Latin

Коралың Корылганмы?

Süzlärneñ gomumi sanı 434
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 321
41.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Дөньясы бик куркынычка әйләнде, шуңа күрә Гаптери пистолет сатып алырга уйлады. Әмма корал йөртүнең колак ишетмәгән “эски”ләре бар икән. Башта Гаптеригә псих түгел дигән белешмә табарга туры килде. Коралны саклар өчен өеңдә сейф булу да мәҗбүри, ди. Кирәк булгач, кирәк инде, тапты Гаптери сейфын да. Аннан ул пистолетны өйдә һәм урамда корылмаган килеш йөртергә дип кул куйды. Кыскасы, Гаптери пистолетлы булды.
Юраганга юш килә дигәндәй, әйтерсең, Гаптеринең пистолет алганын гына көтеп торганнар, көннәрдән бер төнне бакчада тәрәзә төбендә кемнәрнеңдер кыштырдаганына, чыш-пыш сөйләшкәненә уянып китте ул. "Әлбәттә, караклар!" - дип уйлады Гаптери. Ул ятагыннан сикереп торып, сейфка йөгерде. Каушауданмы, сейфның ача торган кодны онытты. "Мин кайсы елны өйләнгән идем соң әле?" - дип маңгай тирен сөртә-сөртә берни белми-сизми мыш-мыш йоклап ятучы хатынына төбәлде.
Ул өйләнгән елын исенә төшереп, сейфны ачканда бурлар кухня тәрәзәсеннән үрмәли башлаганнар иде инде. Инструкция буенча корылмаган пистолетны алып, аны ышанычлы саклану дәрәҗәсенә җиткергәнче угрылар Гаптеринең колагына бастылар.
- Кулыңны күтәр! - диде өйгә төшкән ай яктысында кара оек арасыннан ике күзе генә елтырап торган озын буйлысы.
- Һе, пистолеты да бар! - дип мыскыллы көлде сарайдагы сугым үгезе кебек әзмәвердәй гәүдәлесе.
-Егетләр, нәрсә булды, ни кирәк? -дип көчкә һушын җыеп сүз ката алды Гаптери.
- Җаныңмы, малыңмы? - дип озыны Гаптеринең өр-яңа пистолетын дер-дер калтырап торган кулыннан тартып алды да, бер секундта чык-чык корып, хуҗасының баш чигәсенә терәде.
- Төнлә мендәр астына куеп йоклыйлар аны! - дип сөйләнде тегеләр.
Шау-шуга моңарчы йоклап яткан хәләл җефете уянды һәм караңгыда бер көтү шәүләне күреп, нәрсә булганын да аңышмыйча, милиция серенасыннан да битәр гүләргә тотынды. Аның тавышына урамда күрше-тирә этләр кушылды. Караклар хәлнең болайга китәсен көтмәгәннәр иде, ахры, аптырашта калдылар. Киноларда күргәнчә, Гаптери моменттан файдаланып, аягы белән озын буйлының кулыннан пистолетын бәреп төшерде һәм аның өстенә сикерде. Хатыны да иренең батырлыгыннан калышмады.
- Милиция! Талыйлар, үтерәләр! - дип юанының өстенә ташланды.
Кыяфәте генә куркыныч булды, ахры, баскан җиреннән ут чыгара торган таза хатын сикерүгә, юан карак шапылдап идәнгә ауды һәм аңын югалтты.
- Гаптери, әллә үлде инде бу нәрсә?! -дип кычкырды хатын.
Озыны белән бер генә кытай һәм япон көрәшендә дә күрелмәгәнчә әш-мәвеш килеп ятучы Гаптери:
- Үлсә, монда ярдәмгә кил, ятма аның өстендә җәелеп, - дип ярдәмгә чакырды.
Хәлнең катлаулана төшкәнлеген чамалап, угры ачык тәрәзәгә йөгерде.
- Кая, кая ашыгасың, җаным! - дип бар куркуын оныткан хатын аның ике балагына ябышты.
Угрының бу әрсезлектән коты ботына җитте, ул чалбарыннан шуып чыгып, бакчага, караңгылыкка кереп чумды.
Качты, шайтан! - дип өзгәләнде хатын угрының төшеп калган чалбарын селки-селки.
Милиция нәрәде килеп җиткәндә алар юан угрының аяк-кулларын бәйләп, икәүләп аның өстендә тирләрен сөртеп утыралар иде. Ә пистолетны Гаптеринең хатыны көчкә карават астыннан эзләп тапты.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.