре, киләчәкләре билгеледер кебек тоела башлады. «Боларда ихласлылык юк. Болар югарыдагыларны гына таный, аларга шуларның сүзе генә сүз! Димәк, Солтанның кандидатурасы хакында да югарыдан әмер ирешкән! Аңлашыла!»— Солтан Җәләевич шулай уйлады, шушы сәбәпле үз мәртәбәсен белеп, мин-кемлек белән генә эш итәргә булды.
— Унбишенче тәшкиләт буенча инде алайса?— диде ул, үзенең мәртәбәсен белдереп. Һәрхәлдә ул эшләгән фәнни-тикшеренү институтында унбишенче разряд аның яшендәгеләрнең берсенә дә әлегә тәтемәгән иде. Арада ул өлгер булды. Бу вакытта хөкүмәт бюджеттан хезмәт хакы алучыларга аерым разряд-тәшкиләтләр буенча түләү тәртибен канунлаштырып, ил күләмендә әле генә керткән иделәр.
Солтан Җәләевичның бу сүзләре сорау рәвешендә яңгыраса да, үзенең кемлеген белдерү теләгенә корылуын түрә дә аңлады. Фән эшендә Кәбировның өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә ирешүен, вакытына күрә уңышлы гына ачышлар да ясаганлыгын, зур эшләргә алынуларын да ул инде белә иде. Бу хакта аңарга күп сөйләделәр. Мәгълүматны төрле юллар белән җыйнады. Һәрхәлдә Солтанның йомшак якларын да белешеп өлгерде: яшьләргә хас булганча ул фәнни җитәкчелекнең туктаусыз яшел юл ачуын игътибарыннан күп вакыт читтә калдыргалый икән. Дөрес сүз әйткәннәр— күренеп тора. Һавалыгы җитәрлек. «Хәер, яшьлектә дә шундый булмагач!»— дип, нигәдер Солтанны көтмәгәндә үз итеп уйлап куйды Һарун Бариевич, ә аннары:
— Әйе... Шулай булырга кирәк,— диде.
Әмма түрәнең бу сүзләре Мария Михайловнаны тагын да уңайсызрак хәлгә төшергәндәй итте. Аның ялганын төзәтүгә караганда, ялгышу дип кабул итеп, ишеткәннәре белән килешү уңайлырак булганлыктан, тиз арада тынычланып та өлгерде. Хатын-кызның үз-үзен тотышыннан чыгып төгәл фикергә килергә өлгермәгән, хәтта әлегә бу гамәлгә өйрәнеп тә җитмәгән Солтан Җәләевич беренче адымында ук, Мария Михайловнаның ярдәме белән, билгеле, түрәнең җәтмәсенә капты. Аның мондый беркатлылык күрсәтүен сизенеп алган Һарун Бариевичка алдагы сорауларга шулай ук җиңелчә генә җавап бирүе бер дә авырга килмәде. Ул һаман да үзен тыныч тотып, тәмам борчыла башлаган Мария Михайловнаны ачулы карашы белән кисәтеп тә алгалады.
— Фәнни шөгылегез мәсьәләсенә килгәндә, һичбер комачаулык булмаячак,— диде ул, бер дә төсен үзгәртмичә.— Эш арасында өлгерәсез икән, бик яхшы, әйдә, милләтне сөендерегез. Аларны ташларга без дә киңәш итмәс идек. Әйе, тагын нәрсә иде әле анда?
Шулвакыт ишек ачылды булса кирәк. Солтанны министрлыкка чакыра килгән теге егет кергән икән. Ул, гафу үтенеп, сөенечен белдерде:
— Менә бит, килгән, үзе, Һарун Бариевич, чакырткан кешегезне әйтәм. Исәнмесез, сәламәтләрме үзегез, Мария Михайловна?
Болай сөйләшә белгән кеше үсәчәк, әлбәттә. Аның озын буе, күркәм йөзе, кара чәчләре асыл сөяктән булуы хакында сөйли иделәр. Ул зур күзләре белән Кәбиров ягына да кискен караш ташлап алды. Бөркет борыны хөкемдарлык сәләте булган ата-бабаларының мирасы гына түгел, көчле характер иясе икәнлеге хакында да сөйли иделәр. Аны санлаулары сизелеп тора.
Бүлмәдәгеләрнең җавап сәламен алырга өлгергән асыл егеткә түрәдән шунда ук сорау иреште:
— Сез беләсез булыр... Әдәби музейда бүгенге көндә ничә машина бар әле? Менә, Солтан Габделҗәләевич кызыксына, Камил Ахунович...
Егет махсус, әллә юри ялгышкандай итеп бер фраза ычкындырды:
— Үзегез дә яхшы беләсез...
Бу сүзләре «бете дә юк» дигәнгә бәрабәр икәнлеген Солтан Җәләевич аңларга тиеш иде дә...
Әйе, белә шул, нигә белмәсен, ди. Әмма дөресне сөйләү һәм мәсьәләне ачыклап бирү урыны бу түгел. Кеше китерелгән икән, димәк, аның кулына, элгәре, эшне тоттырырга кирәк. Соңыннан, хезмәткә алынгач, кире борыла алмаслык булсын. «Эһ, Камил Ахунович, түрәлек уенына бер дә җигелеп-тартылып китә алмыйсың. Комсомолда эшләгәнең юк идеме соң? Чарланмаган, ялганга күнекмәгән. Юкартасы, шомартасы бар әле үзен,»— Һарун Бариевич шушы уйларында кайнашып алды, әмма дилбегәне кулдан ычкындырмады. Аңа хәзер Солтан Җәләевич кирәкле кеше булып тоела башлады. Бер яктан, ялынып та маташасы килми, икенче яктан караганда...
— Соңгы вакытларда алар тирәсендә үзегезгә бик еш йөргәләргә туры килде. Шул сәбәпле генә, төгәл белмисезме, дигәнем...— Түрәнең кырыс карашы какча Камил Ахуновичның күкрәген тишеп, сыртыннан чыгарга тиеш иде. Шактый иңле җилкәләреннән пар атылып, маңгаеннан тир түгәргә өйрәнмәгән, утка-бозга төшүнең нәрсә икәнлеген дә күз алдына китерергә өлгермәгән егетнең тагын да ялгыш сүз ычкындыруыннан куркыпмы, Һарун Бариевич тагын да әйтә куйды:
— Дүртме, әллә биш үкме машиналары бар бугай, шулай түгелме?
Камил Ахунович дерт итеп куйды. Ерак бабаларыннан ук килгән акылы кайнарланып, түрәнең уенын аңлап алды да:
— Әйе, дүртәү,— дип белдерде.— Икесе чыннан да, җиңел машина, ә калган икесе, ни, автобуслар. Ватык йөк машиналары да бар түгелме әле?— Болай ук алдамаса да ярый иде, әмма Һарун Бариевичка бу ошады. Хәтта йөзенә канәгать елмаю билгеләре чыкты. Шулай да үзен кулга алды һәм элекке кырыслыгына кире кайтты.
Ишеткән хәбәрләрдән Солтан Җәләевичның күңеле хушланды. Хактан да шулай булса, яхшы икән үзе. Хәзерге көндә андый машиналар белән әллә нәрсәләр майтарырга мөмкин икәнлеген дә уена киртләп куярга өлгерде. Иртән, «Волга»дыр инде, өйдән чыгуыңа, көтеп ала, кичтән, маршрут автобусына эләгәмме-юкмы дип зарыгасың юк, кайтарып та куя. «Соңга калмыйча, кояш чыгуга килеп җитегез, киңәшмә!»— дип, эре кыяфәттә генә «Волга»дан төшәсең дә подъездыңа кереп китәсең.
— Ул йөк машинасын да аякка бастырырга мөмкиндер әле, кыен эш булмас...— Солтан Җәләевичның бу сүзләре тыңлап торучылар өчен гаҗәеп дәрәҗәдә көлке иде. Әмма алар сер бирмәделәр, бер-берсенә мәгънәле төстә карашып куйдылар. Күзләрендәге мыскыллы елмаю чаткыларының асылын бары тик үзләре генә аңладылар.
Әмма түрә чама белә торган кеше булып чыкты. Солтан Җәләевичтан бу очракта артыкка җибәреп көләргә теләмәде, шунда ук аның соңгы соравына җавап бирүгә күчте:
— Әйтәм бит, урыны яхшы дип. Менә, унөч кандидатура арасыннан сезне сайлап алырга уйладык. Белемегез дә җитәрлек, дидек. Шушы иптәшләр, тәкъдим ителгән кешеләр болар булды...
Һарун Бариевичның санап китүе гади исемлекне укып чыгу гына түгел, бәлки ни өчен аларга тукталмауны аңлату, аларны сайламау сәбәпләрен төшендерү белән дә озатыла барылды. Арадан кемдер, имеш, бер-ике көн эшләгән дә, кабат үз урынына кайткан. Ул вакытта министрның карары чыккан булса да, аны көн тәртибеннән төшергәннәр. Ә тегесенең— биографиясе, монысының— мин-кемлеге, дигәндәй, түрәнең ышанычын акларлык түгел икән дә, тагын да кай яклары беләндер аны канәгатьләндерә алмаганнар.
Шушы озын һәм ялыктыргыч нотыгыннан соң Һарун Бариевич бу сүзләренә бик оста гына йомгак та ясап куйды:
— Күрәсез, Солтан Габделҗәләевич, саналган кандидатуралар һәммәсе дә бик яхшылар. Озак уйламагыз. Мондый күркәм урынга кызыгучылар күп. Бәхетегез бар икән! Кандидатурагыз министрның үзенә дә хуш килде. Көттермичә, бүген кич гаиләгез белән киңәшеп, иртәгә иртәнге унга җавабын ишетсәк иде. Юк, сигезгә үк килеп җитегез. Министрлар кабинетына барырбыз. Иптәш Гатауллин янына. Аңа да ошасагыз, ә минем һич тә шигем юк, эшли башларга мөмкин булачак. Онытмагыз, иртәгә сәгать сигездә, шушында очрашабыз!
Һәр сүзен йотлыгып кабул иткән Солтан Җәләевич, сөйләшүнең хәзергә тәмам булуын аңлап, урындыктан кузгалды. Килеп кергәненнән бирле аяк өсте басып торган Камил Ахунович аның артыннан иярмәкче иде, шунда түрә, кулын күтәреп сүз башлап, Мария Михайловна белән икесенә ашыкмаска боерды. Солтан Җәләевич, хушлашып, ишекләрен ябып бетерүне дә көтмичә сүзгә керештеләр. Түрә бөтенләй башка тонга күчкән иде. Солтан Җәләевичның фикеренчә, алар хәзер аның кемлегенә бәя бирүгә алынган булырга тиеш иделәр. Башкача була алмый.
Һәр эшнең үз җае бар!.. Хәтта бет дагалауның да! Әйдә, киңәшсеннәр, бәхәсләшсеннәр— барысы да аларның эше. Нәрсә өчен дип министрлыкта утыралар әле алар?
3
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзге Яңгырга Кадәр - 02
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.