Latin

Клонлашкан Гайфулла

Süzlärneñ gomumi sanı 643
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 445
51.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Гайфулла эштән кайткач, гадәттәгечә, диванга кырын ятып, гәҗит караштыра иде. Күзе дүртенче биттәге сәер генә белдерүгә төште. Имеш, ниндидер бер фәнни-тикшеренү институтында кешене клонлаштыру (бер күзәнәген алып, аңа ике тамчы су кебек охшаган биологик күчермәсен ясау) буенча эксперимент үткәрә башлаганнар. Экспериментка катнашырга теләүчеләрне сайлау конкурс буенча булачак. Ә моның өчен конвертка салып, өчкә дүрт зурлыктагы ике фоторәсем, автобиография язылган кәгазь кисәге һәм... чәнчә бармак очыннан кисеп алынган бер чеметем тире (анысы күзәнәк алу өчен кирәктер инде) җибәрү дә җитә икән.
Гайфи ике дә уйлап тормады. Нәкъ белдерүдә күрсәтелгәнчә эшләде дә конвертны почта әрҗәсенә илтеп салды. Экспериментта катнаша алмасам да әллә ни зур югалту булмас, диде ул...
Бер елга якын вакыт узды микән, Гайфулла бу вакыйга турында онытып та бара иде инде, көннәрнең берендә фәнни-тикшеренү институтыннан олы гына мөһерле конверт килеп төшмәсенме?! Ачып укыган иде Гайфи, шаккатты: теге экспериментта катнашу хокукы, ни сәбәпледер, нәкъ менә аңа бирелгән. Һәм ул конвертка салып җибәргән чәнчә бармак тиресеннән алынган күзәнәктән нәкъ Гайфуллага охшаган бер адәм әмәлләп тә куйганнар галим-голәмәләр. Инде лаборатория шартларында тиз генә үстереп, Гайфи яшенә дә җиткергәннәр. Менә хәзер шул клон-Гайфи белән оригиналын чагыштыру максатында, Гайфулланы институт лабораториясенә чакырулары икән. Гайфулла, озак баш ватып тормады, әлеге хатны кесәсенә салды да, күрсәтелгән адрес буенча институтка юл алды.
Клонлаштыру гаҗәп нәрсә икән! Гайфине бер бүлмәгә алып кергәннәр иде, игезәге кебек үзенә охшаган бер адәмне күреп, чак кына егылып китмәде. Суйган да каплаган Гайфи инде менә. Ияк очындагы миңенә кадәр аныкы. Тере түгелдер бу, балавыздан ясалган сын гынадыр, дип чеметеп карамакчы булган иде, тегесе, телгә килеп: «Фәләнеңне фәлән итим...» — дип җиде катлап сүгенеп алгач, клонның кыяфәте генә түгел, холкы да үзенә охшаганлыгын аңлады Гайфи. Вәт шундый игезәгең өйдә булса, дип хыялланды ул. Эшкә дә шушы клонны гына җибәрер иде. Ә үзе ул тапкан акчаны туздырып, ял итеп, түшәмгә төкереп кенә ятыр иде. Әнә шундый татлы хыяллар белән янды бу вакытта Гайфи. Галим-голәмәләр чыгып торган арада, уңайлы вакыт табып: «Син, агайне, тәҗрибә күсесе шикелле ятма монда, минем йортка яшәргә күч, ирекле булырсың», — дип, кәгазьгә язып адресын төртте...
Гайфуллага бу юлы да бәхет елмайды: көннәрдән беркөнне, май кояшыдай елмаеп, клон-Гайфи аның йортына килеп керде. «Институттан бөтенләй качтым, туган. Хәзер синдә яшәрмен инде», — диде ул.
Барысы да мин уйлаганча бара, дип сөенде эчтән генә Гайфи. Ә үзе:
— Әйдә соң, яшик. Тик икебез бергә хатын күзенә чалынмасак яхшырак булыр, шуңа күрә, шифоньерда яшәрсең инде, яме. Аннан соң буыннарыңны бераз язар өчен минем урынга эшкә дә баргаларсың шунда, — дип өстәде.
Иртәгесен, килешенгәнчә, клон-Гайфи эшкә китте, оригиналы өйдә калды. Көнне бушка уздырмады Гайфулла: башта туйганчы йоклады, соңрак барга кереп, күбенгәнче сыра эчте. Бер-ике сәгать пляжда сырт кыздырды. Аннан өенә кайтып, телевизорга төкәнде.
Кичен клон-Гайфи дә эштән кайтты. Дөресрәге, аны кайтарып ташладылар. Эштә получка биргәннәр икән. Хезмәттәшләре белән шуны юган. Шуңа күрә, үзен белештермәс дәрәҗәдә исерек иде. Ул мүкәли-мүкәли караватка кереп ауды, ә Гайфуллага шифоньерга керүдән башка чара калмады. Хатыны Мәчтүрә күзенә чалынудан шүрләде ул. Клон-Гайфи йомшак диванда тәгәрәгәндә, Гайфулла төнне шифоньерда гына уздырды.
Икенче көнне клон-Гайфи эшкә бара алмады. Башы бик чатный иде шул. Гайфулла аны жәлләп, күршегә кереп, әҗәткә бер ярты алып чыкты да, аны игезәге алдына утыртып, үзе эшкә йөгерде. Ул кичен кайтканда, клон-Гайфинең кәефе күтәренке иде. Эштән хәлдән таеп кайткан Гайфуллага:
— Кәримгә йөз сум бурычың бар, агайне, бүген аннан ике яртылык акча алып торган идем, — диде.
Клон-Гайфи өченче көнне дә эшкә бара алмады. Аның тагын махмырдан башы чатный иде. Тик Гайфулла бу юлы аракы эзләп йөгермәде, кирәк булса, табарсың дип, эшкә китеп барды.
Кичен телен асылындырып эштән кайтып кергән Гайфулла, йокы бүлмәсендә ниндидер сәер ыгы-зыгы ишетеп, туктап калды. Менә клон-Гайфинең айгыр кешнәгән кебек көлгән тавышы ишетелде. Шулчак Мәчтүрә дә гел юктан гына чытлыкланып кыткылдый башлады. Гайфулла барысына да түзгән булыр иде, юк, монысын күтәрә алмады. Ишекне киң ачып, йокы бүлмәсенә узды. Ә бу вакытта, чын ирем белән ятам, дип уйлаган Мәчтүрә, әлеге тамашаны башына сыйдырырга теләгәндәй, әле клон-Гайфигә, әле Гайфулланың үзенә карап торды да, хушы китеп, караваттан идәнгә шуып төште.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.