Latin

Конференция Йомгаклары

Süzlärneñ gomumi sanı 2741
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1525
38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя-памфлет
I
Зур мәсьәләләр конференцияләрдә хәл ителә, аның карарларында гомумиләштерелә, йомгак ясала, әмма тормыш тарафыннан юкка да чыгарылгалый. Бәлки кайлардадыр башкачарактыр, тик бездә, галимнәр дип аталган адәм балаларында, яшәешебез кануннарыннан берсе менә шуннан гыйбарәт. Инде сез, ул вакытта бу конференция дигәннәре нәрсәгә кирәк, аны оештыру һәм уздыру өчен никадәр көч сарыф ителә, чыгымнар тотыла түгелме, диярсез? Әйе, дөрес сүз бу. Әмма хикмәт күтәрелгән мәсьәләләрендә генә түгел шул, конференция дигәннәренең адәм баласына, ягъни безгә бик тә файдалы нәрсәләрдән булуында! Мин моның чыннан да шулай икәнлеген бик яхшы беләм.
Шулай бервакыт үземнең дә дөньяда барлыгымны фән дөньясына белдереп алу өчен конференциядә доклад белән катнашырга булдым. Элекләрне мондый эшне башкарганым бар иде. Бер генә тапкыр түгел. Хәтта әле «дөньякүләм» дигәннәрендә дә йөгереп йөрүчеләре, «йомышчы малайлары» рәтендә торганым, көне-төне тир түгеп, «олы агайларда» рәхмәткә дә лаексыз булган чакларым иде алар. Ул вакытларда шул конференция «башлыкларыннан» гайрәтем тәмам чигеп калды. Бездә бит эшләгән кешенең түгел, күрсәтмәләр биргәләп буташтырып һәм өстәл башында утырып торган әфәнделәрнең бәхете мулдан.
Карагыз әле, аларга бик тә үпкәләп калганмын икән бит, сүзем саен күз яшьләрем тәгәри. Юк, болай ярамый! Мин дә кеше, мин дә докладчы булып катнашыйм, исемемне юккамы күтәреп йөрим?
Һәм менә үз дигәнемә ирештем бит, ә! Докладымны конференциягә алдылар. Пленар утырышына ук булмаса да, бер зәгыйфь кенә секциясенә тыгып куйганнар. И куандым инде, и сөендем. Конференциянең көнен, сәгатен «дүрт күзләп» көтеп алдым.
Андый нәрсәләр берәр данлы-шөһрәтле гыйлем йортында уздырыла бит ул. Мин дә шундыйларның берсенә, халыкта «Ислемай институты» дип танылганына барып кердем. Һәммә җыелганнар гөрләшеп сөйләшүдә. Бер-берсен күреп куанган чыпчыклар көтүе кебек тә чер-чер итәләр, күгәрченнәр сыйфат та гөр-гөр киләләр, мин дә араларына барып кушылдым. Яңалыкларны да белешеп өлгердем: конференция төгәл ун минутка соңарып башланачак! Хәер, ул гынамы соң? Анда данлыклы, дөньякүләм танылган, хезмәтләре белән мине дә хәйран иткән галимнәребездән Фазыл Кодрәтов доклад укыячак. Тик ул да пленар утырышта түгел, секциядә, ди. Бар да аны тыңларга ниятләнеп торалар. Әле кайсыдыр берәү, конференцияне оештыру комитетына хат юллапмы, кәгазьгә гариза карасы түгепме, шул Кодрәтов иптәшнең докладын пленарныйга күчерүләрен үтенеп сораган, шуның аркасында тавыш купкан, конференциянең дә төгәл соңарып ун минуттан гына башланасы да шуннан икән.
«Җаны көйгән» халыкның сагышына минеке дә килеп кушылды. Конференция менә башлана, менә ачыла дия торгач, ун минут кына түгел, ярты сәгать тә сузылып үтеп китте. Голамә халкы борчылуын яшерә алмас хәлгә җитте. Һәм, бәрәкаллаһ, президиумның гадәттәге әһелләре күренде. Алга институтның җитәкчелеге һәм мәртәбә иясе дип саналып йөртелүче берничә галим чыгып утырдылар. Директорлары күтәрелде. Борынгы ишан хәсрәтләре сыйфатлык, вәкарьле һәм калын корсаклы бу әфәндебез тавышын мөмкинчә тамак төбенә салып кына егәрле сыек сүзен башлады. Ул гүяки аңлаешсыз томана бер телдә, җанга һәм колакка мәгънәсезлеге белән ят бер мәкам белән, йөрәк яфракларын шиңдерерлек ниндидер әфсенле нәмәрсә укыйдыр кебек иде.
— Кодрәтов әфәндегә сүз биреләчәкме?— дигән сорауны кайсыдыр бер тәртәсез «тәртипсезе» залдан әйтеп салды. Аңа башкасы:
— Ул килмәгән әлегә!— дип җавап ыргытты.
Тынычлык урнашты. Директор әфәнде мәгънәсез әфсененнән бүленергә мәҗбүр булган икән, рәхмәт төшкере, хөрмәтләде, аңлатып бирүне мәслихәт күрде:
— Кодрәтов әфәнденең доклады секциягә куелган. Әмма булу-булмавы да әлегә икеле. Үзе килмәгән!
Халыкның канәгатьсезлеген аңларга мөмкин иде. Күпләрне монда минем чыгышым да, башкаларның доклады да түгел, Фазыл Кодрәтовныкы тартып китергән икән бит! Бер дә булмаганча заллары шыгрым тулы. Гүяки: «Сезнең сүзләрне генә ишеткәннәр бар инде, мыгырдый бирегез! Без сезне тыңларга килмәдек!»— дигәндәй, президиум һәм аның мөнбәр әһелен «оныткан» залдагылар, баштарак пыш-пыш килеп, аннары тәмам җәелеп китеп, үзара сөйләшә дә башладылар. Конференция үз җае белән китте, халык исә үз тәртибендә гыйльми һәм ярым фәнни мәсьәләләр эчендә мәш килде. Ул арада пленар утырыш төкәнергә дә өлгерде. Канәгатьсез хәлебездә залдан чыктык. Зиһенне яктыртып, һич югы аптырашта яки хәйранда калдырырлык бер генә доклад та булмады. Һәммәсе соры һәм үтә тапталган төксе чыгышлардан гыйбарәт иделәр. Минем доклад куелган секция китапханәнең уку залында икән, шунда киттем. Керсәм, утырыр урын да юк. Игътибар ителмәгән шул, Кодрәтов әфәнденең доклады да бу секциядә икән.
Урын юнәтү хәстәремдә сизенми калганмын, Фазыл Кодрәтов килеп кергән — халык бер тында шым булган. Мин аның озын буена, сирәк очрый торган төгәл сызыклардан гыйбарәт күркәм йөзенә, киң, ак маңгаена, саргылт, озыная төшкән, әмма затлылыгын тагын да арттырган чәчләренә, гомумән дә,— энә-җепле дисәң, аз булыр,— килеш-килбәтенә элекләрне дә хәйран идем. Татарда мондый кеше тумый, бу бер европалы әдиптер дип, аның хакында дуслар алдында сүз тегермәнен тартып маташканым да хәтердә. Әмма ул да үзгәрә башлаган икән: затлы борыны өстенә алтынланган кысалы күзлек менеп кунаклаган, чәч тараш рәвеше дә бераз башкача юнәлеш алып, уң якка таба авыштырылган. Әмма да үз-үзен тотышы, кыяфәте, күз йөртеше, исәнләшеп елмаюлары һаман шул затлылыкка затлылык белән төрелгән.
Секция утырышы инде бара, бер яшь ханым әле генә башлаган докладын инде очлап китереп маташа иде. Әмма урынсыз калган һәм аяк өсте диварга терәлеп басып торган Фазыл әфәнденең дикъкатен янәшәсендә утыручылар бозгалап алдылар:
— Сезгә урын бирергә иде! Басып тормагыз! Утырыгыз!
Кеше өстенә барып утырырга кем дип белдегез ул Кодрәтов әфәндене? Үз урыныгызны бирегез!
Әйтәсе килә, әмма мин әллә үземнекен бирер идемме?
Һәм Кодрәтов әфәндегә каяндыр урындык китерделәр. Докладлар дәвам итте. Әмма халыкка, сизелеп тора, аларныкы кирәк түгел иде. Шулай да, тәртипне бозарга ярамый, эш дәвам итте. Шулай бара торып, Фазыл әфәндегә сүз бирелде. Инде күптән арыган, йоклап та, сөйләшеп-гәпләшеп тә алган халык сихри бер «әйе» белән шым калды, дикъкатьләре күңел амбарларына кайтты. Барыбыз да Кодрәтов әфәнденең авызына чумарга әзер хәлгә кердек. Доклады башланып китте.

II
Беренче карашка аның темасы үтә дә гади кебек иде. Хәтта аптырап куйдым: халык аның фикерләрен тыңларга түгел, үзен күрергә дип килгәндер тәгаен. Кодрәтов әфәнде хакында азмы риваятьләр йөрде. Имеш, ул хатын-кызларны бер күз карашы белән әсир итә дә, алар аңа мәңге оныта алмаслык дәрәҗәдә гашыйк булалар. Ул гынамы әле, аның кочагында бер кичне уздыруны олы бәхеткә санаучы туташлар да бар, диләр. Соңгы елларда Казан урамнарына түгелешеп чыккан «зәңгәрләр» дә Фазыл әфәндене аулап караганнар икән. Эшләре дә барып чыгасы булган, әмма аның үтә дә бер усал дусты ул фахишләрне тиз рисвай иткән. Менә бит ул ничек! Тик тегеләр бу хәлне бик авыр кичергәннәр, төнлә килеп, сагалап алып, дустын суеп та киткәннәр, имеш. Кеше сөйли инде: әллә чын, әллә ялган, белеп бетерү юк! Ул әкиятләр белән колак рәхәтләндерәләр димени?
Шушы рәвешле үзара узышып таралган гайбәт сүзләргә мин ышанмадым. Алар адәм зиһенен чуарлатучы гарәп әкиятләрен хәтерләткәнгә, ишеткәннәремне күңелемнән чыгарып ташладым.
Һәм менә Фазыл әфәнде Кодрәтовның әллә ни әһәмияте күренмәгән докладын тыңлап утырам. Башкалар дикъкать иткәч, мин дә аның һәр сүзен күңелгә сеңдереп баргандай итәм.
Ә темасы үтә дә гади, дидемме? Идел-Урал буйларында очраган руник язулы ташлар хакында сүз алып бара ул. Аның чыгышы хакында әйткәндә үк секция җитәкчесе, олы университет профессоры Фәлгать Галәветдинович, ярым көлеп, тәмам мыскыллап диярлек:
— Сез дә моның ише юк-бар темаларга бирелдегезмени?— дигән тел сөңгеләре белән төрттереп алды. Бәлки аның шушы рәвешле хәйлә белән гайрәт итүенә зиһенем сүрүе тырмалып калган булгандыр — мин дә күңелдәге шул фикерне шомартып утырдым, әмма Кодрәтовның һәр дәлилен кабул итә барып, аның белән килешүемне тойдым. Инде карт профессор Фәлгать Галәветдиновичның борын кабартып утырулары көлке тоела башлады.
Бу Галәветдинович дигәннәренең китапларын күп укырга туры килде. Иренмәсә дә иренми икән адәм баласы юк-барны язарга дигән фикергә азмы килдем мин ул вакытларда. Әле һаман «сафта» бит үзе, исең китәр! Теше-тырнагы белән ябыша белә бит кеше. Андыйларның ике аягыннан тотып селкесәң дә авызларыннан мәгънәле сүз таммый, диләр. Хак микәнни? Хәер, нишләп теше-тырнагы белән үз кемлеге хәсрәтен тартуга ябышмасын ди? Бер ара, мәртәбә арбасыннан төшеп калып, күпме вакытлар иза чикте түгелме соң? Ул хакта бик тә үпкәләп, ачу килүләрен яшерми «Хәтер агачы» исемле китап та язган, диләр. Бастырып та чыгарган әле! Үзенә булышкан, үзен кеше иткән һәммәләрнең йөзенә төкергәне мәгълүм шул китабыннан. Данлыклы бер институтта, ректор кәнәфиенә менеп утырып, торгынлык чорында шәп кенә яшәп ятканында, заманалар кинәт үзгәреп, һәммә кыйты эшләре калкып чыккан да, бу хәлгә хәйран иткән түрәләр «очырткан» булганнар үзен. Аннары да ничәмә эшләрнең башына утырып, үз җаена шуларны «чоңгылга төртеп», бер дә юньле гамәл башкарганы юк, имеш, диләр. Ул кадәресен тарихларның ярым-йорты хәтереннән актарып эзләп табарга була, әмма мин аның үзеннән ике тапкырга яшьрәк бер хатын белән иркәләнеп яшәп ятуын беләм. Дөрес, аны әфәндебез үзе дә яшерми. Мактанып сөйли, ханымны калдырмый, янында театрларга йөртә. Хәтта фәннәр кандидаты ясамакчы, ди. Тик менә бүген ул хатыны нигәдер монда күренми?
Юк-юк! Ак тәүбә, кара тәүбә! Әллә кайларга кереп киттем, бөтенләй дикъкатем бозылды. Болай ук шакшы гайбәтләргә бирелү бер дә ярамый — оят белергә кирәк! Яшәсен! Нәрсә дип әле мин шушы Фәлгать Галәветдиновичны искә алдым? Ә, исемдә!.. Менә бит, ул тагын докладчыны сүзе уртасында бүлдерде. Вакыт чыкты, имеш.
Фазыл әфәнде Кодрәтов шунда халыкка күз ташлады, гүяки алардан ул: «Дәвам итимме?»— диярәк сорыйдыр сыман иде.
Аны тиз аңлап алдылар:
— Тыңлап бетерик! Шуның өчен җыелдык!— диделәр кыю сүзлеләр.
Әмма башка докладчыларның өлешенә керергә Фазыл әфәнде Кодрәтовның тәрбиясе һәм намусы комачаулык итә иде булса кирәк. Ул:
— Йомгаклап куярга рөхсәт итсәгез иде?— дип үтенде.
Моңа кадәр әллә алдындагы кәгазьләреннән укый, әллә күңеленнән сөйләп бара иде — төрлечә кабул ителде, хәзер исә арадан миңа карап тора башлады. Секция җитәкчесенең сүзен көтте.
— Бер минутыгыз калып бара, сыеша алмассыз!— дип кистерде Фәлгать Галәветдинович, үзеннән гайре һичкемне сөймәвен сиздереп. Алар дошманнар иделәрме, әллә инде Фазыл әфәнде Кодрәтовка карата булган халык мәхәббәтеннән көнлиме — болары ук безгә сиздермәде. Хәйран итәләр дә инде бу адәм баласы дигәннәре: Фәлгать Галәветдинович, миңа калса, Фазыл әфәнде Кодрәтовның кисеп ташлаган тырнагы бәясенә дә тормый һәм торачак та түгел!
Әйе, шулаен шулай да бит, әмма Фәлгать Галәветдинович хәзер олы университетта кафедра мөдире, үз дигәнен эшли ала торган башбаштак зат, ә Фазыл әфәнде Кодрәтов — яшь, гади, фән эчендә эшләүче, фәнгә фән өчен фән булып килгән галим. Онытылмасын, әле бу арада гына профессор дипломы алды түгелме? Менә чагыштыр кешеләрне: аларның кайсы кем? Кайсы зат? Әйтеп тә булмый!
Әмма мин, мондагы күпләр кебек, Фазыл әфәнде Кодрәтовны гыйлем иясе буларак та, кешелек сыйфатларыннан чыгып та өстен күрәм. Ул, вак адәм кебек, бер дә «токмачланып» торучылардан түгел. Ә менә Фәлгать Галәветдинович кискәләнергә ярата, очсызланырга! Бу хәл кемнең кем икәнлегенә күрсәткеч түгелмени соң? Вакланучан гадәтең бар икән, белеп тор, синнән бөек кеше чыкмый. Монымы инде мәдәни халыклар белмиләр?

III
— Безнең тарафтан бәян ителгән һәм кулыбызда булган дәлилләр, фактлар Идел-Урал буйларында очраган руник язулы ташларның бары тик ханлык һәм бәклек, тарханлык ызаннары, ягъни чик буе ташлары гына булуларын раслыйлар. Ул биләмәләрнең йөз еллар буена бер әмирдән икенчесенең кулына күчә баруы элекке тамгалар янәшәсендә яңаларының барлыкка килүенә сәбәп булган. Кайбер билгеләрнең укылмас дәрәҗәдә булулары, арадан берсенең яки ике-өченең ачыграк сакланып калуы да гипотезабыз дөреслегенә дәлил санала ала. Тел тарихын өйрәнүче галимнәребезнең ул тамгаларны сүз итеп җыярга тырышулары фәннең бу өлкәдә дөрес юлдан китмәвен раслый!..
Халык шунда гөж итеп куйды. Аңардан бу сүзне көтмәгән иделәр, дисәм, ялгышам, Фазыл әфәнде Кодрәтовны «ревизионист» буларак бәяләүләреннән дә хәбәрдарлыгым бар. Шунысын да танырга тиешмен: аның фәнни ачышлары саллы дәлилләр белән озатылып, һаман өстен чыга бардылар. Фәлгать Галәветдинович кебек дошманнары каян килмәсен? Ул бит аларның фикерләрен һичбер вакытта санга сукмады. Ут белән уйнады, менә бүгенге доклады да шушындый булып чыкты. Халык көткәненә иреште. Сүз сорап та тормыйча, телче дә, тарихчы да, әдәбиятчы да булып танылган ак чәчле карт галим Бәкер Әхмәдишин сикереп диярлек урыныннан күтәрелде һәм, юка да, озын да гәүдәсен имән кебек ныклы итеп һәм күкрәкләрен киереп тотып:
— Ялган, ялган бу!— дип белдерде.
Аның электә бик тә дәртле «болгарчы» булуын, ни күрсә, нәрсә ишетсә — шуны Идел буе болгарларына нисбәт итүче сыйфатында дан алуын танысалар, заманалар үзгәреп, сәясәтләр бозылып, Алтын Урда һәм «татар тарихы», «татар халкы» дигән сүзләр күпереп китүгә, мәсләге дә үзгәргән шәхес икәнлеген дә монда утыручылар ачык белә иделәр. Дөрес, әүвәле бу үзенчәлекләрен ул сиздермәскә тырышты. Болгарларга бәйле хезмәтләрен бераз тузан капларга тиеш иде. Ә еллар узучан икән алар, тузан көттерми утыручан, эзләр — бетүчән, сүзләр — онытылучан. Хәзер шушы ук Бәкер Әхмәдишин болгарларның тарихларына бәйле фикерләрен тулысынча чуаш халкына «бүләк итеп» һәм моны башкача мөмкин түгел дип «раслап» зур-зур мәкаләләр яза, татар дип, Алтын Урда дип шапырына. Сәясәт җиле уңаена туктаусыз боргаланулары сәбәпле «Флюгер» кушаматын да алды. Һәм менә үзенең «тегермәненә су койган» Фазыл әфәнде Кодрәтовның докладына каршы чыгып маташа. Бу хәл җәмәгатьчелекне бераз аптырашта калдырды. Профессор Фәлгать Галәветдинович дилбегәне кыска тота торган кеше икәнлеген шунда ук сиздерергә өлгерде:
— Фикер алышулар — ахырдан!— диде.
Тиз генә икенче бер докладчыга сүзне биреп, Бәкер Әхмәдишинның авызына су каптырырга мөмкин иде. Әмма «Флюгер»нең ак йөзе сузылып киткәндәй тоелды. Ул:
— Минеке чыгыш түгел, сорау гына!— диде.
Профессор җитәкче аңа юл куярга мәҗбүр булды.
— Фальсификация белән фәнне тутыралар, җәмәгать!— диде Бәкер Әхмәдишин, карт башын кече итеп.— Минем мәкаләм бар, һич югы аны Фазыл Кодрәтов укырга, аңа күз салырга тиеш иде. Ул ташлар руник язулы. Безнең борынгы бабаларыбызның тарихы Орхон-Енисей буйлары белән турыдан-туры тоташкан. Бу язулы ташлар борынгыдан бабаларыбызның Идел-Урал буйларында яшәүләрен раслыйлар. Фазыл Кодрәтов тарихыбызны болгарларга кайтарып кертергә, безне чуаш итәргә маташа. Ул «болгарчылар» яклы!— дип тезеп-тезеп сөйли башлады, әгәр дә куелган тешләре, аслы-өсле төшеп китеп, сүзләрен бүлдермәсәләр, кыза баруыннан туктату мөмкин түгел иде.
Халык белән мин дә Фазыл әфәнде Кодрәтовның саллы итеп җавап кайтаруын теләгән идек тә, ул бары тик елмаеп кына алды да, мөнбәрдән төшеп, урынына барып утырды. Аның үзен тыныч тотуы кайберәүләрне үпкәләтте. Алга таба докладлар төссез һәм тагын әһәмиятсез тоела башладылар. Урыннар да бушый төште. Минем чыгышны шулай ук игътибар биреп тыңладылар дип әйтә алмыйм. Бушаган урыннарның берсенә килеп утырдым. Дөньяның кызыгы китте сыман. Янымдарак утыручы ике яшь галимә кыз, аспирантлар иделәр булса кирәк, безнең монда кирәгебез дә юк, сүзләребезгә колак салучы да күренмәде диярәк сөйләшеп алдылар һәм тыныч кына чыгып киттеләр. Алар өчен фәнни мәсьәләләрнең бөтенләй дә әһәмияте юк иде булырга кирәк.

IV
Конференциянең йомгаклау утырышы һәм каралар кабул итү, фикер алышу өлеше бөтенләй дә булмады диярлек. Вәкарьле директор әфәнде, торба эченә сөйләгән кебек яка астына гына алты-җиде җөмлә әйтеп, эшне йомгаклап та куйды. Ул гүяки: «Иң шәбе минем докладым булды, галим әфәнделәр!»— дигән кебек иде.
Ә аннары алар конференция кунаклары өчен махсус әзерләнгән табынга киттеләр. Исемлектә Фазыл әфәнде Кодрәтов юк иде билгеле. Чакырылмаган кунакның нинди хәтәр икәнлеге барыбызга да мәгълүм.
Без бергә кайттык. Мин аңардан:
— Алтын Урдада тамга системасы булганлыгын алар белмиләрмени соң?— дип сорадым.— Бу бит мәктәп дәреслекләрендә үк бар!
Фазыл әфәнде тыныч кына көлемсерәп алды, аннары әйтеп куйды:
— Бик тирәнгә кереп киткәннәр, шуңа күрәдер, хакыйкатьне күреп бетермиләр!
Миңа да аның фикере кызыклы булып тоелды. Чыннан да, хакыйкать өстә күренеп ятмыймыни ул?
Көзге вакыт иде. Без фәндә «флюгерлык» хакында да, картлыкның яшьлекне «ашавын» да, ягъни, әүвәле бер төрле раслап килеп, аннары аңа капма-каршы фикерләрне бәян итүче галимнәр хакында да сөйләштек. Ул:
— Фәннең үсеше, гомумән иҗади үсешнең төп кануны шундый инде аның — моңа кадәрле булган, табылган гыйлемне инкарь итмичә, яңасы тумый. Шул инкарь итүдә хакыйкать ачыклана,— дип аңлатып бирде.
Аның белән җиңел килештем. Юк, шулай кирәк булганы өчен түгел, бәлки шулай булуын тануым аркасында.
Шәһәр урамнары буйлап фараларында ут кабызган машина, трамвай һәм автобус шәүләләре йөгерә тордылар. Яфраклар әле коелып бетмәгән, йомшак һәм җиңелчә яңгыр да үзенең яуганын сиздермәскә тырышып сибәли. Мин инде фән турында сөйләшүне калдырып торырга ниятләп барам. Фазыл әфәнде үз уе белән атлый. Безнең каршыга таба төрле-төрле ханымнар агыла. Узып китә торалар. Казанда халык бигрәкләр дә сылу инде!
— Фазыл! Хәерле кич! Сезме дип киләм!
Без беразга тукталдык. Минем белән исәнләшүче булмады. Фазыл әфәндене дәшеп туктаткан ханымны танмадым. Белгән кешем түгел иде. Хәер, йөзе аермачык күренмәде, тавышы да ят. Җитмәсә әле: «Шәһәр утларының яктысында да таныйлар үзен хатыннар!»— диярәк уйлап өлгердем.
— Мин кайта торыйм!— дидем шунда Фазыл әфәндегә.
— Ашыгасыздыр,— диде ул,— хәерле юл! Бәлки тагын очрашырбыз әле!
Озак уйланып кайттым. Минем күңелдә бу конференциянең йомгаклары шәйләнә башладылар. Ул ни барысы берничә сүздән генә гыйбарәт иде: мондый гыйльми утырышлар нәрсәгә кирәк?
Күпләр ул конференцияләргә докладларын ашык-пошык кына язып әзерләп киләләр, яисә әллә кайчан язылган, әмма кеше күзеннән читтә калган дип белеп, бер үк докладны җиденче кат укып чыгалар. Куелган, күтәрелгән мәсьәләнең асылына төшәргә омтылучы Фазыл әфәнде Кодрәтов кебекләр берән-сәрән генә бит алар фән дөньясында да!
Шунда күз алдымда якты нур балкып алгандай булды. Акылым ачылып китте. Әйе, әйе, бу конференцияләр Фазыл Кодрәтов кебек берән-сәрән генә булган чын галимнәрнең фикерен тыңлар өчен оештырыла! Алтын бөртеген дә комнарны юа-юа эзлиләр түгелме соң?
Әмма тынычланырга һәм бу якты уемнан ваз кичәргә өлгердем. Әгәр дә ул фикерем дөрескә чыккан булса, Фазыл Кодрәтовның урыны даими түрдә һәм үзе дә, сүзе дә хөрмәттә йөртелерләр иде бит!
Мин тагын фәннән ераклаштым. Тормышым үз җаенда, гүяки камышлар арасыннан аккан инеш кебек, тыныч кына бара бирде. Ә конференцияләр оештырылуы, булуы хакында һаман да хәбәрләр газеталарда килә тордылар, докладлар һәм чыгышлар да сөйләнә барганнардыр инде. Аларның эшендә катнашырга теләгем әлегә уянмады. Элеккечә үк институтта укыта бирәм. Безнең кафедрада гына түгел, гыйлем йорты саналган фән учакларының берәрсендә Фазыл әфәнде Кодрәтов кебек, һич югы аның күләгәсе исәпләнерлек берәр галимне атый аламмы? Һәрхәлдә андыйны белмим. Бездә студентлар Кодрәтовлардан белем алмый.
Ә Фазыл әфәнде хакында күптән инде чит илдә яши икән дип ишеттем. Аның лекцияләре төшемә дә кермәгән Гарвардта да, Сарбоннада да булуы хакында олы газеталардан укыганым бар. Читлек ишеге ачылуга, асыл кошлар очтылар да киттеләр — дөрес түгелмени?
Бәхетле ул. Миңа андый булуны Ходай насыйп итмәгәндер инде. Студентларым да лекцияләрен менә аннан тыңларга тиеш иделәр түгелме?
16 октябрь, 2007 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.