Latin

Киңәшмә Корбаннары

Süzlärneñ gomumi sanı 3485
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1899
32.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Райкомның икенче катында түрәләр җыелышы булырга тиеш. Фаил, әллә нигә аптырап, әллә нәрсәгәдер эче пошып, арлы-бирле йөренде дә, коридор тәрәзәсе төбенә барып утырды.
Кесәсеннән тәмәке тартып чыгарды. Авызга сузды. Киңәшмәгә җыелышучы директорлардан берәү, узып барышлый, ялт итеп аңа карап куйды. Фаил кинәт аңына килде: бу бит!.. монда бит ни-ни!.. “Бабай” үзе күрсәме?! Һо-һо, үзе күрсә, бетте баш.
Ул тәмәкене кесәгә яшереп кенә өлгерде – коридорга традицион райкомча ягымлы тавыш таралды:
- Керегез, иптәшләр!
Җитәкче халкы залга агылды.
“Бабай” киңәшмәне зурдан кубарды бүген:
- Клара Цеткин мындамы? Ыздисмы дим Зәкиев? Кая йери ул? Табыгыз хазер үк! Ах, бандит! Ах, карт шарлатан! Күрсәтермен мин анарга ничек качып йерергә! Мин аны...
Комсомол райкомының “лидеры”на тырыш маңка булуын күрсәтергә җай чыкты – “выжт!”
Клара Цеткин исемендәге колхоз рәисен эзләргә!
- Беренче май кая? Ых-хым, сезнең бел-лә...Мында икән, странны... Бас әле, бас, бер карыйк әле шул ыятсыз бәбәкләреңә. Син беләсеңме беген ничәнче числа икәнне?
- Беләм, Гариф Хафи...
- Ых-хым, беләсең дажы! Ярар, беләсең дә ди... Карале, нинди башлы нәстә икәнсең бит. Мужыт, сиңа шының эчен мидәл дә бирергәдер әле?!
Зал шым. Залда йөрәкләр типми башлый. Зал тыңлый. Колакларны торгызып, игътибар белән тыңлый. Шул массаның теле белән әйткәндә, “бабай”ның болай башлавы күңелле симптом тегел. Зал моны бик яхшы аңлый.
- Сың! Белгәч! Кая китте сың синең сет дигән нәстәң? Бер атна эчендә ике йез граммга киметкәнсең бит, чукча! Дуңгыз син, мына кем! Сине бит мының эчен термәдә черетергә кирәк. Ых-хым, сезнең бел-лә...
- Беләм, Гариф Хафисч...
- Син дә, бүтәннәрегез дә кылакларыгызгы тагы бер кат киртләп куегыз: сет ул – палитисский вапрус! Нәрсә, Беренче майда дояркалар һаман, ых-хым, пахмилдән анемадымы әле? Алай булса... Абрамкин! Кая Абрамкин? Табыгыз шул таргашны!
Президиум биш пар, зал иллеләп пар күз белән райпо рәисен эзләргә керешә. Ләкин ул юк! Аның урынына урынбасары, уклау йоткан кебек туры гәүдәле Хәйруш торып баса. Баса да аклана башлый. Кулындагы күн фуражкасын тегеләй дә уа, болай да. Нәрсәгә аклана –
үзе дә белмидер инде.
- Ни бит, Гариф Ха...
- Язып куй дәфтәреңә, күзле бүкән! Беренче майга ике ай аракы тегел, лимонад та сатмаска! Ых-хым, сезнең бел-лә!
Беренче Май урынына сеңә. Хәйруш кәкерәеп төшә. Залны тагын шом баса: чират кемдә?
Башлар аска иелә, аларны алдагы җилкәләр артына яшереш китә. Күзләр гаепле эт кебек идән буйлап тәгәрәшә. Зал белә: “бабай” парын чыгара башлады гына әле.
Ниһаять, чираттагы корбан табыла. “Үзе”, кулындагы сөт сводкасын һәйкәлдәге Ленинча
һавада сузып селти-селти кычкыра башлый:
- Калинин! Яшермә шул ыятсыз бүкән тишекләреңне! Тырып бас, ых-хым сезнең бел-лән!
Йә, әт әле, нәстә гитми сиңа? Нәрсә гитми дим мин сиңа? Бетен нәрсәне катярттык бит инде: техникаң гитәрлек, терлегең күп, кешеләрең бар...
“Калинин” диюгә торып баскан Шәфыйкны җәлләп куйды Фаил – бигрәк кыяфәте мескен.
Фаилнең колаклары үрә торды, газета өчен киңәшмәнең барышын теркәп бару кайгысы онытылды.
Залда Шәфыйкның нәзек тавышы:
- Гаеп бездә, Гариф Хафизч!.. тырырбыс...
- Нәрсә мыгырданасың анда, Нәбиев?
- Куып тытырбыз-с-с, Гариф Хафизч, тезәлер...
Зал “Бабай” алдында куштанланып кеткелдәп ала.
- Тытырсың, Нәбиев, тытырсың. Чыгарып тыттырырмын мин сиңа! Тезәлерсең дә, ых-хым!..
Ату икенче атнага мин мына шул урында публичны партиядән куам, ых-хым, сезнең бел-лә...
- Ни бит...
Нәбиев өчен гарьләнде Фаил – нигә үзеңне шулай кимсеттерергә? Сөт алай кимемәде бит!
Статистлар ялгышкан булса кирәк. Йә иске сводка тоттырганнардыр... Җәйге чорда
Калинин исемендәге колхозга беркетелгәнлектән, Фаил андагы хәлләрне бик яхшы белә бит.
- Сөт кимемәде, Гариф Хафизч! Хата киткән ахырысы.
Үзенең бу сүзләрне әйтә алуына шаккатты Фаил. Әйтелде бит! Хәзер ни буласын көт инде.
Залның бөгелешеп җилкәләр артына качышкан башлары, күтәрелә төшеп, күзләрен Фаилгә теки: ну, герой! Фу, герой! Бу ахмак журналист нәрсә уйлый? Нишләгәнен үзе беләме соң бу?
Президиумның да гадәттән тыш эшлекле, пыялалы күз тишекләре залдагы бунтовщикка юнәлде: дурак, оһ, дурак! Инде редакциядән дә куыласы килдеме моның. Заманында райкомнан сөрелгәне сабак булмаганмыни?
“Бабай” исә, берни ишетмәгәндәй, башта ачык тәрәзәгә карап торды. Булганы бар моның ише генә чыгышлар аның гомерендә. Бу нәрсә, бу – пүчтәк!
- Ых-хым, - дип күкрәгеннән сүзләрне йөткереп чыгара башлады аннары. - Әле шылай күп белүчеләребез дә бармыни?!
Аннары кинәт Фаилгә борылды. Өстәлгә китереп тондырды.
- Син беләмеңме, безме?! – диде ул, ярсып. – Бик башлы булсаң, әдә, утыр минем урынга, ых-хым, сезнең бел-лә...
Шуннан “өшкерде дә өшкерде” генә инде: бу ике дейтылның җәйге челләдә савымны киметүгә юл куюларын аның – гымере буе авыл хуҗалыгын күтәрү белән шыгыльләнгән ыркавадителнең – аңларга башы җитмәве турында да, мындый хальне лично ул – гымерен кызганмыйчы шының ише халык дышманнары белән керәшеп уздырган коммунист – бары тик пред Нәбиевнең кырсак, ә корреспондент Хисмиевнең мыек үстерү элкәсендә генә бик тырыш булуларыннан күрүе турында да мораль укылды.
Кызды “бабай”, кызды.
- Нуккы, нуккы, чыгып басыгыз әле икегез дә мындук!
Монысы – Гариф Хафизычның яраткан “крайний миры”сы. Чыгасың. Башыңны, икеле алган беренче класс баласы кебек аска иеп, сүзсез торасың. Син – гаепле. Гаебең булмаса да, гаепле. Сүз әйтеп кара бит! Үзеңә мыскыллы хөкем карары яңгыравын тыңлыйсың.
Судья да, адвокат та, прокурор да монда “бабай” үзе.
Их, мыек! Их, тиктормас тел! Фаилнең җаны эчтәге теге шайтанны, аны “хуҗа”га каршы сүз әйтергә котырткан шу иблисне, битәрләргә кереште. Чыгып китәсе иде дә моннан, берәр буага төшеп батасы иде!нәрсә эзләп киленелде соң бу мишәр якларына? Ну, нәрсәң калган иде соң синең монда? Ни туган ягың түгел, ни хатының ягы түгел. Яңа район имеш! Перспектива имеш! Романтика, сатанасын саткыры!
- ...ладыгызмы? тагын бер кат киртләп куегыз! Ых-хым, сезнең бел-лә! Әле анда Ленин белән сугыша башлагансыз икән диеп тә ишетелде. Анысы нәстә инде тагын, ә?
Сугышмыйчы гына тыралмыйсыңмы син әллә, иптәш Нәбиев? Ленин белән нәрсә бүлешәсез?
- Ленинны бүлгәндә, безнең Югары Кизләү артындагы биш гектар ярым гиребез дерес китмәгән аларга, Гариф Хафисч. Картлар шылай әтә...
- Картларыңны иртәгә үк минем янга! Ә сет ул палитисский вапрус, киртләп куегыз!
Ынытмагыз, ых-хым! Сезнең аркада... Тегез дә мактанырлык тегелдер әле анда. Кая ит сводкасы? Даваегыз әле! Тәк! О! ВО!.. Мында да минус белән сүрәләсең бит, дышман!
Америка империалистларына эшлисеңме әллә син, чыннап та? Мына синең кебекләр аркасында коммунизм тезелеп бетми дә инде һаман, зар-разы! .. Ә бысы нинди хайван инде тагын? Нуккы, куып чыгарыгыз!
“Бабай”ның халыкара киеренкелеккә хәтле барып җиткән вәгазен тыңлаганда, Фаил ачык тәрәзәдән залга очып кергән күбәләкне күзли башлаган иде инде – ораторның “хайван” дигәне дә шул. Мескен, адашкан бит! Ул да кереп адашкан.нәрсә эзләп монда кергән ул?
Фаил үзен шул күбәләк белән чагыштырды. Монда бит бәхетсезләр синнән башка да
җитәрлек. Нинди ирек, монда сиңа, нинди ризык, нинди перспектива?! Залдагы әнә шул симез кулларның берәрсенә эләксәң, канатларыңны өзәчәкләр, үзеңне сытачаклар. Урамга ташлаячаклар.
- Куып чыгарыгыз әле шыны, безобразие!
Райкомпроф рәисе төшеп калганнардан түгел, үз вазифаларын яхшы үзләштергән: газета белән селтәнә-селтәнә, шул “хайван”ны куарга керешә. Менә куып та чыгарды. Зал, искиткеч кызык кино караган шикелле җаннар атып, шул тамашаны күзәтте. Күбәләктән котылгач, хурлык баганасы тоткыннары, игътибарның яңадан үзләренә кайтасын уйлап, башларын аска иделәр. Фаил бу вакыйгадан соң кайсы хуҗалыкка агроном яисә ветврач итеп җибәреләсен фаразлый башлады. Ә бәлки редакциядән кумас әле?! Әй, беткән баш беткән, куса куар...
Симез гәүдәсе белән күбәләк куып мышнап чыккан профком президум өстәленә барып чумды. “Бабай” ит сводкасы буенча тагын гаеплеләрне атарга дип авызын ачты. Шәфыйк, ит җитештерү буенча күрсәткечләрнең үзенекеннән дә начаррак совхозлар барлыгын белгәнгә күрә, утырырга мөмкин булачак ахырысы дигән өметне эләктереп алды. Фаил, бөтен тирә-якка битараф күзләрен стенадагы Брежневка төбәде...
Шулчак әкрен генә чыелдап, залның ишеге ачылды. Анда катып беткән эшләпәле бер баш күренде. Аның килеп керүе күбәләкнекеннән дә тынрак булды, ләкин зал үзендәге барлык
җүкән тишекләре белән шул якка борылды.
Монымы?! Һо, моны таныйлар. Бу – ике генә ай элек район киночелтәре директоры итеп куелган Шымакай Әсәт. Керпе чәчләрдә эленеп торган фетр эшләпә. Армиядән егерме ике ел элек киеп кайткан пехота бушлаты. Күзләр тегендә-монда йөгерек. Йөзе һич аңларлык түгел: әллә аракыдан кызарып катып калган, әллә гомер буе көтүдә йөрүдән. Шул тышкы кыяфәтенә соңгы ике айда бер генә атрибут өстәлде – озын һәм киң, чуар чәчәкле галстук! Һа, аннан башка никак! Директор бит ул хазер! Буылса буылыр, әмма Әсәт каешланып каткан күлмәк якасын дуңгыз тиресе кебек муенына шуның ярдәмендә ябыштырып куя инде.
Фаилгә җиңелбулып китте. Әсәт пәйда булу җыелыш тәмам дигән сүз инде ул. Чөнки Әсәт
“Хуҗа”ны чакырып алачак та, алар икәү кабинетка кереп китәчәк. Зал да тҗиөел сулыш алды.
- Гариф Хафисч, әдәле!
Район башлыгына кем болай эндәшә ала. Бары тик Әсәт кенә. Аның саргаеп беткән сирәк тешләре арасыннан чыккан карлыккан тавышында бернинди боерык тоны булмаса да,
“бабай” ишеккә юнәлде. Алар артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, зал кыштыр-мыштыр урыннан кузгалды.
Райкомнан чыкканда Фаил уйлый да, борчыла да алмый торган бер халәттә иде. Кайтып кына китәсеме соң әллә Лаешка? Мондый кимсетүләргә күпме түзәргә була? Китәргә!
Нишләп ятарга бу Мишәрстанда? Яңа район имеш. Перспектива имеш! Эшлисең боларга, эшлисең, бер заман шалт! Китереп тибәләр дә, гадәтләнгән эшеңнән, үзләштереп бетергән урыныңнан тибеп төшерәләр. Җилкәңә күтәреп типография станоклары ташыган
өчен, җаның-тәнең белән бирелеп җитәкчелекнең күрсәтмәләрен үтәгән өчен, шул шыр надан җитәкчеләрнең сукыр бер тиен дә тормаган эшләрен газетада мактаган, пропагандалаган өчен, җинаятьләренә күз йомып барган өчен, көндезләрен газета чыгарырга Казаннан тонна-тонна кәгазь кайтарып арган килеш төннәр буе райком
“әһелләренә” докладлар язган өчен – мә, ал! Тибәләр дә, батыралар да.
Фаил яныннан, төркем-төркем булып, киңәшмәдән чыгучылар узып китте. Бу инде баягы куркак, куштан, мыштым зал түгел. Болар инде шау-гөр килеп райко-о-м бинасыннан чыгып баручы җи-тәк-челәр! Хуҗалар! Башлыклар! Дөнья кендекләре! Болармы, һә, болар!..
- Гаптелыч!
Үзен чакырган тавышка борылып карады Фаил. Артында Шымакай Әсәтне күреп туктап калды. Ул кулындагы ниндидер кәгазь кисәген бик кадерләп бөкләп эчке кесәсендә тыга-тыга баскычтан төшеп килә иде.
- Гаптелыч, - дип кабатлады ул. – Бер яшчеклек аракыга талон алдым, акча кирәк иде
әз генә. Биреп тыр әле, булса, бер-ике йезне.
- “Бабайны” савып чыктыңмыни? Аның хәтле үк юк бит!
Редакциягә киттеләр. Анда акча табылды. Аннары Әсәтнең Фаилгә тагын бер үтенече булды – райпо складыннан аракы алырга. Анысы да башкарылды. Инде үзенең иске
“Фантомас”ына утырып авылына китер дип уйлаган иде аның турыда Фаил, ләкин Әсәт
әрсез ул, бер ябышса кырмавык кебек ябыша.
- Әдәле, Гаптелыч, берсен синең белән “салыйк” әле!
Озак ялындырып тормады Фаил дә, тәвәккәлләде. Редакторга кереп үзе беркетелгән совхозга барып кайтырга рөхсәт алды да, киттеләр. Менә хәзер бара да Калининга Фаил, бер уңайдан Нәбиев белән дә очрашып сөйләшеп карый. Редакциядә генә тормыш терәлмәгән ич әле! Институтта алган агроном белгечлеге буенча да эш таба ала Фаил.
Китәр дә шул авылга, агроном булып эшләп ятар. Ә сез монда Фаил кебек карусыз корреспондентны, алны-ялны белми торган эш атын эзләп карагыз! Үкенерсез!
Әзиаулына килгән саен Зур буага сокланып туялмый Фаил. Мондагы кебек талларны башка беркайда да күргәне юк аның. Ә күпер төбендәге тал бөтенләй кешегә охшаган. Зур буаны саклап торучы диләр аны. Шулайдыр да! Талларның бөдрә ботаклары суга үрелгән.
Алар арасында өч басма корылган. Берсе су өстенә калкып тора, икесенең такталары су белән тигез булып юылып тора. Аякларны суга тыгып утырасы да шуларның берсенә, бу тормышның бөтен тузаннарын юып төшерәсе иде!
- Хатын үлгәчтен дә мин бер генә атна эчтем, - дип сөйләнде Әсәт, яр буена килеп туктагач, бер шешәне ача-ача. – Былай, дуслар килгәндә, туганнар белән берәр зуррак эш башкарганда гына булгалый. Рәхмәт сиңа, сүземне тыңнадың. Булыштың. Әдәле, чирәмгә утырып әз генә аякларны яздырып алыйк әле... Ә бу яшчекне мин Сабан туена кунаклар катьса-нитсә диеп кенә алдым.
Әсәт “Фантомас” дип йөртә торган “Луазик” тан чистага охшаган брезент кисәге табылды. Чирәмгә җәелде. Коры-сары ботаклар, каяндыр килеп адашкан йомычка, агас башлары җыеп, учак кабыздылар. Әле караңгы төшәргә ерак булса да, күл буенда учаксыз утырганчы, бетеннәй утырма инде, диештеләр.
Икенчене “күтәргәндә” Әсәтнең темасы социаль гаделсезлек иде инде:
- Мин бит, Гаптелыч, “бабай” шикелле исерек килеш машинада кеше таптатып йеремим.
Эчсәм, утырмим машинага. Савсим. Кабинысына да якын килмим. Ә ул нәрсә?.. Әй, үзең дә беләсеңдер инде!. Районда белмәгән кеше юктыр. Ул бит минем балаларны ятим итеп калдырды. Мине бәхытьсез итте. Кеше үтерүче район башлыгы булып эшли, ә син, примир, бекереңне чыгара-чыгара гымер буе эшләсәң дә - нәрсәгә генә ирештең, әт әле? Шул шул мына!
- Ярар инде, Әсәт, бернишләтеп булмый барыбер, гайрәтләнмә, - дип тынычландырып карады аны Фаил. Әлбәттә, хатыны кызганыч, балалар кызганыч, тик үткән эш беткән бит инде. Ләкин өченче рюмка күңелне нечкәртә төшкән, телне чишкән иде инде. Хәзер
Әсәтнең тормозы тотмый .
- Мин анардан үч алам хазер. Хатыным эчен, балаларым эчен үч алам.
Әсәт, сөйләгәндә, еш-еш маңгаен сыпырып алгалый. Ниһаять, галстугын салып куйды.
Тирләгән муенын буып торган яканы ычкындырып җибәрде дә, кулындагы “кучарка”сы белән кисәүләрне төзәтә-төзәтә һаман сөйләде:
- Син редакциядә эшләгәчтен гел шыларны якларга тиештер инде, аңныйм, аңныйм. Шының эчен эч ай элек теге күпердә минем хатынны таптатуда “бабай”ның катнашы бар, дисәм дә, син ышанмаска тиештер инде? Ә мына мин сиңа шыны әтәм: ике ай элек гымерлек кетүче идем, үзебезнең прастуй тырмыш мәктәпләреннән башка бернинди дипломым юк, ә беген уже район кино челтәре директоры булып йерим. Берәр нинди заслугым бардыр димә дә! Шул гаебен әзерәк йымыр эчен мине “майлады” ул шылай. Шул гына!
Эчәсе килеп тормаса да, Фаил әңгәмәдәше сузган тулы рюмканы “гылт” итеп “күтәреп” куйды. Әсәтнең сумкасыннан чыккан суган кыягын исни-исни, аңа да салып эчәргә ишарә ясады:
- Сал инде, эч үзең дә...
Ул арада сиздермичә генә баштан эңгер-меңгер вакыт узып китте, аннары караңгы төште.
Инде кузгалырга дип, учак яннына торып, машина янына бара иделәр – каршыдагы таллар арасыннан нәрсәдер очып чыкты да учакның сүнеп бетмәгән күмерләрен туздырып җибәрде.
Фаил читкә сикреп үк куйды.
- О-һо-һо!
Әсәт тынычлыгын югалтмаган кебек сизелде. Башын таллар ягына таба борды да:
- Касегыз анда дуракланып йери? – дип кычкырды.
Аннары учак өстенә төшкән төпсез чиләкне алды да берничә тавыш белән гаңгылдашып көлеп җибәргән шәүләләргә ыргытты.
Кемдер ачы итеп сүгенде. Чиләкнең, ярга бәрелүгә, дамбырдап суга төшкәне ишетелде.
Шәүләләр Фаил белән Әсәтне урап алды. Авыл егетләре икән. Башлык кебек кыланы, берсе телгә килде:
- Нәстә, әзиләр, эчәбез димә келисез инде, дамы?
Төркемдәгеләр барысы да кунаклар белән кул бирешеп күрешеп чыкты. Тик “важак” кына исәнләшүне кирәк санамады бугай.
- Шымакай әзи беген баеган ахырысы, - диде ул. - Әдә, атусәк, сал безгә дә!
Аның бу кыланышы Әсәткә бер дә ошамады. Ул кулындагы сумкасын машина эченә ташлады.
Аннары Фаилгә карап: “Ват шылай, брат, Ә син безне уйлый да белми тырганнардыр дисеңдер әле” дип сөйләнә-сөйләнә теге “герой”ның каршына ук барып басты.
- Кем әле безнең бу “герой”? Ә, Рафай икән әле... Эчкең келәдемени, энем? Анаң анда кеннәр буе чегендер кырында күтәнен чыгара, ә син эчеп йерисең, хайван! Мә сың, алайса, эч инде!
Шулай диде дә, учак белән су арасындагы урталыкта басып торган егетне суга этеп тә төшерде. Су өстендә кунарга калган бәпкәсез казлар каңгылдашып алды. Аларга
“герой”ның “Әзи, нишлис... ин...” дигән өзек-өзек тавышы кушылды.
Судан чыкканда Рафайның кикрик шиңгән иде инде. Ләкин шулай да, таллар ягына таба посыргамы, авылга таергамы дигәндәй икеләнебрәк кенә киемнәрен салырга тотынды.
Фаилгә бу гайрәт куыгының тиз бушавы сәер тоелса да, Әсәттән ул турыда сорап тормады. Димәк, авторитет юк түгел, дип уйланды.
Әсәт, ачуланмаган икән – егетләргә дүртесенә дә берәр рюмкадан өлеш чыгарды.
Рафай, юеш киемнәрен киеп, нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана Түбәночка табан караңгылыкка кереп чумгач кына Фаил сорап куйды:
- Бик “текә”мени?
- Әй, йери инде шында, бәтрәкләнеп, - диештеләр тегеләр.
Аннары Әсәт салып биргән чашканы берәм-берәм “күтәрә-күтәрә”, Рафайның бүген көндез чуашларга буадан балык тотарга булышканын сөйләп бирделәр:
- Рафай мәш килә икән тегеләр янында. Чуашларга булыша имеш. Янәсе, берәр стакан брага салып бирерләр мужыт дип эметләнә бит инде. Судан йәтмәне эстерәп чыгарганда судагы чуашларның гына кечләре гитмәгәннекне күреп, эстәгеләренә кычкыра икән: “Әй, чүәк, не стой карап! Ярга чыккач памаги!” Яр башында басып тырган бер чуаш тыткан да, йыгырып килеп, йәтмә эченә тертеп тешергән мыны. Үзе кечәнә-кечәнә эстери тырган йәтмәнең эченә башы белән барып та кергән ди... Йәтмә белән бергә эстерәп чыгарганнар үзен.
- Ну, кыенырга ярата да икән үзе?!
- Везет!
- Аһа!
***
Төнге авыл. Әсәтләрнең капка төбендәге озын эскәмиядә Фаил озак утырды. Шымакай үзе күл буеннан кайтуга: “Керим. Әни кетүләрне каршы алып бетердеме икән, балаларны йыклатып бетердеме икән” дип, кереп китте. Шунда саубуллаштылар да.
- Теге бушырак тәгәрмәчне бераз тутырам да кайтып китәрмен инде, - дип калды аның артынна Фаил.
Чыннан да, редакциянең бу “драндулетын” соңгы елны бөтенләй бетерделәр: йә моторы килеп чыга, йә коробкасы. Тәгәрмәчләр турында әйтәсе дә юк инде.
Урамда адашып калган биш-алты сарык ара-тирә кычкырышып тавыш чыгара. Ерак түгел генә шуларга нәзек тавышлы бер эт кушыла. Шуны гына көтеп торган кебек аны авылның ике очыннан да берничә тавыш эләктереп ала. Каядыр кызлар көлешә. Клубның ишеге ачык бугай. Дамбыр-домбыр, авылның бөтен ямен алып, музыка яңгырый башлый. Ул бераз дымбырдый-шыгырдый да тынып кала. Берәү гармун елатып карый. Аның моңы озакка сузылмый.
Шулчак төнге җылы урамга каршы яктагы өйнең веранда ишегеннән яктылык бәреп чыкты.
Койма башыннан Фаил шул ишектә зур гына шәүлә чамалады. Кем булсын – төн пәрие
Шәфыйк, директор. Бүгенге киңәшмәнең корбаны Чистайга китмәгән икән, димәк. Каршы
өйнең веранда ишеге ябылуга, караңгы булып калды.
Шәфыйкларның капкасы ачылып ябылган тавыш ишетелде. Аннары чыртлап шырпы кабыздылар.
- Шәфыйк Госманыч! – якында гына бер эт, Фаилнең эндәшүен үз адресына кабул итеп,
җавапка өреп куйды.
- Аңнамадым. Кенм сыңәле анда? – дигән сораулы тавышы яңгырады Нәбиевнең. – Әсәт дисәм, Әсәт тегел бугай.
- Әсәт кереп ятты инде. Мин әле бу, - дип сөйләнде Фаил, урыннан кузгалып.
Эскәмиядән аерылды да, урам аша чыкты.
- Каян килеп чыктың мында, Гаптелыч? Савищаньедан куылгач, бетеннәй районнан куылмагансыңдыр бит? Әллә ужы эш сырап килдеңме, - дип шаяртып алды директор.
- Кәеф начар, малай, чынлап та. Менә Әсәт белән килгән идем бераз юанып кайтыйм диеп...
- Каптыгызмы?
- Бераз булды... Хәзер кайтып китәргә җыендым инде. Менә синең ишек ачылганны күреп кенә бераз тоткарландым.
Колхоз рәисләренең, совхоз директорларының иң яраткан темаларыннан иң әһәмиятлесе – хатын-кыз. Үзара очрашсалар, аларны бер дә терлекчелек, игенчелек, техника проблемалары борчымый, агрономия яисә зоотехника казанышлары кызыксындырмый.
Ленинның кадерле васыятьләре дә, партиянең генераль стратегияседә яисә райком секретареның кыйммәтле күрсәтмәләре дә алар өчен көчен югалта. Чагыштырмача нинди генә алдынгырак фикерле җитәкче булмасын, Шәфыйк та барыбер күбрәк кыек-мыек эшләр турында сөйләшергә ярата. Әнә бит, һаман такылдый. Фаил бая тәгәрмәч төбендә калдырган насосын машинага урнаштырып тора – ул такылдый. Фаил машинаның багажнигын яба, кулындагы чүпрәк кисәге белән арткы фараларны сөрткәли - ә ул туктый алмый, тыныч кына сөйли бирә:
- Әтигә исем китә минем гел. Ват кеше! Ват мужик! Системаның артык пешеп киткәнерәк бер җимеше инде ул. Гымер буе шылай ике семья арасында йереде. Туда-суда: тегендә дә хатын һәм балалар, мында да. Икесендә дә йырты-хуҗалыгы бар, Үзенеке!
Фаил тагын берне кабызды да Нәбиев янына барып утырды. Хәзер сөйли инде бу. Һәм аны тыңлап бетереп китмичә булмый. Сөйләп бетергәнче кузгала башласаң, әллә ничек – якын итмәү кебек килеп чыга.
- Андый кеше бүтән юктыр ул. Безнең авылда гына тегел бетен деньясында. Мына действителны дейтыл. Әле бит, беләсеңме, теге атнада яңы мәчет манарасына ай куйганда текта ярыгына кысылыпмыдыр аягын сындырган. Гипста ята. Дин әһеле, имеш!
Дин юлында йери имеш. Генаһларын юам диме икән?! Заманында мәчет ватып йерегән кеше бит ул.
Фаилнең журналист зиһене моны теркәп куйды: факт! Шәп факт! Кызык кына материал китереп чыгарырга була моннан...
- ... анысы чепуха! Ярар, ваткан-гимергән дә ди. Хазер тезесен, аен да куйсын, хыдай тәгалә, мужыт, гафу итер. Ну, апалы-сеңелле хатыннары... мынысы – да! Мынысы синең эчен, чыннап та, факт. Әти бит минем, әни белән алты ел тырганнан сың, балдызына, ягъни мәсәлән, әнинең сеңелесенә үләнгән. Ну, маладис, канишны, тешеп калганнардан тегел, да бит?! Правыр мужик ул минем әти. Анягынак бит әле, гипс салдырырга бальниска баргач та “бер кызны сүләштереп катьтым, кыскалап та алдым” диеп ята.
Кыскасы, Гаптелыч, Сарыйм белән Кәрим миңа әти ягыннан бертуган братлар, әни ягыннан
– двоероднойлар. Ват шылай, әзи. Белмәгән кеше юк, сер тегел...
Аңа черкиләр әллә бар, әллә юк. Фаил генә ул тәмәкедән буш кулы белән борын төбендәге черкиләрне куып селәнә.
- Фу, кабәхәтләр, караңгыда да эзләп табалар бит, ә!
Аннары чалт! Битенә сылап та куйды. Халыкара хәлләр, политика турында сөйләшәсе, фикер алышасы, баш күтәргән демократларны сүгеп эчен бушатасы килсә дә, ул Шәфыйкның
“нәзек” теманы куертып утыруын тыңлап торды. Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, бу айгырга хатын-кыз гына тикшерергә булсын.
- “Хуҗа” эштән алмасмы соң? – дип сорап куйды ул, ниһаять, Шәфыйкны бүлдереп.
Чистайдагы бер кыз белән танышканын тәмләп кенә сөйли башлаган Шәфыйк, бу сорауга исе дә китмәүне белдереп, тәмәке төпчеген комга батырды. Фаилгә карады. Һи-и, бу интеллигент кисәге аңныймы сың аның ишене? Сүләдең ни анарга ул кызның фигурасының туп-тулы да түп-түгәрәк өстенлекләрен, сүләмәдең ни – барыбер. Нуль игътибар! Үзенең шул бер марҗа хатыныннан башка бер кызны да кысып, һәй, кая инде ул кысып, тытып та караганы юктыр әле... Анарга шул палитика – хатын, партия – секс.
- Нәстәмә диеп эштән куырга тиеш сың әле ул безне? – дип сорауга сорау белән генә
җавап кайтарды ул.
- Син нәрсә, иртәнге киңәшмшне оныттыңдамы инде әллә?
- Һәй, Гаптелыч, сыер дулар-дулар да туктар. Аның дулавы миңа ничектер ни... фу!.. –
Нәбиев чәнти бармагын авыз төбенә китерде дә өреп җибәрде. – Кычкырсын! Ә без – нуль внимань! Куып карасын! Безнең кебек эш ишәкләре урамда тәгәрәшеп ятмы ласа.
Кайгырма, заманасы бүтән...
Директорның тынычлыгы Фаилгә дә ничектер җиңеллек китергән шикелле булды. Чынлап та, шулай икән бит. “Бабай” үзе кычкырып сүккән һәрбер җитәкчене эштән куа башласа, кем калыр икән соң районда?
Нәбиелар йортыннан хатын-кыз кычкырган тавыш урамга өй җылысы булып, Фаилгә бу
әңгәмәдән котылу чарасы булып яңгырады.
- Әтәсе! Кая чыгып югалдың инде? Керәсеңме? Әдә инде, кер! Үзем генә йыклый да алмыйм...
- Хазер, анасы, хазер... Пайтастының капкасын гына тикшерергә чыккан идем, - дип тынычландырып калды аны Шәфыйк.
Ерак юл түгел, ашыгасы юк. Шуңа күрә Фаил ватык фаралы машинасын кумады, җайлап кына кайтты. “Икенче фарасы гына янып чыкмасын инде, - дип, белгән коммунистик догаларын укыды ул, Әсәтләр турыннан кузгалып киткәндә. – Юкса, кайтырга калырсың, капшанып та йолдызлар санап”. Аннары, машинасы фыр-фыр кузгалып киткәч, колагы ишеткән соңгы сүзләр зиһене белән тел очына эленде дә калды: пает асты, пайтасты, киләсе атнага
Лаешка Сабан туена кайтасы...
1994 ел
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.