Latin

Кичә-көндез хәзер торың – килер әҗәл

Süzlärneñ gomumi sanı 294
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 216
32.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Белең, дуслар, ничә кичде[23], ничә калды, –
Нә булгусын, нә килгүсен белгән бармы[24]?!

Монда кыйлган эшләр анда соралгучы,
Соралмаен котылубән калган бармы[25]?!

Соралмагай, әгәр булса изге гамәл,
Кылмыш гамәл җөмләмезгә хирыс әмәл[26].

Кичә-көндез хазыйр торың, килер әҗәл,
Әҗәл килер тибиян, йараг[27] кылган бармы?!

Коллыксыз бирелмәсдер икән дидар[28],
Имгәксез[29] ир морадыга качан йитәр?!

Гаувас кереб гомманга гәүһәр табар[30],
Рәнҗсез, гәнеҗ эстәйүбән табкан бармы[31]?!

Коткаргу[32] үзене монда коллык берлән,
Кермәгү тәмуг эчрә мәнлек берлән[33].

Коллык кыйлгы мәүлясенә ирлек берлән[34],
Коллыксыз үзене утдин йолган (йолып калган. – X. М.) бармы?!

Йарак кыйлгу хәмд-ү сәна Шәһадәтне[35],
Гадәт кыйлгу коллыгда кыяфәтне.

Бер көн менгү (менү – X. М.) ул җеназа атлыйг атны,
Ушал атка һич менмәйен калган бармы[36]?!

Белер булсаң: гәнеҗ, торыр йир вәйран торыр[37],
Хозыр берлә Муса кәлим(е) йаран торыр[38].

Кал әһеле[39] сүз эчендә хәйран торыр,
Хальне күреб кал әһеле салган бармы?!

Кол Сөләйман, халь берлә, хикмәт төзәр[40],
Халь берлә тагать нәфсене өзәр[41].

Заһир хәраб, батыйн мәгъмур булыб гизәр[42].
Гыйшык базарын бүлеп, рәх(ә)тен алган бармы?!
_________________________
[23] Кичде – монда: үлде, теге дөньяга күчте.
[24] "Ни буласын, ни киләсен белгән (кеше) бармы?!"
[25] "Соралмыйча котылып калганнар бармы?!"
[26] "Кылган гамәл – барчабызның комсызлыктыр".
[27] Тибиян (тыйбиян), йараг – игелек, ярак (кирәкле азык); хәстәр.
[28] Дидар – очрашу, кавышу; йөзен күрү.
[29] Имгәксез – мәшәкатьсез, хезмәт кылмыйча.
[30] "Водолаз кереп диңгезгә (Гарәбстан ярымутравындагы Оман култыгы да күздә тотыла) җәүһәр табар".
[31] "Мәшәкатьсез, (кемнең) хәзинә эзләп (теләп) тапканы бар?"
[32] Коткаргу – коткар.
[33] "Кермә тәмуг эченә минлек белән (үз – үзеңне югары куеп)".
[34] "Аллага коллык кыл син ирлек белән" мәгънәсендә.
[35] "Ярак (теге дөньяга әзерлек) кылуның дәлиле – Аллага мактаудан уку".
[36] "Шул атка (ягъни җеназа атына) һич менмичә калган (кеше) бармы?"
[37] "Белсәң: хәзинә, торган җир (һәммәсе) вакытлыдыр".
[38] "Хозыр белән Муса (пәйгамбәрләр) – якын дуслар (фикердәшләр) торыр".
[39] Кал әһеле – сүз сөйләүче; буйсынып гыйбадәт кылучы.
[40] Хикмәт төзәр – хикмәт (шигырь) язар.
[41] "(Аллага гыйшык) хәле белән буйсыну нәфесне өзәр".
[42] "Тышың харап, эчең төзек булып гизәр".
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.