Latin

Камай Һәм К°

Süzlärneñ gomumi sanı 5343
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2682
29.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
42.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
1. “Геройлар”, мескеннәр һәм нейтраллар
Әмма да туры сүзле булса була икән бу авыл кешесе!..
Үз эченә бикләнеп, йомылып, үзенчә аерымланып яшәүчеләрне Әзиаулында элек-электән яратмаганнар. Андыйларны йә “йомыкый”, йә “йопыш” дигәннәр. Хәзер дә шулай ул.
“Йопыш” дигән кушамат тагылу – Әзиләр өчен дөнья хурлыгы, адәм мәсхәрәсе! Сиңа берәрсе бер булдыксызлыгың өчен “йопыш” дисә, урамга чыгып, кеше күзенә күренеп йөрмә инде бер-ике көн, йәме!? “Бетте баш, юкса, - дияр андый чакларда Мескен Локман малае Камай, - калды муен яртылаш”.
Юктан гына сөйләнмәгәндер Локман малае алай диеп – яшь чагында ул бигерәк йопыш булган диләр шул. Гәүдәсе таза, итләч булса да, яшьтәшләре генә түгел, хәтта үзеннән ике-өч яшькә яшерәкләр тарафыннан да җәбер күреп вә үртәлеп үскән ул. Өйләре авылның кырыендарак булу да, аның түбәсе салам белән ябылган килеш совет властеның соңгы елларына кадәр тору да, бакча рәшәткәләренең ялгаулы-ялгаулы такта-киртә кисәкләреннән ямалуы да Локманнар йортын авылның иң мескеннәреннән санарга нигез булгандыр, күрәсең. Әтисе ярлы булган Камайның, әнисе дә колхозда төрле эшләрдә эшләп, бригадирлар һәм учетчиклар тарафыннан алданып көн күрүче саналган. Җитмәсә, гаилә үтә дә ишле – сигез бала, шуңа күрә тамак яклары да ачлы-туклы икән. Шундый шартларда үскән Камай-Камалетдин йо¬ыш булмый кем булсын?
Чатан бригадир Халәми малае дөбрән Рабиндранат кына да Ичтирмән мәктәбеннән кайтышлый һәр көнне үрти икән Камайны:
- Синең бу симез гәүдәңә әтәң ничек әпәй гиткерә? Берүзеңә бер утыруда ике буханкы кирәктер инде, ә? Әллә әпәй урынына алабута ашыйсызмы, йә кечерткән ашы, йә печән белән фураж бутап...
Бу имгәкне бер сугуда гомерлек гарип калдыра аласын белеп торса да, Камай андый һау-һауларга каршы сүз әйтергә күнекмәгән – фыңгырдатып торып берне сеңгергән дә:
- Сезнең кебек булып булмады инде, - дип әйтеп әйткән имеш.
“Бөек Җиңүнең фәлән еллыгы” уңаеннан ун елга бер бирелеп барган калай мидәлләрнең тулы кавалеры Нарим абзыйның да чирләшкәсе Йосып, клубка чыккан саен, кимсетә икән
Камайны:
- Ул кирзаңны әтәң сугыштан алып катькан идеме әле? Ник башлары ачылган? Әллә бабаңнан гражданнар сугышыннан ук калганмы? Мужыт, берәрсеннән ырлагансыздыр әле?
Клуб эчен ике селтәнүдә гражданнар сугышы кырына әйләндерә алырлык көчле Камай анда да түзгән – итекләрен даңк-доңк өстерәп, бу бозык компаниядән чыгып киткән.
Нишләсен, тегенең атасы Герой шул! Кибетче шул! Тегенең аякларында бер тишеге дә булмаган балтырлы резин галушлар шул!
Яшьтәшләреннән берәү генә кимсетмәгән Камайны, дуслашмаган да аның белән. Почтальон
Хәбиб малае Талип булган ул. Совет халкы дәррәү кубып космик киңлекләрне үзләштерә башлаган елларны ук Алтанышбургтан килеп, мишәр якларын үзләштерергә керешкән чибәр
Хәбибчикның үзеннән дә хәйләкәррәк булып чыккан аның Талипчигы-төпчеге. Нинди генә конфликт булмасын – ул нейтралитет саклый икән. Әллә надан, әллә киләчәкне уйлаучы даһи стратег. Ләкин татар мәгърифәтчелек әдәбияты рухында формалашкан авыл хатыннары өчен ул алтын бала исәбендә йөргән. Ышту син, үзе сабыр да тыйнак, үзе карусыз да тыңлаучан, үзе акыллы да оялчан, үзе пөхтә дә игътибарлы... Кеше арасына чыкканда кесәсе тулы борчак була икән моның. Борчак сибергә яраткан чөнки. Улын мәктәпкә озатып калган саен лехыр Хәбибчик бердәнбер улыннан сорап кала икән имеш: “Борчак онытмадыңмы, улым, - диеп әйтеп әйтә икән ди. – Салып чыга күр инде, салып чык!”
Шуннан калган инде, имеш, аның кушаматы – Талипчик-Салыпчык.
Мактанырлыгы, күрсәтерлеге, башкалар белән чагыштырырлыгы булмаган кешенең авылда язмышы нинди? Шул инде – юл кырыенда, ишек төбендә! Соң, шулай булгач, нишләп ятсын бу авылда Мескен Локман малае Йопыш Камай? Мәктәпне аннан-моннан тәмамлаган да, шәһәргә китеп, каядыр эшкә урнашкан ди бу. Беркем дә кызыксынмаган аның турында авылда: кая киткән, укырга кергәнме, кадалып беткәнме... Әзиаулында ул әллә булган, әллә юк. Кирәксенүче, кызыксынучы табылмаган. Киткән тек киткән!
Бер өч-дүрт елдан соң Камай турында авылда сүз ишетелгән:
- Мескен Лыкман малае Епыш Камай мафия булган икән бит!
Түбәночның иң түбән очындагы өй хуҗасы Ялгыз Мафирә карчык кына моның мәгънәсен аңламаган, ә башкалар мафия турында телевизор күп караган бит инде – чамалаганнар: юньле профессия түгел! Шуңа күрә паника купкан, киткән авыл буйлап аллага ялварыш:
- Йа, аллам, хыдаем үзең сакла!
Ну, белгәннәр бит инде алар: алла сакламаса, мафиозник Камайдан боларны кем сакласын тагын – менә кайтып төшәр дә, тотыныр яшь чакта үзен рәнҗеткәннәрдән үч алырга.
Берсен асар, берсен суяр – кыскасы, авылның бөтен шантрапасын Рембо кебек кырып китәр дә, шәһәренә барып, депутатлыкка сайланыр. Кибетче Нарим сөйләгән бит әнә, анда шундыйларны гына җыялар икән, чукынмыш!
Бездә шулай бит: кемдер турында хәбәр кайта икән – аның артыннан үзе дә озак көттерми. Кайткан бу да шул җәйне авылга.
2. Аларның университетлары
Үзе күренгәнче үк, әллә канатлы гайбәт булып, әллә җилләргә атланып, авылга Камай турында тагын бер сүз кайтып җиткән әле. Авылга килеп тә кергән бу хәбәр – халыкны телсез дә калдырган: Мафиоз Камай (хәзер Йопыш дигән кушаматын кулланырга шикләнә бит инде халык – белмәссең, шпионнары бардыр) кемгәдер әйтеп әйткән ди, имеш,
“университетта да укыйм әле” дигән ди. Кайсыдыр бер белдеклесе исәпләп тә чыгарган, янәсе: мафиозник – бер, университет – ике; димәк, коммерсант! Димәк, экономистка укый.
Түбәночның информация агентлыгы – Озын Тәслимәгә сепаратка җыелышкан хатын-кызлар компаниясе – Камай турындагы соңгы хәбәрне радио тыңлаучыларга бер атна буе чәйнәгән:
- Лыкман хазер әлләкем булыр инде, - дип фараз кылган Чатан Халәми хатыны, гел беренче булырга ярата торган Нурҗи. Ул бу командада күрәзәче ролен дә уйный икән.
- Әле-е, бер кызып китсә, ызбаны да яңыны салып куерлар, - дип эләктереп алган аны
Миннифа пәри. Монысы Кавалер Нарим хатыны, Чирләшкә Йосыпның анасы бит инде – таныш булыгыз!
- Мына сиңа епыш Камай гына диген! Академиягә дә керер, министр да булыр әле! Хазер бит аның мафиузниклары да, пыркурурлары да бер курпыста...
Билгеле, мафиозникның университетка керүен шик астына алучылар да булган Әзиаулының
Түбәночында. Сепаратчы гайбәтчеләрне икенче бүлмәдә, юрган астыннан башын тыгып, тыңлап ятучы Рафай – Тәслимәнең “бик теләп тә армиягә китә алмый интегеп өйдә ятучы” хөрәсәне – бу хәбәрне дезинформация булырга тиеш дип санаган. Эчтән генә уйлап ята: кая инде ул Йопыш Камайга универ?! Булмас ла!
- Бу сепарат тавышына, бу гайбәтчеләр алдашуына еклап буламыни сың, - дип мыгырдана-мыгырдана, башын калкыткан Рафай юрган астыннан, торган урыннан. Трико гына эләктергән дә, чыккан дезинформация таратучылар янына.
- Нихаль, гайбәтчеләр! – бу аның зурларча кыланмышы инде.
- Утырып чәйләп ал да, - дигән аңа әнисе, сепаратын әйләндерә-әйләндерә, - чыгып абзарларыңны кырып кер. Аннары беген әллә кая трай тибеп еремәссең, пает башындагы былтыргы печән кисәкләрен тешереп, яңы печәнгә урын хастәрли башларга вакыт...
Рафай хурланса да утырыр чәй янына, башы авыртса да: хәерче Локман малае универга кереп мафия булып ятсын, ә син монда, башны да чәй белән генә төзәтеп, пайтастында көрәк белән сыер асты кырып йөр инде! Ну-ну! Бу гайбәтчеләр клубы тагын, тыкылдарга тотынса, бер теманы әллә ничә көн тикшерер. Ләйсәриянең негр киявен ике атна теттеләр, һәр көн шул Джонни һәм Фидель исемнәре булды телләрендә. Хәзер шул Камай булыр инде. Камай болар өчен персонаж хәзер! Репортажларының төп герое! Хурланып үләрсең, валлаһи!
Шундый уйлар белән тулы баш миен табада кыздыра-кыздыра үзенә чәй агызыр Рамай самавырдан. Үзе һаман түзеп тора алмаган – сүз башлаган ди:
- Син, Миннифа астай, сыссаң да сысасың инде – сасытып бетерәсең, валлаһи! Нинди пыркурур булсын ул Камай?! Нинди пыркурур анардан?! Кем күргән сың әле аның универга кергәнен? Депутатлар корпусы да аның ише епышлар эчен тегел ул!
Миннифа абыстаң сиңа шулай җиңел генә бирер ди үз сүзен:
- Ишетсә, епышыңны күрсәтер... Алай димә, балакаем! Ул мында гына чыга алмаган кеше арасына... Кеше сүләгәч, юкка гына булмас. Алла сакласын, карап кына ерегез инде аның янында – бигерәк кансызлар бит ул мафия дигәннәре...
Сепарат аертып бетереп, гайбәтчеләр таралышканчы Рафай алар белән чәкәләшкән. Аннары шул абзарына чыгып, калтыранган кулларын яздырырга, көрәк белән селтәнергә туры килгән. Эшлисең инде, эшләмиче кая чуртыма китәсең, атаң булмагач?! Ичмасам, әнә теге хәерчеләрнең Мескен Локман гына булса да аталары бар.
Ә Камай университетка чынлап та кергән икән. Читтән торып кергән. Читән артыннан карап торган-торган да, барып кергән, кереп караган, карап чыккан. Авылдагы теге белдекле бәндә дөрес исәпләгән икән – Камай сәүдә менеджменты бүлегенә кергән.
Беренче курста ук үз төркемендә дөнья кендегенә әйләнгән ул. Кышкы сессиягә үзенең
Чулманградыннан Казанга баргач, университетның салкын бер аудиториясендә Россия тарихыннан шпора язып утыручы курсташларына зарланып алган:
- Бызылды ил, ну, бызылды. Фирма ачыр эчен беләсезме күпме ерергә кирәк? Күпме әрәмтамакка “төртергә” кирәк! Күпме ыеш-мыеш оешмада теркәлергә кирәк! Ә лицензия алыр өчен?.. Бигерәк тә Казандагылар котырына!.. Автосервисны бездә түгел,
Антарктида уртасында ачу җиңелрәктер...
Булачак менеджерларның ачуы килә: Казанныкылар, дөрестән дә, артыгын кылана инде анысы! Ай барзуйлар! Аларга “эшмәкәрлеккә һәм кече бизнеска фәлән кадәр ярдәм күрсәтелгән” өчен премия дә булсын, янчык тутырып ришвәт тә төрт! Ә чынлап торып коммерсантларга ярдәм турында уйлап та карамыйлар.
Аннары чагыштырыш киткән аудиториядә: менә Борынгы Грециядә, мәсәлән... О, Борынгы
Грециядәме?!. Ә Борынгы Кытайдагы сәүдә тәртипләре... Анда бит сәүдәгәрләргә налог бөтенләй булмаган... Имеш...
- Мындый темага былай гына сүләшеп булмый, балалар, - дигән Камай, группаның старостасы постына сайлануны яңа компания башлыгы булу дип кабул итеп. – Дөнья тарихына бер ез граммсыз кереп булмый. Әдәгез, “Гриль-бар”га, яисә “Бегемотик”ка барып килик! Кем минем белән? Кураев, барасыңмы?
- Әйдә соң!
- Закирыч, син ничек?
- Сорап торасың...
- Партос әфәнде!
“Партос” дигәненең дәресләрдән яки имтиханнардан соң университеттан чыкканын һәр көн саен ишек төбендә хатыны саклаганны беләләр, шуңа күрә аны артык кыстаучы да юк.
- Закирыч, күрмәдеңме, безнең Мотор Борһанович кая китте икән?
Бу Мотор Борһанович дигәне, ерак Тобол якларыннан килеп, сессия тапшырып йөрүче алтмыш бер яшьлек авыл советы рәисе икән. Исеме, чынлап та, шулай булган. Үз заманында авылга беренче локомобиль кайткан көнне туган балага атасы шундый исем уйлап тапкан. Ну, исеме җисеменә туры да килгән каһәрнең – һаман тырылдап йөри!
- Ни чуртыма соң безгә ул, беренче бишъеллык ветераны, - дип әйтеп салган ди Камайга каршы Казанныкы Закирыч.
Ләкин староста Камайга төркемнең таркаулыгы ошамаган, ул Илһам Закирычка һәм беррәттән башкаларга да “картлар һәм яшьләр: нигилизм проблемасының кайбер аспектлары” дигән темага кырык кына минутлык нотык сөйләп алган:
- Без дә иртәгә картаербыз. Чират барыбызга да җитәчәк, - дигән ул ярсып. – Без беген Мотор абзыйны игнорир итсәк, иртәгә аның белән бетеннәй сүләшми башласак – нәрсә була инде? Катеп китсенме Себеренә? Анда катеп, Казанда халык шындый мәгънәсез икән, дип сасыбызны таратып ересенме?!
Шулай итеп, күндергән тегеләрне. Мотор Борһанович кая булган соң дисезме? Ул, шкаф артына качып, Камалетдиннең ялкынлы сүзләрен тыңлаган, шул сүзләрдән бөтенләй күңеле йомшарган, күзенә яшьләр килгән ди хәтта. “Булса да була икән кешелекле бәндәләр!” дип горурланган ул бөтен татар дөньясы өчен. Әлбәттә, аңа сыраханәгә барып үзеннән күпкә яшьрәкләр белән сыра эчеп утыру кирәкмәгән, аның өчен иң мөһиме аны үз итүләрен сизү булган. Шуңа күрә беренче кружкадан соң ук Камайга күңелен бушаткан:
- Мин бит перепистә дә татар дип язылдым, - дип ачылып киткән ди. - Без барыбыз да татар ич...
Ә икенче кружка телен тагын да чишкән:
- Тобольскиның уртасында йортым бар – сиңа калдырам. Барыбер анда тормыйм инде, - дигән ди ул Камайга.
Ну, нәрсә дисен инде аңа Камай – рәхмәт әйткән дә, оныткан бу “бүләк” турында.
3. Башларга кайгы, бизнеска зыян
Түбәночның гайбәтчеләр советына җәй буе авыз чайкатырлык иттереп кайткан Камай
Әзиаулына – өр-яңа “десятка”сына берьюлы өч антенна куеп.
Ул авыл башындагы күпергә дә җитмәгән булган әле, ә Локманнарның бакча каршында уйнап йөргән төпчекләре Сәмәй-Сәмигулла өйгә йөгереп кергән дә, кычкырып җибәргән:
- Әзи катя ахыгысы, Камай әзи...
- Каян беләсең, улым? – дип сораган аннан Локман, кәҗәңкәне бүлмәдән аерып торучы пәрдә артыннан башын гына чыгарып.
- Канишны, сезнең кебек кепә-кендез пич агтына кегеп нүеш саклап ятсам, мин дә күгмиче дә, белмиче дә калыгидем, - дигән биш яшьлек Сәмәй.
Һичшиксез, аның бу сүзләре, әзисе кайтып җиткәч, аңа да сөйләп күрсәтелгән һәм өйдәгеләр тарафыннан гаиләнең бөек афоризмнары дәфтәренә теркәп куелган. Гәрчә
Мескен Локман үзе бу вакытта өй хуҗалыгы өчен кичектергесез эш – мич төбен сүтү – белән мәшгуль булса да, төпчегенә үпкәләмәгән. Андый гадәте бөтенләй булмаган аның, шуңа күрә уллары дүртесенә бер кием костюм, кызлары дүртесенә бер күлмәк эчендә үсеп буйга җитсәләр дә, рухи яктан ирекле һәм азат булып калганнар...
Капка төбенә үк китереп терәгән дә машинасын Камай, озак кына аннан чыкмыйча утырган. Рәхәт икән аңа менә шулай, дөньядан котылып торып, бөтен мәшәкатьләрне онытып алулары! Менә бит ул туган йорт: җимерелеп төшәм-төшәм дип торган булса да, дөньядагы иң матур өй; тегендә ярык – монда тишек дигәндәй череп, таркалып беткән булса да, гел бер төрле шыгырдап ачылучы капка; өй түбәсеннән дә биегрәк үсеп киткән һәм инде ничә еллар буе җимеш бирмәүче шомырт агачы; бер колгага беркетелгән өч сыерчык оясының көнбатышка караган күз-авызлары; бакча рәшәткәсенә терәп ясалган эскәмия – болар барысы да Камайны көтеп торганнар һәм, һәр кайтуындагыча, аның белән сөйләшә дә башлаганнар:
- Исеңдәме, миңа асылынып тупсаларымны җырлата идең, - дигән сыман капка.
- Минем ботагыма менеп, электр чыбыгына эленеп кала язганы син идеңме әле, - дип пышылдаган кебек яфракларын шыбырдатып алган карт Шомырт.
Бу әңгәмәне, әлбәттә, беркем дә ишетмәгән. Шуңа күрә Камайның машина эчендә үзалдына сөйләнгән кебек авызын кыймылдатып, һаман чыкмыйча утыруын күргән сепаратчы Тәслимә моны мафия йоласын башкарудыр инде дип юраган. Локман малаеның үз машинасын, чый-чип иттереп, кнопка ярдәмендә бикләвен карап-карап торган да, җилкәсендә капчыгы белән илле кило он барлыгын да онытып, өенә терәгән. Ярты центнер йөк аңа әллә бар икән, әллә юк – аны чоланга кертеп тимер сандыкка аударган да, өйгә кереп, малаен гарьләндерергә тырышып караган:
- Ичмасам, кеше балалары шәһәргә китеп баеп катя. Бер училищега гына кергән булсаң да, мыңгинчы бер классфиксия алып катер идең, - дигән имеш. – Белмим, кемгә генә охшагансыңдыр...
Рафай әнисенең тел төбен аңлаган, җавапка ырылдамыйча кала алмаган:
- Синең квалификацың белән нишлим мин бу алпавыт совхозында?! Әтине куып чыгармаска идең!.. “Мин үзем!” дә “Мин үзем!” бит бетен белгәнең...
Атасы урынына бригадирлыкка кандидат Дөбрән Рабиндранат ул көнне бөтенләй авылдан чыгып качкан икән. 1969 елгы УАЗик скелетын военкоматка учетка куясы бар, янәсе.
Хәйлә инде, билгеле! Кирәге бар ди армиядә синең музей экспонатың! Куркып тайган ул районга.
Чирләшкә Йосып хәйлә таба алмаган, чөнки ул хәзер кибеттә Наримның икенче кулы булып эшләп ята икән. Шуңа күрә көне буе кибетеннән чыкмаган, кеше күзенә күренмәгән, складта буш әрҗәләргә буш баңкалар тутыру белән мәш килгән. Башын төштән соң гына төзәтүче Сәрхуш Нәбәй аның өчен иң шомлы хәбәрне, кибеткә кертеп, сата башлаганда сәгать икеләр булган:
- Бер стакан тутырып салсаң, - дигән тәкъдим белән алыш-биреш процессын башлаган ул, каһәр, - сүлим нәрсә күргәнемне.
- Ә бер дустыган тутырып салырга тегелме сың, - дип мыскыллы көлгәннәр баштан кибетчеләр. Ләкин Нәбәйнең социализм төзегәндәге интриган тәҗрибәсе һәм хәзерге заманда стратег сәләтләре исләренә төшә. Салып бирәләр моңа. Стаканны “әйләндереп каплагач”, тирләгән уч төбен закускага теле белән ялап ала да, дәвам итә бу аферист:
- Мафия Камае катьканны үз күзләрем белән күрдем, - диеп әйтеп әйтә ди, үзе дә әллә похмелдән, әллә куркудан кулларын калтырата-калтырата. – Мәскәү депутатлары гына ери тырган “Ламборджини”е белән ызба каршында пәйда булмасынмы, малай! Динен дә алыштырган бугай – машинасыннан чыккинчы биш-алты минут әле капкага йә үгә, әле кыймага йә шымырт агачына карап, иреннәрен кыймылдатып утырды. Шик тә юк – сиантетик яисә дайентолог!
Билгеле, шыттырган – Мәскәү олигархларын күргәне бармыни аның?! “Ламборджини” маркалы машинаның бәясендәге нульләр саны төшенә кергәне бармыни Сәрхүш Нәбәйнең?!
Ләкин аның икенче гипотезасын “дианетик һәм сайентолог” дип төзәткән Чирләшкә
Йосыпка шул җитә калган. Ул, яшь чакта Йопыш Камайны кимсеткән өчен җавап тотасы көннәрем җитте ахырысы, дигәнрәк кайгылы уйлар белән атасына эндәшкән:
- Беген халык та керми кибеткә, әллә сың катеп кына китәбезме, - диеп ыңгырашып караган ди, бахыр.
Дәүләтнеке бит – шалтыр-шолтыр бикләгәннәр дә кайтып киткәннәр.
4. Кыюлар план кора, куркаклар карап тора
Әзиаулында, кемгәдер кунак кайтса, ул турыда кызыксынып, күрше-күршегә йөреш юк бит инде. Хет шунда ике йөз ел элек Чуашстанга эмиграциягә киткән Янки Якубы кайтып төшсен – валлаһидыр, исләре дә китүче булмас! Күрәселәре килер барысының да, тотып карыйсылары да килер. Тик бер-берсенә сиздермәсләр. Бу юлы да шулай булган диләр: дүрт елга беренче тапкыр кайткан Камай хәбәре авылның күңелен ымсындырып торса торгандыр, әмма ләкин борынгылардан килгән гореф-гадәтне бозарга җөръәт итеп
Локманнарга хәл белергә керүче булмаган.
Ә Камай көтеп тә утырмаган әле. Кичкә кадәр өйдә, йортта туганнары белән мәш килгән дә, караңгы төшәр алдыннан энесе Сәмәйне үзенең гадукларын – Рабиндранатны, Йосыпны,
Рафикны һәм Талипны – чакырырга чаптырган. Планнары нинди булган – анысын атасына да, кем әйтмешли, анасына да ачып салмаган. Аларга:
- Курыкмагыз, асырга да кисергә җыенмыйм мин аларны, - диеп әйтеп әйткән ди...
Биш яшьлек Сәмәй бусагада күренүгә, чирләшкә Йосыпның җаны ыштан төбенә шуган: эшләр капут икән болай булса, пулный абордаж! Кара мөһер билгесен җибәргән бу пират; качып котылып булмас, барырга туры килер. Шундыйрак киңәш биргән моңа атасы Кавалер Нарим да. Җитмәсә, Әзиаулындагы бердәнбер кибетне соңгы елларда көнаралаш баскалап торучы налог инспекциясе бандитларыннан саклап торырга “түбә” кирәклеге дә кылт итеп исләренә төшкән.
- Бик янаса, - диеп өйрәтеп калган ди Нарим үзенең варисын, - кибеткә кереп барган
“кара” керемнең өч процентын тәкъдим итеп карарсың...
Ә Сәмәй ул арада Хамәли абзыйларга элдерткән. Ул барып та кергән – Чатан бригадирның йөрәге ыштан төбенә шуып та төшкән. Пеләш малайны күрүгә аңлаган бит инде:
Рабиндранатны теге мафиозник эзли!
- Рабиндранат әзиең сугыштан катьмады бит әле, - диеп, хәйләкәр план буенча сүз башлаган мескен ата кеше.
- Нинди сугыш, Хамәли әзи? Саташасыңмы сың?! Мин аның катьканын үзем күгеп калдым бит! – дигән, имеш, Сәмәй.
Шунда Чатан Хамәли утырып уйлар уйлаган инде: “Разведка яхшы эшли Камайның”. Идән астының капкачын күтәреп ачкан да, баздагы кәбестә мичкәсендә качып утырган улына эндәшкән:
- Бар, улым, - диеп әйтеп әйткән ди. – Бик куркыта башласа, бригада штатына алырбыз да, ел буена хезмәт хакы түләп торырбыз, дип вәгъдә итеп карарсың...
Кара кайгыга батып, тонык күзләрен меҗмелдәтә-меҗмелдәтә, Рабиндранат чыккан идән астыннан. Шул чак Төпчек Сәмәй үзенең абыйсының тагын бер йомышын исенә төшергән:
- Камай әзи әтте, аска салып утыгыгга бегәй быгзинт кебек нәстә дә алсын, диде.
Хамәлиләр токымы, пыр тузып, брезент эзләргә тотынган. Ашыкканда, кабаланганда табылмый бит инде ул андый нәрсә. Кандалалары коелып төшеп, тавыкларга азык булсын дип диван юрганын кояшка чыгарып элгән булганнар – шуңа Рабиндранатның күзе төшкән.
“Ягый сана, - дип, компромисска килешкән Төпчек Сәмәй. – Ал шыны, күтегез кабагмас әле”.
Болардан чыккач, Сәмәй Рафайларга терәгән. Анысы качып утырмаган. Ишегалдындагы этенең ләң-ләң чылтырый башлавына атылып та чыккан, берсүзсез Сәмәйгә ияреп китеп тә барган...
Камайның чакыруын буржуйларча игътибарсыз калдыручы бер генә гадук булган авылда –
Талипчик-Салыпчык. Әлбәттә, җыенның әһәмияте аннан гына кимемәгән.
- Безнең отрядка кушылмады... Начар малайдыр бу, - дигән Камай.
Бәрәңге бакчасы артындагы инеш буенда матур таллык бар икән Әзиаулында. Кечкенә чагында да, яшьлегендә дә, гадуклары кимсеткән саен, Камай шунда су өстенә карап утырырга ярата торган булган. Бу көнне кич белән шунда төшкән, имеш, корыган тал чыбыкларыннан учак тергезеп җибәргән ди. Үзе, башында бернинди кайгы-мәшәкать булмаган кебек, яраткан көен – мәтрүшкәләр турында – сызгыра икән.
Гадуклар күрә: бу элгәреге Йопыш Камай түгел шул инде! Моның башында – “Калифорния” дип язылган кәпәч, өстендә президент колагы рәсемле футболка да тездән озынрак шортик, аякларда – кроссовка, тал төбендә – өч антенналы “десятка”. Үзе болардан тегесен-бусын сораша-сораша, кандаладан чистарган юрган өстенә Әзиаулы гомер күрмәгән эчемлекләр, ашамлыклар тезә икән.
- Утырышыгыз, - дигән ул компаньоннарына коры гына. – Нәрсә кырчаңгы нәселе кебек кырсак кашып тырасыз?
Кайсыбызны агачка терәп беренче атар икән инде дигән гаять шомлы уйлардан һаман арына алмыйча, тезелешкәннәр табын тирәсенә. Ә тегенең уенда да юк икән болардан үч алырга.
- Сал, Ра¬ай, үзегезнең рюмкаларга коньяк, миңа – сок, - дип нотыгын башлап җибәргән ул. – Сезнең кебек әлләкем булып булмады инде, анысы.
Гадукларның нервылары бераз тынычлана төшкән: Талипчиктан башлар ахырысы. Җитмәсә, ач тамакка сеңгән коньяк парлары да үз эшен эшли башлаган – егетләрнең ботларына төшкән котлары уяна башлаган.
Камай бөтен планнарын ачкан да салган: тирә-юньдәге бөтен чишмәләрне чистартырга, каберлек тирәсендәге койманы алыштырырга, ә иң мөһиме – мәчет сала башларга. Боларны ишеткәч, яшь чакта герой булып йөргән егетләр тагын мескенләнергә тотынганнар:
- Безгә каян килсен инде аның хатьлек акча, - дип ризасызлык белгертеп карамакчы булган Чирләшкә Йосып. Үзе чах-чох ютәлли, берөзлексез борын сеңгерә икән – янәсе, авырый.
- Син бирсәң генә инде, - дигән Хөрәсән Рафай, икенче рюмкадан соң бөтенләй батыраеп китеп.
- Ә без булышырбыз шында, тегесен-монысын эшләштерербез, - мондый тәкъдим белән
Дөбрән Рабиндранат үзенең эшлекле булуын күрсәтә имеш.
Камай аңлаган: боларны бераз шүрләтмичә булмас. Юкса, бу сараннардан тоз суы да сыгып чыгарып булмаячак.
- Беләм мин сезнең хаерчелегегезне, - дигән ул, ананас суы чөмерә-чөмерә. – Карагыз аны, мин дигәнче булмаса, Әзиаулы тарихына исемнәрегез кара харефләр белән язылачак.
Соң, туган авылы тарихына кемнең кара хәрефләр белән кереп каласы килсен инде?!
Андый адәм юк ул татарда! Барысы да ахирәт турында уйлый, һәркем оҗмах турында хыяллана, үз исеменең гасырларда каласын тели. Шуңа күрә Камайның гадуклары өченче рюмкадан соң бөтенләй йомшарганнар. Хәзер аларның юмартлыгы күңелләреннән ташып чыга башлаган. Беренче булып Хөрәсән Рафай кул күтәргән:
- Мин быел Мәскәүдә Рәсәй хөкүмәте каршындагы дәүләт хезмәте академиясенә керермен дип җыенып ята идем. Болай булгач, ярар инде, анда вакыт уздырып йөрмәм – син булышсаң, Казан университетына гына керермен. Запастагы вакытымны мәчеткә калдырам,
- диеп әйтеп әйткән ди.
Моның тәкъдиме бик бай булмаса да, үзенең ятимлеген исәпкә алып, Камай ризалык биргән, ләкин, үзе әйтмешли “категорически”, кисәткән:
- Ну, ишәк урынына эшләргә туры килер.
Шулай дигән дә, сораулы күз карашы белән маңгаен тишә язып, Дөбрән Рабиндранатка текәлгән.
- Ну!
- Ни инде... Хазер, - диеп, сүзен дә төгәлли алмыйча кулындагы әфлисунга тончыккан
Рабиндранат.
- Ну!
- Ни... Әти әткән иде, бригада штатына керткән булып, акча язып барырга була, дигән иде...
- Тәк-тәк! Ярый, әлсәк, мына дүртебезне дә штатка аласыз да, совхоз хисабыннан хезмәт хакы язып барасыз. Булды синнән өлеш! – дигән Камай-Камалетдин. Аннан, педагогик стимул ысулын исенә төшереп, өстәп тә куйган:
- Маладис!
Бу бичара татар җанына “маладис!” дигәннән дә ышанычлырак пароль, шуннан да майлырак ачкыч бармыни соң?! Камайның бу сүзе мескеннәргә гадәттән тыш көчле тәэсир итеп иткән ди – алар инде бишенче рюмкага, кыстаганны да көтеп тормыйча, үреләләр.
Елмаешу әсәре чалынган хәтта йөзләрендә. Рабиндранатның бу сүздән башы әйләнеп киткән дә, туктамыйча, озак әйләнеп торган.
Хәзер инде Чирләшкә Йосып, “маладис”тан да татлырак мактау сүзе ишетү теләге белән яна башлап, Камай алдында селәгәен агыза-агыза куштанлана икән:
- Безнең кибетнең бюджеты буенча, - диеп әйтеп әйтә икән, - быелгы дебит-кредиты миңа матай алырга билгеләнгән иде. Ну, ярар сың инде, мин дә матайсыз яшәвемне дәвам итермен – керделе-чыктылы керемнең дүрт процентын мәчет тезелеше фондына күчереп барачакмын.
Милләт өчен, җәмгыять өчен, халык өчен үзенең дә кирәге чыгуны аңлап, чиксез горурлык хисе кабынган моның күңелендә. Горурланмассың, атаң рөхсәт иткән өч проценттан да уздырдың бит! Валлаһи, рәхәт икән бу фани дөньяда яшәүләре! Билләхи, финанс белән идарә итү кызык икән!
Камай моны да мактап куйган, билгеле:
- Шәп әттең! Ун процент дисеңме әле? Чын хуҗа икәнсең!
Йосыпның башы күккә тигән.
Төннең икенче яртысында гына, Рабиндранатның һаман әйләнеп торган башын әйләнүдән туктатып, Йосыпныкын күктән төшереп, Рафайныкын салынып төшкән җиреннән өскәрәк күтәреп, Камай дәвам иткән:
- Әллә кемнәргә өметләнеп ятып булмас, үзебезнең компаниягә җигелергә туры килер.
Дөрес, җигелергә шул кичне үк туры килгән. Машинага төялешеп, учак урыныннан киткән чакта Камай ялгыш сазлырак урынга борган. Машина, өч антенналы булуга карамастан, танк та, трактор да түгел икән шул – утырган да калган.
- Һәй, - дигән, геройланып, мактанчык Рабиндранат. – Минем 1969 елгы УАЗигым мында былай буксавайт итеп тырмас иде.
- Күп сүләнмә, йәме, - дигән Камай, үзенчә “ЛАДА” өчен хурланып. – Чык та терт, бик геройлыгыңны күрсәткең келәсә!
Нишләсеннәр аның партнерлары, салоннан чыкканнар да машинаны этә башлаганнар. Хәтта чирләшкә Йосып та тырышкан. Көчәнә-көчәнә хәлдән тайсалар тайганнар, әмма машинаны чыгарганнар... Ә иң арттагы карт, калын тал артыннан боларны ике күз озатып карап калган. Начар күзләр булган ул, кылый-шымчы күзләр, көнче-сатлык күзләр –
Талипчик-Салыпчык күзләре.
5. Мафия партиясе, хакимият һәм халык инициативасы
Нәкъ ике ел үткән. Җәй. Сабан туйлары якынлашкан чор.
Әзиаулының яшь элемтә министры – почтальон Талипчик-Салыпчык – үзенең Алтаныш бабасыннан калган лисапидына атланып, Ичтирмәннән – почта бүлекчәсеннән – хатлар, гәзитләр алып кайтып бара икән. Бик мөһим кыяфәт белән Локманнар өе янына килеп туктый бу. Сызгырып та җибәрә – Төпчек Сәмәй атылып та чыга капкадан.
- Лыкман әзи үдәме? – дип әйтеп әйткән ди Талипчик-Салыпчык.
Аннан да мөһимрәк кыяфәтле Сәмәй тагын да эшлеклерәк итеп җавап бирә бит инде:
- Мин үдә!
- Сезгә Чулманградтан телеграм бар! Кул куя беләсеңме?
- Белмәс! Быел мәптеккә кер-р-рәм бит инде!
Шулай дигән дә, телеграмманы алып, ыбыр-дыбыр өенә йөгергән.
Телеграммадагы хәбәр ярты сәгать эчендә бөтен авылга таралган: Камай диплом алган, мәчет ачу тантанасын Сабан туе көненә планлаштырабыз.
Ә Талипчик-Салыпчык икенче көнне үк районга шифрограмма телеграмма җибәргән.
Районның башында утыручы “зур әзиләр”, кичен конспиратив квартирга җыелышып, резидент җибәргән яшерен донесениены укыганнар: Әзиаулында хакимият фатихасыннан башка гына мәчет ачырга җыеналар, имеш. Чара күрегез! Ну, шымчылар, дошман агентлары күп бит инде безнең татарда!
Халык инициативасына аяк чалырга кирәк, юкса, администрациянең кирәксезлеген аңлый башларга мөмкин бу кара халык. Шундый темага район башындагылар киңәшмә уздырып алган. Иң зур башлык райондагы иң зур өстәлгә йодрык белән кыйный-кыйный бакырган ди шунда:
- Бу Әзиаулы безнең тешкә кысылган бер шырпы булды инде. Кара син аларны, президент указын да кетмичә, Сабан туе уздырмакчылар! Прекратить! Не пазвулю!
Киңәшмәдән соң үз аппартаментына Гарбилне – район халкының канын суыручы баш ясакчыны – чакырып алган да, инструктаж уздырган, иң мөһим дәүләт йөкләмәсен салган моның җилкәсенә:
- Бар, бетенесен белеш: нинди акчага салганнар мәчетне, налугларын түләгәннәрме, җир арендасы буенча бурычлары юкмы...
Баш ясакчы районның баш мафиузнигы булып та эшли икән. Баш прокурор Сашка Пашкин исә бу бандитлар компаниясендә аның беренче урынбасары булган. Җитмәсә, бу ике әһел
Татар иленең аерым бер районында диктатура урнаштыру идеясы белән дә яналар икән.
Әлбәттә, Әзиаулы аларның бу планнарын тормышка ашыру юлында аркылы яткан киртә кебек бит инде – нәзек кенә булса да, авыр икән, чөнки озын. Боларда власть зур, әлбәттә – теләсә кемне талыйлар, бирмәгәннәрне яисә тыңламаганнарны бөгеп салу тәҗрибәләре дә бай. Кесәләренә “прокурор санкциясе” һәм “штраф квитанциясе” дигән куркыныч коралларын тыгып, киткәннәр болар икәү Әзиаунына. Имеш, район хакимияте вәкилләре булып баралар. Хәер-фатиха бирәләр, янәсе.
Әзиаулында ул көнне ярты татар дөньясы җыелган. Вакыйга бит тарихи! Әмма кеше никадәр генә күп булмасын, авыл башындагы күпердә баш ясакчы машинасы күренүгә,
Локманның төпчеге Сәмәй өйдәгеләргә шомлы хәбәр җиткергән:
- Гарбил килә!
Кичә кичтән үк кайткан Камайны бу хәбәр куркытмаган. Аңа синең мондагы вак-төяк
Гарбилең ни дә, киртәң ни. “Ышт-выжт, мимо колак уздырыш!” дияр ул аның ишеләр турында. Шуңа күрә, “Аферистлар!” дип, салымчылар турындагы бердәнбер фикерен ачык тәрәзәдән өй артына төкергән дә, тәмләп, мәтрүшкәләп, баллап-майлап һәм коймаклап чәй шөперүен дәвам иткән. Ник эчмәсен – бөтен документлар бар, түлисе түләнгән, килештерәсе килештерелгән. Тик казынсыннар шул пычрак куллары белән гаеп эзләп!
Аннары, мафия партиясенең җирле оешмаларыннан курка торган вакытлары узган инде
Камай абзагызның – ул хәзер зуррак хуҗалар белән аралаша. Аның хәзер Чулманградта гына түгел, Казанда һәм хәтта Тобольскида автосервис станцияләре бар.
Мәчетне тантаналы рәвештә ачканнар. Тегеләр, мафия партиясенең район комитеты әһелләре, корсакларын киереп, доклад уку теләге белән микрофонга якынаймакчылар икән – халык кертмәгән. Нишләп тыңласын халык ул бандитларны шундый көнне?!
“Тезегән вакытта кая идегез сың?” дигән риторик сорау белән Ялгыз Мафирә карчык халык исеменнән аларның башына китереп тә тондырган. Башлары ярылмаган, билгеле, ләкин кызарынып, шешенеп чыкканнар. Гарьләнеп, Сабан туена да калмаганнар хәтта.
Авыл халкына шул гына кирәк бит инде – мәчеттән соң, гөрләшеп, бәйрәм мәйданына агылган ул. Әй, рәхәтләнгән ул көнне Камайның компаньоннары – Рафай, Йосып һәм
Рабиндранат. Халык әйләндерә дә мактый икән үзләрен, әйләндерә дә мактый. Арып беткәннәр болар мактау сүзләрен җыя-җыя. Почтальон Талипчик-Салыпчык та үзенең бу изге эшкә катнашы барлыгын бер-ике кешегә пышылдап караган ди. Тегеләрнең даны моның эчен тырный икән бит, аның да җаны хөрмәт таләп итә ләбаса! Ләкин Камай аны үз компаниясенә алырга бик ашкынып тормаган. Чөнки баш разведчик Рафайның соңгы мәгълүматларына караганда, имеш, Талипчик-Салыпчыктан шикләнергә нигез бар.
- Безнең авылдагы хәлләрне, агын карага буяп, карасын майлап-лаклап, шул җиткереп тормыймы икән район түрәләренә? – дип әйтеп әйткән ди ул гадукларына.
Аның бу шикләрен мәчет төзи башлаганнан бирле бер тапкыр да борыны тыгылмаган, йөткермәгән һәм башы да авыртмаган Чирләшкә Йосып куәтләгән:
- Гарбил белән Сашка Пашкинның китәр алдыннан Салыпчыкка нәрсәдер тапшырганнарын күреп калдым – кечкенә генә конверт кебек нәрсә иде. Шымчылык өчен түләүләредер, мөгаен.
Сашка Пашкинның кем икәнен Камай белми бит әле, шуңа күрә аның досьесы белән таныштырып алганнар гадуклар. Бик намуссыз бәндә икән: ришвәтче дә сатлык – бер сүз белән әйткәндә. Камай эчтән генә Сашка Пашкинны үзенең Чулманградындагы прокурор белән чагыштырып караган. Була бит бер профессия кешеләр арасында упкын, ә! – дип уйлап алган ди бу. Чөнки кыска гына гомерендә прокурорларның да, милициянең дә яхшыларын күбрәк күргән ул.
Кибетнең дебит-кредитыннан мәчет аркасында мәхрүм калган Дөбрән Рабиндранат сүзгә кушылган:
- Янгыннан сың насуслар күп булыр ул – “мин сүндердем” дә “мин сүндерештем” диючеләр. Ну бит, аларга карап кына, гадуклар, үзебез башкарган эшләрнең данын ул сасы ыштан белән дә бүлешеп тырып булмас шәт... Кара син аны, нахал! – дип әйтеп салган ди ул. Гомумән, тәкәбберләнүнең нәрсә икәнен дә оныткан икән инде ул хәзер.
Ял көннәре үткәч, дүшәмбе таң алдыннан ук районнан шалтыраталар Камайга:
- Прокуратурага килегез! Беген үк!
Исе киткән ди Камайның! Телефонын “челк!” иттереп ябып куйган да, уйга калган:
“Минем сутывыйның нумирын да беләләр үзләре, дошманнар”. Ә дошманнар, чынлап та, ФСБ органнары аша Камайның номерын исәпләп чыгарганнар икән. Бу мәгълүмат өчен Сашка
Пашкин ФСБ генералына тулы бер капчык шикәр чөгендере вәгъдә иткән икән. Бушлай бит!
Талипчик-Салыпчык ни йомыш беләндер иртән иртүк районга барган булган – кичке якта
Камайның үзенә дә, гадукларына да прокуратурадан повестка алып кайткан. Караңгы төшәр алдыннан бу компания, тагын таллыкка җыелып, чирәм өстендә табын җәйгән дә, мафия партиясенең район комитеты белән хәлиткеч бәрелеш планын кора башлаган.
Аңлашыладыр ки, кызу чакта бәреп калсаң план гади дә, даһи да була бит ул. Бигерәк тә аракысыз сөйләшкәндә.
- Әллә сың ул закунный рекэтирларга “тертеп” карыйбызмы, - дигән тәкъдимне көн тәртибенә куеп карый өлкән сатучы Рабиндранат. – Шынсыз кытылып булмас. Алар бит, паразитлар, кырмавык кебек – чәчкә бер ябышса, чәбәләндереп бетерә.
Ботинкаларын, оекларын салып атып, аякларын инеш суына тыгып яткан Камай мондый стратегия белән килешмәгән, әлбәттә. Халыкка чыбыркы очы хәтле дә хезмәт күрсәтмәгән ул “халык хезмәтчеләре”н тыгындырып ятарга Әзиаулы хәйрия фонды түгел лә!
Инде килеп, радикаль фикерле, сау-сәламәт Йосыпның башы эшли башлаган:
- Маңгайга маңгай барабыз, әдәгез! – дигән ул, генералиссимус кебек башын горур күтәреп. – Кесәләргә лимон тыгып барабыз да, баштан керәбез Гарбилгә, аннары Сашка
Пашкинга. “Биреләсезме, ату шартлатабыз – кесәләрдә лимункы, безгә пытирәйт ничывы” диябез.
Татар бер тузса туза бит ул, каһәр...
Теге яклап караганнар бу тәкъдимне, бу яклап караганнар, ләкин ахыр чиктә артык тәвәккәл дип тапканнар.
- Бүрек бәреп Германияне каплаган кебек бу! – Камай-командирның вердикты шул булган.
Аннан Хөрәсән Рафайга эндәшкән. – Син нәстә дисең, академия абитуриенты?
Булачак академик ситуациягә әллә нинди тирән анализ ясап утырмаган – тынычлыкка чакырган:
- Ни чуртымны кыла алсыннар алар безгә каршы?! Кычык эрер, без игътибар итмик!
Сәер, әмма бу юлы Камай аның белән йөз процентка килешкән. Шуннан соңгы карарлары кыска булган: дошман позициясе каршында мескен кебек кыланып йөреп, аның уяулыгын югалтырга, беркемгә түләмәскә, беркемне шартлатмаска, баррикадалар корып азапланмаска – ә нибары “спонсорлар акчасына төзелде” дип кенә тәкърарларга. Тавышка куеп тормаганнар, карарны кабул иткәннәр. Нәрсәгә баш ватып, бюрократланып торырга, спонсорлар акчасына төзелде бит, вәссәлам!
Озак йөрткәннәр боларны милициягә дә прокуратурага. Ләкин егетләр партизаннарча нык торганнар. Сораган берсенә җаваплары илнең төп законы – Конституция – кушканча кыска һәм аңлаешлы икән:
Үзебезнең кесәдән!
Спонсорлар бирде!
Халык булышты...
Тегеләй дә, болай да серләрен саттыра алмагач, Камай-командирны баш ясакчы
Гарбил-Җәбраил үзенә чакырта. Кабинетының стенасындагы Пиночет портретына ишарәләп, куркыта да башлаган:
- Лутчы әтегез, Камалетдин Лыкманыч, - диеп әйтеп әйтә икән. – Ату бит, налугывый правиркы гиппәрәм дә, бетенегезне термәгә тыгам.
- Гиппәр, - дигән Камай, “син Пиночет булсаң, мин – Че Гевара” дигәндәй, тыныч кына.
– Исем киткән!
- Мин бит личны сезне тикшертмим, ә компаньюннарыгызны. Касесы әле анда үз бригадасына биш кеше артык язып, ике ел буена совхоз кесәсеннән, ә димәк – дәүләт кесәсеннән, район кесәсеннән, минем кесәдән, хезмәт хакы түләп барды?!
Боларны да шымчылары җиткергән икән, дип уйга кала Камай. Бераз шикләнә башлый.
Ләкин сиздерми. Ә теге Гарбил-Җәбраил дәвам итә:
- Ә кем кибеткә кергән ливый дахутны мәчет тезелеше фундына җыеп барган?!
Камай алдаша белә бит – күзен дә йоммый:
- Белмим! Андый нәрсәләрне ишеткән юк! – дип кенә җиффәрә.
Озак тарткалашалар. Ахыр чиктә Камай аңлый: Салыпчык-Талипчик моңа барысын да җиткереп торган, бу Җәбраил, чынлап та, казынырга тотынса, гадукларның эш харап булырга мөмкин. Шуңа күрә компромисс тәкъдим иткән:
- Ну, ярар, җирен кире кайтарырбыз, мәчетне сүтәрбез, чукынып бетегез!
Теге имансыз Гарбил-Җәбраил чукынып бетмәгән, билгеле, чөнки бөтенләй имансыз бит. Ә имансыз бәндә адәм затыннан түгел бит ул – чукынмый да, намаз да укымый. Райондагы иң затлы кәнәфиеннән торып баскан да, Камайның тәкъдимен кабул иткән:
- Сүтегез!
Кайтып китәләр гадуклар авылга. Юл буе көлешеп кайталар. Сүткәннәр ди сиңа! Көт!
Биргәннәр ди сиңа мәчет астындагы җирне бандитларга! Хә-әзер!
Бер атнадан соң районның иң зур башлыгы үзе килеп тикшергән икән килешүнең үтәлешен.
Ләкин күрә – мәчет урынында тора, сүтә башламаганнар да, янында бульдозер да күренми. Нәрсә бу? Аңламый баш түрә. Камайны чакыртып ала да сорый:
- Ыф чум дилы? – имеш русча яхшы сукалый.
- А ни в чем! – дигән ди Камай. – Җимерер өчен президент указы юк, тезелеш министрлыгының сметасы юк, санэпидемстанция рөхсәте юк, янгынчылар резалутсысы юк, җир һәм табигый ресурслар дәүләт комитетының махсус карары юк, спонсорлар акча бирми! Бетен дукументлар булгач та әле, район бюджетыннан ике-өч мыллиун биреп, берәр оешмага кушып сүттерсәгез генә инде...
Баш түрә башын кашый башлаган. Авылдан чыкканчы кашып барган. Районга кайтып җиткәнче юл буе кашыган. Баш түрә башы шул ул – күпме кашылса да, түзгән. Әмма һаман юньле бер фикер чыкмаган ул баштан. Кайдан чыксын – Әзиаулындагы мәчетне сүттерергә түгел, үзенең коттеджын төзетеп бетерергә дә акча юк икән әле район казнасында. Менә яңадан совет власте урнаштырсак, җимерүе җиңелрәк булачак инде анысы, чөнки денсез тиле-миле адәм затлары бушлай эшләргә дә риза, җимерергә генә куш та идеология генә булсын! дигән уй гына килеп киткән аның башына. Ләкин ул уй чыгып та киткән.
Кашый-кашый, кызган баштан төтен чыга башлаган ди бугай инде. Шуннан соң гына кашудан туктаган. Ләкин соң туктаган – аның башын район җилкәсеннән бәреп төшергәннәр. Икенче баш китереп куйганнар. Ә мәчет һаман тора ди әле. Камай һәм аның гадуклары клуб төзергә керешкәннәр ди...
2003 ел
"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.