Latin

Җиһангир Мәхдүмнең Авыл Мәктәбендә Укуы

Süzlärneñ gomumi sanı 3659
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1856
35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Җиһангир Мәхдүмнең Авыл Мәктәбендә Укуы*
(Торналы авылының мәктәбендә)

(1898)

Әлеп, би, ти, си! Әлеп, би, ти, си!1 Торналы авылының мәктәбендә бик күп бала тавышы арасында шул әлеп, би, ти, си! Әлеп, би, ти, си! дип көйләп әйткән тавыш бик аерымачык ишетеләдер. Моны әйтә торган бала шушы мәктәптә укыта торган Әхмәтша хәзрәтнең үз угылыдыр. Исеме Җиһангир. Яше унда. Хәзрәт бу ел үз угылына да сабак башлатты. Әүвәлән үз мәктәбендә бераз укытып, аннан соң бер зур мәдрәсәгә җибәрмәк ниятендәдер. Хәзрәтнең гыйлемгә их­ласы бик куәтле. Угылыны бик яхшы укытмакчы була. Һәм, әлхәмделиллаһ, мәхдүм дә бик зирәк булырга охшыйдыр. Үзегез дә ишетәсез бит, ничек бертуктаусыз сабагыны кабатлап тора. Бала селкенеп-селкенеп: әлеп, би, ти, си! дип кычкырган саен, хәзрәтнең сөенече артып бара. Менә бүген әлеп, би укыйдыр, исән-сау булса, бераздан иман иҗеге башлар. Язга таба, бәлки, «Һәфтияк» иҗегенә дә төшәр. Бер иҗек танымага башлагач, сүрәгә төшеп, «Кисекбаш»2, «Бәдәвам», «Ярым алма»3, «Йосыф китабы»4... кеби авыл мәктәпләрендә укыла торган дәрес китапларыны тәмам итсә, аннан соң эше сарыфка5 төшәргә генә кала. Аһ, шул сарыф! Сарыф исенә төшкәндә хәзрәтнең авызыннан сулар киләдер. Шул күз карасы кеби газиз Җиһангиры­ның сарыф вә нәхү6 башлаганлыгыны күрсә, үлсә дә хәзрәтнең ния­те үкенергә түгел. (...)
Хәзрәт үзе кырык яшьләрендәдер. Зур бер хәзрәтнең мәдрәсәсендә күп гыйлем укыган. (...) Ләкин һәр фәннән артыграк ихласы гарәпчә сарыф илә нәхүдәдер. Чөнки бонлар өммәһате голүмдер (гый­лемнәрнең анасыдыр). Мәдрәсәдән чыгып, Торналы авылында әткәсе урынына мулла булган. Мәдрәсәдән чыккан вакытларында егерме тукыз яшьләрендә иде. Бер күрше авыл мулласының кызы илә өйләнмеш. Иң олы баласы югарыда әйтелгән Җиһангир мәхдүмдер. Әхмәтша хәзрәтнең нияте мәдрәсә тотып дәрес әйтүдә иде. Вә аеру­ча, үзенең фикеренә күрә, һәр мөэмин вә мөселман өчен тиеш бул­ган гыйльме сарыф илә гыйльме нәхүне бик яхшы укытмакчы иде. Шуның өчен дә, мулла булып җитәр-җитмәс, авылындагы мәктәпкә балалар җыеп укытмага башлады.
Бу мәктәп берничә мулла заманыннан бирле калып, бер дә төзәтелмәгәнлеге сәбәпле бик иске исә дә, җимерелмәгән, бер поч­магы эчке яктан бик яхшы итеп балчык берлән сыланган вә тышкы яктан тишек җиренә бер зур таш тыгып, өстеннән тупрак илә күмеп куелган иде. Матчасы дәхи бик черек булса да, ике җирдән багана берлә терәтеп куелган иде. Бинаән галәйһи (шуңа күрә) атна кич малайлар мендәрле уйнаганда вә яки мужик7 кергән чакта аны мендәр илә кыйнап чыгарганда шул баганаларга бик каты килеп бәрелмәс исәләр, түбә тактасының ишелеп төшмәк ихтималы юк иде.
Мәктәпнең дүрт тәрәзәсе булса да, күбесенең пыяласы ватыл­ган иде. Ватылып төшкән пыяла күзе җиренә: "Әүвәл алдым бер дистә куян тиресе унар тиеннән, бәһасе булды сигез сум көмеш" дип матур язу кәгазьләре яисә карындык куялар иде. Мәктәп авыл­ның урта җирендәрәк бер юл өстендә вә күпер башында булганлы­гы сәбәпле шәкертләр өчен су якын булса да, мәктәпнең югары ягына күпер астына мужиклар бик күп тирес түккәнлекләреннән язга каршы көннәр җылытмага башлагач, тиресләр эреп, бик бозык вә сасы исләр чыгадыр иде. Һәм дә, ни хикмәттер, язга таба зәхмәт кагылып шәкертләр хәстәләнергә башлыйлар иде. (...)
Мәктәп кечек булса да, кунып ятучы җитмеш бала бар. Быел гына түгел, һәр елда шулай җитмеш, сиксән, хәтта кайбер елларны йөзгә якын шәкерт буладыр. Ләкин хәзрәтнең әчене пошыра торган нәрсә шулдыр ки: мәктәп алга бармыйдыр. Шәкертләрне сарыф вә нәхүгә төшереп, тирә-яктан укучылар җыеп, төрле фәннәрдән дәрес әйтерлек мәдрәсә хәленә кермидер. Хәзрәт үзенең гыйлемендә бер дә кимчелек күрми. (...) Ләкин мәктәп алга китми. Әллә Әхмәтша хәзрәтнең үзенең укытуында бер кимчелек вә сабак үгрәтүендә бер тәртипсезлек бар микән?
Алай дисәң, хәзрәт үзе укытуында да бер дә кимчелек күрмидер. Гәрчә авылга кунак килеп яки туй төшеп, аш-су булган вакытларда сабак бирергә мәктәпкә берәр атна керә алмыйча торса да, буш вакытында вә бахосус (бигрәк тә) көннәр озайгач кайбер вакытлар­да көненә өчәр мәртәбә керәдер. Әмма шунысы бар ки, хәзрәт дәртләнеп кенә мәктәпкә керә башлагач, бәдбәхет мужик балалары мәктәптән чыкмага да башлыйлар. Чөнки яз җитә. Малайларга тыр­мага йөрергә кирәк буладыр, һәм дә шунысы гаҗәптер ки, бу мәктәп бу авылда берничә мулла заманыннан бирле булып килгән. Авыл­ның ничә йөз кешесе бу мәктәптә укып чыккан. Ләкин укырга-язарга белә торган кешеләр бик аз. "Әүвәл алдым бер дистә куян тиресе, хакы булды өч сум көмеш" дип язарга белүчеләр байтак табылса да, солдатка киткән угылларга, кияүгә киткән кызларга үз куллары берлә, теләгән сурәттә хат язып җибәрерлек аталар, агалар, энеләр вә сату-алуга киткән аталарга хат язып җибәрерлек вә айлардан килгән хатларны теләгәнчә аңлап укырлык угыллары бик сирәк табыла. Солдатка киткән угыллар рус арасында вә яисә үзе кеби укырга-язарга белми торган татар солдатлары илә бергә тугры килсәләр, берничә айлар хат җибәрә алмаенча торалар. (...)
Әгәр мәктәпнең ни өчен алга китмәгәнене хәзрәт низамлы (тәртип­ле) вә монтазам (рәтле) мәктәпләрдә укыган бер кешедән сораган булса, ул кеше шунда ук: "Хәзрәт, гәрчә син мәдрәсәдә егерме биш ел гомер кичермеш исәң дә, ялгыз тәһарәт алырга вә кычкырып-кычкырып моназара кылышырга (сүз көрәштерергә) өйрәндең, бала укытырга өйрәнмәдең. Балалар тәрбиясе гыйлеме вә мәктәп идарәсе кеби балалар укытырга вә мәктәп карарга өйрәтә торган махсус фәннәр бардыр. Аларны белмәгән кешенең укыткан баласында вә тоткан мәктәбендә алга китү ихтималы юктыр. (...)
Мәктәптә тәрбия итеп балалар укыта белүнең бик күп шартла­ры бар. Шуның өчендер ки, руслар, төрекләр вә башка Аурупа ха­лыклары кеби мәдәниятле милләтләр бала укытырга мөгаллимнәр вә мөгаллимәләр җитештермәк өчен укытучылар хәзерли торган мах­сус мәктәпләр ясаганнар. Син мәсҗеттә имам торырга, җеназа күмәргә, никах укырга вә ашка йөреп бәлеш ашар өчен билгеләнгән бер адәмсең. Бинаән галәйһи (шуның өчен) син үз вазифаларыңнан бушый алмый торгансың. Мәктәптә укытыр өчен ничек булса да тырышып, балалар укыту гыйлеменә ия булган бер мөгаллим бил­геләргә кирәк иде.
Мәктәпкә мөгаллим билгеләгәч, безнең доходымыз кимер дип курка торгансыз. Ләкин бу бер буш фикердер. Әгәр халыкның фай­дасына намус вә инсафыгыз берлә тырышыр исәгез, әһали (кешеләр) сезгә тагын да артыграк мәхәббәт итәр. Доходыгыз тагын артыр. Җәмәгать арасында кадер вә игътибарыгыз артыграк булыр", – дип әйтер иде. Ләкин безнең Әхмәтша андый кешеләр илә күп күрешми­дер, һәм күрешүне тиеш тә күрми. (...)
Гаен, гаен, фи, кап8! Гаен, гаен, фи, кап! Гаен, гаен, фи, кап! Күрдегезме? Кичә әлифба башлаган Җиһангир мәхдүм бүген, ягъни бер көн эчендә кайда килеп җитте. Гаен, гаен, фи, капны ничек көйләп укыйдыр. Хәзрәтнең баласы ахрысы кеше булырга охшый­дыр. Кичә иртә берлә әткәсенең биргән сабагыны кич берлә дә, өйләренә кайтып, әнкәсенә тыңлаткач, аннан да бер сабак алды. Әнкәсе илә бертуган күрше авылдагы мөәзин абзасы килгән иде. Аңарга тыңлатып, аннан да бер сабак алды. Менә шул сәбәпле бер көн эчендә җим, хи, дал, зәлләрне9 үтеп, гаен, гаен, фи, капка да килеп җитте.
Җиһангир мәхдүм бик яхшы алга баруында иде. Ләкин бер каза­га дучар булып, берничә көннәр мәктәпкә килә алмады.
Казага дулар булмасы бу рәвештә булды. Беркөн иртә берлән мәхдүм ашыгып-ашыгып мәктәпкә киләдер иде. Хәлбуки мәктәп ише­генең тышкы ягына бик калын боз туңган иде, мәхдүм ишектән керәчәк булганда, таеп егылып, өйалдында кайнап тора торган са­мавырга бәрелде, самавыр мәхдүмнең өстенә ауды, мәхдүмнең кай­бер җирләре пеште. Шуның өчен дә берничә көннәр хәстә ятты. Шул кагыла торган зәхмәт әсәре булмасын дип, абыстай дөнья күргән, гомер сөргән бер карчыктан җиде төн уртасында җиде мунчадан җиде таш алдырып, җиде сахраның уртасына аттырды вә, име-томы шул булсын, диде. Хәзрәт үзе дә тәһарәт алганнан соң комганда калган суны җен догалары илә өшкереп мәхдүменә һәр көн эчерә торды. Арасы күп үтмәде. Бер камышлы күлдә ишетелгән бака та­вышы кебек, Әхмәтша хәзрәтнең мәктәбендә дә чиксез вә хисапсыз булган башка тавышлар арасында "вау, һи, лам, әлиф, йа!", "вау, һи, лам, әлиф, йа!"10 тавышы аерымачак ишетелмәгә башлады. (...)
Җиһангир мәхдүмнең язуга да дәрте булган булырга кирәк, чөнки өйдә ялгызы гына калдыгы вакыт, атасының каләм вә кара савытыны алып, тугыры килгән кәгазь өстенә төрле-төрле сызыклар вә сыгыр сурәте кебек нәрсәләр ясап маташадыр иде. Атасыннан бер­ничә мәртәбә үзенә кәгазь илә каләм сораса да, хәзрәтнең фикеренчә, иҗек вә төрки танып бетермәгән баланы язу вә сызу, вә хисап кеби нәрсәләр берлә маташтырмак һич тә яраклы вә акылга сыя торган булмадыгыннан11, мәхдүмнең риҗасыны (үтенечен) ка­бул итмәде. (...)
Яз җитте, мәдрәсә таралды. Шул үткән бер кыш эчендә кайсы бала тырышкан? Кайсы бала алга киткән? Кайсы артка калган? Укы­ган нәрсәләре кирәкле вә файдалы нәрсәләрме? Балаларның го­мерләре берлә бичара вә фекара (ярлы) мужикларның балаларыны укытыр өчен тоткан мәсарифлары (чыгымнары) заигъ (әрәм) вә буш китмәгәнме? Мәдрәсәнең хәлләрен вә балаларның уку тәртибен үзгәртергә, яңартырга хаҗәт юкмы?.. Боларны синең берлә мин түгел, мәктәптә укыта торган Әхмәтша хәзрәтең үзе дә белмидер. (...) Мәктәп тотудан, шәкерт җыюдан максуты – аларга бер нәрсәләр белдермәк дәгелдер, бәлки укытмактыр һәм дә нә укытмак? Тугырысыңы сөйләсәк, укытмак та дәгел, дәрес әйтмәк, һәм дә сарыф вә нәхүдән, ягъни үзенең ана телене белмәгән балаларга гарәпчәдән дәрес әйтмәктер. Мужиклар балаларыны бик күп булса, тырышып, тырматып, ике-өч ел мәктәптә тоталар, бер-ике елы һичбер нәрсә аңламыйча иҗек берлә үтәдер. Калган бер-ике елында «Кисекбаш», «Бәдәвам», «Кызыл алма»12, «Фәзаилеш-шөһүр»13 кеби һич файдасыз китаплар укытылып, гомерләре заигъ ителәдер. Асыл һәрбер мөсел­ман өчен тиеш булган иман, инану вә дини хөкемнәрдән вә дөньяга чыгулары илә һәр көн вә һәр сәгатьтә кирәк булган язу, хисап, тарих вә җәгърафиядән һичбер хәбәрләре булмый кала. Мөселман­лыкны мыек кисеп, баш кырдырып кәләпүш киюдән вә яхшы чапан киеп мәсҗеткә йөрүдән генә гыйбарәт дип ышанып, фикере бозы­лып, сүз аңламый торган бер мөтәгассыйб (фанатик) була. Бөтен эше, көче кеше гайбәтенә сату белән чикләнгән булып, мәдәният вә прогресска дүрт башлы дошман була. Үзе һичбер нәрсә белми вә башкасына инанмый, перепись14 вакытында татар дип язачак булсалар, юк, юк, мин татар түгел, мин мөселман, дип сугыш чыгара. Менә безнең ибтидаи (башлангыч) мәктәпләребезнең яшьләре шу­лардыр.
Шул өч-дүрт ел эчендә синең угылың ни укыды? Ни белде? Дөнья өчен файдалы берәр нәрсә өйрәтмешләрме? – дип мужикларның үзләреннән соралса, ни җавап бирерләр икән? Бирәчәкләре җавап мәгълүм түгел. Чөнки алардан болай сораучы юк. Хәзрәт үзе, әлбәттә, сорамый. (...) Соралса да: "Тәкъдирдә язылганы булгандыр", – дип кыска гына җавап бирерләр иде. Ләкин көтүдә бер кәҗә бәрәннәре сазга батып ашамаенча калса, тәкъдирдә язылганы булгандыр, дип тормыйлар. Ни өчен хайваннарны карамыйсың, ни өчен яхшы җирләрдән ашатып симертмисең, дип көтүчене тотып тәпәли­ләр. Күз нурларыннан газиз булган балалары бөтен гомерләре буе­на надан, ахмак буларак һәм үзе өчен һәм дә башкалары өчен мө­гезле бер бәла булып калса: тәкъдирдә язылганы булган, имеш!
Яз үтте, көз килде. Ялгыш әйттем, көз түгел, кыш килде. Чөнки Әхмәтша хәзрәт мәктәпкә балалар җыеп укытырга башлаганда декабрь ае җиткән иде... Февраль аена кадәр һәр көн диярлек мәктәпкә яңа бер шәкерт киләдер иде. Ничек мәктәпкә сыялар иде, дип гаҗәпләнмәгез. Чөнки бер яктан шулай җыелсалар да, икенче яктан чыгарга да башладылар.
Казый15 һәр көн җәмәгать акчасы сорый, шәм вә утын китерергә әйтәдер. Шәм алырга дигән акчага баланын атасы базардан аракы эчеп кайта. Кайткач, хатыныны кыйнарга ябыша. Мәктәптә казый әфәнде баласының аркасына чыбык ора. Атна кич иртә берлән хәзрәткә садака бирергә баланың атасы акча китерә алмый. Суфый абзый** күмәчкә Исмәгыйль вә кара икмәккә Ибраһим атлы исемнәр куйган, ике дә, бер дә балага: "Кая, бу көннәрдә бер дә Исмәгыйль күренми башлады! Ялгыз Ибраһим берлә генә күңелсез була бит", – дип әйтәдер.
Менә шәкертнең чабата башмагы югалган. Атна кич өйләреннән самавыр алып килеп чәй эчмәкче булганнар иде. Үзләре кергәч, өйалдында самавырның кранын борып куйганнар, суы агып беткән, чаж-чож эреп утыра. Ярабби! Ни эшләргә кирәк? Һәр көн яткан вакытта суфый абзый кулына чыбык тоткан, әлиф ятыгыз! әлиф ятыгыз! дип кычкырып тора, әз генә көлгән вә кычкырган тавыш чыкса да: "Биктимер, көлүче син бугай, кил әле монда", – дип янына чакырып, сыртына чыбык суга. Һәм моңар сугарга да тиеш. Чөнки атасының байлыгы була торып суфый абзыйга һәрвакыт Ибраһим җибәрә. Сирәк-мирәк кенә булса да ни өчен Исмәгыйль җибәрмәскә кирәк? Иртә торыр вакытта, казый әфәнде: "Торыгыз!" – дип бер мәртәбә кычкыра. Икенчесендә чаж-чож чыбык тавышы ишетелмәгә башлый...
Һәм дә Сәйфулла вә Гайнулла агайлар Әхмәтша хәзрәтне күргән саен: "Балабызның ите сиңа, тиресе безгә, каты тота күрегез, хәз­рәт", – диләр. Әхмәтша хәзрәт тә: "Шулай тиеш шул, остаз суккан җир җәһәннәмдә янмас", – дип җавап бирә. Хәзрәт колакны бора, суфый абзый илә казый, хаклы булсын, хаксыз булсын, һәр көн сыртка чыбык сугалар, иптәшләр көлә, мыскыл итә, чабата-башмакны урлыйлар. Кара шешәсене ваталар, сабакны белеп булмый, чөнки аңлаткан кеше юк, ничек итеп укырга вә өйрәнергә юл күрсәтмиләр. Фәкать, укы, тырыш, мулла булырсың, диләр. Тормыйм бу мәктәптә, чыгамын! Менә тамчылар тама башлады. Яз җитә. Тырма бавы, су­ка дилбегәсе ишәргә кирәк.
– Әти! Мин иртәге өчен дә сабак алып кайттым, иртәгә барма­мын, йорт эшләрен карармын. Менә сыер бозаулаган, әнигә бозау муенчагы кирәк икән, аны да ишеп бирермен.
– Ярар, угылым, бер көннән әллә ни булмас.
...Менә мәктәпкә килмәенчә йөрсәң, шулай булыр! Сал чикмә­неңне, ят сузылып, чаж-чож! Һәр чыбыктан атна кич иртә белән бирмәенчә калган ике тиенлек акча тавышы чыгадыр.
Үлсәм үләрмен, бу мәктәпкә моннан соң килмәмен! (...) Безнең Җиһангир мәхдүм бик зирәк бит. Быел иҗекне тәмам илә танып сүрәгә төште. Сүрәне бераз укыгач та «Кисекбаш» китабын башлады, һич өйрәткән кеше булмаса да, шунда балалардан күрә-күрә хәрефләр куярга өйрәнгән... Шулай маташа торгач, мәхдүм язга таба кеше исемнәре дә язарга башлады. Бервакыт мәхдүмнең күрше авылдагы мөәзин абзасы килгән иде. (...) Мөәзин мәхдүмнән каләм сорап алды. Менә мин сиңа бер юл күчергеч язып бирим, мин икенче килгәнгә кадәр шуны бик яхшы итеп өйрәнеп куй, дип кәгазь­не тез өстенә куйды. Каләмне яхшы гына учлап тотып, агызыны йомып, башыны сул якка бераз иеп вә хәреф куйган саен иреннәрене кыймылдатып шул рәвештә язып бирде: "Әүвәл алдым бер дистә төлке тиресе – сигезәр сумнан, хакы булды егерме биш сум көмеш".
Мәхдүм бик сөенде. Хәзрәт берлә абыстайның да шатлыгыны әйтеп бетерерлек түгел. (...)
Апрель башында мәктәп таралып җитте. Мәдрәсә буш калды. Хәзрәт быел дәхи кыйраәт (күрми кычкырып уку) иттермәкче бу­лып торадыр иде. Ләкин суфый абзый: "Кыш көне һәр атна кичтә мин аларга кыйраәт укыттым, алар хәзер дә яхшы беләләр", дигәч, шуның берлән канәгатьләнде. Суфый абзый Торналы авылыннан җит­меш чакрым җирдә бер ишан хәзрәткә барып, аның тәкиясендә (мөридләрнең ишан кулы астына зикер16 әйтү өчен җыелып утыра торган урыннары) тормага башлады. (...)
Мәдрәсәнең капкасы алдында озын агачлар сөяп, аларның өстенә салам каплап куелган иде. Гәрчә яз башы булса да, кайбер көннәр суык булганлыктан, күрше мужиклар бу агачларны берәр-берәр алып өйләренә якмага башладылар. Ишелеп төшкән саламнары өстенә сыгырлар килеп ятадыр иде. Апрель ахырларында кояш кыздырып карларны эреткәч, мәдрәсә тирәсе ачылды. Мәдрәсәнең тышкы як­тан өелеп куелган тупрак нигезе өстенә озын сакаллы вә гаять һава­лы, тәкәббер карт кәҗәләр вә яшь-яшь дәртле кәҗә тәкәләре җыелып кояшта кызынып ятарга башладылар. Боларның күп йөрүләреннән мәдрәсәнең тишек почмагына тыгып куйган таш өстендәге тупраклар ишелеп, тишек ачылды. Кәҗәләр юк вакытта бу тишектән үрдәкләр эчкә кереп, мәдрәсәнең әчелегендә (идәнендә) кыш буенча җыелып торган пычраклар берлә түбә тактадан кар сулары агып җыелган сазлыкларда гаять кәеф вә сафа илә йөриләр иде.
Яз булып җир кипкәч, мужикларның беренче эше сабан туе ясамактыр. Моны ясар өчен әүвәлән мулладан рөхсәт алалар. Аннан соң яшь киленнәрдән сөлге вә яулык вә йорт саен кереп йомырка вә акча җыеп, авылның бер читендә бер җыен ясыйлар. Көрәш ит­терәләр, ат чаптыралар. Вә кешеләрне йөгерешкә җибәреп, узган­нарга вә өстен чыкканнарга бүләкләр бирәләр. Бичара мужиклар­ның елында бер мәртәбә килгән милли бер бәйрәмнәредер. Моны бетермәк түгел, ничек булса да ярдәм итеп, алга җибәрергә, вә елдан-ел зуррак вә яхшырак ясарга тырышырга кирәк иде. Хәлбуки, егетләр илә кызлар күрешәләр, дип, Әхмәтша хәзрәтнең сабан туе ясарга бер дә рөхсәт бирәсе килмидер.
Әгәр яшь-җилкенчәк туп-туры үзләре барып сорасалар, рөхсәт бирмәү бик мәгълүм булганга күрә, яшьләр моңарга бер чара тап­каннар. Авылда Биктимер атлы карт бер мужик бар. Бала-чагасы аз. Бу мужик мулланы да ярата. Ләкин мужикларны бигрәк сөядер, һәрберсене үз баласы кебек күреп мәхәббәт итә. Вә аларга файда китерергә тырыша. Мужиклар да моны гомуми ата кебек белеп хөрмәт итәләр. Ашын ашаган, яшен яшәгән бу карт тәҗрибәле вә тугыры фикерле бер адәмдер. Моның фикеренә күрә, яшьләрне бик кысарга ярамый, кысудан файда юк. Яшь вакытларында аларга аз­рак ихтыяр бирергә кирәк. Уйнасыннар, көлсеннәр. Бу дөньяда го­мер ике килмидер. Усаллык итәсе килгән кеше никадәр кыссаң да итә аладыр. Яшьләрнең үз кулларына ихтыяр биреп тә, аларны хо­лык вә тәрбиягә өйрәтергә кирәк. Яхшы илә яманны үзләре белеп туктый торган булсыннар. Биктимер агайның хәзрәткә дә сүзе үтәдер. Чөнки сагъ вакытында бу адәмнән һәр ел байтак кына гошер, зәкят вә фитыр17 килеп торадыр. Менә үзе көннән-көнгә картая бара. Үлгәннән соң моның фидиясе18 дә аз булмас. Моны ачуландырырга ярамый. Чөнки тирә-якның муллалары вә аеруча ишан хәзрәт бу адәмне һәрвакыт кармак салып, ауламактан кире тормыйлар. Ләкин, Аллага шөкер, Биктимер агай мондый аулауга төшми. Чөнки Аллаһы Тәгаләне танып, пәйгамбәрләрне белеп, кулдан килгән кадәре гайбадәт иткәч, тырышып, хәләленнән мал тапкач, кешегә зарарым тимәгәч, кулдан килгән кадәре башкаларга ярдәм дә булгач, мин үзем ишанмын, атна кичләре мәсҗеткә җыелып ишан каршысында йоклый-йоклый борын сызгыртып утырудан күп файда килмәс, дип әйтәдер.
Сабан туен ясарга вакыт җиткәч, яшьләр җыелып Биктимер агай­га киләләр вә хәзрәттән рөхсәт алып бирергә үтенәләр иде. Быел да шулай иттеләр. Биктимер агай:
– Иртәгә мәсҗеттән чыгуга мин хәзрәтне чәйгә алып килермен. Иртә илә коймак пешерегез вә маен да күбрәк салыгыз, – дип, кичтән хатынына әйтеп ятты. Иртә берлә Биктимер агай хәзрәтне алып кил­де. Тарелка-тарелка коймаклар бушады. Хәзрәтнең чапан күкрә­гендәге таплар тагын күбәйде вә сабан туена да рөхсәт бирелде. (...)
Сабан туйлары үтте. Эш башланды. Хәзрәт сука өмәсе итте. Карабодай вә солы чәчтерде. Өмә итте-печән чаптырды. Өмә итте-арыш урдырды, көлтә китертте. Көз килде. Тагын сука өмәсе итте – арыш чәчтерде. Өмә итте – утын китертте. Бер яктан, балалар туа, яшьләр өйләнә, ир берлә хатын гауга итәләр, аерылалар, вә картлар үләләр. Бу эшләрнең барысы да хәзрәт аркылы үтәләр. Аз булса да кесәгә-хәрәкәт, малга бәрәкәт килә торадыр.
Сентябрь вә октябрьләр кичте. Ноябрьнең яртысы җитте. Менә хәзрәткә тагын мәдрәсә кайгысы кермәгә башлады.
Хәзрәт бик кайгыртучан, тырышлыклы, бик тәкъва кеше, ничек булса да шул мәдрәсә кайгысыны бер дә хәтердән чыгармыйдыр, һәм дә мужиклар да, кыр эшләре бетте, балалар буш торалар, хәзрәт укытырга башласа ярар иде, дип әйтә башладылар. Хәзрәтнең үзе­нең дә дәрес әйтергә дәрте зур. Бинаән галәйһи ноябрь ахырында бер җомга көн җомгадан соң хәзрәт халыкка әйтте:
– Менә, җәмәгать, кыш җитте. Балаларны укытырга вакыт кил­де. Балаларны укытмак вә аның остазыны тәрбия итмәк ата вә ана­га фарыздыр. Үзегез дә беләсез, без тырышлыкта кимчелек итми­без. Сез дә шул мәдрәсәне карарга тырышыгыз. Менә утын, шәм кирәк. Насыйп булса, мин мәдрәсәгә дүшәнбе көн керергә башлый­мын. Сез бу көннән үк балаларыгызны җибәрергә башлагыз. Үзе­безнең мәдрәсәбез була торып, укымак өчен балаларны чит авыл­ларга җибәргән кешеләргә рөхсәтем вә ризалыгым юк. Остазның каһәр догасы һич вакытта төшмичә калмас.
(...) Шинбә көн мәктәпкә берәм-берәм балалар килмәгә башла­ды. Эчне себереп чыгардылар. Ватылган тәрәзә күзләре җиренә ка­рындыклар кордылар. Мәдрәсәнең почмагындагы үрдәкләр кереп-чыгып йөри торган тишекне тагын шул иске таш илә тыгып, тирә-ягын чүп белән тутырдылар. Шәкертләрдән беренең анасы балчык алып килеп моны эчке вә тышкы якларыннан һәм түбән тактаның да тишек җирләрен сылады. Балалар өйләренә кайтып берәр агач утын күтәреп алып килделәр. Мәдрәсәнең пичен яктылар. Мендәр вә чикмәннәрен сәндерәгә вә чабаталарын пич башына атып, кәтмәрләрене19 вә комганнарын идәнгә тезеп куйдылар. (...) Пич бераз янгач, берсеннән чәй-шикәр вә берсеннән күмәч белән уртак булып кәтмәр белә чәй эчмәкче булганнар иде. Ләкин языклар булсын! Бу дөньяның кемгә рәхәт күрсәткәне бар! Арасы күп үтмәде, мәдрәсәнең эче төтен белә тулды, чөнки пич, бер дә каралмаган сәбәпле, яры­лып беткән икән һәм былтыр да берничә мәртәбә ут чыга язып куй­ган иде, быел тагын күп бозылган вә ярылган. Бер бала тагын өйдән анасын чакырып балчык белән морҗаны сылатты. Шәкертләр көннән-көнгә артты вә дүшәнбе, ягъни хәзрәтнең дәрескә керәсе көне ки­леп җитте. (...)
(Әмма Әхмәтша хәзрәт атна буена мәдрәсәгә керә алмый: авыл агайлары аны йә кунак янына чәйгә, йә балага ат кушарга, йә никах мәҗлесенә чакыргалап торалар, яисә хәзрәтнең үзенә берәр кунак килеп чыга. Шәкертләр исә вакытларын шаярышып, төрле уеннар белән уздыралар.-Төз. Ш. С.)
Хәзрәт мәдрәсәгә кереп, бер җиргә өеп куйган мендәрләр өстенә утырып, дәрес бирергә кереште. Балалар хәзрәтнең тирәсенә җыелып, һәрбере үзенең сабагыны кычкырып укырга вә хәзрәт тә һәрберенә аерым-аерым дәрес бирергә башлады. Әлбәттә, иң әүвәл сабак алучы Җиһангир мәхдүм булды. Шул былтыр башлаган «Фәзаилешшөһүр» китабыны чыгарып дәрес алды. Гәрчә тотлыгып-тотлыгып укыса да, яхшы танырга башлаган иде. (...) Укыганны аңлыймы, юкмы, төрки телдә булган башка китапларны да укый беләме, күчермәенчә язу яза беләме, имлясы20 тугырымы, аз булса да хисаптан кайбер нәрсәләр өйрәнергә тиеш түгелме? Боларның һичберсе хәзрәтнең зиһененә кермидер. (...)
Хәзрәт вакыты булганда мәдрәсәгә икешәр-өчәр мәртәбә керәдер. Вакыты булмаганда вә туй-төшемнәр күбрәк булганда атнасы белә кермичә дә каладыр иде. Суфый абзый тагын мәдрәсәгә кайтты вә Ибраһим белә Исмәгыйльнең арасындагы аерманы яңа шәкертләргә бик яхшы аңлатадыр иде. (...)
Җиһангир мәхдүм әүвәлгесе кебек тырышуда иде. «Фәзаилешшөһүр»не чыкты... Мөәзин абзасы килгәндә «Бакырган»ны21 бик көйләп укып дәртләндерәдер иде. Хәтта бер мәртәбәсендә мөәзиннең бик кәефе килеп, мәхдүмгә янчыгыннан ун тиенлек бер көмеш тәңкә алып бирде. Мулла җенесе өчен бирү дигән нәрсәнең никадәр авыр булдыгы бик мәгълүмдер. Аеруча, бер мөәзин өчен бу кадәр бөек бер кайгыртучанлык, теләктәшлек күрсәтү харикылгадә (гадәттән тыш) бер нәрсәдер. (...)
Кояш чыгып көннәр җылынмага вә тамчылар таммага башлагач та мәдрәсә тагы бушалды, вә озын сакаллы карт кәҗәләр белән дәртле яшь кәҗә тәкәләре генә, мәдрәсәнең нигезе өстендә ятып, бертөрле фәлсәфи фикерләргә вә шагыйранә хыялларга талмага баш­ладылар. Әхмәтша хәзрәт тә, абыстай вә абыстайның кардәше мөәзин белә киңәш итеп, бу елдан соң Җиһангир мәхдүмне шәһәргә мәд­рәсәгә җибәрмәкче булды. (...)
* Хикәя бераз кыскартылып алынды. Кайбер гарәп-фарсы сүзләренең мәгънәсен автор үзе җәяләр эчендә күрсәтеп барган. Кайбер шундый сүзләр төзүче тарафыннан хәзерге телгә күчерелде.
** Суфый абзый – элек заманда, берәр ишанга мөрид булып, суфый исеме астында мәктәп-мәдрәсә почмагына оялап, гомерен шунда үткәрүче, халык һәм шәкертләр хисабына ашап, яшәп ятучы сорыкорт бер тип.
1 Әлеп (әлиф), би (ба), ти (та), си (са) – гарәп әлифбасының бе­ренче хәрефләре. Бозып әйтелгән.
2 "Кисекбаш" – ХIII-ХIV гасырларда иҗат ителгән татар әдәбияты ядкяре.
3 "Ярым алма" – дини-мифологик хикәяләр китабы.
4 "Йосыф китабы" – Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре (XIII йөз).
5 Сарыф – гарәп теленең морфологиясе.
6 Нәхү – гарәп теленең синтаксисы.
7 Мужик – гади авыл кешесе, игенче, крестьян.
8 Гаен, гаен, фи, кап (каф) – гарәп алфавитындагы хәрефләр.
9 Җим, хи, дал, зәл – гарәп алфавитындагы хәрефләр.
10 Вау, һи, лам, әлиф, йа – гарәп алфавитындагы хәрефләр.
11 Иске (кадим) мәктәп-мәдрәсәләрдә дүрт-биш елсыз шәкертләрне язуга өйрәтмәгәннәр, арифметика һ. б. шундый предметлар да укытылмаган.
12 "Кызыл алма" – борынгы әдәбият ядкяре.
13 "Фәзаилеш-шөһүр" (Изге айлар) – Җамалетдин Бикташи дигән мулла язган дини эчтәлекле әсәр. Беренче тапкыр 1854 елда Казанда ба­сылган.
14 Перепись – халык санын алу.
15 Казый – мәктәп-мәдрәсәдә тәртип саклаучы.
16 Зикер – Алла исемен бергәләп кабатлау.
17 Гошер, зәкят, фитыр – гадәттә муллага китерелә торган садака­лар. Гошер – уңышның уннан бер күләмендә дини налог. Зәкят – еллык керемнең 40 тан бере күләмендә түләнгән еллык налог. Фитыр – ураза вакытында авыз ачу садакасы.
18 Фидия – үлгән кешенең гөнаһсын йолып алу (коткару) өчен бирелгән мал, йолым.
19 Кәтмәр – чуеннан ясалган бер комгандыр ки, моның илә һәм чәй эчәрләр һәм дә абдәст (тәһарәт) алырлар. (Ф. Кәрими искәрмәсе.)
20 Имля – орфография, дөрес язу кагыйдәсе.
21 "Бакырган" – XII йөздә Урта Азиядә яшәгән, төрки дөньяда киң танылган мәшһүр шагыйрь Сөләйман Бакырганый (1186 елда вафат булган) китабы. Бу китап язма һәм XIX гасырда басма рәвештә татарлар арасында да киң таралган, мәдрәсәләрдә дәреслек итеп файдаланылган.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.