Latin

Кәримәкәй Җанашым

Süzlärneñ gomumi sanı 345
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 266
48.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
— Булыр сиңа, бар, Кәримәкәй — җанаш кынамы соң ул, үзәгеңә үтеп, бәгырь кисмәгеңә әверелмәгәе!
Мондый әрләүләргә, Кәримәкәйне энә-җептән уздыруларга Вәли әллә кайчаннан күнегеп беткән иде. Иң әүвәл апасы битәрләп карады, аннан чират әнисенә күчте, инде менә әтисе ачулана егетне, ә ул сер бирми, “Кәримә” дип уяна, “Кәримә” дип йокларга ята. Мәгәрем ки бәхетен сыер сөзмәсә, быелга җитешмәсә дә, бир-ике елдан аңа өйләнергә ниятләп тора.
— Сиңа бит әле уналты да тулмаган, адәм тәганәсе! Мәктәбеңне бетер! “Бишле”дән “өчле”гә тәгәрәп маташасың!
Вәли барыбер сер бирми.
Ярар, ике елдан булмасын, биштән соң өйләнер. Армия хезмәтеннән кайтуына, егерме бер яшьләрендә!
— Синең әле институтта укыйсың бар. Картайган көнеңдәме, барыбер, диплом кирәк ул! Гомер буе кара эштә чиләнәсең килмәс...
Кеше бер дә үзен белми инде ул! Әтисе дә, әнисе дә һич кенә утыз яшьләренә кадәр җил сугарып йөрмәгәннәр, кояшның муллы, ризыкның ишелгән, дөньялыкның чәчәккә төрелгән чакларын да көтеп тормаганнар, ни юл, ни көн өзелгән март аенда өйләнешкәннәр...
— Йорт-җирсез нишләмәк кирәк! Өйләнәм дигәч тә, аның, яши башлагач, алары да кирәк!
Нәрсә, кем әле фатир алуга, дөньясы җайлангач өйләнгән? Тулай торак беткәнме, һич югы әти-әнисе белән фатирларын урталай бүлешер. Апасы да кияүгә чыгар, ире аны үз янына алыр. Ул диплом дигәнен дә чемоданында яшереп сакламас. Кирәк булыр дигәннәр идеме? Нигә башын чиләтеп укып йөргән әле ул!..
— Йорт-җир белән генә булмас әле ул, улым! — дип, уйга калган әтисе акыл бирүне мәгъкуль күрде: — Менә мин, яшьли өйләнеп, балалар үстереп... Сезне инде... Сезне... Ни машинада йөри алмадым кешеләр кебек, ни тормышымны җайларга өлгермәдем! Кәримәкәй, бәгырь, димә, яшьрәген алырсың, чибәррәген! Машинаң гына булсын, фатирың да бар, эшең дә яхшы, әйе...
Машинаң булу начар түгел инде ул! Урамнардан выжлатып кына узасың, кызлар өерләре белән артыңнан чабалар. Ниятләгән әйберең булгач, ирешми калмыйсың аны...
Тагын да сузарга ярамас, Кәримәгә өйләнергә кирәк. Ике ирдән аерылып, икесеннән дә ике баласы бар, имеш. Ни булган, үзеңнекеләре туганчыга кадәр үсә торырлар!..
— Син нәрсә, шушы кырык биш яшеңдә кешедән калган хатын алып, кырык ят балалар үстереп!
Вәлине карт әти белән әнисе тагын битәрләп ташладылар. Улларының инде башы пеләшләнгән, борын өстенә дә күзлек менеп утырган. Ә алар һаман акыл өйрәттеләр:
— Бу байлыкларыңны аның балаларына калдырыргамы?!.
2000.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.