Latin

Җик Мәргән

Süzlärneñ gomumi sanı 1500
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 889
42.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кайчандыр, Агыйделнең кинәт борылып! ясаган ак ярына каршы яшел тугайда Тугызак әби үзенең балалары белән җәйләргә уйлады.
Агыйдел үзенең бөтен сафлыгы белән ялтырап күренердәй сырт җиргә бизәкле ак тирмәне кордылар. Тугызак әби тирмә ишегеннән караганда, Агыйдел ак ука кебек елкылдый, аның тыныч өстендә уйнап йөргән шаян чабакларның ясаган түгәрәкләре бер-бер артлы ясалып-югалып тора иде. Бу хәтле ачык урыннан Тугызак әби шомланып: «Ай-һай, балалар, тирмәне бигрәк яуның күзенә тыктык, соңы яхшы булса ярар иде»,— дисә дә, балалар: «Әй әнием, без бар чакта яуның күзе сукыр»,— диделәр. Сизгер күңелнең шомы бу сүз белән бетмәсә дә, үзенең батыр балаларына ышануы әбине йөрәкләндерде.
Тирмә корылды, урын котланды. Тугызак әби, тугыз улына тугыз юкә кызау биреп, урманга җибәрде.
Тугызак әби бер атаклы яу башының бикәсе иде. Ул чакта Агыйдел буе батырларының көчләрен сыный торган мәйдан Җаек буе белән Чулман аръягы иде. Тугызак әбинең бие дә, яу чаба торган атаклы батырларын җыеп, Агыйдел белән Чулман буена ерак яуга киткән иде. Яу башы шул китүеннән кайтмады. Тугызак әби шул вакыттан тугыз улын канат астына җыеп, Корыч дигән тугайга күчеп килде. Бу тугайдагы агачына сыя алмый торган шомырт, карагат[1], миләш һәм тырыш бал кортларының яшь юкә чәчкәсендә генә җыйган саф баллары аларны туйдыра, таштан ташка сикереп шылтыраган салкын чишмә аларны сугара иде. Агыйдел суы кебек тыныч аккан кайгысыз тормыш үз көенчә акты. Тугызак әби дә, тугыз улының мәйдан керергә вакытлары җиткәйен сизеп, аларны өйләндерде.Шул көннән соң яшь батырлар аталары юлыннан яуга йөри башладылар. Яшь көчләрнең һәрбер тәҗрибәсе уңадыр иде. Тугыз аргамак белән китеп, туксан ат яу малы алып кайткан чаклар аз булмады. Ул вакытларда бөтен Агыйдел буенда телдән-телгә тугыз батыр турында әкиятләр сөйләнә, алар турысында мактау җырлары шаулый иде. Бөтен Чулман буенда тугыз батыр явыннан котлары очмаган, таң атканда җаннарыннан имин булган бер өй калмаган иде.
Заманнар үтте. Тугызак әбинең кечкенә өендә туксан җанлы бер гаилә булды. Кадерле нәнә үзенең кадерле туруннарының ук-җәя белән уйнаганнарын рәхәтләнеп карап тора, ал арның туры атуларына сөенә иде.
Менә бер көнне тугыз батыр Чулман буйларыннан хисапсыз күп яу малы белән кайттылар. Бу олуг шатлык көненең хәтере өчен батырлар туй ясадылар.
Җәйге төн иде. Киң болын, куе кара урман, тыныч Агыйдел үлем йокысы белән йоклыйлар; урман артыннан яңа уянган ярты айның сыек яктысы су өстендә шомлы рәвештә җемелди. Биек юкә агачының әллә кай бер җирендә шомлы ябалак сирәк-сирәк кенә кычкырып куя иде.
Тугызак әбинең йөрәге тиз шомланды. Ләкин батырлар туй хәтере өчен эчелгән колмаклы балдан берни сизмәслек рәвештә арып йоклаганнар иде. Тугызак әбинең сизгер колагына су өстендә чап-чап иткән бер тавыш ишетелде. Шул арадук: «Әй тәңрем! Тиз, балаларым, ишкәк тавышы ишетелә, яу бар, тиз торыгыз!» — дип кычкырса да, батырлар яткан Ак тирмәне көнче яу чолгап алды. Тугызак әбинең кадерле эргәсе[2] егылды. Күптән түгел бөтен Чулман буена йокы бирми торган, Урал буйларында мактау җырлары җырлана торган тугыз батыр хәзер урыннарыннан югалдылар. Аларның алтын-комешләре, ук-җәяләре — бар да дошман көймәләре өстенә төялеп йөзеп китте. Күптән түгел Тугызак әбинең туры атуларына сөенеп торган шук туруннарының өстендә хәзер ерткыч ала каргалар, тилгәннәр очып йөриләр иде.
Ләкин аңкау[3] дошман кадерле эргәне тамырыннан себерә алмады. Яу килгәнне сизгән тугызынчы килен үзенең ике яшьлек баласын алып качып өлгерә алды. Ул да тугайның бер читенә барып, үзенең батыры сагышыннан саргаеп үлде. Тик аның күкрәк сөтен имә (торган баласы) җикән[4] анасының коры имчәген суырып ята иде.
Кем белә, әллә тәкъдир аны хурлык белән беткән кадерле эргәнең үчен алыр өчен исән калдыргандыр. Әллә тугыз туган фаҗигасен шатланып сөйләгәннәрнең башына сау калгандыр. Ничек кенә булса да, ул исән иде. Аңар мәрхәмәтле кыр куяннары туклыклы үләннәр өзеп китерәләр, йомшак күңелле юаш кошлар төрле җимешләр бирәләр иде. Ул үзенең иптәш кошлары, җанварлары арасында үсте. Үзенең ни өчен бол ай ялгыз икәнен белмичә үсте. Аны табигать үзе асрап үстерде.
Ул ун яшенә җиткән чакта теләсә нинди аюларны бер кулы белән күтәреп ыргыта иде. Кара урман халкы аның күләгәсеннән куркалар иде. Була иде шундый чаклар: ул биек яр өстенә үскән шома карагайларның башына менеп карый. Чиксез-кырыйсыз кара урман бөтен караңгылыгы белән аның алдында ята, әллә кайлардан көмеш тасма кебек сузылып килгән Агыйдел боргаланып, сыргаланып ялтырый; еракта яшел ашъяулык кебек аланнар, тугайлар күренә, көн чыгышында томан арасында биек таулар аларып тора; менә аның чыдамсыз, ярсу күңеле шул җирләрне дә күрәсе килә, анда ниләр барын беләсе килә. Ләкин коры кул белән генә бару куркыныч төсле тоела иде.
Көннәр үтте. Бер көнне ул үзенең туган тирәсенең хәрабәсенә барып чыкты. Анда әллә нинди сынык уклар, җәя кисәкләре, ватык өзәнгеләр, ярылган казаннар, шулар арасында ялтырап яткан ак сөякләр күрде. Аның күңеленә «бу минем туганнарым, аталарым торган урын түгел микән» дигән уй килде. Аякларын сузып шул урынга утырды да, кара урманга төшеп барган кара-кызыл кояшка карап әллә ниләр уйлана башлады. Аның тирәсендәге юкә агачларында мең төрле җырчы кошлар, мең төрле көйгә салып, үзләренең моңлы җырларын җырлыйлар, кояшның соңгы нурлары тонык суның өстендә сары алтын кебек җемелдиләр, чиксез кара урман куркыныч бер олылык белән тына, кабара иде. Үксез батыр үзенең туган эргәсе өстендә, ата-аналарының сөякләре янында батырларча каты бер йокыга китте.
Менә төшендә аңар шәп аргамакка атланган, корыч ук белән каты җәясен иңенә аскан бер карт батыр күренде.
Карт батыр үксезнең янына килеп: «Әй Агыйдел буеның көчле колы, атаклы батыр! Син кайда ятарга белгәнсең, балам, хурлы[5] яуның башына туган батыр балам, мин синең атаң, тор урыныңнан, менә монау юкә агачының астында сиңа атаңнан калган ук-җәя бар. Әнә анау тугайда иясен югалткан атаңның аргамагы бар. Ал син шул укны, атлан шул атка, кит көн батышына, шунда син үзеңнең даныңны, малыңны табарсың. Тик шуны онытма, бу урын синең туган урының, монда синең кадерле нәнәң[6], батыр аталарың, сөекле аналарың, иркә туганнарың яшәгәннәр. Алар үзләренең даннарын ата-бабадан ала килгәннәр. Шул нәселнең исемен югалтма, балам, сиңа шул бөтен туганнарыңнан сәлам. Исән бул, батыр балам Җик. Синең исемең Җик булсын. Җәяң нык булсын!» — диде дә күздән югалды.
Җик уянгач, атасы кушкан ук вә җәяне казып алып, тугайда йөргән аргамакны тотып менде дә, көн батышына юнәлде. Ул вакытларда көн батышындагы башкортлар Казан ханына «дан» түлиләр иде. Җик шул башкортларны кул астына җыйды да Казан ханына дан түләүдән туктатты. Ул үзенең кул астындагы егетләр белән яу чабып, Казан ханнарын бик аз аптыратмады. Җикнең угы бушка очмый иде. Ул әгәр дә дошманның күзенә атып сукыр калдырырга теләсә, ул эш булмый калмый иде. Дошманның алдынгы тешеләрен сындырырга уйласа, сындырмый калмый иде. Буладыр иде шундый вакытлар, ул сунарга чыгып, очып барган кыр казларының бер генә каурыйсын өзеп төшерергә уйлый һәм эшли, качып барган төлкенең бер колагыннан атып, икенчесеннән чыгара иде. Аның шул туры атучылыгы өчен аны мәргән (туры атучы) дип атадылар.
Җик мәргәннең исеме тиз арада җырларга кушылып әйтелә башлады. Җикнең исемен ишетү күп батырларның эчен кайната, аның үзен күрү аларны куркыта, Урал тавы аръягында булган кыргыз батырлары, Җаек буеның атаклы бәйләре, Казан ханының атаманнары аның угына очраудан куркалар иде.
Заман үтте, сулар акты. Бер вакыт Казан ханы иң көчле гаскәрен җыеп, Җик мәргән өстенә сугыш ачты. Җик мәргән дә үзенең тугры, ышанычлы иптәшләре белән каршы чыкты. Куркынычлы сугыш башланды. Җик үзенең алдындагы гаскәрнең берәм-берәм егыла барганын күреп, сугышка кызыга, ул үзе белмәстән алга бара. Ханның гаскәрләре дә зур осталык белән аталар, ләкин Җик аларның укларын сизми иде. Күп сугышкач, Җик үзенең иптәшләрен карыйм дип, артына борылса, иптәшләренең барысы да җирдә ятканын күрде. Аның батыр юлдашлары үлеп беткән иде. Шуннан соң Җик хан гаскәренә үз ирке белән бирелде. Җикне гаскәр Казан каласына алып китте. Казанга баргач, аны хан зур таш сарайга яптырып куйды.
Бердәнбер көнне Казан ханының сунарга бара торган күленә ялгыз аккош төшкән дип хәбәр иттеләр. Сунарга һәвәсле хан тиз ара үзенең мәргәннәрен җыйдырды да, шул аккошны үтермичә генә атып алып, сарай күленә җибәрергә кушты. Хан барлык мәргәннәре белән күл буена килде. Ләкин һичбер атучы угының ялгыш китүеннән имин түгел иде. Хан ни хәтле әйтеп караса да, кулына ышанып эшкә баручы булмады. Бар да ханның каты ачуыннан куркалар иде.
Шул вакыт мәргәннәр арасыннан берсе чыкты да: «Падишаһым, солтаным! Мондый нечкә эшне эшләр кеше безнең Казан илендә әле җитешмәгәндер. Монда Агыйдел буеннан килгән атаклы бер мәргән бар. Ул, очып барган карчыганың атып, бер генә каурыйсын сындырырга уйласа, шуны эшли. Аның угы бушка да китми һәм ялгышмый. Сезнең бу олуг эшегезне ул гына башкарса башкара алыр!» —дип, ханга Җикне гарыз итте. Хан шунда ук Җикне чакыртып алды да үзенең йомышын сөйләде.
Җик Казан ханлыгы кул астында шундый җиңел эшкә дә батырлыгы җиткән кешеләр юклыгын күреп көлде. Аннан соң корыч уклы көмеш җәяне кулына алды да: «Батыр хан, мин күл өстендә тик торган кошны атуны мәргәнлегемә кимчелек саныймын. Сез элек ул кошны куркытырга кушыгыз. Ул очкан вакытта кай җиренә атарга кушсагыз, башымны алдыгызга куеп йомышыгызны үтим!» — диде.
Хан яшь батырның бу сүзенә рәхмәт әйтеп, аннан соң аккошның юан каурыйсыннан өчесен өздерергә кушты.
Аккошны куркыттылар. Куркак кош, үзенең тоткынлыкка эләгәчәген сизенеп, бар көче белән һавага күтәрелә башлады. Ул арада Җик мәргән дә көмеш җәянең җебен чиертте. Күп тә үтми аккошның өч каурыйсы, һавада елкылдап очып, күлгә төште. Бичара кош та, артык оча алмыйча, күлнең читенә төшеп йөзә башлады.
Хан Җикнең бу осталыгы өчен аңар ирек багышлап, Агый-дел буена кайтарып җибәрде. Җик Корычка кайтып, үзенең батырлыгын ерак илләргә хәтле белдергәч, аталары ягына кайтып китте.


[1] Карагат — карлыган.
[2] Эргә — нигез.
[3] Аңкау — аңгыра, миңгерәү.
[4] Җикән — йомшаган, тарала башлаган (авт. иск.).
[5] Хурлы —каргалган, хур күрелгән (авт. иск.).
[6] Нәнәй — атаның яисә ананың әнисе (авт. иск.)
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.