Latin

Җәйге Вакыт

Süzlärneñ gomumi sanı 254
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 204
64.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
80.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Килен ашы кебек булды бу, чистый. Сөйләсәң, адәм ояты, дигәндәй, сөйләмәсәң — тел кычытып тора.
Ул елда җәйге вакытка 24 нче мартта күчәргә булдылар. Алдан ук фәрманын президент әфәндебез белдереп куйды. Һәммәбез мең кат бәхетле идек. Менә бит, бер сәгать алданрак торачакбыз, никадәр утка, суга, башкасына экономия булачак икән, ягъни дә зур байлыкларыбыз янга калачак, имеш. Сөенми димени, безнең хакта күпме кайгыртучанлык күрсәтәләр бит!
Вакытны төнге сәгать бер белән ике арасында күчерәчәкбез икән. Йокламадым, нәкъ шулай эшләдем.
Иртән торып, телевизорны ачтым. Анда нәкъ менә шул вакыт мәсьәләсен журналист әфәнде һәм ханымнар белән бер бөек галим хәл итеп маташа иделәр. «Сәгатегезне күчерергә онытмагыз!»— дип киңәш бирделәр алар. Җитмәсә: «Никадәр алгарак күчерсәгез, шул кадәр үзегез өчен дә яхшы була!»— диделәр.
Болар дөрес сөйлиләр бит! Нәкъ шулай!
Өйдәге сәгатьләрнең һәммәсен тагын да берәр сәгатькә алга күчереп куйгач, күңел шатлык тулды. Аһ, дидем, эшемә соңга калмагаем!
Ә бүген эшенә соңга калучылар булды. Мин аларга мыскыллы гына елмаеп, хәлләренә кергәндәй алардан эчтән генә рәхәтләнеп көлеп тә йөрдем. Туктале, мин әйтәм, үземнән дә көлүләре бар дип, сәгатемне тагын да бер сәгатькә алга күчереп куйдым. Инде эш вакыты тәмамланып та килә иде, әмма бүген бераз тоткарланырга туры килде. Шулай да сәгатьнең тиз йөреше мине искиткеч куандырды.
Юлда радио тыңлап кайттым. «Җәйге сәгатькә күчәргә онытмагыз! Сәгатьләрегезне бер сәгатькә алга күчерегез!»— диде андагы журналистка ханым. «Юк инде, дидем үз алдыма, мин ул кадәр үк юләрме әллә, сез әйткән саен вакытны үзгәртеп торырга!»
Ә шулай да рәхәт, җәмәгать, кояш әлегә күкнең югары катында, көн якты, мин инде эштән дә кайтып барам. Никадәр экономия, никадәр файда!
2007.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.