Latin

Көз улы

Süzlärneñ gomumi sanı 366
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 297
49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
«Сентябрь малае эзенә сентябрь яфраклар коя... яфраклар коя...» — хәтеремдә ки, Яңа Сәет урманнары аша үтеп, Үрәзмәт урта мәктәбендә укып йөргән чакларымда әлеге шигъри юлларны мин әледән-әле күңелемнән кабатлый торган идем. Әллә үзем дә туган ягымның имән-каеннарына багышлап, аларның матурлыгына сокланып шигырьләр язгангамы, әллә көн дә йөри торган сукмакларыма көзен коелган яфракларга карап-уйланып тормыш-яшәешнең асыл мәгънәсен тирәнрәк аңларга омтылып яшәгән җилкенчәк егет булгангамы, алар мине мәктәп еллары буена озата килделәр: «сентябрь малае эзенә сентябрь яфраклар коя...». Бераз садә-моңсу да, бераз уйчан-фәлсәфи дә яңгыраган бу юлларның авторы — Бүләк авылы егете Наис Гамбәров иде. Әйе, «озата килделәр» дидем. Күрәсең, алда әйткәннәремнән тыш, аларда мин үземнең күңел тибрәнешләремә тәңгәл килә алырлык, хис-кичерешләремә көч-дәрман бирерлек яңгыраш-аһәң тапканмындыр, һәрхәлдә, тапмый калмаганмындыр. Хәер, алай булуы гаҗәпмени — кем әйтмешли, яшь идек, яшел идек, исәр-хыялый идек; бөтен серләр дә уртак булмасалар да, садә кичерешләрнең төнге сукмаклары, сентябрь кичләренең сихерле «борылышлары» еш кына, «ялгыш» кына бергә очраштыргалап куйгалый иде безне. Яшьлектән башланган юллар, шөкер, олыгая төшкәч тә бер тарафкарак — шигъри офыкларга табарак алып баралар икән ләбаса. Язмышының салулы чоңгылларын исән-имин кичеп чыга алган Наис әдәбиятка булган таләпчәнлеге, фәнни карашы, рухи тоемы белән безне — шигъри даирә вәкилләрен дип әйтимме инде — гел киеренкелектә тота белде, җаваплы булырга өйрәтте. «Мин — шагыйрь түгел, ләкин шигъри күңелле кеше», — дип әйтергә ярата Наис. Бу сүзләрне мин (аның үзен, иҗатын яхшы белгәнгә күрә), һич тә аклану да, кылану дип тә бәяләмим, ә бәлки «шигырь белән әйтәсе килгән сүзләрем дә бар!» дип кабул итәм. Әйе, Наис Гамбәров моңарчы үз шигырьләрен дус-ишләре арасында, шигырьгә һәвәс кешеләр янында яттан гына укыштыргалый иде. Яратып тыңлый идек без ул шигырьләрне һәм аларның бүтәннәргә дә ишетелмәвенә ачуыбыз килеп, авторны тирги идек. Ниһаять, шагыйрь үзенең йөрәк хисләрен халыкка күрсәтергә җөрьәт итте: Данлы таулар күп ул... Тик аларны Ничек кенә җан аямасын, Газизерәк барыбер Чана шуып үскән «Шәех тавы» — Авылымның Фудзиямасы; яки Тышта буран улый. Ә мин тыныч — Тугарылып куйган атларым; Утырам утка ягып күңелемнең Тапшырылмый калган хатларын. Мөслим кешесе буларак, мин шушы юлларны уку белән үк уйчан да, сагышлы да, дуамал да бу кешенең кайсы яктан, кай төбәктән икәнлеген бик тиз чамалап алган булыр идем. Ул — бөтенләе белән Мөслимнеке. Урман-таулары, болын-яланнары, саими, әмма тормышка гашыйк кешеләре, таңнарда кырлар түрендә кешнәгән атлары белән бергә... Һәм мин мондый шигърияткә ышанам. 8 сентябрь, 1990 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.